КҮҢЕЛЕМӘ КАГА ИГЕН КЫРЫ
Мөлдер-мөлдер Каерылып уңды быел ашлык. Күңелләргә кага дулкыи-шатлык. Чү, һавада куера кара болыт: «Мин үстердем аны, тимәгез!» — дип, Күз яшьләрен түге торыпторып. Иген иелеп җирдән ярдәм сорый: «Бир син, диеп, безне кешеләргә. Комбайнда җырлап әйләник тә, «Әпипәягә биик кәшелләрдә». Юл кырыйлап таптап, сытып, изеп, Машинасы белән узган кемдер. Башаклардан бертек — молдер-молдер... Бу бертекләр инде җиргә түгел, Ялваралар кебек кешеләргә: «Тик сез генә, тик сез генә безне Кайтаралыр идегез кешелләргә. Адәмнәрне сугыш изгән чакта Күбрәк иде безне аяучылар, Ялан тәпи килеш камыл ерып, Берәмтекләп җыеп-санаучылар. Тамаклары туйды... Тик карагыз: Без бит бертек кенә түгелдер гел, Тилмерешеп ачтан үлгәннәрнең Күз яшьләре шулай — мәлдер-мәлдер...» Мишәрләрем Туган ягым тосе — мишәрләрем, Юлга чыксам, атым җиккәннәрем, Юлдан язсам, тотып кискәннәрем, Яхшы чакта — балым, шикәрләрем. Ярсыганда дисәң, толегез — әрем. Туган ягым төсе — мишәрләрем, Туры әйтеп янган исәрләрем, Наниларым, канәт, әзиләрем ', Онытылмый шул бер дә үткәннәрем — Кулыгызга тотынып үскәннәрем, Тормыш фәнен сездән өйрәнгәнем. Үзем эшләп алган әпәй тәмен, Ишетәсезме, җырга гел кертәмен?.. Туган ягым төсле мишәрләрем, Күңелемдә һәрчак исәннәрем, Каты телле йомшак күңелләрем, Наниларым, канәт, әзиләрем, Сезнең белән үтсен гомерләрем! Имәнсәрдә ялгыз имән Шагыйрь Тәүфикъ Камалиев истәлегенә Сабыр канатларым сынмас, диеп, Кайчан гына бергә җырлап бардың. Кем уйлаган барыбыздан злек Сынар диеп сабыр канатларың. Безне яшьли сугыш давылы суккан, Азаябыз... шуңа күрәдер. Япь-яшь килеш ауган яшьтәшләрем Моңсуланып төшкә керә гел. Калкулыкта урман шаулаганда Имәнсәрдә ялгыз имәннең Нигә шулай моңсу-тын торуын Белом инде хәзер, белом мин... Кадере дә аның зуррак юкса,— Күләгәсе тансык һәр даим, Тик шулай да Бер туфракта үскән иңдәшләрен Сагынадыр ул, сагына, мөгаен. Ә якында япь-яшь урман шаулый, Күкрәк ачып язгы җилләргә. ...Сугыш давылы кабат дуламасын, Сабырлыклар иңсен илләргә. Охшашлык Күз алдыма, Бал кортына охшап, Килә дә бит баса синең сының: Нани — энем, канәт — иркәләп эндәшү, әзн — абый мәгънәсендә. Бал кортыдай үзең кечкенә дә, Төш кенәсең, тырыш авыл кызы. Шул кортларның «Без-з! Без-з-з11» — дигән телен Ничек кенә аңлыйсыңдыр дисәм, Син үзең дә шушы бал кортлары — Изге җаннар нәселеннән икән. Сугыш елларының ачылыгы Бал телеңне шулай чагар иткән. Үткен угың дошманнарга —агу, Ә дусларга — шифа, дәва икән. Сансызланып балыңа кагылып кара, Саксызланып җаныңа кагылып кара,— Үзең үләсеңие белсәң дә, Чагып үләрсең күк үлсәң дә... Бурыч турында Я в долгу.. В МамкоаскиВ. «Берәүгә дә бурычым юк, дидең. Шулай яшәү тиеш дөньяда!..» — Ышанып әйткән шушы сүзләреңә Җавап тапмый тордым бер ара. Әйе, бәлки, әҗәтләрең юктыр, Ихтирамга лаек бу ягың. Ләкин акча белән хисапланмас Бурычларны кая куясың? Бу дөньяга, әйтик, туган өчен Ата-анага бурыч турында Онытмадык микән? Илне имин Кем тапшырды безнең буынга? Алар... Алар яшел ябалдашка Сутын биргән тамыр шикелле, Бу дөньяны тагы да гүзәлрәк Итсеннәр дип безне үстерде. Рәхмәт барлык яхшы кешеләргә,— Иңнәренә тотынып шуларның. Яшьлек үрли һаман югарыга, Галәмнәрдән күренә нурланып. һәм алардан башка барып чыкмый Башкарганда берәр зур эшне: Елмаюы белән җылытып торган Сөйгәннәргә дә без бурычлы. Безгә бурычлылар бармы — белмим, Без бурычлы, дускай, күпләргә. Ул бурычны кирәк булыр әле Гомеребез буе түләргә... Ә син, минем бурычым юк, дисең. Бүтән әйтмә болай беркайда. Бурыч булмый икән, Безгә нигә Яшәргә соң фани дөньяда?! Чыгымчы ат уе «Чыгымчы ат, дисез, Чыгымчы ат!» — Камчылап та мине, Чыбыркылап. Күзегездә тулы Ачу-чаткы, Бусы — барыннан да Яман камчы. «Чыгымчы ат!» — дисез, Сүгеп кат-кат. Ник мин шундый — Бармы уйлаган зат? Аркамнан бер сөеп, Ялым тарап, Бөр алсагыз икән Күзләремә карап, Аңлар идегез — нигә Шундый холык миндә... Хәер, ат җанлылар Моны күптән белгән: — Атны кыйнап кума, Ку син солы белән!.. Еллар узган саен... УЛЫ инде егет булып килә... Ә ул аны һаман төшендә Сабый итеп күрә: Еламсырап, Көтә, имеш, тәрәз төбендә. Әйе, инде шактый еллар акты Оясыннан чыгып киткәнгә. Тәкәбберлек — горурлыгы тотты «Кайтыйм мәллә, Барыйм мәллә?» дигән көннәрдә. Сагынулары чиктән ашкан чакта Шулай да ул килми калмады. Килгән саен күрде: кенләп түгел. Айлап үсте аның малае. Үскән саен ләкин әтисеннән Ераклаша барды-барды да, «Эттә, китмә!» — дигән чагы гына Торып калды аның җанында. Күрешалмый сагынып узган еллар. Атылудан калган явыз эттәй, Сузылып яткан ике арага. Шул араны узып чыгыйм дисәң: Сикереп торып ябыша таларга... Ә сабые һаман кетә аны. Тәрәзәдән әнә күренә, Кәйгән иреннәре: «Эттә...» — дия, Күзләреннән яше түгелә. Еллар узган саен шул теш керә. Кергән саен йерәк езелә... Энекәшләргә Бәхәсләшмим, күбегез узды инде Буй белән дә, уе белән дә, Тик без сезнең ечен барыбер «абый», Тартынмагыз абый дияргә. Олыларны без до олылыйбыз, Алар безне кече итсәләр, Үпкәләш юк, соенобез генә Якын күреп: «Энекәш...» — дисәләр. Безнең абыйларның бик күбесе Кайталмады сугыш кырыннан. Гомер диген, инде кай арада Аларның да яшен узылган... Әмма... юк-юк, күңел риза түгел Корбаннардан олы булырга. Безне яклап, илне саклап калган Абыйлар! — дип. Яд итәрбез гомер буена... Абыйлары булганнарга хәтта Картаю да, «Карт аю» да кыймый тияргә. Энекәшләр, нинди бәхетле сез,— Сезгә без бар абый дияргә... Иген кырың әгәр булмый икән... Иген кыры — кеше гомередер ул... Язын — сабый чагы. Хәтфә кебек уҗым-чәчләреннән Җилләр тарый аның. Җәен уйный, дулкынлана басу,— Яшьлек дәрте анда. Күз яшедәй чыклар була таңда, Гыйшкы бардыр җанда. Көзен инде сабырланган-тынган — Башын түбән »-.еп, Каушуларны сабыр гына көткән Җиткән кызлар кебек... Иген кыры — кеше гомередер ул, Моңы җанны били. Буразнада аунап үскән чаклар Онытырлыкмыни?! Җил кузгаткан иген дулкыныдай Йөгереп узды яшьлек. Без дөньяга: «Бар ул мәхәббәт!» — дип, Шул кырлардан дәштек. Шул кырларның йөрәк тибешеннән Мин ритмны сиздем, Тургайларның дәртле җырын тыңлап, Шигъриятне сөйдем. Үземнең дә күңел төпкеленнән Ташып чыкты җырлар. Күңелем иркенлеккә шулдыр сәбәп: Анда — басу-кырлар. Шуңа микән дөньям ямьле иткән Серле таңнарым күп. Иген кырың әгәр булмый икән, Гомерең заядыр күк...