КАЗАН УТЛАРЫ 1985 ЕЛДА
Укучыларыбыз, каз айлары җиткәч, журналның алдагы ел планнары балан кызыксына башлыйлар. Әдәбият сеючеләрнең бу кызыксынуы бик табигый, һем без сезгә үзебезнең «серләране ачып салабыз икән, дуслыкны дәвам итү җәһәтеннән монысы да гаять дәрес булачак. Татар совет әдәбиятының иң күренекле әсәрләре, гадәттә, укучыларыбыэ- га иң элек «Казан утлары» аша барып ирешә. Журнал сәхифәләре шаһит СССР һәм РСФСР дәүләт премияләре һәм Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган әсәрләр үз вакытында иң беренче журнал битләрендә басылып чыккан. Социаль һәм әхлакый проблемаларга багышланган, заманча яңгырашлы роман һәм повестьларга, пьеса һәм хикәяләргә, поэма һәм шигырьләргә журнал киләчәктә дә киң урын бирәчәк. 1985 елда совет халкының Беек Ватан сугышында җиңүенә 40 ел тула. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан да күп кенә материаллар фронтовик әдипләрнең истәлекләре биреләчәк. Журнал битләрендә иң яхшы хикәяләргә «Батырлык дәвам итә» конкурсы бара. Беек Җиңүнең 40 еллыгына багышланган әлеге конкурска май аенда йомгак ясалачак. Әлбәттә, журналның йәэен иң беренче чиратта күләмле проза әсәрләре билге ли Алдагы ел нинди яңа әсәрләр белән сеәндерер соң! 1985 елда ■Казан утлары» үзенең укучыларына берничә роман тәкъдим итәчәк. Алар арасында, мәсәлән. Хисам Камаловның «Безне ейдә кеталар». Телсәм ААе- хәммәдованың «Эзләнүләр», Чиләбедә яшәүче язучы Растем Вәлиевнең Габдулла Тукай турындагы «Дәиья гаме» дип исемләнгән романнары бар Алдагы ел эчен повестьларыбыз киштәсе дә буш тормый. Шундый әсәрләрдән Аяз Гыйләҗевнең «Тәмәкене ташладык, рәхәт чиге башладык», Неби Деүлинең «Без деньяга килдек». Гамил Афзалның «Юл башы», Сәет Шекү- ровның «Артист» исемле повестьларын әйтеп китәргә мемкии Билгеле булганча, 1986 елда сеекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 100 ел тула. Бу олы юбилейга әзерлекне журнал быел ук башлаган иде. Килесе ел саннарында да, алда ейтелген романнан тыш, халык шагыйре турындагы истәлекләр, әсәрләр урын алачак. Күренекле революционер Мулланур Вахитовның тууына 100 ел тулу уңаеннан, шулай ук Г Ибраһи- мов, Ф. Әмирхан, М. Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына кагылышлы эзләнүләр, X. Туфан. Ш. Маннур һ. б. турында биреләчәк истәлекләр укучыле- рыбызда зур кызыксыну уятыр «Бүгенге татар поэзиясе һәм аның илкүләм яңгырашы» дип исемләнгән түгәрәк естәл янындагы сейләшү дә күпсанлы укучыларыбыз күңелендә теләктәшлек табар дип ышанабыз. Журнал киләсе елда да татар халкының килеп чыгышы һәм культура тарихыннан кызыклы яңа материаллар бирүне дәвам итәчәк. Кыскасы, 1985 елда да «Казан утлары, күпмеңлэгән укучыларның йортына һәм йерәгенә һаман яктылык һәм игелек нурлары илтәчәк! Беэиеңче. дуслыкның кече нәкъ менә шунда да инде.