ИГЕЛЕКЛЕ КАЙГЫРТУ
«Мин һәрбер ярдәмгә, һәрбер эшкә әзермен...» Бөек пролетар язучы А. М. Горький тарафыннан әйтелгән әлеге сүзләрдә аның татар әдәбиятына карата мөнәсәбәте аеруча ачык чагыла. Чыннан да, ул күпмилләтле совет әдәбиятының лаеклы вәкилләре— татар язучыларына гомере буе игелекле кайгыртучанлык күрсәтте, һәм әдипләребез үз чиратларында әлеге ярдәмгә бөтен халыкларның уртак хәзинәсе булырлык әсәрләр иҗат итеп җавап бирделәр. Түбәндә без мәшһүр язучының хатларыннан, мәкаләләреннән һәм ныгышларыннан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез. Аңлашыла ки, әлеге кайгыртучан сүзләр алдында каләм осталарыбыз үзләрен хәзер дә җаваплы итеп тоярга тиешләр. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, А. М . Горькийның беренче мәртәбә Казанга килүенә 100 ел тулуга багышлап, бөек пролетар язучының безнең әмирлеккә таянып язылган әсәрләре нигезендә «һаваларда йолдыз»... исемле спектакль әзерләде. Пьесаның авторы һәм сәхнәгә куючы — ТАССРның халык артисты, режиссер Празат Исәнбәт. Максим һәм Коновалов рольләрендә ТАССРның атказанган артисты Илдар Хәйруллин һәм РСФСРның халык артисты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Таҗетдинов уйный. Россиядә татар матбугатының һәм әдәбиятының тиз үсүен, Казанда... Уфада, Ба- куда татар интеллигенциясенең культура эшен күрсәтеп үтәм... 1911 елда язылган «Узлегеннән өйрәнгән язучылар турында» исемле мәкаләдән. ...Себер, белорус һәм украин язучылары, латыш һәм татар — казан татарлары язучылары әсәрләренең җыентыкларын бик тиз оештырып булыр иде... 1912 елның 9 (22) августында В. В Вересаевка язылган хаттан. Сез үгетчеләр художникларның бугазыннан тоталар дип зарланасыз. Бу һәрвакыт шулай булып килде. Бу дөнья художниклар өчен түгел,— анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды — шуңа күрә аларның роле мактаулырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы...» — дип бик шәп әйткән. «Очты» сүзенең кабатлануында * мин шатлык тавышы ишетәм. Ләкин мин үзем, әлбәттә, яшәү шатлыгын артыграк күрәм: гаҗәп кызык бу яшәү. 1927 елның 15 июлендә С. Н. Сергеев-Ценскийга язылган хаттан. 1 Г. Тукайның «Өзелгән вмнд» шигырендәге «очты» сүзе тәрҗемәдә ике тапкыо кабатлана. Редакция. г Сезнең бүлек кулъязмагызны — «Шобагам хикәясен алдым. Әгәр да рехсет итсо- гез, мин Сезга гадирәк язарга киңәш бирер идем. Чын матурлык һәм акыллылык һәркайчан гадилектә... Сүзләр дә гади һам аңлаешлы булырга тиешләр1928 елның 26 августында Кави Нәҗмигә язылган хаттан. Мин татар язучыларыниан кайбер иптәшләрнең әсәрләрен укыганым бар. Алар үзләренең татар язучылары икәнлекләрен онытып ялгыш итәләр. Татар тормышына хас булган специфик моментларны художество сурәтләре аркылы күрсәтү, формасы белән милли, эчтәлеге белән советчыл булган татар әдәбиятын тудыру, сыйнфый әдәбият аркылы татар тормышы белән бетен доньяны таныштыру татар язучылары- ның теп бурычлары. 1929 елның 15 сентябрендә көньяктан кайтып килүче бер төркем татар язучылары белән очрашу вакытында әйтелгән сүзләр. Татар әдәбиятын русчага тәрҗемә итәргә кирәк. Хәзәр сүздән бигрәк эш кирәк— Өйдегез, бергә эшлик.. Мин һәрбер ярдәмгә, һәрбер эшкә әзермен— 1929 елның 6 Октябренда Г. Кутуй тарафыннан язылган еЯзучылар арасында» исемле мәкаләдән. Әгер бездә үткән заманда гигант Пушкин булган икән, моңардан әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украиннар һем башкалар әдәбият, музыка, рәсем һәм архитектураның иң боек осталарын бире алмаслар, диген сүз килеп чыкмый. 1934 елның 17 августында совет язучыларының Беренче Бөтенсоюз утырышында ясалган докладтан. Татар поэзиясенең һәм прозасының кечле чәчәк атуын бик нык телим. Ләкин моңар әдәбият бурычларына бик җитди караш белән генә ирешергә мамкин1935 елның 30 маенда М. Н. Елизаровага язылган хаттан