ГҮЗӘЛ ГӨМБӘЗ
• Кайчан гына әле тын суга да таш атмыйча түзми идем мин,— әйдә, бер сискәнсен балык халкы, күмелмәсен ләмгә күңеле, утырмасын оеп төнбоеклар, онытмасын җилне камышлар... Дулкынланган күлдәвекне хәтта тын күлләргә күңел алышмас. Тынычлыкка шундый сусадым мин давыллардан хасил заманда — керфек каккан тавышны да кайчак кабул итә күңел яманга. Дулкын күрсәм әле кайчан гына шатлыгымнан шаша идем мин... Хәзер балык сикерсә дә куркам — чайпалдырыр кебек Иделне. Яшь йөрәкләр җил-давыллар яклы.. Тәҗрибәле күңел ашыкмый. Болытөметлөрдән кыйммәтлерәк учка тамган тамчы яхшылык. Шул тамчыны канга кушабыз без —ашкынмаса, әйдә, ашкынмас — туктамасын гына, ачы тозга әйләнмәсен, кибеп, яшь сыман; беләкне дә, хыял, йөрәкне дә өмет белән генә сугарсын... Шулар үлсә, илне туар таңга нәрсә генә алып чыгар соңТ Заман шундый... Безне сөрлектергөн реаль кыенлыклар, киртәләр җилден ауса, ава безнең өскә... Ә җилкәдә безнең — Иртәләр. « Көннән көек исе кило. Нидер яна... Сумы? Ташмы?.. Мин диңгезгә куркып карыйм, аның дымлы ташын капшыйм... Ташлар салкын... Диңгез янмый — . акчарлаклар, өнә, оча... Тик кайдадыр бик якында көн итәген өткән учак... Йөрәк яна. Йөрәк яна Көнгә очкын ата-ата... Ялта оҗмахында Ливан тәмугларын карап ятам. Соңгы сулыш Ватан өчен һәлак булганнарның соңгы сулышлары сугыш кырлары өстеннән күтәрелеп, болытлар хасил иткәннәр дә очып киткәннәр иксезчиксез киңлекләргә... Шул болытлар ничә еллар ничә илдә ничә кырга яңгыр я кар булып яуганнар — сугарганнар бодай, маис, банан, ананас тамырларын. Шуның өчен дә булса кирәк яуда һәлак булганнарны искә ала Җир шарының барлык табыннары... Минем баш очымда бүген моңсу болыт явам-явам дип эленеп тора. Күз алдымда сугыш кырлары: Сталинград... Вьетнам... Иран-Гыйрак... Сугыша ике күбәләк Ике күбәләк сугыша Җир белән Ай арасында... Алар бит җил җаннар гына — әйдә, бераз шаярсыннар... Җил дә куптара алмаслар, ачкан-япкан керфек сыман... Чү1 Бу нәрсә!? 7в Иманнәрнең ботаклары шартлап сына. Ай-Летридән ташлар кубып, мәрмәр сарайларны вата, кипарислар чалкан ята, Аю-Даг диңгеэга бата... Канатларының оныннан Купты болыт — кызыл-көрон... очкан кошлар бәрелешеп җиргә егыла... Этләр ера... Җир белән Ай арасында олы шаушу, каргыш, нәләт-. Чәчәк түтәле өстендә сугыша ике күбәләк... Төен Айның нурын тейним һәр кич — онытмаска саубуллашу барын: минсеэ калачак кышның кары, диңгез яры... Йолдыз нурын тейним һәр тон — онытмаска хушлашулар барын: минсеэ калачак кышның кары, диңгез яры, сойгән ярым һәм Җир шары... Кояш нурын төйним hop көн — онытмаска күкрол яшоү барын: тогорәтеп барам әле Җир шарын, күрәм әле язлар голен, кышның карын, офыгымда диңгез яры, кочагымда сойгән ярым!.. Яулык читендә төен... Нәрсә онытылмасын дип аны төйнәгән идем?.. Сизиф Меңенче тапкыр тәгәрәтеп менгергәннән соң, тау астына меңенче тапкыр тогөроп тошкон ташы янына соңгы тапкыр төшкән до Сизиф, тоүбо иткән башка болай интекмәскә. Йомрыланган таш өстене менеп утырып, аллаларның күзенә туры карап сөйләячәк үзен яклау сүзен уйлый башлаган Сизиф. ... һәм әверелгән Роденның «Фикер иясе»но1 « ...Төн барыбер гүзәл гөмбәз... Аның терәкләре — җирнең тирәкләре, Эверестлары, завод морҗалары, телевышкалары һәм мин. Таулардан да, агачлардан да җиргә ныграк береккән килеш, циркач сыман, күз нурыма терәп әйләндерәм төн гөмбәзен: йолдызлары, Ае, космик кораблары белән, трансконтиненталь лайнерлары, хәрби самолетлары, ясалма иярчен ише кирәк-яраклары белән, илләр серен урлый торган электрон караклары белән... Әйләндерәм — буталалар күкнең барлык маршрутлары, чуалалар яман ниятлеләрнең кара ниятләре... Үземнең дә баш әйләнә... Мин шатланам Иблисне алдаган Алла сыман... Ә карасам — калкансыз калган икән ич чалу сөякләрем. ...Ә төн барыбер гүзәл гөмбәз!.. Үтенеч Гадирәк, гадирәк сөйләш минем белән — җил белән ут, ут белән су, су белән җир сөйләшкәндәй: кабызсаң — кабыз, сүндерсәң — сүндер, я дым сеңдер тамырыма! Тылмач Әрекмән яфракларының сырларын укый-укый, күңелемә сеңдердем мин бер китапта да юкны. Хыялны күкләргә чөйде яфраклардагы рәсем. Яшел сызымнарда күрдем яшәеш фәлсәфәсен. Үләннең сүзсез телендә җыр чыгарырлык булгач, үсемлекне кеше белән аңлаштыручы тылмач итеп сиздем мин үземне. Бу — иң олы белемем. Дөнья миңа аңлы-аңсыз тарафларга бүленми. Кушамат Мин туган авылда да яңа туган балага авырлык белән исем табалар... һәм шул бала, тәпи баскач, иң беренче тапкыр урамга чыга да үзенә кушамат тагып керә... Урам тәгәл — җисемгә исемне тиз табып бирә. Кешенең үз кушаматы юк — ул я урамга чыкмый калган, ә чыккан булса, ни бер хата, ни бер кызык, ни батырлык эшләмәгән!.. Т укталышларда Бер генә яхшы шигырьне дә тукталмыйча укып чыга алганым юк... һәм шул тукталышларда мине иң гакыллы әңгәмәдәш көтеп тора: астын өскә Җирнең айкыйбыз, гөнаһларны савапларда чайкыйбыз, сөенечләрдә чәчәк атабыз, көенечләргә кереп янабыз, акыл алабыз үкенечләрдән... Кем соң син, өй, әңгәмәдәш: шигырьләрнең серле иясеме, әллә... юк, юк, булмас... үзомме? Калкавыч Яшәеш океанында бер калкавыч кына булсаң — ах, аяныч!.. Бата... калка... бата... калка... Зуррак эләгә... катырак каба... катырак каба —зуррак эләгә! һәм бер заман зыңлап тартыла арыган аркан, күккә оча буш калкавыч... Ах, аяныч — белмикүрми: яр башында нәрсә ялтырый... Ярый әле без — балыкчы... Я — балык! & Салкын сүздән сүзсез калып туңганым бар... Янар таудай ялкын атып сынганым бар... Утлы караш йөрәгемне өткәне бар... Күзләремнән үзем агу түккәнем бар... Кайтып булмый торган җиргә озаткан бар... Ябылып килгән ярага тоз аткан бар... Бәхәстә отылганым бар, отканым бар... Йотылганым һәм көчсезне йотканым бар... Инде беттем дигәндә дә котылган бар... Инде котылдым дигәндә тотылган бар... Килмисен белә торып та көткәнем бар... Каберне дә, сабыйны да үпкәнем бар... Кыскасы шул — ярты капчык үткәнем бар.. Ә яртысын җыясы бар бергә-бергә... Үзем дә күрәмен Үз илем яманын үзем дә күрәмен — яхшылык кылам дип кыланма! Син аны табасың электрон күз белән, Мин — күңел нурымны яктыртып. Үземнең яманым — үземнең ярам ул. Аңа тоз үзем дә күп сибәм. Син сипкән ачы тоз — агулы ачу ул, мин аңа күз яшем тамызам. Үземнең яманны мин үземяманлыйм — иң утлы сүз белән яндырам. Ә синең сүзләрең напалм утыннан, мин —янган йөрәктән кабызам! * Нигә купты әле давыл — берәр хокук даулапмы? Кыш җиңелде. Язмышына күптән риза... Шаулашмый, эреп, бетеп, агып ята — баш калкыту кая ул! Күз күрә — күңел ышанмый... Ышана алмый давыл! Яз бердәнбер хаким хәзер, кодрәте иксез-чиксез... Ә шулай да яши алмый «Ә бәлки...» дигән шиксез. ҮПКӘЛӘГӘН алмагач Өзделәр... Өлгергәнен дә, әлгермәгәнен дә сындыра-сындыра өзделәр... Койдылар, саргайганын да, саргаймаганын да койды җилләр кыйныйкыйный... Хәзер мин азат бар нәрсәдән — ботакларны канат итеп, очып китәм бу суынган туфрактан... Хәзер мине бер пәрәвез җебе генә җиргә бәйләп җибәрмичә тотып тора, менәменә өзеләм дип... һәм өзелми, бәхеткә каршы... 9 Мәхәббәтем! :ең чәчәген каерып ачмак булдым. Таң кояштан иртө атмый... Көтмәгәндә ябылды... Йөрәкнең матур өлешен ябылган чәчәк йотты. Мин хәзер — тешләнгән алма, мин хәзер — сагыш йорты, мин хәзер — ачылган яра, кузгатылган янартау... Зинһар, назлы сүз әйтмәгез — давылымны яңарта.