БӨЕК ЯЗУЧЫ РӘХМӘТЕ
Утызынчы еллар башында М. Горький әсәрләренең татар телендә беренче тапкыр алты томлыгын чыгару планлаштырылгач, «Ана» романын тәрҗе мә итүне язучы Фәтхи Бурнашка тапшырдылар, ә «Балачак» повестен миңа тәкъдим иттеләр. Ул чакта әле минем бернинди тәҗрибәм дә юк иде диярлек. (В. Катаевның «Акча туздыручылар» («Растратчики») китабыннан башка әсәр тәрҗемә иткәнем юк иде.) Шулай да тәвәккәлләдем һәм «Балачак»ка тотынган вакытта бу эш минем язмышымда хәлиткеч борылыш ясарга, үземнең төп профессиям булган юристлыкны ташларга сәбәп булыр дип тә уйламадым. Шуннан соңгы бөтен гомеремне тәрҗемә эшенә һәм аның да күбрәк өлешен М. Горький әсәрләрен тәрҗемә итүгә бирермен дигән уй башыма да килмәгән иде. Бөтенесе шул «Балачак»тан башланды. Аны тәрҗемә итәргә тотыныр алдыннан мин, бу беек язучының стилен, иҗат алымнарын аңларга тырышып, аның байтак әсәрен укыл чыктым, һәм шунда, барыннан да бигрәк, Горькийның кешегә мөнәсәбәте, аның бөтенләй эштән чыккан, тормыш төбенә төшкән бәндәләрдә дә нинди дә булса кешелек сыйфатлары күрә белүе һәм шуларны укучы күңеленә барып җитәрлек итеп күрсәтә белүе таң калдырды. Бу үзенчәлек аның кечкенә хикәяләрендә аеруча калку булып күренә. Шунысы да үзенчәлекле: Горький бер ягы белән дә күзгә ташланып тормаган гади кешеләрнең до күп очракта бик киң күңелле, олы җанлы булуларын күрә белә. Менә «Кечкенә-ә генә» дигән хикәя. Язучы ерак Себердәге авылларның берсеннән Киевтагы «изгеләр» каберен зиарат итәргә баручы карт белән карчыкны искиткеч дәрәҗәдә җанландырып күз алдына китереп бастыра. Патша хөкүмәте тарафыннан сөргенгә җибәрелгән кечкенә генә буйлы бер кыз аларда фатирда торган чакта үлеп киткән, һәм аны үз кызларыдай яраткан карт белән карчык хәзер шуның рухына дога кылдырыр өчен ничә мең чакырымлык юлга чыкканнар! Дулкынланмыйча укып булУ о. Әлеге фоторәсем А М Горький Казанга соңгы мәртзбә килгән вакытта. 1928 елп ның 5 августында < Красная Татария» газетасы редакциясендә твшерелгән. Аннан тагын шуны әйтергә кирәк: Горький әсәрләре н кабат укыган саан аларның V элек игътибар ителмәгән, абайламаган якларын күрәсең. Миңа аның «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» дигән автобиографик повестьларын һәм «Фома Гордеев», «Артамоновлар эше», «Хуҗа» кебек эур күләмле әсәрләре белән бер рәттән, байтак хикәяләрен (барысы 20 дан артык) татар теленә тәртәме итәргә туры килде. Эш барышында (бигрәк тә 30—40 нчы елларда) без, терҗемәчелерге, байтак кыенлыклар да очрады. Бу эштә кулланырлык теоретик материал булмавы да остәмә авырлыклар тудырды. Кыенлыклар димәктен, «Артамоновлар >ше»и тәрҗемә иткәндә мин андагы тәрле йолалар белән бәйләнешле җырларны татарча ничек бирергә белми аптырадым. Мәсәлен: Ой. свату великому На ступень ступить — нога сломить. На другу ступить — друга сломить. А на третью — голова свернуть. — диген туй җырының үзенчәлеген тәрҗемәдә ничек сакларга! Озак уйлаганнан соң, бу хакта автор үзе нинди киңәш бирер икән дип, Алексей Максимовичка хат язсам да, язучыларның Беренче Бетенсоюз съездына кызу хеэерлек барган чакта аның җавап бирергә вакыты булмавы гаҗәп тә түгел. (Ә минем ул хатны бик күп еллардан соң Казандагы Горький музее директоры М. Н. Елизарова язучының архив материаллары арасында күреп кайтты.) 1934 елның җәендә язучыларның Бетенсоюз съездына баргач, ничек тә булса Горь- кийның үзе белен сейлешеп булмасмы, дип тә омотләнген идем. Ләкин бу теләккә ирешү шактый катлаулы булып чыкты. Горький —эур тарихи съездның җитәкчесе. Аны һәрвакыт делегатлар уратып алган була. Алар арасында чит ил язучылары да күп. Боек язучы, магнит кебек, ботенесон дә үзенә тарта иде. Шулай да, Уралдан килгән хатын- кыз язучы белән бергәләп (ул үзенең китабының икенче басмасын чыгартуда Горькин- ның ярдәм итүен сорамакчы иде), бәхетне сынап карарга булдык. Бер тәнәфес вакытында сәхнә артында Горький ял итә торган бүлмәгә, «Безне ресемге тешерергә чакырдылар», дигән булып үтеп кердек Керсәк, ни күзебез белән күрик, бүлмә уртасындагы озын әстәл янында унлап ке ше чиратка тезелгән. Барысы да Горький белән очрашырга тели. Мин, үземне кызыксындырган мәсьәлә турында бу урында сүз кузгату мөмкин тү. гөллеген аңласам да, чыгып китмәдем. Үз чиратым җиткәч, батыраеп: — Мин Сезнең әсәрләрне татарчага тәрҗемә итәм, Алексей Максимович, —дип, Горький белән исәнләштем. Ул, ягымлы елмаеп, русча «о» хәрефенә басым ясагандай итеп: — Рәхмәт. Ә соң кыенмы тәрҗемә итү? — дип сорады. — Җиңел түгел, Алексей Максимович, ләкин мин Сезнең әсәрләрне бик яратам һәм кулдан килгән кадәр тырышам. Ул тагын бер тапкыр: — Рәхмәт! — дип кулымны кысты. Шул арада минем белән бергә кергән хатын-кыз язучы, җитәр инде, мин дә сөйләшим, дигәндәй, кабыргама төрткәч, бер кырыйга тайпылдым. Шул чакта Алексей Максимович белән озаклап сөйләшә алмасам да, бөек язучының рәхмәтен ишетү мине тагын да тырышыбрак эшләргә канатландырды.