Логотип Казан Утлары
Очерк

БИШЬЕЛЛЫКЛАР ТӨСЕ

 

Туган авылы Янгилде басуында салам җыя иде. Тешке ял җитеп кил- со де. ул колхоз үзәгендәге ашханәгә трактор куарга ашыкмады. Мондый якын җирдә эшләгәндә, аңа дигән сыйны кырга китереп бирәләр. Әтиләренә аш илтүне җиде яшьлек Наташа беләк алты яшьлек Сергей үз өсләренә алдылар. Әниләре Валентина тейнәп биргән ризыкларны сумкага утыртып, ике яктагы баудан икесе тотып, шактый ерактагы эскертләргә таба, горур атлап китә торган булдылар. Әниләре аларны тәмле сүз белән озатып кала. Авыл кешеләре Наташа белән Сергейга сокланып карыйлар, кыз белән малайның бик дус йөрүләренә ихлас күңелдән шатланалар. Шул ук вакытта, чаклы пальто, җылы бүрек, чигешле бияләй кигән Наташаның йөзендә якты дөньядай иртәрәк киткән Татьянаның — Василийның беренче хатынының чалымын күреп, эчтән генә сызланалар да. — By матур кызыкайга үз әнисенең назы насыйп булмады шул,— диләр алар үә-үзләренә.— Наташа беренче сулышын алганда, больницаның операция өстәлендәге Татьяна дөньядан күчте... Шушы көнне, моннан сигез ел элек, инде ике кызга — Галя белән Надяга ата булырга өлгергән Василий тол калды. Ана сөтеннән өзелгән өченче яткмөие — Наташаны исә, бөтен авыл күз алдында балалар йортына алып киткән иделәр. Василий бу нарасыен да читтә озак яшәтәсе килмәде, аны төп янгезгч тизрәк кайтарырга теләде. Шуны уйлап, ярты ел узгач, ул өйләнде. «Кызларны чит итмәм», диючесе, ирдән яшьли калган Валентина Федоровский авылыныкы иде. Сергей — Василий белән Валентинаның уртак бәхете, ул гаиләдә бердәнбер малай. Зур үсте инде. Апасы Наташа белән әтисенә аш илтерлек булды. Вүгеи алар әтиләренә аш-сулар гына китермәделәр. — Әти, монда синең турыда язганнар! — дип, тракторчының майлаган кулына газета да тоттырдылар. Газетага СССР Верховный Советы Президиумының чираттагы Указы басылган, анда Татарстанның Апае районы Тукай исемендәге колхоз тракторчысы Василий Игнатьевич Аверьяновның I дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белен бүләкләнүен хәбәр иткәннәр иде. «Сельская жизнь» газетасын бригадир Мөнирә Камалнева да кырда ух укыды. — Котлыйм, авылдаш! — дип, кулык Василийга сузды ул. Аллары: — Син Хезмәт Герое бит хәзер! — диде. — Артык зур үстермә! — Василийның тыйнаклыгы билгеле иде киде. By юлы да ул үзе турындагы сүзне куерту ягында түгел иде.— Нинди герой булыйм мии? — Нишләп? Беек Ватан сугышында Дак орденының оч дәрәҗәсен дә алган Ислам Насыйбуллни исемен, әнә. Советлар Союзы Геройлары беләк бергә йөртәләр мч! Т — Авысы шулай ла вяла, тик барыбер алай ук кычкырмыйк ала. Орлен живем ечен — унберенче бишьеллык тесе ул. Алдагылары да шулай — тугызынчы, унынчы бишьеллыкларны хәтерләтеп торалар... Илебезгә Советлар Союзы Герое Салават Кәримовны, Социалистик Хезмәт Ге рое, академик, кукурузчы-селекционер Гайфетдин Галиевне биргән, руслар һәм татарлар гасырлар буе бердәм ганлә булып яшәп ятучы кечкенә генә Янгилде авылының хат ташучысы Руфия бу көнне Ааерьяновлар йортына котлау телеграммалары да китергән иде. Тик Сергей белән Наташа аларын кырга алып бармадылар. «Терлек карап керсәм хәлем яхшыра, өйдә генә утырсам — авырый башлыйм»,—дип сөйләнергә яратучы сиксән өч яшьлек Игнатий ага телеграммаларны кичен генә, Василий эштән кайткач кына бирде. Берсе — КПССның Татарстан өлкә комитетыннан, икенчесе — КПССның Апае райкомыннан, өченчесе — Игнатийның Мурманск шәһәрендә токарь булып эшләүче улы Владимирдан. Ул да, күрәсең, газеталарны укып өлгергән. Сигез өгет-кызга канат биргән төп нигездәге шатлыкны уртаклашырга ашыккан. 1982 елда һәр гектардан утыз дүртәр центнер уңыш алып, игенчелек буенча Апае районында дан тоткан үз колхозындагы абыйсының Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры булуын ишеткәч, ничек ашкыимасыл!? Шул ук көнне Василийга «Йолдыз» газетасы каршындагы «Тамчылар» әдәбият һәм сәнгать берләшмәсе члены, һәвәскәр шагыйрь Габбас Хафизовтан да хат килде. Хезмәт батырын тәбрикләп, үз итеп шигырь җибәргән иде ул! — Авылда калмасаң, бу орденнарның йөзен дә күрмәс идең әле,— диде Игнатий ага әлеге кадерле кәгазьләрне улына сузгач.— Хәтереңдәме, 1958 нче елда, армиядән кайткач, читкә китмәкче идең. Мин каршы төштем. Сине үзем эшләгән Мөрәле МТСына укырга җибәрдем. — Рәхмәт, әткәй! — Василий шулай җавап кайтарды.— Һөнәр сайлаганда, киңәшче бик кирәк ул! Кайберәүләр шикелле: «Авылда нужарып ятма»,— дип шәһәргә китәргә үгет бирмәвең өчен рәхмәт! — Үзеңә дә рәхмәт, улым,— диде ата баласына.— Син дә безне ташламадың бит. Картлыгыбызга рәхәтлек алып килдең. Синсез, сиксәнгә җиткәч, сыер да асрый алмаган булыр идем әле. Ә авылда сыерсыз яшәү — мәгънәсезлек. By — итсез, сөтсез, катык-майсыз, эремчексез калу дигән сүз. Дөрес, сатып алыр идең анысы. Ә без дә сатып алгач, кала кешесе нишли инде? Ит-сөт авылда чыгарга тиеш бит инде ул... Игнатийның үзен дә колхозның беренче председателе Әкрам Вәлиев МТСка җибәргән иде. — Укы, тракторга утырырсың,— диде. Тик, кызганычка каршы, «корыч айгырны» йөртергә насыйп булмады шул егеткә. Рәхимсез авыру укуын өзде. Ә терелгәч, Игнатий кулына сажен тотты. Көннәр буе басуларда булды. Тракторчылар хезмәтен төгәл исәпләп йөрде. Ул башкарган эшкә социалистик ярышның тәэсирле көче турыдан-туры бәйле иде. Уңганнарның күрсәткечләре аны да шатландырды. 1935 нче елның декабренда илебез Татарстан тракторчыларының хезмәтен югары бәяләп, унбиш иптәшне Ленин ордены белән бүләкләгәч, Игнатий Зур Русак егете Кашаф Садриев белән Шыгайда туып үскән механизатор Гали Гатиятуллинның кулларын кысты. Мөрәле кызы, тракторчы комсомолка Нурдидә Вәлиеваның колхоэчы-ударница булып танылуын күргәч тә сөенде Игнатий. Аксакал бүген дә горурланып искә төшерә оле: — Аларның исемнәре Татарстан тарихына кереп калды бит! — ди. Аның улы Василий да, әлеге кыр батырлары юлыннан үтеп, республикада беренче буларак, Хезмәт Даны орденының һәр өч дәрәҗәсен алды менә! Дөрес, Василий Игнатьевич бу зур бүләкләрне үзенеке генә дип кабул итми. — Миннән чын тракторчы «ясауда» Нәфикъ абыйның өлеше бик зур! — ди ул. Нәфикъ Сафин — Василийның буразнадагы беренче укытучысы. Күрше Сатмыш авылыннан ул. 1945 елны сугыштан яраланып кайткач, ул тракторга утырган. Башта, колхоз председателе Нуретдин Гайфетдинов кушуы буенча, Ләбибә Сәе- томның ЧТЗ-65 ендә сабанчы булып эшләгән. Икәүләшеп бер тәүлеккә егерме башәр гектар мәйданны эшкәрткәннәр. Берничә елдан. Тәтештәге авыл хуҗалыгы училищесында укып кайткач, Нәфикъның үзенә дә трактор биргәннәр. Мөрәле МТСына эшкә килүче егетләр аның кулы астында практика үтә башлаганнар. 1959 нчы елда, ДТ-54 белән җир сөргәндә, тәбәнәк буйлы, артык күп сөйләшмәүче, татарча яхшы белүче рус егете Василий Аверьянов та аңа ярдәмче итеп бил- ф теләнгән. ш — Егерме дүрт сәгатьне яшь курсант белән урталай бүлә идек,— дип искә с тешерә бу чорны Нәфикъ ага.— Колхозда ике генә трактор булганга, тәүлек буе эшли торган идек. — Акчаны да тигез бүлә идек,— дип, Василий да сүзгә кушыла.— Олы кеше * белән тигез хезмәт хакы алу мине намуслы булырга да өйрәтте. Көн саен үз- Е; үземә: «Мин Нәфикъ абыйдан аз эшләргә тиеш түгел!» — дип киртләп куя идем. 2 Шунда, буразна арасында, мин беренче тапкыр социалистик ярыш төшенчәсенең § чын мәгънәсенә төшендем... Яшь тракторчыга кыен хәлләр дә очраштыргалый. Берсендә, төнлә трактор * тынып калды. Күпме генә казынса да, төзәтә алмады ул аны. Шулай да, кайберәүләр кебек: «Иртәгә төзәтербез әле»,— дип, тынычланып, йокларга да ятмады. ® Нәфикъ абыйсының: «Белмәүнең ояты юк, белергә теләмәүнең ояты зур».— ди- х ген сүзләрен истә тотып, сабанчысын авылга, өйрәтүчесе янына йөгертте. Үзе, = алар әйләнеп килгәнче, техниканың ватык җирен сүтеп куйды... Апастагы 26 нчы авыл профессиональ техник училищесын тәмамлап үз кол- “ хозларына эшкә кайткан егетләр белән очрашкач, Василий башыннан узганнарны сөйләде дә, нәтиҗә итеп: — Яшь механизаторны тәҗрибәле тракторчының күзәтеп тәрбияләп торуы бик о кирәк ул,— дип куйды.— Остазы яшь кешенең хезмәткә карашын ныгыта, сай- ъ лаган һөнәренә тугрылык сакларга өйрәтә... Хуҗалык җитәкчеләре, инженер-техник хезмәткәрләр кайчак бу чараны оны- х тып җибәрәләр. СПТУны бетереп кайтучыга таушалып беткән, куллану срогы чыккан техника бирәләр дә тынычланалар. Егет вшен матур гына башлап җибәрә алмвса, аны тәнкыйтьләп ташларга ашыгалар. Киресенчә дә булгалый. Хезмәт күнекмәсе алмаган берәүгә буяу нее аңкып торган өр-яңа трактор, автомашина, комбайн тапшыралар. Тәҗрибә җитмәү сәбәпле, яшь егет яңа машинада да әллә ян майтара алмый. Аны да җыелыш саен әрлиләр. Двигательгә зарйр килгән яңа техниканы ремонт мастерскоенда күрсәләр, бар гаепне яшьләргә аударалар. Гомум эшкә дә зыян, яшь кадрның да күңеле кителә. Василий Игнатьевичның бу җәһәттән үз фикере бар: «Укуын тәмамлап колхозга кайтучы механизатор бер ел дәвамында белемле, ярдәмчел, тәҗрибәле хеше янында эшләргә тиеш»,— дип бара ул. Мондыйлар бездә аз түгел бит: «ЗИЛ» автомашинасында егерме ел буе ягулык-майлау материаллары ташучы коммунист Хәлиулла Салахов, чәчү чорында ДТ-76 тракторы белән иң югары күрсәткечләргә ирешүче Назыйм Хакимов, комбайнчы Дәнилс Гайфстдинов... Василий Игнатьевич механизаторларның эшендәге сыйфат мәсьәләсенә дә җитди карый. — Вез элек-электән халык контролерлары куйган таләпләргә җавап бирерлек итеп сөрә идек,— ди. Ә эш ул чакта, хәзерге кебек, җиңел генә бармый, югыйсә. Сукаларга чыгасың — сабанда гидравлик насослар юк, җайлавы кыен, еш кына туктарга туры килә. Кантар төрәннәрне өскә күтәрә, ызанга кабат борыласың. — Сомикъ Галимов (хәзер атаклы чөгендер үстерүче) белән Раһнп Сөи га то в (бүгенге тимерче) тагылма сабанның төрәнен егерме биш сантиметр тирәнлектә алып бару өчен, штурвалны әле уңга, әлө сулга бора-бора, тиргә баталар иде,— дип хәтеренә төшерә Василий Аверьянов.— Хәзер сыйфат комиссияләре элеккечә төгәл тикшерү алып бармыйлар, сөрү тирәнлеге тиешле дәрәҗәдә сакланмый. Кай берәүләр тракторларын зур тизлек беләк куып, басуны бозалар Үзләре: «Норманы арттырып үтәдек!» — дип күкрәк кагалар. Уңышның тамырым кисәләр- Димәк, бу эштә бик сизгер, намуслы кешеләрнең күз-колак булып торулары кирәк. Хезмәтне ике сменада оештыру мәсьәләсенә дә илтифатсыз карарга яра мый. Төннәрен куәтле тракторлар тулы куәтенә эшлиләр! Шуңа күрә, хуҗалыклар кулында дистәләгән техника булып та, кайбер елларда басуларны көздән сукалап калдыра алмыйбыз. Тиешле дым тупланмау сәбәпле, тагын туфракның көче ки ми. Чәчкәндә дә тоткарлыклар булгалый: трактор ватылса, техник хезмәт күрсәтүчеләрне эзләп, күпме вакыт уза; чәчүлек белән тәэмин итүдә өзеклеккә юл куела; ягулык китермәсәләр дә. эш туктала. Ә бу чорда җирдәге дым тонналап парга әйләнә — киләчәк уңыш күккә оча, дигән сүз. Бу фикерләрдән Аверьянов тагын бер нәтиҗә чыгара: «Эшнең сыйфатына игътибарлырак бул сак, уңдырышлы кара туфракның гектарыннан 34 өр центнер уңыш алу белән генә чикләнмәс идек әле без! Игенчелек буенча, республика күләменә үк чыгар идек!» — ди. Колхозның баш инженеры, коммунист Заһит Ибраһимов та Василий Аверья- новның техниканы ничек кулга «ияләштерүен»,' кадерләвен сөйләде. Заһит әйткәннәрдән күренгәнчә, Василий Игнатьевич, бик гади чәчкечләр бе лән, колхозда беренче булып, чөгендер чәчүне юлга салдырган икән. 1975 нче елда, районда беренче тапкыр, ул КС-в маркалы чөгендер комбайны сынап караган. Башка авыл хуҗалыгы машиналарын басуда көйләгән шикелле, монысының холкын да буразнада өйрәнгән. Берничә тапкыр сүтеп җыйгач, гидросистеманың да җаена төшенгән. Ә быел Василий Игнатьевич шул техника белән чөгендер плантациясендә тугызынчы җәен уздырды. — Технологик срок буенча, комбайнның эшләү вакыты бетте,— ди баш инженер,— КС-6 гамәлдән чыкты, дип исәпләргә мөмкин. Тик Аверьянов моңа каршы. Техникага җансыз тимер итеп кенә карамаганлыктан, бу комбайнның 7888 сум 19 тиен торуын белгәнлектән, Ва силий чөгендер алгыч җайланманы бик кадерләп йөртте, аны тагын эшләтәчәк! Чөгендерчеләрне шактый авыр кул хезмәтеннән коткарачак. Баш инженер Василий Игнатьевичның яңа техниканы оста сынаучы икәненә дә күп мисаллар ала. — 1978 нче елда хуҗалыкка универсаль пневматик асылмалы кукуруз чәчкеч кайткан иде,— дип сөйли Заһит Ибраһимов.— Шуны берәү кырга алып чыкты. Чәчеп карады. Тик җаен тапмады — я чәчү тирәнлеге бозыла, я орлык төшми. Әлеге механизаторыбыз, җенләнеп, машина-трактор паркына әйләнеп кайтты. «Кырны чи калдырып, үземнән көлдерәсем юк әле»,— дип, яңа чәчкечне урынына кертеп куйды да искесен такты. Шуннан бу яңа машинаны, безнең якта эшләтү өчен яраксыз, дип, сүтә дә башладылар, борып алырдай нәрсәләре беткәч, чәчкечнең кысасын, тимер-томыр җыю планын үтисе барын уйлап, иске-москылар янына илтеп ташладылар. Әгәр Василий абый күреп алмаса, аның рямын да бер ничә кисәккә тураган да булырлар иде. Бәхеткә, ярышташ Муса Җәлил исемендәге колхозга баргач, ул әлеге кукуруз чәчкечен күреп кайтты. Монда аңардан бик әйбәтләп файдаланалар икән. Аннары, аның үтенечен искә алып, слесарьлар Кәбир Әхмәтвәлиев, Раэыйм Нургалиев. Шәүкәт Кашапов. токарьлар Зөфәр Гарәев белән Фәрит Шәрәфиев, китапка карый-карый, чәчкечне яңадан җыйдылар. Василий шуның белән кукуруз басуына чыкты. Көйсезләнсә, буразна арасында ук төзәтеп, күтәрү-төшерү системасын да кабинадагы идарә итү рычагына буйсындырды. Шпагатлы салам җыйгыч белән дө шундый ух хәл була язды: күп эзләп тә бәйләвеч таба алмагач, саклауга куярга теләделәр. Елдагы тәртипне бозып, кешеләргә процентка каралган саламны эскерттән төятергә уйладылар. Дөресрәге, бригадирлар һәм белгечләр шулай карар кылды. Тик моннан берничә ел элек кенә әллә кайлардан, мең бәясенә төшереп, салам ташыта-ташыта алҗып беткән колхоз председателе Рим Хәлимович Вәлиевнең моңа юл куясы килмәде. — Азыкны әрәм итәбез бит,— диде ул.— Шпагат булмагач, тимер чыбыкка көйләргә кирәк иде! Анысы складта өелеп ята ич. Инженер тагын Аверьяновка мөрәҗәгать итте: бәйләү системасына бергәләшеп үзгәреш керттеләр. Аннары салам тыгызлагычны эскерт буенда сынап карадылар. Пресслауга Василий үзе алынды. — Көнгә 8.4 тонна салам хәзерләргә тиешсез.— дип баш экономист Ләмкга Гыймадиева аңа көнлек бурыч күләмен әйтте.— By. егермешәр килограммнан исәп- «гендв, 420 бәйләм дигән сүз... Экономистның сүзен аңлаган диярсең, машина яхшы эшләде. Норманы арттырып үтәделәр. Саламны ай буе езлексез бәйләделәр. Колхоз составына ке ргән дүрт ааыл — Сатмыш, Шыгай, Җидекизләү. Янгилде кешеләрен салам белән тулысынча тпмин иттеләр. Фермадагы сыер-бозаулар өчен дә салам мул әзерләнде. Василий, эше ипле баргач, гадәттәгечә, хезмәттәй тәм табып, өенә балкып кайта торган булды. Ә туган нигезенең бусагасын атлап кергәч, аның шатлыгы тагы да арта. Әниләреннән бик яшьли калсалар да, үгилекне һич тоймаган, келәч йөзле балаларын күреп, мең сөенә ул, җанында хатынына да рәхмәт хисләре сүнми. Икенче көнне иртән ул тыныч күңел белән тагын эшкә чыгып китә. Кушканны нгәл үти — утынга да бара, кырга ашлама да ташый, төзелеш өчеи ком-кирпеч те алып кайта, чәчә, чөгендер ала... Югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешә. Тукай исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре Заһит Зәйнетдинович Шэрвфиев әйткәнчә, социалистик ярышта беренчелекне үз кулыниак ычкындырмый. Узган елда, әнә, ул ЮМЗ-в тракторы белән 3075 гектарда эш башкарган. Ә менә район буенча көпчәкле тракторларның уртача эш күрсәткече — 1380 гектар гына. Шуны истә тотып, аңа «Районның иң яхшы тракторчысы» дигән леем дә бирделәр. Бишьеллыклар төсе булган Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Хезмәт Даны орденнары тагып төшкән фоторәсемен районның мактау тактасына куйдылар.