Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРАК ӨСТЕ

ХИКӘЯ

Чияле тау итәген тәмуг кызуы баскан Кояш нәкъ безнен баш өстеиә менеп кунаклаган да тик тора, кадаклап куелган диярсең Утлы озын-озын нурларын безнен өстә уйната, хәлләрне ала, үрти, мыскыл итә. Нәни генә күләгә булсачы! Алда, күз күреме җирдә, тук башакларын җиргә неп утырган арыш басуы, һай арышы да арышы! Бер-бер сабагы бармак калынлыгы. Минем учка унлап кына сыя. Сәкинә апага охшатып, уракны каерып каерып та эләктермәкче булып карыйм. Юк, булмый Куллар бәләкәй шул әле безнен. Әнә, минем кулдаш Фәйрүзә дә әллә ни алдыра алмый Шулай да сынатасыбыз килми Апалар зурзур учмалар алып, уракларын салмак кы на йөретеп эшләсәләр, Фәйрүзә белән без, кәҗә кәбестә кимергән кебек, вак-вак учмалар ясап, кызу-кызу урабыз Безнен урак тавышы чаж-чож, чаж-чож гына итеп тора. Их, кулында тылсымлы урагын булсын иде ул! Иген кырына якын китердеңме, син урганны көтми, бии бии ура башласын иде Нигә, булырга мөмкин андый урак. Әнә, бер табышмак та бар ич: «Бәләкәй генә бөкере. бөтен кырны бетерде» Андый урагым булсамы? Мин ин элек Фәйрүзә белән икебезнең аланны урдырып чыгар идем. Аннары Сәкинә апаларныкын. Аннары үзебезнең бригаданыкын, аннары бөтен колхоз кырын урдырыр идем Айлы төндә бер ялгызын басуга чыгасын да, уракны арыш сабагына терәп «Ур. ур. урагым, саплы, затлы коралым»,— дип пышылдавың була, урагың кулдан ычкынып, бөтен басуны кыркып чыга. Кырда бөрмәле тун кигән түтәйләргә охшаган көлтәләр генә кукраеп кала Мин үзем берәр чүмәлә төбендә тик күккә карап, йолдыз санап ятам Хыялга атланып, әтиләр сугыша торган Дон елгасы буйларына барып, әтине күреп кайтам. Әтинең күзенә күренмим Кызу эш вакытында, урак өстендә, минем шулай эшсез трай тибеп йөргәнне яратмас ул. Сугышка киткәндә кисте pen әйткән соңгы сүзе «Кызым, җитте, син зур инде, эшләргә кара, әбиеңә булыш, безне каршылаганда йөзең ак булсын»,— диде Дөрес инде, унике яшь уен эш түгел. Әтн минем тылсымлы урагым барын бел ми ич ул! Беләсе иде, башка уракчылар да тылсымлы урак турында хыялла палармы нкән? Юктыр, мөгаен Әнә, Сәкинә апаларны гына алыйк Алар сугыштагы ирләре турында уйлыйлардыр, мөгаен Сәкинә апаның өч яшьлек малае бар янында Мнндннә апа менә бнгрәк тә кызганыч Сугыш хәбәре безнең күрше Снбай абый белән Мнндннә апаның туй өс тәленә кара таракан булып төште. Бик озак йөреп, яратышып өйләнешкәннәр иде. Ул чакта Миндинә апа миңа туй бүләге итеп зәңгәр тасма биргән иде. «Мә, үскәнем, күзләреңә пар булсын», дигән иде. «Сайлый белде кызны Сибай, затлы нәселдән алды»,—дип куанды әби ул чакта. Икесе дә бигрәк чибәрләр иде шул. Сибай абый кебек өздереп гармунда уйнаучы илдә юк, үзе тагы терекөмеш кебек житез иде. Туйда биегәндә аягы жиргә тими. Миндинә апа аның янында күбәләк кебек бөтерелгән иде. Күбәләген, күбәләк тә, әби әйтмешли, канатлары бик тиз көйде шул. Сибай абый сугышка китеп ярты ел да үтмәде, «похоронка»сы килде. Почтальон Миндинә апага бу кайгылы хәбәрне ирештергәнне мин күрмәдем. Күргән кешеләр гаҗәпләнеп сөйләделәр конвертйы ачып, кәгазьне укыган да, кулын корт чаккан кебек, тиз генә кире почтальонга биргән. «Юк, юк, дөрес түгел. Сибаем исән, ялгышлык бу, ялгышлык!» — дип кат-кат кабатлаган. Ары сугылган, бире сугылган. Көчкә тынычландырганнар үзен. «Похоронка»ны алмаган. Миндинә апаның эчтән янганын гел сизеп тордым. Кара көйде, ябыкты, сулыкты. Бу кайгылы хәбәрдән соң күп тә үтми, кайнанасы Хәтимә әбине җирләде. Кыр кебек өйдә япа-ялгыз торып калды. Кышкы озын төннәрдә ул үзенә иптәшкә мине кунарга алып чыга иде. Сукыр лампа яктысында дәресләремне карап бетергәч, без икәү бик озак кич утырабыз, йон язабыз, фронтка җибәрергә дип оекбаш, бияләй бәйлибез. Шундый кичләрне Миндинә апа миңа Сибай абый турында сөйли. Ничектер, бик ачылып, матур итеп сөйли. Сибай абыйның исемен дә ул үзенчә, йомшак итеп әйтә. «Син, нәнәм, ышанма, исән Сибай абыең, исән. Күңелем сизә. Телә, нәнәм, исән-сау кайтуын телә. Син гөнаһсыз сабый әле, теләгең кабул булыр. Нәзерем шул: Сибай абыең исән-сау кайтса, сабантуйга үзеңә бала итәкләп матур күлмәк тегеп бирермен. Телә, нәнәм» ди. Телим, бик телим мин Сибай абыйның исән-сау әйләнеп кайтуын. Яңа күлмәк өчен генә дә түгел. Бик кызганам Миндинә апаны. «Похоронка» килгәннән бирле кешеләр алдында ул беркайчан Сибай абыйны телгә алмас. Башкалар да аның ярасына кагылудан куркып, бу турыда сүз кузгатмыйлар. Хәзер ул, гомумән, бик аз сөйләшә. Бар белгәне— оекбаш, бияләй бәйләү. Хәер, апалар барысы да биш минутлык ялга утырган арада да бәйләмгә керешәләр. Әллә ничек, читләтеп кенә, без мәгънәсенә төшенмәслек итеп кенә ир-атлар турында сөйләшеп алалар. Ара-тирә жыр сузалар. Миндинә апаның тавышы бигрәк матур, күкрәктән чыга, башкалардан аерылып тора. Телеграмм баганасын Саныйсым калган икән. Күз керфекләрем талганчы Карыйсым калган нкән. Җырны тәмамлыйлар да икенчесен башлаганчы озак кына тынып торалар. Кайберләре сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп ала. Кызык инде бу апалар. Берсе дә әтиләре турында уйламый. Барысының телендә ирләре, егетләре. Ә мин әтиемне сагынам. Бәләкәй чакта киреләнгән, тыңламаган чакларым исемә төшә дә күзләремә яшь килә. Хәзер кайтса, авызына гына карап торыр идем, бер дә каршы әйтмәс идем. Тукта әле, уй белән мавыгып, Фәйрүзәдән калыштым түгелме?! Бер адым алга киткән! Ник болай сынаттым соң әле мин?! Тагын әйтер: «Син миннән бер яшькә яшьрәк шул»,— дияр! Бар көчемне җыеп, уракны кысам. Тизрәк, тизрәк, кызурак эшләргә кирәк. Яшен җитмәгән, безнең рәттән торып эшли алмыйсың, диюләре бар. Әтигә ни әйтермен? Өйдә ике энем сыерчык балалары кебек авызларын ачып ашарга көтеп торалар. Әти кайтканчы йортны ничек тә тартырга кирәк. Уф! Фәйрүзә көлтә бәйләгән арада аны куып життем. Маңгайдан шабыр тир ага, авыз кипкән, эчәсе килә, бнл авырта. Әби әйтә, яшь кешенең биле булмый ул, ди. Дөрес әйтми, минем бил бар. Бар гына түгел, урак урганда, утау утаганда, бәрәңге күмгәндә, идән юганда, ♦ инештә кер чайкаганда гел авырта Ярый, анысына гына ничек тә тү- ы зәрмен Бнл бер миндә генә түгел, һәркемнең дә авыртадыр Инде тәмам хәлдән таеп, күз алларым әлже-мөлже килә башлаганда, * бик күптән зарыгып көткән чаң авазы ишетелде. Кыр станында биек ? колгага тимер кисәге элгәннәр. Төш житеп, аш өлгергәнне Сафура апа * шул тимер кисәгенә бәреп кенә хәбәр нтә. «Чың, чың, чың'» — дн тимер ♦ кисәге. Мина ул «кил, кил, кил!» дигән кебек ишетелә. Чыңлавын да < чыңлый, тик эш бетмәгән шул әле Урагымны яртылаш тулган көлтә я өстенә кадыйм да көлтә бәйләргә керешәм Көлтәгә батырылган урак ° сыртын кабарткан ата мәче кебек тырпаеп тора. Бигрәк авыр быел = көлтәләр. Берсе-берсе минем буе бар. Өстерәп бара-бара хәлләр бетә. * Төшкә хәтле урганны хәзер жыймасаң, кичен бигрәк авырга килә. Әнә. х бөтен басуны бетереп чабулый-чабулый көлтә жыялар. Сәкинә апалар < үзләренекен җыеп та бетергәннәр инде. Фәйрүзәнең дә бетеп килә. Бө- " тен басуда бер үзем калырмынмы икәнни?! Ашыгудан, кабаланудан тә- ° мам хәлем бетә, үрсәләнәм, жылыйсыларым килә. Әнә, Сәкинә апалар чишмә буена төшәргә җыеналар инде, тик нигә алар безнең янга киләләр соң әле? — Күршеләрнең хәлен белик,— ди Сәкинә апа килә-килешкә. Үзе ике кулына ике көлтә күтәреп, чүмәлә янына илтә — Кара нихәтле урганнар бит! — дн Миндинә апа, безнең кишәрлек уртасында туктап — Булдыргансыз. Күз тимәсен, кырт иттереп куйган сыз. Бер башак әсәре юк. Яле, безнең өлеш тә әзрәк керсен Миндинә апа да икешәр көлтәне берьюлы күтәреп, җыешырга булыша. Минем түбә күккә тия. Елмаясы, көләсе килә. Арганлыклар оны тыла. Әйбәт булды әле, кешедән калышмадым. Куанычым эчемә сыймый Авыз гел ерылып тора Станга бик вакытлы килеп життек Сафура апа зур колхоз торыпшасын жиргә җәеп, аның уртасына шакмаклы ашъяулык каплаган иде инде. Бер кулына чүмеч тотып, казан янында кайнаша. Салкын чишмә суын эчеп, юынып алгач, хәл кергән кебек булды. Хатынкызлар, җиңнәрен сызганып, яулыкларын төзәткәләп, артык сүз куертмый гына, тцбын янына утырыштылар Мнн Сәкинә апа белән Миндинә апа арасына туры килдем Кашыкларны кулга тотып, табынга зур агач табак белән аш кунаклавын көтәбез. Тик нигә әле Сафура апа бүген болай көттерә? Гадәттә, без утырышуга ук табынга аш куела торган иде. Табак урынына ул өсте ашъяулык белән ябмлы куна тактасы күтәреп килә түгелме? Кыяфәте дә серле кебек. Ән >, куна тактаны ипләп кенә табын уртасына куйды һәм өстен ачты Ипи! Яна ипн! Исе борыннарны ярып керде. Авыздан сулар килде. Уракчылар «аһ» итте. «Кеше башына өч«>р йөз граммнан персидәтел үзе җибәрде,— диде Сафура апа тантаналы итеп — Персидәтел әйтте, уракчыларга көн дә шулай ипи булачак, диде» Табындагылар куанычтан шаулашып алды Мин үз өлешемнең кырыеннан чеметеп бер-нке валчыгын тел өстенә салдым И сугышка хәтле кибеттә сатыла торган кызыл билле прәнник тә болай тәмле булма гандыр! Ипи валчыклары авызда эреп китте Яңа урган арыштан пешергән ипидән әз генә әрем тәме килүчән була Бу ипидән дә шул тәм сизелә Их, авыз тутырып, ашаплар куясы Табынга, хуш исләрен бөркеп, табагы белән аш килде Куе арыш чумары Тәмле, туклыклы. Башымнан яулыгымны салып, ана ипине төрдем дә читкә алып куйдым. Минем тамак монда да үтә. Өйдә анда ике малай белән әби бар. Алар бәрәңге шулпасы эчкәндә, ипиләп чумар ашау корсакка килешмәс. — Әзрәген авыз итәр идең, үскәнем,— ди Миндинә апа, ипине төреп куюымны күргәч,— Син бит бик авыр эштә, ашау кирәк. Аңа җавап бирер вакыт юк. Мин агач кашыкны тутырып, уртакта бактан чумар ашыйм. Ай-Һай тәмле, ашы да ашы! Тизрәк капкаларга да табынга чәй әзерләгән арада, әз генә читкәрәк китеп, черем итеп алырга кирәк. Чәй дә суына төшсен, суык чәйне яратарак төшәм мин. Уракчылар ара-тирә берәр шаян сүз кыстыргалап куялар. Тик уен- көлке белән маташырга берсенең дә хәле юк Мәзәк эзләп кенә йөргән урта урам Фагыйлә дә, кашларын җыерып, бик җитди кыяфәт белән ашый. Алай кыстатып тормасак та, Сафура апа күңел өчен генә «Ашагыз, аша»,— дигән бхулып, зур чүмеч белән әледән-әле табынга аш өсти тора. Уф, шәп булды бу! Аннары, табындагыларның күзенә бәрелми генә артка шуышып, урынымнан кузгалдым һәм яшь каен төбенә башымны төрттем. Калганын хәтерләмим. Әнием иркәләп кенә чәчемнән сыйпап уята: «Тор, нәнәм, тор, эшкә керешергә вакыт, без генә калдык»,— ди Әниемнең куллары йомшак, алардан тәнгә рәхәт җылы йөгерә. «Әйем лә»,— дим юри киреләнгән булам һәм шул мәлдә башымны көйдереп- «Әниемнең үлгәненә ике ел булды ич!» — дигән уй уза. Миңа бик кыен булып китә. Никтер, жылыйсы ук килә. Күзләремне ачам. Миндинә апа уята икән ич мине Уракчылар инде таралышып баралар. Сафура апа савыт-саба җыештырып йөри. Миндинә апа минем өскә иелгән: «Әйдә тор, нәнәм. Менә эчеп җибәр, чәең суынды». Мин, аның кулыннан калай кружканы алып, йотлыга-йотлыга үлән чәе эчәм. Тизрәк эшкә керешергә кирәк. Фәйрүзә инде дөнья хәтле ургандыр, тагын артка калырмын. Уткүз кояш бер генә дә миннән калышмый, иярепме ияргән. Их, кодрәтеңнән килеп әнә теге офыкка тәгәрәтәсе иде дә соң үзен! «Тылсымлы» урак очы белән эләктереп, түбән тартсаң да кызык булыр иде. Кире кәҗә тәкәсе кебек аяк терәп тартышыр иде кояш, ә мин бирешмәс идем. И кызык буласы икән. «Тылсымлы» урагымның тәмам хәле беткәч кенә кояшны офыкка «тартып төшердем». Көндез яхшы ашагач, әйбәт эшләнде тагы. Фәйрүзәдән адым да калышмадым. Бүген никтер бригадир Идрис абзый килмәде. Үзебез генә сутый чыгаргандай иттек. Көлтәләрне җыеп чүмәләләр куйдык. Кайтырга чык- ' тык. Апалар юкныбарны сөйләшәләр, көлешәләр. «И малакайларым, үкенепләр бетә алмыйм, клубтан озата кайтканда, Фатихым ни сорады куна керергә, келәттә генә йоклый идем бит. Ник шунда кертмәскә» .— дип сөйли бг тлый Фагыйлә апа. Фәйрүзә белән без, оялып, арткарак калабыз. Уф, бигрәк тә авыр аяк атлаулары! Берәр тылсымлы әрекмән яфрагы табасы иде дә, шуның өстенә басып, очып кына йөрисе иде. Нәкъ үзебезнең ишегалды уртасына выжт итеп кенә очып төшәр идем. Әби шаккатар иде. Энеләремнең түбәсе күккә тияр иде... Тегермән тавына җитеп килә идек инде. Шулчак безгә таба җан- фәрман чаптырып килгән энеләремне күреп алдым. Үзләре йөгерәләр, үзләре кул болгыйлар. «Сөенче, сөенче!» —дип кычкырган тавышлары колакка керә, Мин аларга каршы йөгерергә телим, аякларым тыңламый. «Әти кайткан!...» Малайлар сулышлары кабып килеп җитә-җитешкә: «Миндинә апа, сөенче, Сибай абый кайтты!» — дип* кычкырып, аңа ташландылар Апалар «аһ» итте. Әти түгел икән шул әле... Миндинә апаның йөзе ап-ак булды, ул баскан җиреннән лып нтсп җиргә утырды. «Ие, ие, Сибай абый кайтты. Мина каешын бнрде, Шакирга пилоткасын, әнә йолдызы да бар!» — дип тәтелдәде Фәрит. «Ук кулын өздергән. Шикәр дә бирде әле»,— диде Шакир «һи, бер кулсыз да яшәп була ул! — дип искитмәгән кыяфәттә кулын селтәп куйды Фәрит —Түше тулы орденнары, медальләре..» Малайлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә бу көтелмәгән яңалыкны сөйлиләр. Безнең авылга әллә ничә «похоронка» килде, сугыштан кайткан кеше юк иде әле. Апалар бер мәлгә өнсез калдылар. Аннары Мин динә апаны күтәреп диярлек торгыздылар — Миндинә апа, сөенчегә нәрсә бирәсең? — дип аңа сарылды Фәрит Миндинә апа малайларның икесен дә кочаклап үпте. Кулларыннан каеш белән пилотканы алып, битенә каплады да җылап җибәрде — Сөенче сезнеке, күгәрченнәрем, кайтып кына җитик,— диде, куэ яшьләрен сөртә-сөртә. Малайлар бик канәгать иде. Безнең янда инде аларга кызык түгел, кәҗә бәтиләре кебек теркелди-теркелди алдан йөгерделәр. ...Сибай абый безне үзләренең капка баганасына сөялгән килеш каршылады. Мин аны башта танымадым. Ябыккан, йөзе ниндидер күгелҗем, күз төпләре кара янган. Гимнастеркасының уң җиңен бил каешына кыстырган Миндинә апа, талпынып, аңа таба атлады һәм никтер туктап калды. Сибай абый апа текәлеп карап тора иде. «Менә мин шундый. кабул итәсеңме?» — ди иде кебек аның карашы. Әнә, ул әз генә елмайгандай итте, иреннәре дерелдәп китте. Миндинә апа шул мәлдә аның күкрәгенә килеп капланды, һәм үксеп елап җибәрде. «Синме бу, Сибаем, синме?!» Сибай абый «Я, булды, алтыным, булды»,—дип кабатлый. — Менә шулай, туганнар, кайттык...— Сибай абый һәммәбезгә исән кулын биреп күрешеп чыкты. Аннары капканы тутырук ачып —Әйдәгез, әйдә, барыгыз да өйгә рәхим итегез! — диде. Фәрит өйгә керергә җыенган Миндинә апаның итәгеннән тарткы «Матур апа, ә сөенче?» Барысы да көлеп җибәрделәр. «Әй, сөенчене онытып торам икән бит Хәзер, үскәннәрем, бераз гына сабыр итегез» Миндинә апа энеләремнең икесенә дә берәр янчык чикләвек чыгарып бирде. Янчыкларына канәфер, роза чәчәкләре чигелгән. Сибай абыйларга бик керәсем килсә дә, кермәдем Олы кешеләр янында бала-чаганың буталып йөрүе ярамас. Бала итәкле яңа күлмәк болай да минеке. Миндинә апа сүзендә тора ул! Без шатланып, куанышып, өйгә кайтып кергәндә, әби инде кичке ашка өстәл әзерләп йөри иде «Кайттыңмы, балам, бик арымадыңмы?»— дип каршылады ул мине. «Комачауламагыз тутагызга, ул эштән кайткан»,—дип энеләремне кисәтеп тә куйды. Мин төенчегемне чишеп, күчтәнәч ипине әбигә суздым «Көндезге ашка бирделәр. Уракка чыккан кешегә һәр көнне бнрмәкчеләр икән. Ашы да тәмле иде. Бусын сезгә алып кайттым». Әби ипине икс куллап бик зурлап алды — Рәхмәт, балаң,— диде, иреннәре кыймыл-кыймыл нтеп кунды Энеләрем Сибай абый биргән бүләкләр белән мәш киләләр, чиклә век яралар. Өйгә ипи исе керде Әби өстәлгә табагы белән кайнар бәрәңге китереп утыртты. Ипине үзе чеметеп кенә кабып карады да өч кисәккә бүлеп безнең алга куйды «Ашагыз, оланнар, ашагыз Миңа карамагыз. Ипи чәйнәргә тешләрем юк минем» Өебез тулы куаныч, өмет иде бүген. Сибай абый кайткач, шәт, без нең әти дә кайгыр Ипи дә бик тәмле. Әби генә яулык чите беләи әледән- әле күзләрен сөртеп ала. Кайгы килгәндә беркайчан еламый ул. Каралып кына китә. Бүген менә күзеннән яшь ага. Куанычтандыр инде