ТӘРӘЗӘЛӘР КАЯ КАРЫЙ?
Без кайвакыт зарлангала» алабыз: Б матбугатыбызда көн-үзәк проблемаларны кешеләрнең катлаулы язмышы аша күрсәткән, киң образлы фикерләүгә һәм зур гомумиләштерү кеченә ия булган очерклар әлегә җитәрлек дәрәҗәдә күренми. Ә менә «очерк» дигән меһер сугылып та, гади бер зари- совкадан уза алмаган язмалар байтак. Чын мәгънәсендәге очеркларның сирәк булуына ни сәбәп соң? Әлбәттә, бу сорауга терлечә җавап бирергә мемкиндер. Минем исә шуны гына әйтәсем киле: матбугатта күренгән һәр уңышлы очеркны билгеләп үтәргә, яхшы очерклардан китап туплап чыгаруны хупларга, бу эштә тиешле ярдәм күрсәтергә кирәктер. Мин, Рәмзи Максудовның «Тәрәзәләр кая карый?» дип исемләнгән очерклар җыентыгын әнә шундый уйлар белән кулыма алдым. Җыентыкны укыганда иң элек шуңа игътибар итәсең: автор үз геройларын әллә кайдан, «җиде читән» артыннан эзләп йөрми, алар — безнең тормышыбызда, халкыбызның данлы үткәнендә Китапның «Утлы еллар эзе» дип аталган беренче бүлеге, мәсәлән, тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә багышланган. Әлбәттә, бу очракта фактларның төгәл булуы шарт, геройларның характерын ачуда документальлек естенлек итәргә тиеш. Бер мисал китерик. Гражданнар сугышы ветераны Н. М. Глазуновка багышлап язылган «Камада ак пароход» очеркында вакыйгалар шаулы 1919 елга, яшь Совет хөкүмәтенең агитатор һәм инструкторларын, төрле комиссариат вәкилләрен сәяхәткә алып чыккан «Йөзмә ВЦИК»— «Красная звезда» пароходына барып тоташа. Язмадагы төп геройның әлеге пароходта 0. И. Ленинның көрәштәше һәм тормыш иптәше Надежда Константиновна белән очрашуы, Крупскаяга бәйле булган вакыйгалар, аның көндәлегеннән юллар һәм нәкъ шул көннәрдә Ильичтан хат алуы, әлеге хатның эчтәлеге — барысы да төгәл сурәтлеү- ие, документальлекне таләп итә. Бер караганда, болар образлы фикерләүне чиклидер шикелле Әмма, автор очеркның әдәбилегенә, образларның сәнгатьчә эшләнешенә ирешә алган. Очеркның яхшы укылуы, тәэсирле булуы әнә шуны раслый. Күләм ягыннан әллә ни зур булмаган язмада һәр образны тулысынча ачып бирү кыен, әлбәттә. Ләкин шунысы хак: синең тарафтан алынган сурәтләү чаралары геройның характерын күрсәтүгә, очеркның теп максатына хезмәт итәргә тиеш. Р. Максудов та моны яхшы аңлый. Бу уңайдан мисал итеп, түбәндәге бер езекне китерәсе киле. «-.Глазунов бер мәлгә югалып калгандай булды. Аның алдында иске танышы — Спосскидагы элекке лолиткомиссар Миронов басыл тора иде. Ул аңа рапорт бирергә теләп. — Иптәш комендант, рәсми чакыру буенча...—дип сүз башлаган иде, Миронов аны бүлдерде — Вольно, Николай Михайлович!.. Саумы якташ! Килеп җиттекме! Бик җылы күрештеләр. Комендант аны шунда ук Надежда Константиновна каютасына алып китте. — Әйдә, аңа рапорт бирик без, иптәш комиссар... — Нинди комиссар ди мин, иптәш Миро. новРеволюция комиссары Әйе, әлеге сүзләр вакыйга барышы сурәтләнгән вакытта ничәк яңгыраса, алар бүген без күзалларга тиеш герой портретын да шул ук елларга хас кыскалык белән ачып бирә. •Бүгенге авыл кешеләре...» Җыентыкның икенче бүлеге шулай атала, һәм, миңа калса, автор бу бүлектәге очеркларын иркенрәк, үз геройларының уй-хисләрене, омтылышларына. гомумән, яшәү рәвешләренә якынрак торып яза. һәм бу гаҗәп түгелдер: ишеткәнне язуга караганда, үзең күрел белгәнне язу җиңелрәк бирелә. Еш кына шулай була: лортрет-очеркка алынган авторлар үз героен заман кешесе итеп күрсәтү эчен аның биографиясендәге кызыклы урыннарны санап чыгарга, ирешкән биеклекләрен күрсәтергә, инде дә килеп, аңа бирелгән хәкүмәт бүләкләрен тезел чыгарга яраталар Янәсе, менә кем ул, менә нинди ул минем герой! Саннар да була, яуланган биеклекләр дә күрсәтелә, лә. мин... кеше үзе күренми нала, геройның үз деньясы, тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе ачылмый кала Рәмзи Максудоа- иың очеркларында мин шуның киресен — тол игътибарны геройның эч йоэен, характерын, тирә-юньгә менәсәбә.еи ачуга юнәлдерүне, һәрхәлдә, шуңа омтылуны күрдем. Чыннан да. аның геройлары гап-гади кешеләр: алар, бер караганда, башкалардан әллә ни аерылып тормыйлар, аерылып торырга омтылмыйлар да. Ләкин шул ук вакытта аерылып та торалар. Нәрсә белән! Әйтик, «Гигант» колхозында атлар караучы Нурулла Гафуроа кай ягы белән кызыклы! "Хезмәтен яратуы беләкме' Алай дисәң, хезмәтен яратып башкаручылар бик күп бездә. Ә шулай да, нәрсәсе белән аерыла соң башкалардан ат караучы Нурулла! Ә менә хикмәт нәрсәдә икән, эш кешесе генә түгел, донья гаме кешесе дә икән бит Нурулла!.. Күпләр инде аттай баш тартканда — машина яки мотоциклда җилдерткәндә, атның борлыгын бәйгеләрдә генә искә тошореп, бәйрәм узгач янә онытканда, Нурулла үз гаме белен йери, бәхәскә кере, корешә икән бит! «И хода, сыер дигәндә, председателе дә утка баса, парторгы да. Сыер бор курмыны ашамый икон, аңа шундук икенчесен салалар. Мо, малкай, куше гоне! Ә «бит чынлап >орып уйласаң, сыер талымсыз мал ул. Суның теләсә и индие ярый аңа, чишмәнекен эчәсеңме, сазныкын бирәсеңме — берсен до талымлап тормый...» Мә но шундый кеше Нурулла Автор үзе әйтмешли, еендә сет эчмидер бу, дип уйлавыгыз бар. Сыерда ачуы юк Нурулланың. Бүгенге кон белән генә яшәп, киң һәм ти- рәнтен уйлый белмәгәниәрнең, авыл кеше, сәнәң киләчәгенә бармак аша гына карарга ойренгәннәрнең очуын сыердан ала ул. Болки, нәкъ менә шушы Нурулла булмосо, оның »от җене кагылган» холкы булмосо, ■Гигант» колхозында куптон инде атлар калмас иде. Ә ул, әнә, республика күлемендәге ярышларда катнашырлык чаптарлар үстерергә, спортчы җайдаклар тәрбияләргә хыялланып йори. ■Прооороолар» очеркында саллы бор басынкылык белән, әмма улларына биргән ялкын белен яктырып яшәүче олкән Прохоров образына сокланмый момкин түгел әле? Хикмәт шунда: беренче урын эчен бирелгән вымпелны әтисе комбайнына эләргә тәкъдим иткән Петр белән танышканда да, аннан яшьрәк Николайны күз алдына китергәндә дә, кибеттә кадак юк дип кайткан, әмма кәкрәйгән кадакны читкә ыргыткан төпчек Владимирга карап та без иң элек өлкән Проворовның ата һәм остаз булуы, гаилә башлыгы, тәрбияче булуы, үз балаларында хезмәткә мәхәббәт, игелеклелек кебек зур сыйфатларны тәрбияләгән кеше булуы турында уйлыйбыз икән. «Ящикта тактадан суырган кадаклар бар. Шуларны турайтып карарбыз. Син, улым Володя, булмаса, шул эшне эшли тор әле»,— ди ата кибеттән кадак юк дип кайткан улына. Володя — төпчек, әмма ул да ир заты ич! һәм, әлбәттә, кадак төзәйтеп утыру аңа бик ошап бетми, нәкъ менә шунлыктан ул ялгыш үз бармагына сугадыр. Мондый чакта, бармакка чүкеч эләксә, бик ачу килә. Володя да, кәефе китеп, кадакны веранда артына атып бәрә. «Өлкән Проворов тактаны фуганка белән буеннан-буена йөреп чыкты да әйләнеп килешли Владимир янына туктап: — Анда, улым, веранда артына бер кадак төшеп китте. Алып килсәң икән шуны. Яңа әле ул, эшкә ярый әле ул,— диде». Кем белә, өлкән Проворовның үзенә Петрны да, Николайны да менә шундый түземлелек белән, йомшак кырыслык һәм таләпчәнлек белән «кеше итәргә» туры килгәндер? Ышанып каласың: Проворовның әлегә бераз кызурак канлы, максаты бик ук ачык булмаган төпчеге — Володясы да тора-бара абыйлары кебек булыр, үз фамилияләренең дәрәҗәсен төшермәс. Мин бары тик ике очерктан гына мисаллар китердем. Ә шундый кызыклы, характерлы геройлар җыентыкта шактый. Автор уз геройларын яратып яза һәм, шунысына рәхмәт, аларны идеаллаштырмый, бәлки нәкъ менә җир кешесе итеп калдыра. Бу— очеркның ышандыру көченә ия булуы, геройларның укучы күңеленә якын торуы дигән суз. Үз ахирәтенең улы туена кергән, ■баш кода» булып йөргән тол хатын Наталья, колхозчылар белән телгә килүне һәм дорфалык күрсәтүне бернигә дә санамаган, әмма колхоз стена газетасына эләгүдән уттан курыккан кебек курыккан бригадир ярдәмчесе Мәгъсүм, яшьләй үк сабанчы булып йөргән, армиягә алынгач, үзен тракторчы дип алдашкан, әмма теләгенә ирешкән һәм армиядән «отличный танкист» значогы тагып кайткан Нуретдин — болар барысы да хәтердә кала торган, эчке бер ярату, ихласлык белән сурәтләнгән образлар. һәм алар аша автор бүгенге көн кешеләренең күңел тәрәзәләрен шактый киң итеп ачып бирүгә ирешкән. Ә ул тәрәзәләр, китаптан аңлашылганча, кояшка карыйлар.