ШӘҺРЕ БОЛГАР
Урта гасырларда Идел Болгариясенең башкаласы булган Болгар шәһәре калдыклары республикабызның Куйбышев районында урнашкан. Шәһре Болгарга X йөз башында нигез салына һәм ул XV йознең утызынчы елларына кадәр яши. Аннан соң Идел- Кама төбәгенең политик үзәге Казан каласына күчә. Урта гасырларда Болгарның даны бик еракларга тарала, ул Көнчыгыш белән Көнбатышны тоташтыручы күпер булып хезмәт итә, халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Шәрык авторлары бу шәһәр турында күп истәлекләр язып калдыралар, рус елъязмаларында исә ул «Бөек Болгар» дип телгә алына. Тарихи мәгълүматлар һәм археологик материаллар бу шәһәрнең болгарлар тормышында гына түгел, гомумән Идел-Чул- ман, Урал буе халыклары язмышында зур роль уйнавы турында сөйлиләр. Болгар шәһәре Идел Болгариясе ирешкән казанышларны чагылдыручы көзге булган. Болгар осталары күрше халыкларның экономикасына, һөнәрчелек һәм сәнгатенә до зур йогынты ясаганнар, заманның производство һәм культура казанышлары белән башлыча болгарлар ярдәмендә танышканнар. Элеккедән калган бу шәһәрлекне саклау эше Петр I исеме белән бәйләнгән. 1722 елның май аенда император Болгарда була, хәрабәләрне тамаша кылып йөри. Ә китеп барганда шәһәрлектәге җимерек биналарны (ул чакта аларның күбесе әле исән була) мөмкин кадәр сакларга, төзәтергә, аунап яткан гарәп язулы кабер ташларын җыеп, андагы текстларны күчереп алырга, тәрҗемә итеп үзенә җибәрергә әмер бирә. Ул киткәч, монда чыннан да кайбер эшләр эшләнә, манараларның берсе ремонтлана, түбә ябыла. Бу — Россия тарихында культура игт- скләрен саклау буенча беренче боерыклардан була. Шуның белән Болгар шәһәрлеген һәм андагы истәлекләрне өйрәнүгә нигез салына. Болгардагы истәлекләрне фәнни өйрәнү, реставрацияләү һәм музей оештыру эше өч этаптан тора. Башлангыч чорда (1722—1877 еллар) академик экспедицияләр һәм крайны өйрәнүче галимнәр — Казан университетының фәнни көчләре Тарафыннан шәһәр тарихы буенча бзй материал туплана. С. М. Шпилевскийның «Борынгы шәһәрләр һәм Казан губернасының башка болгар-татар истәлекләре» исемле китабы һәм IV Археология съезды хезмәтләре шушы эшнең йомгагы булды. Бу дәвердә Идел Болгариясе һәм бигрәк тә Болгар шәһәре турында бай мәгълүмат җыела, фәнни әйләнешкә күп төрле язма чыганаклар, борынгы акчалар кертелә. Бу эшләрне П. С. Паллас, И. Лепехин, Ф. Эрдман. П. Шмидт кебек галимнәр оештырган академик экспедицияләр башкарды. Болгардз беренче археологик казу эшләрен 1864 елда В. Г. Тизенгаузен башлап җибәрә. 1877 елны Казанда бу,”-аи IV Археологик съезд уңаеннан Болгарда бу эшләр тагын җанланып ала. Истәлекләрне саклауны яхшырту җәһәтеннән Болгар шәһәрлеге Казан университеты каршында эшләп килгән Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте карамагына тапшырыла. Шушы вакыттан Болгарны өйрәнү тарихының икенче этабы башланып китә. Бу чорда фән әһелләренең шәһәрлеккә игътибары ар-у белән беррәттән, истэлекл'эрне саклау буенча да кайбер практик чаралар күрелә. Бу эшкә күпмедер сумма билгеләнә, штатта торучы ике каравылчы куела. Иң яхшы сакланган «Кара палата» эчендә Болгарның музее оештырыла. Губернаның төрле почмакларыннан монда гыйбадәт кылырга килүче халык арасында беренче экскурсантлар да күренә башлый. Бу дәУ 1«рд» да («887, 1892-93 һем 19В—1916 алгар) шәһәрлек мәйданында археологик тикшеренүләр һәм төрле саклану чаралары күрелә, «Ак палата», «Җәмигъ мәчет», «Ханнар төрбәсе», «Грек палатасы», «Кече шәһәрчек» һ. б. объектлар өйрәнелә. Нәкъ шушы чорда кайбер ис:әлекләрнең тезелү вакыты ачыклана. Аларның күпчелеге Болгар яңадан күтәрелеп, чәчәк аткан чоргд— XIV йөзнең беренче яртысына туры килә икән. Шушы вакытта «Кара палата, белән «Ханнар төрбәсе» ремонтланып кала һәм шуның аркасында икесе дә сакланган килеш безнең көннәргә килеп җитәләр. Илдә гражданнар сугышы барган авыр елларда да Болгарга игътибар кимеми 1919—1920 еллардз биредә Н. Э. Грабарь һәм А. С. Башкиров экспедицияләре эшли, истәлекләр төрле яклап -- архитектура, археология һәм художестволы бизәү, төзекләндерү күзлегеннән чыгып өйрәнеләләр. Бор яктан, бу эшләр элекке еллардагы тикшеренүләрнең дәвамы булса, шул ук вакытта алар Болгарны өйрәнүнең яңа этабын да бзшлап җибәрәләр. Шушы ел- лардт Болгарда заповедник ачу мәсьәләсе кән тәртибенә килеп баса Бөек Октябрьдан соң культура истәлек ләрсн саклауга игътибар бермә-бер арта һәм 1933 елның 22 сентябрендә Татарстан хөкүмәте Болгар .шәһәрлеген заповедник дип игълан итү турында карар кабул итә. Бу карар буенча шәһәрлек мәйданында нинди дә булса тезелеш, ташлар җыю, үзлегеңнән җир казу, борынгы биналар һәм хәрабәләр тирәсендә җирне серү тыела. Эмма карар кабул ителсә до. аны тормышка ашыру һаман кичектерелеп килә. Шуңа күрә Беек Ватан сугышыннан соң бу мәсьәлә, ягъни Болгарны дәүләт тарих архитектура заповедни1Ы дип игълан итү СССР Фәннәр академиясе Президиумының фанни-методик советында яңабаштан карала. 1949 елның 14 декабрендә булган Пленум карарында Болгарны Дәүләт зало- веднигы итү, аны саклап калу һәм фәнни- агарту эшендә файдалану эчен бердәнбер юл дип таныла. Әмма заповедникиы оештыру эчен кирәк булган документацияне әзерләү эше һаман сузылып киле. Археологик тикшеренүләр Болгарда даими рәвештә 1938 елдан алып барыла СССР Фәннәр академиясенең Материаль культура тарихы институты, Москәүнең тарих музее һ. б. фәнни оешмалар тарафыннан дәвам иттерелгән бу тикшеренүләрне күренекле галим А. П. Смирнов җитәкли. Бөек Ватан сугышы елларында тукталып торган бу эшләр сугыштан соң кабат башланып китәләр. 1938—1941, 1945—1949 елларда баш ланган эшләр дә Болгар тарихына бай материал эстиләр, шәһәрнең әүвәлге районнары, һөнәрчеләр бистәсе, шулай ук шәһәр кырыйлары тикшерелә, һөнәрчеләр торган райондз XI — ХГ1 йезгә караган металлургия производствосы калдыклары тсбыла. XIII — XIV йөзләрдә болгарлар. Көнчыгыш Европада беренчеләрдәи булып, чуен коюны көйләп җибәрәләр Болардан тыш бакырчылар, тире эшкәртүчеләр, чүлмәкчеләр, сөяктән төрле әйберләр ясаучыларның остаханәләре дә табыла. 1930— 1940 еллердэгы тикшеренүләр шулай ук Болгарның тарихи һәм социаль топографиясен ачыкларга да ярдәм итәләр Хәзер инде шәһәрнең барлыкка килүен, үсүен, аерым кварталларның тарихын, элекке хәлен күз алдына китерел була бзш- лый. Тикшеренүләр вакытында табылган әйберләр Болгарда яшәүче халыкның тор- мыш-кенкүрешеи, яшәү рәвешен генә ачыклап калмыйча, шәһәрнең башка өлкәләр, илләр белән булган элемтәләрен дә ачыл салалар. Гомер-гомергә халыкара сәүдә үзәге булган Болгар урамнарында Урта Азия, Иран, Кытай, Кавказ, Византия. Русь һәм теньяк өлкәләрдән килгән кешеләрне дә очратырга мөмкин булган Әрмәннәр белән русларның монда үз колонияләре булуы билгеле. 1950 — 1957 елларда эшләгән Куйбышев археологик экспедициясе до Болгар тарихын ейрәнугә күп яңалык кертте, галимнәр алдына яңа мәсьәләләр куйды Экспедициянең тәп бурычы — Куйбышев гидроэлектростанциясен төзү аркасында су астында калырга тиешле археологик истәлекләрне тикшерү иде Бу эш А. П. Смирное җитәкчелегендә Казан Һәм Мәскоү археологлары тарафыннан алып барылды. Утызынчы еллардан соң үткән егерме ел езкыт эчендә Болгарның популярлыгы үсә, халык монда торган саен күбрәк йери, төрле экскурсияләр оештырыла һәм шушы уңайдан җәмәгатьчелек алдына кабат бу тарихи шәһәрлекне заповедник итү мәсьәләсе килеп баса. Болгар шәһәрлеге, соЛзкүләм әһәмияткә ия булган объект буларак, якын алларда музей оештырылачак объектлар исемлегенә кертелә һем шушы эшке әзерлек чаралары күрергә кирәк дип табыла. Шу шы карар нигезендә ТАССР Культура министрлыгы да Болггрдз даими экспозициясе булган археология музее ачу, архитектура истәлекләрен фәнни фиксацияләү, хәрабә хәлендәгеләрен консервацияләү турында карар кабул итә. 1964 елдан Болгарның архитектурасын ейрәнү җанланып китә. Бу эшне дә А. П. Смирнов җитәкли. Шушы чорда Казан шәһәре реставрацияләү мастерское тарафыннан Болгардагы истәлекләрне халыкка күрсәтү эчен реставрацияләү, саклап калу эшләре башлана. Бу эштә архитектор С. С. Айдаров аеруча зур тырышлык күрсәтә. 1966 елның 5 сентябрендә ТАССР Министрлар Советы 454 номерлы махсус карар кабул итте. Карарда шәһәрлекне әйләндереп алган урларның эчке ягында җир се- рүнең тыелуы, истәлекләр яныннан үткән юлларның ябылуы, елга ярындагы йөк причалының эше туктатылу һәм шәһәрлектән нинди дә булса балчык алып чыгуның да рөхсәт ителмәве турында әйтелгән иде. Бер елдан соң ТАССР Министрлар Советы 409 номерлы «Болгар шәһәрендә тарихи һәм архитектура истәлекләрен саклауны яхшырту турында* дигән тагын бер карар кабул итте, ә 1968 елны хезмәт ияләре депутатларының Куйбышев район Советы башкарма комитеты «Заповедник ачу уңаеннан төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен көчәйтү» турында карар чыгарды. ТАССР Министрлар Советы тарафыннан расланган бу карардан соң, ниһаять, 1969 елның 1 июлендә Болгар шәһәрлеге истәлекләре нигезендә Болгар Дәүләт тарих-архитекту- ра заповедннгы оештырыла. Запоаедникны оештыру алдыннан сакланырга тиешле зона проектын һәм Положениесен булдыру өчен байтак эшләр башкарыла. Бу документларда Болгар шәһәрлеге генә түгел, Идел Болгариясенең Биләр, Сувар, Иске Казан кебек башка зур шәһәрләрнең дә дәүләт тарафыннан саклана торган территорияләр дип игълан ителүе әйтелә. Әмма бу эш өлегә Болгар шәһәрлегендә генә тормышка ашырылды. Заповедннкны оештырганда Новгород, Псков, Херсонес'һәм «Танаис» кебек тарих- архитектура запоаедникларының күпьеллык тәҗрибәсе искә алынды. Болгарда заповедник оештыру өчен сәбәпләр җитәрлек иде: беренчедән, ул зур әһәмияткә ия булган тарих-архитөкту- ра истәлеге, икенчедән, шәһәрлек үрнәгендә болгартатар культурасының тууын, үсүен, чәчәк атуын күрсәтү өчен зуррак мөмкинлек ачыла. Өстәвенә ул Идел-Кама, Урал буе, Русь һәм көнчыгыш халыкларының ерак гасырлардан килгән дуслыгын, интернационализм нигезләрен пропагандалаучы объект та булып хезмәт итәчәк иде. «Бөек Болгар»— яхшы сакланган истәлекләрдән санала. Шәһәрлектә төрле характердагы истәлекләр бар: «Җәмигъ мәчет», «Ханнгр төрбәсе», «Кече манара», «Грек палатасы», «Ак палата» һәм «Кызыл палата» дип йөртелгән борынгы мунчалар, хөкем йорты «Кара палата». Болгарның көньяк читендә урнашкан «Кече шәһәрчек», аннан тыш торак йорт калдыклары, шәһәрлекне уратып алган биек урлар һәм тирән ур чокырлары. Әйткәнебезчә, шәһәрчек Куйбышев район үзәге белән янәшә. Идел ярында ук тора. Моннан Казанга, Ульяновскига, гомумән Идел буеның башка шәһәрләренә су юлы үтә. Бу хәл исә Болгарга килүне, аны тамашт кылуны бер- мәбер җиңеләйтә. Заповедник ачылганчы ук монда инде археология музее эшли иде. Шулай итеп, Болгар Дәүләт тарих- архитектура заповеднигында, фәнни-тикшеренү һем культура-агарту оешмасы буларак, кичекмәстән үз вазифаларын башкарырга керешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. 1960—70 елларда биредә саклау чараларының беренче этабы төгәлләнде. Әле заповедник ачылганчы ук өйрәнелгән «Җәмигъ мәчет», «Кече манара», «Монастырь базы», «Изге Николай чиркәве», «Ханнар тербәса» кебек XIII—XIV йөзләргә караган истәлекләрдә консервацияреставрация эшләре башкарылды. 1983 елны XIV йөздә төзелгән җәмәгать мунчасы «Ак палатаины өйрәнү тәмамланды. Бу мунча XIX йөзгә хәтле монда килеп киткән галимнәрне һәм сәяхәтчеләрне үзенең матурлыгы белән әсир иткән. Кызганычка каршы, XIX йөзнең икенче яртысында ул ишелеп төшә һәм безнең көннәргә инде хәрабәләр хәлендә генә килеп җитә. Казан шәһәрендәге махсус «Рос- реставрация» мастерское тарафыннан эшләнгән проект буенча киләчәктә б/ бина өлешче торгызылачак һәм реставрацияләнәчәк. Аны тамаша кылу өчен шунда ук махсус мәйданчык эшләү дә күздә тотыла. Болгарның коньягындагы «Кече шәһәр- чек»нө өйрәнү дә инде төгәлләнеп килә. Археологлар шәһәрчекнең таш ныгытмаларын, капкасын, аерым бина калдыкларын өлешче тикшерделәр, эчке территорияне казыдылар. Хәзер объектларны, беренчел реставрация этабын үтеп, туристларга күр- сатер хәлгә китерделәр. Соңгы елларда эеповедиикта моннан тыш та байтак бина һәм терпе остахаиә калдыклары табылды. Әмма кирпеч һәм балчыктан салынган йортларны консервацияләү технологиясенең һаман да өле эшләнеп җитмәве сәбәпле бу эшләрне тәмамлау тоткарланып киле. Болгарның архитектура истәлекләре, урлары. тербә нигезләре һ. б. биналар шәһәрлекне карап йөрүче туристларның маршрутларына кертелә баралар. Бер һәм ике кенлек туристлык маршруты экскурсантларда җуелмас тәэсирләр калдыра. Алар археологлар һәм реставраторларның эшенә югары бәя бирәләр. Мәсәлән, запо- ведникның Археология музеендагы журнал битләрендә шушындый язулар очрый: «Заман үзгәрә, кеше дә үзгәрә, ә тарих шул килеш кала... Бу бөеклек таңга калдыра! Моннан күңелең сафланып, киләчәккә ышанычың тагын да артканын сизеп китәсең». (Казан шәһәреннән, артистлар.) «Бу борынгы культураны киләчәк буыннар эчен саклау өстендә көчләрен кызганмый эшләгән кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез». (Тольятти шәһәре эшчеләре.) Татарстан һәм күрше республика хезмәт ияләренең журнал сәхифәләрендә чагылыш тапкан тәэсирләреннән башка Венгрия, Болгария, Польша, Чехословакия, ГДР, Финляндия һ. б. илләрдән килгән кунаклар калдырган язулар да очрый. Кыскасы, Болгар эаповедиигының даны һәм абруе үскәннән-үсә, халык монда торган саен күбрәк йөри. Болгарга килүчеләрнең саны арту заповедник алдында яңа бурычлар куя. Бу бурычлар истәлекләрне муэейлаштыру, төзекләндерү эшен тагын дэ яхшырту һем туристлар өчен уңайлы шартлар тудырудан гыйбарәт Шушы җәһәттән 1980—83 елларда шәһәрлек калкасыннан үзәктәге истәлекләр комплексына кадәр асфальт юл салынды. Успение чиркәвендә Болгар музееның яңа экспозициясе әзерләнә. Бу экспозициядә борынгы чорлардан XV йөзгә кадәр дәвам иткән Болгар шәһәре тарихы күрсәтеләчәк. Шулай ук шәһәрлектә йөрү өчен юл күрсәткеч басылып чыкты, архитектура истәлекләре тешерелгән значоклар һем Болгарның картосхемасы ясалды. Эле эшлисе эшләр да байтак. ТАССР Министрлар Советының 1978 ел, 28 декабрь карары буенча Болгарның үзендә туристик суднолар туктый алсын эчен әзерлек эшлере башланды. Хәзер «Метеора кебек суднолар гына Болгарга килергә теләүчеләрне канәгатьләндереп җиткерә алмый, заповедникяың үз ярында туктау өчен причал булдыру ихтыяҗы кен тәртибендә тора. Киләчәктә монда туристлык базасы төзү дә күздә тотыла. Күренә ки, заповедиикта әле эшләнәсе эшләр дә байтак. Эшләнгәннәре турында сүз алып барганда А. П. Смирновның фидакарь хезмәтенә аерым тукталмыйча мөмкин түгел. Күп еллар дәвамында шәһәрлекне өйрәнү, Археология музее оештыру, истәлекләрне саклау һем фәнни реставрацияләү эчен әзерлек эшләре дә аның исеме белән бәйле. Болгар шгһзрлегендз табылган савыт-<аба. XIII—XIV йвзлгр кертелде. Әгер беренче елларда тикшере- иүгәр еле А. П. Смирно» тезеген план буенча алып барылса, соңрак бу юнәлештәге эшләрнең күләме бераз тарайды, средстволар күбрәк шәһәрлектәге истәлекләрне саклауга һәм запсведникта салыначак биналар урынын казып тикшерүгә тотыла башлады. Шулай дз, алып барылган казу эшләре, нинди максат белән башкарылуларына карамастан, квалификацивле археологлар тарафыннан тиешле методик югарылыкта үткәрелделәр. Болгар шәһәрлеген өйрәнүгә алар күп нәрсә өстәде, шәһәр тарихын ачыклауда, Идел болгарлары культурасының кайбер мәсьәләләрен хәл итүдә зур ярдәм күрсәттеСөяктән уеп ясалган камчы сабы. Кыскасы, соңгы еллардагы казу эшләре шәһәрлекнең үзәгендә (Т. А. Хлебникова, М. Д. Полубояринова, Л. .Л. Савинкова, Г. Ф. Полякова, М. Г. Кремеровский), көнчыгышындагы «Кече манара» тирәсендә (Н. Д. Аксенова), көнбатышындагы аэродром районында (Н. Д. Аксенова, М. Д. Полубояринова, Г. Ф. Полякова, Г. М. Кремеровский, И. В. Васильева), көньягындагы «Кече шәһәрчекитә (Л. А. Беляев, Т. А. Хлебникова) үткәрелделәр. Соңгы биш ел эчендә «Ак палата» дип аталган борынгы мунчаны өйрәнү дә тәмамланды (Р. Ф. Шарифуллин, Т. А. Хлебникова). Шулай итеп, заповедник оешканнан соң үткән 14 сезон эчендә Болгар шәһәрлегендә археологлар тарафыннан 7873 квадрат метр мәйдан тикшерелде, бик күп кыйммәтле күзәтүләр ясалды. Хәзер инде казылган һәр районның тарихын, культуралы катламнарның характерын, нинди чордз нинди тормыш барганын төгәл әйтеп була. Бу мәгълүматлар Болгар шәһәренең ул заманнгрдагы тормышын төгәл күз алдына китерергә ярдәм итә. Әүвәлге Болгарның чикләрен һәм характерын ачыклауны шәһәрлекне өйрәнүнең гаять зур уңышы дип атарга була. IX йөз ахырында X йөз башында төзелә башлаган Болгар иң элек очлаеп Идел ярына чыгып торган борындз — биең яр өстендә урнаша. Гомумән, болгарлар шәһәрләр төзү өчен урынны сайлый белгәннәр. Моның өчен алар таби-*ый ныгытылган, дошманнан сакланыр өчен уңай урыннарны эзләгәннәр. Болгарның дз бер ягында биек, текә Идел яры, икенче ягында сузылып киткән тирән чокыр. Чокыр кырыйлары имән дивар белән ныгытылган. Ачык калган кыр ягына ур өеп, ур алдына тирән чокыр да казыла — менә дигән ныгытма-замок килеп чыга. Болгар шәһәре дә шулай ныгытылган. Язма чыганаклар әйтүенчә, X йөз башында ук Болгар Урта Иделдә һәм Чулман тирәләрендә яшәүче төрле кабиләләрне берләштергән дәүләтнең политик үзәгенә әверелә. Болгар үзенең үсеп килгән вакытында Хәзәр дәүләте шәһәрләрен хәтерләткәнгә охшый. Алар кебек үк тиз арадз һөнәрчелек остаханәлөре, гади халык яши торган кварталлар белән (посад) уратылып алына. Болгарның шулай тиз үсеп китүе, ныгуы, чын шәһәргә әверелүе болгарларның монда килгәнче үк утрак тормышка күчә башлаулары турында сөйли. Утрак тормышка шулай тиз җайлашуның икенче сәбәбе — шәһәрнең зур елга юлы өстендә урнашуыннан килә —тирә-якта уңдырышлы җир- лер, яр астында гына зур болыннар җәелеп ята. Гареп авторы Ибне Русте сүзләренә караганда. Болгар IX—X йөзләрдә үк инде халыкара сәүдә үзәгенә әверелгән. X йөз башыннан Болгар үз акчасын суга. Акча сугу исә аның мөстәкыйльлеге турында сейли. X—XI йөзләрдә Болгар тирәсендә кырчылык-кетүчелек юнәлешендәге авыл хуҗалыгы производствосы кечәеп китә. Игенчелектәге уңышлар читкә икмәк сзтуиы җайлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Шәһәрнең һөнәрчеләр яшәгән районы XI йөздә аеруча ныгый, монда тимер коючылар, металл эшкәртүчеләр, тиречеләр, бакырчылар, чүлмәкчеләр һ. б һөнәр ияләре яши. Алар җитештергән продукция өлешчә читкә дә чыгарып са- мергә әверелгән шәһәргә кире кайтып урнашучы халык баштарак землянкаларда торырга мәҗбүр булган Шәһәр тиз генә тернәкләнеп китә алмаган. «Әмма XIII йөзнең икенче яртысына караган культуралы катламнарда аның яңаруы, яңадан кая туплавы, күтәрелеп китүе чагыла. Яңсбаш- тан акча сугарга керешәләр, һөнәрчелек үсә, монументаль биналар калкып чыга. Шәһәрнең мәйданы да үсә. XIV йездә Болгар кабат бәй һәм матур шәһәргә әверелә Шушы вакытта яшәгән бай сәүдәгәрләрнең, аксөякләрнең йорт нигезләрен казыган археологлар бик куп кыйммәтле әйберләр таптылар. Алар арасында Ираннан, Кытайдан, башка ерак илләрдән китерелгән йорт кирәкяраклары, бизәнү әйберләре дә очрый. Р»сеам Н Г. Чернецовның «Болгардагы мунча» картинасын нан. 1839 ел Хгзерге квндз Мзсмеүд» Третьяков галереясында саклана ' Шәһәрлекнең үзәк өлешендә алып барылган казу эшләре нәтиҗәсендә монгол яуларына кадәрге чорның икенче яртысында Болгарның ничегрәк үсүе, территориясе һәм ныгытмалары ачыкланды. Соңрак чорларга караган катламнарда исе бу ныгытмаларның гына түгел, гомумән бетон Шәһәрнең 1236 елгы монгол яуларында ни дәрәҗәдә җимерелүе күренде Кол катламы урыны-урыны белән егерме сантиметрга җите. Шушы яулар вакытында кара кү 1970 елларда башкарылган казу эшләре шәһәрнең соңрак чордвгы тормышы турында да мәгълүматлар бирде. Моңа хәтле 1431 елгы таланудан соң Болгар яшәүдән туктаган дип исәпләнә иде Эмма шушы тикшеренүләр бу һөҗүмнән соң да шәһәрнең берара яшәгәнлеген күрсәтте. Шәһәрнең үзәк өлешендә Казан ханлыгы чорымда да тормыш дәвам итмен. Монда, күрәсең, изге җиргә гыйбадәт кылырга килүчеләр, еларга торле хезмет күрсәтүчеләр. (I яК У • М 7 177 зират, ханнар төрбәсен, хәрабәләрне саклаучылар яшәгәндер, чөнки Казан ханлыгы чорында да шушы зиратка мәет алып килеп күмүләре билгеле. Бу дәвердә шәһәр инде элекке кебек гөрләп яшәмәгән. Болгардан өч чакрымда урнашкан «Кече шәһәрчек»нең төзелеп бетмәвен археологлар 1361 елгы вакыйгалар белән бәйлиләр. Монда Алтын Урда ханнарының кулы уйнагандыр, күрәсең. Болгар янында үсеп чыккан бу шәһәрчекнең киләчәктә хәтәр ныгытма-замокка әвереләсен алар вакытында сизеп алганнар һәм төзелешне туктатканнар булса кирәк. Яңа гына тикшерелеп беткән җәмәгать мунчасы «Ак палата» турында да бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Ак таштан төзелгән бу бинэ үзенең планировкасы һәм бизәлүе белән шәрык мунчаларын хәтерләтә. Дүрт почмаклы, уртасында фонтан атып торган биек гөмбәзле залдан почмакларда урнашкан юыну бүлмәләренә керәсең. Таш идән астан үткән төтен юллары ярдәмендә җылытыла. Чүлмәк торбалар аша җылы һәм салкын су килеп тора. Юынып арыгач, залга чыгып җылы идәнгә утырасың, хәл аласың, таныш-белешләрең белән әңгәмә корасың, җае чыкса, шушында ук сәүдә эшләрен дә җайлыйсың, ил- көн хәбәрләрен ишетәсең. Мунча бер үк вакытта клуб ролен дә үтәгән, шәһәр халкының очраша торган җире дә булган. Болгар шәһәрлеге, аның культуралы катламнары шәһәр тормышы, тарихы турында сөйләү белән беррәттән Идел болгарларының тарихи язмышын, бзбэларыбыз үткән катлаулы юлны да чагылдыралар. Бу бөек шәһәр болгар бабаларыбызның бөтен культура казанышларын үзенә сеңдергән. Ул тирә-юньдәге халыкларны үз тирәсенә туплаган, аларга заманның культура казанышларын керткән, байтак вакытлар бердәнбер мәркәз булып торган. Халыкара бәйләнешләр үзәге булган Болгарның Көнчыгыш Европа тарихында да роле зур. Болгар шәһәрлегендә инде байтак еллар дәвамында алып барыла торган казу эшләре аркасында заповедник фондында бик күп табылдыклар тупланды. Бүгенге көндә бу фондларда төрле характердагы 50 меңнән артык табылдык саклана. (Шушыңа Биләр филиалындагы материалларны да кушезң, аларның саны 120 меңгә җитәчәк.) Ел саен аларның саны үсә бара. Бу хәл исә музейның экспозициясен яңартырга ярдәм итә, белгечләргә шәһәрнең һәм Идел Болгариясенең культурасын өйрәнү мөмкинлекләре артканнан-арта бара. Хәзерге көндә бу фондларда СССР • Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, Археология институты, Дәүләт тарих институты, Мәскәү университеты, Болгар за- поведнигы, Куйбышев университеты археологлары, тарихчылары, тел белгечләре, эпиграфистлары, антропологлары, нумизматлары катнашы белән коллектив эш алып бэрыла. Заповедникта башкарылган күпьеллык тикшеренүләргә йомгак ясала. Якын еллардз бу хезмәт басылып та чыгачак. Шулай ук «Ак палата», «Кече шәһәрчек» һәм шәһәрнең һөнәрчелек районы буенча да аерым хезмәт бастыру күздә тотыла. Бу хезмәтләр яңз материалларны фәнни әйләнешкә кертәчәк, киң катлам укучыларга Болгар шәһәре һәм Идел Болгариясе тарихы буенча ышанычлы мәгълүматлар чыганагы булып хезмәт итәчәкләр.