«ШИНЕЛЬЛЕ ЮМОР» ДӘФТӘРЕННӘН
Төгәллек — Хәрби эштә, лейтенант Вошке, иң мөһиме — төгәллек. — Так Точно, полковник әфәнде. Бүген менә руслар безне тагын төп- төгәл ун пункттан алып ыргыттылар. Теге дөньяда — Ишеттеңме, Мориц? Геббельс үзенең соңгы речендә безнең дивизия солдатларына тиздән шоколад, балык уылдыгы һәм рус аракысы бирәчәкләр дигән бит. — Теге дөньяда нәрсә ашатканны каян белә идең? Генераллар сөйләшә — Бухарест янында дивизия командиры булып күпме сугыштыгыз? — Белмим. Сәгатькә карап торырга вакыт булмады анда. Французча бәяләү Гитлерчы:—Безнең югалтулар зур дигәнгә ышанмагыз сез. Француз: —Мин шулай итәм дә! Бөтенегезне кырып бетерсәләр дә, мин барыбер: «Югалту зурдан түгел!» — диячәкмен. Минск гарнизонында — Нишләп син бэлай үзеңә кабер казып куйдың әле, Ганс? — Бүген булдыра алган эшеңне иртәгегә калдырма дигән кагыйдә белән яшим мин. Мәкальгә төзәтмә — Син, Гюнтер, «Тел Киевка кадәр җиткерә» дигән мәкальнен нәрсә аңлатканын беләсеңме? — Ул, мөгаен, Геббельс теле турындадыр. Ләкин аның теле безне Киевка түгел, ә Берлинга хәтле үк җиткерер дип куркам мин Берәүнең «бәхете» — Карлга ничектер рус пулясы тимичә калган бит әй. Ничек эләкте икән аңа бу бәхет? — Партизаннар куйган минага эләгеп шартлаган, мәрхүм... Табып бирерләр Чигенгәндә Фриц бер фельдфебельдән сорый икән. — Әйтегезче, зинһар, миңа үз полкымны ничек табарга икән? — Борчылма, әсир төшкәч сиңа аны руслар табып бирерләр. Элемтә өзелүдән куркалар — Капитан Шульц, синең солдатларың ник бүген чигенделәр? — Алар, генерал әфәнде, сездән аерылып калып, штаб белән элемтә взелүдән куркалар. Иске тавышлар — Курт Блицграбе, сез Гете, Гейне, Шиллерларны яхшы беләсезме? — Ничек белмәскә ди. аларның китапларын мин сугышка чаклы ук Берлинда яндырган кеше. — Тарас Шевченконы да беләсезме? — Аны да беләм; музееннан бнк яхшы биш гобелен эләктергән идем.. Әзерлек — Полковник, сез иртәгә башланасы һөҗүмгә әзерме? — Әйе, генерал. Иң кирәге әзер офицер әфәнделәрнең шәхси әйберләрен җыеп тылга озаттык инде. Йөри алмабыз, ахрысы — Син ничек уйлыйсын, Вилли, без кайчан да булса .Мәскәүдә ду китереп йөри алырбыз микән? „ . - „ — Белмим, Отто. Минемчә, без инде гомумән, беркайчан да иөри алмабыз, ахрысы. Берлин мәктәбендә — Хәзер, балалар, үзегезне Көнчыгыш фронтта дип хис иуегез. Бөек Германияне яклап сугышасыз, һәм барыгыз да шул турыда инша яза башлыйсыз. Биш минут вакыт уза. — Минем әзер, укытучы әфәнде! — Шулай бик тизме? Нәрсә яздың соң, Гансик? — Васыять, укытучы әфәнде. Тотальниклар сөйләшә’ Бабасы:— Кайларда югалып йөрисең, эт койрыгы? Монда бабаңны фронтка куалар, ә син жил куасың... Вакытында өйгә кайтырга исеңдә дә юк. Колагыңны бормый булмас, юеш борын! Оныгы:—Беренчедән, мин берничек тә югалып йөрмәдем, ә хәрби хезмәткә алу комиссиясендә булдым. Икенчедән, юеш борын түгел, ә ефрейтор мин. Өченчедән, рядовой Шульц, сезгә үрә катып сөйләшергә боерам, өлкән чин алдында басып торуыгызны онытмагыз! Төртеп төшерүләр дә саналгач... — Парашют белән ничә тапкыр сикердегез? — Бер. — Ә кәгазьдә унбер дип язылган? — Ун тапкыр безне самолеттан төртеп төшергәннәр иде, бәлки шу- ларны да санаганнардыр... Материалны тәрле чыганаклардан