САБА ҖИЛЕДӘЙ
Байлар Сабасы... Бу борынгы авыл исемендә тышкы мәгънәдән битәр яшерен, эчке мәгънә күңелне җәлеп итә. Әйе, бу яклар урман-суга, басу- кырларга бай, әмма иң олы, бәһасеэ байлык — әлеге төбәктә яшәүче моңлы җанлы, көр күңелле тырыш кешеләр, сәләтле, уңган-булган кешеләр! Ничәнче кат Шәмәрдән станциясендә төшеп, таныш юл буйлап Сабама кайтам. Ти- рә-яктагы бөдрә ак каеннар яшел яулыкларын болгап калалар. Ә колакта зәңгәр күзле көләч якташым Аллаһияр Вәлиуллинның Саба турында, аның кыю егетләре, тырыш һәм көләч «апалары, җиңгиләре, сөйкемле киленнәре» турында иҗат иткән җыр яңгырый: Их Сабаның юллары ла, Урман аша барасы; Безнең Саба егетларен Бела Казан каласы! 1924 елның җәй челләсендә туган Аллаһияр әтисе Гарифулланың шатлыгы һем куанычына әверелә. Җор телле, шаян холыклы, терекәмеш кебек җитез бу малай бик яшъли җыр һәм бию белән мавыга башлый, үзе дә терле уен коралларында уйнарга омтылып карый. Моңа, әлбәттә, яшүсмернең кардәше Хеснул Вәлиуллинның да йогынтысы булмый калмагандыр. Ничек кенә булмасын, әлеге яшел урманлы Саба юлы урта мәктәп тәмамлаган егетне Казан юлына алып чыга. Язгы урманны яңгыраткан кәккүк авазы, меңләгән кошлар җыры, иске «лолуторка»ның мотор кәенә кушылгач, әллә нинди ят яңгырашлы, дәртле марш булып тоела. Казан музыка училищесында яраткан инструменты трубада уйнаганда да аның күз алдында шушы кояшлы, кеккүк-сандугачлы язгы урман аланы тора, колагына, ерак кайтаваз булып, кәтүчә быргысының иртәнге ендеү авазы ишетелә... Юк, музыка коралында уйнап кына калып булмый, Аллаһиярның үз күңелендә ташып торган хис-моңнарын нота станына тезеп карыйсы килә. Егетнең музыкага сәләтен сизеп алып, тиздән аны композиторлык бүләгенә күчерелер, һәм ул тәҗрибәле педагог, композитор Ю. В Виноградов кул астында музыка серләрен әйрәне башлый .. Шулай туры киле: Аллаһиярның да яшьлеге Беек Ватан сугышының ут-тетеие. шартлаугерелтелөре артына күмелеп кала. Кырык дүрттә генә, демобилиэаци яланганнан соң, ул янә М. А. Юдин җитәкчелегендә композиция буенча укуын дәвам итә ала. Сугыш һәм аннан соңгы авыр еллар аның язмышына да кагылып уза, чәчләренә ак бәс сибә. 1946 елда ул Ташкент консерваториясендә укый башлый, ә ике елБ дан соң Казанга кайтып, 1952 елга чаклы консерваториядә сизгер җанлы педагог һәм музыкант Альберт Семенович Леман классында уку бәхетенә ирешә. Консерваторияне Аллаһияр Вәлиуллин «Тынычлык җиңәр» исемле симфоник поэмасын язып тәмамлый. Яшь композиторның диплом эше саналган бу күләмле симфоник әсәр шул заман татар совет музыкасының, бигрәк тә аның яңа, симфоник жанрында күренекле әсәрләрнең берсе буларак кабул ителә. Дистәләгән вокаль-инструменталь әсәр авторы А. Валиуллин училищеда укыганда ук фортепиано өчен «Элегия», труба һәм виолончель очен пьесалар, унлап җыр иҗат итә. Инде шушы әсәрләрендә үк аның гаять халыкчан композитор булуы ачыклана. Аның «Син генә теләгәнем» җырын кем генә белми икәнП Ә бит бу җыр халык арасында инде күптән «Этне көе» дип йөртелә, һәм аның авторын хәзер бәлки белгечләр генә беләдер. Бу — чын мәгънәсендә халыклашкан, димәк, бәхетле язмышка тап булган уңышлы җыр. Консерваториядә укыганда да А. Вәлиуллин җыр язуын ташламый, чорга лаеклы, актуаль яңгырашлы җырлар иҗат итәргә омтыла. «Тынычлыкны яклыйбыз» (Ә. Фәйзи сүзләре), «Шахтер егет» (Ә. Ерикәй) шундый җырлар рәтенә керә. Боларга композиторның «ВолгаДон» (3. Мансур), «Агитатор Фәридә» (Ш. Галиев), «Ленин яши» (К. Нәҗми), «Братскида яңа ГЭС бар» (М. Хөсәен), «Бескозырка» (Ф. Зәки сүзләре) һ. б. җырларны остергә мөмкин. Якташымның җырлары ачык, ягымлы, садә моңы, дәртле агышы белән аерылып торалар. Композиторның еш кына халык сүзләренә көй язарга алынуы да идея-эстетик эзләнүләрендәге әлеге үзенчәлек белән аңлатыладыр. Халык сүзләренә ул «Әтнә көеиннән тыш, «Безнең илләр», «Ленинизм нурлары», «Гөлчәчәктәй үсәчәк», «Ал чәчәк ата илем» җырларын да иҗат итте. Аларның кайберләре бүген дә үзешчән сәнгать коллективлары тарафыннан яратып башкарыла. Шагыйрь М. Хосәен сүзләренә язылган «Ямьле колхоз җирләре» — композиторның хор өчен иҗат ителгән иң уңышлы җырларыннан берсе. 1972 елда композиторның бер-бер артлы ике китабы дөнья күрде: берсе — «Безнең . илләр» исемле җырлар җыентыгы, икенчесе — скрипка һәм фортепиано өчен язылган ике интермедия һәм бию. Авырганлыгына да карамыйча, композитор яшьлек дәрте белән Ленин, Коммунистлар партиясе, туган ил һәм аның каһарманнары турында җырлар язды («Ленинга», «Коммунист», «Шәймәрдәновкомиссар»). Авыл җиренә, колхоз кырларына, анда яшәгән гади кешеләргә гашыйк композитор «Безнең авыл» (X. Вахит сүзләре), «Кырлар буйлап» (М. Хөсәен), «Мактау җыры» (3. Нури сүзләре) кебек күтәренке рухлы, ачык яңгырашлы, дәртле җырларында замандашларының уй-хыял- ларын, хисләрен үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. Шулай да комгозитор үзенең төп иҗат көчен музыканың эре формаларын үзләштерүгә юнәлдерелгән. Аның кыллы музыка кораллары өчен язылган квартеты, симфоник оркестр өчен увертюрасы һәм «Тынычлык җиңәр» исемле симфоник поэмасы җитди эзләнүләр нәтиҗәсе, җитлеккән иҗат җимеше булып санала. Югары аһәң, күтәренке гражданлык хисләре белән сугарылган «Тынычлык җиңәр» поэмасы тыңлаучыны гадилеге, музыкаль теленең табигый яңгырашы, холыкчанлыгы, форма камиллеге һәм җыйнаклыгы, төп фикернең логик эзлеклелектә бирелеше белән җәлеп итә. Халкыбызның тыныч шартлардагы бәхетле тормышы әлеге әсәрдә киң колачлы һәм истә калырдай итеп гәудәләндерелә. Композиторның беренче симфониясе дә, гәрчә сирәк башкарылса да, татар совет симфоник музыкасын баеткан җитди әсәр булып саналырга хаклы. Автор анда халык иҗаты хәзинәсеннән мул файдалана. Киң агылышлы моңлы җыр, симфоник темага иркен сулыш естәл, аның яңгыраш кечеи үстереп җибәрә, тирен гомумиләштерүләр ясарга этәрә. Симфониядәге беренче кисәкнең естәмә партиясе — шундый уңышлы табышларның берсе. Хәрәкәт, динамикага бай бию-такмак ритмиканың ачык яңгырашын, акцентларны дәрес билгеләргә ярдәм итә. Симфониядәге скерцо темасы нәкъ меиә такмак характерында язылган. Гомумән алганда, А. Вәлиуллииның бу әсәре дә күңелгә ятышлы яңгырашы, халык интонацияләренә якын булуы белән истә кала. Ачык чырайлы, кече күңелле бу иҗатчы күз алдында оптимист рухлы, хыял-фзн- тазиягә бай, шат күңелле кеше булыг. калган. Иллегә дә җитмәгән, әмма инде чәчләре ал-ак тузганакны хәтерләткән Аллаһияр абзый һәрвакыт халык арасында кайнады. Бигрәк тә Татарстан халык иҗаты йортында эшләгән дәвердә аның ярдәм кулын, файдалы үгет-киңәшен, эшлекле тәкъдимнәрен йезгәгән культура учагы хезмәткәрләре тоел яшәделәр. Композитор үзешчән сәнгать коллективлары эчен берничә халык кеен эшкәртте, һәвәскәр композиторлар белән кирәкле һәм кызыклы оңгәмә- дәресләр алып барды, республика күчмә театры һәм курчак театры спектакльләре эчен музыка язды, дистәләрчә конкурс, фестиваль-смотрларда жюри члены булып катнашты... Кыскасы, бай иҗат тормышы белән яшәде. Композиторның иң кыю, олы һәм изге хыялы — «Язгы җилпер» операсы тәмамланмыйча калды. Язылып бетсә, ул, һичшиксез, А. Вәлиуллин исемен генә түгел, татар опера сәнгатен дә югарырак күтәргән булыр иде— Менә инде ничәнче кат Шәмәрдән станциясендә тешеп, таныш юл буйлап Сабама кайтып барам. Йомшак кына язгы җилләр — «саба җиле» исә. Тире-яктагы ак каеннар тәмамланмаган операның «Язгы җилләр» хор ариясен кейли сыман. Мене-менә урман бетәр дә иркен басуга чыгарбыз. Аида бу җырны баш очындагы тургай дәвам иттерер тесле; Нирам, үзем җырлыйм шунда, i) җырларның канаты киң. Җырлар, җырлар/ Кече яшьтлн Сезне язелеп яраттым мин! Бәс, бу җыр да Аллаһияр Вәлиуллииның «Кырлар буйлап» дигән җыры икән лә! Язгы җилдә Саба егетенең моңлы сазы зеңлндер кебек тоела, моң дулкыннары, саба җиледәй рәхәтлек биреп, күңелгә кагыла ш< келю.