Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Безнең иман Бәхет даулап изге яуга кердек, Үтәдек без намус кушканны. Күңелләрдә бер сүз бары: Җиңү —- Без җиңәргә тиеш дошманны. Безнең сүзне бүлдерергә теләп, Шашып сукты Рәсәй чаңнары... Янды алда, Кызыл байрак булып. Киләчәкнең алсу таңнары. Ирек даулап чапты аргамаклар, Ялкынланды кызыл яллары... Шушы ялкын кайнар теле белән Яңа туган җирне ялады. Күтәрелде күккә Кызыл кояш. Күтәрелде томан — Җир буы. «Көзге җил»гә кушып җырладык без «Кузган, уян!..» дигән җыруны. Океан артларыннан, бармак төртеп, Көлде дошман: «Бәхет шушымы?» ...Яраларны тотып җырладык без, Безнең җырга илләр кушылды. Качты патша: тик җан исән булсын.— Янсын иле. Бетсен тәхете... Ә без — монда, без мәңгегә монда — Без Ил белән генә бәхетле. Шушы бәхет өчен яуга кердек, Без үтәдек Ватан кушканны. Безнең иман — Унҗиденче елгы,— Без җиңәргә килдек дошманны.

Кошлар кайта

Яшьле күзен мөлдерәтеп Кыш карап тора. Уйныйкөлә язлар килә Кош канатында. Бар тереклек кулын суза Кояшка таба. Җир әйләнә яшел кошка,— Җир канатлана.Көз офыгы Коз әле алтынсу биләү дә — Мин инде җәйләрне сагынам. Сагышның мәйданы киңәя — Офыклар киңәйгән чагында. Соңгы кат сеенел калыйм дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар. Яңгырый хушлашу еоэзы Күкләрдән, таулардан — бар яктан,— ...Йөрәгең өзелер бер мәлдә — Агачтан өзелгән яфрактай. Тик һаман кошларга ияреп Талпына күңелем югары. Бәхетнең үзенә илтә күк Күктәге кошларның юллары. Елмайсын сабыйлар Агара, чалара әнием чәчләре... Агармый тик кайгы карасы. Мәйданда мәңгелек ут яна, Ул — минем йөрәгем ярасы. Мин беләм: бары тик бер адым Кайгылар, бәхетләр арасы. Менә шул мәңгелек арада Сулкылдый йөрәгем ярасы. Бәхетләр ягына йөз тотыл, Безгә бит әле күп барасы. Сабыйлар елмайса дөньяда, Төзелер йөрәгем ярасы. Авылга кайту Ашыктырып этә иңнәремнән Туган якка буран. Өянкеләр авыл башынача Каршы чыгып торган. Карт өянке, давылдандыр инде. Каерылган, сынган. Күтәрелеп килә алсу кояш,—• Җир йөрәге сыман. Ал кояшка таба йөзне тотып, Күпме юллар үттем! ...Деньяда тик безнең авылдадыр Ипи исле төтен. Олы хисләр, олы омтылышның Тугай якта башы. Шушы җирдә туган хыялларым Шунда чынга ашты. Туган авыл — соңгы станция.- Кайтам сине уйлап, Ике рельс кебек ялтыраган Чана юлы буйлап. Туган җирем Озын юллар узган көннәремнең Офыктадыр инде бер башы. Таң шәфәгы сүнде, төш тә узды... Баш күтәреп эзлим кояшны. Талган йөрәк, Чык суларын эчеп, Кояш нурын җыеп туяр да, Пешкән җимеш сыман, ашыгыр ул Җылы җиргә башын куярга. Туган җирем, йөзең алсуланган... Яңа таңнар сине уяткан. ...Төзәтелгән иске сәгать сыман, Күке тавышы китми колактан. Мин ышанмыйм хәзер күкеләргә. Санамыйм да... күпме калганын. Начарлыклар юрап куркытты да, Яз һәм сөю биреп, алдады. Ерак түгел, җирем, бәйрәм көнең, Бүләк итим сиңа ни генә!? Йортлар салмыйм, текмим киемнәр дә, һәм үстермим кырда игеннәр. Тик хезмәтнең беләм чын бәясен, Тормыш серен аңлыйм, төшенәм. Бу киемне, йортны, ипине дә Бүләк итте миңа кешеләр. Ә мин, җирем, син еласаң — елыйм, Син шатланган чакта — гел келәм... Ил алдында олы бурычымны Түләрмен мин шигырь, җыр белән. Туган көндә Сорамагыз аннан яшен бүген, Юрамагыз ниләр көтәсен. Тәрәзәдән ташып аксын шатлык, Көлүеннән кайгы үртәлсен. Көнләшүдән, күзен чекерәйтеп Тәрәзәдән йолдыз карасын. Шундый кичләр якынайта бугай «Бүген» белән «Бәхет» арасын. Очар кошлар көздән качып китте, Чәчәкләр дә бетте бит сулып. Ә ул һаман яз гөлләре төсле, Тамчы да юк анда моңсулык. Ул беләдер дус һәм туганнарның Бар афәттән аны йоласын. Көз аенда туган кеше өчен Көзге яңгыр әнә еласын. Илнең генә түгел, Җир шарының Аңлый алган уен, бар гамен... Ул кояшы төсле шушы йортның, Ул — шатлыгы шушы дөньяның. Сорамагыз аннан яшен бүген, Юрамагыз ниләр көтәсен. Бөтен дөнья бүген, бәхет теләп, Аның өчен бокал күтәрсен! Кайт син миңа Өмет кебек ап-ак көймәләрне Гөрләвектә бергә агыздык. Язлар килсә, чыгам урамнарга... Гөрләвектә ага ялгызлык. Йөрәкләрдән уртак ялкын алып, Учакларны бергә кабыздык. Учак булып янды безнең сөю... Көле булып калды ялгызлык. Шатлыклар да күрдем, кайгылар да, Күрмәдем тик синнән явызлык, Ә нигә соң каргыйм үткәннәрне — Явызлыкмы әллә ялгызлык?! Синең күзләр төсле сагышлы төи, Синең шәүләң кебек ялгызлык. ■ Кайт син миңа. Уртак ялгызлыкны Гөрләвектә бергә агызыйк. Ватан калыр Арсак, талсак сиңа сыенабыз, Агачларың саклый яңгырда... Хәл җыябыз ятып туган җиргә, Көч җыябыз... алга барырга. Тузан кунган аякларны сыйпый Чәчәкләрнең ап-ак күбеге.. Изге мизгел, авыр мизгел көтеп, Зәңгәр килеш саклыйм күгемне. Бу мизгелнең аты — Тормыш, Яшәү... Без калырбыз җирдә уй булып... Балаларга ачык китап кебек, ватан калыр, ташка уелып.

 

Театр

Әйләнә карусель, әйләнә... Карусель корылган хәйләгә.

Мостай Каран

'Әйләнә, дөньялар, кешеләр,— Кышларым язларга әйләнә. Шаккатып, онытып торам мин Йөрәгем ярасын бәйләргә. Әйләнә авыллар, шәһәрләр, Кайгылар шатлыкка әйләнә. Чуалган, таралган уйларым Тезелә шул вакыт сәйләнгә. Сәхнәгә чыктисәм, һәрвакыт Нигәдер телләрем бәйләнә. Әйтерсең, язмышым шушында Түгәрәк бәхеткә әйләнә. Бу залга керүгә бар кеше Иң яхшы кешегә әйләнә,— Кайгысын калдырып урамда Кергән күк илаһи бәйрәмгә. Патефон табасы шикелле Театр сәхнәсе әйләнә. Елата, җырлата, юата,— Театр корылган хәйләгә.Ирек хакына Байракларны горур тоткан килеш Киләчәккә таба узганда, Утлы хәреф белән Күңелләрдә «Теләктәшлек» дигән сүз яна. Шул сүзне без иманыбыз иттек, Шул сүз белән кердек ялкынга.’ Без — теләктәш барча яхшылыкка, Безнең көрәш — Ирек хакына. Май җилләре бар кыйтгалар буйлап Бәйрәмнәргә дәшеп узганда, Халыкларның күңел түрендәге Өмет тулы хисләр кузгала. Балкый өмет май кояшы булып, Кошлар булып оча югары. ...Байрак итеп Биек күтәрдек без Җиңүләрдән торган елларны. Сугыш, диеп, түгел, уңыш, диеп, Домналарда койдык корычны. Күңел домнасында Корычтан да Чыдам итеп койдык: «Тынычлык». Дуслар өчен — ачык колачыбыз, Дошман өчен — безнең кылыч нык. Илем байрагында өч сүз балкый: Теләктәшлек, Хезмәт, Тынычлык!