Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Су асты көймәсендә Гүя гильза. Ә эчендә дары түгел — кешеләр! Су төбендә Туган җирне тештә күреп яшиләр. Су басымы, кан басымы, җан басымы... югары! Ничәнче ай зәңгәр күкне күргәннәре юк әле. Уңда, сулда, естә, аста — гел тимер кыса гына... Торпеда күк атыл идең ярларның кочагына! Адәм балык түгел дә бит тепкә тешел ятырга. Нишләсен соң?— Түзә, чыдый хыялдагы хакына. Астагы сәер тормышны тешеп яшәгән белә! Анда кеймә батуы да тик... күтәрелмәү генә. Су асты тын. Гаҗәеп тын. Җан гына ала дааыллап. Җир иминлеген саклыйлар — су астын каравыллап. Әфшанда Сәмум җил булыпмы, күчәр ком булыпмы, очкан кош булыпмы?— мин монда бер булган идем күк... Шул арада меңләгән ел үтеп киткән! Ни үзгәргән? Әллә ни юк. Күк түбәнәймәгән. Таулар өелмәгән. Диңгезләр күченеп килмәгән... Яңалык шул: Әбугалисина дигән рух кабынган кешеләр күңеле күгендә. Терле илләрдән мосафирлар килә хәзер шушы җирне изге санап. һәм Әфшан1 , үзе дә үзгәреп, бәйрәмчә таш кием киенгән. ' Әфшан кайбер тарихи чыганаклар буенча, беек галим Әбугалиеннанык ту гаи жире 1000 еллык юбилей унае белән I9HI елда Әфшанда зур тантаналар узды рылды Айну Җиңеләеп кайчак, диңгез миңа тубыктан! дип, «сикергәләү» хисе уянса, кызыгып куйсам, ялгыш, ярым көнләп, «алтын яшьләр» кыланышына — искә алам да әниемнең кер уганда башы иелгән силуэтын, авыруларның тәрәзәдән нәүмизләнеп торуларын, оясында ятим калган кош балалар чыелдавын...— үз хәлемә кайтам шундук, илен җуйган мөһаҗир җан сискәнеп уянган шикелле. Ерагайды юллар! һавалардан, диңгезләрдән, хәтта кайчак... җир эченнән! Ә гомер озаймады. Тыгызланды Вакыт! Артты хәбәр. Ишәйде сүз. Ешайды йөз... Ә бәхет күбәймәде. Ят якларга баргач, җәяү йөрим урап-урап — урамнардан, парклардан, зиратлардан, болыннардан — тәпи-тәпи атлап, адымлап, чигеп йөрим, имеш, Җир йөзендә, зур-зур итеп, Туган якның гөлләр сурәтен. Исемнәре генә калган Нәҗми тегермәне. Гыйлаҗ тегермәне... Истә әле, истә әле картлар сөйләгәннәре, су анасын күргәннәре... Нәҗми тегермәне. Гыйлаҗ тегермәне... Тегермәннәр урынында — дулкын-күбек түгәрәге... Каберләре өсләрендә — оча болын күбәләге... ШерпI улына Были обстоятельства, и нам приходилось гшерповать»— таскать на спинах тяжелые снаряжения... (Эверестны штурмлау укспедиомвсеыа катнашкан альпинист свАлэвеннэи) Длвлинисг Н. истллегенг Болытлардан да югары җырлап аккан чишмәләр бар. ...Мәңгелек кар эчләрендә өшеп яткан йолдызлар бар. Әгәр җыйсаң бөтен ятимнәрнең, бетен сабыйларның ничарадан аккан күз яшен — Җирне туфан күмәр иде! Дөнья үзе, оятыннан, тончыгып үләр иде! Әгәр җыйсаң бөтен авазларын, нәфрәтен, ачу-ярсуын сугышларда янган ирләрнең — янартаулар күкрәве, зилзиләләр, бомба шартлаулар... бер пышылдау булып калыр иде! Бу тавыш-нәгърәдән Җир үзе меңгә ярылыр иде! Әгәр җыйсаң бергә дөньядагы барлык кыз-хатынның назлы чакта, мәхәббәттә, бәхетеннән әйткән сүзләрен,— һәм укысаң аны китап итеп — изге булыр иде һәр бәндә! I Шсрплар Эверест тавы итәгендә, Непалда яшәүче аз санлы чыдам халык Биеклеккә менгәнлекнең даны әллә кемнәрдә! Ә чын авырлык үзәге — сезнең сабыр иңнәрдә! Бәлки, сеенү кирәктер, нигезең биек булгач. Түбән хисләр ким буладыр, Кояшка якын тугач. Кемнәрдер биек үрмәли сезнең җилкәгә басып. Кемгә — түбә, кемгә — аста нигез булырга насыйп. Килгәннәр килә дә китә. Ә сез каласыз тауда. Тауларның йөрәге сездә, ә сезнең җаннар — анда. Үзалдына сөйләшү (Читларда гомер сергэн берәү авызыннан) Чабата, чыпта, кара мунча, салам түбә, кабык арба — хәзер кайда? Булса булыр китапларда. Чулпы чыңы, бишек җыры, халык моңы... Хәзер кайда? Алар — җанда. Яңа моң Күчтәнәчләр хәзер күп алынмый. Кайткан саен — йөгем кечерәк. Саранланмадым да, көчем дә шул... Еллар, уйлар бүтән: ник кирәк? Кемең калды хәзер урамыңда балачактан таныш йөзләрдән? Мәрхәп әби кая? Хәдичә апай? Сабир бабай?.. Күптән гүрләрдә! Әнкәм дә юк, әткәм дә юк... Инде кемнәрем калды? ...Ышаныч гөлләрем корды. Өмет гөлләрем калды. Язым да юк, җәем дә юк... Нинди көннәрем калды? ...Яшьлектә яккан учакның җанда көлләре калды. Илем дә юк, җирем дә юк. Нинди тиңнәрем калды? ...Туган якка исә торган таныш җилләрем калды... Бер тулыллар калды баш ияргә. Шул бер и^еш калды — тыңларга... Ниндидер бер яңа моң төсмере сизәм хәзер шаян җырда да. Умырзая Кояшың булганда — суык та... тузолә! Ул — беренче чәчәк! Ул — кояш күзендә! Урман әле шәрә. Бөтен нур — аңарга. Яфраклар күләгәсе төшкәнче янарга! Боз, кырау — бер нәрсә. Ә күләгә — башка!.. ...Я беренче булырга! Я — бер дә булмаска! Шекспирны укыганда Исемнәр ят... Җирләр... Гадәтләр... Хәер, ул заманны белеп бетермим дә бик үк мин... ...Корольләрнең язмыш безгә тия алмастыр, Лирләрнеке менә— бик мөмкин! Җиргә барыбер... Дөньялар тыныч чакта, имин чакта, балигъ булган уллар, кызлар, фатихалар алып калып, тапшыралар Җир куенына яшәп арган әтиләрен, әниләрен... Сугыш чакта, кырыш чакта, киресенчә — карт аталар, өлкән аналар Җир куенына озаталар (күп чак үзләре дә күрмичә) яль-яшь, таза балаларын... Ага суда төз бер нарат. Салдан аерылганмы? ...Нарат үскән төптә ята аккош каурыйлары. Үкенү дә, әзрәк өмет тә. Кирәк чакта ишетә алмадым — назлы теләк: «Әче! Ачы!» ...Шулай да, көмеш яшьлектә татлы кисте алтын кайчы! Бакыраер картлыгыма калыр, ахры, тимер кайчы... Кисәр әле тутыкканчы! • Аста — дулкын. Өстә — кояш! Идел буе — чирәмлек! Авыл шаулап туй үткәрә, гөрли бөтен тирәлек! Халык уйный, халык җырлый, халык бии яр тулып! Яшь киленнең ак күлмәге үрли ак ялкын булып! Авыл рәхәттән исерек. Туктармы туй өч көндә? ...Көймәгә капланып елый бер кыз Идел өстендә. Парлы ялгыз Читләрдән караучыга без — туйдагы пар ат кебек! Ә эчләрдә яра саркый чәерле нарат кебек... Әйтәләрдер: бәхетлеләр! Шат йөзләренә кара! ...Диңгездә ялгызак калгач, күзләрдән яшьләр тама. Минем белән... Андыйларны-мондыйларны инде байтак күргән бар, дип, син уйладың бугай мине, бер гадэти җаный-яр дип. ...Еллар үтеп, шактый хәлләр кичте башың минем белән! Биргән ашың, аткан ташың — онытмадым!— минем белән.. Хәзер инде бик яхшы итеп беләсең син, мин дә беләм: ул гомерләр — терсәк кыска!— кайтарылмый берни белән! Хәзер — элек булганнарны искә алган күк минем аша, килерләрен бәһаләрсең чагыштырып минем белән. Әгәр миңа ышанмасаң... Әгәр миңа ышанмасаң, «Ул яратамы мине?» дип, җилләрдән сорап кара! Алар да, минем шикелле, «Шуны да белмисеңмени?» дип, чәчеңнән тарап торыр. Әгәр миңа ышанмасаң, «Ул миңа тугрымы?» дип, күкләрдән сорап кара! Болытлар, минем шикелле, «Шуңа шикләнәсеңме?» дип, мөлдерәп карап торыр. Әгәр миңа ышанмасаң, шул ук сорауларны биреп, үзеңнән сорал кара! Үзең мин булып кара! ...Күңелең тулы яшь булып та, көлепелмаел кара! ХХХХЮО-ХШООО0