ХЕЗМӘТКӘ ҖЫР КУШЫЛСА
Шулай бервакыт Ләке авылында алюминий чаңгы таяклары, неч- I кә торбадан эшләнгән сардиналарның юкка чыгуыннан зар* L ландылар. Соңыннан сере ачылды: баксаң, алардан... курай, күлләп-күпләп курай ясаганнар икән... Халык телендә кайчак кызык ечен уйлап чыгарылган мәзәкләр дә йөри, ә менә «курай вакыйгасы»н яшәеш үзе китерел чыгарган. Иң әһә- миятлесе, бераз сәеррәк тоелган мондый хәл күңелле күренеш буларак, кешеләрнең эч йезен, рухи ихтыяҗын, җаннары теләгәнне күрсәтүче «лакмус»ларның берсе буларак кабул ителә. Ә чаңгы таякларының югалуына бик үк пошынмыйк, нишлисең бит, «сәнгать корбаннар сорый». «Сандугачлар сайрый, кайда сайрый, Сарман буйларында тирәктә шул...» Ватаныбызның теләсә кайсы төбәгендә яратыл җырлана торган мәгълүм җырдагы әлеге сүзләр генә дә Сарманның халык талантларына бай булуы ягыннан үзенә күрә бер «феноменаль як» икәнлеген искәртәләр шикелле. Сарманның исеме үк җырлап тора, (һәрхәлдә, безгә шулай тоела.) Безнең якларда «сиртмәле суыргычлар» җирнең тирән катламнарыннан көне-төне нефть чыгаралар. Ерак киләчәктә, бәлки, алар туктап та калырлар. Ә менә халык рухы катламнарыннан чыга торган чишмәләр, җыр-моңның күзгә күренмәс «артезиан коелармы саегуны белмиләр. Сарман янындагы Зәңгәр тау үз куенындагы бакырны инде әллә кайчан биреп бетергән, ә халык талантлары һаман саен ачыла торалар. Бездә кайсы гына авылга барып чыксаң да, һәркемдә данлы якташларыбыз белән горурлану чаткысын тоясың. Барлый башласаң, районыбыз күрке саналучы талантлар шактый җыела икән. Әмма мин сүзне аларның барысы турында да алып бармыйм, фәкать әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә танылган кайбер шәхесләрне генә атап китәм. Күпме тыңласаң да тыңлап туймаслык җырлары белән халкыбызның тирән мәхәббәтөн яулаган җырчы — РСФСРның халык артисты, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров сарманлыларны хаклы рәвештә горурландыра. Дөрес, хәзер ул Сарманга сирәгрәк кайта, әмма кайткан саен халыкның «күңел сан- дыклары»нда сакланган борынгы җырларны үз репертуарына алып китә. Әлеге җырлар аның башкаруында кинәттән табылган кыйммәтле җәүһәр сыман ялтырап-нурланып китәләр, икенче төрле әйткәндә, яңадан туып, озын-озак юлга чыгалар. Ш «Сандугачлар сайрый, кайда сайрый...» Без бик хаклы рәвештә Зөһрә Сәхәбиеваны да үз сандугачыбыз итеп саныйбыз. Бөтен республиканы тамаша залы итеп, телевизордан җырлыймы, радио аша чыгыш ясыймы — аны һәркем үз итеп каршы аладыр. Зөһрә тавышында без үзебезнең якларга хас бормаларны һәм моңны ишетеп сөенәбез һәм ихлас горурлану тойгылары кичерәбез. Музыка сәнгатенә хезмәт итүче якташларыбыз турында сөйләгәндә, без композитор Мәсгут Латыйповны зур горурлану белән искә төшерәбез. Сөйләүләргә караганда, аның әтисе Мәүлетгали агз — Тукайны якыннан белгән һәм аралашкан кеше. Бөек шагыйрьнең рухи йогынтысы, күрәсең, аның улына да күчкән, һәм Мәсгут, үсеп җиткәч, кайчандыр Тукай хыялланган милли композитор булу дәрәҗәсенә ирешкән. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: моннан шактый еллар элек М. Латыйпов тырышлыгы белән районның «1 Май», «Җиңүче», Серго исемендәге, «Татарстан», «Мәгариф» колхозларында «Сарман чәчәкләре» исемендә инструменталь ансамбльләр оештырылган иде. Мәктәпләрдә белем алучы 100 кызны берләштергән бу җыелма ансамбль заманында халыкка бик игелекле хезмәт күрсәтте. Тора-бара алар, урта мәктәпне тәмамлап, төрлесе төрле якка таралыштылар. Берәүләре — музыка училищесына, икенчеләре культура институтына юл тотты. Ә инде хәзер аларның күбесе культура йортларында эшли. Аерым сәнгать эшлекле- ләре безгә менә нинди ярдәм күрсәтә алалар. Игелекле хезмәт югалмый. Җыр-моң чишмәләре тагын да тулышыбрак ага, халык иҗаты традицияләре баетылабаетыла дәвам иттерелә. «Сарман буйларыннан үткән чакта, Тыңларсыңмы җырлар җырлармын...» Безнең якларның бәрәкәтле туфрагы, әйе, үзләре җырлар иҗат итүчеләрне дә тудырган. Музыка сөючеләр якташыбыз Ифрат Хиса- мовны яхшы беләләрдер. Үзенең көйләре буенча күпләргә таныш булган «курайчы егет»ебез «Курайда уйнарга өйрән» дип исемләнгән ки- тап-кулланма да язды. Музыкант якташларыбыздан Валерий Әхмәтшин- ның «Чыгарсыңмы каршы алырга» җыры (Дамир Гарифуллин сүзләре) аеруча бәхетле язмыш кичерә. Әлеге җырны Татарстанның теләсә кайсы төбәгендә яратып башкаралар. Шулай ук Рафис Уразаев тарафыннан иҗат ителгән «Сарманым» җыры да (Миргасим Гаскәров сүзләре) тиз арада халыклашып китте, Бөтенсоюз радиосының «Җир һәм кешеләр» тапшыруында берничә мәртәбә яңгырады. Бу җәһәттән әйтеп узыйм: композитор һәм җырчы егетебез Рафис Бохара музыка училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә ул Мортамак авылы культура йорты директоры булып эшли. Биредә аның оештыру сәләте дә, сәхнә осталыгы да киң ачылды. Саклаубаш урта мәктәбе укытучысы Рөстәм Шәмсиев, Җәлил музыка мәктәбе директоры Мәгафур Йөзлебаевның да күңелгә уелып калырдай җырлары байтак. Якташыбыз Зөфәр Сәхабиев та көйләр язарга һәм җырларга ярата. Хәзер ул Мәскәү училищеларының берсендә музыка укыта, һәвәскәр композиторның Ф. Шәфигуллин, К. Булатова, Ә. Габиди шигырьләренә язылган җырларын үзешчәннәр бик теләп башкаралар. «Кечкенә клублардан башка зур поэзия булмас иде...» Шушы урында Р. Гамзатовның әнә шундый сүзләре искә төште. Клуб һәм поэзия... Әлеге төшенчәләр арасында, бер карасаң, бәйләнеш юктыр кебек тоела. Чынлыкта исә аларга үзара бәйләнешле тирән мәгънә салынган. Әйтик, клуб төшенчәсе авыл кешеләренең эч йөзен нурландыручы, халык җаныннан төртеп чыккан теләсә нинди талант шытымнарына яктылык һәм җылы бирүче культура учакларының берсе буларак күз алдына килә. Ә безнең социалистик сәнгать үсеше турыдан-туры бөтен халыкның рухи үсешенә бәйле. Шушы бәйләнештән чыгып караганда, Сарман җиренең рухи потенциалы үзенең поэзиясен дә барлыкка китерде, кон- хрвтрак ойткәндо, үзенең язучыларын да данчага чыгарды: Вздут Мифтахе», Әюп Гарей, Себбуз Рафиков, Аяз Гыйлаҗга, Ханиф Хэйруллин, Адлер Тимергалин, Мәдинә Маликоаа, Клара Булатова, Диләре Зәбәе- рова, Рафкат Кэрами, Әзһәр Габиди... Безнең якларның «рухи байлыклар картасывн менә нинди талантлар бизһ. Халыкның гасырлар буе җыелып килгән культура хәзинәсе менә ♦ кемнәрнең күңелләреннән ургыла. «Визиткавбыздагы әлеге исемнәр « белән горурлану күңелләргә, әлбәттә, җиңеллек китерә, ә иңнәргә та- г гын да зуррак йөкләр өя шикелле. Күренекле якташларыбыз безгә = һәрвакыт сынап карыйлардыр төсле тоела. Халык талантларын табу £ һәм үстерү юнәлешендә, димәк, үзебезнең «марка»ны төшермәү һәр- а. вакыт биеклектә калу өчен бездән яңадан-яңа резервларны ачу, мөм- | кинлекләрдән максималь файдалану һәм җаваплылыкны арттыру ' сорала. 2 Халкыбызның гаять тирән мәгънәле мондый мәкале бар: «Ачның 2 күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә...» Яхшы мәгънәдәге тук кеше, ди- д мәк, җитеш тормышта гомер итүче. Ә халыкның тормыш-көнкүреш х дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт ияләренең эш шартларын яхшырту, белем ♦ бирү челтәрен киңәйтү, буш вакытны арттыру культураны моңарчы ч күрелмәгән дәрәҗәдә үстерергә, кешеләрнең күпьяклы рухи камиллә- в шуен, халык талантларының чәчәк атуын тәэмин итәргә мөмкинлек ту- ° дыра. Ленинча әйткәндә, нәкъ менә шундый җирлектә «яңа, бөек ком- * мунистик сәнгать» үсеп чыга. Культура үсешен материаль үсештән аерып булмый. Әгәр без куль- s тура өлкәсендә күпмедер уңышка ирешкәнбез икән, аларның барысы т да социальэкономик үсеш нигезенә таянып торалар. Әлеге берлекнең w күркәм нәтиҗәсе районыбыз җирлегендә дә ачык чагыла. Бүгенге үр- = ләр биеклегеннән караганда, ирешалгәннәр уч төбендәгечә күренә. 2 Район үзәге Сарманны гына алыйк. Соңгы елларда ул күзгә күренеп ма- е; турайды. Колхозлашу елларында хезмәт'уңышларына ирешкән алдынгыларны Сарман өстеннән аэропланда очыртып әйләндергәннәр, һәм ударниклар әле шул заманда да Сарманның матурлыгына сокланганнар Ә бүген район үзәге танымаслык булып үзгәрде. Биредән төрле якка асфальт юл китә. Ә һава юлы республикабызның башкаласы белән тоташтыра. Күп катлы якты йортлары белән шәһәр төсен ала бара Сарман. Ә тагын ун елдан ул бөтенләй яңарачак. Төзек урамнар, иркен мәйданнар тагын да күбәер. Моңа беркем дә шикләнми, чөнки барысы да районның социаль үсеш планына салынган. Безнең яклар «кара алтын» бирүче төбәк буларак та танылган. Патриот шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртүче кала районыбыз җирендә үсеп чыкты. Дөрес, аны поселок диләр, әмма ун мең халкы булган һәм үзенең 25 еллык бәйрәменә әзерләнүче Җәлилдә яшәүчеләр аны хаклы рәвештә «Мәскәүнең бер почмагы» дип атыйлар. Мәһабәт кунакханәсен, Техника йортын, кибетләрен, шифаханәсен, көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәген, санаторий-профилактормйны карал йөргәннән соң, кайнар Һәм салкын суның һәр өйдә булуын һәм тагын башка дистәләрчә уңайлыкларны искә алсак, җәлиллеләрнең сүзләрендә хаклык барлыгына ышанасың. Үткәннәр, бүгенге һәм киләчәк турында хәзер һәр кеше уйланадыр. Унберенче бишьеллыкның дүртенче елы уртасын узып барабыз. Тагын or ярым чамасы вакыт үткәннән соң, уникенче бишьеллык бусагасыннан атлап керәчәкбез. Агымдагы бишьеллык хакында уйланганда, әлбәттә, сүз ирешелгәннәргә килеп тоташа. Шунысы куанычлы: узган ел районыбыз эшчәннәре игенчелек һәм терлекчелек буенча барлык планнарны уңышлы үтәп чыктылар. Дәүләт амбарларына 60 мең тонна ашлык, 62 мең тонна шикәр чөгендере озатылды. Ит һәм сөт сату планнары дс арттырып үтәлде. Саннарны күп китерү әдәби журнал материалында бәлки килешеп тә бетмидер. Әмма безнең уңышларыбыз шул саннар артында саллырак күренә, һәм алар, халыкның хезмәт һәм политик активлыгын күтәрү, идеятәрбия эшен яхшырту, хезмәт дисциплинасын ныгыту, социалистик ярышны киң җәелдерү, хезмәт ияләре арасында культура-агарту эшләрен яңа баскычка күтәрү нәтиҗәсе буларак, горурлык һәм дәрт-дәрман уяталар, киләчәккә ышаныч тудыралар. Хезмәткә җыр кушылса... Кайчак хуҗалык эшләре белән үзешчән сәнгать коллективы эшчәнлеген чагыштырып карарга туры килә, һәм алар арасындагы ике яклы җанлы элемтәне тоеп, канәгатьләнү хисе кичерәсең. Мисалга «Җиңүче» колхозын гына алыйк. Биредәге культура йорты хезмәткәрләре товарлыклы-сөтчелек фермасы савымчыларын концертларда катнаштыруны максат итеп куйдылар. Тиздән савымчыларның җыр ансамбле оешты, һәм тора-бара ферма күрсәткечләре дә яхшыра башлады, алдынгылар саны да ишәйде. Димәк, кызларның үзешчән сәнгать өлкәсендәге активлыклары турыдан-туры хезмәт җи- тештерүчәнлегенә дә шифалы йогынты ясаган. «Музыка тыңлаганнан соң,— дип язган Гете,— минем эшем һәрчак яхшырак бара». Музыка сәнгате материаль байлык тудыручыларга да нәкъ менә шундый этәргеч бирә, җыр үзенең канатлары белән теләсә нинди авырлыкларны күтәрешә. Сәнгатьнең югары әхлаклылык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүдәге роле районның музыка һәм художество мәктәпләре эшчәнлегендә дә ачык күренә. Музыка коралларында уйнарга, җырларга һәм биергә яки рәсем төшерергә, сын ясарга өйрәнүче балалар арасында начар өлгерешле укучыларны, тәртип бозучыларны, әти-әнилә- ренә булышмаучыларны очрата алмассың. Сәнгать менә нинди сихри көчкә ия1 Жырлап иген иккән. Жырлап гомер иткән Сарман ягы элекэлектән. Туган ягым җырны, Жыр Сарманны Үзенеке иткән, үз иткән... Бездә март айларында уздырыла торган җыелма концертлар үзешчәннәрнең чын-чынлап олы бәйрәменә әверелә. Җыелма хорда катнашучылар, сәхнәгә генә сыймыйча, тамаша залына да төшеп басалар. Мондый чакта район культура йорты тоташ бер хор коллективына әйләнә. Партия, Ленин, Ватан турындагы җырлар һәркемдә горурлык һәм күтәренкелек тойгыларын уяталар. Дуслык, туганлык хакындагы җырлар кемнәрнең генә күңел түренә барып җитми икән дә, иң матур хисләрен кузгатмый икән?! Хәрәкәткә бай рус, татар, башкорт, үзбәк, мари, удмурт һ. б. халыкларның милли биюләре сәхнәдә кабатланган саен күп милләтле илебез культурасының үзара баюын, нур янында нур булып балкуын тоясың, халыклар дуслыгының сәнгатьтәге якты гәүдәләнешен күреп сөенәсең. Мондый концертларда районыбыз талантлары, гадәттә, һәрьяклап ачыла, сәхнә белән тамашачы арасында, әйтерсең, барлык төсләре белән балкып торучы салават күпере сузыла. Йомгаклау концертлары сар- манлыларның рухи күтәренкелеген көзгедәгечә чагылдыра. Ә көзгедә исә һәр нәрсә үз төсе белән күренә. Сөенечле яклар һәркемнең уртак шатлыгына, җитешсезлекләр исә уртак көенечкә әверелә. Үзешчән сәнгать казанышларын барлаганда, район культура йорты каршында эшләүче агитбригада эшчәнлегенә аерым тукталып үтәргә кирәктер. Әлеге коллектив Бөтенсоюз фестиваленең Беренче дәрәҗә дипломы, Бөтенроссия фестивалендә лауреат исемен һәм зур алтын медаль яулады. Мәскәүдә үткәрелгән йомгаклау концертында һәм Бетенроссия хор җәмгыятенең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган концертта катнашты. РСФСР Культура министрлыгы һәм культура работниклары профсоюзлары үзәк комитеты, шулай ук «Агитатор» журналының махсус грамоталары белән бүләкләнде. Ә «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбле, Бетенроссия зона смотрында (Ульяновск) призлы урынны алып, республикабыздагы авыл үзешчән- ♦ нвре иҗаты тарихында беренче мәртәбә буларак, татар совет милли < сәнгатен чит илдә — Болгариядә күрсәтү хокукын яулады. Үзешчәнне- 5 ребез Г. Димитров исемендәге Яшьләр үзәгендә үткәрелгән халыкара = фестивальдә дүрт алтын, җиде көмеш медальгә лаек булдылар. Алар- £ ны София, Бургас, Плевез, Русе һ. б. шәһәрләр тамашачысы алкыш- •_ лады. Әлеге иҗат коллективы хәзер дә үсештә, аның чыгышларын һәр- ~ кайда көтеп алалар. Автомобиль төзүчеләр. Түбән Кама, Әлмәт, Зәй * районнары эшчәннәре алдында да алар еш булалар, хезмәт ияләрен 2 җиңүле хезмәткә рухландыралар Хәзерге кешенең рухи тормышын, кабатлап әйтик, культура учак- 2 ларыннан башка күзаллап булмыйдыр. Культура йорты, клуб, китапк ханә, Кызыл почмак — һәммәсе җенны җылыта торган гаҗәеп учаклар. ♦ Бөек юлбашчыбыз В. И. Ленин 1913 елда ук инде «клубларны эшчеләр- < не агарту өчен иң мөһим позицияләрнең берсенә әверелдерү» кирәк- • леген күрсәткән. Тикмәгә генә А. В. Луначарский клубны социализмның о. бер кисәкчеге итеп санамаган. Чыннан да клубларны кайнап торган торх мышыбызның якты бер аланына тиңләргә буладыр. Культура учаклары Z коммунистик тәрбия эшенә ярдәм итәләр,, кешеләрнең иҗади сәләтлә- s рен үстерешергә булышалар. Ләке авылы культура йортының «Игөнә» фольклор ансамбле нигеэ- дә колхозчыларны берләштерә. Әлеге коллектив керәшен татарлары a җырларын тарату буенча мактаулы эш башкара. Хәзер инде эфир дул- 2 кыннарында еракларга яңгырый торган «Әйдә, әйДә. .» җыры элекке 4 заманнарда шушы авылда туган. «Итәнәйне оештыруда колхозның партком секретаре Роза Аксакова башлап йөрде. Үзе дә ул, культура эше фидакаре буларак, концертларда еш катнаша. Җырны гомерлек юлдаш итүчеләр, ягьни хезмәт һәм сәхнә ветераннары да аз түгел бездә. Мәсәлән, «Үрнәк» колхозыннан Ленин ордены кавалеры Мөдәррис Хөснетдинов, «Коммунизм» колхозыннан Хәли Хә- бибуллин, «Җиңүче» колхозыннан Нурислам Фәхрисламов, Тукай исемендәге колхоздан Әсма Заһирова, «Родина» колхозыннан Нурулла Нәбиуллин әнә шундыйлардан санала. Иң куанычлысы, әлеге ветераннарның эшен хәзер үзләре белән берлектә балалары дәвам иттерә. Ә гаилә ансамбльләре турында сөйләгәндә без «Тукай» совхозыннан Фәрхетдиновларны, Тукай исемендәге колхоздан Хатиповларны, «Родина» колхозыннан Таҗиевларны горурланып искә алабыз. Атаклы җырчыбыз Илһам Шакировның бертуган абыйсы механизатор Кыям Шакиров тавышына да сокланып туймассың. Баксаң, аның кызы да җырлый икән. Дүртенче класста гына укый торган әлеге кызчык Сарман сәхнәсендә Дә уңышлы чыгыш ясады. Менә шулай Шакировлар дәвам итә. Шушы урында хезмәт ветераны Фатыйма апа Гайнемовага («Тукай» совхозы) аерым тукталып үтәсе килә. Халык хәтеренә ул гармунчы буларак кереп калган. Сугышка китүчеләрне дә Фатыйма апа тальяны белән озатып калган, җиңеп кайтучыларны да өздереп уйный-уйный каршы алган. Авылда бер генә концерт та аннан башка узмаган. Музыка белән тормышны ямьләндерергә өйрәнгән шушы хатын үзенең ире Бикмөхәммәт абый белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Ал арның Һәммәсе дә музыканы ярата. Мәсәлән, Флүр, Флүро, Вәзирә өчесе Дә музыка училищесын тәмамлаган. Ә төпчекләре Әнүр баянда да, курайда да оста уйный. Вәзире күп еллар инде Сарман музыка мәктә бендә укыта, яшь буынны җыр яратучан итеп тәрбияләү өчен бөтен көчен бирә. Авылда культура комплексының горурлыгы, әлбәттә, җырчылар һәм биючеләр белән генЪ чикләнми. Колхоз һәм совхозларда драма түгәрәкләре дә эшли. Үзешчәннәр тарафыннан куелган спектакльләр авыл сәхнәләрендә зур уңыш белән күрсәтеләләр. Менә егерме ел инде Сарман һәм Теләнче Тамак халык театрлары күп милләтле совет драматургиясенең истә калырдай образларын иҗат итәләр. Классик драма- тургларыбыздан М. Фәйзинең «Галиябану», Г. Камалның «Беренче театр», «Бүләк өчен» һ. б. пьесалары буенча куелган спектакльләр аеруча зур кызыксыну һәм канәгатьләнү белән карала. Кешене үзешчән сәнгатькә нәрсә тарта? Дөнья һәм кеше турында күбрәк белү, матурлык белән очрашу ләззәтен тату омтылышы, үзеңдә художникны ачу, рухи байлыкларыңны ишәйтү, иҗат итү теләге. Ә бит кеше табигате буенча ук дөньяга иҗатчы буларак килә, һәм бездә үзеңне төрле яклап ачар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Кешеләрнең художество иҗатында күпләп катнашуы совэтча яшәү рәвешенең асыл сыйфатларыннан санала «...Дәүләт гражданнарга үзләренең иҗади «өчләрен, сәләтләрен һәм талантларын куллану өчен,— диелә СССР Конституциясендә,— реаль мөмкинлекләрне киңәйтүне үзенең максаты итеп куя». Ә үзешчән сәнгатьнең менә шундый шартларда югары баскычка күтәрелүе халыкның эстетик культурасын төрле яклап үстерү юнәлешендә ныклы адымнар белән алга баруны һәм халык иҗатындагы традицион формаларның иң яңа художество культурасы казанышлары белән органик төстә кушылып китүен күрсәтә. Традицион рәвештә үткәрелә торган үзешчән сәнгать смотрлары шуны раслый: кайбер коллективлар үзләренең осталык дәрәҗәләре буенча профессионалларга тиңләшә баралар. Үзешчән сәнгатьнең киң колач алуы халыкларның бөтен социалистик культурасын күтәрүдә куәтле факторга әверелә Менә шундый күренеш безнең район җирлегендә дә күзәтелә. Үзешчәннәрнең осталыгы үсүе, аларның зур сәнгатькә юл ярулары зур канәгатьләнү тудыра һәм шул ук вакытта иҗат коллективлары алдына яңаданяңа катлаулы бурычлар да куя. Хәзер инде аерым хорларда элеккечә бер тавышка түгел, ә бәлки өч-дүрт тавышка җырлыйлар. Татар халык иҗатының җәүһәрләреннән саналган «Гөлҗамал», «Кара урман» кебек җырларны бездә профессиональ осталык белән башкаручылар байтак. Сарман сәхнәсеннән күтәрелгән Зөһрә Шәрифуллинаның Татар дәүләт филармониясе коллективында җырлый башлавы, шулай ук җырчы Мөҗип Исламовның үзешчәннәр арасыннан үсеп чыгуы да халык художество иҗатының камилләшү юнәлешендә югары баскычка күтәрелүе турында сөйли. Ә бит илебездә күп кенә профессиональ театрлар һәм башка иҗат коллективлары үзешчән сәнгать җирлегендә оештырылганнар, һәм алар үзешчәннәр хисабына тулылана баралар. «Алтынчәч» операсыннан хореографик сюита...» Дөресен генә әйткәндә, авыл сәхнәсеннән менә шундый игъланны ишетергә без әллә ни күнекмәгәнбез. Музыка сәнгатенең мондый затлы һәм «нәзберек» үрнәкләре белән, гадәттә, шәһәрләрдә генә очраша аласың. Сарман үзешчәннәре шундый жанр буенча да көчләрен сынап карарга булдылар һәм авылларда опера сәнгатен өлешләп пропагандалау буенча сизелерлек уңышка ирештеләр. Аларның чыгышларын казанлылар да яратып кабул итте. Шушы уңайдан кайчак уйланып та куясың. Нигә әле без авыл кешеләрен опера һәм балет сәнгате белән очрашу ләззәтеннән һаман да мәхрүм итеп киләбез. Белгәнебезчә, музыкаль театрның гастрольләр маршруты һәрвакыт зур шәһәрләр аша үтә, һәм без моны инде табигый күре^ш буларак кабул итәбез. Анысы театрның үзенчәлегеннән киләдер. Авыл кешеләренә мондый спектакльләрне шәһәргә барып карарга да гел-гел форсат чыгып тормый. (Дөрес, Казанга якынрак районнардан культпоходлар ясала, алары да күцңелек очракта драма театрларына оештырыла.) Менә шушы урында сорау туа: ни өчен музыкаль театрлар авылда опера һәм балет сәнгатен пропагандалау өчен берәр төрле форма уйлап тапмыйлар. Әйтик, авыл сәхнәсендә опера яки оперетта, балет, музыкаль спектакльләрдән өзекләр белән чыгыш ясарга буладыр бит. (Аннары шунысын да онытмыйк: авыл яшьләренең күпмедер өлеше, телибезме-теләмибезме, тора-бара шәһәрдә яши башлый, димәк, алар әзерлекле булган очракта шундук театрның актив тамашачылары даирәсенә килеп кушылалар.) Музыкаль театр коллективы авылда опера һәм балет сәнгатен пропагандалаучы үзешчәннәргә дә шефлык ярдәме күрсәтә ала лабаса. Кыскасы, бу өлкәдә ничектер бергәләп эшләү таләп ителә. Ә иҗади хезмәттәшлек мөмкинлекләре байтак, бары тик эзләнергә генә кирәк Тагын бер мәсьәләгә тукталып үтәсе килә. Элегрәк авылдан авылга аю биетеп йөрүчеләр булган Күчмә зоопарклар да йөргәләгән. Алар үзенә күрә яңа дөнья белән очрашу шатлыгы өләшкәннәр. Хәзерге коммуникация заманында мондый онытылмаслык очрашуларны бик рәхәтләнеп оештырырга буладыр. Аларның формалары күп төрле. Әйтик, ни өчен күчмә күргәзмәләр оештырмаска?! Татарстан сынлы сәнгать музее һәм Художниклар союзы мондый игелекле эшне авырыксынмыйча башкара аладыр дип уйлыйм. Башкалабызда оештырылган күргәзмәләрне авыл кешеләренең барысы да карый алмыйлар Ә сынлы сәнгать үрнәкләре белән якыннан очрашу, картиналардагы буяуларны күз нурлары белән капшап алу кешегә никадәрле эстетик ләззәт, илаһи кеч, яшәү дәрте бирә! Әлеге тәҗрибәне без үзебезнең җирлектә, Сарман балалар художество мәктәбе мөмкинлекләреннән чыгып җәелдерергә омтылыш ясадык Чыннан да мондый күчмә күргәзмәләр һәркайда гаять зур кызыксыну белән карала, һәм менә Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан районда балалар, үзешчән рәссамнар һәм көнкүреш сәнгате осталары ңонкурс-күргәзмәсе оештырылды «Тынычлыкны саклау эшендә мин нинди файда китерә алам?» Шундый девиз астында тупланган күргәзмә бездә халыкның зур иҗат потенциалына ия булуын тагын бер мәртәбә раслады. Соклану һә/л горурлану хисләре кичергәндә, ирексездән, М Горький сүзләре хәтергә килә: «Халык — материаль кыйммәтләр булдыручы көч кенә түгел, ул рухи кыйммәтләрнең бердәнбер, саекмас чыганагы». Бездә матур гадәт яши. Бәйрәмнәрне культура йортына җыелып уздырабыз. Урам бәйрәмнәре дә шулай уза. Ленин, Куйбышев, Җәлил һ. б. урамнарда яшәүчеләр оештырган тантаналар әле дә хәтердә саклана. Мондый бәйрәмнәргә әзерлек алдан ук башлана. Башта рәсем, кул эшләре, аш-су хәзерләү, йорт-җир, каралты-кура чисталыгы буенча махсус конкурслар үткәрелә. Теге яки бу урамда яшәүче кешеләрнең мактаулы эшләренә йомгак ясала. Беренче ударниклар, сугышта батырлык күрсәткән каһарманнар ачыклана. ТанҮана ахырында шул урамда яшәүчеләр тарафыннан озакка сузылган концерт күрсәтелә. Җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бирегә күпләп җыела. Мәсәлән, шундый бәйрәмнәрнең берсендә хәтта грузин егете дә—көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе эшчесе Шота Гагуадзе катнашты, «Әкълимә», «Уфа юкәләре» кебек җырларны һәркемнең күңел түренә үтәрлек итеп татарча башкарды. Мондый бәйрәмнәрдә халык иҗаты үсеше бик ачык булып күренә. Үзешчән художество иҗаты турында сөйләгәндә, районыбызның рә- сем төшерү, туку, чигү белән мавыгучыларына аерым тукталып үтәргә кирәктер. Әйткәнемчә, төрле бәйрәмнәр вакытында аларның иҗат үрнәкләреннән район культура йортында махсус күргәзмәләр оештырыла. Салават күперенең бар төсе салынган келәмнәр, чигүле тастымаллар, ашъяулыклар һәм җәймәләр кемнәрнең генә күз явын алмыйдыр?! Сатучы Ф. Гыйлфанова, типография эшчесе М. Талипова, культура йорты методисты Р. һадиева, китапханәче Н. Валиуллина тарафыннан эшләнгән келәмнәрнең, Шыгай балалар бакчасында эшләүче Ф. Садый- кова суккан паласларның һәр бизәгендә кояш уйный, йолдызлар җемелди, ай нурлары сирпелә, чишмә чылтыравы ишетелә шикелле. Халык иҗатының чишмә-чыганаклары, җир астындагы елгалар шикелле күзгә бәрелеп тормыйлар, шулай да аларның бетмәс-төкәнмәс булуын күңелең белән тоеп торасың. Халык талантлы балаларын туктаусыз тудырып тора. Җиребездә яңадан-яңа «моң катламнары» ачыла. Халык таланты күпкырлы. Үзем шушы хакта уйлыйм, үзем Яхшы Каран авылында яшәүче Сәгытдин абзый Камалиевны искә төшерәм. Балачакта чәчәк авыруыннан сукыр калган шушы кеше инде менә ничә дистә еллар буе кешеләргә тальяннар ясап өләшә. Үзе бер гармун фабрикасы кебек. Сәгытдин тальяннары... Аларның һәрбер өлеше сукыр гармунчының күңел күзеннән сирпелүче нурлар белән җылытылган Шундый кешенең тальяннар ясавы — үзенә күрә бер батырлык. Якташым Сәгытдин абзыйның уйнавын тыңлаганда, ирексездән, яшәү мәгънәсе турында уйланасың, «Гомерем минем моңлы бер җыр иде» кебек шигъри сүзләрне тирәнрәк аңлый башлыйсың, тормышка мәхәббәтең көчәеп киткәндәй була, халкыбыз талантлары белән тагын бер мәртәбә горурланасың. Хәзер икенче Бөтенсоюз үзешчән художество иҗаты фестивале бара. Әлеге смотр совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенә 40 ел тулуга багышлана. Бу бөек дата бер генә кешене дә тыныч калдыра алмыйдыр, һәр коллектив, һәр хезмәт иясе хәзерге халыкара киеренкелек шартларында, империалистлар атомтөш коралы бэлән янаганда үз вөҗданы алдында, сугышта корбан булганнар алдында фидакарьлеге белән имтихан тота. Менә шундый җаваплылык үзешчән сәнгать коллективлары чыгышларында да ачык сизелә. Бөтенсоюз смотрының үзәкләштерелгән авыл культура йортларында уздырылган беренче туры тамашачылар күңелендә якты хатирәләр калдырды. Яу кырында илебез азатлыгы өчен ятып калган каһарманнарга мәдхия булып яңгыраган җырлар һәм шигырьләр, совет сәхнә сәнгатенең югары гражданлык белән сугарылган башка күп төрле әсәрләре сугыш утын кабызырга тырышучыларга каршы көчле нәфрәт тудыралар. Ватаныбыз куәтен арттыру хакына армый-талмый эшләргә рухландыралар. Смотрның икенче туры барышында район культура йортына берәм- берәм колхоз һәм совхоз үзешчәннәре коллективлары җыелды. Алар сугышта һәлак булган җиде меңнән артык сарманлыларга, тылда тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәләренә алган хатын-кызларыбызга дан җырладылар. «Үрнәк», «Җиңүче», «Татарстан», «Корыч кул» кбл- хозлары, «Тукай» совхозы үзешчәннәре концертларында тормышка мәхәббәт, ирешелгән уңышлар белән чиксез горурлану хисләре ташып торды. «Совет солдаты», «Аналар сугыш теләми», «Җайдаклар», «Дуслык» исеме астындагы әдәби-музыкаль композицияләрне караганда, кемнәрнең генә күңеле тетрәнмәгән, кемнәрдә генә дәртле һәм оптимистик уйлар тумаган икән! Бөек Октябрь революциясенә кадәр «бөлгән һәм үлгән» як булып саналган Сарман якларының нурлы һәм җырлы төбәккә әверелүе әлеге концертларда көзгедәгечә чагыла. Фестиваль барышында авыл культурасының материаль базасын ны гыту зарурлыгы да бөтен кискенлеге белән ачыла. Үзешчән сәнгать коллективларының репертуарын коммунистик мораль, гуманизм һәм югары гражданлык рухындагы яңа әсәрләр белән баету, милли коллективлар арасында рухи кыйммәтләр алмашу... Смотр дәвамында мондый юнәлештә эшләү дә таләп ителә. Шунысын да әйтергә кирәк: репертуар һәм методик әдәбиятның сыйфаты әлэгәчә түбән булып ка- ♦ ла бирә. Тормыштагы төрле вакыйгалар, бәйрәмнәр, кичәләр өчен сце- < нарийлар җитенкерәми. Хезмәт ветераннарын хөрмәтләүтәбрикләү п өчен, мәсәлән, җитди уйланып язылган бер кулланма да таба алмый- | сың. Ферма уңганнарын, кыр батырларын данлау өчен кулга тотардай > ярдәмлекләр күренми. Соңгы вакытта махсус рәвештә эстрада сәнгате а өчен язылган юмор һәм сатира әсәрләре дә азаеп китте шикелле. Ру- з хи азыкны да төрләндереп-яңартып тору таләп ителә. Авыллардагы үзешчән сәнгать энтузиастларын профессиональ кол- if лективларга стажировкага чакыру, иҗат союзларының районнарда кон- 2 сультация пунктларын оештыру, аерым культура эшлеклеләрен билгеле 3 бер коллективка беркетү һ. б. шундый формаларны киңрәк җәелде- * рергә кирәктер. Халык художество иҗатының үсүе иң беренче чират- ♦ та авыл культурасы кадрларының белеменә, осталыгына һәм энтузиаз- < мына бәйле. Казан культура институты, культура-агарту училищелары “ кадрлар хәзерләүдә һәр районның ихтыяҗын истә тотып эш итсәләр, о. авыл кешеләренең рухи үсеше юнәлешендә тагын да зуррак файда * китерә алырлар иде шикелле. Кызганычка каршы, районыбызда йөздән Z артык культура работнигының нибары тугызы гына югары белемле. Ә s махсус урта белемгә ия булучылар саны кырыктан артмый. Мондый п күренеш башка районнарга да хастыр дип уйлыйм. к Кешенең рухи ихтыяҗларын формалаштыру, шәхеснең идея-поли- д тик, әхлакый йөзенә актив йогынты ясау — социалистик культураның Q мөһим миссиясе. Халык иҗатының тәрбияви йогынтысын көчәйтү, совет ч кешеләренең буш вакытын файдалануда аның ролен үстерү Бөтенсоюз смотрының да әһәмиятле бурычларыннан санала. Коммунистик тәрбия эшендә һәм хезмәт ияләренең төп эштән калган вакытын рациональ файдалануда халык иҗатының ролен күтәрү зарурлыгы КПСС Үзәк Комитетының «Үзешчән художество иҗатын тагын да үстерү чаралары турында»гы карарында да ассызыклап әйтелә. Эстетик тәрбия алу, гадәттә, мәктәптә башлана. Биредә без бөтен гомеребезгә җитәрлек гүзәллек хисе чумырып алабыз, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен аңларга, бәяләргә өйрәнәбез, беренче мәртәбә иҗатка тартылабыз. Балалар һәм яшүсмерләрнең актив ялын оештыру, аларның художество иҗатын үстерү буенча мәктәпләрдә үткәрелә торган реформа уңаеннан гаять зур бурычлар куела. Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә Бөтенсоюз смотрыннан да нәтиҗәле файдаланырга кирәктер. Ә бит фестивальдә катнашучыларның яртысы — мәктәп балалары һәм профтехучилище укучылары. Тормыш күрсәтә: хуҗалыкларның социаль-экономик үсеше планына үзешчән сәнгатьне үстерү буенча да конкрет йөкләмәләр кертелсә, гадәттә, халык талантларының ачылуы һәм чәчәк атуы өчен яхшы шартлар тудырыла. Ә үзешчән иҗатның үсүе үз чиратында кешеләрнең үзаңын тагын да камилләштерергә, шәхестә яңадан-яңа көч чыганакларын ачарга, җәмәгатьчелек тәртибен, хезмәт дисциплинасын яхшыртырга, хезмәт җитоштерүчәнлеген арттырырга, кыскасы, колхоз һәм совхозларны социаль-экономик яктан югары баскычларга күтәрешергә ярдәм итә. Партиянең район комитеты материаль һәм рухи тормышчың органик рәвештә алга баруы өчен, художество иҗатының һәм, гомумән, авыл культурасының социаль-экономик үсештән аерылмавы өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә омтыла. Бу уңайдан безгә КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумында да зур бурычлар йөкләнде: «Үзешчән иҗатны үстерүгә, массаларның культура кыйммәтләреннән файдалануга даими игътибар бирергә кирәк». Сарман. Ленин урамы. Мин көн дә шушы урамнан эшкә барам. Әнә кемдер кичәге концертта яңгыраган яңа җырны үзалдына көйләп уза. Ничәнчедер әтәч кычкырып куя. Менә бер бала үзенең куанычын әнисенә белдерә: «Бүген бакчада концерт куябыз!..» Әнә кемдер, үзе дә сизмәстән, театрда уйныйсы роленә «кереп китте» шикелле. Менә культура бүлеге автобусы кычкыртып уза — агитбригаданың игенчеләр алдында чыгыш ясарга китеп барышы. Ачык тәрәзәләрдән дәртле җыр авазлары бөркелеп кала. Син дә җырла, батыр егет, Син дә җырла, матур кыз! Матур булсын, матур булсын, Матур булсын бу тормыш! «Җыр төягән» автобус күздән югала. Үземнең үзешчәннәр арасында чыгыш ясаган чагымны искә төшереп, әлеге җырны авыз эченнән генә дәвам иттерәм: Илебезнең халыклары Матур тормыш коралар Тыныч булсын, тыныч булсын, Тыныч булсын дөньялар!