«ГАСЫР» НӘШРИЯТЫ
Кешелек хәтере вакытның җимергеч кечемә каршы тора һәм культура дип аталган беек жали- няне барлыкка китер» Академик Д С Лихачев еренче рус революциясе гасырлар буе социаль һәм милли тоткынлыкта яшәп килгән халыклар тормышына давылдай килеп кәрдв, аларның яшәешендәге зур үзгәрешләргә сәбәп булды. Бездә профессиональ театр барлыкка килүе газета-журналлар чыга башлау, уку-укыту елкесандеге зур үзгәрешләр — әнә шул революция дулкыннары җимеше. Шундый ук үзгәрешләрне без матбагачылык елкесендә дә ачык күрәбез Халыкны агарту, аны кешелек җәмгыяте тудырган казанышлар хисабына баету, фән, техника, сәнгать казанышлары белен якыннан таныштыру ечен янып йорген мәгърифәтчеләр беренче рус революциясе тудырган азмы-күпме момкинлекләрдәи файдаланып китап басу эшен до җәйге салырга тырышканнар Бу елларда барлыкка килгән зрелеааклы китап ширкәтләре «Юл», «Мәгариф», «Нур», «Каләм», «Иршад», «Насырия», «Өмед» һәм башка нәшриятлар әнә шул максатлардан чыгып оештырылганнар. Шундый нәшриятлар арасында ззлекле рәвештә демократик позицияләрдән торып эш иткән «Гасыр» нәшрияты да була. Ләкин Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г Ибраһимоә, Г Колохметое һәм күп кенә башка язучылар турындагы, беренче татар большевигы X. Ямаше» турындагы хезмәтләрдә еш искә алына торган «Гасыр» нәшрияты тарихы матбугатта хәзергәчә яктыртылмаган килеш кала бирә. Шуны исәпкә алып, боз «Гасыр» нәшрияты турында берничә сүз әйтергә булдык. ■Гасыр кетепханәсе» исеме белән билгеле бу нәшриятның тарихы «Әхмәтгәрәй Хәсани вә ширкесе» исемле нәшрият белен бәйләнгән. Бу нәшриятның тарихы шактый драматик башлана. Татар куштаннары Казан губернаторына: Ә. Хәсәни рехсәтсез китап сату белән шегыльләнә, аның номерына алла нинди ят кешеләр җыела, анда патшага каршы сүзлер сейлилер дип шикаять язалар. Менә ул шикаять буенча 1908 елның 26 февралендә полиция надзирателе Печән базарындагы «Сарай» кунакханәсенең 16ичы бүлмәсенә бәреп кере. Китап бәйләмнәре арасында зшләп ятучы Ә. Хәсенидән китап сату ечен рәхсет кәгазен күрсәтүне таләп ите. Ә Хәсәни үзенең китап басу белән генә шегыльленмәаен. үзе баскан китапларны сату ечен алариы китап кибетләренә тапшыруын ейте. Надзиратель «Әхмәтгәрәй Хә- сени вә ширкесе» бастырган китапларны тикшереп карый, алар арасында рехсәтсез басылган китапларны таба алмый, аннан һәр басылган әсәрнең берәр данәсен алып губернатор канцеляриясенә алып ките 1 1 ТАССР Үхәк лгүлат архивы. I ф. * тасвирлана. ЗТЯ6 ни. В б Б Икеиче квнне цензор Н. И. Ашмарин, китап сату зшлереи күзәтүче чиновник Вольский, пүнәтәйләр белән Ә. Хвсвни бүлмәсендә, аның астындагы китап складында тентү ясыйлар. Шикләнерлек нәрсәләр таба алмагач, бүлмә һәм складка салган арестны алып, бәйләнмичә кител баралар. Полиция тарафыннан тентүнең юкка гына оештырылмавын яхшы аңлаган Ә. Хвсвни, киләчәктә бәйләнергә сылтау калмасын дип, китап сату вчен рвхсәт алырга була, үтенеч белән губернаторга мврәҗәгать итә Үтенеч ике кеше исеменнән, Ә. Хвсвни- нең узе һәм Габдрахман Хәбибулла улы Рвхмвтуллин исеменнән бирелә. Үтенеч губернаторга кергәч, аның авторларының кем икәнлеген яшерен юл белән вч ай тикшерү була, шуннан соң гына, 1908 елның 30 июнендә аларга китап кибете ачарга рвхсәт бирелә. Рвхсәтне алгач ярты елдан соң, 1909 елның беренче январенда Евангелистов (хәзерге Татарстан — Ә. К.) урамында бертуган Ибраһимовлар йортында «Гасыр ко- тепханәсе» исемендә китап басу, сату ширкәте ачыла, бу ширкәт 1913 елның 20 маенда Мәскәү (хәзерге Киров — Ә. К ) урамындагы Мвхәммәдшакир Казаков йортына күчерелә. «Гасыр» нәшриятының тарихы 1907 елдан ук башлана. Әхмәтгәрәй Хәсәнинең үз сүзләре белән әйткәндә, ул китап басу эшенә 1907 елның 25 февралендә ук керешә. Аны тентүгә килгән вакытта «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә ширкәсе» грифы астында инде 12 китап басылып чыккан була. Шуларның унысы 1907 елда чыга. Алар арасында без алты исемдә «Театр мәҗмугасы» астында чыккан әсәрләрне күрәбез. Шушы елны чыккан китапларның кайберләре «Әдәбият мәҗмугасы», кайберләре «Хифзыссыйхәт»2 , «Голүм вә фәннүн» серияләре белән чыкканнар. Алар А. С. Пушкинның «Дубровский» романы (С. Рахманколый тәрҗемәсе), Ф. Кәримнең «Морза кызы Фатыйма» романы, Г. X. Рәхмәтуллин тәрҗемәсендә басылган Е. Кутеловның «Сәламәтлекне ничек сакларга», Г. Харис тәрҗемәсендә чыккан В. Горнның «Чуен юлны кем уйлап чыгара?» исемле китаплар. Шулай итеп китап басуга керешүнең беренче елында ук «Әхмәтгәрәй Хәсәни вә ширкәсе» дүрт серия астында китап басуга ирешә. Соңыннан бу сериягә «Балалар деньясы», «Уку китаплары» дигән тематик басмалар да остело. Бер уңайдан «Гасыр» аерым серияләрдә күпме китап чыгаруын да ачыклап китик: №№ п/п Серияләр Басма саны Шул исәптән ннчәсенсң тиражы ачыкланган саны" аларның гомуми тиражы 1. «Әдәбият мәҗмугасы» 43 31 123 500 2. «Театр мәҗмугасы» 26 21 77 000 «Хифзыссыйхәт» 8 7 33 000 «Голүм вә фәннүн» 12 11 31 00U 6. «Балалар дөньясы» 3 2 6 000 «Дәрес китаплары» 27 22 100 000 7. Төрле китаплар 13 8 27 000 Барысы 133 101 406 600 Биредә 1918 елга хәтле чыккан басмалар гына исәпкә алына, чеики бу елдан соң чыккан басмаларның сериясе күрсәтелми. Таблицада күренгәнчә, китап репертуарының абсолют күпчелеген драма, матур әдәбият әсәрләре алып тора. Беренче адымнан ук шулай серияләп китап чыгара башлау Ә. Хәсәни белен Г. X. Рәхмәтуллиннарның китап басу эшенә бик нык әзерләнеп керешүләрен күрсәтә. XX йвз башында кайбер нәшриятлар эшчәнлегендә серияләп китап басу күрвн- гәләсә дә, башыннан алып ахырына хәтле серияләп китап чыгарганнары күренми. Бу серияләрнең исеменнән үк, «Гасыр» нәшриятының нинди максатлардан чыгыл эш итүен аңлау авыр түгел. Аларның үз сүзләре белән әйткәндә: «Гасыр кетепхаиесвн» 1 Шунда ук. 6 б. ' ’ Хифзыссыйхәт — сәламәтлек саклау, гигиена. «чу ram әһәмиятле булган китап басу эшен доход-керем чыганагы итеп, кесә калынайту максатыннан чыгыл эшләнмәде. Киресенчә, меһим һәм файдалы әсәрләр бастырып, милләтебезнең алга китүенә ярдәм итүдер. Менә шуннан чыгыл бу нәшриятмы оештырганда, аны бер яктан милли әдәбиятның үсешенә һәм халык массаларына таралуына ярдәм итүдә, икенче яктан халкыбызны Европа, шул исәптән рус әдәбияты белән, якыннан таныштыруда файдалану күздә тотылды'. (Өзек хәзерге телгә җи- ♦ ңеләйтелеп бирелә.— Ә. К.) 3 Шушы максатыннан «Гасыр» бер вакытта дв чигенмичә эшләп килде. Моны ачык- S лауга керешкәнче, шушы нәшриятта күпме китап чыгуын күрсәткән таблица белән ? танышып китик: Еллар Басма саны Шул исаотән иячәсенең тиражы ачыкланган . i басма саны аларнын гомуми тиражы 1907 10 6 20 500 ■ 1908 12 37.000 ▼ 1909 18 12 43 000 X 1910 7 24 (XX) X 1911 15 о 44 000 «с 1911 20 16 60 000 1913 18 14 55 000 1914 18 17 66 000 Ж 1915 ■ 19 000 1916 7 32 000 1917 2000 1918 12 6000 1919 4 30 000 1921 2 - • ■а Барысы 153 107 437.500 п (Бу мәгълүматларның 1915—1921 елларга караганнары тулы ук булмавы мамкин, ченки бу елларда чыккан китаплар турында архив чыганакларында материаллар очрамый.) Таблицадан күренгәнчә, «Гасыр» елына уртача 10—15 китап басудан узмаган. Әгәр кайбер татар нәшриятларының елына йезләп китап басуын искә алсак, «Гасыряиитап басып кесә калынайту турында уйламаган дип әйтә алабыз. Матур әдәбият китаплары арасында беренче урынны татар азучыларының әсәрләре алып тора. Мәсәлән, «Әдәбият мәҗмугасы» сериясенә карган 43 басманың егерме җидесе татар әдипләренең китаплары Алар арасында Г. Ибраһимоаның «Сею- сегадәт», «Карак мулла», «Яшъләр хәятеннән бер ләүхә» хикәяләрен күрәбез. Сүз уңаеннан шуны да әйтел үтәргә кирәк, Г. Ибраһимовның «Безнең каннар» романын Да «Гасыр» нәшрияты бастыра башлый. Романның ике табагы басылып бетеп килгәндә патша цензурасы аңа арест сала, шунлыктан бу әсәр бары революциядән соң гына донья күрә алды. «Әдәбият мәҗмугасы» сериясендә Ф Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт», «Татар кызы», С. Җәләлнең «Дим буенда». Г, Галиминең «Явызлыкның җәзасы». •Нәҗип Думави хикәяләре». Г. Коләхметовның «Ник уйгандым. һ. 6. әсәрләр дә бар. Тәрҗемәләр арасында беренче урынны рус әдәбияты алып тора Алар А. С. Пушкинның Г. Решидов тәрҗемәсендә чыккан «Буран». С. Рахматуллин тәрҗемәсендә «Алоко яки чегәннәр» М. Ю. Лермонтовның «Безнең заман герое»инан алынган «Черкес кызы» (Г Корам тәрҗемәсе). И. С. Тургеневның «Яһуди»е (С Равманколый тәрҗемәсе) һәм башка китаплар. Бу китапларның кереш элешендә рус әдипләренең портретлары, аларның тормышы һәм иҗаты турында очерклар басылган Татар басмачылыгында рус әдәбияты белен якыннанрак таныштыру ечеи язучыларның портреты һәм биографиясе белән китап басу »шон «Гасыр» башлан җибәрүен ассызыклап күрсәтү кирәк. Бу инициативаның авторы Ә Хәсени булды. «Гасыр» нәшрияты 1909 елны М. Горькийның «Два мужика» исемле хикәясен басып чыгарды. С. Рахманколый тәрҗемәсендә «Ике сукбай» исеме белен чыккан бу басма М. Горькийның революциягә кадер татар телендә чыккан бердәнбер китабы булды. Шушы елны Оренбургта Фатих Кәрими нәшрияты М. Горькийның иАна» романын татар телендә басуга керешә. Татар куштаннары бу турыда жандармериягә хәбәр итәләр, һәм Оренбург жандармнары тенлә типографиягә налет ясап бу романның наборын тараталар, татарча тәрҗемә текстын конфисковать итәләр, типографияне ябу белән куркытып әсәрне басуны тыялар. Патша цензурасы М. Горький әсәрләрен татар телендә басуны тыю гына түгел, хәтта вакытлы матбугат битендә аның исемен әйтүгә дә юл бирми килде. Бу яктан, «Гасыр» нәшриятының боек пролетар язучысы М. Горькийның бер әсәрен басыл чыгарыл кала алуы үзе күренекле, кызык факт. Бу факт үзе генә дә «Гасыр» нәшриятының нинди юнәлештә эшләгәнен чамаларга мөмкинлек бирә. «Гасыр»ның тәрҗемә басмалары турында сейлӘгәндә, Ж. Вернның «Сиксән кендә деньяны әйләнү» әсәре басылырга әзерләнүне дә күрсәтергә кирәк, ләкин бу басманы без таба алмадык. Шәрык әдәбияты үрнәкләреннән «Әдәбият мәҗмугасы» сериясендә Г. Камал тәрҗемәсендә Т. Касбарның «Саран», К. Бәшир тәрҗемәсендә Р. Әхмәдиең «Бичара егет», С. Сүнчәләй тәрҗемәсендә «Кара ханым», «Мәңгелек мәхәббәт» кебек хикәя, повестьлар басыла. Драматургия әсәрләрен басу буенча да «Гасыр» татар укучыларын рус һәм Европа халыкларының әдәби үрнәкләре белән таныштыру юлыннан бара. «Театр мәҗмуга- сы»нда чыккан китаплар арасында без А. С. Пушкинның «Борис Годунов» (С. Рахманколый тәрҗемәсе), Борисовскийның «Аулакта очрашу» (Г. Рестәм тәрҗемәсе), Г. Си- биряковның «Асрау кыз» (В. Апанаен тәрҗемәсе), билгесез авторның «Хатыннар хәйләсе» комедия һәм драмаларын күрәбез. Европа телләреннән тәрҗемә иткән әсәрләр арасында Л. Мостафа тәрҗемәсендә чыккан Ф. Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ен күрсәтеп була. «Театр мәҗмугасы» сериясенә кергән әсәрләр арасында төп урынны татар әдипләре әсәрләре алып тора. Аларның кайберләре инде искә алынып үтелде. Бу сериягә, шулар естенә, Г. Камалның «Беренче театр», «Уйнаш», «Кайнеш», «Безнең шәһәрнең серләре», Ф. Әмирханның «Яшьләр», «Тигезсезләр», Г. Кариевның «Артист», Исхак Казаковның «Помада мәсьәләсе», Г. Рәхимнең «Дача кайгысы», Г. Ильясның «Батыр тегүче һәм үги ана», авторы күрсәтелмәгән «Бер сәгатьлек хатын» һәм башка драма, камедияләрне өстәргә мөмкин. Шушы сериядә чыккан әсәрләр арасында Гафур Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы да бар. Казан цензоры Н. Ф. Катанов тарафыннан «эшчеләр союзы һәм пролетариат» турындагы күп урыннары сызылып дөнья күргән бу драма пайтәхеттә яшәгән, элек татар китабы цензоры булган В. Д. Смирнов кулына эләгә. Бу китап белән танышуга В. Д. Смирнов матбугат эшләре үзәк комитетына донос яза. «Эшче пролетариатка, аның атаманнарына дифирамба җырлаучы» бу әсәрне цензор ни өчен басарга рөхсәт биргән, драманың тел максаты «пролетарийларда, турысын гына әйткәндә, сукбайларда мөлкәтле сыйныфларга һичбер нигезсез дошманлык тудырырга тырышу һәм шул фикергә татар массаларын ышандырырга маташу» дип драманы тыярга чакыра. Шушы донос белән китапны эзәрлекләү башлана, аны басарга рөхсәт иткән Н. Ф. Катановка каты шелтә ясала, китапның нашире Ә. Хәсәни өстеннән күзәтү оештырыла. 1908 елгы тентү вакытында «мин сәяси китаплар бастырмадым», «Гасыр» нәшриятын ачкач та, анда «киләчәктә андый әсәрләр бастырмаячакмын» дип сүз биргән Ә. Хәсәнинең бу сүзләре губернатордан нәшрият ачар өчен рөхсәт алуны җиңеләйтү өчен генә әйтелгәне күренә. Моңа «Яшь гомер» драмасын басу үзе мисал булып тора. Шуның естенә Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романын басуга керешкән нәшриятның да «Гасыр» икәнен искә төшерсәк, «сәяси китаплар басу белән» шөгыльләнмәячәкмен дип бирелгән сүзнең ни өчен әйтелгәне яхшы аңлашыла. Аның «Хифзыссыйхәта сериясендә чыккан китаплары да рус галимнәре, медиклары әсәрләреннән тәрҗемәләр. Алар арасында беренче ярдәм күрсәтү, аптека һем дарулар, акушерство һәм гинекология, педиатрия, санитария буенча китапларны күрәбез. Медицина буенча басылган әсәрләр арасында берсе — «РБсемле хифзыесыйхет дәресләре» генә татар врачыныкы, аның авторы Габдулла Кугешев. ■Госыр»иың «Голум вә фәннүи» сериясендә басылган китаплары фән, техника манышларын аңлатучы фенни-г опуляр хезмәтләр. Аларның күбесе укучыларда даньяга материалистик караш тәрбияләүгә хезмәт иткән әсәрләр. Моның шулай икәм- мгаи» ышану ечен аларның исемнәре белән танышу да җитә. Алар рус мәгърифәтчәсе В. Луикеаичның «Күк һәм йолдызлар», «Җир» (Ә. Хәсәпи тәрҗемәләре), «Еер тамчы суда тереклек» (Г. Гобәйдуллин тәрҗемәсе), «Су» әсәрләре. «Телләр тарихы» исамле атаклы рус мәгърифәтчесе Н. Рубакин хезмәте (С. Рахманколый тәрҗемәсе) Кб. Бу сериягә кергән китаглар арасында Идрис Хәмидовның «Гыйлем хайванататан калганнары барысы да рус теленнән тәрҗемә ителгән хезмәтләр. «Гасыр» нәшрияты оештырылганда анда башта уку-укыту китаплары басу күздә тотИлмый, бу эш белой башка татар нәшриятлары ул вакытта киң шөгыльләнәләр Нәшриятның халык әчем мрури, дөньяви китаплар басуын, аларның югары сыйфат белән чыгарылуын күргән авторлср Ә. Хәсәнине мәктәпләр өчен китап басу эшемә дә өнди башлыйлар. Әнә шуннан чыгып «Гасыр» «Дәрес китаплары» исеме астында яңа серия ачыл җибәрә. Бу сериядә Г. Ибраһимовның «Татар сарыфы», «Татар нәхүе», «Яңа әдәбият». «Тәтер имласы», Г. Алпаровның «Татар әлифбасы», Г. Фәхретдинезнең «Рәсемле җегърәфия», «Росемдә гыйльми иәбатат», Г. Сәйфуллинның «Инша дәресләре». Н. Надиевның •Русия тарихы», Ш Әхмәдиев белән Г. Гафуровның (Г. Чыгтай) «Туган тел», «Беремчә мөгаллим», «Икенче мөгаллим» кебек китаплары басылып чыгз. Мәктәпләр ечен чыгарылган уку китат лары арасында үзләренең эчтәлеге белән энциклопедик характердагы хрестоматияләр бар. Менә С. Рахманколый чыгарган, ике кисәктән торган «Мөнтәзәм кыйраәт китабы». Анда уку очан шигырьләр, хикәяләр, мкәлләр, мәкаль-табышмаклар белен беррәттән бик күп темаларга популяр мәкаләләр урнаштырылган: «Ашамлык вә ачлык», «Кием-салым». «Җир вә туграк», «һава», ■Кояш», «Су». «Тамчылар», «Таш», «Яңгыр һәм кар», «Чык вә кырау», «Ат». «Арыслан», «Җылан вә кәлтә», «Бер тамчы су», «Игенчелек». «Балыкчылык», «Хайван асраучылык», «Игенченең дуслары вә дошманнары», «Үсемлекләрнең үрчүе», «Агачларның үсүе», «Кечнәң алмашынуы», «Ватанымыэ», «Волга», «Кавказ», «Казан» һ. 6 Икенче кисәгеннән дә үрнәкләр китерик: «Адәмнең гәүдәсе», «Гыйльме хакимәт вә кимия», •Җирнең рәвеше». «Деньяның кырые бармы!», «Эссе һәм салкын», «Кон һем том», •Ел фасыллары», «Халыклар вә мәмләкәтләр». «Русиянең башлануы», «Русияиең хазарга вә борынгы хәле», «Куликово сугышы», «Петр Великий», «Екатерина Вторая». •Мәгърифәт» һ. б. Хосәен Әбуэоров тезегән ике томлык «Уку китабы» да үзенең эчтәлеге белән бик бай мәгълүматларны эченә алып тора. Ул Л. Н. Толстойның рус мәктәпләре ечен тозеген, йәэгә якын тапкыр басылып чыккан уку китабын хәтерләт». X Әбүэероә китабында да уку ечен шигырьләр, кыска хикәяләр, мәзәкләр, мәсәлләр белем бәр рәттән төрле өлкәләр буенча популяр аңлатмалар китерелә, шулар белән бор реттан тыл укуын күрсәтә. •Гасыр» нәшрияты «Халык әдәбияты» сориясә белән до китап басу эшемә керешә, шул сериядә X. Бәдигыйның татар халык җырлары, мәкальләре, табышмакларыннан торган оч томлык китабы чыга. «Гасыр» нәшрияты чыгарган С. Рахманколый белен Г. Кәрамның «Урысчә-тәтврчә мәкамаль логвть» турында да бәр-мке сүз. әйтми үтү килешмәс Бу зур күлемле булуы белән генә түгел, тезелеше ягыннан да гаять камил эшләнгән, һәр сүзнең мәгънәсе аңлатылган, hop сүзнең басымым күрсетком сүзлек буларак та татар лексикограф иясендә үрнәк булырлык хезмәт була. Ул киң катлау тотар укучылары тарафыннан гаять җылы кабул ителә. Аның турында татар вакытлы матбугаты да күп язып чыга. «Шура» журналы (1911. 7 сан) бу уңай белән: «Шәкертләр, мәгаллммнәр вә гомумә һәр сыйныф халкы тарафыннан көтелеп тормакта булган ошбу әсәр шемди басылып базарга чыкты. Бонда русча сүэләр рус харафлорә илә язылып үз лөгәтемеэ (тор- ки)ге тәфсир иделмешдер Габделкаюм әфәнде Насыйрн һәм бер логатъ тәртип идел бастырмыш иде», «бу конда (аның—Ә. К) бер месхөсе дә калмамышдыр . Ошбу әсәр илә иң кирәкле вакытында нәшир улдымыштаи халмымыэиың истафада итечокII «к. У.» м 7 ул үзенең китабыма мул итеп татар халык авыз иҗаты әсәрләрен да керте ■Дәрес китаплары» сериясендәге китаплар бик кыска вакыт Эчендә нкештр, әчер мәртәбә басылып чыгуы аларның ни хәтле популяр булуын, алармы олылар да яра 161 ләрендә шөбһә юк. һәр хосусый вә мәктәпләрдә берәр нәсхәсе улынырга тиешле»,— дип язып чыга. Әстерхандагы «Идел» газетасы да (1911, 339 сан) «Казанның «Гасыр» көтепханәсе тарафындин нәшер улынмыш, вә С. Рахманколый һәм Г. Кәрам тәртип иделмеш «Урысча-татарча мөкамаль лөгать» китабы... русча белгән вә белмәгән кешеләрнең барсына да бик кирәк китап» дип аны хуплап каршы ала. Бу сүзлекнең ни кадәр популяр булуы аның 1921 елда яңадан басылуы һәм үзбәк теленә тәрҗемә ителүендә дә ачык күренә. Ул 1927—1928 елларда Ташкентта ике том булып басылып чыга. Аның титул битендә болай дип күрсәтелгән: «Рахманколый С., Кәрам Г. Русча-үзбәкчә мөкамәль лөгать. Хар кәлимәнең түрли мәгъналари вә рус телендә ншлатилаб юргян чет сүзләр тәмам күрсәтелгән. Төз. 2 нче нәшридән үзбәкләшдерди Ашуран Зохири. Ред. И. Кулиев». «Гасыр» чыгарган китапларга күзәтүне шушында тәмамлап, бу нәшриятта дини, халык арасында популяр җыр, кыйссалар басылмавын да әйтеп үтәргә кирәк. Китап басу өлкәсендә башыннан ахырына кадәр демократик позицияләрдә .орган «Гасыр» нәшрияты кебек «Көтелханәләрне» XX йөз башы татар нәшриятлары арасында табу җиңел түгел. «Гасыр»ның бу ягын заманында ук күргәннәр: «Ошбу ширкәтнең һәр вакыт әһәмиятле вә файдалы әсәрләр нәшир итделеге күренәдер. Гүзәл кәгазьдә, ачык хәрефләр илә нәфис рәвешдә басылмыш китаплары белән ул башка нәшриятлардан аерылып тора» дип язып чыга «Шура» журналы (1911, 7 сан). «Гасыр» нәшриятының культурабызда тоткан урынын билгеләү кирәк булса, анда басылган әдип, галимнәрнең исемнәрен санап үтү генә дә җитәчәк. Алар Г. Ибраһи- мов, Г Камал, Ф. Әмирхан, Г. Колэхметов, С. Рәмиев кебек классиклар. Г. Алпаров, X. Бэдигый, Г. Рәхим, Г. Газиз, Г. Гафуров, Ш. Әхмәдиев, С. Рахманколый, Г. Кәрам, 3. Нуркин, С. Сөнчәләй, Г. Кариев, И. Казаков, Г. Фәхретдинев кебек тарихта эз калдырган күренекле шәхесләр. «Гасыр» нәшриятының китап репертуары белән танышкач, аның басу өчен әсәрләрне бик ныклап сайлап алуын, бу сайлауда критерий булып аның халык мәнфәгатенә туры килүе, әдәбиятыбызга, культурабызга ярдәм итүгә нигезләнгән икәнен күрәбез. «Гасыр»ның нәшриятчылык белән шөгыльләнүе турында сүз барганда аның татар китап тарихында беренче буларак, татар әдипләре, сәнгать эшлеклеләренең портретларын басу эшенә керешүче беренче «көтепханә» булуын да әйтеп үтәргә кирәктер. Ә. Хәсәни «Гасыр» нәшрияты исеменнән 10 нчы еллар башында үзе хөрмәт иткән таныш язучыларның, артистларның рәсемнәрен почта открыткасы итеп басуга керешә, алар арасында без Г. Камал, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Кариев белән С. Гыйззәтул- лина, «Сәйяр» труппасы артистлары һәм башка открыткафотолар күрәбез. «Гасыр» нәшриятының китаплары турында сүз барганда, аларның полиграфик, редакцион һәм художество эшләнеше ягыннан да югары сыйфатлы булуын күрсәтергә кирәк. Бу турыда заманында югарыда искә алган «Шура» журналы да язып чыга. Аның китаплары яхшы кәгазьдә, ачык, матур шрифтлар белән, редакцион яктан текстлары камил эшләнеп басылганнар. Шул ук вакытта Ә. Хәсәни, басылган информацияне укучыларга яхшырак аңлату йөзеннән китапларда иллюстрация куллануга зур игътибар бирә. Бигрәк тә фәнни-популяр сериягә кергән басмаларда бу ачык чагыла. Мәсәлән, 54 битле «Җир» китабында 27 иллюстрация, 56 битле «Күк һәм йолдызлар» китабында 34, «Су» китабында 26 рәсем урнаштырылган. Инде әйтеп үткәнчә, Ә. Хәсәни әдипләрнең әсәрләрен басканда аларның китапларына авторларның рәсемнәрен дә бирә башлый. Яхшы кәгазьдә, зур иллюстрацияләр белән басу китапның үз бәясен арттыра. Ләкин шулай булса да «Гасыр» чыгарган китапларның сатылу бөясе башка татар китаплары бәясе белән бертигез була. «Гасыр» басмалары белән спекуляция ясамасыннар өчен Ә. Хәсәни китапларның үзенә аның бөясен бастырып чыгара Революциягә хәтле чыккан китапларда бәясен күрсәтеп басу әле китапчылык практикасына кермәгән була. Әгәр «Гасыр» доход артыннан куса, ул китапның сәнгатьчә эшләнешенә әһәмият бирмәс иде. «Гасыр»ның доход артыннан кумавы ул чыгарган китапларның тиражында да чагыла. Әгәр XX йөз башында чыккан татар китапларының уртача тиражы 7000 белән хисапланса, «Гасыр» чыгарган китапларның уртача тиражы 4000 белән исәпләнә. Нәш- «YwdAx