Логотип Казан Утлары
Повесть

ДУЛКЫН

 существую на бесу.' Не на бесу не существую! • Волн» м Икбал

Без аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Тәрәзәсе диңгезгә карап торган — жыйнак кына, ике кешелек кенә бүлмә иде ул... Ял йортларында билгеле инде кызыклы дуслар, жанга якын әңгәмәдәш табып, вакытны күңелле үткәрергә тырышасың. Ял икән, ял булсын инде, дисең... Ә менә минем быелгы ялым бик үк әйбәт башланып китмәде Ни өчен дисәгез, баштагы көн пәрдә бүлмәдәшем бөтенләй диярлек сөйләшмичә аптыратты Соң, үзегез уйлап карагыз инде: иртән йокыдан торгач, мин аның белән сөйләшеп китмәкче булып берәр сүз кушам Ә Әхнәф — бүлмәдәшем — кырт кына кисеп, кыска гына жавап бирә дә... һәм инде шунын белән вәссәлам! Син аннан бүтән сүз көтмә инде Ул сине оныта. Ул каядыр үз уйларына чума Икенче көнне мин тагын аны кузгату өчен . — Иә, бүген нишлибез соң инде?—дип, мәсьәләне кабыргасы белән- рәк куеп карыйм Күршем исә битараф кына тавыш белән — Белмим бит!—ди дә, тагын әңгәмәдән ычкына .. Баштагы көннәрдә нкс-өч мәртәбә шундыйрак хәл кабатланды Лннары түзмәдем, мнн моннан туп-туры сорадым — Гафу ит, Әхнәф Сии һәрвакыт шулай аз сүзлеме??! Минем бу сүзләремне ишеткәннән соң ул. «нәрсә днсең>» дип кайтарып сорагандай, үзенең зур зәңгәр күзләрен тутырып, акыллы, озын чарак йөзен тагын да уйчанландырып, озак кына нтеп текәлеп карап торды Чынлап та, мннем нәрсә хакында соравымны аңлап житәргәтеләде, ахрысы. Ә аннары... шактый гына вакыт үткәч, менә ни диде ул: — Мин сезгә барысын да сөйләрмен, аңлатырмын!.. Тик әз генә. Әз генә сабыр итегез, яме.. Мнн тагын да аптырый төштем. Ни өчен сабыр итәргә кирәк?! Ни өчен хәзер сөйләшми, сөйләшергә теләми Әхнәф минем белән?!! Беренче көннәрне әнә шулай аптыратты мине бүлмәдәшем. Ә соңрак... Ә бер кичне... Ул көнне — кич булып тәмам караңгы төшкәч кенә һәм үзендә моңарчы сизелмәгән, күренмәгән әллә нинди бер дәрт белән, сәеррәк бер ашкыну белән кайтып керде ул. „ Кайтып керде, сүзсез генә ишекле-түрле йөренеп алды. Бераз утырып торды. Аннары тагын торды Тагын бер әйләнде бүлмәне... Ә мин, аның хәзер нәрсәдер әйтәчәген сизеп, көтәм. — Сез мине тиргәп бетергәнсездер инде... Иң әшәке кеше урынына куеп сүккәнсездер инде... Бер бүлмәдә яшәп тә җүнләп, кеше төсле сөйләшмәгәч...— Әнә шундый гафу үтенүчән, юаш тавыш белән башлап китте Әхнәф үзенең сүзен.— Ә мин бит... Мин бит үзем бер дә андый кеше түгел! Юк, һич тә андый түгел мин! Әхнәфнең бу сүзләреннән сон хәзер инде минем үземә уңайсыз булып китте. Аңа каршы ни дип тә әйтергә белмичә, югалып калдым. Ә ул, тагын да җанлана төшеп, сүзен дәвам итте: — Бу арада бик гыйбрәтле хәлләр кичердем мин... Әнә шулар һич башымнан чыкмый. Көн дә, төн дә шулардан аерыла алмыйм! Бүлмәдә тынлык урнашты. Әхнәф балкон ишеге янына барып баскан. Диңгезгә таба караган. Ә мин аның әйтеп бетергәнен көтәм. — Шул уйларымнан арынып булмасмы дип, әзрәк кенә ял итә алмаммы дип тауга менәм мин,— Биеккә, бик биеккә күтәреләм. Ә күземә таулар күренми! Чөнки күз алдымда гел теге хәлләр тора!.. Аларны онытыйм дип диңгез буена төшәм Анда бик озак йөрим. Суга чумам, әллә канларга хәтле диңгез эченә кереп китәм. Әмма... Әмма — каршымда һаман шулар! һаман теге вакыйгалар күз алдында! Бүлмәдә булганда да, сез миңа сүз кушып караганда да — колагым сезнең сүзне ишетә, ә башыма барып җитми ул сүзләрнең мәгънәсе. Чөнки анда — үзем белән ияреп килгән уйлар өермәсе! Алар, тимер кыршау белән кыскан сыман, мине ычкындырмыйлар, җибәрмиләр! Әхнәфнең мондый хәвефле сүзләре мине аптырашка салды. — Ни булды соң шул хәтле өзгәләнерлек?—дип сорадым. Ул тирән итеп көрсенеп куйды. Байтак кына вакыт нидер көтте, кулын кая куярга белми йөдәде. Аннары, шактый озын итеп үстергән чәчләрен туздырып, кинәт кенә миңа таба борылды да — ниндидер бер зур бүләк әзерләп сөендерергә җыенган кеше төсле елмаеп — Сөйлимме барысын да?!—диде,—Сөйлимме?!. Бу минутта ул — җәядән ычкынган ук, буасын ерган ташкын иде! Юк,_ ул минем тыңларга ризамы, түгелме икәнемне дә сорап тормады. «Сөйлимме» дип сүз әйтүендә үк инде күңеле белән бу бүлмәдән чыгып киткән булуын сиздем мин аның. — Ләкин мин сезгә баштан ук сөйлим... Барысы да аңлашылсын өчен, тәртибе белән сөйлим. һәм ул ашыгучан, кайнар, рухланган тавыш белән, мине үзенең сөйләү сәләтенә гаҗәпләндерә-гаҗәпләндерә, матур-матур күренешләрне, башыннан кичкән хәлләрне берсе артыннан берсен шундый ипле итеп тезәтезә сөйләп китте. Әле менә хәзер дә күз алдымда... Бүлмәдә инде караңгы. Мнн аның йөзен, күзләрен, сөйләгән чактагы кул хәрәкәтләрен күрә алмыйм. Алар барысы да бер шәүлә сыман гына шәйләнә... Бу үзе үк төнгә ниндидер серлелек бирә, аны бүтән кич ләрдән аерып куя... Җитмәсә әле ай да күренмч, шуңа күрә төн тагын да караңгырак тоела. Минем алда — әнә шул төн караңгылыгы, диңгезнең бер көйгә салмак кына гүләве һәм Әхнәф тавышы Үземне ниндидер сәеррәк, әкияткә якынрак бер хәл белән очрашкандай итеп тоям. Төш белән өн арасындагы кызык кына бер халәттә ф утырам... Ә Әхнәф мина игътибар да итеп тормый. Ул үзенен күңел ташкы- 5 нына инде тәмам чумган. Калган дөньяны бөтенләй дә оныткан. Сөйли * дә сөйли... « Ул кичне — Әхнәфнең ачылып китүенең беренче кичендә—мин ме- ф нә нәрсәләр ишеттем. Әнә шул кичтә ишеткәннәремнең барысын да түк мн-чәчми сезгә сөйлисем килә ч г» Беренче төн — Менә сез шундый хәлне аңлый, күз алдына китерә аласызмы « икән... Мин, Татарстанның гап-гади бер авылында туган булуыма ка < рамастан, әле хәзер дә үземне ниндидер бер зур диңгез буенда туып. 1 балачагым, үсмер чагым шунда үткән кебек хис итәм. Бәләкәй чагым гел зур су, ажгырып торган көчле дулкыннар, менә-менә батам дип барган көймәләр белән истә калган минем Без, малайлар, көннәр буена, күбесенчә кичләрен дә, кайвакытларда исә төннәрен дә —гел су буенда, су янында идек. Бу инде, бүтән авыл малайлары кебек су кереп, комда кызынып яту гына түгел иде Без үзебезнең, ә үзебезнеке булмаса күршеләрнең, яисә туганрак тиеш кешеләрнең көймәләрен алып «дошманнар»га каршы һөжүмгә борынгы сугыш кораблары сы ман бара идек, язын су баскан җирләрне айкап йөри торгач, билгесез яңа утраулар ача, үзебезне әллә нинди зур сәяхәтчеләр кебек итеп тоя идек. Болай иркенләп йөрерлек нинди зур су нкән соң ул Татарстанда диярсез, бәлки. Камага килеп кушылучы гап-гади бер елга иде ул без нең авыл яныннан аккан су. Боз китеп бераз торгач, ул бик нык ташый һәм тирә-якны каплап ала иде. Мондый чагында аның киңлеге өчәр дүртәр чакрымга хәтле җитә Ул бөтен урманнарны, болыннарны баса, безнең авылга да бик якын килә. Кайберәүләрнен бакчаларына үк керә. Бик бәләкәй малайлар да үзләренә кунакка килгән шул суда ялгаш белән йөриләр, сал ясыйлар, диңгезчегә әвереләләр Елганың әнә шулай язгы ташуын, ул ташуның да тыныч, акмый торган чагын бездә «яшут» диләр.. Зур су, диңгез стихиясе, минем күңелгә генә түгел, ә бик яшьләй үк бөтен яшәү рухыма да сеңә барган шикелле Ничектер, минем җанның бер өлеше булып әверелгән сыман ул диңгез. Зуррак су күрсәм мин хәзерлә әллә кайчангы бер якын дустымны очраткандай, күптән сагын ган ахирәтемне тапкандай сөенеп, канатланып кнтәм Андый чакларда мин үземнең җаныма иң килешә торган, иң үземчә яшәү булган, нң ипле бердәнбер мөхнтне тапкан кебек тоям Су яныннан озак, бик озак китә алмый торам. Ни туры кнлсә шуна утырып, я басып минем тизрәк су өстенә кереп кнтәсем, тизрәк әнә шул җанга якын стихиянең уртасын да буласым кнлә. Әгәр чыннан да мона ирешә алсам — мина бнк-бик рәхәт, бнкбик җиңел була Үземне бәхетнең җиденче катында итеп тоям мин ул чак Кайчакларда, төннәрен шәһәр урамнарында йөри йөри, мнн яр буйларына кнлеп чыгам, анда чылбырлап куелган көймәләр кү- рәм Кайбер кичләрдә мине көймәләрнең бернинди йозагы, биге дә туктата алмый — мнн аларны, ничек булса да бер җяөн табып, бәйдән ычкындырам. Әнә шул вакытларда, көймәләр белән бергә, мин үземдә ниндидер бәйдән, чылбырдан ычкынган шикелле тоелам. Үземне иркенлеккә, үз диңгеземә, үз стихиямә чыккан сыман сизәм. Кайчакларда мин берүзем төннәр буе капкараңгы су өстендә йөрим Күңел булганчы, куллар талганчы ишәм дә ишәм Аннары гына, шактый ара киткәч кенә «мин кая икән?» дип, дөньяга бер күтәрелеп карыйм... Мондый кичләр, мәхәббәт кичләре сыман, мине тагын да дәртләндеребрәк, тагын да ашкындырыбрак җибәрә... Миңа су, диңгез стихиясе сеңеп калуның тагын икенче бер сәбәбе дә бар бугай. Безнең әти әнә шул киң, көчле дулкынлы суның теге ягында маллар көтә һәм ул көн саен көймә белән өйгә кунарга кайта иде. Ә үзегез беләсез — зур суның тыныч вакыты бик аз, сирәк була. Шуңа күрә, көн саен диярлек, кич җитә башласа: «Бүген дулкын ничек мңкән инде?», «Җил басылса ярар иде инде...», «Исән-имин генә чыга алсалар ярар иде...» кебек сүзләр безнең өйдә бик еш кабатлана иде. Алар миндә — бәләкәй кешедә — әлеге су, диңгез стихиясен тагын да көчәйтә,- ләр, тирәнәйтәләр иде... Әтинең төнге караңгыда, лычма чыланган брезент кожаннан кайтып керүе гел күз алдында. Кәрәчин лампасы белән сүрән генә яктыртылган кечкенә өйдә бу вакыт яңадан су, көймә һәм юеш кожан исе тарала иде... Белмим, сезгә бәлки болар кызык та түгелдер, әмма мин үземнең шәхесемнең, характерымның башын, җеп очын әнә шуларда күрәм. Кү рүдән дә бигрәк, алар белән үзем арасында сүз белән әйтеп бирүе кыен булган ниндидер нечкә, серле бәйләнеш тоям. Беләсезме, минем хәзер бу хакта үземчә фәлсәфәм дә бар. Табигатьне һәм, гомумән, авыл тормышын бик оста, акыллы тәрбияче дип саныйм мин. Ни өчен? Чөнки авылда, табигать эчендә кеше бәләкәйдән үк бик күп төрле катлаулы бәйләнешләр эчендә яши. Табигый чынбарлык аңа бик күп төрле юллар белән секунд саен, минут саен тәэсир итеп тора, кеше кечкенәдән үк әнә шундый табигый чынлык рухында тәрбияләнә, калыплаша. Бу аны ниндидер бер тарлыктан, дөнья хакында өстән һәм җиңел генә фикер йөртүдән саклап кала. Менә үзегез уйлап карагыз: авыл җирендә бала тәпи йөри башлау белән йомшак яшел үләннәр, яфраклар, кешене иркәләгәндәй генә кагыла торган куакагачлар дөньясында яши. Аларның йомшаклык, матурлык тараткан һәр хәрәкәте, лепердәве кечкенә кешедә ирексездән шундый ук йомшаклык, иплелек тәрбияли бит... Ә ташлар, каты-каты корпуслар, кискен һәм ашыгыч хәрәкәтләр, табигый булмаган көчле тавышлар арасында үскән шәһәр баласына, билгеле, кечкенәдән үк икенче төрле яшәү рухы сеңә, шул көчәя анда. Башында акыл, фикер йөртү сәләте тиз үсә, ә эчке табигате дөньяның сүз белән әйтеп бетереп булмаган олы бер чынбарлыгыннан ниндидер күзгә күренмәгән киртә белән аерылган була. Шәһәр тәрбиясенең бик тирәнгә яшеренгән әнә шундый тарлыгын, бер бик кирәкле бәйләнеш җебеннән мәхрүмлеген шактый зур эшләр эшләгән атаклы гына кешеләрдә дә күргәнем бар минем. Алар —акыллары белән ничек кенә тырышсалар, омтылсалар да дөньяның олы та- бигыйлеге белән табигый рәвештә тоташа, аның белән бер җан булып яши алмыйлар, һәрчак тырышулары гына тырпаеп кала. Ә табигый ялгану үзе килеп чыкмый. Табигать белән табигый берлек, бербөтен- лек килеп чыкмый... Әйткәнемчә, минем бәләкәй чак күбесенчә су, урман, болын арасында үтте. Аннары аңа шундый ук көчле икенче ташкын килеп кушылды. Анысы китаплар, әдәб"-,1 дөньясы иде. Мин мәктәпкә кергәнче үк укырга өйрәндем Авыл клубы янында олыларның көлә-көлә миннән кино афишасы укытулары истә калган. Әдәбият дөньясына чуму, кулыма эләккән бөтен китапны рәттән укый башлау, алардан аерыла алмау мине — моңарчы табигать кочагында, аның тәрбиясендә үскән кешене — тагын да баетты, күңелемне тагын да үсендерде. Үзем укыган китаплардагы бик күп яхшы кешеләр, аларның тормышы, аларның якты гомере ми . нем күз алдымда чын-чыннан якты маяк сыман булып балкый башла- _ ды... Әйе, әйе — алар мине бик нык тәрбияләделәр! з Ләкин менә тагын бер кызык кына хәл. Кышын укуга никадәр нык * чумган булсам, җәй җитү белән шулай ук ашкынып колхоз машинасына чаба идем. Без, классташ малайлар, май ахырлары җитүгә, инде үзебезгә машиналар бүлә башлый идек. Кем кайсы машинада йөкче ♦ булып йөриячәк, ягъни... Бу безгә колхоз эшләренең иң ошаганы иде. ® йөк машинасында җиңел түгел, билгеле Анда бик авыр йөкләр та- £ шырга да туры килә. Карьердан зур-зур ташлар, урманнан озын-озын ч бүрәнәләр, амбардан авыр-авыр капчыклар ташу — һәммәсе дә була. £ Әмма машина, барыбер, безнең йөрәкләрне җилкендерә, ашкындыра иде. Кирәкле йөкне тиешле урынга илткәч, кайткан чагында, машина әрҗәсендә бик зур эш кырган кыяфәттә, горур төстә кайтулар бнк нык « хәтеремдә минем. Менә әле дә күз алдымда машина кызу тизлектә « алга оча, җилләр уйный! Ә син, кабина өстенә чыгарып куелган то- х тынгычка чытырдай ябышкансың да, шулай ук алга очасың! Мине кеше күрә микән, дип як-якка да карап аласың Бәхет иде, бәләкәй чакның иң зур бәхете иде безгә мондый көннәр, айлар! Менә хәзер, искә төшергәндә, шуны уйлап куям. Җәйләрен зур тизлектә чапкан әнә шул машинада җилдерүләр дә, язларын диңгез булып ташыган су эчендә көймәдә йөрүләр дә — болар һәммәсе дә минем йөрәкнең ниндидер бер олы ашкынуын канәгатьләндерәләр, шул ашкынуга җавап бирәләр иде! Әнә шул вакытларда, әнә шул чакларда мин ниндидер үзгә бер бәхет — канатлы булу бәхетен татыдым бугай! Канатлы булу —очу һәм йөзү бәхетен татып калдым бугай... Икенче төн Үзенең кичә сөйләгәннәре белән Әхнәф мине бер ташкын эченә алып кереп киткән шикелле булды. Гүяки мин дә аның сыман зур су буенда туганмын да, гүяки мин дә үземә диңгез рухы, давыл рухы — мәңгелек тынгысызлык рухы сеңдергәнмен Икенче кичне Әхнәф сүзен дәвам итте. — Авыл табигате минем күңелгә канатлы хисләр, якты тойгылар салып кына калмады Ул мине әйбәт кенә итеп баянда уйнарга да өйрәтте... Җай көннәрендә без. малайлар, яшьләргә ияреп колхоз печәнен чабарга Каманың аргы ягына чыга идек Печәннән куышлар корып, бер айга якын шунда яши дә идек Пә ат белән чүмәлә тарттырабыз, яисә шунда сәнәк тотып күбәләрне берләштерәбез Бусы көндез, эш вакытында. Ә кичләрен безнең куыш яны фантастик әкиятләрне хәтерләткәндер! Безнең куышлар Кама буена утырган Егерме биш-утызлап куыш Чын бер авыл кебек Кич белән ашап эчкәч, караңгы төшкәч, учак тирәсендә түгәрәк уеннары кызып китә Мине теләсә каян эзләп табалар да, гармуным белән бергә арбага китереп утырталар! Шундагы печәнгә утырып төн буе уйна син! Кайчагында гына алмаш баянчы табыла да, җиңел сулап куясың, яшьтәшләрең янына ычкынасың... Әй, ул кичләр! Әй, ул җәйге кичләрдә бездә кайнаган хисләр! Аларны әйтеп кенә, сөйләп кенә бетереп буламы соң?!! Озак кына күңел ачкач, яшьләр төрлесе төрле якка таралыша. Ә без — малайлар, яшүсмерләр — төнге Кама яры буенда үзебез генә калабыз... Үзебезгә өр-яңадан учак ягабыз! Ләкин инде бусын су буена ук китереп ягабыз һәм әнә шул учак янында, гаять киң дәрья янында, бик озак утырабыз.. Төнге Каманың тынлыгын бозып, яп-якты пароходлар узып китә. Алар узганда без бар дөньябызны онытып, илаһи бер күренешкә тап булгандай әсәрләнеп, тып-тын калабыз. Ул минутларда безнең йөрәкләр әллә нинди билгесез җепләр аша әнә шулякгы пароход, якты могҗиза белән бәйләнеп өлгерә! Төн караңгылыгын әкрен генә ерып барган ул якты пароход—үзе белән безнең күңелләрне дә алып китә... Еракка, әллә кайларга алып китә. Безнең каядыр китүебезне, каядыр йөзүебезне раслагандай, тирә-юнебездә дәрья дулкыннары чупылдаша, алар тавыш бирә. Без инде тәмам олы дәрья эчендә итеп тоя башлыйбыз үзебезне, аның уртасында итеп! Шулай әсәрләнеп озак, бик озак утырабыз... Аннары инде әкренләп җиргә төшәсең... һәм үзең әле генә тойган, сизгән каядыр йөзү, очу хисен югалтырга теләмичә — шул бөек бәхеттән аерылырга теләмичә — гармуныңа тотынасың! Чөнки, эчебездәге хисләр туктап калырга, тик торырга теләми! Алар ярсый-ярсый алга омтыла! Кама исемле әнә шул олы дәрья яры буйлап, төн караңгылыгында, инде без, яшүсмер малайлар, җырлый-җырлый атлыйбыз: Су встендә дулкын ничек — Безнең шундый чагыбыз! Менә шул баян белән торган саен ныграк җенләнә бардым мин. Шуның буенча укырга да кердем Казанга, культура институтына. Мәктәптән соң ике ел армиядә булып кайткан идем, укырга керү әллә ни кыен тоелмады анысы... Ә инде студент чак — иң якты елларым минем! Әллә нинди зур-зур эшләр уйлап чыгара, оештырып җибәрә һәм гадәткә кертә идек без! . Менә хәзер мин кайта-кайта, кабат-кабат уйлап карыйм: укыган елларда боларның барысы да кирәк булдымы-икән? Башкача, бүтәннәр кебек — укцп һәм күңел ачып кына яшәп булмас идеме икән ул чак? Искә төшерәм һәм янә дә шуңа ышанып куям: юк, ул вакытта янып, дәртләнеп, ашкынып яшәмәгән булсак — бездән бөтенләй икенче кешеләр, тиешле сәгатьне эшләү белән дөнья һәм кеше кайгысын оныта торган затлар чыккан булыр иде! Авылда яшәгән чагында көймәдә йөрүләр, машинада җилдерүләр мине ничек канатландырган булса, студентлык чоры, югары белем алу — ул канатларны үстерде, ныгытты Ә соңгы курста көтелмәгән хәл килеп чыкты. Диплом яклап йөргән көннәрнең берсендә группа җитәкчебез мине чакырып алды да: — Яшьләр газетасында эшлисең килмиме? — диде.— Культура бүлегенә кеше кирәк аларга. Аяз көнне яшен яшьнәгән кебек тоелды бу миңа. Газетада сирәк- мирәк мәкаләләр бастыргаласам да, һич уйлаган нәрсә түгел иде бит! Ә группа җитәкчебез күзгә карап тора. «Әйдә, тиз уйла, син егет кеше — тиз хәл итәргә тиеш!» —дип, салпы якка салам да кыстыра. Тәки килештем бит мин бу тәкъдимгә! Институт белән саубуллашкач, эшли дә башладым. Әмма... Ярый, алайса, бусын да үз тәртибе белән сөйлим инде. Ул болай булды. Безнең редакциягә бер авылның яшьләреннән хат килде. Гадәттәге һәм шактый еш очрый торган хат иде үл Яшьләр үз ♦ авылларында клуб, китапханәнең начар эшләвеннән з^ланалар, без- - нең берәр төрле ярдәм итүебезне үтенәләр. Редакция андый хатларны | тикшереп чара күрү өчен күп чагында район җитәкчеләренә җибәрә, § алардан җавап көтә. Чөнки бөтен хатны да урынга барып тикшереп йөрергә редакциянең кешеләре дә җитми, һәр хат газета өчен яңа ма- ф териал да бирә алмый. Ә бу очракта исә журналистларның ул районда байтактан булмавы 5 ачыкланды. Барырга кирәк иде, чөнки районнар белән элемтәне өзмәү— 5 һәр редакциянең иң беренче бурычы Командировкага мин киттем. „ Бардым, авылның күп кенә егет һәм кызлары белән сөйләштем, җи- э тәкчеләрен күрдем. Хатта язылганнар, чыннан да, дөрес иде. Клубта п. да, китапханәдә дә олы яшьтәге апалар эшли. Алар инде билгеле, * дәртләнеп йөрмиләр, теге-бу сәбәп чыкса, күбрәк өйдә булу ягын ка- s рыйлар. Яшьләрнең; «Кичен кая барыйк?» — дип борчылулары инде < алар өчен бармы-юкмы диярлек... 5 Мин барганда колхоз председателе үзе өйдә юк иде, ә аның урынбасары әллә нинди, бүгенге көн бурычларын бик өстән генә аңлаучы булып тоелды миңа. Ул ике сүзнең берендә күргәзмә агитацияне телгә ала. Әйтерсең, аның белән генә барысын да хәл итеп була?! Клуб та, китапханә дә менә дигән итеп бизәп куелган, ә кешеләр белән җанлы эш бармый, клуб үзе бик сирәк ачыла Шулай булгач, ул күргәзмә агитациянең кешеләргә ничек тәэсире булсын инде... һәм ничек авыл яшьләре канәгать яшәсен?! Казанга кайткач, үземнең шушы уйларымның барысын да кертеп газетабызга зур гына мәкалә яздым. «Яшьләргә ни җитми?» дигән исем белән ул озакламый басылып та чыкты. Мәкалә дөнья күреп берәр атна чамасы вакыт үткән иде—редакциягә теге районның комсомол райкомыннан х?т килеп төште. «Сезнең мәкаләгез һәм анда күтәрелгән мәсьәләләр комсомол райкомы пленумында тикшереләчәк. Авторның катнашуын сорыйбыз», — диелгән иде анда. Бу инде безнең өчен гадәтн булмаган, сирәк очрый торган күренеш иде. Үз мәкаләсе буенча район күләмендә җыелыш үткәрелү— һәркем өчен бик зур шатлык. Мин дә үзенә бер төрле горурлык хисе тоеп киттем ул районга. Пленумны, чыннан да, зурдан җыйганнар иле Районның күп кенә җитәкчеләре чакырылган, партия райкомының икенче секретар1 да килгән. Әмма, оештырылуы шулай зурдан булса да, баштагы чыгыш ясаучылар мәсьәләнең бик эченә кермичә, бөтен кешегә билгеле фикерләрдән, теләкләрдән узмыйча—шома 1ына чиратларын уздырдылар Ә бит, чынлап карасаң, районда! ы бик күп эшнең нинди хәлдә булуы нәкъ менә шушы кешеләрнең үзләреннән тора! Алар исә кемдер бүтән берәү хәл итәргә тиеш төсле сөйлиләр Ачык кына итеп берсе дә үзенең ни эшләячәген, нинди конкрет өлеш кертәчәген әйтми Әлеге мин язган колхозның председателе генә башта ук угезне мөгезеннән алып сөйли башлады Ничектер, бер күрү белән мин бу кешегә ышандым Шулай була бит ул кайчак бер күрүдә кешенең кем икәнен аңлап аласын, аның нинди адым ясый алу мөмкинлеген чама лыйсың, аннан нинди яхшы һәм начар эшләрне көтәргә һәм көтмәскә мөмкин икәнен беләсең Юк. ул минем мәкаләне мактамады Кайбер җитәкчеләр судан коры чыгу өчен үтемле хәйлә кулланалар, авторны мактыйлар. Ә автор төзәтергә теләгән төп мәсьәлә андый вакытта бер читтә кала. Мин ике колагымны торгызып бик игътибар белән тыңлап утырганда, ул һич көтелмәгән сүзләр әйтте: — Безне менә шунысы борчый — өйрәтүчеләр күп, ә менә алынып эшләр кешр юк... Шунда җиткәч, көймә килә дә терәлә! Инде мин үзем дә аптыраган: «ишләргә, кемне куярга? Председатель әлеге соравыннан соң тынып калган иде, шул арада партия райкомы секретаре үз сүзен әйтеп куйды. — Иң зур колхоздан бер кеше таба алмау — бик гаҗәп! — Болай карасаң, кешесе дә бар инде аның, Кәрим Сөнгатович... Тик менә күңеле шул эшкә ятып торганы юк бит, нишләтәсең.. Аның бит кайбер җирләрдә «җене кагылган» кешесе була, бөтен эш шул бер кеше аркасында җанланып, гөрләп китә... — Менә снн үзең шундый берәү бул! Тик колхозыңны да тарт, яшьләр белән дә эшең гөрләп торсын! Бусын секретарь ачулырак итеп, кырыс тавыш белән әйтте. Аңа каршы председатель бернинди дә җавап кайтара алмады. — Я. инде нәрсә дибез? Әнә, журналист иптәш бик дөрес язган — кешенең күңел дөньясын һич тә онытырга ярамый. Без, хуҗалык эшләре белән бергә, ул турыда да кайгыртырга тиеш! Райком секретареның бу сүзләрен әллә ничек, үземә төрттерү сы- манрак кабул иттем. Әйтерсең ул: «Язуы җиңел дә аны, ә менә кем эшләр, хәлне кем төзәтер?» — дип сорый иде... Колхоз председателе әле бая гына әйткән сүз дә искә төште — «өйрәтүчеләр күп ул...» Болар барысы да мине бик кыен хәлгә куйды. Үземнең ни өчендер кызара баруымны тойдым. Ниндидер бер ялганда, дөрес булмаган эштә тотылган кебек күренде миңа үз хәлем. Әле аңарчы мондый авыр хәлдә калганым юк иде шикелле... Шунда, үзем дә ныклап уйлап, алдын-артын үлчәп өлгермәстән, президиумда утырган урынымнан сикереп тордым да, кирәгеннән артык ук кычкырып — анысы, күрәсең, эчтән бик киеренке утыруым нәтиҗәсе булгандыр: — Үзем барам! — дидем. —Үзем эшлим шунда!!. — Туктагыз әле... Сез бит Казанда эшлисез, редакциядә... Сез— безнең карамактагы кеше түгел... Көтелмәгәндә килеп чыккан бу хәлдән райком секретаре бер мәлгә үзенең дәрәҗә саклап сөйләшүен дә онытып җибәрде сыман. Аның тавышы гади кешенеке шикелле акрын гына чыкты һәм җылырак булып ишетелде. Бернинди алдан уйлап кую, әзерләнү булмаса да, мин үземнең дөреслегемә. үз күңелем кушу буенча эшләгәнемә нык ышанган идем. Шуңа күрә әз генә тынычрак тонда, инде бераз сүрелә төшеп: — Ничек енә булса да әлегә мин үземә үзем хуҗа,— дидем.— Теләгән эшемне эшли алам дип уйлыйм. Комсомол райкомының беренче секретаре да минем сүзне ныгытып куйгандай итте: — Кәрим Сөнгатович. . Әгәр дә.. Әгәр дә журналист иптәш әлеге сүзләрен чынлап, барысын да уйлап әйткән икән... Ул чагында без аны бик шатланып культура йорты директоры итә алыр идек! Аннары, тагын күпмедер вакыт сүзсез генә басып торгач: — Нигә. Кәрим Сөнгатович, әгәр дә кеше үзенең сүзен эш белән ныгытырга тели икән — бу бит бик яхшы! Минемчә, бик шәп теләк бу! — диде. Кәрим Сөнгатович елмайган иде аның шул сүзләреннән соң... Хәзер күп нәрсәне яңадан искә төшереп, күп нәрсәне кабаттан уйлап карыйм... Чыннан да, газетада үзем язган әйбер басылып чыккач мина еш кына, бик еш кына нәрсәдәндер уңайсыз була иде... Мактап язылган мәкалә булса — син кеше эшләгәнгә кул чабып кына йөрисен кебек тия, үзен җиң сызганып шул эшне эшләргә тиеш идек сыман тоела... Тәнкыйтьләп язсан—шулай ук, иң башта үзең шул өлкәдә кеше күзенә күренерлек эш майтарырга кирәктер шикелле... Әлеге пленумда мине аяк өсте бастырып, үзем дә көтмәгән сүзләр- ♦ не әйттергән көч, мөгаен, үз-үземә ныклап ышанасы килү, бер җнң сызганып эшләп аласы килү булгандыр, дип уйлыйм мнн бу турыда хәзерге акылым белән... Хәтерлисезме икән, мин сезгә үземнең бәләкәй чагымнан ук килгән бер омтылышым, гадәтем хакында әйтеп үткән идем... Зур сулар күрсәм, аңа кереп китәсе килә, шул стихиягә кушыласы килә дигән идем... Биредә дә шулай булды, ахрысы... Күңелемә күптән үк якын булган ташкын — эш ташкыны әнә шулай үзенә суырып, тартып алды сыман мине... Мин рәхәтләнеп, үземдәге зур сусауны канәгатьләндерүдән ләззәт таба-таба, бик тансыкланган әлеге диңгезгә, яна ташкынга кереп киттем... Өченче төн Әхнәфнең сөйләгәннәре мине бер яктан сокландырса, икенче яктан аңлашылып та җитми, гаҗәпләндерә дә. Чыннан да, аның тынгысыз күңеле, гел эшкә, гел хәрәкәткә ашкынган йөрәге — миңа бик аңлашыла, миңа бик якын тоела. Ә менә Әхнәфнең бнк тиз арада үз тормышын шундый нык үзгәртердәй карар кабул итүен мнн тиз генә аңлый алмадым Бу нәрсәнең төбендә, нигезендә ни ятканын тиз генә төшенә алмадым. Әхнәфнең өченче хикәятен мин әнә шундыйрак халәттә тыңлый башладым. — Күптән түгел минем йөрәк авырта башлады Бу мине бик куркытты. Әйе, әйе, яшермичә һәм ихластан әйтәм — бнк курыктым мнн моңа. Ул миңа әллә нинди бер кисәтү, куркыныч бер янау булып тоелды, һәм шул көнне мин, бөтен ашыгыч эшләремне баштан чыгарып ташлап, аларны күпмедер вакытка үз өстемнән атып бәреп, үткәннәрнең барысын да искә төшереп, уйлап утырдым «Нишләп? Нәрсәдән? Нн сәбәпле?» Шул сорауларга җавап эзли-эзли мин шактый еракка барып чыктым Бнк күп вакыйгалар мннем күз алдымда әкреиләп бер җепкә тезелделәр. Мин гомерем буе диярлек әллә ннндн — йөрәкне гел борчый, тынгысызлый торган нәрсәләр белән мавыкканмын икән... Менә хәзер кызык та, көлке дә кебек тоелган, ләкин минем яшәүне аңлатырдай мәгьнәгә ия бер генә нәрсә .башлангычта укыганда беркем әйтмәстән, өйрәтмәстән, үзебезнең оч бала чагаларын җыеп, безнең алма бакчасында зал һәм сәхнә ясый идек тә— концертлар, спектакль ләр куя идек... Ә кыш көне — өндә. Безнең өй түрендә онк зур сәке бар нде. Бер стенадан икенчесенә чаршау тартып куясың да — чын клуб була! Безне карарга бөтен күрше хатыннары җыела иде. Ә үсә төшкәч, мәктәптә үзеннән-үзе комсомол эшенә чумылды. Ничектер. мнн бөтен шундый мәшәкатьләргә үзеннән-үзе барып кергәнмен «Нәрсә бу, нинди сыйфат бу?» — дип уйлыйм мнн хәзер еш кына. Яхшы нәрсәме бу, әллә ниндидер көчәнү, ясалмалык бармы монда? Нн өчен мин гади генә булып, тыныч кына йөрмәгәнмен? Алай итсәң, мө гаеп, үзеңә әйбәтрәктер бит?! 81 МАНСУР ВӘЛИЕВ ф ДУЛКЫН һәм әнә шул «әйбәтрәктер» дигән сүздә шикләнеп, яңадан туктап калам. «Әйбәтрәктер...» Ничек итсәң ни төсле әйбәт буласын һәм ул «әйбәт»нең чынлыкта ни дәрәҗәдә әйбәтлеген каян, нәрсәгә карап белеп була соң? Әллә кешенең бәләкәйдән үк башланган, шуннан ук сузылып киткән үз юлы буламы икән? Кеше әллә шул юлга башта ук килеп эләгеп, аннары бөтен гомере буена алга таба атлый гына микән? Әллә кешеләрнең канында ук аларның гомер юлларының башы, очы салынган була микән? Кеше үзенең акыл хөкеме белән генә аны үзгәртә алмый микән әллә? Унынчыда укыганда классташларымны оештырып, мәктәптә Чайковский, Есенин, Такташ кичәләре үткәреп йөрүләр... Авыл җирендә аларның әсәрләрен табып, изге бер дога ишеткәндәй, онытылып тыңлап утырулар Музыка һәм сихри тынлык тәэсире... Шигърияткә мөкиббән китеп тын калу... Юк! Болардан башка мин бөтенләй икенче кеше булыр идем. Яшьлектә болар миңа канат булган икән! Әнә шулай үткән һәр матур көн безне югарырак күтәргән икән! Аннары, мәктәпне бетергәч, армиядә дә бу эш белән миңа тынгы булмады. 'Рота комсоргы итеп куйдылар. Тагын көн-төн чабарга туры килде. Кызыклы чаралар башымда бер-бер артлы туып кына тора, ә аларның һәммәсен үтәп чыгу өчен никадәр көч салырга кирәк! Ләкин егетләрнең армиядәге кырыс тормышын күңелле итәсе, авыр хезмәтен җиңеләйтәсе килү барысын да оныттыра. Аларның җылы карашын да сизсәң, тагын да дәртләнеп китәсең! Беләсезме, мин үземдә шундый кызыклы бер үзенчәлек барлыгын . сизәм Мин болай, гадәти шартларда кешеләр белән авыррак аралашам, бу миңа кыенрак бирелә. Ә менә ниндидер бер олы эш, олы хәрәкәт вакытында кешеләр белән бик нык якынаеп китә алам.. Белмим, моның сере нәрсәдә? Әллә бу, гомумән дә, кешеләргә хас нәрсәме икән? Әллә эчке тормышның активлыгы арту кешеләрне бер-берсенә ныграк якынайта микән? Югарырак күтәрелгән саен кешеләр ниндидер бер уртак матурлык ноктасына якыная төшәләрме икән әллә? Менә мин сезнең белән дә көндез бөтенләй аралашмыйм, сөйләшмим. диярлек. Чөнки сөйләшер сүз таба алмыйм, нәрсәдән тотынып башларга белмим... Монда, ял вакытында берсе дә әһәмиятле түгел сыман, кызык түгел шикелле. Аннары көндезге әрсез яктылык миндәге эчке кыюсызлыкны тагын да арттыра, минем ачылырга, күренергә ымсынган нечкә, йомшак омтылышымны куркыта... Ә төн, караңгылык миңа үзенең ипле акырынлыгы, ашыкмау-каударланмавы, артык ачыклык, конкретлык таләп итеп кешене кыенсытмавы, аптыратмавы белән үз һәм якын тоела... Төн ул кеше эчендәге акыл аңлап җитмәгән хасиятне дә ача бугай... Сүземне йөрәк авыртудан башлаган идем. Менә хәзер уйлап куям: гадәти кешегә бик үк хас булмаганча, ашкынулы хәрәкәттә генә ачылып, шул стихиядә генә үз булып, шунда гына иркенләп яшәвем нәтиҗәсе микән әллә бу? Кеше бит алай яшәү өчен яралмаган! МиН табигатьнең, җир кешеләре тормышның ниндидер бер канунын боздым микән әллә болай яшәвем белән? . Дүртенче төн Әхнәфнең сөйләгәннәре миңа торган саен кызыклырак тоела бара. Күбесе үземнең дә күңел түрендә йөргән уйларга килеп ялгана. Еш кына мин эчемнән Әхнәфкә кушылып китәм, аның белән бергә уйлана яки бәхәсләшә башлыйм. Кайвакытларда мин бу егетнең бүгенге тормыштагы олы бер вазифасын да күргән төсле булам. Аңа кешеләр көткән, алар өчен кирәкле булган бер мөһим эш тапшырасы килеп китә. Әнә шул эш аның күңелендәге бөтен уйларын тормышка ашырыр, аның үзенә иң олы канәгатьләнү китерер һәм безгә дә аның кем икәнен, нинди көчкә ия икәнен ачык күрсәтер шикелле... Әхнәф үзенең әнә шундый — мнн уйлаганга якын эшкә тотынуын әйтсә дә, әле бу турыда сөйләргә ашыкмады... Башта үзе килгән кол- ♦ хозның председателе белән таныштырып үтүне кирәк санады ул. - — Председатель Назыйм абыйга беренче күрүдә үк игътибар иттем S мин ,—дип сөйли башлады ул, —Әйе, әйе, ул бүтәннәрдән шактый аерылып тора иде Нәрсәсе, кайсы ягы белән? Мөгаен, башта ул мине ♦ үзенең бүтәннәр кебек шома сөйләмәве белән жәлеп иткәндер. Әйткән а идем бит: теге пленумда мәсьәләгә конкрет якын килүче дә ул булды. “ ...Ә безнең беренче сөйләшүне күрсәгез икән сез! Юк, әлеге пленум- ® да тугел — мин авылга баргач... п Казанга кайтып, хәлне аңлату һәм эштән китү әллә ни күп вакытны и алмады. * Мин үземнең чемоданымны күтәреп Назыйм абыйлар колхозына — * Җиләкле авылына килдем. Көн кичкә авыша башлаган иде инде. Шу- s ңа күрәме, колхоз идарәсе бушабрак калган. Ләкин Назыйм абый ми- нем киләсене онытмаган. Бухгалтерлар бүлмәсендә нидер исәпләп утыручы апа, минем кем икәнне белү белән: — Әй-әй, жаным, кем киләсе бар икән дип торабыз... Назыйм абыең шул хәтле дә кайгыртты сиңа әйбәт фатир табу өчен... Аңа тегесе дә ошамый, бусы да бармый. Сайлый да сайлый инде менә...— дип сөйләп * китте. Ә үзе күзен дә алмыйча мине тикшерә, мине күзәтә. Минем кем икәнне, нинди кош икәнне белергә тели. Ә мин нишлим инде —тик торам елмаеп һәм хисапчы апаны тыңлыйм... — Сайлый торгач, тәки таптык бит менә дигән фатирны. Нәгыймәт- тайне таптык. Назыйм абыең берсүзсез килеште... Хә-ә-зер сине шунда алып барам... Чынлап та, бик тыныч, әйбәт апа булып чыкты Нәгыймәттәй. Ул мине үз улы кебек күреп дигәндәй каршы алды. Соңыннан да безнең аның белән бер-беребезне борчыган, ачуландырган чагыбыз булмады. Назыйм абын кичен, нәрәт азагында, идарәгә килергә кушкан икән. Хисапчы апа шуны әйтте дә, саубуллашып чыгып китте. Нәгыймәттәйнең өе зур гына, бер почмагы чаршау белән бүлеп куелган. Чишенеп, әзерәк ятып тордым... Ә Нәгыймәттәй үз алдына сөйләнә-сөйләнә, өй эшләрен карап йөри: — Бнгерәкләр дә берьюлы башлады шул Назыйм. Барысын да берьюлы башлады... Әкрен-әкрен генә үзгәртсә булмас не мнкәннн соң ул. Болай үзенә кыен бит бигрәк. Үзенә авыр бит балакайның... Мнн дә ипләп кенә сүз кыстырып куям: — Бер тотынса берәгәйле тотына торган кешедер инде ул алайса... Нәгыймәттәй арлы-бирле йөрн-йөри генә сөйләшсә дә, минем сүзләрне дә колагыннан ычкындырмый икән: — Шулай шул, шулай шул... Шундый тынгысыз нәсел инде алар! Атасы мәрхүм дә гел иң авыр эштә булыр иде... Әйе, Нәгыймәттәй дөрес әйтә —без барыбыз да үсә барган саен үзебезнең әтиләребезгә охшаганлыкны ныграк сизә, тоя барабыз. Зур бер эчке горурлык белән теябыз без ул хисне! ... Кышкы көн озакка бармый инде ул. Тиздән караңгы төште. Авыл өйләрендә ут аллылар. Әзрәк торгач Нәгыймәттәйнең ашы да пешеп җитте. Ашап алдык та, идарәгә киттем. Ләкин иртәрәк килгән булып чыктым. Әле нәрәт бнрү башланмаган да иде. Коридорда бер төркем ир-ат басып тора. Араларында Назыйм абый в. 83 да бар. Ул кара материя белән тышланган калын тунын ычкындырып җибәргән, бүреге кирәгеннән артык арткарак авышкан, ләкин башында ҺЫК утыра, нык итеп басып киелгән... Гәүдәгә уртача гына буйлы. Бү- гән председательләр төсле бик үк калынаерга да өлгермәгән әле... Мин килеп кергәнче ул нәрсәдер сөйләп торган ахры бөтенесе дә аңа таба караган иде. , Ул мине ишектән керү белән үк күреп алды. Сөйләп торган җиреннән туктап, елмая-елмая миңа таба килде. — Менә, хәзер безгә Казан үзе ярдәм итә башлады инде! — диде. Елмайган йөз, ачык чырай белән әйтсә дә — бу сүзләргә зур мәгънә салуын, минем колхозга килүемә бик зур әһәмият бирүен аңладым... Гадәттәгечә, ничек килүем турында, ничек урнашуым хакында сорашып алды ул. Алданрак, нәрәт башланганчы килүем дә бик ошады аңа: — Тагын да шәбрәк! Безнең нинди эшләр белән кайнашканны белерсең! Ә культура ул — башка зур эшләр белән бер фронт итеп алып барылса яхшы! Шулай бит? — Үзе ихластан елмая, килешәме-юкмы икәнне беләсе килеп миңа карый, шул арада бригадирларга да күз йөртеп ала. Шулай түгелме соң! Әлбәттә, шулай! Тик бу кадәр халык алдында бераз югалыбрак калуымны сизепме, Назыйм абый тагын үзе дәвам итә: — Менә синең армиядә булганың бар бит? Мин:_ «Каян белгән ул моны?»—дип эчтән гаҗәпләнәм дә: — Әйе, бар!—дим нык иттереп.— Хәрби өйрәнүләр, әле дә истә. — Алай булгач син бик яхшы беләсең: һөҗүмгә барганда фронтның бер флангысы арттарак калса яисә йомшаграк булса, ул бүтәннәргә дә шундук сизеләме? — Сизелә билгеле... Әле шуның аркасында, алга бара-бара чолганышта калуың да бик мөмкин! — Менә культура мәсьәләсе дә шулайрак, егетләр: аның артта калуы бүтән эшләрне алга җибәрергә тырышканда шундук сизелә! Назыйм абый сәгатенә күз төшереп алды. Күрәсең, нәрәтне башлар вакыт җиткән иде — ул тунын салып, элгечкә элде. Башкалар да чишенделәр. Мин дә өсне салдым. Колхоз идарәләрендәге нәрәт бирү — тәмәке төтене белән тулган бүлмәдә утыручы ир-атлар булып хәтердә калган. Биредә дә шундый- рак хәл күрермен кебек иде. Әмма, председатель кабинетына кереп, барыбыз да өстәл янына утырышкач — мин бөтенләй башка нәрсә күрдем. Өстәл тирәсендә пөхтә һәм культуралы итеп киенгән, кирәк булса дип кесә дәфтәрләрен алып куйган җитди эш кешеләре утыра иде. Назыйм абый үзе түрдә, өстәлнең икенче башында тыныч кына блокнотың актара... Менә ул бер биткә тукталды. Шул битне яхшылап ачып, үз алдына салды. — Алайса, башлыйбыз, иптәшләр... . Председательнең әлеге сүзләреннән соң, ул үзе сөйли башлый инде дип торсам, көтмәгәндә, аңа якынрак, түрдәрәк утырган абый аягүрә басты да кыска гына, конкрет җөмләләр белән сөйләп китте: — Кичә бирелгән нәрәт буенча беренче бригадада түбәндәге эшләр эшләнде... Алма бакчасын әйләндереп алу өчен җитәрлек санда бетон баганалар алып кайтылды, тиешле урыннарына бушатылды. Тимер челтәр белән тоткарлык килеп чыкты әле — анысы бүгенгә булмады... Яшелчә бакчасының коймасы төзәтелде, бүтән ремонт эшләре дә башкарылды. Кичә басуларга билгеләнгән күләмдә ашлама чыгарылды. Нормадан ун гектар артыграк мәйданда кар тотылды... Бригадир шулай итеп тагын байтак эшләрне санады. Аннары икенче бригадир торып, хәрбиләрчә кыска хисап бирде. Өченче һәм дүртенче бригадалар эше дә тыңланды. Мин шушындый эшлекле сөйләшүгә сокланып утырдым Кара син ә, нинди шәп форма’ Кичә сөйләшенгән сүзнең чынга ашуы менә ничек конкрет тикшерелә Җаваплы иптәш үзе үк шул хакта хисап бирә. Тыңлап утыра-утыра мин шуңа игътибар иттем бу идарә утыры шында минем өчен ыиак тоелган, ничектер без укып-ишетеп ияләнмәгән эшләр турында сүз бара иде. Без бит колхозларны күбрәк кырчы- * лык һәм ферма белән генә шөгыльләнә дип уйларга күнеккәнбез = Ә биредә мин нинди эшләр турында гына ишетмәдем! Якындагы ж тау битендә алма бакчасы булдырырга карар кылынган икән — әлеге 5 бетон баганалар, тимер челтәрләр шуны әйләндереп алу өчен икән! 4 Җиләкле авылы бик матур су буена утырган Былтыр шул суны да ♦ будырган икән колхоз. Буага балыклар’ җибәрелгән Җаваплы кеше х ләре билгеләнгән. Утырышта ул хакта да сүз чыгып алды. Умарталыкка ярдәм хакында да киңәшеп алдылар Анда ремонт * эшләре бара икән. Бригадалар хисап биреп бетергәч, Назыйм абый миңа тагын бер күз в салып алды да, әле моңарчы сөйләмәгән бер егеткә мөрәҗәгать итте £ — Безнең культура йорты кайчан өлгерә инде, Сәлим? Сәлим дигән әлеге егет колхозның төзүчеләр бригадиры булып чыкх ты Үзенең исемен ишетүгә, ул армиядәгечә җәһәт кенә торып басты, * бөтен гәүдәсе белән Назыйм абыйга таба борылды һәм: — Яна елга өлгертергә дип тырышабыз инде, Назыйм абый,—диде. Бу егетнең сүзләреннән мин аның Назыйм абыйны бик хөрмәт итүен һәм әнә шул хөрмәтен эштәге тырышлык белән белгертергә теләвен чамалап алдым... Әйе, мондый эшчән һәм намуслы егетләргә үзе дә нык иянадыр Назыйм абый... Юкка гына колхоз зур-зур төзелешләр башлап җибәрмәгән шул Бик зур культура йорты да, җылы гаражлар да. кунакханә дә... Назыйм абыйдан ерак түгел креслода утырган икенче бер кешегә күзем төште. Бу — теге килүемдә танышкан кеше — Хәкимуллнн иде. Назыйм абыйның урынбасары. Аның үз-үзен тотышы мине шул көнне үк бик гаҗәпләндерде. Нәрәт бара бнг инде — колхозның зур-зур эш ләре турында бергәләшәп киңәшү, план кору бара Ә Хәкимуллннга бу бармы-юкмы! Ниндидер бер брошюра караштырып утыра Мин моны күргәч шаккаттым! Ничек шулай битараф утырырга мөмкин! Ә аның исе дә китми — юан гәүдәсе белән бөтен креслоны тутырып кереп чум ган да, күтәрелеп тә карамый! Хет әллә нәрсәләр булсын, кузгаласы түгел! Тагын бераз киңәшеп алганнан соң иртәгесе көнгә нәрәт бирелә башлады Бусы тагын бик күп яңа эшләр ачты миңа. Юк, яңа эшләр дигәч — барысы да рәттән яңа түгел инде ул. Колхозның гадәтн, көндәлек эшләре мәҗбүри рәвештә нәрәткә кертелә бара, үзеннән-үзе Ә менә шулар арасына мәсәлән күрше колхоз белән чаңгы ярышы да килеп керә. Колхоз яшьләре иртәгә алар белән ярышырга тиешләр икән Сөйләшүдән шул аңлашылды бу эшнең дә башлаучысы Назыйм абый булган Уйнапмы, чынлапмы — үзем дә катнашам, дип тә ычкындырды әле хәтта. Мин ышанырга да, ышанмаска да белмәдем Ә нигә, катнашса, моннан председательнең укасы коеламы әллә?! Чыннан да, булдырасың икән — колхоз яшьләрен нигә шәхси үрнәгең белән дәртләндермәскә ди! Аның ише эшләр коллективны, киресенчә, ныграк берләштерә генә бит ул! Нәрәт беткәч Назыйм абый минем белән дә таныштырып алды. Аның шундый сүзе бик нстә калган Минем эшем турында — Колхозның бригадиры яисә агрономы кебек үк җитди эш эшли торган, халык белән эшли торган пост ул! Шуңа күрә, үэ арабызга та- гын бер актив көрәшче итеп алабыз без сине!— диде ул. Башкалар иртәгесе көнгә бәйле сорауларын хәл итеп бетергәч, таралыштылар. Алар белән бергә үк Хәкимуллин да чыгып китте. Без бүлмәдә икәү генә калдык. Назыйм абый торып, башта ишек- летүрле йөреп килде. Графиннан бәләкәй чәйнеккә су агызып, электр белән генә чәй куеп җибәрде. — Менә шулай иткәч, баш ачылып китә минем... Ә мин... әле генә тикшерелгән шундый зур эшләрдән соң шушы бүлмә эченә кайтып җитә алмыйча утырам. Гәүдәм генә монда. Ә күңел дигән нәрсә һич тә бүлмә эченә төшеп утыра алмый, әле телгә алынган зур эшләр дулкынында йөри... Назыйм абыйның чәе тиз кайнап чыкты. Сул ягындагы шкаф тартмасыннан сәйлүн чәе алып, аны пешерергә куйды, үзе һаман сүзен дәвам итте... — Безнең сүзләр әзрәк колагыңа кергәндер бит инде синең... Мин үземнең нинди халәттә утырганны әйтергә ашыктым: — Әзрәк кенәме соң!! Алар мине тулысынча биләп алды, Назыйм абый! Әле менә үземне чәй исе килеп торган шушы бүлмәгә кайтара алмыйча утырам. Назыйм абый чәйне ике чәшкегә бүлеп, йомшак кресло алдында торган тәбәнәк өстәлгә куйды, мине шунда күчеп утырырга чакырды. — Зур эшләр белән дәртләнә, рухлана алу бик шәп сыйфат ул! Менә безнең биредә утырган иптәшләрнең барысында да шул булсын иде әле... ул чагында, беләсеңме, ничек җиңел булыр иде алар белән аңлашу! Юк шул, арада төрлесе бар... Нишлисең — тормыш! Назыйм абый, үзалдына текәлеп, әкрен генә өрә-өрә чәен суыта... Ипләп кенә мин дә сүзгә катнашып киттем: — Бик зур эшләр башлагансыз шул, Назыйм абый... Чынлап та, авырдыр... Ул миңа таба борылмыйча гына: — Әйе-е, җиңел түгел!—диде. Бераздан тагын кабатлады: — Җиңел түгел! — Аннары ул зур-зур итеп йотып алды, миңа таба борылды һәм: — Ә бүтәнчә ярамый бит!—диде.— Моңа хәтле сузганнар икән ул эшләрне, хәзер барысын берьюлы эшләргә туры килә. Шулай кирәк! Алар барысы да кирәк! Бик тиз кирәк! Мин үзем өчен тагын бер нәрсәне ачыклап калырга уйладым: — Әле сез үзегез күптәнме соң... бу эштә? — Председатель булып бишенче ел инде. Ә аңарчы агроном идем... Байтак кына вакыт узды шул! Ул бит вакыт дигәнең синнән сорап тормый — үтә дә үтә... Байтак кына эш тә эшләдек, билгеле. Әнә, син беразын ишеттең дә... Назыйм абый, кулына чәшкә белән чәй тоткан килеш, бүлмә буйлап йөреп китте. — Әмма иң күп эш, иң зур эшләр алда әле безнең! Алда! Бу сүзләрне ул нигәдер туктап һәм тәрәзә аша караңгы урамга карап (гүяки, ул үзенең күз карашы белән урам караңгылыгын тарата ала иде), үзүзенә үтә дә нык ышанган тавыш белән әйтте. Мин анын эчендә олы уйлар кайнаганын сизеп, дәшми генә көттем. — Беләсеңме, Әхнәф, әллә нинди планнар бар бит әле минем! һәм аларның барысын да эшкә ашырып булыр кебек! Ни өчен дисәң— алар бит барысы да нәкъ менә шушы җирдә, нәкъ менә шушы тырыш һәм әйбәт күңелле кешеләр өчен эшләнергә тиешле нәрсәләр! Менә мин гел шуны уйлыйм: нишләп әле кышын авыл кешесе сүлпән яшәргә тиеш? Бу бит үзе әйбәт күренеш түгел! Сүлпәнлекнең начар нәтиҗәләре бик күп аның! Аракы белән шаяру да әнә шуңа килеп ялгана бит... Моңа каршы без, беләсеңме, нишләргә уйладык?! Менә тыңлап тор! Үзебезнең Ж.иләкледә дә. күрше-тирә авылларда да бик күп яңа ейләр салынамы Салына Аларнын тәрәзәләренә наличниклар кирәкме? Кирәк һәм бик күп кирәк. Бик матур кирәк! Халык каян алырга белми йөри... Бусы бер. Тагын, моның өстәвенә, үзебезнең колхозга ук ел саен әллә ни хәтле ат чанасы, арбасы, тәгәрмәч тугымы, камыты дугасы кирәк булып торамы? Кирәк була һәм безгә генә түгел, күрше ф колхозларга да! Ә бөтен районыбызга әнә шуларның барысын да эшли - торган берәр мастерской бармы? Юк! Көндез чыра яндырып эзләсәң з дә таба алмыйсың, юк! Шулай булгач. Шулай булгач — шулай дидек * тә, бер иске амбарыбыз бушаган иде — тоттык та шуны мастерской 5 иттек! Хәзер анда станоклар куеп яталар әнә Кышын ирләр шунда А эшләячәк. План булачак, эш булачак аларга! * Назыйм абый сөйләгән саен кыза, үзе әйткән эшләр белән торган “ саен ныграк дәртләнә барды: - — Менә без, иптәшләр белән киңәшеп, шушы дүрт ел эчендә генә 4 дә байтак эш кузгатып җибәрдек. Зур гына алма бакчасына нигез сал- a дык —'бишалты елдан колхозчыларга чнләкләп-чнләкләп алма да бү-в. ләчәкбез... Умартачылык элек бик сүлпән бара иде — хәзер без аңа * бик нык игътибар итәбез. Чөнки безгә бал бик кирәк! Умартачылар санын да арттырдык. Авылда аңа әвәс кешеләр бар бит ул! Әнә шу- < ларны куйдык. Семьялары белән куйдык! Балалары да өйрәнеп үссен * бу нәзберек эшкә! Аннары менә бүген ишеттең, бик яхшы итеп буа будык. Юк. бүтәннәр сыман бульдозер белән балчык иштереп кенә түгел. Андый буаны беренче көчле яңгырлар ук алып китә аны Ә без элек картлар буганча иттереп будык. Машинамашина чыбык-чабык салдык, шәпләп таптаттык, тыгызлаттык. Улагын да кирәгенчә көйләп була торган итеп ясадык. Көчле яңгыр вакытларында безнең улакны зур итеп ачып куеп була, су аннан иркенләп ага Ә буа исән калачак Чөнки ул буада балык үрчи. Балык — шулай ук колхозчылар өчен! Артса дәүләткә дә сатарбыз — яңа тотылган балыктан кем баш тартсын! Бөтен кешегә дә кирәк бит ул! Әле бит безнең яшелчә бакчасы да бар.. Анысы, аллага шөкер дигәндәй. электән дә әйбәт кенә уңыш биреп килә. Ни өчен дисәң, яшелчә бригадирыбыз — нәкъ шул эш кешесе, җаны-тәне белән бирелгән кеше. Безнең Кәрим абзыйның тнрә-якка даны таралган инде аның' Менә шул.. Мин агроном вакытта да аңа гел ярдәм итәргә тырыша идем Инд& хәзер бәләкәй трактор да, атлар да бирдек. Кешеләре дә җитәрлек Яшьләрдән дә болайрак дәртләнеп эшли әле Кәрим абзаң! Менә бит ул яраткан эш нишләтә! Назыйм абый сөйли-сөйлн йөренгән җиреннән туктап, үзе дә куанычыннан елмая, миңа карап тора Яшермим—үз эшеннән шулай дәртләнгән кешене күрү миңа да бик зур бәхет бирә, аның белән бергә мнн дә бәхет кнчерәм! Ә үзем эчемнән генә унлап утырам «Хәзер бик күп колхохзар оныттылар шул алма бакчаларын, яшелчә бакчаларын, умарталыкларны Ә буа буып балык үрчетү турында инде әйткән дә юк. » — Беләсеңме мине тагын нәрсә борчый. Әхнәф?! Әле безнең тагын бик зур резервыбыз бар Юк, резерв кына да түге.] ул Ничек дөресрәк итеп әйтергә соң сиңа? Безнең уртак тормышның бер тармагын җанландыру турында әйтмәкче булам мнн Конкрет әйткәндә — мәктәп хакында сүз Бүгенгесе көндә анда нке йөз дә сиксән алты бала укый Менә шуның кадәр зур көче булган коллективның физик хезмәт ягыннан пассив яшәвенә эчОм поша минем Юк. колхозга эш куллары китмәгәнгә генә аптыравым түгел бу! Алар бит эштән аерылып, физик эш тәрбиясе алмыйча үсәләр! Атнага икс-өч керә торган хезмәт дәресе генә бу ким челекне төзәтә алмый. Кешене эшкә, хезмәт итәргә өйрәтү өчен—даими рәвештә барган һәм күпмедер шәхси җаваплылык белән бәйлән- он эш кирәк! Менә мин шундый уйны иптәшләр белән киңәшергә җыенам эле: нигә әле безгә шушы кадәр көче булган мәктәпкә зур гына мәйданда җир бүлеп бирмәскә, техника бирмәскә! һәм тагын бер бәләкәйрәк ферманы алар карамагына тапшырмаска! Кешене җаваплылык тойгысы бик нык үстерә, ныгыта! Безнең балалар акыл ягыннан гына түгел, физик хезмәт итү ягыннан да кечкенәдән үк актив булып үсәргә тиешләр! Бүтәнчә һич тә ярамын. Югыйсә, без мәктәптән сакаллы сабыйлар гына чыгарачакбыз. Әнә шундый искиткеч зур уйларын ачты миңа, ул кичне Назыйм абый. Ул алар эченә тәмам чумган иде. Әйе, һич арттыру булмас —ул алар белән яна иде! Ә мин, аның сүзләрен бик бирелеп тыңласам да, һаман сүзнең үзем көткән якка борылып китүен, минем конкрет эшемә күчүен көттем Шулай бик озак сөйләшкәннән соң, бер мәлне ни күрим — Назыйм абый ипләп кенә җыена башлады, өстәлдәге әйберләрен урнаштырырга тотынды. Гаҗәпләнүдән күзләрем маңгайга менгәндәй булды. Әминем эш?! Ә бүген мин көткән сөйләшү?! Ул кая?! Шул сүзләремне әйттем: — Назыйм абый, ә минем эш турында... Ләкин минем сүзләр аны гаҗәпләндермәде. Әллә онытканмы дип уйлаган идем — алай булып чыкмады. Назыйм абый мин уйлаганга караганда хәйләкәррәк икән. Беләсезме нәрсә диде ул миңа: — Менә син, Әхнәф, безнең колхозның бик зур эшләр башлап җибәрүен ишеттең. Әкренләп үзләрен дә күрерсең син ул эшләрнең... Ә ңине бик сөендергәне: син безнең эшләр белән дәртләндең, мин моны синең күзләреңнән, утырганда тыныч кына кала алмаган йөзеңнән күрдем, сиздем Безнең биредәге киңәшү сине әкренләп үз эченә алып кереп китте. Мин әнә шуңа бик канәгать... Әле син иртәгә авыл, колхоз белән тагын да ныграк танышырсың. Бик күп уйларың үзеннән үзе диярлек туар... Аннары, кирәк дип тапсаң, ныклап тагын киңәшеп алырбыз Синең башыңда идеяләр күп булырга тиеш ул! Әнә шундый сүзләр әйтте миңа ул кичне Назыйм абый. Аның ничек акыллы эш иткәнен мин менә хәзер генә тулысынча аңлап җиттем бугай әле Шул кичне үк тегесен-монысын өйрәтә башласа, ул мине гади бер йомыш үтәүче итеп кенә калдырган булыр иде бит. Ә ул минем үз көчемне, үз инициативамны уятырга теләде! Минем үз башым белән уйлап, колхозның зур-зур эшләрен белеп, шуларга тиң эшләр белән шөгыльләнүемне теләде, һәм ничек матур итеп китереп чыгарды ул моны! Яшермим, кешегә ышану— аны нык үстерә, һәммә яктан, бар яктан! Мин дә үземә мең канат куелгандай сиздем ул кичне! Бишенче төн Беренче төнне сөйләгән сүзләре белән үк Әхнәф мине бер ташкын эченә алып кереп китте дип әйткән идем бит... Әнә шул ташкынның торган саен көчәя, кызулана баруын тойдым мин. Юк, аның сөйләү рәвеше генә торган саен дәртлерәк, ашкынулырак була бармады—Әхнәф атаган вакыйгалар, эшләр дә һаман зуррак һәм һаман мөһимрәк була бара иде. Үзендә балачактан бирле зур ашкыну хисе тоеп яшәгән яшь Әхнәфнең шундый энергияле, инициативалы председатель белән очрашуы да бик мөһим иде. Эшкә, хәрәкәткә ашкынган яшь күңелнең зур эш кешесе белән конкрет очрашуы иде бит бу?.. Бишенче кичне тагын да кызыклырак хәлләр сөйләде мина Әхнәф — О-о, колхозда Назыйм абый башлап җибәргән үзгәрешләрнең колачын күрсьгез иде сез! Ул матур үзгәрешләр сизелмәгән бер генә тармак та калмагандыр! Мин аларны торган саен күбрәк күрә бардым, ♦ бу колхозга кергән авыллардагы яңарышны торган саен тирәнрәк тоя х бардым. 2 Назыйм абыйны бүгенге колхозчы тормышының бөтен ягы да уйлан у дыра иде һәм әнә шулай уйлана-уйлана. белгечләр белән кнңәшә-ки- нәшә, ул әллә нинди кирәкле проблемаларга килеп чыга иде... < Менә бер генә мисал. Сугышка хәтле Җиләкле халкы үз көче и белән үзәк урамга таш җәйгән булган. Хәзер ул әкренләп туза баш- ш лаган, күп җирендә чокырлар хасил булган иде. = Җәйгә чыккач, чираттагы бер утырышта Назыйм абый шул хакта е суз кузгатты. ® — Алар ат белән дә күпме таш ташыганнар. Ә безнең егерме дүрт о. машинабыз бар! Оят түгелме безгә!— диде Байтак сүз булып алды ул көнне Шикләнүчеләр дә табылды Әмма х карар кабул ителде: алдагы шимбә, якшәмбе көннәрне колхоз буенча * өмә ясарга! Авыл кешеләре машина, техника ярдәмендә урамнарга * таш җәяләр! Таш үзебезнең колхоз җирендә үк чыга иде. Шимбә, якшәмбе көн халык, барлык техника купты' Мәктәп балалары да җыйнаулашып килде. Сон, үзләренең туган авылларын матурлау өчен бнт' Моңа, мо ның ише изге эшкә, кем генә каршы килә алсын да, кем генә риза булмасын соң?! Мин дә булыштым, малай чактагыча үз кул көчем белән катыштым карьердан кайткан ташны бушатыштым Ике көн буе җан-фәрмаи эшләдек. Эшнең күзгә күренеп алга барганын сизү безне тагын да дәртләндерде. Алдагы ике ялны да өмә игълан иттек. Шулай итеп, ул җәйне тәки Җнләкленен урамнары таш юлга әйләнде Аннан соң асфальт җәю турында кайгырта башлады Назыйм абый Аның баштагы нияте үк асфальт җәю булган икән Башта ул аны әйтми генә торган Бу — бөтен район өчен вакыйга булды инде! Кнлеп карамаган кеше калмагандыр... Ә башлаганда күпләр ирония белән елмайганнар гына иде Шулай инде — күңел курка, кул эшли, дип юкка гына әйтмәгән бит безнең халык! Колхоздагы зур вакыйгаларны сөйләп, үземнең төп эшемне онытып торам икән әле. Культура йорты, чынлап та, Назыйм абый әйткән срокка — Яна елга өлгереп җитте Халык өчен бик күңелле булды Ә мин бу йортның зурлыгына, анда бөтен мөмкинлекләр булуга сөендем бигрәк. Нинди генә заллар, бүлмәләр юк иле анда! — Яшьләр теләгән барлык спорт секцияләре булырга тиеш безнең!— диде Назыйм абый — Авыл яшьләре шәһәрнекеннән ким яшәмәскә тиеш! Анысының да җае чыкты тагы Мин кнлеп бер ярты ел \ттеме-юк- мы — культура йортында минем белән бергә эшләүче апаның пенсия яше җитте Ә аңарчы. Казанның физкультура институтында укучы дус егетем белән безнең арала хатлар йөрн башлаган иле инде Өч дүрт хаттан соң Вәкилне тәмам күндердем мин Бу колхозда эшләрнең нинди темпта баруын яздым, Назыйм абыйның перспектив планнарыннан берничәссн атадым, белгечләр өчен квартиралар да салынып ятканын әйттем — һәм шулар җитте. Вәкил читтән торып укуга күчте. Тагын бер карават куйдык На- | ыймәттәйнең кунакчыл өенә. Дустым спорт секцияләрен үз кулына алды. Мәктәп балаларыннан алып картая баручы абзыйларга х^тле безнең культура йортына йөри башлады. Ә мин музыка буенча түгәрәкләр оештырдым. Тора-бара авыл яшьләреннән зур гына бер хор да килеп чыкты. Ул хор белән соңрак Казанга да килдек әле... Ләкин Назыйм абыйның хыялы аңа гына ла канәгать түгел иде әле, Бер сөйләшеп утырганда аның болай дигәне бик истә калган: — Менә без телевизорны бик еш карыйбыз. Шунда күрәбез: атаклы музыкантлар чыгыш ясый. Тыңлыйбыз без аларны. Ләкин безгә үзебезгә дә әнә шундый атаклы музыкантлар тәрбияләргә кирәк бит! Кирәк, бик кечкенәдән үк кирәк... Без тотабыз да: баланың музыкаль елухы юк, дибез. Ә бит ул — булдырып була торган әйбер. Аның күктән төшкәнен көтеп ятарга ярамый! Шундый сөйләшүләрдән соң ул авылда музыка мәктәбе төзи башлау идеясен тыкырдатырга тотынды! Аның алма бакчасы, умарталыгы, буада балыклар үрчетүе, мастерской ачып наличниклар ясата башлавы, авыл урамнарына асфальт җәйдерүе— алары бик яхшы эшләр иде инде, аңлашыла Боларынын авыл кешесенә кирәк булуы ачык. Биредә бәхәс юк иде. Ә менә музыка хакында, чынлап әйтәм, бик зур бәхәс барды идарә утырышларында. Бик каты барды! Чөнки бит әле андый нәрсә район үзәгендә дә юк иде! Бу фикергә Назыйм абый, беләсезме, ничек дип җавап бирде: — Безнең районда юк. ә менә бүтән республикаларда андый мәктәпләр барын мин беләм! Ул безгә дә кирәк! Назыйм абыйның үзе нык ышанган мәсьәләдә ахыргача принципиаль булуы, әнә шул сокландыргыч сыйфаты аңа биредә дә җиңү китерде. Ахыр чиктә идарә членнарының күпчелегенең яклавына ирешә алды ул! Шулай итеп, башта фантастик кебегрәк тоелган фикер дә идарә утырышы карары булып кабул ителде. Әкренләп төзелеш материаллары кайтарыла башлады... Әйе, эшләр киң колач алды. Авылның, колхозның күп почмакларында яңа төзелешләр җәелеп китте. Төзелә торган йортларның да матур булуын, һәркайсының авылга ямь биреп торуын таләп итте Назыйм абый. Аның район архитекторы белән дуслыгы да бар иде, шуннан да бик әйбәт файдаланды ул. Архитектор безнең колхоз өчен индивидуаль проектлар’эшләде, яисә типовой проектларның кайберләрең безнең шартларга яраклаштырды. Әле аның белән генә дә калмады Назыйм абый, һәркемнең йорты, капкасы матур итеп бизәлгән булуын, урамга ямь биреп торуын таләп итә башлады. Каралты-курасы каралмаган, төзәтелмәгән хужалык- ларга, гомумән, авылда көн калмады. Мастерскойда ясалган тәрәзә челтәрләренең дә бср-берсен кабатламавын, һәркайсының үзенчә булуын таләп итте... Менә бу хәлләрнең барысы да мин Җиләкле авылында эшләгән ике ел ярым вакыт эчендә булды. Әйтәм бит: алты елдан аз гына артыграк гомер эчендә —аның ике елы минем күз алдында узды —авыл тормышын астынөскә китерердәй эшләр эшләнде анда! Әмма Әмма әнә шулай күтәрелеп, җанланып киткән уртак эшкә эчләре пошучылар да була икән бит ул. Хәтта ачулары килүчеләр дә була икән! Мин әнә Шундый кешеләр турында еш кына уйлыйм. Безнең илебездәге тормышта, намуслы кешеләргә генә йөз тотылган җәмгыятьтә, каян чыгалар алар — шундый’кешеләр? Каян киләләр алар? . Уйлый торгач, ныклы нәтиҗәгә килгәндәй булам. Мегагн, алар — уртак эш өчен көч түкми генә, рәхәт яшәргә омтылучылардыр, Аларга кайберәүләрнең ил, халык мәнфәгате дип янулары, тырышулары ошамыйдыр, Чөнки бу бит аларны тынгысызлау, кыймылдарга мәҗбүр итү була! Ни өчен мондый сүзләргә күчтем сон әле мин? ♦ Ни өчен дисәгез — соңга таба Назыйм абын өстеннән төрле-төрле х урыннарга хат язулар күренгәли башлады. Ул хатларның кайберсендә 5 төзү материаллары дөрес юл белән табылмады диелгән була, кайбер- £ сендә бу хәтле төзелеш колхозга кирәк түгел, юкка акча түгелә, дип 4 языла. Назыйм абыйның үзенә гаеп ташлаулар да ешайды. Кыскасы, ф биредә эшкә таяк тыгарга маташу, Назыйм абыйга аяк чалырга теләү = ята иде. а Мин үзем бу әшәкелекләрнең барысында да Хәкимуллин һәм тагы бер-нке кеше кулы уйный дип сизендем. Аларның районда нык кына п терәкләре дә бар иде. Ни өчендер безнең Назыйм абыйның райиспола ком председателе Сулимов белән борчагы пешмәде. Бу хакта авылда инде мин килгәндә үк төрле сүзләр йөри иде. о Янәсе, бервакыт райбашкарма комитетында колхоз председательләре- “ нең зур гына киңәшмәсе җыелган. Кыш көне булган бу. Ә кыш көне, s үзегез беләсез инде, сүз күбрәк сөт турында бара. Сөт савуны арттыру хакында. Райисполком председателе үзенең чыгышында .матбугатта күтәрелгән бер алымны мактый, малларны шулай ашатырга кирәк, дн. Бу алымның әйбәт нәтиҗәләре безнең районда да бар, иптәшләр, дип, ул Назыйм абыйның колхозын телгә ала. Җыелышта Казаннан килгән җитәкче дә катнашкан булган. Шуңа күрә, билгеле, райисполком председателе ул хакта бик зурлап, ул фактка көчле яңгыраш бирергә тырышып әйткәндер. Әмма Назыйм абый нәкъ шул- чагында әллә башка нәрсә уйлап утырган, әллә ишетеп- тә ул сүзләрнең ни өчен әйтелгәнен, аларның мәгънәсе кая таба барганын аңлап, серенә төшенеп җитмәгән — кыскасы, тәҗрибә уртаклашу өчен дип үзенә сүз бирелгәч, ул чынлыкта ничек эшләсәләр — шуны сөйли дә бирә! Бернинди алдынгы алымны да искә алмый! Әйтүләреңчә, үз колхозының башкаларга караганда сөтне күбрәк савуын шулай аңлаткан Назыйм абый көздән азыкны мул әзерләп куйган идек, хәзер шуны фураж белән кушып бирәбез, дигән Байтак колхозлар саламнарын да яндырдылар бнт, аларның азык белән хәле кыенрактыр, дигән. Үзенең чыгышыннан соң шушындый сүзләр ишеткән райисполком председателенең хәлен күз алдына китерәсездер инде ! Назыйм абый бит аны республика җитәкчесе алдында хурлыкка калдырган’ Сүзен ялгаша чыгарган! Мөгаен, аның бу эшен бер дә оныта алмагандыр иптәш Сулимов’ Әле ул моны юри, үзенә каршы төшү өчен эшләгән эш дип тә уйлагандыр, бәлки. Назыйм абый исә мондый хәйләле эшләрнең җаен, рәтен белми иде Ул үзенчә бара бирә, ашкынып эшли бирә нде. Ә кайберәүләр аның эчкерсез адымнарын үзләренә каршы төшү дип кабул итәләр һәм аңа каршы йоннарын кабарталар . Назыйм абый сш кына моның сәбәбен дә белә алмыйча аптырый нде... Менә бит ул ничек! Без бер яктан газеталарда, җыелышларда эш кешеләрен күкләргә чөеп мактыйбыз, аларны нн зур хөрмәткә ня кешеләр итеп күрсәтәбез — ә икенче бер урында, гел эш турында гына уйлап йөреп, синең һәм минем кәеф белән исәпләшеп торырга вакыт тапмаган кешеләргә кырын карый башлыйбыз. Хәтта, кайчагында, алардан «дошман» ук ясап куябыз! Ә бит, акыл белән уйлап караганда, кешенең эшләгән эше нигез булырга тиеш бәһа биргәндә... һәрвакыт шулай булырга тиеш! Назыйм абый белән Сулимовның мөнәсәбәтләрен тагын бер мәсьәлә бик куертты. Мин килгән елларны бу районда вак авылларны күчерү күбәеп китте. Үзәк авыллар, зур авыллар белән берләштерү ешайды. Сизүемчә, бу эшнең идеясе күбрәк райисполком председателеннән чыга иде. Әлеге мәсьәләдә ул бигрәк тә, хәтта артыгы белән активлык күрсәтә иде. Минем күз алдында гына да әллә ничә мәртәбә: — Ну, Чишмәгә кайчан тотынасыз инде? — дип сораганы истә калган аның. Чишмә — безнең колхозга кергән иң бәләкәй авыл иде. Сулимовның уенча, Назыйм абый иң элек әнә шул авылны күчерергә тиеш иде шикелле. Белмим, әйтүен ничек дип әйткәндер, нинди җавап биргәндер, әмма чынлыкта Назыйм абый бу хакта уйламады да! Киресенчә, ул аның урамнарын рәтләттерә, каралты-кураны төзәттерә, кешеләренә ярдәм иттерә иде. Чишмәдә һәрвакыт электр януын, радио сөйләвен, телефон төзек булуын таләп итте ул. Кибетләре искергәч, колхоз ярдәме белән бәләкәй генә кибет тә салынды. Соң, акылы бар адәм шушындый матур урынга утырган авылны күчерәме соң инде?! Чишмәнең бит урыны шундый гүзәл! Табигате искиткеч! Аннары бит әле ул авылда, бәләкәй авыл булса да, шул бригаданың басукырларын карап, эшкәртеп торучы колхозчылар яши! Гомер-го- мергә шушы җирдә тир түгеп эшләгән халык яши! Аларны ни йөзең белән кузгатмак кирәк... Назыйм абый, әлбәттә, боларның барысын да уйлагандыр. Җиде кат үлчәгәндер... Моның да бер серен әйтмичә ярамый тагын: Чишмә — Назыйм абыйның туган авылы иде. Әнә шуны белеп, райисполком башлыгы бигрәк тә үчләште бугай Чишмәгә... ул үткәндә дә, сүткәндә дә кереп Назыйм абыйның кәефен кырып чыга иде шушы авырткан әйбер белән... Назыйм абый ничек түзгәндер — әмма Чишмә барыбер кузгалмады Халкы да читкә, бүтән авылга китмәде, тузмады. Болар барысы да, билгеле. Сулимовны эчтән ярсыткандыр инде... Кыскасы, Назыйм абыйның аның белән мөнәсәбәте, дипломатик тел белән әйткәндә; киеренке, бик тә киеренке иде... Әле җитмәсә, бик тә теңкәсенә тигәч, Назыйм абый түзә алмыйча, Сулнмовка авыр сүз әйтеп ташлаган дип тә сөйләделәр... Идарәдә аларның сөйләшкәннәрен ишетеп калучылар булган, ахрысы... Колхоз эшләренең алга баруын, халыкның уртак эшкә дәртләнебрәк тотынуын сизү белән бергә, шул ук вакытта, кайбер нәрсәләрнең хәвефле төс ала баруын да тоймый кала алмадым мин... Үземдә әнә шул хәвефле тойгы көчәйгән чакларда минем күз алдында гел Сулимов һәм үзебезнең Хәкимуллин шәүләләре пәйда була иде... Алтынчы ТӨН Күптән түгел Әхнәфнең холкын тагын да ныграк аңларга ярдәм иткән бер хәл булды. Әйткәнемчә, без бит диңгез буенда гына яшибез. Диңгез, безнең тәрәзә каршында гына. Шушы бер-ике көндә ул бик каты давыллап алды. Бөтен көченә котырынды' Минем диңгезнең төрле чакларын күзәткәнем бар, әмма бу кадәр дә куркыныч давылны күргәнем юк иде әле диңгездә! Хәтта бүлмә эченнән, ял йортыннан карап торганда да куркыныч иде ул көннәрдә диңгез! Аның яры буйлап кына үткәндә дә киемнәрең манма су була! Дәһ шәтле көчләрен тыя алмыйча дулаган дулкыннар синең өстенә ташланыр һәм изеп китәр шикелле тоела! Бер миңа гына түгел, бөтен кешегә дә әнә шулай куркыныч иде диңгез. Аның кырыена беркемне дә якын китермиләр Мин шулай дип уйлый идем Шуңа ышана идем Ә Әхнәф... Ә Әхнәф бөтенләй бүтән булган икән... Әнә шул көнне ф котырынган диңгез кочагына керде бит ул!!! Юк, мин аның ничек итеп кереп киткәнен күрмәдем. Ул моны со- 5 ңыннан үзе дә сөйләмәде. «Ә ничек күрдең соң?» — дисезме? Бу хәл * менә болай булды... i Шул кадәр дәһшәткә сокланып та, куркыбрак та тәрәзәдән карап тора идем. Бер заман күрәм ярдан әллә ни ерак түгел, маяк тирәсен * дәрәк, ниндидер кызгылт әйбер тирбәлә! Нәрсә микән бу дип текә- “ лебрәк карасам—Әхнәфнең һава тутырылган матрасы! Ул аны бире- = гә килгәч тә прокатка алган иде. Күзләремә ышанырга да, ышанмаска да белмим. Кызыл ятак миңа аермачык күренә, ә менә Әхнәф бар- а мы-юкмы аның кырыенда — һич күренми Биек-бнек дулкыннар һава ь тутырылган матрасны төрле якка чөяләр, күздән югалталар. Мажара- * лы кинода моның ишене күрсәтсәләр, мөгаен, арттыралар лисең инде. 2 Кеше мондый дулкынга ничек түзсен, дисең! Ә ул көнне Әхнәф нәкъ < әнә шундый көчле гарасатның уртасына килеп эләккән иде! Үз теләге < белән әле җитмәсә! Бик текәлеп күзәтә торгач, ниһаять, үзен дә күрдем мин аның Матрасына ябышканмы, кочаклап ук алганмы шунда Дүртәр-бншәр метрлы дулкыннар гарасатында икәүләп арлы-бирле атыналар. Дулкын аларны аерырга теләгәндәй, китереп-китсреп бәрә. Бер мәл икесе дә күздән югалалар. Кая инде болар дип торганда, яңадан калкын чыгалар. Нишләп керде икән соң Әхнәф мондый көнне диңгезгә?! Мине чын- "ынлап курку биләп алды. Хәзер матрасыннан аерылса, бетә, бата бит инде бу! Әле ныклап йөзә белә микән сОң? Хәер, су буенда устем диде—анысын булдырадыр инде. Тик бу бнт диңгез, бөтенләй башка нәрсә! Син су кереп үскән елга түгел! Аптырагач, яр буена йөгереп төштем Әнтәм бит, якын килерлек түгел су буена! Ләкин эчтә кеше җәфаланганда, ничек бармыйсың инде?! Кием чыланса чылана инде дип, мөмкин булган хәтле бардым ярга табарак һәм күрәм теге, чынлап та, ярга таба якыная алмыйча аптырый икән бит! Аны дулкын ярга һич җибәрми Шулай күпме азапланды микән соң инде Әхнәф?! Ул бит тәмам арыган булырга да мөмкин? Менә сиңа бәла! Тик торганда! Авырткан башка тимер тарак дигәндәй Хәзер ничек ярдәм итәргә сон инде моңа? Чынлап та. хәле мөшкел иде аның. Нишләргә дә белми әзрәк торгач, башыма бер уй килде. Моннан ерак түгел коткару посты бар бнт! Алар берәр чарасын тапмый калмас' Тиз генә шунда йөгердем Мыш- мыш килеп, бүленә-бүленә хәлне аңлаттым Ә тегеләрнең, әллә инде уз күзләре белән күрмәгәнгә, бик исләре китми Ашыкмыйлар. Стенада эленеп торган озын бауны алдым да кире йөгердем. Анда бнт һәр секунд санаулы! Әхнәф турысына килеп җитеп, бауны апа ыргыттым Тик кая ут — беренче дулкын аркылы да үтә алмалы бау! Шундук дулкын астында калды! Бер аттым, ике аттым Җитми генә бнт Әхнәфкә хәтле! Яңадан ату өчен бауны урап кына бетергән идем, берәү кискен генә итеп кулымнан тартты да алды. Борылып карасам — теге .откаручы егетләр килгән икән. Берсе нәрсәдер ачуланып кычкырды миңа. Дулкын шавына ишетмәдем Аннары читкә этеп җибәрде Үзе ыргытырга җыена икән бу! Мин чнткәрәк киттем Оста ыргытты бу бауны Коткару бавы Әхнәфкә барып җитте, ләкин Әхнәф аны эләктереп елгерә алмады Теге егет тиз генә яңадан ыргыт, ты. Бу юлы каптырды бит Әхнәф! «Ах, молодец!» дип торам мин дә. Тартышырга мин дә булыштым. Әхнәф бауны эләктерү шатлыгыннан матрасын ычкындырган икән... Хәер, бу дулкында ничек итеп икесен дә тотмак кирәк! Билгеле, бау мөһимрәк инде! Шулай итеп, туңып, күгәреп беткән Әхнәфне ярга көчкә тартып чыгардык! Чыкты да — аягына да баса алмыйча ауды. Ярга чыгып җитүенә шатлану идеме бу, әллә чыннан да бөтенләй хәле беткән идеме аның —озак ятты Әхнәф. Мин теге егетләрне ял йортында тавыш чыгармаска, Әхнәф өстеннән әләкләмәскә көч-хәл белән күндердем. Бүлмәгә кереп тиз генә «җылынып» та чыктык. Ә Әхнәф һаман шунда иде әле... — Инде беттем дип торам... и Мин аны тәмам коты чыккандыр дигән идем. Ә бу елманган килеш әйтә бит әле монысын да! Минем ачу килеп китте. Кешегә күпме мәшәкать ясады, борчыды — әле җитмәсә елмаеп утыра! — Әйе, мин күреп алмасам — елмаер идең хәзер су төбендә! Сүзләремнең ачулы тонына исе китмәде аның. Тын гына торды елмаеп.. Ә бераздан әйтеп куйды: — Менә хәзер инде чын диңгезне күрдем дип әйтә алам мин! Хәзер аның нинди икәнен беләм инде! Югыйсә, тыныч чагында диңгез мени ул? Андый вакытта ул бит үзенең чын холкын, чын характерын яшергән кеше кебек... Ә менә бүген ул чынлап та үзе иде! Мин аның үзе белән очраштым бүген! Әхнәфнең бу сүзләре инде минем ачуны гына кабарта иде. — Ярар!—дидем дә, аның үзен генә калдырып китеп бардым. Менә шундый хәл булып алды бездә. Тик Әхнәфнең үзенең моңа әллә ни исе китмәде. Гүя ул аны бөтенләй онытты Ә минем өчен.... Минем өчен һич тә онытырдай вакыйга түгел иде ул... Әхнәфне тагын да ныграк аңларга а'чкыч кебек булды ул миңа... Аның төнге хикәяләренә инде әкренләп ияләнеп киләм шикелле. Көннәребез исә һаман аерым үтә — мин үземнең иптәшләр беләк йөрим, ул ашау вакытында гына күренеп ала да, шулай ук каядыр китеп бара. Кайчагында ашауга да соңарып кайта... Алтынчы төнне Әхнәф миңа председатель урынбасары Хәкимуллин турында сөйләде. — Хәкимуллин ишеләр, чын эштән курыксалар да, башка якка бик маһир булалар бит. Хәкимуллин да үзен бүтәннәр арасында зур, югары итеп куярга тырыша иде. Шушы сыйфатны минем күп мәртәбәләр сынаганым бар. Кайда гына очратмыйм — эш өчен исе китмичә, күбрәк тел белән алдырып йөрүче кеше үзе турында артык күп уйлаучан, артык нык борчылучан була. Нишләп алай микән ул? Тегеләрнең—гел эш турында, аны гел алга җибәрү өчен тырышып йөрүчеләрнең — үзләре хакында уйларга 1 акытлары калмый микән? Алар үзләренең кешегә ниндирәк булып күренәчәкләрен артык мөһим нәрсә түгел дип саныйлар микән? Бу алар өчен — кыйммәтле вакытны юкка әрәм итү кебегрәктер... Мин колхозда эшли башлагач, Хәкимуллинны тагын да ныграк аңларга булышкан бер хәл булды. Хәкимуллин бер вакыт ике комбайнчы егеткә штраф салдыртам дип ду килеп йөрде. «Ни өчен?» — дигәч, «Әйткәнне эшләмиләр, сүзне тыңламыйлар...» — ди гомуми төстә гене. Ә комбайнчылар үзләре икенче көнне бу хәлне болай сөйләп бирделәр. Авылдан ерак түгел генә басуда урып яталар икән. Урак бетәргә инде күп тә калмаган, ләкин һавасы да сәгатьләп, минутлап кына ачылып китә, вакыт бик кадерле. Шуна күрә егетләр ашыга-ашыга уралар. Шулай да, бер әйләнгәндә Хәкимуллин белән зоотехникның мотоциклга утырып елга буена төшеп китүен искәртеп алалар. Ә елга буе —шәһәр кунаклары кайтып ял итә торган урын инде! Анда кешенең нигә төшкәне билгеле!.. . Ачулары килсә дә, күрмәгәнгә сабышып, үз-үзләрен тынычландыратынычландыра ура бирәләр. Ә бераздан тегеләр кайтып килә. Кишәр- 5 лекнең аргыбашыннан килгәндә егетләр.күрә — мотоциклларын тукта- * тып, боларнын килгәнен көтеп тора тегеләр. Янәсе, аларны күрү £ белән егетләр комбайнны туктатып йөгереп килергә тиешләр Әмма егетләр бу кишәрлекне бүген ничек тә бетерәсе иде дип ты- * рышалар, халыктан кыенсынмыйча күңел ачып йөрүчеләргә ачулары “ да килә. Туктамый болар! Кишәрлекне әйләнү бирәләр! Ә басу читен s дә ике начальник боларнын бер әйләнгәнен карап тора, икенче мәртә- ч бәсен көтәләр. Ләкин комбайн өченчесендә дә туктарга уйламый' 2 Шуннан соң болар нишли? Мотоциклларын бөтен газына үкертеп камыл өстеннән бәреп чыга- > лар һәм мотоциклны комбайн каршына бастырып та куялар' Инде « туктамый хәлең юк! Комбайнчы егетләрне аска чакырып төшерәләр < дә берсен-берсе бүлә-бүлә сүгә башлыйлар «Молокосослар! Кем бул- s дыгыз! Безне күрмисезме?! Санга сукмыйсызмы?! Штраф икегезгә дә — унар сум!» Аракы исе аңкып торган ике авыздан яшь егетләр әнә шундый сүз ишетәләр ул көнне. Кичкә хәтле алар әйбәт кенә эшлиләр. Үзләренең әйткән кишәрлекләрен бетерәләр Ә икенче көнне берсе дд эшкә чыкмый. Колхоз председателе чакырта боларны, «Нәрсә булды?» — ди. Егетләр комбайнга таба аяк та атларга теләмиләр. «БсЗнен тынычлап эшлисебез килә. Чаллыга китәбез, инде чемодан тутырылган», — диләр . Көч-хәл белән алып калды аларны председатель. Менә бит ул ничек! Имеш, Хәкнмуллиннын горурлыгына көч килгән! Ә шул урында эш өчен көеп йөргән кеше булса — бөтенләй бүтәнчә итәр иде бит. Ул урактагы егетләрнең яныннан китмәс иде, алар әйбәт кенә эшләсен өчен жанын да жәлләмәс нде! Хәтта шәхси үпкәсен, теге яки бу сәбәптән әзрәк кәефе кырылуын бнк тиз онызыр нде ул! Җиденче төн Әхнәфтән аермалы буларак, мин үземнең бөтен гомеремне шәһәрдә үткәргән кеше Шәһәрлә тудым, шунда үстем Хәзер дә бер төзелеш идарәсендә инженер булып эшлим Моны шуңа күрә әйтәм —Әхнәфнең авыл, колхоз хәлләрен сөйләп китүе башта бер дә кызык булмас кебек нде. «Газеталардагы күңелсез очеркларны укып та туеп беткән инде!» — диебрәк кенә уйлаган идем мин башта. . Әмма аны тыңлый- тыңлый фикерем үзгәрде Әхнәф сөйләгәннәр колхоз турында түгел, п кешеләр турында икән бит! Аларның бер үк тормышта бер үк социаль шартларда төрле идеалга табынып, ике төрле полюс кешеләре булып яшәүләре хакында икән бит! — Беләсезме, авылда үсүем һәм әдәбиятны бик күп уку миңа кешеләр белән ихлас, эчкөредән аңлашуда нык ярдәм итә шикелле... Ничектер, алар миңа кеше йөрәгенә үтүнең иң дөрес юлын табып бирәләр сыман. Кеше күңелен куркытырдай, сагайтырдай һәм аны ачылмый ча тотардай сүзләрдән, кыланышлардан, адымнардан саклыйлар сыман алар мине... Шулай итеп, эшкә чумдык без. Эш ташкыны мине инде беренче көннән үк биләп алган иде. Мин инде тулысынчашуның иркендә идем. Күңелдәге планнардан, ниятләрдән төнлә дә йоклап булмый! Төнлә сикереп торам да, онытылмасын дип фикеремне язып куям. Утны сүндереп әз генә вакыт үтә — тагын да кызыклырак уй башка килә, тагын утны кабызам... Әле ярын үземнең почмак бар иде. Югыйсә, бу хәтле бимазалауга Нәгыймәттәй чыдый алмаган булыр иде! Ә аннары инде, иртән тору белән мәктәпкә чабасың. Анда иң актив ярдәмчем — пионервожатый Хәлимә эшли. Ул эшкә иртә килә. Төн буе уйлап, сызгалап яткан планнарыңны аның белән киңәшәсең... Киңәшеп, сөйләшеп алгач, үз-үзеңә ныграк ышана төшәсең бит ул— шуннан соң инде ниятеңне тормышка ашырырга дип чаба башлыйсың. Без башта ук иң мөһиме дип беләсезме нәрсәне куйдык? Яшь кешенең үзен ялгыз итеп, аерым итеп сизмәвен, шул күңелсез хисне тоймавын. Бүгенге авылның бик күп проблемалары әнә шуннан башлана кебек тоелды безгә, һәм ул минемчә дөрес тә. Мин хәзер дә шулай саныйм. Чөнки яшь кеше авылдан ни өчен китә? Күңеллерәк тормыш, аның рухына, эчке ихтыяҗларына җавап бирердәйрәк тормыш эзләп, шуны шәһәр җирендә табуны өмет итеп китә. Үзенең шәхесенә киңрәк, югарырак яшәеш эзләп китә ул. Авылдагы беркатлы, үтә гади кебек тоелган, барысы да аермачык кебек күренгән тормыш канәгатьләндереп җиткерми бугай аны... Яшьләрне авылдан җибәрми генә икенчерәк, югарырак, күңел өчен матуррак булган тормыш белән яшәтеп булмый микән соң?—дип уйландык без. Уйлый торгач, әкрен-әкрен җае табыла икән. Иң башта колхоз радиосы аша «Комсомолия» дигән яшьләр тапшыруы оештырып җибәрдек. Матур итеп, күңелле, дәртле музыка белән башланып китә иде ул! Аннары колхоз яшьләре тормышыннан яңалыклар яңгырый, хезмәттәге яңа җиңүләр халык алдында җылы итеп, зурлап, мактап әйтелә. Бер карауга әллә ни зур күренмәгән әйберләргә дә бик игътибар бирергә тырыша идек. Чөнки үзебезнең яшьтәш егет һәм кызлар турында сөйлибез бит! Бу сүзләрнең алар тарафыннан ничек кабул ителәсен дә белеп, сизеп торабыз! Җылы сүз — җан азыгы ләбаса! Бигрәк тә радио аша ишетелгән, музыка белән бергә яңгыраган сүз! Бу турыда сөйләгәндә бер җырчы егет язмышы искә төшә. Бик матур, моңлы тавышлы егет иде ул Җәүдәт. Үзе дә әйбәт, чиста күңелле егет иде. Тик, ничектер, авылда ул үзенә пар табып, вакытында гаилә корып кына җибәрә алмады, һәм нигәдер авылдан да китеп бара алмады ул. Аның тирән сагышлы тавышы кичләрен караңгы авыл урамында еш кына ишетелә торган иде. Әнә шул җырын тыңлаганда ул әллә ничек, минем күңелгә кадерле дә, кызганыч ,та булып китә иде. Аның тавышында ниндидер зур бер кайгы авазы ишетеләдер шикелле иде.. Күрәсең, шушы олы дөньяда үзенең ишен таба алмаган йөрәкнең әрнүе, нәрсәгәдер, кемгәдер рәнҗүе, үпкәләве булгандыр инде бу... . Көчкә үгетләп, ялынып без аны үзебезнең радиотапшыруда җырларга күндердек. Ул җырлаган кич безнең концертларның иң шәбе, иң онытылмастае булды. Күздән яшь китерердәй итеп, үзәккә үткәреп, нәкъ менә сиңа карагандай — күңелеңнең иң төбенә үк үтеп, үзе дэ йөрәгенең әллә нинди нечкә җепләрен авырттырып өзә-өзә, өзелә-өзелә җырлады ул җырны... Тапшыру үткәннең икенче көнендә иртән идарәдә очрашкач Хәки- муллин әйтә миңа: — Безнең яшьләр хәзер шул исерек тавышына мохтаҗмыни инде? Шуннан ямь табабызмыни инде? Мин аптырап калдым. Соң шундый моңны да аңлый алмаган кеше гә нәрсә дип әйтә алыйм инде?! Зур сүзләр сөйләп торырга, һәр талантның халык байлыгы икәнен кабатларга, аны еаклау кирәклеген аңлатырга мыни инде?!’ Әйе, бу — Хәкимуллин шул инде.. Аны тиз генә үзгәртеп булмый .. Җырчы егетебезгә, күрәсең, Хәкимуллин сүзен җиткергәннәр Ул безгә бүтән җырламады. Бары тик авыл урамнарында гына, тәмам караңгы төшцәч, яшьләр клубган таралган чакта, аның тагын да моңлы- ♦ рак кебек тоелган тавышы ишетелә иде. х Карар инде. S Карар инде Кара күзләре белән... ч Моңлы кешенең гомере кыска була, дигән сүз бар халыкта Моң * кеше йөрәген шундый да нык ашый микәнни соң?! Шулай ук нык “ яндыра микәнни соң аны моң дигән ул ут, моң дигән ул ялкын?! а Җәүдәт тә озак тормый әрәм булды Аның язмышы хәзер дә минем күз алдымда тора. Тавышы һаман 2 колакта ишетелә сыман . Әллә нинди серле бер эчке каршылык әзгә- & ләгәи кеше булып яшәп калган ул минем күңел түрендә Авыл! Безнең барыбызның да туган җиребез ул. Барыбызның да бик күп югалткан нәрсәләребезне эзләп кире кайтачак төбәге әле ул... < Әнә шуннан гомергә китә алмастай егетләр бүген ниндидер эчке кар- « шылык кичерәләр.. Алариы авыл бик нык тота, җибәрми Чөнки болар авылсыз тора алмаячаклар, югалачаклар — тимер һәм таш урманнарына кереп китеп, кешеләргә хәтле барып чыга алмыйча, адашачак лар алар Шуны алдан ук сизеп, авыл үзенең кайбер балаларын җибәрми, үз кочагыннан ычкындырмый Ләкин ул балалар канына инде әллә нинди замана «җене» кергән. Хәзер шул тарткалый аларның бөтен барлыгын, бөтен җанын, рухын Чорыбыз йөкләгән бөтен җаваплылыкны тоя идек кебек без үз эшләребезне планлаштырганда... Төп максатыбыз — матур, дөрес яшәүдә яшьтәшләребезгә чын күңелдән ярдәм итү иде. ...Иртә-кич ашаган вакытларда өйдә, Нәгыймәттәй белән колхбз эшләрен, авыл яңалыкларын тикшереп алабыз. Нәгыймәттәй үзе Назыйм абый башлаган олы эшләрне ихлас күңелдән яклый Икс сүзнең берендә: «Алла ярдәм бирсен инде балакаема » дигән теләген әйтми калмый... Алланың ярдәменә ышанмасак та, мин дустым Вәкил белән Нәгыймәттәйнең ниятен хуплыйбыз Чөнки алар, олылар, дөрес сизә— Назыйм абыйның бөтен тырышканы колхоз өчен, халык өчен! Изге ниятле кешене исә халык тиз аңлап ала. Беренче көнне Нәгыймәттәйнең авызыннан «Атасы мәрхүм дә шун дый ис аның...»— Дигән сүз ишеткәч, ул сүзне хәтер түренә салып куйган идем. Икенче бервакыт җаен табып, ныграк та кызыксындым — Күпме гомер итеп, этәсенең дә, энәсенең дә бер генә кыек эшен дә хәтерләмим Бик ярдәмчелләр ие икесе дә, изге күнеллеләр . Урыннары оҗмах түрендә булсын Кемнән генә сорасаң да шулай днер. Нәгыймәттәй утырып сөйләшергә яратмый — гел аягесте сөйләшә Бу юлы да шулай, самавыр куеп йөри Мин тагын әңгәмәне үземә кирәк якка бөгәм, һаман Назыйм абый турында сораштырам — Аңа да рәхәт туры килмәде инде. Бнк яшьтән үгез җигеп үсте. И-н и, чиләнәләр Не инде ул кире хайван белән Балакайларым үзләре генә беләләр! Төн уртасында торып, салкын кыш көннәрендә Иделнең аръягына печәнгә чыгыл китәләр ие бнт... үзләре бот буе малайлар. Күрделәр инде алар да, күрделәр. — Аннары нинди эштә эшләде соң? — Кем, Назыйммы? Соң, нинди эш дип Шул инде. Тракторга укыды аннары, тракторга! Бик алда бара дип сөйлиләр не .. Кәртечкә- сен тактага куялар не гел дә... — Ә аннан сон? — Әй-й, балам — тынгысыз кешене, тынгысыз җанлы адәмне үзең беләсең бит инде! Бер генә дә тик тора алмый бит ул! Ана гел ни дә булса җитми, аңа гел ни дә булса кирәк!.. Назыйм да шундый бит ул, атасы мәрхүм... и — Шулай шул...— дип куям мин Нәгыймәттәйне тагын да дәртләндерергә теләп. — Тракторда озак эшләде ул, бик озак эшләде... Төгәл генә елын белмим, бик күптер. Әнисе мәрхүмә сөйлидер ие, киемендәге караны юып бетерер хәл юк дип. Икешәр-өчәр кат юам дип. — Ә-ә-ә...— дим мин дәшми калмас өчен генә... — Яшьтән үзе эшләп үскән бала шул Шуңа күрә эшләгән кешенең кадерен белә... Ул механизаторларны, сыер савучыларны кара — ничек хөрмәтли ел саен! Өрмәгән җиргә дә утыртмый бит! Бусы дөрес. Бу кадәресен мин дә беләм, күреп торам... Шулай да минем бит әле тагын да күбрәк беләсе килә Назыйм абый турында... Тагын җайлап кына сораштырам... — Укыды ул аннары, укыды... Биш ел укыды! Биш ел! Казанда укыды!.. Ничек кенә укыгандыр анда, өйдән дә бик ярдәм итә алмадылар бугай инде. Ул чакны үзең беләсең бит, тормышлар хәзергечә түгел ие... Бүтәнчәрәк ие!.. Жәй саен кайтып эшлидер ие инде! Анысына тырыша ие. Әйтәм бит: эшкә дигәндә алар нәселенә куш инде син! — Шуннан соң агроном булдымы инде ул? — Кем, Назыйммы? Соң, шуннан соңдыр инде, шуннан соңдыр... Әйе, әйе — ул вакытны Шәймәрданов бездән киткән не бит, урыны бушаган ие. Назыйм шунда кайтты, агроном булып. Шул елны кайтты... Калганын инде үзем дә беләм. Кайткач та җиң сызганып тотынган ул эшкә! Аларын мина сөйләделәр инде аның. . Колхозның бөтен эшен фәнни нигезгә куйган ул. Мине биш ел буе хөкүмәт юкка укытмады, дигән! Менә шушы басуларның уңышы күтәрелсен, халыкка икмәк күбрәк булсын дип укытты мине хөкүмәт, дигән ул! Сигезенче төн Әхнәфнең гадәт-холкына инде күнегеп җитәм дигәндә генә, көтелмәгән бер-бер хәл белән ул мине яңадан гаҗәпләндереп куя. Кичәге сөйләшүдән соң аны бүгенге яшь энтузиаст, яшьләр вожагы итеп күз алдыма китерә башлаган идем. Инде шул яктан ачылуын көтә идем. Бу төнне ул тагын бик күп эшләре турында сөйләр дип уйлаган идем. Ләкин ул, мине аптырашта калдырып, бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләп китте. _— Әллә нинди бер гадәт бар миндә, үземне дә куркытып куйган сыйфат — ничектер, тормышны бөтен киңлегенә иңләп барасы килә минем кайчак! һәммә нәрсәне эшләп, барысын да үзем дигәнчә үзгәртеп, матурлап, үзем уйлаган тәртипкә салып барасы килә! Әллә бу минем фантазиянең шулай, реаль чикләрне онытып котырынуы, әллә үзем дә аңламаган бүтән көч, бүтән нәрсә бу? . Колхозга килеп, председатель Назыйм абыйның ничек дәртләнеп эшләп йөрүен күрү белән миндә шундый теләк туды аның нинди кеше икәнен халыкка күрсәтергә, аңлатырга! Мондый кешеләрнең әле бездә шактый сирәк очраганын әйтеп, аларга ышанырга чакырып язасы килә иде минем. Аны Хәкимуллин ишеләр арасында күрү бу теләкне бигрәк тә көчәйтә, Назыйм абыйны яклап чыгуны тагын да мөһимләштерә иде. Күпмедер вакыт фикер туплап йөргәч, «Безнең заман герое» дигән зур гына очерк яздым Иң башта Назыйм абыйны кеше буларак ачарга тырыштым. Аның халык өчен, колхоз өчен җан атып йөрүен югары кешелек сыйфатлары нәтиҗәсе итеп күрсәттем, һәр җитәкченең иң башта югары кешелек сыйфатларына ия булуы бүген бик кирәк икәнен басым ясап әйтергә тырыштым Бүгенге тормыш һәм көннең чын геройлары хакындагы бик күп уй- * фикерләрем керде ул язмага. Чын геройларны яклаган ялкынлы сүзләр = күп иде анда, инә шул очерк аша мин тормышның үзем дөрес дип тап- 2 кан һәм Назыйм абый ише җитәкчеләр күргән үсү юнәлешен расларга > тели идем. Кешеләрне шуңа ышандырырга тели идем! Язманы элек үзем эшләп киткән редакциягә җибәрдем. Җибәрдем ♦ дә дулкынланып көтә башладым. Андагыларның фикере ничек булыр? ® Алар ни дияр? J Болар барысы да минем өчен хәзер бик әһәмиятле иде. Хәзер бик ч зур мәсьәлә хәл ителә иде. Бу геройны кабул итә алырлармы? Ул үзе- 2 нә ышандыра алырмы? Аның бүгенге тормыш өчен кем булуын, нинди а көч булуын аңлый алырлармы? > Җавап озак торып, көттереп кенә килде. Күрәсең, үз кеше — үпкәлә- £ мәс әле, дигәннәрдер инде. Фикерләрен язып җибәрергә ашыкмады- < лар алар. Ә бәлки мине бераз суынсын, язганы турында аек баш белән- * рәк уйлансын дигәннәрдер... Бүлек мөдиренең миңа язган хаты мондыйрак иде. «. .Безне онытмавыңа сөендек. Очеркыңны да бик күпләр укыды, сорап алып, кая әле нәрсә тапты икән, дип укыдылар. Менә мин сиңа уртак фикерне язам дип уйлыйм. Безнеңчә, син геройны артыграк ялтыратыл җибәргәнсең, фантазияңне жәлләмәгәнсең. Шуңа күрә ул синең тормышчан ук булып җитмәгән...» Әйе, алар Назыйм абыйның заман герое булуын аңлап, бәяләп җиткермәгәннәр иде. Ул чагында аларнын мондый җавабы минем башыма да сыймаган иде. Ә менә хәзер бу җавапның нинди җирлектән чыгуын беләм сыман Алар очерктан моңа кадәр үзләре күреп ияләнгән гадәти председатель табарга тырышканнар Бер карасаң, аларны аклап та була шикелле... Ләкин Назыйм абый кебек кешеләрне, бүгенге тормышта шулай ук бик реаль булып, халыкның бик күп ихтыяҗларына җавап биреп яшәгән, эшләгән җитәкчеләрне кая куясын?! Дөрес, әлеге алар күпчелек түгел, артык күп тә түгел әле алар —сирәк очрыйлар Әмма тормыш тарафыннан никадәр тансыкланган, ничек көтелгән кешеләр бит алар! Минемчә, җәмгыятебезнең бүгенге, бигрәк тә иртәгәге үсеше күп дәрәҗәдә шундый шәхесләрдән торачак! Элекке коллегаларым бу геройны аңлый алмадылар Аларга бүген күпчелекне тәшкил иткән җитәкче образы кирәк булып чыкты... Ә минем өчен бу — кешенең алгарак карый алмавы, якын киләчәкне күрмәве иде Инде заман сәхнәсеннән китеп баручы «бүтенге»ләр белән артык мавыккан алар, дип уйладым мнн Тормышны перспективада, хәрәкәттә күрә алмау бәласе иде ул, минемчә. Назыйм абыйның яшәү һәм эшләү рәвешен аңлый барган саен, бу кешенең көченә, киләчәгенә ышанычым арта төшә иде. Аны шундый зур итеп «заман герое» дип атау мине һич тә шикләндерми нде. Редакциядән килгән җавап та ышанычымны какшата алмады. Ничектер, бераздан ул хатка ис тә китми башлады. Назыйм абыйны яклау, саклау теләге миндә сүнү генә түгел, үз эшем белән бертигез дәрәҗәдәге максатыма ук әверелде Әйтәм бит, хәзер инде ул ният—үз идеалымны саклап калу өчен көрәш кебек нде! Бер көнне, үзем дә уйламаганда, бащыма шундый фикер килде. Минем бик яратып укый торган газетам бар —«Комсомольская правда» Ә нигә әле шуңа җибәреп карамаска! Тиз генә дәфтәремне эзләп таптым, русчага әйләндереп яңадан язып чыктым һәм... җибәрдем дә! . Алар миңа җавап биреп тормадылар. Ә беләсезме, нишләделәр? Минем ул очеркымны «Аның беренче хикәясе» дип басып чыгардылар Мин көләргә дә, еларга да белмәдем. Болай барысы да минекечә, бераз кыскартылган гына... Әмма ул бит «хикәя» дип басылган, уйлап чыгарылган әйбер булып! Ә Назыйм абый бит — чын кеше, чын председатель! Анда язылган бөтен зшләре дә чын бит аның!.. Әйе, бүгенге дөнья аның чынлыгына ышанмаска бик нык тырыша, тешетырнагы белән каршы килә иде! Бу ниятем минем әнә шулай, ярым-ярты хәлдә генә тормышка ашты. Шуңа күрә ул миңа әллә ни канәгатьлек тә китермәде. Күпләр күрми дә калгандыр әле аны. Зур шатлык китермәгәч, мин дә мактанып, күрсәтеп йөрмәдем. Бары тик комсомол райкомының беренче секретаре гына бер баргач: «Укыдык, укыдык!»—дип куйды. Тик минем нинди максат белән язуны белмәгән кешегә аны хикәя итеп, хыял җимеше санап укуның ни кызыгы булсын соң! Ул язмам үзем теләгәнчә басылса, Назыйм абыйга күрсәтеп бераз мактанып алырга да исәп бар иде барын. Ә болай, хикәя булып чыккач, киресенчә, аннан көлү сыман днп таптым. Шуңа күрә күрсәтеп тә тормадым... Минем әле аны яклап тагын ниндидер бер зур эш эшлисем бардыр шикелле иде ул чак. Аны һәрчак кемдер яклап, саклап торырга тиеш сыман тоела иде миңа... - Тугызынчы төн Ял йортына көн саен диярлек яңа кешеләр килә, ә вакытлары тулганнар диңгез белән саубуллашып, кайтып китә торалар... Миндә дә б^ арада ялдан, эшсезлектән туюга охшаган нәрсә тоела башлады. Башта бик күңелле, кызык кебек тоелган дусларның күбесе туйдырды, аларның минем өчен ачыласы яклары калмады сыман. Ә кайберләре исә, үзләре сөйләгән кыска анекдотлар кебек, вакыт узу белән күз алдында тоныкландылар. Элекке дусларымның шулай итеп кызыгы кимегән саен, үз бүлмәдәшем белән кызыксынуым арта барды. Юк, аның башкаларга охшамавы гына үзенә тартмагандыр мине дип уйлыйм... Аның рухына яшеренгән көчне, сәләтне тора-бара күрә, аңлый башладым бугай мин. Әйе, анда — Әхнәфтә — безнең күбебездә булмаган бер көч, бер сыйфат бар иде. Ул сыйфатны ничек дип әйтергә? Үз-үзеңә нык ышану, таяну дипме? Үзеңдә тормышның вак-төяге генә җиңә, сындыра алмастай җегәр, көч, яшәү суты тою булдымы икән ул? Әнә шуннан туган олы ышаныч идеме икән ул? . Чыннан да, Әхнәфнең тормышта ниндидер, без белмәгән бер зур тотанагы бар төсле иде. Үзенең эчке ныклыгыннан килгән, шуннан туган көчлелек, хәтта әйтергә мөмкин — хөрлек сыман иде ул. Ә ул үзе, бу нәрсәгә һич тә игътибар итмәстән, сөйли бирде, тагын да ачыла барды... — Минем дәртләнеп сөйләүгә карап, сездә «бик җиңел бирелгән икән моңа барысы да...» дигән тәэсир калмасын тагын. Бу эшләр хакында мин, чыннан да, тыныч кына, битараф тавыш белән генә сүз алып бара алмыйм. Чөнки... чөнки, дәртләнмәсәм, гомумән, эшли дә алмыйм мин. Мине эш белән нык дәртләнү, рухлану гына йөртә. Ә болай, тыныч кына эшли алмыйм мин, ахырга хәтле барып чыгарга минем еш кына түземлегем җитми... Ә хәзер сөйли торганнар алар барысы да яратып, дәртләнеп башкарган эшләр. Колхозда яшьләр тормышына җан кертү, янача оештырып җибәрү дә җиңел булмады. Без һәркем турында кайгыртырга тырыштык, дигән идем. Шуның дәвамы итеп тагын бер зур бурычны алга куйдык, һәр яшь кеше колхоз һәм яшьләр тормышы белән кызыксынсын, ГОМУМИ эшнең ничек торышы, ничек барышы хакында уйлансын, җитәкчеләр кушканны үтәүче генә булып калмасын, дидек Чөнки үзегез дә белә- * сездер — кеше кушкан эш ул еш кына бик күнелсезгә әйләнә, тиз туй- _ дыра. Ә без яшьләрнең үз инициативалары буенча эшләүләренә ом- 5 тыла башладык. Киңәшеп, сөйләшеп эшләү турында сүз бара, билгеле... * Ахыргача алып барып чыга алган тәкъдирдә бу — бик көчле сти- ч мул. Бу инде коммунизм принципларының берсе дигән сүз. Чөнки кеше ф әкрен-әкрен үзе, кемдер кушмыйча һәм мәҗбүр итмичә эшли баш- и лый!... Әнә шуның матур гына чаткылары, чалымнары күренә сыман ° иде бездә. Яшьләр уртак тормыш мәнфәгатьләре тирәсенә тартыла, = туплана башлаган иде. Аларда ниндидер күләмдә кызыксыну барлыкка „ килгән иде. ® Шушы урында бер вакыйга искә төшә. о. Мин килеп инде шактый эшләгәч, яшьләр белән бик кызыклы бер * сөйләшү үткәрдек без. Аның көн тәртибе дә бик яна иде. Ничек дип s уйлыйсыз? Юк, сез аны беркайчан да белә, таба алмыйсыз! Ул көн тәр- * тибе— «Әгәр мин председатель булсам...» дип атала иде Билгеле, мин * аны башта Назыйм абый янына кереп шыпырт кына киңәшеп чыктым Ул моны ишеткәч тә, төшенгәч тә кычкырып көлеп җибәрде Аннары минаңа аңлаттым. «Безнең иң төп максатыбыз — яшьләрне колхоз тормышы белән ныграк кызыксындыру, колхозны тагын да үстерү өчен яңа идеяләр тудыру»,— дидем. Соңрак үзе дә «Тыңларга мин дә кереп утырсам...»—дип кызыгып киткән иде, ләкин «Юк, яшьләр кыенсынырлар, мин барында барысында әйтмәсләр. .» — дип кире уйлады тагын Ул җыелышның бөтен барышы янача, моңарчы күреп өйрәнмәгәнчә иде. Иң башта бригада комсорглары җыелышка рапорт бирделәр. Үткән җыелыштан бирле үзләренең оешмасы нәрсәләр башкарган, шуны aflien чыктылар Бу — эшлсклелекне арттыру, яшьләрнең җыелышка ышанычын ныгыту өчен бик кирәк иде. Соңрак та без гел шулай эшли торган булдык. Аннары яшьләрне әңгәмәгә алып кереп китү өчен сүз әйтеп җибәрүче кирәк иде Гадәттә, бүтән урыннарда мондый керешне колхоз җитәкчесе әйтә Әмма биредә Назыйм абыйның булуы кыенсыну тудырыр дип уйлагач, кереш сүзне Хәкнмуллин әйтеп җибәрергә тиеш иде Тик минем бик күп мәртәбәләр сынаганым бар сүзне башлап җибәрүче җанлы, кызыклы фикерли белми торган, гомум билгеле нәрсәләрне кабатлаудан уза алмаган кеше булса — теләсә нинди уткен һәм кайнар мәсьәләнең дә тыңлаучы өчен кызыгы калмый, күңелсез вакыт уздыру гына килеп чыга. Шуңа күрә без яшьләр өчен аеруча мөһим дип уйланылган чараларга үзләре шәхес буларак кызыклы булган кешеләрне генә тартырга тырыша идек Сүз уңаеннан әйтеп үтим — менә шәһәр җирләрендә дә яшьләр өчен дип әллә нинди кичәләр үткәрелә Тик кызганыч, аларда яшь егетләр кызлар бик әз була Ни өчен? Чөнки ул кичәләрне бүгенге яшьләрнең ни теләгәнен, тормыштан, дөньядан ни көткәнен үз күңеле, үз җаны белән тоеп, аңлап яшәмәгән кеше оештыра кайчак Бергәләп киңәшкәч, без Хәкимуллнннан котылу җаен таптык Баш ка шундый бер фикер килде. Элек, сугышка хәтле елларда, бу колхоз якын тирәлә данлыклы, бик бай булган икән Ул республика күләмендә шаулаган, дип сөйлиләр. Шул чордагы колхоз председателе әле дә исән, авылда яши нкән. Башлап сүз әйтү өчен аны чакырырга карар кыллык без үз җыелышыбызга! Хафиз абзый без яшьләрнең өметен аклады Инде нык картайган ГО» булуына карамастан, ул чакта ничек эшләүләрен искиткеч дәртләнеп, канатланып сөйләде. Аның өчен чын романтика булган икән бу эш, дип уйлап утырдым мин ул сөйләгәндә. Хафиз абый онытылып китеп сорауларга үзе уйлаганча җавап бирә башлады, секретарь кыз исә тәкъдимнәрне язарга тотынды. Аңа Назыйм абый: «Берсен дә төшереп калдырма!»—дип кисәтеп әйткән иде, башын да күтәреп карамый, яза да яза... Үзебезнең эш планын раслагач, соңыннан, таралышыр алдыннан тагын шундый уртак фикергә килдек: китапханә ишек төбенә бер кечкенә тартма элеп куярга — кызыклы тәкъдимнәр өчен! Анда — яшьләр тормышына һәм колхоз хәлләренә кагылган бөтен уй-фикерләрне язып салырга! Яшьләрне әнә шундый дәрәҗәдә активлыкка китереп җиткерү эшнең башы өчен бик әйбәт иде. Инде шуннан соң күп нәрсә җитәкчелектән торырга тиеш иде... Җыелышның икенче көнне үк мине Хәкимуллин үз кабинетына чакырып алды. Башта: «Кәефләрегез ничек?» — дип сорашып алган булды. Нишләптер, бу сорау минем гел көләсене китерә. Аны ишеткәч мин һәрвакыт аптырап калам: «Нәрсә соң әле ул кәеф? Минем кәефем кайда соң әле ул? Ничек, нинди соң әле ул?» Мин генә шулай гаҗәпләнәм микән соң бу сорауга? Гел ашыгып, кабаланып йөреп минем генә кәеф турында уйлаган юк микән соң?.. Әллә башкалар да шулай аптырый микән ул сәер сорауга?... Белмим, һәрхәлдә, ул миңа гел мәзәк, буш сүз сыман тоела Минемчә, кеше бик күп нәрсәне әңгәмәдәшенең йөзенә бер карау белән белә бит инде... Ә калганын, эчтәгесен кеше аңа тиз генә әйтеп бирер микәнни?! Аның ашык-пошык кына бирелгән соравына. «Кәефең ничек?» дип сорау белән: «Менә шулай-шулай минем кәеф, иптәш Хәкимуллин!» дип, тиз <енә әйтеп биреп була микәнни соң ул?!. Бу юлы да мин, ирексездән, берни уйламыйча гына елмаеп куйдым бугай. Ә ул елмаю Хәкимуллинга бер дә ошамады. Тавышына ук чыккан ризасызлык белән китте бу алып: — Эшегез әллә ни шәптән булмаса да, кәефегез шәп күренә, сорап та торасы юк икән! Болар минем өчен бик үзәккә үтә торган сүзләр иде. — Нигә... Начармыни?.. — дидем мин бөтенләй югалып калып. — Кичәге сөйләшүдән мин бер дә канәгать түгел. Сездән — укыган, югары белемле кешедән һич тә моны көтмәгән идем! Юк, моны көтмәгән идем! — Ә нәрсә ошамады соң сезгә? — дип сорадым мин аны чын-чынлап аңларга, ни өчен шундый бәя бирүен белергә теләп. — Җитди түгел! Җыелышка охшамаган! Тәртип юк! Әгәр шунда райкомнан килгән берәрсе булса?!. Кем нәрсә тели — шуны әйтә бит. Берсен-берсе бүләбүлә сүз башлау дисеңме, басып та тормыйча, урыннан гына тәкъдим әйтү дисеңме! Бу — минем иң куанган, уңышым дип иң шатланган нәрсәм иде. Бу — колхоз яшьләренең җыелышка ышанып, үз эчләрендәгене әйтүе, димәк, уртак эш өчен кайгырта башлаулары иде. Шуңа күрә мин бу . мәсьәләдә һич шикләнми, икеләнми идем. Мин бу ышанычым өчен бәхәсләшергә, көрәшергә әзер идем! Тик менә телгә килгән сүз генә артык кискен булды бугай: — Ә алар сезнең җыелыштагыча авызларына су кабып утырсалар яисә алдан'ук язып килгән, сез кат-кат карап, тикшереп чыккан кәгазьне укып кына төшсәләр, әйбәт булыр идемени?! — дидем мин ярсый төшеп. —Ул чагында сөйләшү нигә кирәк соң? Күз буяу өчен генәме?!- Халыкны җыю, кешеләрнең һәм үзебезнең бу заманда бик кыйммәтлегә әйләнгән вакытыбызны бушка алу нигә кирәк соң алайса?! — Энем, сиңа политик белем җитенкерәми, ахры... Җитдирәк булырга кирәк иде, җитдирәк! — дип кенә куйды ул, минем сүзгә туры җавап бирмичә, гадәтенчә, гомуми сүзләр белән. Аның тавышында ниндидер янау төсмере яңгырагандай тоелды миңа. ♦ шул сөйләшүдән соң аның миңа булган мөнәсәбәте сизелерлек я салкынайды, сөйләшүе тагын да корыланды. Моны күреп мин «Шул- з хәтле нәрсә булды соң әле?..»—дип аптырап кала идем. «Чыннан да, § әллә бер бер зур ялгыш җибәрдемме?» Хәкимуллинның миңа мөнәсәбәтендәге зур үзгәрешкә шул гына ф сәбәп булу бик гаҗәпләндерә һәм, яшермим, елмайта да иде. Чөнки а Хәкимуллин инде күптән тарих чүплегенә себереп түгелгән иске чинов- ы ник кыяфәтендә күренә иде миңа ул вакытта! Тик тормыш әле без = уйлаганга карап кына барысын да себереп үк түкми икән! Ул әле алай « ук ашыкмый икән! Анда әле күп, бик күп кала икән үткәннең җимеш- « ләре! с. Ул чагында, Хәкимуллин белән булган әлеге сөйләшүдән соң. «Ни- $ чек инде шундый ачык хакыйкатьне дә аңламаска мөмкин!» — дип, үз- х үземә нык ышанган хәлдә эчтән елмайган идем мин. Ләкин Хәкимуллин үзенең елмаюын ахыргарак калдырган икән * шул... Соңыннан көлгән кеше әйбәтрәк көлә, дигән сүз бар. Бу да ин соңыннан көлде шикелле. Миннән дә, хәтта Назыйм абыйдан да соңрак елмайды ул... Унынчы төн Чыннан да, Әхнәф мине бик гыйбрәтле хәлләр эченә алып кереп китте бит әле... Хәзер инде узем дә ул сөйләгән хәлләр эчендә йөрим, шуларда катнашам кебек. Колхоз председателе Назыймның күмәк эш өчен җан атып йөрүен үзем күрәм шикелле. Еш кына «Эх, бөтен җирдә дә шундый энтузиастлар булса иде!..» —дип тә куям.. Әхнәф үзләренең эше белән тәмам мавыккан иде. Аның һәр сүзеннән диярлек мин әнә шуны сиздем... — Эшләр әйбәт кенә бара иде безнең, — дип сөйләп китте Әхнәф бу кичне. — Назыйм абый колхоз эше өчен үзе дә ут кебек бөтерелә, башкаларның да шулай йөрүен таләп итә иде... Ә Хәкимуллинга исә колхоз эше бармы юкмы — шулай үз көенә йөри бирде ул вак-төяк нәрсәләр белән шөгыльләнеп... Районнан Сулимов килгән чакларда гына Хәкимуллин аны чәй эчәргә чакырырга онытмый иде. Әйтәм бит, ни өчендер аларның борчаклары пешә иде. Уртак тел тапкан иде алар Сулимов колхозга килгән саен Назыйм абыйның вак-төяк кимчелеген таба торды, шуның белән кәефен кыра торды Аның юлына аркылы төшүне үзеПә максат итеп куйганга ошый иде ул. Миңа шулай тоела иде... Ә бервакыт Назыйм абыйга чынлап бәйләнергә җай чыкты. Колхозның ветврачы яшь кенә бер егет иде. Ул әле Назыйм абыйның сынау срогын үтә иде. Аңа ышанасы килә иде шикелле Назыйм абыйның .. Әнә шуңа ышанырга теләве, ышануы аркасында үзе кыен ашады да инде ул... һич көтелмәгән хәл булды. Йогышлы авырудан колхозның дистәдән артык савым сыеры үлеп китте. Бу —бөтен район өчен гадәттән тыш хәл иде Тикшерә башладылар. Теге ветврач егет йогышлы авыруга каршы алдан укол ясамаган булып чыкты. Ә үзе Назыйм абыйны алдаган, «ясадым» дигән. Сизелмәс, болай гына үтәр дигәндер инде. Ләкин ул «ЧП» болай гына үтмәде. Аның тавышы зурга, артык зурга китте! Райисполком председателе Сулимов үзе җиң сызганып тотынды бу эшкә. Партия райкомының беренче секретаре авырып Казанда больницада ята иде, шуңа күрә Сулимов үзен тулы хуҗа һәм хөкемдар итеп сизде ул көннәрдә. Райком вәкиЛе белән колхозга килеп, шундук җыелыш җыйдырды. Колхозчыларның гомуми җыелышын. Аңа бер генә мәсьәлә — Назыйм абыйны председательлектән алу мәсьәләсен куйдырды. Хәкимуллин һәм тагын берничә кеше аның беренче булышчылары булдылар. Алар җыелышта да, берсе артыннан берсе чыгып, Сулимов фикерен куәтләделәр, артык зур булмаган кимчелекләр санадылар, шуларны күперттеләр. Ә савым сыерлар белән килеп чыккан күңелсез хәлне инде ничек кенә итеп аңлатмадылар! Назыйм абыйны яклап чыгучылар да булды. Комсомол җыелышларында һәрвакыт иң кирәкле мәсьәләләр күтәреп чыга торган тракторчы егет бар иде. Ул бик кызып сөйләде. Хәтта; «Монда утырган кешеләр арасында колхозга Назыйм абый хәтле бирелгән берәү дә юк! Мин моны нык ышанып әйтәм! Ә сез шул кешене эшеннән алырга дисез! Утызынчы елларда моны, мөгаен, кулак коткысы диярләр иде! Чөнки — колхозга каршы эш бу!» — дип үк әйтеп ташлады. Өлкәннәрдән тагын берничә кеше: «Әллә ашыкмаска кирәк микән соң?» — дигәндәйрәк, председательне яклап сүз әйттеләр. Мин бу җыелышта сөйләми кала алмый идем. Бу җыелыш минем өчен үз гомеремдәге иң зур сынау идб! Мин ул җыелышта Назыйм абыйны гына түгел, ә үземне дә, үз идеалымны да, тормышка булган олы бер ышанычымны да яклый идем кебек. Шуның өчен көрәшә идем шикелле! — Кайсыбер басуларда әрләннәр бик күп була, — дип, чагыштырудан башлап киттем мин сүземне. — Ә әрләннәрне үзегез беләсез: ул барысын да бары тик үз оясына ташый! Комсызланып, мәңге туймас кебек булып, оясында мөлкәте күбәйгән саен нәфесен тагын да узын- дыра-узындыра көн дә, төн дә мөлкәт ташый ул оясына! Әнә шул әрләннәр үз оясына мөлкәт ташыганда аларга каршы төшкән һәркем, һәрнәрсә — зур дошман була! Алар — каршы очраган, комачаулаган һәркемгә җан ачуы белән тешләрен ыржайталар! Назыйм абый һәм аның эш стиле — әнә шул әрлән басуына килеп кергән үткен төрән иде! Ул аларның җайлы, рәхәт тормышларын бозды! Ул кОлхозны алга җибәрү турында гына кайгыртты! Бүтәннәр сыман, иң башта үз йорты өчен борчылмады! Менә ни өчен кайберәүләргә ошамый ул! Менә ни өчен кайберәүләр аннан котылырга тели! Әрләннәр күбәйгән басуда тагын — үлән, чүп үләне мул үсә. Әнә шундый куе үлән әрлән ояларын каплап тора. Хәкимуллиннарның эш стиле—куе үлән сыман: ул әрләннәрне ма- турматур сүзләр дулкыны астында яшереп, иркәләп үстерә! Эшкә бернинди файда бирми торган гомуми сүзләр теге әрләннәргә яшеренү өчен бик әйбәт тирәлек! Бик яхшы урын! Чөнки андый куелыкта аларның кем икәне күренми! Алар, ул әрләннәр, курыкмый яши алалар анда! Ә ахырдан, турыдан-туры залга мөрәҗәгать итеп, болай дидем: — Иптәшләр! Сез белсәгез иде үзегезнең бүген нинди мөһим эш эшләгәнегезне! Сез бит. менә хәзер, менә бүген үзегезгә ике юлдашның берсен сайлыйсыз! Сөң уйлап карагыз аларның кайсы сезнең өчен 104 ышанычлырак юлдаш соң? Кайсысы сезнең өчен ныграк тырышты моңа хәтле һәм аларның кайсысы моннан сон сезнең өчен тагын да күбрәк эшләячәк? Ә мин үз фикеремне ап-ачык итеп әйтәм: Хәкимуллин кебек җитәкчеләр безнең арада очраклы гына, вакытлы гына! Килер бер вакыт — һәм без аларга аермачык итеп, инде бүтән һич тә, беркем дә, беркайчан да шикләнмәслек итеп тамга сугарбыз! Бөек Ленин исеме белән * раслап тамга сугарбыз без аларга! Аларның эшен һәм яшәвен Ленин- = ның эш стйле белән чагыштырганнан соң сугарбыз без ул тамгабызны! * Сулимов үзенең йомгаклау чыгышында «яшь иптәшнең бик томанлы § ишарәләре» дип кенә кагылып узды минем сүзләргә Хәер, мин аннан башканы көтә дә алмый идем. ♦ Назыйм абыйны эшеннән алдылар. ' “ Кешеләр җыелыштан ниндидер бер ярамаган эш эшләгән төслерәк х таралыштылар. Күрәсең, салкын акыл сүзен тыңлап эндәшмәгән күп- Jj ләрнең күңелләре үз урынында түгел иде. а Сүз уңаенда әйтим ә мин, гомумән, күңел дигән нәрсә кешене дө- a ресрәк алып бара дип саныйм. Назыйм абыйның эшеннән алынуы минем өчен бик көтелмәгән хәл ® иде. Шуның хәтле бирелгән кеше эшләргә дә эшләргә генә тиеш дип * уйлый идем мин. Тракторчы егет әйткәндәй, бу колхозда хәзер андый җитәкчене көндез чыра яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың бит! Әнә шундый председательне эштән алдылар Нәрсә дигән сүз соң бу? Әллә артык яхшы кеше ярап бетми микән соң кЭйчак? Әллә күпләр, гомумән, бу кешегә ышана алмый, аның чынлыгына, ихласлыгына инанып бетми микән соң? Үзләренчә яшәмәгән кеше әллә аларны шикләндерә. куркыта микән? Акылым әлеге җыелыш турында белсә дә, күнел һич тә аны чын күренеш итеп кабул итә алмый иде. Ул мина ниндидер, киләчәктә мөмкин булган бер хәл сыман гына тоела нде һәм шуңа күрә, уйлап эшләгәндә әле аны булдырмый калу да кулдан килә шикелле нде Җыелыштан соң бер көн үтте. Ике көн дә үтте. Күңел тынгысыз иде Ул үз урынында түгел йде Нәрсәдер эшләргә кирәк нде Мин аны якларга, хакыйкатьне өскә чыгару өчен барысын да эшләргә тиеш идем! Бу бурыч хәзер минем өчен иң мөһимгә, ин кирәклегә әйләнде. Чөнки үз күз алдымда эшләнгән ялган белән килешеп калып, шуннан соң мнңа яшьләр күзенә күренү, аларны ниндидер матур эшләргә өндәү оят булачак нде! Яшьләр күз алдында мондый нәтиҗә белән тәмамланган эш булмаска тиеш иде Алар бик тырышып йөргән кешенең санга сугылмыйча, эшеннән чыгарып ташлануына шаһит булмаска тиешләр иде! Эшкә бирелгән кешенең тормышы яшьләр күз алдында бодай бәяләнмәскә тиеш нде! Әлеге җыелыш карары дөрес калса — ихлас күңелле эш кешесе шулай бәяләнсә — мин кемне нинди эшкә өнди, ышандыра алам соң?! Безнең сүзләргә аннары кем ышансын! Ике көн буена уйлангач, миһ райисполком председателе янына ба рырга булдым. Анда эләгүе бик кыен икән Көч-хәл белән, ялынып- ялварып кына, биш кенә минутка кабул итүенә ирешә алдым. Миннән алда кергән кеШе белән ул бик күңелле сөйләшкән, ахры, көлү чаткы лары йөзендә әле дә саклана нде Аның уйлары мине борчыган мәсьәләдән бик еракта иде. Бу мине сагайтып калдырды Нәрсәгәдер шикләнеп куйдым Шунда гына кылт итеп исемә төште «Тукта әле. бу бит республика җитәкчесе алдында Назыйм абый тарафыннан оятка кал дырылган кеше! Бу бит Сулимов' Назыйм абыйга бик ачуы килгән кеше Шулай булгач, аңа сөйләвем дөрес булырмы?» Ләкин, бирегә кергәч, инде сөйләми чыгу мөмкин түгел иде Мин ул биләгән бик югары урынга, аның гадел һәм кешелекле булырга тиешлегенә ышана идем. Хәлне тиз генә аңлаткач, сүземне бер генә сорау белән бетердем. — Фанатикларча эшкә бирелгән кешене тел бистәләре белән алыштыргач — без авыл хуҗалыгын ничек күтәрербез соң?! Бу сүзләрдә минем бөтен борчылуым да, озак вакытлар эчемдә йөрткән уйларым да, һәм, яшермим, үз язмышымның хәл ителүен көтү дә бар төсле иде... Мин инде байтактан бирле Назыйм абый белән икебезнең юлларыбыз бер. юлларыбыз уртак дип йөри башлаган идем... Моны Сулимов та сизеп алды. — Күрәм, сез дә аның шәкерте булып киткәнсез...— диде ул әлеге шат чыраен яшерүне кирәк тә санамыйча. Аннары кинәт кенә җитдиләнеп китте һәм бер дә көтмәгәндә миннән: — Казан сагындырмыймы соң? — дип сорап куйды. Аның теле миңа әнә шул сорауны бирде, ә күзләрендә мин башка сүзләр укыдым... ...Димәк ... Димәк... «Тукта әле, шулай ук Хәкимуллиннар кирәгрәк булып чыга микәнни соң?» . Бу сорау минем башыма соңрак килде. Мин аны Сулимовка биреп өлгерә алмадым. Ул икенче кешене кабул итеп, аны тыңлый башлады... Мин әкрен генә чыгып китәргә мәҗбүр булдым... Машинистка бүлмәсен дә үттем, әмма бу бинадан тиз генә чыгып китә алмадым мин. Юк. бер кеше әйткән сүзгә карап кына минем бу йорт турында фикерем үзгәрәчәк түгел! Аңа булган ышанычым какшаячак түгел! Чөнки күңелгә бик нык сеңгән ышаныч ул! Ләкин, шунысы бар — мин инде хәзер нәрсә эшләргә икәнен төгәл генә белмим... * Әйе, күңелемдә, йөрәгемдә олы өмет яши, мин аны һәр минут тоеп торам, сизеп торам. Ләкин менә хәзер, чынлыкта нишләргә? Кем миңа ярдәм итә ала? - . Ул көнне мин аптырап, кая барырга белмәгәннән генә, комсомол райкомының беренче секретаре,үземә бик җылы карый торган егет янына кердем. Бер нәрсә дә сөйләп тормадым. Кердем дә аның почмактагы тирән креслосына чумдым. Бүлмә хуҗасы үзе кәгазьләр белән мәш-килә. Мин күзләремне йомдым да, әллә нинди бер сәер халәткә киттем — кинәт башымда бер генә сорау да калмаган шикелле булды.. , Күпме утырганмындыр, белмим, мине секретарь егетнең тавышы гына исемә китерде. — Диңгез буена бик шәп путевка ята! Күргәнең бармы әле диңгезне?.. Булмаса, әйдә — гуляй! Диңгез? Нинди диңгез?.. Ә-ә, диңгез... Кинәт кенә ул миңа бик кадерле, бик сагынылган урын кебек тоелып китте! Мин нәкъ әнә шунда барып бик күп әйберне ачыклармын, күп сорауларга җавап таба алырмын шикелле иде! Күңел теләгенә буйсынып, риза булдым. Назыйм абыйны яклау өчен хәзер күп чабу түгел, ә тагын бер кат төптән уйлау кирәк иде шикелле. Бирегә килгәннән бирле әнә шул хәлләрне җентекләп барлап чыктым Беләсезме, уйлаган саен мин Назыйм абыйның/дөреслегенә ныграк ышана барам Кайбер ялгышлары булуга карамастан... Бүген шундый җитәкчеләр кирәклеген тулырак аңлый төшәм. Бөтен алган белемем, тормышның бүген сизелеп торган зур ихтыяҗлары шуңа ышандыра мине. Хәл ителүне көтеп, алга килеп баскан бөтен мәсьәләләр шуңа ышандыра! Әмма, ннде ничә көн уйлап йөрүемә карамастан, минем әле «ниш ләргә?» дигән сорауга җавап таба алганым юк. Табылганнарынын берсе дә дөрес һәм ышанычлы булып тоелмый... Ә мина иң дөрес җавап барыбер кая да булса бардыр кебек тоела Менә ничә төн буе мин сезгә сөйлим, ә үзем күңелдән әлеге җавапны эзлим. Ул җавап көтмәгәндә килеп чыгар да, мине тынычландырыр ♦ сыман... х Тик шунысын әйтим — биредә диңгез үз-үземә булган ышанычымны з тагын да арттыра төсле. Ул миңа үземнең күңелдәге көчкә, омтылышка ч ныграк таянырга куша сыман. Бирешмәскә куша сыман! ч Хәтерлисезме икән — мин үземне диңгез буенда тугандай хис итәм ф дигән идем Менә хәзер мин, чынлап та, диңгез буенда Тормыш мине я әнә шул тойгыдан алып, бүгенге чынлыкка хәтле китереп җиткерде, ы Арада, урталыкта да диңгез сыман — әлеге стихия, замана ташкыны s кайный... ...Кайбер көннәрне мин бирегә, диңгез буена ял итәргә килгән кеше = ләргә карап торам Алар шул хәтле рәхәтләнеп ял итә алалар — ирек- & сездән көнләшеп куясың... * Әнә шундый вакытларда мин үзем күптән югалткан бер халәтне кү- = pen алган кебек булам... Аларга карыйм һәм уйлыйм . «Назыйм абын « да, мин дә алар кебек гап-гади генә яшәгән булсак соң?! Шулар сыман * артыгын борчылмыйча, үзеңә кирәкмәгән, кагылмаган нәрсә өчен баш ватмыйча, үзүзеңне тынычсызламыйча гына Үз бәхетеңне алда йө гереп йөргән балаңнан һәм шат йөзле хатыныңнан гына табып » Нигә, болар да кеше өчен аз бәхет түгел бит! Бу да — зур һәм чын бәхет бит! Көньякның җылы кояшында кызынып яткан гаиләләргә карагач, еш туа миндә мондый уйлар . Андый чагында алар кеше ирешә алган бә хетнең, ләззәтнең шактый югары ноктасында булып күренәләр Ләкин шул ук вакытта, онытылып аларга сокланганда, үземдә кызык бер кичереш тә-сизәм: әйтерсең, мнн кысыла-кысыла бер кеп-кеч- кенә матур кабырчык эченә кереп барам Кергән саен, торган саен бә- ләкӘйләнәбәләкәйләнә Кайчагында ул тойгы шундый көчле була — мин чынлап та куркып кнтәм! Чыннан да, бер бөҗәккә әйләнеп китәрмен сыман! Әнә шунда гына үземне кайчак кызыктыпган әлеге халәтнең минем өчен инде мәңгегә югалган икәнен аңлыйм Минем бәләкәйлегем белән бергә югалган икән ул... Хәзер андый бәхеткә ия булу өчен һәм шуннан гына канәгатьләнеп яши алу өчен мина яңадан бәләкәй булу кирәк икән Андый вакытларда бер яраткан шагыйремнең шигыре еш искә төшә Дулкын турындагы, аның бары тик хәрәкәттә генә яши алуы хакын дагы бик тирән мәгънәле шигырь ул. Дулкын тынмый — дулкын тунмыА. дулкын катмыА. суыкка ядрә ата. бозларны бәреп вата. — дип яза шагыйрь анда Ә ахыры, беләсезме, ничек бетә ул шигырь нең?! Дулкынның үз-үзенә, үзенең төп хасиятенә хыянәтен шагыйрь менә ничек тасвирлый Эшеннән канәгатьләнә. ачуы бераз каАта, әкерен генә тынычлана, ял нтәогә дип ята һәм ката! Дулкын булып, давыл булып — тынгысыз йөрәк белән яшәргә яра тылган кешеләрнең язмышын күрәм мин бу юлларда! Аларның бүтәнчә яши алмавын белдергән хакыйкатьне күрәм мин анда! Тынычлану — сезнең өчен һәлакәт, дигән зур кисәтү ишетәм мин бу шигъри әсәрдә! һәм. һәм мин ул кисәтүнең дөрес икәнен, биктә урынлы булуын да аңлыйм! Бик тә нык аңлыйм!.. Назыйм абый, мәсәлән, бүтәнчә яши аламыни соң?!! Юк, бүтәнчә яши алмый ул! Унберенче төн Бүген көндез Әхнәфкә ашыгыч телеграмма килеп төште. «Борчылма, эшләр уңайга бара. Назыйм абыең!»—диелгән иде анда. Ул тиз генә әйберләрен җыйды да, самолетка чапты... Әле аның тагын бер атнага якын вакыты бар иде. Шулай итеп, уйламаганда очрашкан, танышкан кебек — без аның белән тиз генә, көтмәгәндә генә аерылыштык та. Кем белә, бәлки бүтән бер дә, гомергә дә очрашмабыз... Менә бу төнне мин бүлмәдә ялгызым гына . Ярым ачык калган балкон тәрәзәсеннән көндәгечә диңгез исе, диңгез һавасы кереп тора. Бер дә тынып тормаган дулкын шавы ишетелә... Бүген бүлмәдә Әхнәфнең ашкынулы, ярсу тавышы яңгырамый. Аның урынына Әхнәфнең бөтен сөйләгәннәре тулы булып күз алдыма килә, уйларымны били, игътибарымны' тарта... «Үземне диңгез буенда туып үскәндәй хис итәм»,— дигән сүзләре һаман колак төбендә... Диңгез.. Дулкыннар... Гел хәрәкәт, хәрәкәт... Әнә шул тынгысызлык рухы, активлык рухы Әхнәфнең сөйләгәннәрен тагын да ныграк аңларга ярдәм итә. Мин үз алдымда кечкенәдән үк зур һәм якты омтылышлар белән үскән яшь замандашыбызны кү рәм Аның көчле яшьлек омтылышларын, ашкынулы йөрәген бүгенге олы эшләргә китереп ялгый алган колхоз председателе Назыймны күрәм. Минем күз алдымда бу ике кешенең тормышы бергә кушылып китә. Минем өчен алар икесе бер кеше булып күренә башлый. Шуңа күрә менә хәзер дә аларның икесен бер исем, бер сүз белән атыйсы килә. Күңелемнән әнә шундый бер сүз эзлим һәм бераздан ул бер сүзне табам. Тапкач —дөрес микән дип, аны тагын бер кат күке лемнән үткәрәм. Ул сүзнең дөреслегенә тагын бер мәртәбә ышанасым килә. Аннары инде, үз эчемнән кат-кат тикшергәннән соң, зур ышаныч белән һәм тәрәзә аша диңгезгә карап ул сүзне пышылдыйм: — Фидакарьләр... Әйе, әйе... Алар, чыннан да — фидакарьләр!!! Назыйм кебек, Әхнәф шикелле әнә шул фидакарьләрнең тынгысыз күңеле, ярсу йөрәге булып, минем күз алдымда әле һаман диңгез шаулый Минем күз алдымда диңгезнең ярсу дулкыннары әле һаман ярга ташлана, күккә сикерә! Әйе, безнең иң әйбәт замандашларыбызның йөрәге дә әнә шундый бит!