Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАВЫЛЛЫ ЧОР ЯДКАРЬЛӘРЕ

Безнең көнгә кадәр килеп җиткән II ____ татар язма ядкарьләре арасында XVIII гасыр эш кәгазьләре үзләренең күпсанлылыгы, тематик төрлелек һәм шул чор татар җәмгыятендәге барча катламнар тормышын яктыртулары белән аерылып торалар. Шулардан үзәк урынны 1773—1775 елларда Е. И. Пугачев җитәкчелегендә барган крестьяннар сугышына баглы документлар алып торалар. Ул документларда шул давыллы чорның кайнар сулышы — крестьян юлбашчыларының «туры сөйләме», Урта Идел регионы халыкларының «рухи вә матди» тормышы искиткеч тулылык белән чагыла. Шуңа күрә бу документлар тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итәләр һәм соңгы елларда аларга багышланган хезмәтләрнең, шул җөмләдән, Ф. Хисамова һәм Ф. Фәсиев китапларының да матбугатта чыгуы көтелгән хәл» '. Бу ике автор үзара килешеп-сөйләшеп эш иткәннәр дип булмый. Шулай да бу хәл бер үк нәрсәне кабатлауга, мәгънәсез параллелизмга китермәгән. Киресенчә, бердәй материалны ике ноктадан карап өйрәнелгән фактлар һәм күренешләр турында объектив хакыйкатькә ирешүгә бик зур өлеш керткән. Авторларның игътибар аспектлары төрлечә: Ф. Хисамова үз алдына әлеге документларның телен һәрьяклап өйрәнү бурычын куйса, Ф. Фәсиев үзәккә тел материалын лингвотарихи яктан яктыртуны куя. Хезмәтенең кереш өлешендә Ф. Хисамова «Пугачев циклы» документларына тукталып, аларның саклануын, өйрәнелү дәрәҗәсен һ. 6. яктырта. Аннары автор бу документларның нинди телдә язылганлыгы мәсьәләсенә кагыла. Кайчакта (һәм бүгенгә кадәр) иске татар ядкарьһәре телен «чыгтай теле», «Урта Азия әдәби теле» «иске төрки тел» дип, аның үзенчәлеген инкарь итү позициясендә торучылар очрый. Икенче берәүләр, уза китеп, гүяки аерымланып торган «Урал теркисе», «Казан теркисе» һ. б. турында сүз йөртәләр. Ф. Хисамова академик А. Н. Самойлович хезмәтләренә таянып, аерым «Идел буе теркисе» бар дип саный һәм Тикшерелгән документлар иске татар әдәби телендә язылганнар дип раслый. Керештән соң килгән беренче ике бүлек лексика һәм фразеологиягә багышланган. Аларда документларның традицион рәсми кәгазьләр калыбында булуы исбат ителә һәм мөрәҗәгать, титулатура, шәһитлек штамплары-өлгеләре, нәзәкать һәм хөрмәт гыйбарәләре һ. б. күрсәтелә. «Графо-фонетика» бүлегендә автор XVIII гасыр документларында бердәм орфографиянең сакланмавына, бер үк сүзләрнең (хәтта бер үк документта) төрлечә язылуына, кайбер сүзләрнең, бигрәк тә традицион татар теркисендә булмаган сүзләрнең 6—7 төрле язылышта йөрүенә игътибар итә. Әмма бу бүлек, бигрәк тә Ф. Фәсиев китабы белән чагыштырганда, эшләнеп бетмәгәнлек тәэсире калдыра. Аның каравы, «Морфология» бүлеге бик кызыклы. Төгәл саннар белән күрсәтеп, Ф. Хисамова XVIII гасыр эш кәгазьләре телендә татар (кыпчак) тибындагы төрләнеш базис-нигез вариант булуын, чыгтай (карлук) тибындагы төрләнешкә караганда ешрак кулланганлыгын исбат итә. Аннары, шунысы да игътибарга лаек (һәм моны автор тиешенчә нигезләп раслый) кайбер карлук формалары татар теленә тирән үтеп кергәннәр, үз булып киткәннәр. Мәсәлән, чыгыш килеш кушымчасының уйгурча варианты -дин, -дыйн татарча (кыпчакча) вариант -дан, -тан (дән, тән һ. б.) белән бердәй ешлыкта кулланыла. Бухәл- не гомумән татар теленең специфик үзенчәлеге дияргә мамкин: малый җырларында -дыйн, -дин формасы бүгенгечә кадәр еш кына кулланыла; кайбер әйтемнәр, мәкальләр һ. б. тотрыклы тәгъбирләр составында бары тик -дин, -тин генә очрый хәттин ашкан; күптии күп, чуктыйн чук һ. б. Фигыльләрдә иске терки формалары, исемнәр белән чагыштырганда, ешрак очрый. XVIII гасырда -гай, -гәй формантына беткән, теләк фигыльләр шактый еш кулланылган (хәзер бу форма диалекталь сәйләмдә -магае формантында гына очрый). Ф. Хисамова үзенең күзәтүләреннән түбәндәге мөһим нәтиҗәләр ясый: 1) фигыльләрнең «традицион» һәм «халыкчан» формалары XVIII гасыр язма телендә үзара каршы куелмаганнар, ә төзек бер тәгьбирлөиеш системасын тәшкил иткәннәр, мәсәлән, -ган һәм -мыш формантлары бер-берсен тулысыича алмаштыра алмаганнар — стилистик яктан гына түгел, семантик яктан да алар арасында аерма, дифферентлык күзәтелә; 2) иске фигыль формаларының кайберләре чыгтай теленде, икенчеләре уйгур теленде, өченчеләре угыз телләрендә аеруча актив кулланыла. Моннан исә иске татар теленең теге яки бу мәгълүм телнең «дәвамы» гына булмаганлыгы, мөстәкыйль табигате тагын да дәлиллерәк рәвештә ачыклана. Ф. Фесиев әзерләгән публикация төзүче язган күлемле сүз башыннан, оннары 74 документядкарьнең кириллик транскрипциясеннән (аларның һәркайсына күпсанлы аңлатма, искәрмә, шәрех-комментария- ләр бирелә), йомгак һем библиография элешеннән тора. Китап «текстлар җыелмасы» дип аталса да, реаль эчтәлеге белен ул — иске татар язма телен өйрәнүгә тәфсилле кереш булып тора. Моны китап азагында XVIII гасырга карамаган берничә документның аерым анализлануы да күрсәтел тора. Китап киң теоретик гомумиләштерүләргә һәм тәрле тарихи мәгълүматларга бай. Ф. Фесиев бик тыгыз стиль белән язганлыктан, китапның «кыскама эчтәлеген сейләл бирү» аның үзен кабатлауга китерер иде. Шулай да авторның нинди моментларга аеруча игътибар иткәнлеген күрсәтү мемкин һәм кирәктер Ф. Фесиев өйрәнелгән документларның теле мәсьәләсендә экстралингвистик һәм саф лингвистик аспектлар булуына игътибар ите. Өдеби-яэма телнең «кем теле» булуы аның иемнер тарафыннан кулланы татар язма теле» диген төшенчәне «терки тел» белән алмаштырырга теләүчеләргә бер сылтау булып тора. Ф. Фесиев мәсьәләне ачыклар эчен Идел буе теркисенең, ягъни иске татар язма теленең барлыкка килүен һәм үсешен тарихи шартлар белен бәйләнештә, эзлекле рәвештә марксистик тарихилык принцибын кулланып күрсәтеп бирә. Шул ук вакытта ул соң дәрәҗәдә конкрет: һәрбер аерым ядкарьдә иичәшор процент татар-кыпчак, угыз, уйгур элементлары барлыгы, текстның нинди (югары, түбән, урта) стильгә тартым икәнлеге дә һәрвакыт күрсәтелеп барыла. Нәтиҗәдв бер генә документның да иске татар язма теленнән аерым «Урал теркисе» яисә «иске башкорт язма теле» турында сүз алып барырга нигез була алмавы ачыклана. Кузгатылган мәсьәләгә баглы рәвештә түбәндәгеләрне әйтәсе килә. Татар теле терки телләр системасында гомумән үэак урынны алып тора. Лингво- стәтнстик тикшерүләр буенча татар теле бор яктан үзбәк теленә (бигрәк тә китаби сүз һәм формаларда) иң якын торган тел. Нугай, казах, кыргыз телләре татар теленә үзбәкчәдән дә якынрак, ә инде карачай- балкар, караим, кумык, башкорт телләре аеруча якын. Әгәр кардәш халыкларның аерым вәкилләре «бу ядкарь теле безнең телге иң якын тора, димәк ул безнеке! ■ диген «логикага» күчәләр икән, татар ядкарьләрен үәбәкләр, кыргызлар һәм башкалар да үзләренеке дип уйлый алалар ич. Кызганычка каршы, андый очраклар, чыннан да күэәтелгэли. ф Фесиев күрсәткәнче, борынгы угыз язме-әдәби теленең Хорезм тиресендә луына һәм таратылуына баглы. Русча ядкарьләрдә XV гасырдан башлап «татарское письмо» дип аталган нәрсә — ул чыннан да нәкъ менә татар халкының элекке әдәби-язма теле. Ул телне башлап кулланучылар татарлар арасында гына түгел, башкортлар, казахлар, нугайлар һем, хәтта, кааказлылар орасында да гамәлгә куючылар— патша администрациясендә хезмәт иткән йомышлы татарлар — абызлар, балалар укытырга чакырылган хәлфәләр һ. 6. күпчелек очракта казан татарлары (Казан арты, яисә Тау ягы вәкилләре), мишәрләр һәм касыймлылар була. Иске татар язма теленең лингвистик характеры мәсьәләсе бигрәк тә катлаулы. «Идел буе теркисендә» гарәп-фарсы. шулай ук көньяк терки (уйгур, угыз) элементлары күп була, әлбәттә, һәм бу хәл «иске барлыкка килгән угыз-кыпчак варианты Идел буенда да кабул ителә. Шунысы бар — татар халык теле һәрвакыт диярлек «китап теле» йогынтысында булган, һәм көньяктан килгән әдәби-мәдәни тәэсирләр татар «малык телен» дә көньяк тарихи телләргә якынлаштырганнар. Шул ук вакытта татар теле борынгы го- мумтөрки чалымнарны ин тулы сакланган телләрнең берсе. Күрше чуваш, башкорт, каэах, нугай телләрен генә алып карыйк: алар jere яки бу үзенчәлекләре (бигрәк тә аваз үзгәрешләре) белән гом/мтәрки типтан кискен рәвештә аерылып торалар. Татар телендә (бигрәк тә әдәби телдә) бу җәһәттән бернинди сизелерлек үзенчәлек юк! Иске татар язмз телен гомумтерки язма тел дип карау мемкинлеге шунлыктан туа да. Димәк, Ф Фэсиевнең татар язма тел тарихына карата язганнары бик вакытлы һәм урынлы булып чыга. ф. Фәсиев хезмәтендә иске татар язмасының орфографиясе мәсьәләсе дә бик җентекләп карала. Автор ике нәрсәгә аеруча игътибар итә: 1) XVIII гасырда «тел» урынына «дил» дип, «тот» урынына «дуг» дип язу һ. б. ш. очраклар орфографик шартлылык булганнар. Алар — үткән заманнар калдыгы. Орфографиядә мондый анахроник шартлылык, озын тарихка ия булган язма телдә килеп чыга. Мәсәлән, инглиз һәм француз орфографиясе бүгенгә кадәр XIV—XV гасырлар әйтелешен чагылдыра. 2) иске татар графикасында аффикслар гадәттә тик бер вариантта гына язылганнар, мәсәлән, -дан язылышы -тан, -дән, -тәннәрне дә белдергән. Мондый очракларда ниндидер фонетик үзенчәлекләр турында сүз йертеп булмый, әлбәттә Ф. Хисамова һәм Ф. Фэсиевнең бу хезмәтләрендә укучы XVIII гасырның материаль һәм рухи-мәдәни тормышына караган бик күп кызыклы фактлар таба ала. Кайбер җитешсезлекләренә (аерым сүзләргә аңлатмаларның тулы булмавы һ. б.) карамастан, Ф. Хисамова һәм Ф. Фәсиев хезмәтләре татар әдөби-язма теле тарихын һәм, гомумән, халкыбызның рухи культурасын ейрәнүдә яңа бер адым булып торалар.