ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА
Аның, Совнархоздагы җылы кабинетын калдырып. Түбән Камага, ул чакта әле салына да башламаган шәһәргә нефтехимия заводлары торгызырга килүенә чирек гасыр вакыт үтте. Василий Николаевич Лемаев карамагындагы бер- сеннән-берсе катлаулырак бу заводларда туган җиребезнең кыйммәтле байлыгы саналган нефтьтән бездә моңарчы ишетелмәгән дә, күрелмәгән дә әйберләр җитештерелергә тиеш иде: пропан газы, полимерлар ясарга китә торган этилен һәм төрледән-төрле по ли эфирлар. Волардан, үз чиратында, кешегә кирәкле әллә ниләр эшләп була. Гомер-гомергә чит илдән кертелә торган каучук үзе генә ни тора! Ул бит — бөтен төр автомашиналарга, тракторларга, комбайн нарга, мотоциклларга, велосипедларга кирәк. Гомер дигәнең очар коштан да җитезрәк, бугай. Хәзер бу якларда Николай Васильевич килеп урнашкан еллардагы күренешләрнең эзе дә калмаган: йөз илле мең кешелек шәһәр, унбишләп заводны берләштергән олы комбинат, юллар, яңадан-яңа төзелешләр... Түбән Каманың эшчеләре илгә ел саен ике миллиард сумлык байлык бирәләр. Монда ясала торган каучук Көнбатыш Европаның бик алга киткән илләрен дә көнләштерерлек. Еллар бу төбәкне әнә шундый юнәлешкә борганнар. Һәм, әлбәттә, Лемаев та элекке Лемаев түгел, ул да нык үзгәргән. Аның завод аппаратчысы булып, боргычлар көйләп йөргән чагы хәтердә әле. Аннары аны цех җитәкчесе итеп билгеләгәннәр. Утызы тулганда, гомеренең генә түгел, һөнәре серләрен белүдә дә егәр үренә менеп баскач, илнең мөстәкыйль вәкиле итеп танылгач, зур колачлы эшне тулаем үз кулына алган ул. Монда инде һәр нәрсә өчен башың белән җавап бирәсең. Кулыңнан эш килми икән, әллә нинди үткен сүз дә синең булдыксызлыгыңны томалап калдыра алмый. Яхшы ниятең барып чыкса, бик хуш, хата җибәрдеңме — үзеңә үпкәлә. Түбән Камада уздырган елларында Николай Васильевич Лемаев кешеләр белән аралашу ысулларын яхшы үзләштергән, эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенгән. Элекке гайрәтенә, башлап йөрергә һәвәслегенә киң колачлылык, тирәннән уйлау, үз каланчасыннан гына түгел, ил экономикасының олы максатларыннан чыгып фикерләү кебек кыйммәтле яңа сыйфатлар өстәлгән. Иясе нинди — хуҗалыгы шундый. Кайбер директорлар сунарчылыкны, балык каптыруны яраталар яки гөмбә җыйганда дөньяларын оныталар. Лемаевның мавыгуы башка, аңа, халык әйтмешли, фәнни эзләнүләр җене кагылган. Мин монда аның «Нижнекамск А нефтехим» берләшмәсе генераль директоры вазифасы белән фәннәр докторы дигән гыйльми дәрәҗәсен генә дә күздә тотмыйм. Миңа Лемаевның фәндәге яңалыкларны үз берләшмәсе хаҗәтләренә, производство мәнфәгатьләренә җигәргә тырышып, янып-кееп, тикшеренеп йөрүләре аеруча кызыклы тоела. Безнең әңгәмәбез дә, нигездә, шул хакта барды. Алдан унберенче бишьеллык чорына кабул ителгән социалистик йөкләмәләре белән таныштым. Башта ул миңа гадәти бер рәсми язу булып күренде. Андый документлар һәр коллективта бар, хәтта кайбер пунктлары да уртак. Шунлыктан, әллә ни исем китмичә, күз йөртеп кенә утырам. Кинәт, бик үк гадәти булмаган сүзләргә игътибар итәм: «...яңа утыз ачыш иҗат итәргә һәм эшкә җигәргә!» Сүз яңа тәкъдимнәрне, фәнни ачышларны файдалану турында гына барса, мин әллә ни гаҗәпләнмәгән дә булыр идем әле. Шулай булмаганда, аның кирәге дә юк. Тик бу йөкләмәгә ачыш ясау турында да өздереп язып куелган бит! Монысы хакында галимнәр кайгыртырга тиеш кебек. Шунлыктан мин Николай Васильевич Лемаевка биргән сорауларны, башлыча, шул юнәлешкәрәк бордым. Сөйләшүебез фәнни-техник бәхәс төсен алды кебек. Мин. Николай Васильевич, иң алдан бу әңгәмәнең иң мөһим мәсьәләсен ачыклыйк әле. һәр фәнни яңалык — талант, илһам җимеше. Аны тормышка ашыру, әйтик, кулга тотып карарлык хәлгә китерү мең төрле мәшәкатьләргә бәйле. Ярый ла барысы да синең җайга гына барып торса! Көткәнеңнең киресенә тап булуың да бик ихтимал. Күпме ыгы-зыгы кубачак: вәгъдә бирдең, ышандырдың, азагына илтеп җиткерә алмадың... Иңгә мондый авыр йөк күтәрүнең нигә кирәге булды? Ул. Сез, кешенең талантын, илһам куәтен планлаштырып, йөкләмәләр кысасына кертеп булмый, дияргә телисезме? Минемчә, «җитәкчелек итү» төшенчәсенә, кешеләрнең сәләтен кирәкле юнәлешкә борып җибәрү бурычы да керә. Моны мин хәтта безнең берләшмәгә генә хас үзенчәлеккә дә санамыйм, бу, миңа калса — төп кагыйдәләрнең берсе. Мин. Барлык тармакларда дамы?.. Лемаев, дөнья күләм әһәмиятле берләшмәнең генераль директоры постындагы бик зур кеше булса да, кыланчыклыкка, тәкәбберлеккә һичнинди юл куймыйча, гап-гади иттереп сөйләшә, үз-үзен тотышында да нәзберекләнеп тормый. Әмма аның тел төбе кая барып чыгасын аңлап бетерүе кыен. Фикерләре тыгыз аның, уйлары тирәннән чыга һәм ул әңгәмәдәшенең сүзендә дә примитивлыкны, ахмак беркатлылыкны кичермидер, мөгаен. Чыннан да, без шул кадәр киеренке чорда яшибез, кыска гына вакыт эчендә гасырлар буе чишелми яткан глобаль мәсьәләләр хәл ителә, телгә әллә нинди төшенчәләр килеп керә — атом, космос заманы. Шундый чорда генераль директор сиңа үз эшенең әлифбасын аңлатып утырсынмы? Юк! Берәү дә аңардан моны таләп итә алмый — бигайбә! Мин үз хәлемне чамалыйм, Лемаев та сизенә, бугай, ашыктырмый. җавапларын да, буташтырмыйча, ипләп кенә кайтара. Ул. Фәнни ачышлардан, һичшиксез, һәр җирдә файдаланырга тиешләр. Кеше галәм киңлегенә юл ярганда, атомны эшкә җиккәндә, химия ярдәмендә табигатьнең үзен камилләштерү әмәлләрен тапканда, галимнәрне санга сукмасаң, техник прогресс машинасы әрҗәсеннән төшәсең дә каласың. Бүгенге тормыш тәгәрмәче бик кызу тәгәри, бездән дә күз иярмәслек тизлек таләп итә. Аз гына салмаклану да «шып» туктауга тиң хәзер. Безнең карамакта ике генә юл бар: я прогресска иярергә, я аннан да бераз алгарак үтеп, теге ма шинаны үз артыңнан ияртергә! Икенче юл мең мәртәбә авыррак, аның каравы, дәрәҗәсе дә зур. Мөмкин булмастайны башкарган кешенең кыйммәте башка. Безнең уйлап табулар белән шөгыльләнә торган фәнни-тәҗрибә лабораториябездә фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән унике галим бар. Аннан башка да иллеләп фәнни тикшеренү һәм проект-конструкторлык учреждениеләре, вузлар, фән ф академияләре белән элемтәдә торабыз. Берләшмә үзе үк эзләнүләр дә < алып бара, фәнни ачышлардан файдалану алымнарын табарга да ; тырыша. Бу эшнең башына Казан химия-технология институты про- = фессоры Александр Григорьевич Лиакумовичны куйдык. Ул — бик 5 гайрәтле администратор да, күп кырлы галим дә, йөзләрчә ачышлар «;* авторы да. 2 Фәнни ачышларны алдан планлаштыру хыялга, тәвәккәллеккә, g аннары какшамас эзлеклелеккә нигезләнгән. Унынчы бишьеллыкта 2 производствога керткән сиксән алты ачышыбыздан кырык миллион табыш алдык... Мин аңлыйм: хыял чикләрен чамалау, илһам көчен алдан билгеләп кую — бер карасаң, кеше кулыннан килмәстәй авыр “ эш. Бу сиңа — компьютерны җайлау гына түгел. Әмма хәзер баш- с кача ярамый. Безнең берләшмәдә бу алымны социалистик йөкләмәгә үк тер- * кәүнең хикмәтен йөрәк белән тоя белергә кирәк. Әйтик, ачышның _ турыдан-туры практик эшкә җигелүе кешегә әхлакый бер таяныч та с; булсын, ди. Монда гыйльми авторитет, башкалардан аерылып то- “ рырга омтылу кебек хисләр уйный. Адәми затның кайсы гына яңа а. ачыш ясарга теләмәс икән?! Минемчә, бу — һәр кешегә хас изге те- * ләк. Синең дә, минем дә башкаларга үрнәк булырдай казанышка ирешәсе киләме? Килә! Бәс шулай икән, тырыш, эзлә, тап! Аерым кешенең до, коллективның да яулап алган уңышлары төбендә тырышлык, тәвәккәллек, үз-үзен корбан итәргә әзерлек кебек сыйфатлар белән бергә һөнәренә тугрылык, аны олылау, горурлык хисе дә ята. Беренчелеккә хиреслек, спортчыларга гына түгел, һәр акыллы кешегә хас омтылыш. Химия — гаҗәп фән бит ул! Ул хәтта табигатьнең үзенә дә төзәтүләр кертә ала. Химия ярдәмендә табигатьнең үзендә юк әйберләрне ясап була. Шушы сыйфаты химияне һәм аңа бәйле һөнәрләрне күз иярмәслек тизлек белән үстерә. Мисалларга да тукталырга мөмкин. 1061 —1970 еллар эчендә, дөньякүләм исәпләгәндә, промышленность елга уртача 6,7 процентка үсте, ә химия тармагындагы алга китеш — 9,/ процент, исәп-хисап белән шөгыльләнүчеләр бу гасырның соңгы чирегендә химия җитештергән әйберләр өч тапкырдан сигез тапкырга кадәр артачак, диләр. Безнең нефтехимия исә. яшьрәк тармагы булганга күрә, химиянең гомум алга китешенә караганда, өч мәртәоэ тизрәк күтәреләчәк. Менә шушындый берсеннән берсе зуррак тизлекләрдә сип иң алдан юл ярып очасың икән — начармыни Н Башкалар синең арттан килә. Кеше хыялый фикерләренең җиңүенә емтылып яши һәм нн татлы ләззәтне ул шуннан ала. Совет космонавтларының барысы да безне сокландыралар. Әмма, минем өчен галәм каһарманы — Юрнй Гагарин. Ул — беренче! Ул — бердәнбер! Мин. Нефтехимикларыгыз арасында «Гагариннар» бармы соң? Алар нинди юл ярдылар, ул эздән хәзер кемнәр атлый? Ул. Гагарин кебекләр адым саен очрамый. Тик без шунысын да онытмаска тиешбез: җәмгыять үсеше, алга китеш гел кискен сикерешләрдән генә тормый, андый зур ачышлар меңнәрчә кечерәк яңалыкларга нигезләнеп туалар. Гагаринны да шул җиңүне күз алдында тотып, хыялланып иҗат иткән Кибальчич, Цналковский, акадс- мик Королевның каһарманлыгы, ышанычлы техника, аппаратлар, приборлар ясаучы меңләгән осталар гасыр батыры итмәдемени?! Инде менә бер рәсми кәгазьне укып күрсәтим: «...Түбән Кама нефтехимия берләшмәсендә ясала торган каучук шиннар өчен иң кулай каучук дип табылды...» Бу — безнең коллективның гражданлык бурычын үтәргә маһирлыгын, осталыгын, үз һөнәренә ни дәрәҗәдә тугры икәнлеген күрсәтүче бик кадерле документ! Изопрен каучугының төрләре егермедән артык, каучукның бүтән сортлары иллегә дә туладыр шәт, әмма табигый каучукка бик якын торганын, илдә беренчеләрдән булып, без биедек. Түбән Камада җитештерелә торган гель-молекуласыз каучукның 98 проценты дәүләтнең Сыйфат билгесе белән озатыла. Мин. Гель-молекуласы булмагач, каучук бик әйбәтләнәмени соң? Бу бик мөһиммени? Отышлымыни? Ул. Бу — безнең һөнәрдә алга таба ясалган бик кирәкле, яңа, кыю, әллә каян күренеп тора торган олы бер адым. Совет галимнәре, каучук ясау мөмкинлеген ачкач, кешеләр «шук» бер молекулага тап булалар. Шул «шук» молекула структурасында, үзе ничек теләсә, шулай шаярып йөри, ә кешегә кирәкле урынга керми йөдәтә. Структура — материалның төп тамгасы, аның йөзе, көзгесе. Әйтик, бер үк углеродтан, атомнарындагы структур тезмәне үзгәртеп, карандаш үзәгенә куела торган йоп-йомшак графитны да, минераллар падишасыннан саналган алмазны да ясап була. Химикларның осталыгы матдәдәге серле кисәкчәләрне кеше ихтыяҗына буйсындырып, ныгытып утыртып куюга кайтып кала. Ясалма каучук барлыкка килгәнгә илле еллап вакыт үтте. Әмма кырык процентлабында гель-молекула килеп чыга. Аптыраш, нишләргә? Көннәрдән бер көнне С. В. Лебедев исемендәге Бөтенсоюз фәнни тикшеренү институтының С. Будер җитәкчелегендәге бер төркем галимнәре яңа төрле процесс тәкъдим итәләр. Һәр яңалыкка хас сораулар, икеләнүләр, шикләр дә куера, әлбәттә, һәм... безгә кадәр берәү дә бу эшкә алынмаган. Без тәвәккәлләдек. Ике елдан соң ук эшебезгә менә шушы рәсми бәяне алдык. Безнең каучукның ниндилеген яхшылабрак аңлату өчен шуны гына әйтим: аңардан коелган ун шин гель-молекулалы каучуктан ясалган унбер тәгәрмәчне алмаштыра. Аны СЭВ илләре дә, Италия, Франция, Япония, Испания кебек илләр дә бик кирәксенеп сатып ала. Нефть каучугыннан моннан илле ел элек ясалган шиннар белән автомобильләр сигез мең чакрым үтә. Безнекеннән коелган шин илле меңнән алып сиксән мең чакрымга кадәр чыдый. Шушындый шинның өч-дүрт комплекты машинаның бөтен гомеренә җитә дигән сүз. Эзләнүләр әле һаман да дәвам итә. Иртәме-соңмы машина гомеренә чыдарлык шиннар ясалачагына да ышанам әле мин. Кем өлгеррәк, ачыш шуныкы булачак. Дан, шөһрәт, рәхмәтләр — барысы да аңа! Мин. Шөһрәте-фәләне — мәсьәләнең әхлакый ягы. Мондый сүзләр, күзгә күренердәй файдасын күрсәтә барсаң, үтемлерәк. Без һәрвакыт җитештерелгән әйбернең бәясе аны ясауга тотылган чыгымнардан зуррак булуына омтылабыз. Уйлап табулар шактый кыйммәткә төшә. Берләшмәгез фәнни ачышларны эшкә җигүдән отамы соң? Ул. Уңышка ирешүнең юлы бер генә — ачышлардан мөмкин кадәр тизрәк файдалану. Ленинград галимнәренең «каталик комплекс »ын без, бер ел дигәндә, йөгәнләп алган идек инде. Күп очракта тәвәккәллектән куркалар, «тирәкүршенең» сынап каравын көтәләр. Фән исә тиз үсә, вакыт очар коштай фырлап узып тора. Химия яңа- лыкларының эшкә җигелү вакыты, дөньякүләм исәпләгәндә, уртача биш-алты ел. . Мин. У-у-у! Әгәр ботен ачышлар ленинградлыларныкы кебек барса, сез — иң алдынгылар икән! Ул. Аһ, шулай гына булсачы! Ачышларны производствога кертү зур чыгымнарга бәйле. Шунлыктан бу шөгыльнең шөһрәт өчен генә j түгеллеген аңлау кыен булмас. Иң зур өметләр, әлбәттә, экономика- 3 ны алга җибәрүгә, матди отышка тоташа. Менә үткән елгы тырыш- < лыгыбызның нәтиҗәләренә күз салыйк: безнең конвейерга галимнәрнең нинди ачышлары күчкән һәм күпме файда алганбыз? Ярославльдагы синтетик каучук мономерлары институты эш- g кәрткән процессны производствога кертеп, без елга дүрт миллион £ ярым сумлык табыш ала башладык. Ачышның яңалыгы бутиленны . таркату процессына эффектлылык китерде. Ленинград белгечләре изобутилен белән формельдегидтан изоцрен алу ысулын камилләш- “ терергә ярдәм иттеләр. Еллык файдасы — миллион ярым сум. Бөтен- с союз синтетик каучук фәнни тикшеренү институты бер заводыбыздаs гы кыйммәтле дезактиватор-катализаторны бик арзанлысы белән алмаштырырга өйрәтте. Ел саен тагын дүрт йөз мең сумыбыз янга кала. « Әмма кайбер ачышлардан табыш алу шактый озакка тартыла, £ дөнья күләмендә уртача дип кабул ителгән биш-алты елга да сыяр- “ сыймас буласың. Ярославль галимнәре 1966 елда эшләп биргән аце- “■ тонитрил дигән эретмә мисалына тукталырга мөмкин. Бу эретмә яр- х дәмендә аппаратчылар чималны төрле компонентларга таркаталар. Аңардан теләсә кайсы якта файдаланырга мөмкин иде, тик ачыш үз сәгате сукканны сигез ел буе көтеп яткан. Без, дивинил заводын салганда, аны тормышка ашырырга алындык. Эшкә тотынгач, проектка үзгәрешләр дә керткәләдек. Гаҗәпкә каршы, иң кыены аце- тонитрилны табу булды. Аны бит, зарарлы калдык-постыкка санап, яндырып кына бетерәләр. ШулаК да мең ишекне шакый торгач, анысын таптык. Төп прсектта каралган дүрт аппаратның икесен генә эшләтергә хәл кылдык. Көйләп җибәргән елда ук — ике миллион ярым табыш! Безнең отышка кызыгып, башкалар да бу эретмәгә ябыштылар. Бу чакта ачыш ясалганга ун ел иде инде. Мин. Бераз сыналган фикергә таянуны хуп күрәләр икән, монысы аңлашыла. Яңа завод салына башлагач, төзүчеләрне ашыктыра алмый интегәсездер әле? Ул. Анысын әйткән дә юк: җан әрни, яңа завод салам, дип, күкрәк киереп йөрибез, ул инде, кем әйтмешли, «былтыр кылган гөнаһы» булып чыга. Гигант корылмалар белән эш итү бигрәк тә катлаулы. Аларны мең бәла белән сафка бастырып кына өлгерәсең, инде синекеннән камилрәк ысул ачылган була. Бер-ике ел эчендә түгәрәкләнә торган төзелешләр аклана. Зур аппаратуралы цехларның исә үз өстенлеге бар: андыйларда эшләү нәтиҗәлерәк, югалтулар азрак анда, биредә калдыклардан файдалану мөмкинлеге зур. Тик гигантлар төзелешкә вакытны күп алып үзәккә үтәләр. Иң камил техник-технологик ысуллар, завод өлгергәндә, нәкъ төзелешкә киткән еллар кадәр искергән була. Шулай да чигенер урын юк: һәрчак фәнни ачышларны күзәтеп торырга, проектта чактамы, төзелеш дәвамындамы, инде заводың эшкә тотынырга җыенгандамы — отышлы яңалыклардан файдалану җаен табарга кирәк. Авыр, тик башка юл күрмим мин. Мин. Алайса, сез яңалыклардан калышмаска өметләнәсез? Бу омтылыш яңа заводларны, бер баштан, салырга, икенче ягыннан сүтә баруга китермәсме? Ул. Һәрхәлдә, мондый борылышларга әзер торырга тиешбез. Акыллы җитәкче, яңа төзелешкә тотынганда ук, аңа киләчәктә өлешчә үзгәрешләр кертеләчәген чамаларга тиеш. Мәсәлән, без бутадиен җайланмасында, элеңке технологиядән баш тартып, кислородтан файдалану ысулын керттек. Билгеле булганча, химик аппаратчының төп эш коралы — җылылык белән суыклык. ТЭЦыбыз бер төрле гидростанцияләрдән дә куәтлерәк безнең. Бер тонна дивинил җитештергәнче генә дә алтмыш тонналап пар сарыф ителә. Без реакторга кислород кертергә булдык. Чималыбыз үзе үк энергия чыганагына әйләнде. Молекуладан «ычкынган» водород өстәмә җылылык бирә башлады. Елга — өч миллион табыш! Изопрен заводында, яңа төр катализатордан файдаланып, илле миллион сумны янга калдыру җаен таптык. Минемчә, химия белән бәйле эштә фән яңалыкларын тормышка ашыруга тотылган чыгымнар үзен бише белән кайтара. Бу очракта халыкның, тәвәккәл таш яра, дигән сүзен истә тоту хәерле. Мин. Николай Васильевич, сез фәннең химикларга гаҗәеп отышлар китерүен раслыйсыз. Бу хакыйкатьне, мәгаен, башкалар да беләләрдер инде. Шуңа да карамастан, яңаны иҗат итү белән аны эшкә җигү арасында ун-унбиш еллап вакыт уза. Бу акрынлыктан шактый зыян күрәбез. Ничек уйлыйсыз: техника прогрессы тизлегеннән калышмас өчен, нишләргә кирәк? Ул. Иң элек, бу эшне алдан күрүчәнлек сәләтен җигеп, халыкны да дәртләндерерлек иттереп планлаштыру кирәк. Социалистик хуҗалыкның иң изге максаты һәр тиеннең кадерен белүгә, отышлырак ысулдан, фән яңалыкларыннан тизрәк файдалануга юнәлдерелгән. Ачышның асылы галим исәп-хисабында яки сынау лабораторияләрендә генә дә хәл ителми. Болары — мәшәкатьләрнең башы гына. Галимнәр, инженерлар, төзүчеләр, эшчеләр, кулга-кул тотынып тырышасы бер урында, әй китәләр буталып, әй куера сафсата, бик вак мәсьәләләр бердәм булырга тиешле кешеләрне тәмам ызгыштырып бетерә. Монда, миңа калса, чиктән тыш үзәкләштерү дә, күзәтергә куелган, виза салып, ризалыгын белдерергә тиешле оешмаларның, җаваплы кешеләрнең биниһая күплеге дә комачаулый. Фәнни ачышны тизрәк эшкә җигәсе урынга әнә шул оешмаларга, уннарча бел- гечкиңәшчеләр артыннан йөреп күпме вакыт исраф ителә?! Илебез экономикасын бетенләй яңа баскычка күтәргән, дөньяда тиңнәре булмаган Татарстан һәм Себер нефть промыселлары, КамАЗ, Түбән Кама һәм Тобол нефтехимия комплекслары кебек гигантлар идарә итүнең дә үз колачларына тиң камил ысулына мсхтаҗ. Мин. Сез үзегезгә генә бирелгән өстенлекләр кирәксенәсез инде, алайса? Ул. Мин бу мөстәкыйльлекне «өстенлек» дип атамас идем. Олы вазифалы җитәкчеләргә социалистик хуҗалык итү принципларыннан тулысынча файдалану мөмкинлеге һәм аларны камилләштерә бару кирәк. Магнитка, Днепрогэс, ГАЗ, ЗИЛ кебек каһарманнарны җитәкләгән беренче «кызыл командирлар» хезмәте хуҗалыкны социалистик юлдан алып баруның соклангыч үрнәген күрсәткәннәр иде. Исәпләсәң, ис китәрлек: ул чордан соң күпме вакыт узган! Бүген экономикабызның нигезен аерым завод-фабрикалар түгел, ә киң колачлы гигантлар, комбинатлар, эре берләшмәләр тәшкил итә, җитештерүчән көчләрнең йөзен концентрацияләү алымы билгели, шул гына иҗтимагый хезмәтнең иң зур җитештерүчәнлеген тәэмин итә ала. Түбән Кама нефтехимия комплексы синтетик каучукны. Көнбатыш Европаның иң алга киткән илләренә караганда, күбрәк бирә. 1983 елда безнең шәһәрнең нефтехимиклары гына да бер миллиард сумлык байлык җитештерде, 1990 елга бу сан икеләтә артачак. Олы адымнарыбыз идарә итүне камилләштерүдә кискен таләп ләр дә куялар, берләшмәләрне җитәкләү бурычы йөкләнгән кешегә ♦ мөстәкыйльлек бирүдән куркырга ярамый. Ул, бәләкәй генә мәсьә- « ләне чишкәндә дә, әллә кемнәргә: «Рөхсәт итегезче!»—дип инәл- » мәскә тиеш. з Мин. Николай Васильевич, бу кадәресе — шактый гомуми мәсь- * әлә, бугай. Шул ук хәлне фән кешеләре белән производство вәкил- п лоре арасындагы мөнәсәбәттә аңлатып булмыймы? Сез практиклар * һәм галимнәрнең уртак хезмәтенә этәргеч ясардай нинди отышлы g алымнар күрәсез? Ул. Моның бер бик күркәм үрнәге бар — үзенең ачышын азагы ф на кадәр илтеп җиткерү өчен, Эдисон үз кул астында ук приборлар _ конвейеры, станоклар, кирәкле материаллары булган махсус фабри- о ка салдырган. Безнең хезмәт мең тапкыр катлаулырак, максатлар - да бөтенләй башка. Бүген иҗат итүче галимнәр үз эчләрендә генә " кайнап ятсалар, һичнинди уңышка да ирешә алмаслар иде. Безнең < көннәрдә «тирә-күрше» ярдәменнән башка яшәү мөмкин түгел. ' Электрик лампа ясауны көйләп җибәрү — бер нәрсә, атом реакто- * рын, синхрсфазотронны яки лазер җайланмаларын җитештерү — ш башка. Бары бер генә юл кала: халык хуҗалыгы тармакларын кыю- £ рак специальләштерә барып, галимнәр һәм практикларның элемтә < челтәрен камилләштерергә иде! Эдисонның эш алымыннан өйрәнер нәрсәләр дә бар. Аның тәҗрибәсеннән күренгәнчә, фән белән элемтәгә кергән эш кешесе шактый мөстәкыйль булырга тиеш. Заказ бирә икән, акчасын үзе түләсен, бер төрле тәкъдимнәрне кабул итсен, кирәксез санаганыннан баш тартсын. Файда китерүчеләргә бүләк оләшсен, зарар гына итәр- дойләрено сәлам да бирмәсен. Мин сезгә безнең коллективның тыңгысызлыгы, фидакарьлеге, тәвәкколеге аркасында табылган миллионнар турында сөйләдем. Беләсезме: шулардан без үзебез теләгәнчә файдалана алмыйбыз. Минемчә, бу нәрсәгә төгәллек кертергә кирәк: өстәмә табышның фә- лои проценты берләшмәнең үзенә кала, дип кистереп куярга! Дөрес, предприятиеләрнең хокукларын һәм бурычларын ойрәнеп тәҗрибәләр дә ясала. Тормышчан бер чишелеш таба алганыбыз юк. Әйбәт кенә бер тәкъдим закон төсен ала башласа, шуны тикшерүче канцелярия юлга мең төрле киртә түшәп куя да, кирәкле яңалык тагын нәтиҗәсез кала. Мин. Николай Васильевич, халык хуҗалыгын тагын да алга җибәрердәй, иң эффектлы ысуллардан файдалану сезнең кулда түгелмени? Идарә итү ачкычы, сметаларны, лимитларны, проектларны раслаулар; нинди машинаны сайлап алу хокукы, кайсы технологик системага тукталу, яңа тәвәккәл фикерне тормышка ашыру өчен, өстәмә реакторлар, цехлар, заводлар салдыру — барысы да сезнең ихтыярда түгелмени?! Ул. Өстән генә карасаң, барысы да — минем кулда. Чынбарлыкта, бераз башкачарак. Менә шул «бераз» дигәне аякны-кулны тышаулый да куя. Фәнни ачышны эшкә җигәргә җыенган генераль директорның нинди хокуклары бар дип уйлыйсыз. Һәр яңалыкны тормышка ашырырга биш йөз мең сум акчасы бар аның: проектка заказ да бир, җиһазлар да сатып ал, берәр нәрсәңне үзгәртеп тә кор, өр яңа завод та сал. Унбиш ел элек, әле бу мәйданда бер генә пронз водство эшләп ятканда да, хәл шундый иде, заводлар саны унбишкә тулгач та, шул ук күренеш. Әле еллык продукциябез ике миллиардка җиткәндә дә ниндидер үзгәреш булачагына ышаныч юк. Ярты миллион сум акча безнекедәй баһадирның ихтыяҗлары алдында — эссе чүлдәге бер тамчы су. Кайбер яңа фикерне тормышка ашыру өчен үз көчләребез дә җитәрлек була, мин барыбер әллә кемнәрдән рөхсәт сорарга мәҗбүр: кешедән-кешегә, ишектән-ишеккә, шәһәрдән-шәһәргә йөгерәм, поезддан төшәм, самолетка ашыгам. Бер мисал да китерим инде. Безнең «Этилен-450» комплексын салганда без аның продукциясенә ихтыяҗ зур булуын күздә тоттык. Комплексның аппаратлары Казан, Уфа, Стәрлетамак кебек ерак шәһәрләргә җир асты торбалары белән тоташтырылды. Мондый масштаблы төзелеш дөньясында да бик сирәк. Агрегатларның нәтиҗәле эше, үзеннән-үзе аңлашыла инде, комплекстагы, хезмәткәрләрнең фидакарьлегенә генә түгел, җитештерелгән продукциянең эзлекле кабул ителүенә дә бәйле. Торбаларыбызның аргы очында аз гына тоткарлык булдымы, без кадерле этиленыбызны факел итеп яндырырга мәҗбүрбез. Әлеге уникаль комплексыбызның сафка басуына җиде ел үтте, әмма бар куәтенә эшли алганы юк. Этилен — нефтехимиянең иң кадерле чималы, аңардан әллә ниләр ясап була. Без шуны яндырырга мәҗбүрбез. Нишләргә? Уйладык, уйладык та, этиленыбыз юлына өстәмә аппаратлар корып, аңардан дивинил алу әмәленә керештек. Дивинилны мономер-изопренга, аннан каучукка әйләндереп була. Этиленнан дивинил чыгарырга кирәкле катализатор эзләргә тотындык. Ярославльдагы синтетик каучук мономерлары институты галимнәре Ленинградтагы коллегалары белән бергәләп әле 1977 елда ук бер процесс эшкәрткәннәр икән. Безгә кирәге чыкканчы, биш ел тик яткан. Галимнәрнең пошмаслыгына да искитәрлек! Хезмәтләре тузан җыеп тин яткан. Без аны ике йөз илле сәгать буе сынадык та нәтиҗә чыгардык — нәкъ безгә кирәкле процесс! Мин. Менә бит! Юньле эш барыбер үз юлын таба ул! Ул. Ашыкмагыз! Башлаган эшебезнең очына чыкканыбыз юк бит әле. Ерактанрак алдырып сөйләмәсәм, аңламассыз. Кыйммәтле этилен янмасын, дәүләтебезгә байлык өстәсен өчен, әүвәл, этиленны яндырырга көйләп, сузып куелган «юл»да төрледән-төрле уннарча аппаратлар булдырыла. Аларны без үз көчебез белән дә «кырт» иттереп ясый алабыз, әмма ләкин шул корылмага рөхсәт юллый-юл- лый күпме вакыт китә! Проекты артыннан йөрисең, сызымнарын ясатасың, сметасын раслатырга барасың — ким дигәндә өч айлап вакыт үтә. Проектның әзер вариантын Госплан карарга тиеш. Тикшерүләр, чагыштырулар. Вакыт уза тора. Госпланның хуплавын алгач, төрледән-төрле комиссияләр аша үтеп, төзүчеләргә килеп егыласың: машиналарга, җиһазларга заказ бирергә кирәк. Заказлар исә елга бер тапкыр гына ясала. Тире сату аукционы диярсең, валлаһи! Хәер, юк, тире аукционында җиңелрәк, күңелеңә ошаганын, кул сугасың да аласың. Госснаб исә заказны үзенә бер-ике еллык җай калдырып кабул итә. Безнең этилен мәсьәләсенә үткән ел тотындйк. Этилен факелыннан файда күргәләгәнче, тагын күпме вакыт үтәр? Канцелярия сазлыгының аяусыз суыру көченә чыдый алмыйча, нинди генә кыйммәтле фикерләр сүнми дә, никадәрле файдалы эшләр юл башында ук тукталып калмый! Мин. Кат-кат тикшерүләр, бәхәсләр зур ялгышлар җибәрмәскә яхшы инде ул үзе, нәтиҗәсе ышанычлы була. Ул. Әлбәттә, бу баскычланып тезелгән тикшерү-күзәтү системасының уңай яклары да бәхәссез. Шундый эшкуарлар да очраштыр- галый ки, аларның лаф орып йөрүләреннән бер тиенлек куян, мең тиенлек зыян гына килеп чыга. Тик мондыйлар — меңгә бер. Шулар аркасында җиң сызганып, янып-көеп эшләүче йөзләрчә директорлар күпме гомерләрен исраф итәләр. Фәнтехника прогрессы безнең уннарча ишекләрне кагып йөрүебезне көтеп тормый, бүген гаҗәеп отышлы булып күренгән ачыш та иртәгә инде безне сокландырмаячак, чөнки яңасы туа, эш кешеләрен шунысы кызыктыра башлый. Мин. Николай Васильевич, сез — директор да, фән кешесе дә, ягъни галим һәм практик буларак, бу мөшкел хәлдән ничек чыгар идегез? Ул. Иң мөһиме — кәгазь боткасыннан котылу! Госплан, Госстрой, Госбанк, министрлык кебек дәүләтнең бинипая җаваплы оешмаларын вак-төяк инспекторлык-тикшерү вазифасыннан азат итәргә иде. Агымдагы мәшәкатьләрне башы-аягы белән турыдан-туры эш кешеләренең үзләренә йөкләргә. Бу адым, бердән, дәүләткүләм бу- ф рыч үтәүче оешмалар хәзмәтенә дә җиңеллек китерә, икенче яктан, я КамАЗ, нефть промыселлары. Түбән Кама нефтехимия берләшмәсе о кебек гигантларны җитәкләүче кешеләрнең кул-аягын бушата. Алар- “ ның мөстәкыйльлеге, һәрхәлдә, ярты миллион сум белән чикләнмәс- & ко тиеш. Бу зурлыкны ун-егерме тапкыр арттырганда да, андый < адым акланачак. Ул чагында әлеге коллективлар фәнне чын мәгъ- кәсендә эшкә җигә алачаклар, яңа ачышларны тормышка ашыру тизләшәчәк, дип ышанам. “ Мин. Шулаен шулайдыр. Миңа калса, сезнең сүзләрдән бу юлда- “■ гы тагын ике чатаклыкны тотып алырга була. Беренчесе — эш ке- * шеләренең фән яңалыклары белән соңга калып танышуы. Икенчесе — галимнәрнең үз ачышларына битарафлыгы. Яңалык ачкан, шуны тормышка ашыру турында уйлап та карамый. Статистика мәгълүматлары да илдәге фәнни ачышларның өчтән бере генә производствога кертелеп баруын раслый. Ул. Эштә фән яңалыклары белән вакытында танышып өлгерә алмау хак. Аларны тулысынча барлап бетерү мөмкин дә түгел. Билгеле ки, хәзер дөньяда химия фәне турында гына да 325 журнал, ел саен еч меңләп китан чыга, меңнәрчә диссертацияләр яклана, җитмеш меңләп мәкалә языла. Муеннан эшкә чумган инженер аларның һәммәсен дә карап өлгерә аламы? Иманым камил: вакыты сыйдырса, һәр ачыш белән танышуны ул эур бәхеттән санар иде. Сеэ күтәргән таякның икенче башы, минемчә, үтемлерәк. Галимнәр ачышларының эштә файдаланылуы өчен ныграк кайгыртсалар, без күбрәк отар идек, һәр институт кайда нинди химия заводы эшләп ятуын бик яхшы белә, яңалык турында шуларга хәбәр итәргә мөмкин бит. Безнең үз галимнәребез ачкан яңалыклар, башка тарафлардагы ачышларга караганда, производствога тизрәк керә. Чөнки безнекеләр берләшмә ихтыяҗларын күздә тотып иҗат итәләр. Аларны шикләнмичә планлаштырып куярга да була. Читтәге галимнәрнең ачышы гомумирак төстә чишелә, аны безнең җайга борырга кирәк әле. Аннары фәнни яңалыкның нәтиҗәсен күргәнче, бик күп «карарак» эшләр үтисе була. Институт галимнәре мәсьәләнең бу ягы белән шөгыльләнергә атлыгып тормыйлар. Ачышның илгә турыдан- туры байлык китерүе галимнәрне материаль яктан да кызыктырмый. Андый чаралар юк дәрәҗәсендә. Э яңа фикернең тузан җыеп, киштәдәге папкада ятуын акларга мең төрле сәбәп табарга була. Мин. Николай Васильевич, сез, галимнәр ачышларын үзләре юллап йөрергә тиеш, дигән фикердә торасыз кебек. Ул. Бу хакта күп тапкырлар әйтелде инде. Безнең илнең эретеп ябыштыру өлкәсендәге мөхтәрәм галиме, сәләтле оештыручысы һәм ТӘВӘККӘЛ ТАШ ЯРА ф олуг практигы Е. О. Патон моннан шактый еллар элек: «Конкрет эштә сыналып, расланып күрсәтелмәгән теориянең бер тиенгә дә кирәге юк! — дип чыкты.— Ачык максаты булмаган, практик файдалану тапмаган ачыш — җимешсез агач...» Мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Советлар Союзында бер миллион дүрт йөз мең фән эшлеклесе бар. Йөзләрчә институтлар. Мондый байлык дөньяның башка бер илендә дә юк. Әмма га- лимнәребезнең хезмәте ачышлар санының күплегенә карап түгел, ә, һичшиксез, илгә нинди байлык тудыруыннан чыгып бәяләнергә тиеш. Хәзергә, кызганычка каршы, без аларның иҗат нәтиҗәсен, күп очракта, өем-өем кәгазьләргә таянып кына исәплибез. Дөрес, соңгы елларда фәнни оешмалар һәм производство коллективлары арасында хуҗалык исәп-хисабы килешүе белән эшләү мөмкинлеге булдырылды, тик бу очракта да уртак тел табуы җиңел түгел. Ник? Чөнки галимнәр, үзләренә тапшырылган эшне башкару өчен заводның акчасын, материалын, фәләнен-төгәнен алалар, алалар да, эшне тизрәк тапшыру ягын карыйлар, төп нәтиҗә белән кызыксынмыйлар. Ашыгуларын аңлап була — табыштан аларга берни дә тими. Табыш бер миллионмы, әллә йөз миллионмы — аларга моның кызыгы юк. Яңа фикерләрен практик эштә файдаланырлык иттереп очлап чыккан галимнәр, ачышлары китергән байлыкның тәгаен билгеле бер өлеше, законга нигезләнгән рәвештә, фәннең үзенә бүленәчәгенә нык ышанырга тиешләр. Аларга күпме бирү-бирмәү кемнеңдер шәфкатенә яки кырыслыгына гына бәйле булмасын иде!— Әлбәттә, практиклар да .галимнәрнең миеннән сыгылып чыккан отышлы фикерләрдән файдаланып ятучылар ролендә калмаска тиешләр! Бу ике як та бер үк изге бурычны үз күреп, ихластан эшләсә генә гомум уңыш киләчәк. Дөрес, законда фәнни ачышка хак түләү каралган. Тик моңа да ачыклык кертү кирәк. Бүген фән белән зур-зур коллективлар, әйтергә мөмкин, массалар шөгыльләнә. Аларга исә гадәти премияләр генә бирелә. Ачышлардан алынган табышның бер өлеше фәнни институтлар карамагына, аларның җирлеген ныгытуга махсус бүлеп куелсын иде. Хәзергә саклана торган кагыйдәләр фәннең тар чикләргә сыешмавын бөтенләй искә алмый. Әйт;ик, безне яңалыкның кайда тууы кызыксындырмый, файдасы күзгә ташланып тора икән, чат ябышабыз. Әмма фикер иясе башка, мисал өчен, корыч кою яки элемтәчеләр министрлыгыныкы булса, ачышыннан миллионлаган файда тапсак та, безнең аны бүләкләргә хакыбыз юк. Бер мисал. Без Казан химия-технология институты, СССР фәннәр академиясе Казан филиалының А. Е. Арбузсп исемендәге органик һәм физик химия институты галимнәре белән тыгыз элемтәдә яшибез. Монда йөзләрчә күренекле химиклар тупланган. Эзләргә, тикшеренергә яраталар, тынгысызлар һәм үз поре, халык әйтмешли, «шыр Тукайлар», акчага әллә ни исләре дә китми. Алар бит күпме файдага юл яралар! Эшне ихластан бирелеп, ачышлары ләззәтенә исереп, энтузиазм, патриотик хис белән канатланып башкаралар. Бу галимнәрнең бер ярдәмен генә искә төшерәсем килә. Безнең полимерларга нигезләнгән эштә кирәкмәс реакцияләр дә чыгып тора, торбаларда, колонналарда, батареяларда үзгәрешләр барлыкка килә. Әйтик, аларның эченә юшкын утыра. Юшкын өстәлә, калыная бара һәм көннәрдән бер көнне җайланмаларны сафтан ук чыгара. Илнең бөтен нефтехимиклары бу бәладән уртак бер ысул белән котылалар: аппарат туктатыла, җайланмалар суытыла һәм юшкынны кыра башлыйлар. Шуның белән утыз-кырык кеше атна буе шөгыльләнергә мәҗбүр. Без исә, әлеге дус галимнәребез ярдәмендә безгә кирәк булмаган реакцияне тоткарлаучы реагент таптык. Мәһабәт колонналарыбыз өзлексез эшләп утыралар. Шул реагенттан файдалану биш заводыбызга ел саен биш миллион экономия китерә. Табышның бер өлешен әлеге институтларга бүлеп кенә җибәрер идең — ярамый. Министрлыклар башка. Шик юк ки, фәнни оешмаларның эшен киңрәк җәелдерү өчен акча бик кирәк. Ачышларның матди файдасыннан аларга да билгеле бер өлеш өстәлә барса, галимнәрдә үз фикерләрен тормышка ашыру теләге, мәген, көчлерәк булыр иде. Социалистик җәмгыятьнең: «...һәркемгә — хезмэтенчә», дигән төп принцибы галимнәргә дә кагыла лабаса! Казан дәүләт университеты, Мәскәү химия-технология институты, Әзербайҗан фәннәр академиясенең химик процессларны өйрәнү институты, Воронеж һәм Тольятти политехника институтлары га лимнәре дә безнең белән кулга-кул тотынышып эшлиләр. Әлбәттә, мөнәсәбәтләребез төрлесе белән төрлечә. Заказларыбыз күп. Кызыклы, җитди мәсьәләләр. Производство калдыкларыннан тулырак файдалану, энергия чыгымнарын киметү, реакторларны тулы куәтенә эшләтү, чималдан отышлырак файдалану һәм башка проблемалар чишелеш көтеп ята. Бөтен җитешсеэ-кимчелекле мәсьәләләрне галимнәрнең пассивлыгыннан чыгып кына аңлату җиңел, әлбәттә. Тик мсндый акланулар гына эшне алга җибәрми бит. Безгә галимнәрнең производствога бүгеннән үк кирәкле проблемаларга теләр-теләмәс кенә алынуларының тирәндәге сәбәпләрен ачарга иде. Ни өчен дөнья шаулатырдай яңалык эзләү өстендә баш ватып утырырга һәр галим мең риза, ә гадирәк, турыдан-туры практикага бәйле, бүгеннән кирәкле мәсьәләне чишәргә берәү дә атлыгып тормый? Акчага күчертеп исәпләсәк, безнең берләшмә фәнни тикшеренүләргә ел саен өч миллион сум туздыра, производствоның тулаем чыгымнары исә сигез йөз миллионга баса. Шушы саннарны чагыштырудан гына да хезмәт коллективларының фән белән элемтәсен тагын да ныгыта төшәрдәй нинди мөмкинлекләре барын аңлап була. Мин. Сез. фәнни ачышларга сарыф ителә торган хезмәтләрне дә. акчаны да кызганырга ярамый, дип табасыз. Шулаймы? Ул. Алай гына да түгел. Мин фәнни ачышларны бәяләгәндә төп билгеләмә итеп отчетлар, диссертацияләр, мәкаләләр санын күрсәтүне хуплый алмыйм. Бәя фәнни ачышларның тормышка ашырылуыннан. халык хуҗалыгына күпме табыш китерүеннән чыгып бирелергә тиеш, һәм галимнәр, хәтта бу очракта да, белеп торсыннар иде: әле яңа фикерләрен хуҗалыкларда файдалана башлау да — эшнең төгәлләнүе түгел, чөнки фән инде алга китәргә өлгергән, производство алардан тагын да кыюрак адым көтә! • Мин. КПСС Үзәк Комитеты Пленумнарында да бүгенге көннең иң зур бурычларыннан берсе итеп ил экономикасына этәргеч ясардай иҗади көчләргә ныграк таяну, аларга зуррак мөмкинлекләр тудыру хакында әйтеп торалар. Мондый чараларның социалистик экономиканың алга баруына юнәлдерелгән булу ы. да кнсәтелә... Безнең әңгәмә, күргәнегезчә, шактый тирәнгә кереп, илебезнең киң колачлы экономикасын да үз эченә алды. Фәнни ачышлар, уйлап табулар, яңа фикерләрне турыдан-туры эшкә җигү мәсьәләләре РСФСР Верховный Советы депутаты. Социалистик Хезмәт Герое, «Нижнекамскнефтехим» берләшмәсе генераль директоры Николай Васильевич Лемаевның бөтен күңелен биләп алганнар. Ул, бурычларын тирәннән аңлап, фәнни-техник прогрессны халык хуҗалыгы файдасына иярләүдә эур җаваплылык тоеп яши, эшли, иҗат ито.