ТУКАЙ ҺӘМ АНЫҢ ТИРӘЛЕГЕ
Гозер Г. Тукай һәм аның кул кенә замандашларының тормышлары тарих булып калды. Бу тарихны саф, дәрес, чын итеп саклау һәм күрсәтү — тарихчылар вазифасы. Ләкин шулай булса да үткән хәл-әхвәлләрне үзләре күреп белгән кешеләрнең фикерләре белән танышу да зарарлы булмас. Шуңа күрә мин дә үзем белгәннәрне язып калдыруны тиеш дип табам. Рәфикъ Нәфикоеиың «Казан утлары» журналының 1983 елгы дүртенче санында басылган «Иң боек максат» дип аталган мәкаләсен зур игътибар белән укыл чыктым. Сәбәп, бәлки, шундадыр — мин дә Уральск шәһәреннән чыгып, хәзер Казанда яшәүче кешеләрнең берсе. (Әти-әни Казан артыннан.) Уральск шәһәрендә 20 ел яшодем (1927 елга кадәр). Шуңа күрә миңа ул дәвердә Уральскида булган күп кенә вакыйгалар билгеле. Уральскида миңа Габдулла Тукайны белгән куп кенә кешеләр белем очрашырга туры килде. Алар — шагыйрьнең якын туганнары, шәкертләре, дуслары, илтешләре, аның мегаллимнәре, Бвдри абзый, Алты-биш Сапый һәм башкалар. Тукайның кайбер мегаллимнәреидә миңа да укырга туры килде (Фәтхетдии хәлфә һәм учитель Әхмәтша). Минемчә, мәкаләнең авторы 1916 елда Уральск шәһәрендә тезелгән яшьләр түгәрәге «Дуслык» турында бик вакытлы һәм урынлы язып чыккан. Мәкә- ледә әйтелгән: «Шагыйрьнең (Тукайның — X. 3.) Уральскидагы дуслары, алдынгы яшьлер 1916 елда шәһәрдә «Дуслык» дип исемләнгән музыка түгәрәге оештыралар. Бу түгәрәктә алар музыка коралларында уйнарга ейрәнел кенә калмыйлар, белемнәрен дә күтәрәләр. Бу максат белән алар үз китапханәләрен булдыралар— Шушы түгәрәктә үскен кешеләр, совет властен яклап, гражданнар сугышында актив катнашалар». Бу сүзләрнең барысы да хаклы. «Дуслык» түгәрәгендә булган зшлернең күбесе минем күз алдымнан уздылар. Вакытында «Дуслык» түгәрәге Уральск шәһәрендәге татарлар тормышында тирен, мәгънәле һәм күңелле эзләр калдырды. Түгәрех спектакльләр до куя башлады, җәмәгать файдасына лотореялар да уйнатты. Хәтердә лоторея белән бәйләнгән бер кечкенә генә эпизод сакланган. Лотореяга куйган әйберләр арасында бор зур гына тере кәҗә дә бар иде Ул кәҗәне Тәкә оч байлары, Белоусоалар түгәрәк алдында куштанлык күрсәтел биргән булганнар. Шунысы кызыклы — ул кеҗәне безнең ярлы гына күршенең кызы отты, Ул кызның кәҗәне осте- рәл кайтканы әле дә күз алдымда тора (Уральск шәһәрен татарлар һем казахлар арасында «Тәне» дип тә атыйлар иде. Урал елгасына якынрак, шәһәр кырыенда торучы татарларны «тәкә нугайлары» дип атаганнар). «Дуслык» түгәрәге Уральскида хатын-кызлар җәмгыятен тезүдә дә катнашты. Алдынгы яшьләрнең, хатын-кызлар җәмгыяте әгъзаларының 1917 ел 1 нчо Май кәнендә кызыл әләмнәр тотып, «алга, елга...» дип татар теләнде «Марсельеза» җырлап, мәйданга килеп митинг уздырулары да хәтердә калган. Кызыл әләмнәр тотыл алда баручылар арасында минем әни, Газизә Зәбиреәа да Бер иде. Аннан соң, 1920 иче елда, ашау-эчү ягыннан кыенлыклар башлангач, урамда барганда бор хатын еннне шундый сүзләр белән битәрләде «Моне, Газизә, син киердең бу тормышны, син кызыл әләмнәр күтероп җырлап йердең, менә хәзер инде әләмеңне кочаклап утыр». Әни аңар кул селкеп — «юкны сәйләмә» дип кенә җавап бирде •Дуслык» түгәрәгенең беренче китапханәсе бәзнең әйдә ачылды (Воронеж ура- “Ч 38 иче йорт). Аннан соң китаплар һем укучылар күбәйгәч, бер татар меценаты Х биргән зур бүлмәгә күчерелде. Китапханә безнең рйдә булган әакытта, аның китапханәчесе Вәли Зәбиреа булды. «Дуслык» түгәрәген оештыручылар һәм аның җитәкчеләре Вәли Зәбиреа һәм Гобәй Каланов булдылар. Кыскача гына булса да аларның тормышлары турында язып узмакчы булам. Вәли Габдрахман улы Зәбиреа 1898 елда Уральск шәһәрендә туган. 1919 елның башыннан ук партия члены. Уральск шәһәре оборонасында катнашып, акларга каршы сугышып йерде. Аннан соңрак партия һем совет идарәләрендә эшләде — Джамбейтада районның партия секретаре, Уральскида партиянең губкомында бүлек башлыгы, 1923 елда — губернаның башкарма комитетының председатель урынбасары һәм шул ук вакытта профсоюзның губерна идарәсе җитәкчесе, 1924 елда Кустанайда губерна халык мәгарифе бүлеге башлыгы, соңрак партиянең губком секретаре. Шул ук елларны Кустанайда казах телендәге «Аул» исемле газетаны оештырды һәм беренче редакторы булды. Ул газета хәзерге кемнәргә хәтле чыгып килә, тик исеме генә үзгәртелгән. 1930—36 елларда Ленинград шәһәрендә, СССР фәннәр академиясе системасында фәнни эштә булды. Соңгы хезмәт урыны СССР фәннәр академиясе тарихи ассоциациясенең гыйльми секретаре. Вакытсыз вафат булуы сәбәпле, башлаган фәнни эшләрен дәвам итә алмады. Гобәй Калаков шулай ук карт большевик, Теркиядә Совет илчелегендә эшләде. Миндә «Дуслык» түгәрәге членнарының гомуми рәсеме сакланып килә. Шулай ук Уральскидагы партия активының гомуми рәсеме дә. Алар арасында казах язучысы Мохтар Ауэзов белән Вәли Зәбирев тә бар. Шунысын әйтергә кирәк, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты күптәннән өйрәнелә башлауга карамастан, бу елкәдә «ак таплар» яки гомумән ялгыш фикерләр һаман дә кала килә. Кызганычка каршы, әдәбият галиме И. Нуруллинның соңгы елларда чыккан һәм массовый тираж белән укучыларга таралган китаплары да мондый җитеш- сезлекләрдән азат түгел. Мәсәлән, хәзерге көнгә кадәр Тукайның Кырлайдан Ураль- скига килү датасы төгәл билгеләнмәгән килеш кала. Төрле авторлар төрле даталарны күрсәтәләр (1894—1897 еллар). Ләкин архив документларына караганда, Тукайның апасы (безнең әниебез) Бибигазизә кияүгә 1895 елның 18 декабренда чыккан. («Казан утлары», 1981, 12 сан, 176—177 битләр). Истәлекләрдән билгеле булганча, Тукай Ураль- скига килгәндә Бибигазизә кияүдә була инде. Димәк, шагыйрьнең Уральскига килүе дә югарыда күрсәтелгән вакыттан соң гына булуы мөмкин. Шагыйрьнең хатын-кызларга менәсәбәте мәсьәләсе дә ачыклык кертүне сорый. Тукайның замандашлары, туганнары, укытучылары, дуслары белән булган әңгәмәләр искә төшкән саен мин шагыйрьнең хатын-кызлар белән аралашырга теләмәвенең бердәнбер сәбәбе итеп аның туберкулез белән авыруы дигән фикергә килом. «Күк сыер» (1908) исемле шигырен генә искә төшерик. Анда шагыйрь язган чакта йөткерүенә зарланып түбәндәге сүзләрне әйткән: Я. минем кайда хикәям? Ник аны читкә борам? Юк. зарарсыз, мин шулай язган чагында йөткерәм. Билгеле булганча, бу вакытта аңа нибарысы 22 яшь кенә иде. Кыскасы, халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тормыш юлын һем иҗатын өйрәнүче галимнәребез шагыйрь шәхесенә кагылышлы һәрбер фактка бик игътибарлы булсыннар иде