ТУАР КӨННӘР ЯКТЫЛЫГЫ
Кояш чыгышыннан искән салкынча җил агачларның яфракларын лепер- дәтә. Инде ярыйсы ук озынайган сентябрь тене куе караңгылыгын таратырга ашыкмый: офык читеннән кыяркыймас яктырып килгән таңга баш бирергә теләмичә, суынган җиргә ныгррк сарыша. Тик аның минутлары санаулы, инде мең миллион көн һәм тәннәрне каршылаган чал җиһан яңа кен тууга йеэ тота. Раушания, биек урыс капканы тавышсыз гына япканнан соң, китәргә бик ашыкмады, әле йокыдан да ачылып җитмәгән зиһенен сафландырырга теләгән кебек, йеэен тыгыз җил иркенә куйды. Җылы, йомшак урында рәхәтләнеп йоклыйсы иде әле да, эшкә өлгерергә кирәк. Механизаторларга иртәнге аш әзерлисе бар. Хезмәт кене кайнар аштан башланып китәргә тиеш: көнозын басуда бит алар, тамаклары тук була күрсен. Раушания адымнарын кызулатты, ашханәгә юл тотты. Чыгарылыш имтиханнарыннан соң, җәй колхоз ашханәсенә бәйле мәшәкатьләр белән үтте. Иртәнге сәгать бишенче яртыдан кичке җидегә кадәр алар — аш-су тирәсендә. Әүвәл пешерәсең, авыл эшчәннәре ашап-эчкәннөн соң, җыештырасың. Бу эшкә дүртәү алындылар алар. Алабуга районының Иске Юраш урта мәктәбен тәмамлап, шушы эштә калуына Раушания үзе сәбәпче. Әйләнә-тирәдә яз тантана ңтә иде. Шомырт агачлары, сирень куаклары шау чәЧәккә күмелгән. Хыяллар, өметләр. Унынчы класста күңел бигрәк ашкынучан була икән. Мәктәп ишеген дәррәү ачып чыгалар да, әллә кайдагы институтларның колонналары арасыннан кереп киткәндәй тоялар үзләрен. Ерак та түгел, завод-фабрика морҗалары күренә. Кайберәүләрнең шунда китәсе килә. — Егетләр, кызлар, сезгә булган ышанычны акларсыз, дип уйлыйм. Колхоз производствосында да белем илендә тырышкан кебек кайнарсыз, йөзгә кызыллык китермәссез! Мәктәп директоры Әнәс Мирзаяновичның тигез, тыенкы тавышы Раушанияне уйлар дулкыныннан чынбарлык ярына чыгарып бастырды. Ул сиздерми генә янәшәсендә басып торган иптәш кызларына күз салды. Линейкага тезелгәннәр бар да директорның сүзләрен йотлыгып тыңлыйлар. Үз уйларына оялып куйды хәтта: нигә кирәксез хыялларга бирелде соң әле ул. Алар бит. Иске Юраш авылы кызларыннан үзгә буларак; җиде кыз һәм өч егет үз авылларында калырга теләк белдерделәр. Апрельдә Илмәт һәм Юраш авылларының колхоз җитәкчеләре белән очрашып сөйләшү булды. «Тиешле хезмәт һәм ял шартлары тудырылса, без үз җиребездә калып эшләргә каршы түгел».— диделәр илмәтлеләр. Очрашудан Калинин исемендәге хуҗалык җитәкчесе ачык йөз белән кайтып китте. Аныкылар калачак! Сүзләрендә тордылар кызлар: калдылар. Май аенда яшьләр партиянең Алабуга шәһәр комитеты беренче секретаре Й. В Курмашев белән очрашуда булдылар. Анда еларга шулай ук кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтергә вәгъдә иттеләр. Туган туфракларында калырга уйлаган кызлар өчен махсус ферма салынырга тиеш иде. Кызлар колхоз һәм район җитәкчеләренә шартны кабыргасы белән куйдылар: без, әниләребез шикелле, әче таң белән торып төнгә кадәр эшләргә теләмибез, безнең очен җиде сәгатьлек, ике сменалы эш булсын, диделәр алар. «Теләгегезгә ирешерсез!» Җавап шундый булды. .. Беркөнне Раушания эштән кәефсезләнеп кайтты. Әтисе Гайфетдин төпчек кызының йөзенә карау белән ниндидер күңелсезлек булуын чамалады. Нәрсә булды, кызым, төсең киткән! Утыр әле каршыма, сөйләп җибәр,— диде. — Әти. нишләп колхозда калдым икән мин,— диде Раушания— Кыен бит ашха- нәдэ эшлозе. Кайберәүләр санга да сугып бетермиләр—Раушания ашханәдә өлкән пешекче һәм мөдир вазифасын үти иде—Тагын шунысы: сәгъд» иткән фермалары Ьыол әллә җитешә, әллә юк. Кышын нишләрбез! К Гайфетдин ага беравык дәшми-тынмый уйланып утырды. Кулын кызының җилкәсеме куйды. — ^аушания, син инде хәзер олы кеше, кайбер мәсьәләләрне акрынлап үзең да хәл итәргә тиешсең. Тик шулай да, әтиең буларак, шуны әйтәсем килә: тормышта бар да син дигәнчә генә булмый, аның матур яклары күп. һич кетмәгәндә, кырыслыгы да калкып чыга. Үзебезне генә ал син. Әниең белән утыз елдан артык гомер кичерәбез. Шахтада эшләгәндә миңа бәла килде, авырлыкның эурысы әниең җилкәсенә тошеп калды. Ул бик акыллы* булып чыкты. «Әйдә, авылга кайтыйк, без җир кешеләре, ничек тә җиргә берегеп гомер итәрбез»,— диде. Аның киңәшен тоттык. Менә күреп торасың, сезнең җидегезне дә карап-тәрбияләп үстердек, кеше иттек. Безнең янда бер син генә калдың. Авыл безнеке, без авылныкы, кызым. Монда җиргә аякны нык итеп басып йөреп була. Беренче кыенлык чыгуга, чигенергә ашыкмыйк әле һәр дүшәмбедә партиянең шәһәр комитетында уздырыла торган киңәшмә азагына якынлашты. Төрле оешма-гредприятие, колхоз-совхоз җитәкчеләре беренче секретарьның бүлмәсеннән чыга башладылар. Йолдыз Вагыйзович Курмашев райбашкарма комитеты председателе Н. Б. Баһрамовка беразга тоткарланырга кушты. — Нурулла Баһрамович, безнең Калинин исемендәге колхозда хезмәт биографияләрен башлап җибәрергә калган укучылар белән эшләр ничегрәк тора соң) — Әле үткән атнада гына райбашкарманың киңәйтелгән утырышында яшьләр хакында зур сүз булды. Район күләм мөрәҗәгать белән чыккан бу уңганнар өчен ферма тезелешен барлык чаралар белән тизләтергә күрсәтмә бирелде. Илмәт кызларының киләчәккә булган якты өметләре районның иң зур оешмаларында да шундый күзәтү астында тора икән, димәк, туар көннәр, мөгаен, аларның ышанычын аклар!