Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЦИРК КАБЫЗГАН ЙОЛДЫЗЛАР

 сенгате — бик борынгы һем ут» халыкчан свисать. Моннан нокъ йеэ Il || ел элек, 1883 елның җеенд», вакытлыча таэелген бинада М. Труцци труп- JI II пасы Казанда беренче мертебе цирк программасы күрсоте. " Рус цирк сенгатен» ныклы нигез асылда цирк артистлары һем цирк тотучы данлыклы бертуган Никитиннар тарафыннан салына. 1870—1880 елларда Месиву, Саратов, Пенза, Иваново, Киев, Астрахань, Баку, кебек шаһарларда цирк биналары тезеткән шушы Никитиннар 1890 елда, махсус бина салдырып, Казанда да цирк сенгатен» киң юл ачыл >ңиб»р»л»р. Революциядан соң Никитиннар циркы д»ул»т карамагына кучв Шактый какшый, искер» башлаган бу бина урынына 1928 елда, щвйге сезонга яраклаштырып, яңа бина салына һ»м аңа ТАССРның сигез еллыгы исеме бирел» Ян»д»н 1932 елда бина реконструкциялек», кышкы шартларда да зшлерлек халг» китерелеп, яңадан тезел». Цирк свнгатенең татар тамашачылары булса да, татарлар арасыннан кутервлген цирк артистлары булмый диярлек. Д»рес, рус цирк сенгате тарихында миллетлоре белен татар булган ике исем бар. Аның берсе, үзенең иҗат юлын цирк манежында башлап, соңыннан премьер-концертант буларак даны Россия күл»м«н» таралган мвшһүр Ф. К. Туишев 1 булса, икенчесе — Черли Чаплин маскасында палас клоуны жанрында танылган, юморы, манежда узен яраттыра алуы белен дан казанган, союз аренасына күтврелгон һем цирк артистларыннан беренче булып Х»зм»т Кызыл Байрагы ордены белен бүл»кл»нг»н атаклы X Г Мусин. Утызынчы елларда Казан циркы манежында татар теленде сойлешүче парлы татар шамакайлары булдырылып, алар уңышлы гына зшлап килселер д», кызганычка каршы, алар чит т»б»кл»рд» чыгышлар ясый алмыйлар, мейдан тарлыгы аркасында дуэт таркала, Фейзи Йосыпов эстрадага күче. Керим Мортаэин административ эшк» М»н» шушы нк»-еч бортек татар артистларының ф»кать берсе г»и». Хесен Мусин гына цирк сенгатен» турылыклы булып кала, манеждан аерылмый. ялга чыккайда да үзен» алмаш еэорлоп. уз юлына цирк һем эстрада свнгатенең двүлвт училищесын темамлаган улын бастыра. Казан циркының х»э»рг» яңа бинасы тезелү белен, алга аның махсус үз труппасын булдыру мосьелосо килеп баса, һем аңа взврлек те башлана Тиэдеи цирк студиясе оештырыла һем аңа кабул итү буенча конкурс игълан ителе. Мескеүден И. Вавилова. К. Кох. А. Маншилина. Б Аборт. И Девяткин, И. Кантемиро», А. Нелипоеич. Г. Нестеров, В. Фаертах һ б. танылган цирк сенгате белгечлоре. педагогрежиссерлар чакырыла. Татар цирк коллективына селетле, талонтлы кочлор сайлау нияте белен оештырылган бу конкурс 1969 елның жвонде була. Анд» биш йеэге якын яшьлор катнаша. Ул сан еченче турдан соң утыз ике кешесе кала. ' ФаИтулла Кабир уам Туишев (I8M-I9M) т.рлг (шырпы тартиасы турашыннан алып С* янга хатлс! гарпуннары белен иапсжга кутарела. Россявда гена түгел, чит плларЛ да таныла Шушы утыз икенең барысы да диярлек —цирк сәнгатеннән ерак торган, таныш булмаган, таныш булганнарының да танышлыклары цирк тамашасын караудан узмаган төрле сәнгать түгәрәкләреннән, спорт секцияләреннән килгән һәвәскәрләр. Бу егетләр белән кызларны артист ител хәзерләү, билгеле, җиңел булмый. Режиссер- педагогларга зур көч куярга, шактый тир түгәргә туры килә, һәм аларның вакыт- вакыт күңелләре кайткан, хафаланган чаклары да була, һәм өйрәнүне цирк сәнгатенең әлифбасы булган гап-гади акробатик, пластик күнегүләрдән башларга мәҗбүр булалар. Бу үзе күп көннәрне, шактый вакытны ала. Шулай да, кәнне-тәнне белми күнегүләр ясау, бөтен көчне һәм сәләтне биреп өйрәнү нәтиҗәсендә цирк сәнгатенең аерым жанрлары үзләштерелә. Әгәр дә. составка чакырылган өч профессионал артистны, цирк һәм эстрада сәнгатенең дәүләт училищесын тәмамлап манежга баскан эквилибрист Роза Хөсәенова, гимнаст Зинаида Васильева һәм палас шамакае Алик Низаметдиноаларны искә алмасак, татар цирк коллективы асылда әнә шул һәвәскәрләрдән туа. Татар цирк коллективы — автономияле республикалар арасында беренче булып манежга баскан һәм иҗат юлын 1970 елның 23 июнендә, Татарстан республикасының 50 еллыгы көнендә башлап җибәргән беренче милли коллектив. Казанлыларга коллектив үзенең программасын 1967 елда ачылган, хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек техника белән җиһазландырылган яңа бинада күрсәтә башлый. Шулай итеп мәһабәт цирк бинасы салыну белән бергә цирк сәнгатенең яңа иҗат коллективы, милли труппасы барлыкка килә. Казандагы дебютыннан соң коллектив цирк артистлары тормышы белән яшәүгә күчә, шәһәрдән шәһәргә күчеп хезмәт итә башлый. Шушы кыска вакыт эчендә коллектив утызга якын шәһәрдә булырга өлгерде. Татар цирк коллективының тамашаларын Ташкент, Алма-Ата, Тбилиси, Ереван, Севастополь, Волгоград, Ульяновск. Курган, Пенза, Тула, Горький кебек шәһәрләрдә яратыл алкышладылар. Составы фәкать комсомол яшендәге кызлар белән егетләрдән һәм асылда татарлардан гына торган бу коллектив меңләгән совет тамашачылары алдында иҗат имтиханы тотып, үзенең башкару осталыгы белән дә, югары художестао- лылыкка ирешә алуы белән дә өлгергәнлеген таныта алды. Моны коллективның уңышлы чыгышлары һәм ул чыгышларга язылган күп санлы рецензияләрдәге хаклы әйтелгән мактау сүзләре белән раслап була. Җыеп кына әйткәндә, коллектив профессиональ яктан ныгыды, номерларының идея-художество дәрәҗәсе сизелерлек күтәрелде. Союзгосцирк җитәкчелеге тарафыннан бирелгән характеристикадагы сүзләр белән әйтсәк, «кайсы гына төбәккә җибәрсәң дә, һәрьяклап үзен акларлык коллективка әверелде. Татар цирк коллективы составында һәм аннан тыш эшләүче татар артистлары арасында хәзер инде үз илебездә генә түгел, е чит илләр тамашачылары алдында да йөзгә кызыллык китерми торган, танылган цирк сәнгате осталары җитеште». Бу турыда сүзне Берлинда үткәрелгән конкурста югары эстрада-цирк бүләген алуга ирешкән, цирк артистларының бөтенсоюз смотры лауреатлары, Татарстан республикасының атказанган артистлары Рамазан Абдикеев белән Замир Мостафиннар- дан башлыйк. Замир тимер юл техникумын тәмамлап алган профессиясе белән генә канәгатьләнми, ул цирк сәнгатенә омтыла. Цирк һәм эстрада сәнгатенең дәүләт училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң ул Франциягә гастрольгә җибәрелә. Ә бу вакытта Рамазан Астрахань циркында униформист1 булып эшли, укырга берничә еллар эшләгәч кенә керә. Училищены тәмамлап чыккач, башта клоун Анатолий Шерманның партнеры, аннан берничә ел турник гимнастлары группасында катнаша. Менә шушы, берсе авыл, икенчесе шәһәр егете 1974 елда очрашалар һәм иҗади дуэт, клоун дуэты барлыкка килә. Р. Абдикеев һәм 3. Мостафиннар клоунлык жанрында искерә башлаган әзер юлдан китмиләр. Киресенчә, алар үз юлларын табарга, реприз һәм интермедияләрдә үз темаларын булдырырга омтылалар. Хәтта алар бу жанрга хас. кайчандыр мәҗбүр саналган физик контрастлыкны файдаланудан да, тышкы антиподны үзмаксат итеп алудан да баш тарталар. Хисләренең ихласлыгы, көлкеле хәрәкәтләр табудагы тапкырлыклары, зирәклек- • Униформист — тамаша һәм репетиция вакытларында цирк артистына хезмәт күрсәтүче. лере һәм сәләтләре белен аерылып торган бу дуэт күптан инде, цирк тамашачыларының жылы мәхәббәтен яулап алды һем үз жанрларында искиткеч осталыклары баләи алгы планга, беренчеләр рәтенә басты. Бу палас клоуннарының иҗат алымнары турында цирк сәнгатенең белгечләре югары бәя биреп, әледән-әле үзәк матбу- бугат битләрендә үзләренең күләмле мәкаләләре белән чыгыш ясап торалар. Рамазан белән Замир татар цирк коллективы составында түгел. Дәрес, алар Тә- ♦ гарстаииың 60 еллыгына багышланган программада катнашу эчен Казанга чакырылдылар һәм программаның сыйфатын күтәрүдә, эчтәлеген баетуда үзлореннән зур •new керттеләр. Әмма алар бөтенләйгә коллективта кала алмадылар, моңа елармын бии еш Мәскәү цирклары программаларында катнашулары әледән-әле чит илләргә гастрольләргә барулары сәбәп булды, аярысы. Шулай ител, Замир белән Рамазанның исеме совет цирк тамашачылары эчен бик якын һәм дә хормәт ителгән исемнәргә әверелде. ГДР, Польша, Дания, Франция кебек илләрдәге тамашачылар да бу ике артистның чыгышларын ихластан алкышладылар Клоунада цирк сәнгатендә иң авыр жанрлардан санала Үзәк матбугатта басылган, цирк сәнгате белгече Н Кривенко мәкаләсендә Замир белән Рамазан адресына тебеп «Үзләренең профессионал осталыкка ирешкәнлекләреи раслый алалармыГ» — дигән сымак сорау куя да, шунда ук ■Әйе, алалар!»— дип җавап та бирә1 Әйе. 3. Мостәфин белен Р Абдикеев номерларының үткен һем реаль эчтәлеккә корылулары белен танылган клоуннар рәтемә күтәрелделәр. Татарстан республикасының атказанган артисты дигән мактаулы исем татар цирк * коллективы артистларыннан беренче булып Роза Хосәеноеә белен Зинаида Василье- п аага бирелә. Тимер чыбык естендә биюче Роза да, акробат Зинаида да — югары баш- * кару осталыгына ирешкән манеж осталары. Алар үзләрен тиз таныталар һем, кайда — гына чыгыш ясамасыннар, һәр чак тамашачыларның жылы һәм югары бәясен алалар * Ихтыяр кечено ия булган Зинаида Васильева чыгышлары табигый җитезлек һәм ие- * фислеге белән аерылып тора. Роза Хосәеноеә исә чын мәгънәсендә үз профессиясе- < моң остасы дәрежәсенә күтәрелгәи артистка. Сәлетлалоге һем үзенә булган искиткеч °" таләпчәнлеге аркасында ул — талантын боек сәнгать бурычларыма буйсындыра алган • артисткаларның берсе. Тимер чыбык естендеге экаилибрлыкта үзем танытып өлгергән Розаның биогрә- гв фиясв гади һәм бик кыска. Ул унике яшеннән цирк сәнгате белән кызыксына баш3 лый. Квартиралары иске цирк бинасы янымда булганлыктан, ул һәр яңа кмлген труппа чыгышларын карап бара һем цирк артистлары белен танышып ала. Аңв укырга, цирк сәнгате училищесына керергә киңәш итәләр. Кыз киңәшне шатланып кабул ите һәм озакка сузмый гариза белен документларын Мәскәүгә җибәрә Ләкин аны кабул итмиләр, вакытны әрем үткәрми ул, татар опера һем балет театрының хореография студиясенә укырга кере, аны тәмамлап, сәхнәгә күтәрелә Шул елларда Казан циркына танылган цирк артисткасы, тимер чыбык естендә биючо Вера Сарбннәның килүе һем аның чыгышы Розаны сихерли. Ул тагы бәхетен сынап карарга була, документларын Мәскәүгә җибәрә. Бу юлы шатлыклы хәбәр киле. Шулай ител, Роза цирк һәм эстрада сәнгатенең дәүләт училищесын 1966 елда уңышлы тәмамлап, эквилибристка буларак тимер чыбык естеме баса Күптән таныш трюклар һәм хәрәкәтләрдән торган беренче номеры Розамы канәгатьләндереп бетерми Ул уйлана, эзләнә, һәм, биш ел диген да, Роза Хесәенова тамашачы алдына яңа номер, милли стильдә иҗат ителгән «Шүреле» балеты музыкаларына корылган номер белән чыга. Ул үзәнең Казанда алтай хореографик белемен аңа профессиясенә органик бәйләп оста берләштерә алуга ирешә Менә пәрдә ике якка ечыла, манежга зифа бумлы кыз килеп керә. Артистка «Шүрәле» балетындагы әкият-кош Сәембике образында. Билгеле, алты минутка исәпләнгән номерда балетның сюжетын тулысы белән гәүдәләндерү момкмн нәрсә түгел, һәм артистка үз алдына андый максат та куймый Роза оч бию музыкасын ала. Шул оч бию белен Роза Хесәенова тимер чыбык естендә балетның тол идея юнәлешен, ягъни мәкерле, явыз кочлордән кеше ихтыяры һем акылының ос тәнлеген чагылдыра алуга ирешә Биюендәге милли колоритка корылган хәрәкәтләре музыкага аваздаш килеп, органик бәйләнештә биреләләр. . ' «Совет нарны һам «страдаем». 19П «а. М I. «Зяеяр вааая Рамамя дуэтлары» ЦИРК КАБЫЗГАН ЙОЛДЫЗЛАР Роза Хөсәенованың бу номеры узок прессада югары бәяләнде. РСФСРның атказанган артисткасы, мәшһүр Клара Кох «Совет циркы һәм эстрадасы» журналында (1971 ел, № 6) болай дип язды: «Хөсәенова, музыканы һәм ритмны тоюдагы нечкә- леге, биюендәге гүзәллегенең искиткечлеге белән тамашачыларны да һәм үз коллегаларын да гашыйк итә. Ул башкарган барлык биюләр музыкадагы ритмнар белән акцентларга тегәл үрелеп баралар. Шулай ук тимер чыбыкта музыка тактына баш өстендә әйләнеш ясап, веерсыз һәм баланссыз тиз генә узып китү дә — бик ааыр трюк... Күңелне үзенә тартып торган һәм артистлык сыйфатларының дөреслеге Роза Хөсәенованың уңышын тагы да куәтли, арттыра төшәләр». Шул ук журналның 1976 елгы 7 санында басылган мәкаләсендә Л. Булгак Розаның бу номерына тәфсилле анализ ясый һәм аны цирк сәнгатендә иҗади ачыш дип атый: «Роза Хөсәенованың тимер чыбык өстендәге хезмәте экспериментлар ясау, яңа эчтәлек һәм образлылык таба алу мөмкинлекләрен күрсәтте. Ул тимер чыбык өстендә кечерәк пьесалар, кечерәк драмалар уйнау, тимер чыбык өстендә бер актер театры булдыру мөмкинлекләрен ачты». Әйе, Роза Хөсәеноеа үз һөнәре техникасын барлык нечкәлекләре белән үзләштергән совет циркы сәнгатенең танылган мастерына әйләнде. Роза Хөсәеноеаның чыгышын һиндстанның атаклы киноартисты һәм режиссеры Радж Капур күрә һәм цирк сәнгате осталары турында төшерәчәк картинасында катнашырга тәкъдим ясый. Шулай итеп, татар кызы Роза Хөсәенова бөтен дөньяга танылган мәшһүр цирк сәнгатенең осталары рәтендә экранга алына. Аның буш вакыты юк. Көндез репетиция, кич манеж. Үзе театр сәнгатенең дәүләт институты студенткасы. Шул институтның режиссура факультетын тәмамлап, тагын бер сәнгать һөнәренә ия булды. Роза Испаниядә коррида уеннарын карый. Аңа тореадор, пикадор һәм матадор гәүдәләренең скульптурлыгы, алардагы кыюлык ошый, һәм, уйлана, эзләнә торгач, аның хыялы менә шушы уенга килеп кушыла: «Әгәр дә коррида уенын тимер чыбык өстенә алып менсәмЬ Шунда ук үз хыялына үзе каршы төшеп: «Булмас. Берничә башкаручы сорый торган уен. Дөрес, ун кеше түгел, ике: тореадор һәм үгез... Шулай да...» Чынында ике тереклек иясенең хәтәр бәрелешен цирк сәнгате чаралары белән, җитмәсә, тимер чыбык өстендә бирү җиңел эш түгел. Аннан соң тимер чыбык өстендә тигезлек саклауның авырлыгын да онытырга ярамый. Менә шундый кыен шартта капма-каршы ике образ тудыру, икегә әверелү, ике формага керү... Билгеле, торео- дорны гәүдәләндерү кыен булмас, характеры — ирлек, батырлык, профессиясенең шарты — куркуны белмәү, кыю йөрәкле һәм «башсыз» булу. Ә үгез? Тышкы якларын бирү генә түгел, һәр икесенең үз эчтәлеген, мәгънәләрен, максатларын да табарга һәм шуларны тимер чыбык өстендә күрсәтергә кирәк... һәм менә репетицияләр башлана. Яңа номер кош-кыз Сөембикәдән соң нәкъ җиде ел узгач тамашачыга күрсәтелә. Кош-кыз Сөембикә номерын караганнан соң, Розаның бу экспериментына хәйран калып, тимер чыбык өстендә «бер артист театры» тудыруга юл күрсәтте дип чыккан цирк сәнгате белгече Л. Булгак коррида номерына карата язылган соңгы мәкаләсендә үзенең күрәзәлелегенең тормышка ашуын әйтә. Роза Хөсәенова кайчандыр: «...Минем тимер чыбыгым — тормыш юлым. Аның өстеннән чайкалмый гына тигез йөреп китә алырмын микәнТ..» дигән сыман сүз дә әйткән иде. Йөреп китү генә түгел, ул бу «Сират күпере» өстендә бер артист театры булдыруга да иреште. Менә манежга, жанры художник-моменталист дип исемләнгән, артист Илгизәр Зарипов килеп чыга. Өстендә куе кызгылт, кура җиләге төсендәге блуза, «дудочка» дип аталган тар балаклы чалбар. Манежга ул ниндидер ягымлы кызулык белән килеп керә һәм шунда ук эшкә дә керешә. «Корбаннарын» сайларга вакыт юк, күзенә чалынган тамашачылары алдына килеп баса. Беренчесенә, аннан икенчесенә, өченчесенә, алтынчысына... Шулай йөреп моңа кадәр бер кайчан да күрмәгән кешеләрнең күз төшереп алырга гына өлгергән кыяфәтләрен зур тизлек белән ясый да куя. Артистның күз ачып йомганчы охшатып ясый алу осталыгына тамашачы хәйран кала, ШӘРИФ РАХМАН КУЛОВ ф ЦИРК КАБЫЗГАН ЙОЛДЫЗЛАР ф Бетен күңелен, осталыгын бирел, ул йорт хайваннарын өйрәтергә тотына. СССР халык артистлары Ирина Бугримова белен Валентин Филатов һем башка атаклы хайван өйрәтүчеләрнең чыгышларын күээте, сәгатьләр, көннәр буе аларның репетицияләрендә утыра, сораша, кызыксына, алымнарын ейранә. Теннәр буе хайваннар турындагы махсус әдәбиятны укый. Әлбәттә, хайваннарның «телен» аңлау, холык-фигыльләренә тешену болар белән генә чикләнми, Габделхак «артистлары» белән уртак тел табуга, аларны буйсындыра алу серләренә ирешүгә озак еллар сарыф итә. Эше белән канәгать булмаган кәннә- ре, төшенкелеккә бирелгән минутлары да була. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар»,— ди халык. Габделхак Гыйбадуллин да зур түземлелек белән теләгенә ирешә, үзенең «артистларын» «акылга» утырта. Иң әүвәл ул манежга дуңгыз балалары, шаян мәче һәм кире беткән ишәге белән чыга. Аның труппа составына кәҗә белен әтәч өстәлә, аннары каз, эт, сыер һәм, тамашачыны таңга калдырып, күседән дә артист ясый... Г. Гыйбадуллин «артистларының» чыгышлары коры әйрәтүдән генә тормый, ул хайваннарның һенәрләрен органик тестә катлаулы комик хәлләргә бәйләп алып бара. Аның тапкырлыгының бу ягына цирк училищесында укыганда атаклы М. Румянцев (Карандаш) һәм Ю. Никулиннар белән бергә эшләп алуның йогынтысы тигән булса кирәк. Нәтиҗәдә ул хайваннарыннан кызыклы трюклар ясата алуга ирешә. Бу яшь клоунның (училищеда ул клоунада бүлеген тәмамлый) осталыгы тагын тамашачы белән тиз аралашып китеп, аларның ышанычын яулап ала белүендә. Аның һәр хәрәкәте карап утыручыларның дикъкатен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә тегел һәм акыл белән эшләнгән. Габделхак Гыйбадуллинның «артистлары» цирк манежы белән генә чикләнми, экранга да алыналар, кино артисты буларак та танылалар. «Шаян» кушаматлы песие «Хезмәт урынындагы гашыйк» исемендәге фильмда, ә «Белок» кушаматлы кәҗәсе «Петр Беренче ничек үзенең гарәбен әйләндерә?» картинасында катнашалар. Цирк сәнгатендә хәзергә бердәнбер саналган бу аттракционның чыгышы һәр шәһәрдә зур уңыш казана, тамашачының җылы мәхәббәтен яулап ала. Мичкәләр өстендә кызыклы акробатик номерлар ясаучы, ТАССРның атказанган артистлары, ирлехатынлы Әлфия белән Илдар Рәхмәтуллиннар да — өлгереп җиткән манеж осталары. Гаҗәеп җитезлек һәм гүзәллек белән мичкәдән-мичкәгә сикерә-сикерә югарыга менүләре бик тә җылы тәэсир калдыра. Кайчандыр бу жанрда И. Вавилова белән В. Фаертах тамашачыларны таңга калдырган булсалар, хәзер инде ул трюкларны аларның укучылары булган Рәхмәтуллиннар искиткеч осталык белән башкаралар. Бу механик төстә күчерелгән номер гына түгел, ә яшьләр номерга үз хыялларын салганнар, аны кечкенә генә үзенчәлекле акробатик-драматик күренешләр өстәп баетканнар. Нәтиҗәдә — номер тамашачыларны сокландыра һәм ул өзлексез алкышлар астында бара. Акробат-эксцентриклардан Р. Асанов белән В. Котникова чыгышлары да, аеруча сәгатьләр белән булган мәзәкчән уеннары, һава гимнасты Ринат Әхмәтҗаное чыгышы, ТАССРның халык артисты Дамир Гыйбадуллинның жонглерлык итүе һәм төрле предметларны чееп уйнаучы Валентин Деев җитәкчелегендәге акробатик ансамбль чыгышы да катлаулы һәм тамашачыларны кызыксындырырлык элементлардан тора. Татарстанның атказанган артистларыннан Николай Козыльскийның гимнастик күнегүләре, Марат Шаһневның тәлинкә аулау номерлары да кызыксынып каралалар. Палас шамакайларыннан Алик Низаметдиное белән Илдар Хаҗиевлар да күңелле тәэсир калдыра. Татарстанның атказанган артистлары Раиса белән Грант Ибраһимовларның — аюлар. Р Хисаметдиноеаның этләр белән чыгуы цирк тамашачылары өчен күптәннән таныш һәм күлмедер гадәтләнгән, ияленелгән номерлар булса да, мәзәк күренешләре белән кызыклылар. Ш Хәйретдиное белән И. Бәдретдиноаларның атлетик номерлары да матур тәэсир калдыра. Әгәр дә бераз милли колорит та өстәлсә, номерның уңышы тагында арта төшәр иде. Менә шулай татар сәнгате дөньясында тагы бер художество коллективы барлыкка килә. Ләкин, үзен танытып әлгергән, тамашачы алдында уңыш казанган, тулы хокук белән Союз аренасына баскан милли цирк коллективының вакыты-еакыты белән кыемлыклар алдыида калгалавы һәм аңа алдан хәзерлек күрелмәве бик тә аяныч. Кайбер номерларның вакытлыча яки бөтенләйгә икенче коллективка күчерелүе коллективның ансамбльлегенә, программаның бөтенлегенә кире, тәэсир ясый. Цирк сәнгатендә дублерлык булмагаилыктаи, сыналган, тамашачы күңеленә хуш килгән кайбер номерлар программадан төшеп калырга мәҗбүр булалар. Алар урынына алмашка кертелгән номерлар, билгеле, җиңел һәм тиз генә өлгерә алмый. Югарыда әйтелгәннәргә табигать үзе таләп иткән кыенлыклар — цирк сәнгате емеи табигый яшьлек мәҗбүри таләп булуы да өстәлә. Цирк сәнгатендә артистлар гиз «картаялар». Бу — хакыйкать. Димәк, коллектив даими тестә яшьләр хисабына ествлел, яңартылын торырга тиеш. А. 8 Луначарский сүзләре белән әйткәндә, цирк сәнгате — «үткен акыллылык һәм физик гүзәллек академиясе» ул. Шулай булгач, коллектив яшьлек кысасыннан чыкмаска, гел яшәреп торырга тиеш. Алмаш кадрлар хәзерләү, труппаны әледән-әле яшьләр хисабына тулыландырып тору — теп бурычларның берсе һәм иң әһәмиятлесе. Татар артистларын без төрле коллектив составларында очратабыз. Мәсәлән. 1983 елга кергәндә күрсәтелгән беренче Мәскәү циркының бәйрәм программасында да татар артистлары катнаштылар. Бу программада 3. Мостафин белән Р Абдикеев- лардан гайре тогы ике яңа исемгә тап булдык. Аның берсе — чын мәгънәсендә физик гүзәллек тантанасы булган Рәшит Камалетдинов җитәкчелегендәге акробатик ансамбль чыгышы, икенчесе — искиткеч тәэсир калдырган Фәрит Якуповның ат. эт һем маймыллардан торган аттракционы. Шулай ук «Боз өстендәге цирк» труппаларында ике татар егете бар. Хәзер инде аларның икесе дә РСФСРның атказанган артистлары. Берсе — гайрәтле солдат Швейк маскасындагы боз әсте клоуны 3. Шакиров, икенчесе — Ф. Сәфәргалиев — ике төр спорт (фигуралы шуу һәм акробатика) мастеры һәм цирк гөмбәзе астында зур тизлек белән әйләнеп йөрүче аппарат өстендә партнеры Е. Рамазанова белән бик тә катлаулы һәм гаҗәп авыр трюклар ясаучы һава гимнасты. Икенче бер коллективта баш өстендәге боҗра эчендә төрле гимнастик трюклар ясаучы Лилия Шаарцның партнеры, эквилибрист Каюм Хәйретдиное бар. Исемлекне озынга сузмый, тагы бер генә исемне, тормышын цирк сәнгатенә багышлаган һем цирк манежындагы татарлардан беренче булып СССР халык артисты исеменә лаек булган Хәким Зарипов исемен күрсәтү белән чикләнү дә җитә. Безнеңчә, цирк һәм эстрада сәнгате училищесына даими рәвештә укучылар җибәреп торылса, милли цирк коллективын башка бригадаларда эшләүче милли кадрлар тулыландырыл торганда, эш нәтиҗәлерәк тә, уңышлырак та булыр иде.