Логотип Казан Утлары
Публицистика

СҮЗ ЯНЧЫКТА ЯТМЫЙ

Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укыган елларда лица Арча якларында педагогик практикада булырга туры килде. Төгәлрәге, Түбән Көек сигезьеллык мәктәбендә балалар укыттым. Менә шунда әдәби түгәрәк оештырып. халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю белән дә шөгыльләнгән идек. Шактый гына мәзәкләр, бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, әкият һәм җырлар тупланды. Бу мавыктыргыч эшне мин ял вакытларында туган ягым Әлкигә кайткач та дәвам иттердем. Игелекле эш югалып калмаска, халыктан җыеп алынган күңел җәүһәрләре халыкның үзенә кайтарылырга тиеш, дигән ният белән, мин аларның кайберләрен •Казан утлары» журналын укучыларга тәкъдим итәргә булдым.

Шамил МАННАПОВ

 

Тапкыр егет

Булган ди, торган ди бер бай. Бу бик бай булган, хәтта тирә-юньдәге байлардан да бай булган ди. Көннәрдән бер көнне бу байнын хезмәтчесе үлә. Моңа яңа хезмәтче кирәк була бит инде. Бу бай саранлыгы белән дан тотканга, бер дә яңа хезмәтче килми икән. Шулай да бер көнне бер егет каккан моның ишеген. — Сезгә хезмәтче кирәк дип ишеткән идем,— дигән ул,— мин ялланырга телим, ләкин шундый шарт белән: миңа фәлән кадәр акча түлисең. . Акча сүзен ишеткәч, бай шартларга житешкән. — Юк,— дип кычкырган ул,— мин сине киендерермен, ашатырмын, эчертермен, шул да бик җиткән! Егет елмаеп куйган да: — Ярый алайса, анысына да риза,— дигән. Кич булган, егет йокларга яткан. Иртәгесен бай йокыдан торган һәм, ишегалдына чыгып, яңа хезмәтчене күзли башлаган. Ләкин егет һаман күренмәгән. Бай абзаң көткән-көткән дә түзмәгән, егетнең бүлмәсенә киткән. Килеп керсә, ни күрсен: хезмәтче юрганга төренеп утырып тора икән. Бай җикеренеп: — Нишләп һаман тик утырасың, оятсыз!—дигән. Егет күзен дә йоммыйча: — Әле бит, бай абзый, килешенгәнчә, мине киендермәдең дә. Мин ялангач килеш өстәл янына да утыра алмыйм ләбаса,— дигән. Арча районы, Әйшияз авылында яшәгән Әхәт абзый Габделхаковтан язып алынды. «Үгез исәбе барыбер...» Берәү, үгез җигеп, урамнан узып бара икән. Хуҗа тиз генә өеннән йөгереп чыга да таяк белән үгезне кыйнарга тотына — Нишләвең бу, Хуҗа?!— ди үгез иясе аптырап. — Әле белмәмешкә салышкан була тагын. Бер көнне мине үгез сөзгәнне үзен күреп тордың бит. — Соң бит ул минем үгез түгел иде ләбаса. — Миңа үгез исәбе барыбер,— дип җавап бирә Хуҗа тыныч кына Көрәк сакал белән чөй сакал Хуҗага сорау бирәләр — Ни өчен байларның сакалы көрәк кебек, ә ярлыныкы чөй сыман була? Хуҗа болай җавап бирә: — Аның сере бик гади Бай абзаң «Фәлән кешедән фәлән кадәр аласым бар, төгән кешедән төгән кадәр аласым бар», дип сакалын як- якка тарткалап уйлана. Шуңа күрә аның сакалы көрәк кебек була Ярлының исә берәүдән дә аласы юк, алган бурычларын гына түлисе бар Ул сакалын учлый да: «һәммәсенә бурычлы!» дип кенә куя. Менә шуңа күрә аның сакалы да чөй кебек Кая барсаң да... Элекке заманда, бер агайның ике улы, тормыш авырга күрә, бәхет эзләп читкә китәргә булганнар. Әтиләре каршы төшкән — Кая барсаң да, кара сакалың арттан калмас, таралмагыз, олан нар,— дигән ул. Малайлар тыңламаганнар, чыгып киткәннәр. Көньяк шәһәрләренең берсенә барып җитеп, эш эзли башлыйлар болар. Эш тә, аш та таба алмыйча, урамда каңгырып йөргәндә, ни күр сеннәр боларга каршы ишәккә атланган кара сакал килә! Егетлар, авызларын ачып, бер мәл карап торалар да — Кара сакалны әти арттан калмый дигән иде, баксаң, ул бездән дә алдан килеп куйган икән,— дип, кире үз авылларына кайту юлына борылганнар, имеш. Тимерче һәм шайтан Борын заманда була бер тимерче. Эше бик авыргадыр, үзенә ярдәмче таба алмый интегә бу. Көннәрдән бер көнне тимерчелеккә бер шайтан килеп керә. — Мине ярдәмчең итеп алмассыңмы нкән?— ди Тимерче, ярдәмгә бнк мохтаҗ булганга, шайтанга да риза — Тик мнн бнк тиз эшлим, ай һай өлгерә алырсыңмы икән?—ди ул шайтанга Шайтан көлә: — һи, әйттең сүз. Миннән дә өлгеррәкләр тумаган әле дөньяга... — Ну, ярар, хәзер сынап карарбыз,— ди тимерче. Бер тимерне утка салып кыздыра да кыскыч белән алып сандалга куя һәм шайтанга кинәт болай дип кычкырып җибәрә — Сук, өрдер, су бир, идәнне себер!!! Шайтан кайсына тотынырга белми аптырап кала. Аннары: — Мин шайтан түгел икән, син икән ул шайтан!— ди дә чыгып кача. Әлки районының Татар Мулла авылында яшагон Мәгыйзь Маннаповтан язып алынды. Акча чәчүче Бер кеше юлдан бара ди. Үзе бераз барган саен тиенле акча төшереп калдыра икән. Моннан сораганнар: — Ни өчен акча чәчеп барасың? Теге кеше: — Бу акчалар тишелеп чыккач, чәчәк аткач, җимеш биргәч тагын да ишәерләр. Шунда мин аларны җыеп алырмын,— дигән. Арча районы, Әйшияэ авылында яшәүче ани- сеннән Рая Газизова язып алды

Гомәр бәете

Мең тугыз да җитмеш беренче Елның җиденче июлендә Гомәрнең гомере киселде Чирмешән күпёре төбендә. Аклы ситсы күлмәгемне Бер генә дә кимәдем. Иртән чыгып киткән чакта «Сау булыгыз», димәдем. Башымдагы фуражкамны Армияләрдә кидем, һәлак буласымны белсәм, Кайтмаган булыр идем. Армиядә йөреп кайттым Ике елым тутырып; Чирмешәнгә төшеп киттем Тракторга утырып. Иртән эшкә чыгып киттем Өстембашым киенеп. Әнкәй мине озатып калды Балам, диеп, сөенеп. Тракторның рулләре Әйләнәдер кулларда. Әнием карап елар инде Мин йөрегән юлларга. Әнкәй, ашың пешеп җиткәч, Балаларың җыелыр. Алар булып, мин булмагач, Күз яшьләрең коелыр. Зиратларда сайрый торган Мин яраткан кош булыр. Чәй эчәргә утырырсыз,— Минем урын буш булыр. Машиналар кызу бара,— Төягәннәр ташкүмер. Егерме бер яшькә җиткәч, Әрәм булды яшь гомер. Бакчадагы чәчәкләрнең Төпләрен корытмагыз. Әткәй, әнкәй, туганнарым, Мине дә онытмагыз. Сабан туе көннәрендә Яшьләр жыела чатларда. Дуслар, мине искә алыгыз Урам йөргән чакларда Уралып-уралып ага Шул Чирмешән сулары Мәңгелеккә кала миннән Мулла авылы басулары. Туганнарым, кнтәм инде. Мәңгегә сау булыгыз. Күперләрне үткән чакта Зинһар, дим, сак булыгыз Урманнарга барган чакта Зур басуны үтәбез Сәмигулла карт бәете,— Тыңласагыз, әйтәбез. Әкрен йөрсәм, бай тиргәде, Шәп йөрсәм, ат тирләде Арыш икмәген зур капсам, Бай хатыны тиргәде. Сәмигулла бәете Семьям ачка үлмәсен, дип. Чирле килешкә йөрдем. Байга сабан сөргән чакта Басуларда жан бирдем. Дәва тапмадым чиремә, Кырда интегеп үләм. Әрнүенә түзми күмәм Тәннәремне кәс белән.