Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУ БУЕ

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзрахман Абдрахманович Әминевнең иҗаты күпкырлы: сынлы сәнгать, графика, скульптура. Аның әсәрләре тематикасының киңлеге, чынбарлыкны терле яклап ачып бирергә омтылуы белән безне үзенә җәлеп итә. Рәссамны үз иленең тарихы, аның героик үткәне, бүгенгесе тирән дулкынландыра. Әминев эзлекле рәвештә Тукай поэзиясенә мөрәҗәгать итә. Татар халкының бөек шагыйре әсәрләре сюжеты буенча ул картиналар циклы иҗат итте. Ф. Әминев портретлар һәм төрле композицияләр ясауга да шактый вакытын бирә. Ләкин аның төп иҗат үзенчәлеге татар поэзиясе һәм фольклоры белән бәйләнгән әсәрләрендә тулырак ачылды. Милли темага мөрәҗәгать итеп, ул төсләрнең йомшак, сизелер-снзелмәс кенә күчүенә зур осталык белән ирешә. Аның әсәрләре йөрәккә үтеп керә торган якты, моңлы бер җыр шикелле. Шулар арасыннан «Су буе» әсәре татар халык поэзиясе һәм музыкасының гәүдәләнеше, халык иҗаты рухының җыелма чагылышы буларак кабул ителә. Тирән моңлы, аз гына сагышлы, йомшак лиризм белән сугарылган татар халык җырлары рәссам чигә торган полотноның нигезен тәшкил итә. Картинаның сюжеты халык җыры кебек гади. Суга баручы кыз үзенең сөйгәнен юксына. Тирә-юньне нурландырып үсүче чәчәкләрдә ул үзенең ярын күрә. Уйчанлык, тыйнаклык һәм кара урманның котырып чәчәк атуы — кыз кичерешләренең чагылышы. Төсләрнең бик ачыкларын сайламый рәссам, тыенкы колорит, башларын игән чәчәкләр, көнбагышлар, җиргә иелгән каен ябалдашлары кызның уйчанлыгын көчәйтәләр, аңа теләктәшлекләрен белдерәләр шикелле. Һәр чәчәк, һәр үлән аерым-аерым зур игътибар һәм нечкәлек белән сурәтләнгән. Ләкин мондый эшләнеш әсәрне тулы килеш, бер бөтен буларак кабул итәргә комачауламый. Рәсемнең алгы фоны чәчәкләр белән тулган, алар «сиздермичә» генә киемгә күчә дә халык сәнгатенең бизәге булып яңгырый башлый. Көйнең матурлыгы, аның моңы, күңелгә тирән үтеп керүе төсләрнең артык күзгә ташланмый торган күчешендә, гөлләр өстеннән йөзеп барган кебек тоелган кыз образында бирелгән. Күккә сузылган төз агачлар, офык артына китеп югалган киртәләр, сүрән җәйге көн — болар барысы да бәгырьне якты сагыш белән телгәлиләр. Музыканы төсләр белән бирү шактый кыен. Рәссам үз тойгыларын теге яки бу көй белән бәйләнгән образлар аша гына сөйли ала. Шулай да Фәйзрахман Әминев җырлый торган рәсем иҗат итүгә ирешкән. Гомумән, аның иҗатында үз халкын, аның культурасын яратучы кеше кичерешләре бөтен тулылыгы белән күрсәтелә.