Поэзия
Тарас Шевченко Ага су зәңгәр диңгезгә — Кире кайтмас инде Казак эзли үз бәхетен — Әмма тапмас инде. Сәфәргә кузгалды казак — Диңгез ярга суга. Күңел ышана бәхеткә. Бары акыл гына... ...Сөйгән яры елап калды. Калды әткә-әнкө. һемга ташлап китеп барды Күз күрмәгән якка? Чит җирләрдә очратыр уа Кырыс кешеләрне Сөйләшер дә, елашыр да Сердәш тапмас әле ...Ул йөргән ерак җирләрдә Диңгез ярга какты. Уйлады бәхет табарга. Бары хәсрәт тапты. Торналар оча.. Чал диңгез Карай ята астан Елый казак кайтыр юлын Куе үлән баскан 1838 Петербург Уйларым минем, уйларым — Килдегез Сез хәсрәт булып, Бастыгыз кәгазь битенә Кырыс йөзле бер рәт булып. Уяндыгыз сабый кебек. Китмичә дә таң атканын — Нигә җилләр тузан итеп Киңлекләргә таратмады?.. Уйларым минем, уйларым Чәчәкләрем, балаларым. Үстердем Сезне, сакладым Җылы куыш табалмадым. Кайтыгыз, и. балаларым, Украинам туфрагына Ятимнәрне юатыгыз. Мин үләрмен м<>нда гына. Табарсыз дуслар йөрәген Сыенганда күкрәгенә. Бәлки дөреслек табарсыз. Бәлки килер шоһрәте дә Сыендыр, и Украинам. Кабул ит. и Ватан-анам! Акылсызлар булсалар да. Минем балам синең балаң. 1839 Петербуре Гогольгә Уй артыннан уйлар оча, очып китә Берсе алдый, берсе канат вәгъдә итә. Өченчесе әрнеп елый күрми хода! Көрәгемә ятып елый тып-тын гына. .Кемгә күрсәтим алармы. Кайдан табыйм рухи тугай,— Үз янына сыендырып Бөек сүзне аңлый торган? Күрә белгән, ишетә белгән Богауда үткәрә конен. Син көләсең, ә мин елыйм, И боек туганым минем. Күз яшеннән ни тишелер? Нибарысы яшел үлән... Туган җирем капланырмы Азат үскән үлән беЛән? Украинам азатлыгы. Даны һәм вөҗданы өчен. Кырыс ата үз улының Төшерерме башын кисеп? Юк. төшермәс . Туйдырыр да. Сугымга тапшырыр аны Әйтер патшага «Бу сезгә Безнең өлеш ил корбаны Бирер патшага Ул аны Немец этләренә сузар Ә без менә Ә без бары Беребез көләр, беребез елар 30 декабрь, 1844 Мөдәррис вГМЛвмОВ «•ржөхөөөрө