Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Ямаш Игәнәй Шагыйрь Күпме яшен яшьнәде, Күпме болыт агылды, Күпме бөре ачылды — һәммәсе дә күңелдә. Күпме гомер киселде, Күпме туплар атылды. Күпме еллар ватылды — һәммәсе дә күңелдә. Күпме язлар килмәде, Күпме гашыйк иреннәр Үрелмәде иренгә — һәммәсе дә күңелдә. Җанда мәңгелек яра, һәммәсе бизәк-нәкыш. һәммәсе дә бер ачыш Бөтенесе күңелдә... Әле монда җәйрәп ята иде басу. Чыгып бассам — күккә тия иде башым. Хәзер өйләр, түбәләр күккә тигән. һәм мин үзем чаклы калкып торам җирдән... — Бәхет, син кайда? — Бәхет, син кайда? — Игеннәр шаулап Үскән кырларда, Икмәк җылысы Сеңгән кулларда. Сабый йөзенә Кунган нурларда, Туган телеңдә Откан җырларда. Туган илеңә Илткән юлларда. Кем дәшә миңа?- Кил, үзең кайда!?. — Әйтче, мондый гүзәл көйне Кайдан оттың, кошчыгым? — Эчтем кояшны үзенә Сыйдыралган таң чыгын. Анда җемелдәгән нурлар Җанымнан балкып тулып, Күчтеләр бар да — җырымның Көенә аваз булып... Йөзеңдә нур уйнаганда — Кояш балкый минем җанда Йөзеңдә нур сүнгән чакта — ' Җанымдагы кояш бата... Яшьлек монологы Мин табигать тарафыннан Яратылган бер чәчәкмен. Бәхет булып һәр язмышның Үзәгенә күчәчәкмен! Вакытта тик мизгел белән Чикләнсә дә минем гомер — Мәңгелекнең үзе кадәр Озайтачак аны кемдер... КамАЗ төзүче итеге монолш-ы Кеязләнеп йөри белмәдек без Парад итеге кебек. Затлы күннән теккән түгел ич без — Гади кирза идек. Юк, бәйрәмгә түгел, КамАЗ нигезен Салырга, дип, килдек. Шакыраеп ката идек, кен-төн Туң балчыкны ерыл. Әмма эретәләр иде безне Җылы сулыш өреп... Бу зарлану түгел, мактану да — Нидер дәгъва итеп. Дәрәҗәбез безгә бик тә җиткән, Без — тик кирза итек. Инандык без: эзләребез, диеп Җирдә мәңге калыр. Шәһәр үсте менә ялан кырда... Күзнең явын алыр! Асфальт хәзер шәһәр урамнары, Шөкер шунысына. Әнә җете туфли йөзләрендә Кояш нуры сына! Бөтен гомеребез буена ич Өметләндек шуңа. һөм ирештек!— Уеп эзебезне Заман тупсасына... Рөстәм Файзуллин НЕОН УТЫ Белэм, ул килми; бүген килми, килми иртәгә... Тик нигә соң телефон, ишек кыңгыравы, тәрәзәләр һәрчак уяу булып көтеп тора аны, нигә соң, нигә?.. • Мин бәхетле бүген... иртәгесен, Бер сүз дәшмә, шушы бәхет өчен мин бит беләмен: күз яшьләрем белән түләрмен... # Офыкларга карап бер кычкырдым: — Кая китә мәхәббәтле язлар? Кая китә алсу бу таңнар?! ...Өзелгән яфраклары артыннан ботакларын сузып юл читендә тора бер чаган. Күңел сизә: нидер булыр миңа нидер булыр, әйе, бу язда. Этләр әнә бүре булып улый, йорт казында аккош уяна... Нидер булыр миңа... Салкын боз суга әйләнеп, дулкын булып ярга чыкканда... « Үз-үзеңне булмый алдалап, үз-үзеңә булмый ялганлап. Көзгегә бер кара — чәлпәрәмә китер, кисәкләрен җыйма яңадан... * Язган идек исе‘мнәрне ап-ак каенга. һәр хәрефтән тамды тамчылар... Син күз яше дидең аларны, мин каен суы дидем... Аның нәрсә булганлыгын мин хәзер генә белдем... Кайгы килсә— хәсрәт басса, тормышларың китсә авышып, Син үзеңнең вак мәшәкатьләреңне дөнья гаме белән чагыштыр. Юри, үтешли генә... Сипкелле күрше кызының тәрәзәсе ачык иде. Ыргыттым чәчәк бәйләмен, аннары... качтым инде. Бу шаяру иде минем үтешли, юри генә. «Миңа гашыйк булганнар»,— дип, чын-чынлап йөри менә. Күләгәсез шәүләм йөри таңнарда урамнардан... Күңелне шул сорау били: бәхетлеме һәр көлүче, бәхетсезме — елаган?- Бозга әйләнгән сулар йоклый ярлары кочагында Бәкегә төшеп, Ай су эчә болытлар юк чагында. « Ах, бу торгынлык, кая куйыйм — бу җанымны, Кем иңенә — башымны?.. Сәерсенеп тыңлап торам торгынлыктан туган тынлык, тынлыктан туган шомны... * Яну... Янып була — Караңгыда — балкып, анда яна черек агач та!.. Ә син менә балкып кара Кояш яктысында, неон уты янып торганда!.. * Бер сүз әйтмәде ул, бер сүз дәшмәде. Поезд киткән иде. башкасын көтмәде. Кул изәргә теләгән иде, кул гына селтәде... * И...КО Соңгы тәмәкегә — соңгы шырпы... Ә без аны барыбер кабызган. Болай булгач, югалмабыз әле, син кайгырма, бәхетле без хәтта бик аздан!..