Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Салих баттал

Вакыт дисциплинасы

Кеше иҗат миссиясен үтәр өчен туа. Аның ничек үтәлүен Вакыт карап тора. Таш диварлар аша үтеп, үтеп һәрбер чиктән, үзенең балтасын тотып, Вакыт килеп җиткән. Кисеп ташлый белә хәтта күзәнәкләп, ваклап; көтеп шундый мөмкинлекне, тора һаман саклап. Иҗат эшен тәмамламый ятсаң мендәреңә, мендәр диеп, баш куясың аның дүмгәгенә. Гомереңнең бер сәгате зая булып үткән,— димәк, шул иҗатсыз гомерең мәңгегә «кых» иткән... Бары яшәп калырлык син — күпме итсәң иҗат, шул микъдарда син Вакытның балтасыннан азат. Кырыс ул, тик гадел, димәк: Обломовны үтерә... Хезмәт халкы, синең Вакыт! Ә син, ялкау, тетрә!

Сөю бәһасы Хатын-кызлар белән ирләр берсенә-берсе — мунча,— сафланырга омтылалар бераз мөмкинлек булса. Сөю — хисләрнең мунчасы, тик бушлай кереп булмый,— бала үстер! Үстерәсең,— керләнеп йөреп булмый. Язучы һәм табип Сукыр сырхау, дәваланып, ачылгач та күзләре, табипка ул хатлар яза,— ява рәхмәт сүзләре... Син үзеңне язучы дип атама да ичмасам, каләм беләм укучының күңел күзен ачмасаң. Гәрчә аның күңел күзе сукыр түгел, үткен ул,— сине укып, тагын тирән катламнарга үтсен ул!

Мәхмүт Газизов КамАЗлар эргәсендә Җырладык юлсыз юлларда машина этә-этә, көчәнәсең, кечең бетә, «Эх, ухнем!...» куәт кертә. Җырласаң җылынасың дип, карлыбозлы кезләрдә бии-бии такмак әйттек салкын, туң нигезләрдә. Ни гаҗәп, җырсыз-җырусыз сөю дә бармый иде, зштәме син, аштамы син,— моң бездән калмый иде; һәркем үзен я Әлфия, я Илһам саный иде,— кешеләр гади иде шул, күңелләр сабый иде! Зөһрә бүтәнгә чыкса да, Таһиры ейләнсә дә, җырладык без, кайвакытта җырлыйсы килмәсә дә... Тулай торак төпләрендә кызларны көтәкөтә, өр-яңа җырлар чыгардык,— мәхәббәт шагыйрь итә... Ак кирпечләр тезә-тезә йортлар күтәргән чакта, без җырны да алып мендек өскә, югары катка! Ишетәм, безнең яшьлектән, биектән дәшә алар,— шаулы өмәләрдән дәшә «Сәрвиназ», «Катюша»лар.. Әйе, мең дә тугыз йөз дө җитмешләр тирәсендә җитмеш телдә без җырладык халыклар өмәсендә. Җитмеш телдә җырласак та, КамАЗлар эргәсендә, бәбиләрне тирбәттек без туган тел силәсендә! ♦ Күк кырылыр, ахрысы,— тынды кош-корт,— качты кояш, сүрелде көн яктысы,— давыл булыр, ахрысы. Җан кыелыр, ахрысы,— яшен суккан карт каенда әнә — козгын тавышы,— авыр булыр, ахрысы... Чыкты урман керпесе! Керпе уйнаса,— йомылмаса, давыл булмас анысы,— бумас үлем ачысы. Уйна, урман керпесе! Өйрәник әле серләрен, болыт телен өйрәник,— ләйсән булып яварбыз. Чакма чагып, очкын табып, без ут телен өйрәник,— кара төндә янарбыз. Адашканга юл булыр, чакма теле шул булыр. Күп беләбез дип сөйләнмик, судан да тел өйрәник,— дәрьяларга агарбыз. Дәрья ерак... Без иң башта тамчы тепен өйрәник,— яз җитте дип тамарбыз. Тама-тама күл булыр, тамчы теле шул булыр. Абага телен өйрәник! җиде төн урталарында чәчкә атып карарбыз... Силә телен, сиртмә телен, бишек телен өйрәник,— илгә бәби табарбыз. Кыз булмаса, ул булыр, абага теле шул булыр...Ут дугасы Дан орденнарының тулы кавалеры, сварщик Зиятдин агай Арслановка Тимерләр ялгыйм. Орындым — кызыл утлар күренде. ...Кызыл утлар кызу иде, кисте корыч, тимерне. Нәрсә — тимер?! Кисте алар безнең күпме гомерне... Фронтларда йөрелде, кызыл утлар күрелде... Тимергә янә орындым — яшел утлар күренде. Ату түгел, вату түгел, — тыныч утлар. Күңелле. Гүя Мәскәү күгендәге Фейерверк, күр инде! Эшлим. Була! Орындым — зәңгәр утлар күренде. Ялганды җөй. Эзе нинди? Анысы мәгълүм сер инде,— утта булдым... Ут дугасы кемгә дә бер — күмерле. Ут дугасы... Дуга уты... Утлар алар күп төрле... Бүген тыныч үткәрермен дигән идем көнемне,— булмады, күзгә яңадан кара утлар күренде,— хәтергә сугыш орынд