Логотип Казан Утлары
Роман

МӘҢГЕЛЕК ЯЗ

Жалобаның монысы да булган эшкә нигезләнгән иде. Монысы да хужалык эшенә кагылмый......Мең тугыз йөз кырык бишенче елның җсендә авылга әллә каян әллә кая баручы бер сукбай карт килеп керде. Кемгәдер тукталып, мосафир буларак чәй эчте, ул арада кемдәдер кунып калды. Үзе белән шул көнне үк мәшәкатьле хәбәр дә алып килде. Имештер, шушы елның урталарында, ягъни июньнең соңгы көне белән июльнең беренче көне тирәсендә җир шарына бик зур йолдыз бәрелүе мөмкин. Имештер, бу турыда галимнәр, халык курыкмасын дип, әйтмиләр, ә үзләре инде бөтен булган алтын-көмешләрне базарга чыгарып сатып, бөтен булганны ашауга тоталар, бал да май эчендә йөзәләр, ди. Казанда яшәүче зур бер 'галим әнә көн саен базардан бер тавык (1) алып кайтып ашый, ди... Соң, нишләргә? Әмәл бар, имеш. Җиргә шушы көннәрдә генә Хәзер Ильяс иңгән, ди. һәм ул әйткән ди: бу сугышта мөэмин-мөселман балалары бик күп шәһит китте, аллаһе тәгаләнең шуларны кырган дошманнарга каһәре төште, шуңа күрә җир естенә зур бер йолдызны юнәлтте. Әмма ул йолдыз килеп җиткәнче әле бөтен халыкның да кылган гөнаһларыннан тәүбә итәргә, алланы искә төшереп, аның берлеген танырга вакытлары һәм мөмкинлекләре бар. Шуңа күрә, менә монда язылганнарны һәр кеше тугыз данә күчереп язып, тугыз кешегә таратсын. Ул тугыз кеше тагын тугыз кешегә. Әгәр дә кем дә булса шуны үз кулында йомып калса, ул кешенең тугыз көн эчендә аяк-куллары тартышыр. Авыл гөж килде. Фронтовиклар гына көлеште. Әмма сугыш дәһшәте кеше йөрәген бәла-казага, хәсрәткә чыныктырып кына калмаган, бәлки тетрәнеп алырга да өйрәткән иде. Карт-коры, диндар кешеләр тетрәней алдылар. Язу тарату китте. Шул язуларның берсе Сәкинә кулына килеп кермәгән булса, нәрсә белән төгәлләнер иде бу язышу... — Ах, контра, Колымага сөрдерим әле мин аны,—дип, Сәкинә җигүле сиртмәсенә утырып теге карт туктаган тол хатын йортына чатыр чабып килеп тә җитте. Дилбегәне йәлт кенә ат сыртына ыргытып, чыбыркысын тотып өйалдына бәреп керде, өйгә үк узды. Узды һәм... телсез калды. Идән уртасындагы зур лаканда су эчендә иске кәрзин кебек таралырга торган кабыргалы бер гәүдә утыра. Лакан эченнән пар чыга, идәндә, лаканда пешекләгән, пешекләмәгән кычыткан көлтәләре, әрекмәннәр, тагын әллә ниләр Картнын чыкмаган җаны гына бар нде, Сәкинә сугыш вакытында Хәйбулла картны трактор плугына утыртып бер мәртәбә авызы пешкән булганлыктан, монда саграк булды — Син...— дип буылып кычкырды ул хужа хатынга —Син! Ниндн контраны оялаттың монда? Лично үзең килеп документларын күрсәтерсең иртәгә! Аңлашылдымы? Бирермен мин... Июль керде, теге йолдыз бәрелмәде, ул арада, яши торгач, тернәкләнеп, карт үзенә шөгыль дә тапты халыкка мәет күмәргә, тегесен- монысын башкарырга ниндидер бер кеше кирәклеге сизелде, ә теге Хөббетдин агай шундыйны булдыра торган кеше булып чыкты. Шулай яшәде дә калды, вак-төяк, кирәк яракка тотарга акча гел кереп торды. Авыл халкы аңа ияләнде, бик үз итеп бетермәсәләр дә, чит тә итмәделәр. Жалобаны укыганда Ахиярның күз алдына шул карт килеп басты Бичара... Ерак җирләрдән кайткан булган ул, ә хатыны сугышка кадәр үк әллә кай якка кияүгә чыккан икән. Үз авылларына кайтып төшәргә ирлек горурлыгы рөхсәт итмәгән, шуңа күрә авылдан-авылга җылы түшәк эзләп йөргән. Ахияр аны соңгы тапкыр ветсанитар Закирҗан өендә күрде. Кыш иде, әле узган кышның салкын февраль киче иде Егерме өченче февраль Идарәдән кайтышлый Ахиярның нигәдер эче пошып калды: солдат бәйрәме көне бүген, ә алар идарә утырышы уздырып яталар. Бәйрәм онытылган. Ахиярлар буыны өчен изге бәйрәм көн бүген. Моны сугыш вакытында да билгелиләр нде. Анда да вакыт, игътибар, бер чәркә зәм-зәм суы табыла нде. Ахиярның үз өенә кайтасы килмәде. А|ща ни ирләрчә сөйләшерлек кеше юк. ни эчемлеге юк. Закирҗан мөгаен өйдәдер! Төптөгәл генә итеп, салып утырадыр. Солдат бәйрәмен ул билгеләмичә калмас Калмас... Закирҗаннарның тәрәзәсеннән кар өстенә куәтле өч көлтә төшкән, түрдәге биек рәшәткәләр аркылы ул көлтә юл-юл булып урам аркылы сузылган. Яңа чолан сайгаклары Ахиярның авыр гәүдәсеннән чатнап таза салкын тавыш биреп алдылар. Күлмәк изүләрен чишкән Закирҗан өйалдына чыгып каушап калды. — Бәр-рәч... Бәлеш-күмәч-пәрәмәч, дигәндәй. Ничек болай керәсе иттең, иптәш Гарәфиев? Әйдүк, әле мунчадан чыгып кына утырады- рыек. Әйдүк... Үзе каушады, үзе шатланды. Ишек келәсен чак эләктерде. Көтелмәгән кунактан хатыны да каушады. Яна йортта председательнең беренче булуы иде. Чишенеп өстәл янындагы йомшак урындыкка килеп сеңгәч. Ахияр беравык күзләрен учы белән каплап уйга калды. Закирҗан белән хатыны йөгерешәләр нде. Йортка пилмән исе чыккан. Ахияр дөньяны онытты. Пилмән... Бу ризык — аерым бер ризык. Бу — тамак туклыгы гына түгел. (Ахияр, гомумән, ашау темасына сөйләшергә, аны кайгыртып мәшәкатьләнергә яратмый нде һәм әдәбият укыганда да хәзерге кайбер язучыларның үз әсәрләрендә бик тә авыз суларын кортып ашау- эчү процессларын тасвирлауларына каны катып, китапны читкә алып куя нде.) Юк, ашау турында язарга ярамый. Әзерләү турында дисәң — анысы икенче мәсьәлә. Мәсәлән, пилмән әзеоләү Ахияр бала вакытын хәтерли. Көндезен әнисе чапкыда нт чаба. Тук-тук... Суган турый. Борыч сибә. Менә кышның киче җитә. Әнисе келәткә чыгып кәрҗннгә утыртылган чирекле икс (өчәр литрлы) шешә алып керә. Шешәләр салкын, алар өйгә кергәч тирләп китәләр. Бераздан өйгә керосин исе чыга. Салкын, хуш ис бу ис матур озын кич вәгъдә нтә. Авызыннан пар өрә-өрә әнисе лампа пыялаларын чистарта. Аннары лампага керо син салалар. Ахияр — кечкенә ярдәмче — бүрәнкәне тотып тора. Зәңгәр сыман керосин голт-голт итеп чирекле шешәдән бүрәнкәгә коела. Әнисе әйтә: керосинның иң әйбәте зәңгәр сыман була, ди. Сарысы — корымны күп ясый, сасы була, ди. Аннан өйгә гөлт итеп нур тула. Аннан әнисе ораклап кер сабыны белән кулларын юа. Ара-тирә: — Я алла, әстәгъфирулла,— дип куя. _ Аннан пилмән ясарга утыралар. Моңа нке-өч яшьлек Айзәрә дә кушыла, әмма ул әле пилмән ясый белми, ул ара-тирә камыр каба, әнисе күрмәгәндә чи ит тә кабып куя. Әниләре әйтә, борыч, тоз салгач, пилмән ите яртылаш пешкән була инде ул, ди. Балачак... Керосин лампасы, кышкы озын кичле, әтиле-әниле, казан өстеннән пар бөркелеп торган итле шулпа исле балачак... ...— Әйдә, иптәш Гарәфиев: без солдатлар бит. Бүгенге көн хөрмәтенә берәрне тотыйк. Безгә ярый ул. Хәзер пилмән килә. Тоттылар. Ахияр дәшмәде, тозлы кыяр умырды. Закирҗанның сөйләшергә исәбе юк түгел иде. — Безнең бит, иптәш Гарәфиев, тормыш юллары уртак. Син— солдат, мин — солдат. Бу булдымы бер. Син — колхозчы, мин — колхозчы. Бу булдымы ике. Ә теге якка китсәк? Син үги ана кулында үстеңме? Мин дә шулай. Әле мин хәтерлим: әнине күмгәч елап утырабыз. Әти — җиңел сөйләшә торган кеше иде мәрхүм, баштан сыйпап миңа әйтә: әни үлде, дип кайгырма, улым, яшь әни алып бирермен. Менә бит ничек ди? Миңа нәрсәгә ул яшь әни? Әйдә, гөмбәсен авыз ит әле. Мин үзем бу сыеклыкны яратмыйм, ну да, әмма ләкин, егерме өченче февраль көнне шуны тотмыйча калмыйм. Яшьлек искә төшә, автомат тотып Көнбатышка таба шуышкан, үрмәләгән, йөгергән яшьлек искә төшә, парин... Әйдә, тагын аз гына... Чолан ишеген кактылар. Кухня ягында тәлинкәләр белән мәж килеп яткан хуҗа хатын Закирҗанга дәште: — Син дим, бар әле, Хөббетдин абзыйдыр ул, мунчадан чыгышыдыр,— диде. Закирҗан йәлт кенә урыныннан торып чоланга чыгып китте. Сайгаклар шартлады, ыгы-зыгы булды, ишек ачылды ишектән салкын һава бәреп керде, салкын һава катламы түргә узып тәрәзә тупсасы астындагы кайнар трубага бәрелде дә, җиңелеп өстәл артына борылды. Закирҗанның шау иткән тавышы ишетелде. — Әйдә, әйдә, Хөббетдин абзый, аз гына хәл алырсың, монда чит- ят кеше юк,— диде. Картның мунчадан чыгышы һәм, гадәт буенча, хуҗаларга рәхмәт әйтеп узышы икән. Ахиярның бу картны күптән күргәне юк иде, бичара, пенсиясе юк. туган-тумачасы юк, кешегә зыяны тими, мәет булса — шунда барып карап күмешә дә, шул көенчә яши бирә, теге карчык та аннан зарланмады... — Әс-сәлай;е галәйкем,— диде юллы тышлы тун кигән карт, Ахиярны күргәч берһз каушап китеп.— Мин рәхмәт әйтергә генә кактым чоланны, мунчагыз бик парлы, сулары бик мул булды. Ходай тәгалә сезгә байлыкдәүләт бирсен... — Әйдә, әйдә, Хөббетдин абзый,— дип Закирҗан мәж килде,— әйдә, иптәш Гарәфисвнең безнең бу яңа өйдә беренче булуы әле, әйдә, түрдән уз. Бүген — безнең бәйрәм. Карт, кыенсынып кына бүреген салды, бүреккә ияреп чыккан түбәтәен төзәтеп киде, тунын салып Закирҗанга тоттырды, ябык муеннары тирләгән, арык йөзе, сөякчел башы гел судан гына тора иде, шулай да сынаулы елмаеп өстәл янына килеп утырды. — Син, дим, карале, Хөббетдин абзыйга чәй чыгар,— диде хатын кухня ягыннан.— Минем кулым камырлы. Закирҗан шунда Ахиярга да, Хөббетдин абзыйга да сынаулы. ел- маюлы караш ташлады. Шкафтан, үрелеп кенә стакан алды да, күз кысып елмайды һәм Хөббетдин абзыйга ярты стакан салып та бнрде — Әйдә, бүген ирләр бәйрәме,— диде. Ахияр картка күтәрелеп карады. Нишләр икән? Әмма карт үзен егетләрчә тотты һәм шыпырт кына чәкештереп: ♦ — Сихәт булсын, амин,— диде дә, әйләндереп тә куйды. Ахияр шак- - катты. Ул арада парын бөркеп пилмән килде, серкә, борыч килде, ху- ’ җа хатын шат, бәхетле иде. — Бәйрәм булгач, аны запаска алыбрак куярга иде,— диде ул, с бушаган шешәгә карап — Безнекеннән юк инде, елына берне мин алып = кайтсам кайтам, булмаса — юк. Әле монысын да август аенда ук i пенсия акчасы алган көнне алып кайткан идем Я. хәзер нишлисен ф инде? Өендә ике кунак Ахияр туарылып калды, бу сүзләр анын колагына әллә керде, әллә га ба- I Югарыда, күктә фәрештәләр авазы, дигән мәгънәдә 17 расы иде, уянсаң, шуны тормышка ашырып булыр иде, юлда ат дугасына боҗра бәргәнне тыңлап баруы бик тә рәхәт буласы иде, әмма — фашистлар... һаман аталар, һаман аталар, кабәхәтләр... Тыкъ-тыкъ- гыкъ! Тукъ-тукъ-тукъ! Ниһаять, газаплы төш аны ычкындырды. Ахияр уянды, газаплы киерелде һәм будильникка үрелде: фосфорлы сәгать дүрт тулып фәлән минутны күрсәтеп тук-тук килеп корпусына бәрә иде. Ахияр күзен ачты һәм караваты янында сукно шәл бөркәнгән бер хатынны күрде. Танымады. Күзләрен уды. — Карале, Ахияр энем,— диде сукно шәл.— Ни бит... Син чыгып киткәч, тегеләр кыза калды бит. Ни бит... Тегене бетергәч Хөббетдин безнең идәнгә ятты да йоклады, бит, Закирҗан да шунда гына тәгәрәгәнне. Ни бит... Хатыны да кереп карады. Йоклаган йокласын инде, диде дә. чыкты да китте. Менә шул. Дүрт туларга чиректә торсам — теге суламый. Закирҗан телсез-авызсыз калды. Менә әле генә памы- тына килде дә. әйтә. Ахиярга кереп хәбәр ит, ди. Нишлибез? Кичтән үк җан тәслим кылган бит ходай бәндәсе... . Ахияр анда кереп тормады. Таң алдыннан Хөббетдин абзыйны паласка төреп, кул чанасына салып үз өенә алып чыкканнар. Әлбәттә, кемнәрдер, иртәнге караңгыда бер капкадан икенче капкага таба шуышкан бу сәер йөкне күреп алганнар һәм көн яктыруга кабер казырга барган кешеләрнең берсе әйтә дә куйган: — Председатель шәп сыйлаган, күрәсең,— дигән. Дүртме-бншме көннән соң районнан, шәһәрдән әллә кемнәр килеп каберне казытмакчы да булганнар иде, әмма, һич тә көтелмәгәнчә, Хөббетдин абзыйның карчыгы нык булып чыкты. — йөрәге бнк начарые, мунчадан чыгышлый хәле китеп Закирҗаннарга кергән, ике-өч тапкыр алмага кердем, кузгатмагыз, дип ялынды,— диде.—Шулай да,—диде,—Закирҗан белән күтәреп, чанага салып алып чыктым, ара ерак түгел, әмма ләкин, өйгә кереп җиткәндә иртән таңда үз кулымда җан бирде... Карчык җавабында нык торды, каберне актартмадылар, ә менә ничә елдан соң.. Ахияр хәтерли әле теге үткен карчыкны. Тикшерүче, врачларны шаккатырды ул әби. — Нинди ул кабер куптару? —дип җикеренде ул тикшерүчегә. Тегесе татар егете иде, әмма карчык русчалап сипте. — Аның,— диде,— узган ел гына Ташлытау бульнисендә җепселен кистеләр, гел тамак белән җәфаланды аңарчы. Аннары әйттеләр: синең авыруың нервный почкада, диделәр. Синдә имфарык булырга мужыт, диделәр. Менә имфарык бәреп салды инде аны... Моны,— диде,— дошманнар жалу иткән. Ике карга сугышканда саесканга ит була дигәндәй. Моны — юри язганнар. — Ни өчен шундый йолаларны башкаручыга халык игътибарлы, ихтирамлы? Бүгенге телевизор, радио, космос заманында? Нигә? Нургалиев бу сорауны Ахияр беләй Байгильдеевкә генә түгел, үзенә дә бирә иде, ахрысы. Ләкин бу сорауга берәү дә җавап бирмәде. Чибәр егет исә акрын гына болай сөйләп китте: — Ата-баба йоласын башкаручы кеше механизатор, сыер савучы, кибетче, тегермәнче, ветеринар янына ул кешенең иң авыр вакытында килә. Игътибар итегез: берәр кешегә авыр булса — ул кеше сезнең янга килә. Ярдәм сорый. Транспорт кирәк, ссуда кирәк, рәтсез малаен судтан йолып алырга кирәк, сыерын алыштырырга, өй түбәсен ябарга, урманнан бүрәнә алып кайтырга, больницага барырга... Әнә ул сезгә үзе килә, аңа авыр. Сез аңа бармыйсыз, ул килә. Монысы аңлашыла. Әмма кешенең иң авыр вакыты болар түгел, ә —үлем. Йортта — үлем. Картлар «үлем-җитем» диләрме? (Нургалиев, тәгаен генә я Әтнә я Мөслим тирәсеннән чыккандыр, телне шактый нечкәләп тоя икән). Ме- нә шул иң авыр вакытта ана кем килә? Әнә теге абзыйлар нәкъ менә шунда — теге кешенен ин авыр минутында аның янында инде. Ул картлар теге, үлгән кешегә бөтенләй кирәк түгел. Тегеңә, исән калган кешегә кирәк алар Әнә шул кеше мохтаҗ андый рухи ярдәмгә, һәм кеше ахырдан аны онытмый Әһә, бу абзый минем карт әтинең гәүдәсен юды Әйе, бу кеше аны карап күмеште. Ул булмаса нишләр идең? Менә ♦ шулай уйлый ул. Ә без — андый вакытта, читтә Без материаль ярдәм £ күрсәтәбез, тегесе-бусы белән булышлык итәбез, әмма ин нечкәсе — ж рухи ягына вакыт тапмыйбыз. Болар бит днн түгел, ә яшәешнен бер ± формасы, дөресрәге — финалы. t Сүзгә Ахияр катнашты. — Иптәш Нургалиев,— диде ул, гаепле кеше сыман — Менә мин s сезне аңладым Чыннан да, колхозчы семьясында кеше үлгән вакытта ♦ минем алар йортына кереп караганым юк. Ләкин безнең колхозда ике х төрле милләт яши Кечкенә генә бер авыл бар — Поник, менә мин “ шунда яшим. Рус авылы. Руслар кеше күмү вакыйгасына безгә кара- ч ганда зуррак карыйлар Менә аларда хәлләр.. Бала туган көнне, туй ■= көнне, кеше үлгәч керми кара син аларга Бер тиенлек авторитетың * калмый. Бервакыт бәби алып кайткан йортка керми калган идем Каь рыйм, әти кеше — тракторист, иртәгесен эшкә чыкмаган. Идарәгә ча- ф кыртам. г — А шту,—ди бу,—син мине кешегә санамыйсың? Киттем бардым * колхоздан, ди. Тракторист, ди, кайда да кирәк.— Менә шулай, чын кү- * ңелдән рәнҗегән. Машинага утыртып үзен, авылга кайтып яшь. бәхетле ® ' ананы өч тапкыр үбеп, иртә баштан котлап чыгарга туры килде Трак- * тористын ул көнне ике ярым норма бирде. Байгильдеев тә тирән уйга чумган иде — Чыннан да, кешегә бнк кайгылы вакытында без килмибез шул, әнә шундый бер Хөббетдин килә,— диде — Безгә халыктан өйрәнергә дә өйрәнергә әле... Аерылышыр алдыннан яшь егет Ахиярга тагын бер киңәш әйтте — Кешеләргә карата сак мөнәсәбәттә булыгыз,— диде — Бу — стратегия. Ә сез тактик кына тоеласыз миңа. Сез, күрәм. гел алга карыйсыз. Бу — әйбәт Әмма, вакыт-вакыт артка да борылып карап алырга кирәк Жалоба язалар — димәк, кемнедер читләтәсез, кем беләндер ачыктан-ачык сөйләшмисез, кемдер сезгә рәнҗи... Ахиярның председатель булып килгәннән бирле Сәкинә белән бер авыз сүз сөйләшкәне юк иде шул VIII Беренче сезонда язгы чәчүгә чыккан көнне* Ахияр кырда була алмады тиктомалга төнлә авырып китеп, манма тиргә батты Тамак бакасы чыккан иде. Беренче килеп чыккан, җитмәсә Туп-туры өенә керде, әллә исәнләште — әллә юк. — Беренче сезонны шулай башлыйсызмы? — диде ул кырыс тавыш белән — Алдан ук әйтеп куйыйм җитәкче кешегә өч сыйфат кирәк Болар эшлеклелек, гаделлек һәм таләпчәнлек Шул сыйфатларның берсе юк икән, ул кеше — җитәкче түгел. Әмма колхоз председателенә тагын дүртенче сыйфат та кирәк сәламәт булу Төннең теләсә кайсы сәгатендә, теләсә нинди хәлдә дә син сәламәт һәм үз эшеңне башкарырлык булырга тиешсең. Ахияр шунда ниндидер җайсыз сүз әйтте. Аклапмы, аңламыйчамы? Үзенең фронтта булганы, Беренченең сучыш күрмәгәне тнрәсендәрәк булды ахрысы ул сүз Беренче төксе саубуллашып чыгып китте, шун нан мөнәсәбәтләр киеренке төс алды. Тик бу хәл озакка бармады. Дөньяда Беренчедән дә зур кешеләр бар бит әле. Әйтик, өлкә комитеты. Ташлытау райкомына бер көнне өлкә комитеты секретаре киләсе итте. Килеренә нибары өч сәгать кала хәбәр салды һәм әйткәненнән бер сәгатькә алда килеп тә төште. Районның картасын сорап алды, соңгы атнадагы савым белән кызыксынды. — Киттек менә бу колхозга,— дип секретарь «Яна юл»ны күрсәтте һәм ак- фуражкасын киеп тә куйды. Райком секретаре тамагын кырды. — Ни бит, иптәш... Ул колхозның председателе бик начар холыклы бит. Сүз ж,аен белми... — Аның сөт. ит буенча күрсәткечләре әйбәт,— диде өлкә секретаре,— характеры— сиңа. Ә миңа бүгенге көндә тегеләре әһәмиятлерәк әле аның. Егерме чакрым араны сөйләшмичә генә селкенеп бардылар. Райком машинасы артта бара иде, алда ГАИныкы чайкалды. — Юлларың шәп түгел,— диде өлкә секретаре. — Аларны кайгыртырга бер дә вакыт калмый шул,— диде райком секретаре.— Гел кукуруз, икмәк, ит-сөт дип чабулыйбыз... — Стратегия кирәк,— диде өлкә секретаре.— Стратегия. Алдагы көнгә карау. Менә син юл төземисең, күпме машина ватасың, запчасть эзлисең. Кышларын-көзләрен райүзәк, шәһәр белән элемтәң өзелә. Син ит-сөт өчен көрәшәсен. Янәсе, тегесе икенче планда Юк шул, туганкай. Владимир Ильич әйткән: кем дә кем дигән, төп, генераль мәсьәләләрне хәл итми торып икенче дәрәжәдәге эшләр белән шөгыльләнә, ул кеше котылгысыз рәвештә әнә теге төп мәсьәләгә килеп төртеләчәк, дигән. Шуннан ары сүз булмады. «Яна юл» колхозының чигендә колхоз исеме һәм «Хуш киләсез!» дип язылган такталар кагылган ике багана күренеп калды. Председательнең кайда икәнен идарәдә әйтә алмадылар. Озак уйламыйча туп-туры терлекчелек фермасына — Поник авылына таба юл тоттылар. Фермадан читтәрәк, Кесмәс елгасының төбе кәкрәеп-бөгел- гәләп беткән каеннары арасында председательнең тузган, какшаган мотоциклы күренде. Сүзсез дип әйтерлек күрештеләр Ахияр өлкә секретарен таныды, шуңа күрә сүз башламады. Ул елганың теге ягындагы куаклыктан бозау көтүе кайтканны карап тора иде. Бозаулар ак- лы-каралы чуар дулкын булып куаклы тау буеннан дека — Кесмәскә таба төшәләр дә, кеше булса «ике дә уйлап тормыйча» дияр идең, ә болар — хайван бит — бөтенләй туктап та тормыйча Кесмәскә кереп китәләр. Кесмәснең ул урыны тирән түгел, әмма киң —утыз метрлар булыр. Аклы-каралы чуар корама дулкын шунда керә тора, сыртлары гына күренерлек тирәнлектән күн танауларын өскә күтәреп, колакларын торгызып бу якка — фермага таба чыга тора. Чыккан берсе кагына-кагына ашыкмыйча гына тауга, фермага таба атлый тора. Юылып, тоякларын ахакландырып чыккан бу мәхлүкъларга карап өлкә секретаре бераз тын торды һәм сорап куйды: — Юри оештырдыңмы бу спектакльне, Гарәфнев? — диде. Ахиярга тел керде. — Юк, сез нәрсә... Яздан бирле шулай. Башта суга кертеп булмады. Сыер көтүе белән йөрттек берәр атна. Үгез кереп китә, аннан сыерлар. Алар артыннан бозаулар. Шулай өйрәттек. Безнең сыерлар да ул як басуда йөргәндә шулай юынып кайталар. Өлкә секретаре балаларча шатланды. Райком секретаре да гадәттән тыш канәгатьлек чырае белән Ахиярга карады. Ул арада кузгала да башладылар. Өлкә секретаре флотта хезмәт иткән кеше икән. — Корабльдә,—диде ул,—берәр жирдән комиссия килсә, иң элек гальюнны (бәдрәф) карый. Шунда тәртип булса — корабльнең барлык урынында да тәртип була һәм инспектор тикшереп тормый Без болай итик син шәһәргә килгәндә туры үземә кер Ярдәмчегә әйт чиратсыз керергә кушты, диген. Аннан соң, бу драндулетынны черметка илтеп аудар,— секретарь кәкре каен төбенә караш ташлады,— берәр нәрсә ♦ табарбыз Дүрт тәгәрмәчле Дөресен әйтим, син миңа ошадың, Гарә- „ фиев Молодец! Онытма, мин бу сүзне елга бер-ике генә әйтәм Машиналар китте, Ахияр һаман шул урында басып торды Бозау “ лар инде аранга кереп тулган иде Бу — беренче визит — Ахиярның бөтен гомерен, председательлек х юлын хәл итте. Дөрес, Ахияр әрсезләнмәде. Бер генә тапкыр да өлкә г комитеты секретареның бүлмәсенә чиратсыз кермәде Әмма белеп ф яшәде: «Яна юл» колхозы гел игътибар үзәгендә булды Моны сизде. а Ахияр өлкә комитеты оештырган активта гаҗәпкә калып утырды Трибунага чыккан секретарь авыл хуҗалыгына кагылышлы иң үзәк мәсьәләләрне уртага алды да, берни дә яшермичә сөйләп китте. Партиянең көче кайда? Бердәмлектә, дибез. Алдан күрүчәнлектә, дибез, һәм башкалар. Ахияр бүген үзе өчен тагын бер ачыш ясады партиянең көче — кимчелекләрне ачыктан-ачык әйтеп бирә белүдә дә. Моның шулай икәнен заманында XX съезд раслаган иде. Әмма, бүген Өлкә секретаре, әйтерсең лә «Яна юл» колхозын өйрәнгән дә, шуны мисал итеп, шул турыда гына сөйли — Без соңгы елларда колхозчылар өчен типовой йортлар салу белән мавыктык,— дип сөйләп китте гомуми бурычлардан соң секретарь.— Бу өлкәдә без хата эшләдек. Әйе. мин боргаланмыйча әйтәм — . хата Без колхозчы өчен дүртәр, сигезәр квартиралы икешәр катлы йортлар төзедек, шуның белән мактандык. Нәрсә килеп чыкты соң? Колхозчы шәп квартирага кереп урнашты, суы, газы, ваннасы бар, колхозчы сыерын, сарыгын, дуңгызын сатып, мебель, палас алды, төсле телевизор, «Жигули» алды. Әнә шул «Жнгулн»ена утырып колхозчы район үзәгеннән, шәһәрдән үзенә продукты ташый башлады. Кәбестә - шәһәрдән, бәрәңге — шәһәрдән Инде эш шуңа барып җитте ки. колхозчы район якн шәһәр кибетеннән машина багажнигына «.алып сөт, кефир, катык ташый башлады Димәк, колхозчы авыл хуҗалыгы продуктларын тудыручыдан аны үзләштерүчегә әйләнде Мондый йортлар төзү киләчәктә туктатыла. Колхозчы шәһәрдән продуктны ташымаска тиеш кенә түгел, ул әле шәһәр базарына продуктны үзе чыгарырга тиеш. Хәзергә без шәһәр халкын гастроном белән генә тәэмин игә алмыйбыз, бу — факт, хәзергә шәһәр халкына Камәр апай белән тетя Мотяның да базарда булуы кирәк. Алар алып килгән продуктсыз әлегә шәһәр яши алмый. Тагын бер мәсьәләгә тукталмый мөмкин түгел. Соңгы елларда без колхозларда зур-зур терлекчелек комплекслары төзедек Юеш идәнле, авышкан стеналы иске фермалардан котылдык Төзүен төзедек, әмма тойды. Язмыш Ахиярны өлкә секретаре белән әле тагын ике тапкыр очраш1 тырды Болары — еллар узгач, байтак тәҗрибә туплагач Ике очрашу арасында байтак ара белән Әмма һәр икесе — тарихи очрашу булды. Бу очрашулар — Ахияр- * ның гына түгел, «Яна юл» колхозының, хәтта Ташлытау районының н да тарихыдыр Тарихтан бер кисәктер. Болар турында, ихтимал, аерым ж сөйләргә кирәктер. Шулайдыр... Кирәктер... s ө бу комплексларда дуңгыз үрчетү кыенлашты. Күз алдына китерегез; коры бетон идәннәр, автомат линиядән азык килә, конвейер тиресне алып чыгып китә, шунда ук суы килгән — ә дуңгыз баласы үлә. Без галимнәр белән ачуланышып беттек: сәбәбен табыгыз, дибез. Галимнәр әллә нинди лабораторияләр ачтылар, әллә ниткән штатлар алып бетерделәр, өйрәнепме-өйрәнәләр, ә дуңгыз балалары кырыла бирә. Бу сорауга кем җавап бирде, дисезме? (секретарь трибунадагы кәгазьләрен актарды. Ахияр комач кебек кызарды; бу сорауга җавап эзләп секретарь Поник бригадасына килеп чыккан иде, шунда ул ферма каравылчысы Аксентий агай белән сөйләшкән иде).— Бу сорауга җавапны Ташлытау районы «Яңа юл» колхозы ферма каравылчысы Аксентий Савельев бирде. Дуңгыз баласы, диде ул, терлек-туар арасында иң нәзбереге. Башка бер хайван да алай иркә түгел. Әнә шул иң нәзберек бала тугач та тимер-бетонга баса. Бу — дөрес түгел. Табигатьнеке табигатьчә булырга тиеш. Ул я җиргә, яки тактага басарга тиеш. Цементка баскан дуңгыз баласы яши алмый, диде, һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Хәзер без дуңгызчылык комплексларына тактадан идән җәйдертәбез. Ә «Яңа юл» җитәкчеләре — хәйләкәр эгоистлар. Шуны белгәннәр, проектны бозып ук салганнар комплексны, идәннәре — такта. Дуңгыз балалары үлми. Үзем барып чыкмасам, һаман шулай сер итеп сакласы- лар (зал җиңел генә гөжләп алды). Секретарь сәгатьтән артык сөйләде. Сүзнең ахырында ул колхоз авылының культурасы турында һич тә көтелмәгәнчә сөйләп китте. Соңгы елларда колхозлар культура учаклары төзүгә зур игътибар күрсәткәннәр: сарайлар салу, оркестр, рояльләр алу, биллиардлар дисеңме... Секретарь мисал китерде: бер колхоз культура сараеның алгы бүлмәсенә кечерәк ындыр табагы кадәр биллиард кайтарткан (12 мең сумлык), шарлары кечерәк карбыз кадәр ди, ә уйнаучылардан берәү икенче көнне үк кий белән төртеп тегенең сукносын ерткан. Хәзер биллиард өстәле иске газета, иске журналлар саклау өчен хезмәт итә икән. Республика буенча нәрсә ачыкланган соң? Сарайлар салынган, пианинолар алынган, ә ул сарайларда эшләргә кадрлар әзерләнмәгән. Культура буенча әзерләнгән кадрлар күбрәк шәһәр тирәсендә калу ягын карыйлар. Димәк, нишләргә? Культура-агарту уку йортларына колхоз стипендиясе белән кеше җибәрергә. Бу — бердәнбер юл. Секретарь кызып китте, трибунадан читкә чыкты. — Без,— диде,— моңарчы тарихта булмаганча, зур бер экономик сикереш ясадык. Андый һәлакәтле сугыштан соң бер генә илнең дә 25—30 ел эчендә экономикасын торгыза алганы юк. Ә без торгызып кына калмадык, сугышка кадәрге дәрәҗәне әллә .кайчан инде узып киттек. Без инде икенче якка сикердек: безгә бир син киенергә польский костюм, югославский плащ. Безгә бир син хәзер японский транзистор, финский пальто. Без хәзер шулай Менә мин бик күп илләрдә булдым, бер генә капиталист та безнең кебек кыйммәт киенми. Капиталистның өстендә гап-гади күлмәк, гап-гади пиджак. Ә без сикердек. Бу байлыкка без мораль яктан әзер түгел икәнбез. Секретарь елмайды һәм сәгатенә карап алды. — Менә мин авылда үскән кеше, сугыш вакытының һәм сугыштан соңГы елларның бөтен авырлыгын кичкән кеше,— дип сөйләп китте ул, нәрсәнедер, бик кызыклы бер хәлне хәтеренә төшергәндәй, тукталып.— Хәтерлим безнең авылда сугышка кадәр мир көтүен көткән абзый бар иде Үзегез беләсез, ул елларда мир көтүен көткән кешенең бер дә дәрәҗәсе булмый иде һәм көтүче булып иң фәкыйрь, абруйсыз бер әтрәк-әләм яллана иде. Кеше өстеннән ашау, кеше өстеннән чабата, чиләк белән он, бәрәңге җыеп йөрү — үзегез беләсез. Менә шул надан, фәкыйрь Сәхаб абзый кырык беренче елда сугышка китә һәм интендант частенда обозчы булып Германиягә хәтле барып җитә. Хәтерлим кырык бишенче елның җәен Беэнен авыл,— базарлы авыл, ул вакытта базар бик калын була иде. Эссе көн, кырык градус бардыр, базар өстендә утлы кайнар һава. Сәхаб абзый кайткан, шәп киенеп кайткан, диләр Малай-шалай аны эзләп йөгерешәбез. Әле дә күз алдымда базар уртасңңда Сәхаб абзый тора. Тройка костюм өстеннән хром пальто кигән, башында өр-яна зәңгәр велюр эшләпә, авызында гавана сигара- ♦ сы. Пальтосын чишеп җибәргән дә ике кулын чалбар кесәсенә тыккан, g вакыт-вакыт беләгендәге сәгатенә карап ала, үзеннән пар чыга Хром м исе, сигара исе. Бөтен кешенең күзе анда, һәм нәрсә булып бетте дн- “ сез? Күрше станция кешеләре бу юләрне эчертәләр, исертәләр Таң g алдыннан теге мескен үрмәләп өенә кайта — бөтен булганы — солдат £ кальсоны Майкасы да калмаган. Менә мин шул кешене гел хәтерлим, s иптәшләр... * Киная көчле иде һәм зал моны аңлады. « Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен шәп концерт бирелде, буфетлар “ гөрләп эшли иде Киенеп ятканда Ахияр бер читтә басып торган Бай- гильдеев һәм күрше колхоз председателе Мнтрнй янына килде. — Сезнең планнар ничек, иптәшләр,— диде ул,—гостиницада ку- j насыздыр бит? ь — Барыбыз да шунда инде Әйдә, шунда кайтып тәлинкә тутырып ” аш ашыйк әле . .. Күп катлы гостиницаның беренче катындагы ресторан гөж килә « нде Агай эне эшне тиз тоткан. Опера театрыннан трамвайга төялеп « төшкән Байгильдеев, Мнтрнй, Ахияр кергәндә буш өстәлләр инде юк, s республиканың хуҗалык тоткасы булган райком секретарьлары, башкарма комитет председательләре, колхоз председательләре бүгенге активта күтәрелгән мәсьәләләрне гөжләтеп тикшерәләр, бәхәсләшәләр, официантлар ыгы-зыгы килеп аквариумдагы балык кебек өстәлгә дә, кешегә дә кагылмыйча шул тыгызлыкта шуып кына чабышалар нде Ахияр белән Мнтрнй бөтен залны йөренеп килделәр «Стол для гостей» дип язылган бөтен өстәлләр дә кешеле иде. Ишек янында уңайсызланып кына Байгильдеев басып тора, районда аның даны бар иде Байгнльдеев гомере буе ресторанны яратмады Сәбәбен дә беләләр иде расчет ясаганда официант белән ваклашасы түгел, сдачаны алып маташасы түгел, имеш Байгильдеев үзе ятимлек белән, нужа чигеп үсте, шуңа күрә хезмәт кермәгән көе кесәгә килеп керүче бер генә тиенне дә гафу итми иде. Аннан соң (монысын Ахиярга әйткәне бар), дөньяның бер гүзәле булган яшь бер кызга «мә, мин сиңа илле тиен калдырам» дип әйтү Байгильдеевнсң намусын, хатын кыз матурлыгына карата соклану, бәяләү хисен дә рәнҗетә нде. Байгнльдеев шуңа күрә ти- мер-пыяла авыр ишек янында боегып кына басып тора (әйтерсең, ул бөтен бер районның нң зур җитәкчесе түгел! Шәһәргә килсә, малай була да кала!), Ахияр исә, шәһәр княве буларак, әрсезләнеп инде бер өстәл дә тапкан Ул өстәлгә .бастырып куелган «Стол для гостей* дигән табличканы арт ягына борганнар да. ике яшь кыз, ике чибәр егет кереп утырганнар Ахияр (тәҗрибәле кеше!) чамалап алды егетләр — шәһәрнеке, кызлар — авылдан килеп техникумгамы, берәр институткамы кергән студенткалар. Чәч — бөтен җилкәгә таралган, тырнаклар — озын, кызыл, керфекләр — авыр, майлы, саллы, авызда — сигарет. Төтенен дә йотмыйлар, ә болай гына суыралар Вәт чукынчыклар... Озак басып торырга шулай ук килешеп бетми инде. Ахияр әлеге өстәл янына килде — Сеңелләр, бу бнт безнең өчен, сез бәлки инде бу өстәлне бушатырсыз,— диде Аңа Мнтрнй кушылды — Әйе, бу өстәлләр бүген вапше безнеке,— диде Сеңелкәшләр башта эндәшеп маташмадылар Ахияр кабат дәште. — Сеңелкәшләр, бәлки бу өстәлгә колхоз председательләрен утыртырсыз,—диде. Ахияр өстәлдәге блюдоларга күз ташлады сарык итеннән рагу! «Яна юл» колхозы әле өченче көн генә ике машина сарык озаткан иде ит комбинатына Өчме-дүртме шешә сыра. Узган сезонда «Яна юл» колхозы дәүләткә ике мең центнер арпа тапшырды. Ул арпаның һәр бөртегендә Ахиярның нервасы, күзәнәге. Тагын бер шешә «Пшеничная » Әгәр ул эчемлек, чыннан да, бодайдан ясала торган булса. «Яна юл» колхозы сигез йөз гектар чәчә аны! Ул бодайның җыеп алынганы гына түгел, чәчелгән бөртеге дә Ахиярның канында, йокы минутларында... Әмма Ахиярны мондый тирән экономик уйларыннан тиз айныттылар. Теге кызлар, дуңгызлар, татар кызлары икән. Озын сигарет тотканы (чибәр, каһәр) чыркылдаган купшы тавыш белән Ахиярга карап ымсындырырлык елмайды һәм әйтте: — И. абый, колхоз председателе булсаң, бар инде, колхозыңа кайт та, сыерларыңның., кашы,— диде — Бәлки, сөтләрен арттырырлар. Калган өчесе боларга күтәрелеп тә карамады. Номерга менеп, «кипятильник» дигән ике җеплекәле могҗиза белән су кайнаттылар да тәрәзә арасына, суыткыч шүрлегенә куелган итләр, сырлар, сыралар белән иркенләп мәҗлес башладылар. Иң бәхетле кеше, әлбәттә, Байгильдеев иде, Ахияр моны сизде, әмма теге, авыр керфекле авыл кызының оятсыз сүзе аның йөрәген әле дә кискәләп, борчып тора иде. Шәһәр кызы болай әйтә алмас иде. Авылныкы, авылныкы бит, юньсез... Митрий ул арада телефоннан эзләп энесе Константинны тапты. Гостиницага якын гына яшәгән энесе ярты сәгать дигәндә дипломат тотып килеп тә җитте. Шәһәрчә модалы киенгән — джинсы чалбар, калын табанлы ботинкалар, кара футболка өстеннән хром пиджак кигән, чәчләр арысландай, бармакта калын алтын балдак, кулда коточкыч модалы— бөтенләй цифрасыз сәгать иде Дипломат эченнән ул бер шешә суырып чыгарды, лимон турады. Өстәл рәтен белә малай, бөтен кеше дә мин түгел шул, дип уйлап куйды Митрий. Костя шәһәр, сәнгать, гастрольләр турында, узган җәйдә ничек итеп Мальтада, Италиядә концерт бирүләре турында сөйләде. Утыра торгач кыздылар Митрий гел өстәлне җыешыргалап, ризыкны рәтләбрәк торды. Байгильдеев егеткә байтак карап торгач үзенең яратып куллана торган әйтеме белән дәште: — Я, әтәч булып кычкырдың, таңын да аттыр инде,— диде. Ахияр да, Митрий дә моны аңламадылар, әмма Костя тиз тотып алды. — Монда инструмент юк бит,— диде. — Инструмент — үз тамагың,— диде Байгильдеев. Костя тамагын кырды. Итальянча ария җырламакчы булды. Әмма Митрий каршы төште. — Син, Күстәнтин, андый җыр җырлама безгә,—диде —Я әле, үзебезнең «Әкрен кирәк»не сиптер әле.— Ул бәхетле елмаю белән энесенә карады. Митрийнең авызы, колагы, күзләре тулы горурлык иде. Күстәнтин ялындырмады, урыныннан торып басты, тамагын кырды, һәм менә гостиницаның бер бүлмәсенә көмеш моң тулды: Суда балык йөзәдер лә, Су салкынын сизәдер шул, сизәдер Шул урында Костяның тавышы көчәергә тиеш иде һәм өстәл якындагылар барысы да аңа кушылырга да маташканнар иде, әмма Костя ике кулы белән дә дирижерлык итеп тавышны кысарга дигән ишарә ясады һәм бик акрын гына тавыш белән моң агызды. Әкрен кирәк, ипләп кирәк Ишетергә сандугач сайрауларын Байгильдеев — детдом баласы — тиз нечкәрде. Костя үзәккә үткәрел җырлый иде. Байгильдеев аның күзләренә игътибар итте ачык зәңгәр күзләрдә «Әкрен кирәк, ипләп кирәк» дигән урынны әйткәндә эчке ф бер сагыш чагылып китә иде. Дөресрәге, тарих. Байгильдеев партшко- лага кадәр университетның тарих бүлеген тәмамлаган иде Костяның = сагышлы зәңгәр күзләрендә шуңа күрә ул тарихны күрде... * а ’ 5 Әкрен кирәк, ипләп кирәк Ишетергә сандугач сайрауларын го Әйе, тарихыңның төбендә патшалар, урядниклар, поплар булганда ф әкрен кирәк, һәрвакыт шулай ипләп кирәк булган. в — Смн нигә безнең районга, туган ягыңа кайтып бер концерт бир- “ мисең соң? — диде Байгильдеев,—Мондый тавыш белән... Әллә мин ц белми каламмы?—Ул сорау катыш караш белән Митрийгә, Ахиярга - борылды. Митрий күңелсезләнеп китте. Авыр сулады. $ — Юк, юк, Күстәнтиннең институт бетергәннән бирле вапше авылга н аяк басканы юк,—диде ул. Аннан энесенә кызганычлы караш ташлап п әйтте: s — Катын шундый туры килде аның Көнче. Үзе дә кайтмый, Күстән- * тинне дә җибәрми. Вапше шулай... к Бу тарих Митрийгә бик яхшы, Ахиярга якынча таныш иде — дүрт * ир тынып калдылар. Бөтен хикмәт шунда — Костяның яшьли сөйгән кызы Зоя — авылда калды Костя белән аларның унынчы классны тәмамлаганда кайнар мәхәббәте булып алган иде Алар бергә укырга да килделәр Зоя балл буенча университетка узмады, Костя — талант буенча культура институтына үтте. Аерым тормыш шуннан башланды Очрашулар сирәгәйде. Зои мәктәпкә лаборантка булып урнашты, аннан читтән торып укырга пединститутка керде. Костяның исә тормыш бөтенләй шома юлдан китте: тулай торак буфетында эшләүче апа сары тузгак чәчле, зәңгәр гәрәбә күзле, буйлы авыл егетен ошатты куйды. Костя кайчан кайтса да, буфетның әллә кай төшләрендә аның өчен калдырган өчпочмак, каймак, тавык боты табыла иде. Ә бер ял көнне буфетчы апай Костяны өенә чакырды. Кызым белән таныштырам, дип ачыктан-ачык әйтте. Пластинкалар тыңларсыз, бездә магнитофонга язылган Высоцкий бар. диде. Высоцкий дигәч, Костя чыдамады — китте. Паласлар белән төрелгән ялгыз бүлмәдә буфетчы апайның кызы Даимә (Дина) белән алар музыка тыңладылар. Буфетчы апай журнал өстәленә кайнар өчпочмак кертте, салкынга тирләгән «Шнфалы су» шешәләре, бер-нке шешә әллә ниткән чит ил эчемлекләре куйды. Үзе зал якка чыгып («Язның унҗиде мизгеле» бара иде) телевизор каршына сеңде Даимә бердәнбер кыз; әтиләре ташлап киткән (эчкән), өч бүлмәле квартира кооперативныкы. әнисенең элемтәләреннән башка да кызый меднцинскнй- га урнашып шунда фармакологиядә укып йөри икән Пөргән егете? Берәү булган, әмма салу ягын бнк яраткан Болар семьясында ул мәсьәлә төп күрсәткеч: кеше үз урынында сала белсен, нормасын белсен һәм ахырдан аның салганын беркем дә сизәрлек булмасын. Костя бу таләпләргә тулысынча җавап бирә иде, менә ничә ел инде студент булып йөри, ә тулай торакта һәркөнне берәүнең туган көне. Костя — җырчы, күп мәҗлеснең түрендә була, әмма әлегә кадәр бер генә эчемлекне лә нке рюмка эчкәне юк ник әллә нинди патшалар эчә торган шәраб булмый шунда — бер рюмка Шуның белән бетте. Костя шулай сөйләде Ләкнн белмәде, бу хнкәя аның язмышын хәл нткән иде инде. Бу семьяда эчмәүче кешенең бәясе валютага тора иде. Дөрес, шул ук көнне Костя зур бер стратегик хата да жибәрде: Зоя белән ике арадагы кайнар мәхәббәтне, тормыш шартлары үзгәрү аркасында ул мәхәббәттә кечкенә генә бер ярык барлыкка килгәнне һәм башкалар.. Костя шулай паласлы бүлмәгә һәр ял саен килеп йөри башлады, юаш беркатлы авыл малаена каршы исә паласлы бүлмә «Операция Зоя» дигән яшерен план төзеде. Бу планда беренче пункт итеп теге кечкенә генә ярыкка шартлаткыч салырга, икенче пункт итеп егетне авылына кайтарып йөрүдән туктатырга, биздерергә дигән бурычлар куелган иде. Болар барысы да шундый оста эшләнде ки, шул елның май аенда Костя белән Даимә инде «Бүләкләр» кибетенә кереп җитмеш тәңкәлек туй күлмәге алдылар. Костя — шуннан бирле капкында. Әлбәттә, ул үз авылын, җәй башындагы яфрак бәйрәмнәрен, шул көнге болынны, елгадагы каен агачы агыздыру йолаларын, беркатлы абыйсы Петрны сагына (Митрий аңа кергәләп йөри) — балачагын сагына. Әмма характер буенча Даимә көчлерәк булып чыкты. Костя юкә агачы, Даимә — имән иде. Юкә агачы ике-өч ел яшәүгә имәнгә таба сыгылды да төште. Митрийгә конкрет аерым очраклар да таныш. Күстәнтин гастрольдән — Мальтаданмы шунда, Африкаданмы кайткан көннәр иде, Митрий, гадәт буенча, шәһәргә килгәч бер буй казылык күтәреп аларга керде. Ерак гастрольдән кайту уңае белән мәҗлес икән, унлап-унике- ләп кунак килгән, күпмеседер артист халкы, юлдашлар, тагын Даимәнең дус-ишеннән ике-өч кешеме, ике-өч пармы бар иде. Артистлар утырган мәҗлестә кайчан тәртип булганы бар? Ул бит авылда гына, авыл интеллигенциясе катнашкан мәҗлестә генә шулай, менә монысы ир, монысы — хатын; ире колхоз председателе, димәк, түрдә, хатыны белән бергә. Ә болар? Стоп! Мәктәп директоры, шулай ук хатыны белән. хатыны — мәктәптә королева Боларны менә бу якка... Алай. Тагын кем? Колхозның завхозы. Кайвакытта аннан тавык аласы була. Тавыкның төрлесе бар: йолыккач кәрәз кебек була кайберсе, ә кайберләрең йолыкканда бармак башларың зәңгәрләнә: гел бала йон, каурый. Димәк, завхозны юантык хатыны белән менә бу төшкә. Аннан... Инде! Артистлар мәҗлесен күрсәң! Эт — баш, сыер — аяк! Ата — улны, ана кызны белми. Болар ахырдан ничек кайтып бергә яши? Митрий шуларны аңламый утырды. Менә ирек! Болардагы эчкерсезлек, саф күңеллелек! Кеше хатыны белән янәшә кеше ире утыра. Җитмәсә, әле уен-көлке сөйләшеп, бер-берсенә әллә ниткән хикмәтле сүзләр әйтеп утыралар, барысы да рәхәтләнеп көлә. Митрийнең гаҗәпләнгәне шул булды: теге хатынның ире бу ирнең бу хатынга кул салуына ачуланмый гына түгел, рәхәтләнеп авыз ерып утыра. Митрий бу ситуациядә үзен ялгыз хис итте. Аның Марфасынамы? Берәү җилкәсенә кул салсамы? Да, вы шту? Бу мәсьәләдә, бу мәҗлестә Митрий — берүзе, һәм ул үзендә бөтен мәҗлескә бу мәсьәләдә каршы торырлык көч сизде. Әмма ялгышты: бу мәсьәләдә Митрийдән дә куәтлерәк бер шәхес бар иде дөньяда, Митрий әле аны алай ук дип белми иде, ул — бәхеткә каршы, Даимә икән. Даимә озак җыелды, озак чыдады. Мондый мәҗлесләрдә утыргалый иде. Әмма монда! Кыздылар да, илленче еллар репертуарына тотындылар. Кемдер җыр башлады, кайсыдыр баянда тартты, бөтен кеше шул искергән, Даимә бәяләве буенча «противный» бер җырга тотынды Җитмәсә, барысы да Костяга — мәҗлес хуҗасына карап җырладылар. Мәҗлестә солистка Зоя утыра иде. аның гүзәллегенә, тавышына күпләр гашыйк иде, һәм. гаҗәпкә каршы, Зоя — ирле, ике бала үстерүче «нормаль» бер артистка иде, әмма — гүзәл! Теге, илленче еллар җырын башлаган мокыт, берни дә уйламастан, бер ялгышлык җибәрде. Ул иптәшләре белән бергәләп болай җырлады И дускаем, килдеммени. Күрмәдем килгәнеңне; Зөһрә йолдызга охшатам . Елмаеп көлгәненме Иптәшләр күтәреп алды: ■ Ачма тәрәзәмне мин килмичә .. Шул вакыт Зояга карап кайсыдыр ачы тавыш белән ярды Костяны кертерсең, белмичә... Шунда бөтенесе шау итеп көлдЪ, Зояның ире чит илдә озак комай- s дировкада иде, кичә генә Костя ничектер гадәттәгедән сонга калып “ кайткан иде, һәм, гомумән, бу йортта «Зояэ исеме химик бомба белән бер — теге, авылдагысы да шул исемле бит әле аның... Мәҗлес күңелсез генә тәмамланды, тәҗрибәле артист халкы хужа * хатынның чырае үзгәргәнне тиз сизеп алды Соң иде инде, Митрийне н гостиницага җибәрмичә, кунарга калдырдылар Мнтрий кечкенә бүлмә- я дә төн буе ишетеп ятты- Даимә ваклап-төякләп ирен эшкәртә, метек- s ләнә, елый, бәйләнә иде. * — Юк, син әйт нигә синең белән аны телгә алып җырлыйлар алар? х — Туктале, ни бит... • — Юк, син дөресен әйт: кичә нишләп уникедә кайттың син? Мин бит телевизордан карап утырдым: сезнең концерт ун тулып ун минутта бетте. — Ни бит... — Юк, син дөресен әйт... Ул теге солистыгыз нигә сезнең исемне кушып җырлый? Тинтәк! Үз хатынын белсен. Төне буе шулай. Ну, капкан икән энекәш вапше, дип уйлады шул чакны Мнтрий һәм юрган белән башын томалап стенага таба борылып ятты. Төн уртасында сәгатенә каран алып, Костя тагын бер җырлады Монысында Байгильдеев тәмәке кабызды, Митрнй исә ванна бүлмәсенә өстәлдәге тәлинкәләрне ташыган булды, юган булды, әмма Ахияр сизде: Мнтрий елый иде. Хәер, Костянын да тавышы елады — ӘЙДӘ, ӘЙДӘ1 — Кая, кая? — Әйдә барыйк урманга... ...Ахияр төн буе йоклый алмады. Нигәдер аның төшенә гел Фира керде, Фира озын ак күлмәктән, ак яулыктан, кулларына ак чәчәк бәйләме тоткан да, каен агачы артыннан торып урман аланында җырлый «Әйдә, әйдә!» дип Ахиярны чакыра иде... X Иген ишелеп уңасы иде, печән өсте башлануга явымнар китте. Керәшен авылларын берләштергән Емельянов исемендәге колхоз председателе, какча гәүдәле кызыл сипкелле Мнтрий Евдокимов узышлый гына Ахиярга сугылды. Авыр сулады — Быел планнар бик зур иде, мине харап итте бу,—диде,— Бөтенесе черәчәк, Нәчтүк әбинең сынамышы буенча бу яңгыр нәкъ ай ярымга,—диде. Ахияр моңа шатланмады Гаҗәпләнмәде дә күршедәге кс- рәшеннәр утызынчы елдан бирле урта мәктәп, клуб тотсалар да, Нәч- түк әби, Әүдәки бабай кебекләрнең сынамышына ышанып рәхәтләнеп яши бирәләр иде. Гаҗәбе шунда: боларның сынамышына председатель Һәрвакыт колак сала, исәпкә ала иде. Партшкола тәмамлаган, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Митрий шул арны санга суга иде. МиҮрийне белмәссең: аларның нәселе әллә нинди; биш малай үскәннәр алар, биш(?сендә биш язмыш, биш характер. Митрийнең бер абыйсы Мәскәүдә, отставкадагы генерал. Ике-өч елга бер ялга кайта, шәһәргә кайтып төшә дә, такси-фәлән алмый, ат яллап, арба астына чалгы тык- тырып, яңа чабылган печәнгә ятып кайта. Ике көн буе! Кайткач бөтен авылның картьркарчыгына үз кулы белән күчтәнәч өләшеп йөри, ул көнне орден-медаль тулы мундирын кия. Шул бер генә көн. Аннан ай буе болында балык тота, бер грамм эчми, печәнлектә йоклый, яланаяк йөри. Сугыш күргән яшьтәшләре белән гәп кора, Мәскәүдәге адресы басылган визит карточкасын өләшә, кунакка чакыра. Ай—ай ярым үткәч Митрий аны колхоз атына утыртып, шулай ук чалгы кыстырып, печән өстенә палас җәйдереп шәһәргә озата. Бу булдымы бер абый. Икенчесе — Новосибирск шәһәрендә Академгородокта, математика фәннәре докторы, дәүләт премиясе лауреаты. Анысы кайтмый, әмма һәр елны әти белән әнинең каберен карагыз, дип Митрийгә жәй башында биш йөз сум акча сала. Ял итәргә я Италиягә, я Кырымга йөриләр. Акча килгән көнне, генерал кайткан көнне өлкәннәр бер шаккатып сөйләшеп алалар — Менәтерәк укытучы Афанасий балалары берсе дә югалып калмады. Әтиләре бик талкауай иде шул. Бакча үстерде, умарта тотты, кеше малына кызыкмады шул. Митрәй дүртенчесе иде — гел укыды, гел гыйлем юлында булды. Партшкола тәмамлаган елны райком секретаре аны үз авылына китереп колхоз җыелышына куйды: яңа председатель кирәк иде. Керәшеннәр шаулаштылар: — Бик тощай күренә бит, калхузны аббара алырмы?— диделәр. — Абыйсы мешәйть итәр аңа, бер дә тәртибе юк бит Питрның,— диештеләр. Петр — семьяда өченче малай. Тимерчелектә эшли. Алтын куллы. Бервакыт дөм караңгыда бәхәсләшеп бер сәгатьне (куен сәгате) сүтте һәм җыйды. Сәгать йөри иде. Петр янып эштән чыккан электр лампасын яңадан рәткә кертә ала. Әмма сәер гадәте бар: һәр көнне кичкә таба эчеп исерә. Кешегә зыяны тими, үз акчасына эчә. Тагын шунысы бар: Петр теләсә нәрсә эчә. Теләсә нинди маркалыны—тик градусы гына көчле булсын. Печән өсте, урак өсте көннәрендә авылга аракы кайтмый тора. Әмма Петр андый көннәрдә аптырап калмый, одеколон эчә. Бераздан одеколон да бетә. Андый көннәрдә Петр кибеткә килеп керә, җитез караш белән шүрлекләрне тикшереп ала да, авыр сулап әйтә: — һай-һай, сеңлем, парфюмерия бүлегенең рәте калмаган... Шулай да, Петр өч йөз алтмыш биш көннең икесендә каты ук эчә. Үзе ул моны «капитально» дип сөйли. Моның беренчесе — яз көне тимерче алачыгц янындагы тау битенә яшел үлән төртеп чыккач. Ул көнне Петр алачыкны яба, чиста киенә, кибеттән мул гына итеп (әгәр булса — көчлесен генә) эчемлек алып кайта һәм көне буе тау битендәге шул беренче чирәмгә ятып аунап эчә. Бу инде — язгы чәчүгә чыгарга ярый, туфрак җылынган дигән сигнал, һәм авыл халкы моңа шулкадәр күнеккән, көннәрнең ни язга, ни җәйгә туры килмәгән чагында үзара хәл белешеп болай сөйләшүчеләр була: — Афанасий малае аунап эчтеме икән инде? Бигрәк сузылды быелгы яз... Менә бер көнне хәбәр тарала, бүген Афанасий мглае аунап эчкән. Ул көнне тәрәзәләрнең эчке каты алына, халык өн юарга әзерләнә, йортларда жиллек тишекләрен ачалар. Председатель дә агрономын алып кичке яктан басуны махсус бер әйләнә Петр аунап эчкән, димәк, иртәгә чәчүне башлап җибәрергә. Ә кич кояш батканда тау битеннән Петрны җитәкләп алып кайталар Петр шунда бер җыр җырлый да, ♦ кычкырып җылый Аның бу дөньяда ни рәнҗегәне — төпчек энекәше g Константин. Константин шәһәрдә культура институтын тәмамлады да, * хәзер җырчы артист булып китте. Кайтмый да. хат та язмый Петр “ шуңа бик рәнҗи. Югыйсә, генерал абыйсы Иван, доктор абыйсы Сте- g пан гел элемтәдә торалар. Ә теге төпчек, иркә малай — юк. Тау би- g теннән төшкәндә Петр үксеп-үксеп җырлый, җылый... s Ибан белм Ычтапанныц Килеп тора хатлары. Күстәнтнниен юң кабәре. Каткан мәллә кагәре? Икенче көнне, берни дә булмагандай, алачыкта чүкеч тавышы чын,- * лый. Ул көнне Петр аеруча дәрт белән эшли, чөнки инде авыл җәйге * режимга күчкән... £ Өч йөз алтмыш биш көннең икенчесе — сабантуй көнне. Ул көнне х Петр иртән иртүк матур киенеп энесе өенә — Митрнйгә китә Мнтрнй— ж ни гаҗәп — үз гомерендә аракы, тәмәкенең ни икәнен белми. Кешеләр * ышанмыйлар: үз гомерендә авызына да алмаганмы? Юктыр, булмас- ® тыр... Әмма, шулай. Петр килә, Мнтрийнең идән тулы, өстәл асты тулы * бала, ишек катында яшел эмаль тышлы саллы «чүлмәк* кенә дә ике- өч. Петр килә, керә, хәл-әхвәл сораша, шунда Марфа килен кухня ягында гына аңа берәр стакан эчемлек бирә (Мнтрнй үзе эчмәс ә дә. килгән кунак өчен алып торалар). Петр ат казылыгын чәйнн-чәйнн рәхмәт әйтеп чыгып китә. Бу — һәр елны эшләнә торган мәҗбүри бер эш сыман визит Марфа нсә Петрны бнк ихтирам итә. аның килгәнен көтеп үк тора. Әле менә быел килгәнендә кухня якта өстәлгә икс шешә чыгарды да, Петрдан сорады. — Кайсын эчәсең, Пигр?—диде. Петр шешәләрне әйләндереп, кәгазен укыды. Берсенә «Эретн» дип язылган, «сухое, 8— IOS дип күрсәтелгән, икенчесенә «Коньяк» диелгән һәм муен төбенә биш йолдыз тезелгән иде Петр стакан тутырып коньяк салды да, «Эретиже кнре бирде: — Монысы белән кич эштән кайткач председатель аягын юсын,— диде. Сабантуйга Петр бнк нык кызып килә Килеп әйләнә тирәсенә бастымы — бетте! Петр — юк! Кая китә? Ннк юк? Дөресе, Петр бар, әмма инде ул шушы минуттан башлап татарча сөйләшүне туктата Петр... немесчәгә күчә Халык көлә, әмма мыскыл итми Немссчә икс өч сүз белгән кеше аңа юри эндәшеп тә карый. Петр аларны сүз белән күмеп ташлый Халык белә: Петр кырык икенче елда үзенең ишен арттырып документ эшләтә һәм унҗиде яшьлек көе сугышка барып керә Бәхет- сезлеккә каршы, унсигез яше тулганда әсирлеккә эләгә Менә шуннан лагерьларда була, кыйнала, ачыга, кыскасы, фашист кулындагы әсир күпме түбәнлек, газап күрсә — унсигез яшьлек егет боларны күрә Әмма ун ай тулганда алар бер иптәше белән качалар һәм үзебезнең якка чыгалар Фронт сызыгын узганда, хәтта немецларның бер пулеметын эләктереп чыгалар (моның өчен Кызыл Полдыз орденын Петр сугыш бетеп нәкъ утыз ел узгач алды) Әнә шулай, сабантуй көнне Петр немецча сөйләшә Ник алай? Моны берәүдә белми. Тик бер елны, Петрны кызык нтнк әле дип, шәһәрдән берәүләргә кунак булып кайткан, ннн- дидер институтнын чит тел кафедрасында аспирантурада укучы бер шома егетне аның янына китереп караганнар иде — шома егетне ай күрде, кояш алды. — Син исерекме?—диде егет Петрга мыскыллы караш ташлап. Петр жанланып китте. — Әйе, мин исерек,—диде ул, немецча сөйләшергә иптәш табылуына шатланып — Мин ике йөз грамм коньяк эчтем. Син кем буласың? Исемең ничек? Әмма аспирант, эшнен тирәнгә киткәнлеген бедеп шылган иде инде... . Шулай, Митрий Ахияр янына килеп керде һәм авыр сулап әйтте: — Кеше төсле бер киерелеп алмакчы иде минем колхоз быел,— диде.— Бу — бетерде инде, бөтен жәйгә бу,— диде — Хәтерлисеңме? Илленче елны нәкъ шулай булды. Мин партшколада идем. Каникулда идем. Печән өсте башлануга тотынды. Сентябрь башына кадәр. Ахияр төшке аштан соң үзенә урын тапмыйча нервланып верандада гәзит-журнал караштырып ята нде, Митрийне нишләтәсең белмәде. Бераз шаяра торган кеше булса шалт итеп бер ярты чыгарып Куяр идең дә, йөрәк ярасын шуның белән юар идең. Юк бит, кунагы андый түгел. Ә яңгыр коя да коя. Чапкан печән болында каралып ята, люцерна инде егылып җиргә сыланды. Ахияр суыткычтан тирләгән кара шешәле сыра алып куйды, ике стакан куйган булды. — йөрәк яна, парнн, ничек кышларбыз?—диде.— Нигә, нигә азынды бу табигать? Нигә ел саен авыл хуҗалыгыннан үч ала ул? Әгәр болай яуса тагын бер атна — кара җәяүгә калачакбыз бит. Я, әйт, мин нишлим? Мин хәзер идарәгә барып нишлим? Болынга чыгып мин нишлим? Нәрсә днп планерка уздырыйм мин бүген? Колхозчы каршына нәрсә дип чыгыйм, ничек күреним мин? Митрий йөгереп кенә чыгып машина эченнән бер төргәк алып керде. Ахияр аның гадәтен белә иде: үзе грамм эчмәсә дә, дус-иш өчен машина артында калын кәгазьгә төргән ат казылыгы йөртә. Митрий ел саен мари ягыннан ат сатып ала, симертә, еллык ит запасы булдыра, чорма киштәсе тутырып казылык ясап элә, балалары да ана сөтеннән аерылуга казылык ашый башлыйлар, көндез ашарга пешерү аларда бөтенләй юк, Марфа медпунктта эшли, көндез кайтып йөри алмый. Ахияр башкасын да белә: Митрий үз авылларындагы иң гүзәл — калын ике толымлы, озынча биек матур аяклы, ай кашлы, сөлектәй сылу беләкле, бәрхет тавышлы Марфаны эләктергән, председатель булып ике ел эшләүгә МарфЪга шәп путевка алып аны Кара диңгезгә җибәргән кеше. Марфа диңгездән тагы да сылуланып, тагы да назлыланып кайткан нде, Митрий бәхетле иде, әмма сылукай кайтып атна-ун көн узуга Гагра штемпеле сугылган бер хат килеп төште «Председателю колхоза» дип язылган. Конверт эчендә песи теле кадәр бер кәгазь «Хатының безгә бик ошады, киләсе елга тагын җибәр, яме?». Митрий шул көнне Марфаны ике чәч толымыннан чорнап тотып, утын лапасына алып кереп эт итеп кыйный, иртәгесен Марфаның өч айлык баласы төшә Марфа бюллетень алып ай буе өендә ятты, кеше-карага берни сөйләмәде. Шуннан соң Митрий Дә белде: хатын-кыз Кара диңгезгә йөрер өчен түгел, бала табар өчен яратылган бу дөньяга. — Давай,—диде Митрий,—мин аракы эчмим, тәмәке тартмыйм, минем балалар сәламәт булырга тиеш, бала тап, мин туйдырам,— диде. Марфаның күп балалы ана булуга юл тотуы авырлык белән барды. Сылу кыз иде Марфа Сипкелле Митрийга карармын дип башына да китерми иде ул Марфаның яшьлеге сугыштан соңгы елларга туры килде. Тормыш алай җиңел түгел иде, әмма халык инде чабатадан котылды. Алабута, кычытканнан котылды. Бераздан тамак та туйды. Тамак шулай бит ул: ачса туяр күк түгел, туйса ачар күк түгел. Барысы да онытылды. Кичке уеннарда кызлар арасында ул елларда бер генә шәхес бар иде Марфа. Сәхнәдә Галиябануны ул уйнады, йөкләде: берәүләр ашха- « нә ягын хәл итәргә, икенчеләр вагонеткалар китерергә, өченчеләр күчмә = ремонт машинасын шунда илтү өчен жаваплы булдылар «Яна юл»да х әле беренче генә елын эшләп, үз функцияләрен таба алмыйча жәфа- » ланган партком секретаре, яшь егет Рәиф Шаймиев кош тоткандай йөгереп йөрде: югыйсә, моңарчы бөтен авыр мәсьәләне Ахияр үзе хәл £ итә, дәрәҗәсе, олы гәүдәсе белән гел яшь секретарьны күләгәләп килә s иде. Бүген Рәиф Шаймиев штаб начальнигы итеп билгеләнде х Кичкә таба байтак җилләде, авыл җанланды Авыл тутырып техника * гөрләде, тыз-быз чабыштылар. Хәсән карт әйтә куйды Ф — Теге елны, егерме икенче июнь шулай чабышкан иде халык... s Кыямәт көнемени? һаваны бозып бетерделәр инде Гел ракета да ракета, айга очумы дисең, кояшкамы? Күк ничек чыдасын аңа? Менә ти шсп бетерделәр дә, хәзер бик ямыйсы . — Белмим шул. төнлә урак урып булырмы икән? Кнч ике басу арасында шәһәрчек барлыкка килде Егермедән артык комбайн, дистәләгән трактор, механизаторлар межаны тутырдылар. Ике-өч урында вагонетка, бер урында палатка да корылган иде Башта межага утырып керәшеннәр белән бергә тәмәке тарттылар, уен- көлке сөйләштеләр. Нәчтүк әбинең әйтүенчә симән көненә ике атна кала гына (Семенов день — 14 сентябрь) аязасы икән Әмма төннәрен гел аяз буласы, *дн. Ахияр яхшы күнитекләр кигән, өстендә сырган бишмәт, Мнтрнй исә яшел брезент куртка киеп куйган, шулай ук күнитек- тән иде Вагонеткаларның берсеннән токмачлы, итле, суганлы шулпа нее борынга бәрелде. Ул арада район үзәгеннән «Уазик» килеп туктады, бортында кызыл хач рәсеме бар иде. Эченнән ак халатлы ике-өч хатын- кыз. бер нр чыкты Нәкъ сәгать тугызда Ахияр, Мнтрнй, ике агроном, ике партком се крстаре (яшь Рәиф, көмеш чәчле йомры Пәвн) арыш арасына кереп киттеләр, механизаторлар һаман әле сүз уйнаталар иде. Межа буенда йөргәндә Ахияр гел колагына аларнын сүзен элә барды Сөйләгәннәре - бер дә авыл хуҗалыгы турында түгел, гел ссмьякөнкүреш мәсьәләсенә кагылышлы мәзәк, мәкаль иде. Гаҗәп! Берсе дә дулкынланмый. борчылмый. — Әй, сөйләп торган булма инде. Вапше. Аны кем дә белә. Үз катының янында бер дә әлләкем булып булмый Чөнки ул синең бөтен кимчелегеңне белә... Әнә безнең тимерче Пнтр. Нәрсә генә килми кулыннан? Ну, кимчелек зур — катын белә. — Шулай инде ул. Әнә безнең Колан Кырда Габдерәхим нинди номер күрсәтте. Ирләр илледә котыра, ди. Дөрес инде ул. — Әйтәләрме карт гыйшык кала ватар, дип? Ниләр күрсәтмәде балаларына, хатыны үлгәч, һи-н-и... Белгән инде, ир кеше, ата чыпчык, әтәч — өчесе бер. Момент — әйдә, ник шунда кырык чөен, кырылып ятмый... Арыш җилләгән, җир сурыккан иде. Күк йөзенең офыкка төшкән көнбатыш ягында кара карганың каурые кебек зәңгәр-караланып хәтәр, хәвефле болытлар туктаган, дөнья тынып калган иде. Җитәкче иптәшләр вагонеткалар янына килгәндә ике колхозның механизаторлары межага басканнар, чырайлар җитдиләнгән һәм барысы да авызларын ярым ачып әмер көтеп торалар иде. — Башлыйк,— диде Ахияр. — Вапше, арыш җилләгән, егетләр,— диде Митрий,— әйдә, бер тарихка кереп калыйк әле. Комбайнерлар таралыштылар, тракторлар инде гөрелдәп утыра иде, шлемнар киелде, күзлек киюнең кирәге юк иде: тузан булмаячак, кояш — юк. һәм дөнья икегә аерылды. Межадан, горизонттан, ике якка, түбәнгә таба, ике колхоз басуына таба гөрләп комбайннар кереп китте. Районның авыл хуҗалыгы тарихына моңарчы булмаган эш — комбайннарны төнлә эшләтү дигән яңа бер бит язылып ята иде. Ул арада автомашиналар бункердан орлык кабул итәргә камылга кереп киттеләр. Халидә Әхмәтовна дөрес әйткән: межа буендагы шәһәрчек сугыш штабына, ә ике басу — фронтка охшап калган иде. Берәр сәгать буе берөзлексез эшләделәр. Автомашиналар, озак-озак көтеп булса да, орлык тутырып авылга таба шуыштылар, бераздан офыкны әкияттәгедәй серләндереп, сәерләндереп зур кызыл табак булып ай калыкты. Шәһәрчектәге движок эшли башлады, урман полосасындагы ике каен башына фара эленгән иде, алар басуга яктылык көлтәсе сипте. Ул арада басудан, рәттән чыгып бер комбайн килеп җитте: барабанга ташмы, агачмы эләккән, нәрсәдер булган. «Емельянов» колхозыныкы. Вагонеткадан берәүме-икәүме йөгереп чыктылар, фараны шуңа юнәлттеләр, ыгы-зыгы башланды. Берсе — Петр икән. — Ну-ка, ну-ка,— дип өтәләнде ул.— Кабыз әле! Эшләт әле бөтен узелларыңны! Тавышланмагыз әле! Мин тыңлыйм әле. Стоп! Ярты сәгатьләр матавыклангач комбайн яңадан басуга кереп китте. Төн караңгы, офыктан күтәрелгән кызыл ай, бераздан яшелләнсә дә кырны яктырта алмады, ниндидер бер озынча зәңгәр корыч болыт аны каплап алды да тик тора. Әмма ике як басуны да комбайн фаралары ялый, ике якта да тигез гөрелте ишетелә иде. Уникедә туктарга тиешләр иде, җитәкчеләр берөзлексез сәгатьләренә карадылар. Унике. Унике тулып егерме минут. Вәгъдәсезлек бит бу! Егетләргә шулай әйтелгән иде. Беренче ярты. Туктатыйкмы? Бер туларга унбиш минут.„ — Вапше... — Әнә, олы юлдан бер машина борылды. Мөгаен, безгәдер... Газик ут көлтәсен селки-селки шәһәрчеккә килеп туктады. Җиңел хәрәкәт белән машина эченнән Халидә Әхмәтовна сикереп төште: өстендә плащ, аякларында резин итекләр иде. — Я, ничек? — диде ул җитәкчеләр янына килеп.— Ничек, иптәшләр? — Үзенең тавышы калтырый иде. — Менә сигез йөк орлыкны колхоз көшеленә озаттык,— диде Ахияр. — Без, вапше, унике машина озаттык,— диде Митрий. Халидә Әхмәтовна кинәт йомшап китеп, Ахиярны кочаклады. АннЗн Митрийне. Тагын йомшады. — Бу, иптәшләр, беләсезме? Бу — беләсезме? Мин сезгә әйттем бит! Мин сезгә ышана идем бит! Ә иртәгә — бөтен районга! Бөтен бюро членнарын колхозларга! Рәхмәт сезгә!— Ул сәгатенә карады.— Иптәшләр, сез нәрсә? Бер тулып киткән бит! Беренче көнгә җитәр! Туктатыгыз! Аннан нке партком секретареннан ике председательне аерып читкә алып китте дә, пышылдап болай диде: — Ашыгыз пешкәнме? Аш алды бармы механизаторларга? Ан булыгыз, моны мнн әйтергә тиеш түгел, ләкин фронт паегы булсын... Ахияр моны алдан күргән икән, Митрий исә тиз генә шоферын авылга чаптырды. ♦ — Вапше, йокысыннан уят, кибетен ачсын и күп сөйләшеп тормасын, „ мин кушты дип әйт Аш әзерләгән такта өстәлгә ике фараны да борып куйдылар. 5 Фронт паегын караңгыда, җитәкчелек күрмәгән җирдә хәл итеп кил- 5 деләр. Гөлдерәп килеп утырып (комбайнерлар тышкы өстәлдә, тракто- х рнст-шофер вагонеткада иде) итле ашны ак күмәч белән сыпыра баш- s лагач, өстәл башына Халидә Әхмәтовна килеп басты. Ф — Иптәшләр,— диде ул,— кадерле иптәшләр. Сез әле бүген үзе гезнең нәрсә эшләгәнегезне белмисез. Бу — иптәшләр, икмәкне коткару “ дигән сүз! Ватан алдында үзебезнең бурычны үтәү дигән сүз! Иптәш- s ләр! Кемнең нинди гозере бар! Булдыра алмаганны эшләргә тырышачакбыз! Менә сезгә врачлар! Иртәгә вагонеткада бормашина торачак. п> Кемнең тешен дәваларга кирәк? г Ахияр елмаеп Кәшфигә карады, авыз тулы яңа тешле, битләр-чы- *• райлар тазарып киткән Кәшфи өстәлнең түрендә утыра иде, бүген аның ™ комбайны иң зур «күрсәткечжә иреште. s — Кем мотоциклга, машинага чиратта тора? Кем мебельгә, палас- п ка? Минем сүзем — райком сүзе! Эшләгез генә! Халидә Әхмәтовнаның тавышы калтырый иде. Төнге аш күңелле ® генә тәмамланды. Офык ягындагы кара болыт сыр-сыр булып өзгәләнгән, ай бераз гына тоныкланган, аның тирәсен ефәк шәлсыман болыт чорнап алган иде. Халидә Әхмәтовна китәр алдыннан тракторнстлар, шоферлар ашаган вагонеткага керде: фронт паегыннан шоферлар мәхрүм ителгән, әмма тракторнстлар шау-гөр килеп сөяк кимерәләр, аш ашыйлар, тәмәке тарталар, уен-көлке сөйлиләр иде. Митрнй килеп секретарьга аңлатты — Вапше, бик аптырадым әле мин, фронт паегыннан минем старший брат баш тартты Утыз ел шуның белән дус булган кеше Бер трактор чылбырының палецы чыккан. Нинди ул, шуны эшләмәгән көе, ди. Вагонетка түрендә Колан Кыр трактористы, үзенең олы гәүдәсе белән бөтен районга билгеле, зур битле, чабата калыбы кадәр борынлы Сәйяф утыра иде, «старший брат»ның өлешен аңа биргәннәр, нке өлеш нсә аның кәефен үк ачкан Халидә Әхмәтовнаны машинага утыртып озатканда бөтен шәһәрчек кузгалды, фара көлтәләре уйнады. — Иртәгә мин сәгать төнге бергә киләм,— диде ул җитәкчеләргә,— рәхмәт, егетләр. Бүген больницадан иптәш Байгнльдеев чылтыратты, сезгә сәлам әйтте, бер атнадан чыгаралар, диде. Район буенча утыз гектар — бу инде әйбәт башлангыч! Мнн хәзер өлкә комитетына сводка бнрәм. Иртәгә, юк, бүген икән, сезнең тәҗрибәне — бөтен районга» ...Иртәнге алтыда аны өлкә комитетының авыл хуҗалыгы буенча җаваплы секретаре телефон белән уятты. — Сез нәрсә, күз буйыйсызмы? — Ә ннгә күз буярга? — Ә соң утыз гектар? — Әйе. әлегә утыз Бүген күбрәк тә булыр. — Нәрсә, сездә явым туктадымыни? — Туктамады, без төнлә урабыз. — Ничек — төнлә? — Менә әлегә тәҗрибә эшләп карыйбыз — Димәк, утыз гектар — дөрес? — Дөрес, ләкин бүген арттырырбыз дип уйлыйм. — Ну, карагыз. Ә болай — бик кызык... Ул көнне төнге кампанияне ачарга колхозларга бюро членнары таралды. Секретарь сүзендә торды: кампанияне башлаучы ике колхоз межасына кичке сигезгә раймаг машиналары килеп туктады, берсендә промтовар, икенчесендә гастроном иде. Кызыл Хачлы машина килеп туктады машина тулы врачлар иде. Райпо председателе халыкны җыеп сөйләшеп алды: кемгәдер түбә калае, кемгәдер мотоцикл кирәк икән. Палас сораучы булмады. — Бөтен сорауларыгызны канәгатьләндерәм,— диде райпо председателе.— Акчагыз гына булсын,— Шаяртып та алды: — Бельгиядә тегелгән хром курткалар кирәкмиме? Бәясе — нибары дүрт йөз сиксән сум... Көлештеләр. Тик Кәшфи генә бу мәсьәләгә җитди карады: —Аның өчен чөнки, шулай ул, иптәшләр. Аны бер аласың и һәм дә гомер буе киясең. Ул чөнки арзанга төшә... Тиздән район газетасында «Яңа юл»-«Емельянов» тәҗрибәсе» дигән мәкалә күренде. Төнге уруга инде бөтен колхозлар да керешкән иде. Бюро членнары һәр төнне колхоз кырында булдылар, ул арада Байгильдеев тә кайтып җитте. Әмма аңа әле эшкә чыгарга рөхсәт итмиләр иде, районның бөтен дилбегәсе Халидә Әхмәтовна кулында кала бирде. Бер төнне секретарь «Яна юл»- «Емельянов» кыр станында иртәнгә кадәр калды, ул төн явымга тартым иде, барысы да борчылдылар. Халидә Әхмәтовна иртән туп-туры райкомга кайтып кабинетына керсә, кемнеңдер өстәлдәге кәгазьләргә кагылганын сизде. Өстәл календаре бөтенләй борылып куелган. Халидә Әхмәтовна сискәнеп китте: календарь битенә кызыл фломастер белән язганнар иде. «Халидә! Молодец! Звони!» Имза — өлкә секретареныкы иде. Ул төнне өлкә секретаре төнлә килеп ярты районны йөреп чыккан икән. Арыш урагы тәмамланганчы сабан өлгерде. Төнге уру шулай сентябрьгәчә сузылды. Ахияр да палатка эчендәге бал исле арыш саламында йоклап рәхәтләнде. Ул нәкъ иртәнге өчтә ятып җидегә кадәр сабый бала йокысын йоклый иде. Шундый төннәрнең берсе узганда Ахияр баллы салам исенә рәхәтләнеп киерелеп уянды. Уянды — аңыша алмыйча торды: күк йөзенә саргылт кояш күтәрелеп килә иде. Кояшның чырае'авырудан терелеп килгән кешенеке кебек газаплы, сагышлы, йончулы булып күренде аңа. Эскерт инде кояш нурына җылына башлаган, түбәндә, үзәндә җәйрәп яткан авыл зәңгәр рәшә эчендә тирбәлә иде. Ахияр шатлыклы киерелеп торды, машина ишеген ачып радиоалгычны көйләде. Бәхетенә — һава хәлен әйтеп яталар икән. Дикторның мөлаем тавышы бүген генә түгел, алдагы ике көндә дә явымсыз, температура 23—28 градус булачак дип хәбәр итте. Монысына ук Ахияр түзә алмады, машинасын кабызып җир ярып Митрий колхозына чапты. Исәбе — аны да ияртеп районга кереп чыгу иде. Әгәр мөмкинлек булса, Ахияр туп-туры кабинетында ук райком секретаре Халидә Әхмәтовнаны кочаклап, яңагыннан үбәчәк. Әгәр мөмкинлек булса, ул Байгильдеев кабинетына да кереп шатлыгын уртаклашачак. Байгильдеевнең бүген беренче эш көне буласы дигәннәр иде. Юк, кайгыны үзең генә күтәреп була, әмма шатлыкны — булмый. Алай ярамый... «Емельянов» колхозына якынлашкан саен кояш җетеләнә бара, бөтен дөнья зәңгәр рәшәгә тирбәлә иде. Адәм баласын нәрсә яшәтә? Борчулар, җиңү шатлыгы яшәтә. Әйе, шул ике көч... XII Мәгыйзь колхоз экономикасының бөтен терәге иде. Күрше колхозларда аның замандаш хисапчылары инде әллә канчан «тиражга чыктылар», әмма, Мәгыйзь гел заман дәрәҗәсендә булды. Кирәге чыккач, арифмометрны өйрәнде, авыл хуҗалыгы буенча кеше әйтеп кеше ышанмаслык махсус әдәбият укып барды. Башы, хәтере — колхоз ар- _ хивы. Ничәнче елдң, кайсы басуга нинди культура чәчелеп, күпме уңыш 5 алынуы турында бөтен мәгълүматны бернинди кәгазь актармыйча, * Мәгыйзь генә әйтеп бирә ала. Тик шул мәгълүматын әйләндереп чы- 5 гарып салу өчен бер генә шарт кирәк, аның ике ирене арасында сүн- з гәнмс, пыскып торганмы, бер төпчек кнеәге булсын. f — Кырык тусызынчы елны,—ди ул Ахиярга карап —Торна урманы буендагы клингә арыш чәчтек. (Сүнгән төпчеген суырып ала) Ан- * дый кечкенә клингә чәчмик, дип бәйләнәләр. Керделе-чыктылы басу. “ Мәшәкате зур, борылуы кыен. Мин әйтәм, яна җир бу, чәчеп карыйк. i Әйдә, мин әйтәм, йөз гектар гына. И һәм дә шуннан күпме уңыш ал- ц дык? (Пыс-пыс, инде тәмам сүнгән икән ) Шуның гектарыннан егерме £ сигезәр центнер алдык. Ә уртача валовой җыем — алты да сиксән. « Белдеңме? Менә сиңа клин. И һәм шул елны мин өйләндем. Колхоз шул ь елны — сугыш башланганнан бирле сигез елдан соң! — беренче тап- « кыр ашарга ипн бирде Ничек бирде? Теге клин элек көтүлек иде. * Ышна басуы. Чәчү мәйданына кертмәдек тегене. Сәкинә белми нсәп- * хисапны. Менә көз җитте, уңыш бүлдек, Сәкинә кара көеп йөри бу ни 3 хәл бу, сабатажник? — ди миңа Ә мин—кәләш алып кайтып йөрим ® Чирәм җир — вәт нәрсә хәл итә ипине! Ахияр аның тәҗрибәсенә гел таянды Аны «Яна юл»га председатель итеп җибәргәндә үк авыл хуҗалыгы бүлегендә әйттеләр: колхозның исәп-хисабын, экономикасын яттан белүче хисапчы бар, шуңа таян, диделәр, һәм Ахняр шуна таянды. Мәгыйзь исә прогнозларны бирә торды, аның саен Ахняр каршында дәрәҗәсе үсә торды. Шуңа күрә председатель аның бер сәер гадәтен гел гафу итте. . Райпо кибетләрендә ревизия ясарга кирәк булса, нң беренче чиратта Мәгыйзьгә хәбәр килә иде. Шул хәбәр килгән көнне Мәгыйзь яшәреп, рухланып китә, ничектер аеруча чистарак итеп кырына, күлмәкнең яңасын кия һәм урынына утырып бер эш эшли алмый. Керә, чыга, телефонны бора, райпо белән сөйләшә — Кайсы кибеттән башлыйбыз? Пичә көнгә? Миңа бит иптәш Гарәфисвтән рөхсәт кирәк. Миңа көн сорарга кирәк... Кичке якта тагын — Ачыкладыгызмы? Бригадада мин старшнймы? Ике көнгәме? Ахияр болай да белә иде. Ике түгел, дүрт, биш көн Икс көннән кайтса Мәгыйзь буламыни ул? Әйдә бер җилләнеп, мамык коеп кайтсын инде. Кнчсн нсә ул кышын булса — идарә коридорында, җәен булса — урамда, капка төбендә, финанс эшенең чисталыгы, намуслылыгы турында әллә ниләр сөйләп халыкны таң калдыра — Менә мине —җиде класс белемле кешене бүгенгесе көнне иптәш Гарәфнсв ник тота? Птамушты — мнн намуслы. Колхозның бөтен байлыгы менә ничә ел нндс минем баш миемнән, кулымнан уза. Сез ач булганда — мин дә ач, сез тук булганда — мин дә тук. Ә бнт — шаярам дисәң мог бы! Мнца нәрсә? И так —яхшы, и эдак — начар түгел. Аннан мәзәк сөйләп китә. Хәсән карт колак яфрагын турайтыбрак тыңлый — Шулай бер байның хезмәтчесе булган. Авылдан килеп, үзенең яшь, чибәр хатыны белән байның кара өендә торалар икән. Хатыны кер юа, үзе — ишегалдын себерә, кар көри, утын яра. Бай һәр көн кртә белән ишетә: теге хезмәтче ишегалдын себергәндә гел үзенчә сөйләнә икән. Себеркене бер якка селтәгәндә: — Миңа болай да начар түгел,— дип, икенче якка селтәгәндә: — Миңа болай тагын да яхшы,— дип. Көннәрдән бер көнне бай сорый моннан: — Нәрсә дигән сүз соң ул? — ди. Хезмәтче әйтә: — Менә син мине базарга йомышка җибәргән арада кара өйгә кереп минем хатынны кымтырыклыйсың, аңа күлмәклек-яулыклык акча бирәсең — бу минем өчен начар түгел. Ә син ярминкәгә киткәндә мин хатынымны авылга әтиләренә кунакка җибәрәм дә, синең хатын янына кереп йоклыйм, ул да миңа һәр төн өчен көмеш бер сум биреп чыгара. Миңа монысы тагын да яхшырак,— ди. Хәсән карт — дөньяны күп гизгән, мәдрәсә күргән, сугыш узган кеше, колхозга гомер буе умарта, умарта рамы ясаган оста, Мәгыйзь сөйләгәннәрне рәхәтләнеп тыңлый. Чөнки белә: Мәгыйзь — кеше арасында иркен яши. Өендә хатыны кырыс, бераз көйсезрәк. Характерлары туры килеп бетмәгән. Кырык тугызның ипиле көзендә алып кайтты аны Мәгыйзь. Унбиш чакрым ераклыктагы Күпербаштан. Матур итеп туй уздырдылар, кабартма, коймак, каз ите, бәлешнең иге-чиге булмады. Әмма хатын — кеше белән аралашмый яшәгән семьядан булып чыкты. Мәгыйзьләрнең исә бөтен тормыш ачык, бөтенесе күрше-күлән белән уртак иде. Өч-дүрт атна дигәндә өйдә низагъ чыгып, килен әти- әнисе янына кайтып китте. Сәкинәдән ул җигеп йөри торган атны тагын бер кат сорап, Мәгыйзь аны барып алды. Атна-ун көн әйбәт кенә яшәделәр. Тагын тавыш чыкты. Яшь килен тагын Күпербаш ягына юл тотты. Бу юлы инде Мәгыйзь председатель Сәкинәдән оялды. Бригадир атын җигеп, гади арбага утырып Күпербашка барды һәм көйсез киленне алып кайтты. Аннан көйсез килен тагын биш-алты тапкыр аерылып китте. Мәгыйзь унбиш чакрымйы җәяү йөри башлады. Авыл халкы елмаеп кына аны Күпербаш юлына озатты, елмаеп кына аларның икесен каршы алды. Ә бер көнне килен чираттагы үпкәсен белдереп Күпербашка китеп баргач, анда гадәттәге бер кичен кунгач, һәм Мәгыйзь иртән таңда аны алып кайтырга днп юлга чыгарга җыенганда, урамда очраклы рәвештә Хәсән карт туры килде. — Тагын... шундамы? — диде Хәсән, карт. Хәер, ул вакытта Хәсән картны әле Хәсән абзый дип кенә йөртәләр иде.— Тагын шундамы? Мәгыйзь сүзне уенга борды: — Иртә торсаң—ит пешә, соңга калсаң—бит пешә,— дигән булды ул. — Ай-һай, улым,, ит пешәрме икән сиңа,— диде Хәсән абзый шунда.— Әйдә, менә мондарак кил әле... һәм ул Мәгыйзьгә киңәш бирде. Тормышың көйләнсен дисәң, хатыныңны барып алма, диде. Үзе килер, диде. Капка төбенә Мәгыйзьнең әнисе Вагыйзәттән дә чыккан иде. Сүзгә ул да кушылды. Үзәгенә үткәнне әйтте. — Улым,— диде,— мин курыкмыйча сөйләшәм. Мин—синең төсле егетне үстергән надан бер карчык. Шулай да әйтим әле: мин —ул анасы. Ул анасы — гөбернатыр, кыз анасы — посып ятыр, дигән бабайлар. Бәяңне төшермә. Кодагыйга да әйттем: шикәр шикелле кызымны сезгә бирдем, дип бик борнайланма, кодагый, дидем. Яшьләрне бозма. Ир-нр инде ул, дидем. Үз урыныңны бел, улым. ...Мәгыйзь ул көнне Күпербашка бармады, идарәгә китте, икенче көнне дә бармады, кичен уку йортында яшүсмер Рәиф белән кроссворд чишеп утырды Рәифнең шул вакытта ук баш әйбәт эшли иде шул, партком секретаре итеп юкбар кешене куймыйлар. — Авыл хуҗалыгы машинасы,— ди Рәиф карандаш белән шакмак санап. Мәгыйзь әле бүген үз гомерендә беренче тапкыр кроссворд чишүгә катнаша, тәртибенә әле өйрәнеп килә. Ләкин шунда ук үзенекен сөйләп алырга да онытмый. Авызда тәмәкесе булганда ул гел сөйли. ♦ — Ызначит, болай,— ди ул Рәиф баш катырып утырганда.— Кеше- « гә бер замечание ясарга кирәк. Шуңа колак салып, шуны башкача “ кабатламаса — ул кеше өметле. Бер үк замечаниене ике тапкыр ясат-“ кан кешедә өмет юк. Менә болай: берәү чәчен тарый да, мнн, кәнишне, « кыз баланы күздә тотам, чәчле тарагын өстәлгә — ашау өстәленә куя. £ Син әйтәсең. Әнә шуны бүтән кабатламаса — ул кызга өйләнергә ярый, * Кабатласа — өмет юк. Авыл хуҗалыгы машинасы дисеңме? Ничә хә- ф реф? — дип сорый ул тәҗрибәле кеше сыман. в — Алты хәреф. «С» белән башлана. ' » — Трактор! — дип шатлана Мәгыйзь. Рәиф көлә. Алга таба да шу- = лай. — Уку-язу әсбабы... Беренче хәрефе «К», ахыргысы «ш». Бу була... ™ — Күпербаш! — дип кычкыра Мәгыйзь һәм оялып китә. Үзе кросс- * ворд чишә, үзенең күңеле гел Күпербашта икән бит! £ Ике кичтән соң хатын, әлбәттә, кайтты, Мәгыйзьне бер почмакка х кысып сорау алды: j — Мине ник килеп алмадың? Ник? — дип сөлекләр булып ябышты. « Мәгыйзь каты торган булды, Хәсән карт агитациясе икәнен әйтмәде. * Үткен килен сизде; Мәгыйзьгә кемдер тәэсир ясаган. Моны ачыклау t өчен ана көянтә-чиләк белән бер тапкыр чишмәгә төшеп менү җитте. Чыбыксыз телефон бик төгәл эшләде кырынып, яңа хром итекләрен киеп Күпербашка чыгып барган Мәгыйзьне иртә таңда Хәсән карт туктаткан... Килен, йомыш тапкан булып, Камиләтти янына керде. Бәхетенә Камнлләтн үзенең сөяккә әйләнгән таягы белән сөйләшә-сөйләшә кибеткә киткән, Хәсән абзый ялгыз иде. — Ник котыртасың син кешене? Ник кеше арасына керәсең син? — дип яшь килен авызыннан ут чәчте. Үзәгенә үтеп сорашты: Мәгыйзь кайчан капкадан чыккан, чыккач кем белән очрашкан, кая барам дигән, ник кире борылган... . Кичен Хәсән абзый идарәдән кайтып килүче Мәгыйзь белән исәнләшкәч әйтә куйды — Иллә дә мстекләп сорашты инде. Җон төбенә төшмичә туктый торган кеше түгел икән... Мәгыйзь кәефсез иде — Аптыраган инде, Хәсән абзый,—диде —Уйлап та куям әллә аерылышыйкмы икән? Характерлар бер дә туры килми бит... Хәсән абзый тамагын кырды. — Ашыкма, энекәш. Хәзер инде аерылышу турында телеңә дә алма. Бодаен алгач, саламына ут төрт, дигәннәр. Хәзер инде нинди сүз ул — карактер? Битенә тут төшкән бит инде аның. Менә шулай торып калдылар. Идарә эше, исәп-хисап, экономик фаразлар буенча сөйләшеп Ахияр аның белән күп төннәр уздырды. Мәгыйзь колхоз идарәсенең рухы, җаны иде. Аның кыш кия торган карага каккан тунына идарә нее сеңгән, ул нс берничә еллык тәмәке исе белән кәгазь, кара, счет, шкаф исләреннән оешып аерым бер «Мәгыйзь нее» ясаган иде Мәгыйзь бигрәк тә идарә бүлмәсендә төн утыруны ярата. Янында булган кешегә төне буе кызыклы хәлләр, авыл, колхоз тарихын сөйләргә ярата. Ахияр бөтен колхозчының нәселнәсәбен, холык фигылен шуннан өйрәнде, колхоз тарихын шуннан сеңдерде. Боларны белү аның эшен шактый җиңеләйтә иде. Менә Мәгыйзьне райпога сорыйлар бит әле. Ташлытауныц үзәк кибетендә ревизия ясарга. ... - — Иптәш Гарәфиев, рөхсәт итәсезме? — ди Мәгыйзь итагать белән генә.— Ике көнгә... Ахияр белә: алай гына булмаячак. Рөхсәт итә. Икенче көнне иртүк Мәгыйзьне районга озаталар. Зур бер хәл бу: идарә генә түгел, колхоз ятим кала. Яшисе килми бу авылда. Бер ямь юк монда! Әмма Мәгыйзь үзе алай уйламый. Раймагның эчке бүлмәсендә төтен эчендә ул чалт та чолт төймә тарта, кибетчеләргә, ревизорларга төрле хәлләр сөйли. — Ишеткәнегез бармы? Бер тиен җитмәүчелек аркасында бер бухгалтер асылынып үлгән? — Нигә үз кесәсеннән салмаган? — Кая салсын ул аны? — Ник, кассага! — Юләрләр! Бухгалтер бит ул касса белән эш итми. Касса — кассирда. Бухгалтер акча тотмый бит ул! Ул бит финанс системасының аристократы! Интеллигенция... Кибетнең йөк ташучысы шаяртып ала: — Ин тиле ак сөяк... Мәгыйзь ана рәнҗеп карый. Сүз катмый. — Юк инде, бер тиен өчен үзеңне-үзең харап итү —эш түгел.— Моны сатучы яшь кыз әйтә. Мәгыйзь квалификацияле анализ ясый. — Ә ул бер тиен чутның аскы чыбыгында җитмәгән. Яшь кызлар аңламыйлар. Мәгыйзь кырыслана: — Унынчы төймә булган ул. һаман аңламыйлар. Мәгыйзь сүнгән төпчеген яңарта, счет чалтырата башлый. • — Менә карагыз.— Ул счетның бөтен чыбыкларындагы төймәләрнең тугызарын сул якка күчерә. Уң якта һәр чыбыкта — берәр төймә утырып кала.— Менә карагыз! Иң астагы рәттә — тиенлекләр. Тәк. (Пыс-пыс.) Менә бер тиен бу якта, уң рәттә калган. Шул юк. Аңладыгызмы? Кемдер һаман каршы килә. — И, инде бер тиен дип үләргә! Бигрәк тагы! Сумашушный булгандыр ул! Мәгыйзь тагын рәнҗи. Шырпы сызып авыз тирәсенә менеп төшә. — Менә,—ди ул.— Бер тиен табылды: кулда түгел, дукәмиттә. Әмма ки аны бухгалтер үлгәч табалар. Бер җирдә хата киткән. Менә карагыз: өске рәтләр нәрсә бирә? Тугыз миллион тугыз йөз туксан тугыз мең тугыз йөз туксан тугыз тәңкә и һәм дә туксан тугыз тиен. Ә бухгалтер белә: ун миллион чыгарга тиеш. Ә ул өске рәткә карый: нәкъ бер миллион җитми. Өч көн, өч төн утыра бичара. Шуннан үзен-үзе бетерә. Дукәмиттә бер тиенне тапкач саныйлар: астагы рәттәге бер тиен өстәлгәч, аның өстендәге ун тиенгә, анысы тулгач, өстәгесе бер сумга, анысы тулгач өстәгесе ун сумга җыела. Шулай менеп киткәч — барысында да бер генә төймә җитми бит! — өскә төп-төгәл ун миллион чыга. Әмма инде егет харап булган була. Ревизия әнә шулай бара. Яшь кызлар, әле генә финанс-креднт- учет техникумын тәмамлап кайткан кызлар Мәгыйзьгә сокланып карыйлар: нибары җиде класс белем һәм Ласшта үткән алты айлык курслар! Мәгыйзь исә чутлый бирә, сөйли бирә: — Акча эше намус сорый торган эш. Намус дигән нәрсә иң беренче шушында кирәк. Бер бай булган, кибеттә эшләү өчен йомышчы малай эзли икән. Килә бер малай. Бай тегеңә ун тиен акча бирә дә, урам читендә комда уйнап утырган бер сабыйны күрсәтә. Бар. дн, бу акчаны шуңа биреп кайт. Малай әйләнеп кайта. — Бирдеңме? — Бирдем, бай абзый. — Акчаны нишләтте? — Учына йомарлап калды. * — Ярын, бар, энекәш, кирәк булгач, мин сине үзем табармын. g Шулай иксөч малайны сыный бу Берсе әйтә, күлмәк эченә салды, м икенчесе, комга куйды, ди. Ниһаять берсе әйтә: — Авызына капты,— ди. Бай әнә шунысын эшкә ала. Яшь кызлар авыз ачып тыңлыйлар. Кемдер электр плитәсе өстен- ? дәге ашка лавр яфрагы сала, кемдер чут сала — әбәд вакыты килеп җитә. Әбәд вакытында кибет мөдире бер шешә ак, ике шешә кызыл китереп куя. Әмма, Мәгыйзь «категорически» каршы тора. Ахырдан,— дип кырт кисә ул.— Дебет-кредитларың, сальдо-маль- = доларың әйбәт чыкса — шунда гына,— ди. Аш ашаганда тагын сөйли. әл иде бит Мин районда, семьям — бөтен, бер гөнаһым юк. Ул вакытта кем көйдерде соң дөньяны? Карчык монда да югалып калмады — Халыкка ул елны да кеше рәнҗеше төште. Ишеткәнсеңдер? Без нең укытучы Афанасий срогын тутырып авылга кайтышы нде. Ни өчен ун ел читтә йөргән ул, аны шайтан да белмәде Кырык җиденче елның апрель числосы иде, яз кисәк килде Үзәннәр бүртте. Бер хәбәрсез кай тып төште. Утыз җиденең декабрь аенда, декабрьның унтугызы төнендә юкка чыккан иде. Әнә шул кеше сезнең Колан Кыр үзәнен чыга алмый кар-боз өстендә йөргән Сезнең авыллар күргән биг аны каланча башыннан! Әйткәннәр бит. берәү үзән буенда йөри дип' Инк бармаганнар алар шунда? Үземә килеп әйткән булсалар, кодай белән ант итеп әйтәм, таяк тотып шунда киткән булыр идем. Афанасий шунда кырда, язгы төндә ялгыз калган. Иртә1есен аның каткан мәетен алып кайттылар. Шул елны ничек сиңа яңгыр булсын? Кодай ник каһәрләмәсен бәндәләрен? Карчык Ахияр алдына чәй чынаягын этәрде. — Әле,— диде,— киләсе җәйгә дә бик ышанмагыз Бәндәләрнең явызлануы шул хәтлегә җитте, әнә безнең авылда ниләр булды кайн- ананрң чәенә «дуст» дигән агу салып эчерделәр Килен амбарда эшли, агу — үз кулында. Менә күрерсез киләсе җәйдә бер көне җәй. бер көне кыш булыр. Безнең Афанасий әйтерие ни күп - тиле күп; ни туа— тиле туа. Шул карчыкны карап җай гына яшәсәләр булмаганмы? Баедылар шул, катын амбарда булгач Икесе дә нинди җук җирдән чыккай кешеләр Малай гомере буе чабатадан арынмады Менәтерәк колхоз берсен амбарга куйды, икенчесен такта яруга старший итеп Доход зур. Әни — артык Борынгылар әйткән, ярлы басмадан, исерек айнымасын Кайвакытта әнә шундый мәкаль дә туры килеп куя. 49 Нәчтүк әбинең йортыннан Ахияр газаплы хисләр белән чыгып китте. Баш түбәсен ак кояш кайната, көйдерә, дөнья үле, бөтен урамга кояш эсселегендә кызган такта, шифер исе таралган, кемнеңдер ачык тәрәзәсеннән радио концерты ишетелеп тора иде. Ахиярга бервакыт Митрий сөйләгән иде: керәшеннәр үз халкыннан чыккан талантлар белән башка бер халык та булдыра алмаганча горурлана беләләр. Бүген — ял Көне — төш вакыты концерты икән, һәм урамнан ялгыз барганда Ахияр күрде: күп кешенең тәрәзәсе ачык, радио актык көченә кадәр куелган. Анда керәшеннәрнең горурлыгы булган җырчы Анфиса тавышы. Суда, суда, суда йөзаласыңмы?.. Ак кояш каш өстеннән кереп баш миен кайната, күз алмаларын сызлата иде. Суда йөзә аласыңмы, имеш... Елгалар кипте бит инде! Ах, Анфиса, нигә бу көнне шул җырны җырлыйсың? Менә гастрольгә кайтмассыңмы әле... Митрийгә әйтеп... XIV Партком секретаре Рәиф Шаймиев авырлык белән үсте. Шуңадырмы— властьлы, каты куллы Ахияр Гарәфиев белән уртак телне тиз таптылар. Райкомнан аны бу урынга тәкъдим иткәндә әйттеләр: Гарә- фиевнең дәрәҗә бик зур, син яшь кеше, мАнә синең партшколада алган белемең шунда сыналачак. Килешеп эшли алырсызмы? Уртак тел таба алырсызмы? Әллә председатель күзенә карап тора торган йомышчы ,бер малай булырсыңмы? Кайбер председательләр шундыйны яраталар... Ләкин председатель белән партком секретаре уртак тел турында уйлап та тормадылар: эшне алга алып барырга кирәк иде. Тагын бер мәсьәлә боларны якынайтты: Рәифнең гаилә тормышы авыр, Ахиярныкыннан да авыррак иде. Ахиярның нәрсә? Хатыны шәһәрдә яши, квартирасы бар, малай авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап шушы якка кайтырга тиеш, кыз — медицинскийда укый. Хатын авылны яратмады, нихәл итәсең? Кайта—китә. Ахияр шәһәргә барган саен аларга авыл күчтәнәче алып бара: ит, суган, кәбестә, авыл каймагы, күл балыгы Хатын белән талашмыйлар, сугышмыйлар, үпкә сүзе әйтешмиләр. Бик гади: мәхәббәт юк. Юк, вәссәлам! Моны икесе дә беләләр, моны балалар да белә — ни хәл итәсең? Кала бер генә чара — үзара тыныч яшәү. Дөрес, Сольма ханым балаларын әтиләренә каршы тәрбияләмәде, балалар әтиләренә карата бик үк кайнар булмаса да, шактый җылы ярату хисләре саклап үстеләр. Рәифнең исә — бөтенләй башкача. Аныкын сөйләсәң — сөйләп, язсаң— язып бетерә торган түгел. Үзара сөйләшкәндә карчык-коры да, боларга барып җиткәч, сүзне кыскарту ягын карый: — Әйтмә дә, Хәмит, сөйләмә дә Сәгыйть,— дип кенә сүзне түгәрәкләп куялар. Рәифнең бу дөньядагы бөтен күргәне — мәшәкате, ихтимал, әнә шул — Ахияр гаиләсендә җитмәгән мәхәббәт аркасында булгандыр. Ике кешедән корылган гаиләгә табигать тарафыннан йөз процент мәхәббәт бирелә. Хисапчы Мәгыйзь әнә шулай аңлата. Әнә шул йөз процент мәхәббәт гаиләдә төрле пропорциядә бүленә. Әлбәттә, идеаль варианты — иллегә илле. Ләкин тормышта алай төгәл бүленеш була алмый. Алтмышка кырык, җитмешкә утыз, хәтта туксанга ун белән яшәп ятучылар теләсәң никадәр Әмма тагын бер ягы бар, ди Мәгыйзь. Процентның зур өлеше хатын-кыз ягында булса, ул гаилә Ныграк була. Чурт с ним, ди Мәгыйзь, алтмышка кырык булсын, ләкин теге алтмыш хатын ягында булсын... Киресенчә булганда яшәве, тормыш итүе авыр, бик авыр, имеш. Мәгыйзь кызһан баштан Рәифкә дә исәпләп бирде бервакыт: синен, диде, туксан да ун чыга, туксаны синеке, унысы — теге йомрыныкы (Дания бик тулы тәнле, мул күкрәкле, матур муенлы, җирдә ышаныч белән басып торучы таза аяклы, калын коңгырт толымлы иде). Ие, теге йомры унны гына бирә — Мәгыйзь чалт итеп чут төймәсен салды, төпчеген ысылдатып суырды.— Сиңа авыр булыр, ну, за- ту, бу тирәдәге ин матур хатынны кочаклап ятасың. Кешеләр шуны ♦ бер сыпырып карарга әллә нн бирерләр иде, ә син — бясплат! — көн са- g ен шуны кочаклап ятасың. Менә баланс шулай чыга! — Мәгыйзь чут х төймәсен чалтыратып кире кайтарды.— Балта осталары йортны ничек “ тигез бурый? Нечкә башка юан башны саласын да, бура тип-тнгез кү- В тәрелә. Менә семья тормышы да шулай, энекәш... ...Рәиф яшьтәшләре кебек үк ятим үсте, әтнсез калган балалар авыл- * да байтак иде. Әмма балачакта бер рәнҗеш күрде: әтисенең хәбәре ф туктагач. Колан Кырга районнан бер иптәш кнлде һәм боларнын нә- в сел-нәсәбен тикшерде Авыр, шомлы булды. Рәиф шул көннәрдә әни- “ сенең башында ак чәчләр күрде. Әнисенә авыр сүз әйткәләүчеләр дә * табылды: финагент Бәгьдә белән председатель Сәкинә аның әнисен сш £ елаттылар. Малай боларнын барысын да авыр кнчерде, йөрәгенә кан ? укмашты. Кырык дүртенче елның июнендә Рәиф җиденче классны тә- * мамлады. Таныклык бирергә «тантаналы җыелышка» чакырдылар £ Җәйнең менә дигән бал кортлы, бөҗәкле, сандугачлы, яфраклы бер х көне иде. Әгәр термометр дигән әйбер булса, һичшиксез, утызны бирер х иде. Тантана мәктәп бакчасында быргылар кычкыртып, барабаннар ка- п гып алып барылды. Малайлар, кызлар чирәмгә аяк бөкләп утырганнар, * барысы да шатланасы урынга җитдиләнеп калганнар иде Бу танык х лыкны алгач нишлисе? Кая барырга? Әле мәктәптә вакытта, ичмаса, барысы да билгеле иде: иртән укырга кнләсен, озын тәнәфестә—мәктәп подвалында кабыклы бәрәңге белән пешерелгән бер савыт умач бирәләр, хәл кереп китә. Рәиф үзенең гел «биш»тән генә торган таныклыгын һәм Мактау кәгазен алырга чыкканда язмышыннан оялды: күлмәге юклыктан өстенә иске бишмәт киеп куйган иде Хихылдап, мыскыл итмичә, рәнҗетмичә генә көлеп алучылар булды. Рәифнең сөялле ябык кулын кыстылар, кояш эссесендә барабан, быргы тавышы ишетелде. Җыелыш беткәндә генә директор белдерү ясады җидене бетергән малайларга иртәгә сәгать сигездә военкоматта булырга. Сугыш булмаса, бу көннәрдә район үзәгендә сабантуй үткәрелер иде. Иртәгә шуның урынына район буенча хәрби кросс икән... Ташлытаудан унбиш чакрым ераклыктагы урманда военкомат көне буе хәрби кросс уздырды. Утыз, егерме тугыз, егерме сигез, егерме җиденче елгылар белән. Соңгыларының инде армиягә китәр вакыты җиткән иде. Көне буе кояш астында йөгереп, шуышып иза чиккән малайларны кич кенә стройга тезеп Ташлытауга алып кайттылар Кем кайда — берәүләр туганнарында, берәүләр вокзал идәнендә кунарга калдылар. Рәифләрнең Ташлытауда беркеме дә юк иде, ул үзеннән өч яшькә өлкән Сәйяфкә иярде. Капчык төпләре буш, алабута күмәчләре ашалып беткән иде Сәйяф озак уйлап тормады, тыкрыкларның берсенә абзардан чыгарып өелгән, өсте кипкән тирескә барып янтайды. Тирес җылы иде, бераздан Рәиф тә шунда урнашты, тегене-моны сөйләшеп утыра торгач, төн дә җитте Егетләр ничек йокыга киткәннәрен дә сизми калдылар. Озак, тәмле йокланган Кояш кыздыра башлагач кына аслы-өсле пешеп уянып киттеләр. Иокы туйганлыкны раслап сөякләр шартлаганчы киерелеп алтылар, тнк бер-берсснә карагач кына сәерсенеп киттеләр: Сәйяфнең аскы ирене бияләй кадәр булган, болай да куәтле борыны тукмак кебек зураеп калыккан иде Рәиф тә бер күз кабагын күтәрә алмый азапланды балтырны талый торган сукыр черки кичтән үк шактый борчыган иде шул Ашказанында бөртек ризык юк. Җәяүле, эссе тузанлы егерме чакрымлы юлга чыктылар Рәиф җыйнак гәүдәле бер малай иде, юл буендагы сыек арыш башакларын уып капкалады, башак та әле сөт кенә иде, аннан бер-ике урында куз- J галак очрады. Әмма эре сөякле Сәйяф азап чикте дә ннде... Бераздан , Поникка килеп керделәр. Сәйяф җанланып китте: Поникта аларның якын туганы финагент Бәгъдә яши иде, һәм сугыш елларында «Вәгъдәләр ипи сала» дигән шаккатыргыч, кеше шикләнеп тә, сокланып та, дәһшәт катыш курку белән кабул итә торган бер хәбәр йөри иде. «Вәгъдәләр бал белән май эчендә йөзәләр»,—дигәнне дә Рәиф еш ишетеп үсте Ул аны нәкъ шд-лай күз алдына китерә иде: Бәгъдә зур бер ишегалдында портфелен өскә чыгарып сыңар кул белән ишеп йөзә, ә йөзгәне — яңа суырткан бал күле, күл өстендә йомарлам-йомарлам май кисәкләре бар... — Киттек, Бәгъдә апаларга,— диде Сәйяф, авырайган аскы иренен ялап,— Бер бөтен ипиләрен урлап булса да ашыйм . Чукынып үлсәм үләм... Рәиф киртә буендагы куе чирәмлеккә лып итеп барып утырды. — Мин кермим...—диде. Кипкән иреннәрен ул да ялап алды. Вәгъдәләрнең өе моннан ике бакча аркылы гына күренеп тора, һәм июньнең эссе күгенә морҗаларыннан сыек кына төтен күтәрелә иде — Ник? Дурак? — Сәйяф бияләй иренен күтәреп яба алмый азапланды. — Син кер. Мин монда көтеп торам. Бар, кер... Сәйяф, ачлыктан малайның акылына зыян килгән икән дип белеп, - авыр атлап теге йортка таба китте. Әмма Рәифнең акылы бик-бик ачык иде ул вакытта... Кырык өченче елның май бәйрәме бик былчырак вакытка туры килде Урамда адәм аякланмаслык, өстән кар катыш яңгыр ява, яз буе ләйсән күренмәде, өшегән балчык һаман шул черексез көе изелеп ятты. Салкын, карлы былчыракны күгәрчен тәпие кебек алсуланган аяклары белән изеп, Рәиф мәктәпкә барды. Дәресләр булмаса да, бәйрәм көн итеп берәр савыт умачлы аш биреләчәк иде. Аяк ннде карлы былчыракны тоймый ук башлаган иде. Шунда мәктәп белән идарә арасында аңа ике хатын очрады. Аякларында бик һәйбәт резин итекләр. өсләрендә кыек кесә кырыйларына күн тасма куеп тегелгән өр- яңа зәңгәр телогрейка, башларында затлы мамык шәл. Битләре пәрәмәч булып ялтырап тора, туклык, күңел бөтенлеге, бәйрәм кәефе әллә каян сизелеп, тышка бәреп тора иде. Шунда берсе юл пычрагын яланаяк изеп мәктәпкә таба атлаган сәләмә киемле Рәифне күреп, ихахайлап көлде: — И-и, кара инде моны, бер савыт умачлы аш ашар өчен ни тикле җәфа чигә бит,— диде. . Икенчесе көлмәде, малайга нәфрәт белән карап алды да, калын тавыш чыгарып әйтте: — Әтисенең теге якка чыкканы дөрес булса, аңа әле бер савыт аш та бирерлек түгел,— диде. Ихахайлап көлгәне финагент Бәгъдә, монысы — Сәкинә иде. Малайның йөрәгенә кан урнашты. Шул көннән соң ай үттеме-юкмы, әтисеннән хат килде: чолганыштан чыктык, исән кайтсам, гомер буе сөйләп бетерерлек түгел мин күргәнне, дип язган иде. Әмма шатлык бик кыска гомерле булды: кырык өченче елның көзенд? ике көн эчендә Рәифләргә ике хәрби хат килде. Беренчесе—-әнисе, Рәиф исеменә, әтисенең командирларынан мактау хаты иде. «Сез үзегезнең ирегез, әтиегез белән горурлана аласыз. Безнең батальонда ул иң батыр сугышчыларның берсе...» Икенче көнне исә кыска хат, әнисе исеменә: «Сезнең ирегез Ватан өчен көрәштә геройларча һәлак булды». Рәиф Поник авылы читендәге киртә буенда ярты сәгатьләп утырды. Менә йомшак җил исеп куйды, ул җил Вәгъдәләр морҗасыннан чыккан төтен белән майлы таба ризыгы исен бу якка алып килде дә Рәифнең башын әйләндерде, күз алларын томалады. Таба ипие исе' Ипи пешергәндә ачы камырдан майлы табага салып башта шундый көлчә пешереп алалар иде! Рәифнен күзләрен яшь басты, берничә секундка ул акын жуйган сыман булды Әллә керергә кирәк булдымы икән? Ә? Әллә кереп туйганчы ашарга кирәк булдымы икән? Ә5 Мин кем? Бу кайсы авыл? Мин нигә монда утырам әле? Малай, чыннан да, саташа башлаган иде Сәйяф күзен тәгәрәтеп киртә буенда аңсыз яткан малайның авы JJ Сүз — авыл тарихы, колхоз музее оештыру турында бара икән. Рәиф в жиңел сулап куйды. Шуның өстенә Ахияр да әйтте: « — Әйдә, төп эш итеп шуны ал. Тарихын яздыр, музей оештыр, ху- “ җалык эшләрен мин әлегә алып бара алам.— Аннан йомшап китте.— х Шул музейда... Үзем . үлгәнче эшләр идем Халидә моны ишетмәмешкә салышты, Рәифкә дә уңайсыз иде Колхоз күптән инде районда беренче булып рентабельлеккә чыкты, Ахияр £ да, Рәиф тә районкүләм җыелышларда моны артык купайтмаска ты- х рыштылар, эчтән генә шатландылар. Ахияр тормышында да үзгәреш- х ләр булды: үзләрендә үскән Резеданы — Фәхразый кызын колхоз хиса- « бына укытып финансовыйны тәмамлатты, кызы Фрадия медицинский £ ны тәмамлап институтта калды, улы Рамнльне һич тә көтмәгәндә күр- х ше «Көрәш» колхозына председательлеккә тәкъдим иттеләр. Бу — райондагы иң авыр хуҗалыкларның берсе, дөресрәге — иң арттагысы иде. Ахиярның болай да бик исәпле булган төн йокысы качты, бала — ничә яшьтә генә булмасын — үзәкне өзә нде. Ләкин иң гаҗәбе шул булды: шәһәрдән Сольма кайтып төште һәм китмәскә дип. Олайган, кызгылт- кара чәч төпләрендә урылган басудагы камыл кебек ап-ак катлам, муенында бер-нке хыянәтчел җыерчык, күзләре һаман да матур, һаман да сагышлы караш Олайган, әмма мөлаемлеген югалтмаган. Бернинди аңлашусыз, бернинди үпкә-сапкысыз яши башладылар. Ахияр, ниһаять. быел туксан тула, имеш. Ну, гомерне бирсә дә бирә ходай. Хәер, керәшеннәрнең Нәчтүк әби дә әле исән. Аннан соң туган күлме кеше кырылды инде, ә Нәчтүк әби яши бирә. «Үткән тормышка ихтирам саклау — менә бу инде кешене кыргыйлыктан аеручы сыйфат»,— диде Халидә Әхмәтовна, калай кружкадан , чәй авыз итеп.— Моны Пушкин әйткән. Әйдәгез, шул юнәлештә бер талпынып карыйк әле. Югыйсә, без гел ит, сөт, икмәк турында гына сөйләшергә ияләнеп беткән. Әйдәгез, яшь буынны сынап карыйк әле: үз ата-бабаларының үткәненә алар ничек карар, нинди реакция булыр? Яшьләрне тәрбияләүнең бик мул бер чыганагын балчык астында яткырмыйбызмы икән без’ Партком секретаре зур дәрт белән колхоз музее оештыру эшенә кереште. Моңа мәктәп коллективын тарттылар: Мәгыйзь исә эшне туп- туры Хәсән карттан башлады. Крестьян Хәсән заманында жирне күп чәчмәде, ни гажәп — бөтен шөгыле җимеш бакчасы һәм яшелчә бакчасында чокчыну булды. Колан Кырда берәү дә бәрәңгедән башка нәрсә утыртмый, шомырт белән миләштән башка агач үстерми иде. Шуңа күрә Хәсәннең бу шөгыленә сәерсенеп караучылар булды. Шуның өстенә ул әле өч-дүрт баш багана умарта тота һәм авыруы булган йорттан, чынаяк чокыры тотып кыш буе моның капкасына киләләр иде. Бу шөгыльләр барысы да ярады, әмма тагын бер шөгыле мәшәкатьле, борчулы булып чыкты. Хәсән абзый абзарында нәсел үгезе тотты. Үгез үзенең рәвешкыяфәте, иләмсез зур гәүдәсе белән бөтен бер волостька берәү генә иде. Киң маңгае тоташ сөяк булып бәрәңге тукмагы сыман таза очлы ике мөгез белән янга киңәйгән. Маңгай уртасында үҗәтләнеп, бөтеркәләнеп беткән йон арасыннан ак кашкасы күренеп тора. Кара елтыр тиресе муен тирәсендә (хәер, муен бөтенләй юк, баштан соң тоташ коридор китеп, мунча кадәр гәүдә ясалган) жыерылып-җыерылып тора, дүрт ак бәкәле өстендәге йоннар көлтәкөлтә булып җиргә ышкылып йөри. Үзенең холкы алай начар түгел, әмма бөтен кешене котчыккыч дәһшәт астында тота. Сыер шикелле бугаз ярып кычкырмый, әллә ниткән эчке, ашказаны тавышы белән генә үзен сиздереп ^ла. — Ы-ы-һһһ! — ди. Колан Кырдагы бөтен тереклек иясе шул тавышка сискәнеп куя иде. Көтүдән кайтканда да тәртипле булды, туры кайтты.. Инде дә иртәнге якта берәр сыерга яки танага үгезләрчә күңеле төшсә, көне буе шуңа турылыклы булды, бүтән берсенә дә эндәшмәде. Үзенең шул көнге мәхәббәтен ул җиренә җиткереп үтәде, тегене үз капкасына кадәр озатып куйды һәм хуҗалар капка янында үз сыерларын каршы алгач, Көлтәаяк куәтле эчке тавыш белән аларга тапшырып кайтып китә иде. — У-у-ыһһ! Тик кайбер көннәрдә, көтүчедән берәр гаделсезлек күргәндә генә, Көлтәаяк. зур гәүдәле тереклек ияләренә хас булганча, чын күңелдән, үгез йөрәге белән рәнҗеп, урамга кайта һәм Хәсәннең капкасына карап та тормыйча. Колан Кырның ике урамый да уртадан ярып әйләнеп чыга иде Бу вакытта аның тавышы бөтенләй икенче — үпкәләү ноталарында яңгырый. — Бум-бум-бум! Бум-бум-бум! Бу инде, бер дә шиксез, көтүче Ибәт карт миңа бер гөнаһсызга чыбыркы белән сукты, яки бүген иртән гыйшкым төшкән Акбаш белән миңа көтү читендә ялгыз калырга комачау итте, дигән кебегрәк үпкә сүзләре булгандыр... Үгез үзенең хуҗасы Хәсән крестьянга күпмедер дәрәҗәдә доходта китерә иде, сыерлы кешеләр кайсы бер чиләк солы, яки берәр пот арыш, берәр капчык бәрәңге китереп бушаталар иде Кыскасы, үгез үзен-үзе дә, Хәсән крестьян гаиләсен дә шулай өч-дүрт ел туйдырды Мен тугыз йөз егерме тугызынчы елның мартында Колан Кырда колхоз оеша башлады. Колхозный беренче әгъзалары (алар арасында Хәсән дә бар иде) иң беренче эш итеп ашыгыч рәвештә ат абзарлары салдылар. Атвабзарынын бер башына ябык стеналы бер бүлмә эшләде- ♦ ләр: атлар тапшырган көнне Хәсән крестьян да аты белән бергә үзенең g Көлтәаягын шунда җитәкләп илтте, дүрт ягы да томаланган бүлмәгә ж кертеп япты. Үгез бер карулыксыз тагаракка борынын тыкты да, ша бырдатып башак ашарга кереште. Шулай да төнгә таба борчылды. Хәсәннекеләр ул төнне йокы ара- 5 лаш ишетеп яттылар. Яна салынган ат абзары тирәсеннән бәгыреңне г өзәрлек тавыш авыл өстендәге һава катламын дерелдәтте ♦ — Ы-һ! Ы-ы-һ! — дип төне буе Көлтәаяк ыңгырашты я Ә апрель аеның җылы бер төнендә аның тавышы аеруча куәт белән м ишетелеп торды. Хәсән абзый, инде көннәр җылыга таба китте, иртән торгач өйнең сала'мнан өелгән нигезен сүтәсе булыр, дип план корып х ята иде, колагында гел үгез тавышы булды. Иртәгесен исә нигез сүтеп ™ мәшәкатьләнәсе булмады урамнан бер тавыш килә, һәм тавыш якы найганнан-якыная бара иде Хәсән абзый эшне тиз аңлады: абзарын £ ватып Көлтәаяк качкан. Хәер әлегә болай ук төгәл фикергә дә ки * леп җитә алмады ул — капка төбендә үгез күренде. Юыртып кына кил- « 'гән хуттан Көлтәаяк капканың ябык икәнен күрде дә, капкага сылап « тотылган бер торык койманы җиңелдән генә мөгезләренә утыртып, чит ® кә алып та куйды Торыкның бер башына балчыгы-бозы белән суыры 1 лып чыккан багана да ияргән иде. Хәсән абзый каушый калды, чолан баскычына менеп китте, Көлтәаяк исә ишегалды уртасына аякларын җәеп басты да, киң танавын җиргә терәде. Күзләре акайган, өске якка яртылаш кереп беткән, аскы якта чәй чокыры зурлыгында аксыл-кыз- гылт күз алмалары җаныңны өшетерлек куркыныч иде. Көлтәаякның мышнавыннан аяк астындагы апрель суы дулкыи-дулкын булып дерелдәде. Ләкин бу халәт озакка бармады. Көлтәаяк башын күтәрмәгән көе генә өй буена килде дә, каты Маңгаен өй стенасына китереп төртте. өй эчендә чылтыраган, шалтыраган тавышлар нншетелде, Хәсән абзыйның кырыну әсбаплары тәрәзә өстендә саклана иде, күрәсең, идәнгә шулар тәгәрәде. Көлтәаяк күз ачып йомганчы өйнең өч ягына салынган нигезне сүтеп бирде, казык каккан урыннарда аеруча рәхәтлек белән маңгаен ышкыды, пошкырды, үкерде. Ике-өч минут эчендә ишегалды иске салам, сынган казык, такта кисәкләре белән тулды. Шуларны таратып ^бетергәч. Көлтәаяк әле дә телсез авызсыз чолан баскычында басып торган Хәсән абзыйга күзләрен алартып бер карап алды да, урамга чыгып ук китте. Ярты сәгатьләр буе Көлтәаяк капка-киртәләр җиме pen урамда йөрде, үзе гел үкерде — Бом-бом-бом, — килде Әйтерсең, үзеннән күпме игелек күргән кешеләрнең аны дүрт ягы да тоташ итеп ябылган бүлмәгә илтеп бикләүләренә ул рәнҗегән, үпкәләгән нде. ... Ахияр бик яшь нде әле, үз әнисе исән вакыт иде, әтисе Гарәфн абзый аны атка утыртып Колан Кыр сабантуена алып кнлде. Әнисе кечкенә Айзәрә белән өйдә утырып калды. Сабантуй авылдан бер чакрым чамасы читтә, инешле болында нде. Җыелган халык атларын тау битенә туарып, аста барган көрәшне, уенны карап чирәмгә урнашкан, ашыйлар-эчәләр, гармунга җырлыйлар. Сабантуй кызып килгәндә генә басудан әллә ниткән хәвефле аваз ишетелде. Баштарак ыона игътибар итмәделәр, дистәләгән тальян тавышы берсенберсе аркылы кистереп тоташ музыка тудырган, чебен-кигәвенгә башларын чайкый чай кый арт арбага бәйләнеп куелган клевер ашаучы атларның шөлдер, тамак асты кыңгырау тавышлары су буен тутырган иде. Әйе, баштарак игътибар итмәделәр. Әмма бер мизгелдә тау битендә кинәт калкып җир астыннан чыккан җил тегермәнедәй бер нәрсә барлыкка килде. Аңыш- мый тордылар. Хәер, Көлтәаяк та аңышмый торды: бу ни бу? Нәрсәгә дип барысы да монда җыелган? Кырда йөрергә тиешле сыер көтүе кайда? Әйтегез, кайда, кайда? Ә? Ә? — У-у-у-һ! О-о-о-һ! Халык сискәнеп китте. Гарәфи агай ярый әле атын теге як тау битенә туарган иде. Дөресрәге, ярый әле аркалык, йөгән тезгенен генә бушатып, алды арбаны кендектән алып атын борып кына куйган иде. Теге як халкы инешкә коелды: чыр-чу, елаш-кычкырыш. Көлтәаяк инде инеш буена төшеп, куәтле маңгаен инеш ярына терәгән иде. Өлкәнйәр инеш буендагы чаш* үләне эченнән берөзлексез балаларны бу якка озатып тордылар. Батып, пычранып беттеләр, ул арада Көлтәаяк җиңелдән генә бер-ике ат арбасын әйләндереп атты, исәбе мәйдан уртасына керү иде. Көрәш туктады, йөгерешкычкырыш башланды. Гарәфи агай Ахиярны клеверлы арбасына утыртты, атны җайлап борып куйды. Үгез бу якка бәлки чыга да алмас — ике арада сазлык. Кыскасы, сабантуй таралды. Мәйдан уртасындагы колга төбенә маңгаен терәп Көлтәаяк ялгыз калды. Шул чак тау битендәге халык арасыннан күлмәген салган, таза тәнле берәү үгез каршына чыкты. Кулында сәнәк иде. Гарәфи агай улына әйтте: — Ну, бу бирә инде, — диде. — Ел саен батыр кала торган Колан Кырның Гыйззәт бу-Ахиярның бу батыр турында ишеткәне бар. Гәр Хутор малайлары сөйли иде: имеш, җиде-сигез яшьлек Сәйяф исемле малае бар, унбиш-уналты яшьлекләрне тотып кыйный ала икән. Халык тынсыз калды. Сәнәк дигәннәре — каян табылгандыр, кибән башына көлтә бирә торган ике япьле чәнечке икән. Үгез һаман күзен алартып маңгаен колга төбенә терәп тора иде, Гыйззәт аңа якынлашты. Килеп җитәргә өч-дүрт адым кала кинәт хәрәкәт белән чәнечкенең озын сабын тез башына куеп шартлатып сындырды да, ярты сыныкны читкә ыргытты. Аннан үгез каршына килеп үк басты. Берничә секундка икесе дә исәп җыеп тордылар. Таралган халык шым калды. Ахияр малай да әтисенә тотынып арба өстеннән астагы көрәшне карап торды. • Менә ялан тән Гыйззәт, куәтле беләкләрен күпертеп, теге япьлекә белән үгез каршына килде һәм кинәт алга таба сикереп, япьлекәне үгезнең киң, юеш, алсу тишекле күн танавына тыгып та алды. Халык аһ итте. — Кан күрсә котыра бу, бөтен халыкны харап итә! Гыйззәт! Гыйззәт! — дип кычкырындылар. — Тукта! Чиген! Кадама! Әмма көрәшче Гыйззәт кызган иде, үгезнең чирәмгә терәгән танавына ул тагын ике-өч тапкыр кадап алды. Ни хикмәт, кан чыкмады. Ниндидер селәгәйфәлән акты, кан чыкмады. Көлтәаяк яман үкереп алгы аягына хут бирде: күз ачып йомганчы ашъяулык кадәр бер урында чирәм бөтереп тузан оча башлады. Ни сәбәптәндер, үгез һөҗүм итү турында уйламады, ду күчереп балчык очыртты да, бум-бум килеп үкереп авылга таба чапты. Ниндидер бер мизгелдә аның колагына авылдан сыер тавышы ишетелде, сабантуй көнне көтү чыгармаска дип яз көне көтү биргәндә үк Ибәт картның халык ризалыгын алганын Көлтәаяк белми иде. Әйе, Колан Кырда гомернең-гомер буе шулай: көтүче кеше сабантуй бәйрәменнән мәхрүм итёлми. Көлтәаяк җир селкетеп авылга таба китте, мәйдан яңадан оешты. Көрәшне яңартканчы таза ирләр җыелып, Гыйззәткә бер дистә чи йомырка эчерттеләр, тау битләренә тагын халык җыелды. Казан арты сөйләшендә камышсыман үләнне шулай диләр. Сабантуйның иртәгесен сөйләделәр: Көлтәаяк су буйлап кайтышлый урам башында яшәүче Хәбри картның капка-киртәсен, читәннәрен көл иткән, Хәсән абзыйның хатыны таяклы Камилә, имеш, болай дигән: — Егерме тугызынчы елның мартында Көлтәаякны илтергә дип иң беренче Хәбри карт килеп әйтте. — Сезнең, — диде, — ат кына түгел, үгез дә бар. Бичара, шул картны хәтерләп калган, диген... ♦ Тагын сөйләделәр- председатель ат караучыларга сабантуйга ки- „ лергә рөхсәт итмәгән икән. Алар шуңа үч итеп көпә-көндез Көлтәаякны * чыгарганнар. Ат караучыларга бишәр көн хезмәт көне белән штраф ы салганнар. 5 Көлтәаякның соңгы «чыгышы» печән өстендә булды. Болын тулы § ирләр иде. Төшке аш алдыннан су кереп алдылар, зур казанда пит- £ pay тәкәсен II турап салган аш кайный иде, киң киндер паласларга ипи ф туралган, аш тәлинкәләре багана булып өелгән иде. һәр паласның бер х почмагы мәгънәле генә күтәрелеп, ул күтәренке почмаклар астында ы печән арасында зың-зың иткән пыяла тавышлары ишетелгәләп куя. = Куәтле эштән, кушаяк тибеп йөзүдән тән бераз гына рәхәтлек кичереп 2 алҗыган, ял сорый, ашказаны ризык сорый иде. Менә кайнар токмач Q бүленде, уртага табагы белән җелекле-сөякле ит килде, стаканнар хә5 рәкәтләнде. Кибеп килгән печән покосы исе дөньяны баскан, колхоз £ ирләре таза, шат, бәхетле.. Стаканнар тиз генә җиңеләйде, кайнар s токмач, яшел суган туралган шулпа, бүген иртән генә суелган пнтрау * тәкәләренең ләззәтле ите, чикерткәләр тавышы, җылы җил башны әй- « ләндергән вакыт иде, тау башында — нәкъ сабантуйдагы кебек — бөтен * болын һавасын селкетеп бер тавыш ишетелде Карасалар — Көлтәаяк х икән. Ат караучы Габдерәхнм — яшь егет —печән өмәсенә барасы килгән икән дә, бригадир рөхсәт итмәгән. Сабантуй көнне өлкән ат караучылар алымын ул да шулай кулланган... Бу юлы көрәшче Гыйззәт палас яныннан чалгы күтәреп кузгалды. Ләкин ирләр каршы төштеләр — Син нәрсә, Гыйззәт! Кәтер кнТОсең киләмени? Пеләмә үгезе бит ул! Моны үтерсәң, башың өтермәдә чери бит синең! Көлтәаякның хәтере яхшы икән: бу юлы ул борынын җиргә терәп тормады, тунтуры Гыйззәт өстен ә китте. Ирләр сибелештеләр Гыйззәт яман сүгенеп гайрәт белән чалгысының очын үгезнең маңгай уртасына селтәп утыртты. Ирләр «ах» дип артка чигенделәр, ләкин үгезгә шәйтан да булмады, чалгының очы үгезнең маңгай катысына туры килде дә, чалгы сабы чартлап сынды, Гыйззәт коралсыз калды. Ул арада үгез сыңар аягы белән тау битендәге чирәмлектән бер-ике кәс актарып атты да кинәт һөҗүм итте: тирләгән майкалы Гыйззәтне (Гыйззәтне нәкъ алты пот днп сөйлиләр иде) куәтле маңгаена алды да тау астына таба күтәреп ыргытты. Аннан үкерә-үкерә авылга таба чапты. Көрәшче Гыйззәт ул елны җәй буе Ташлытау больницасында ятты, шуннан соң ничә еллар көрәшергә җыенып та, көрәшкә керергә кыюлыгы җитмәде, ул арада сугыш чыкты, һәм шунда Гыйззәт хәбәрсез югалды. Көлтәаякның исә бу шуклыгын инде гафу итмәделәр Икенче көнне иртән Ташлытау юлында гадәттән тышрак бер йөк күренде: пар ат җигелгән арбага тегермән ташы салганнар, арба артына чылбыр белән Көлтәаякны бәйләгәннәр. Чылбырның бер очы арбадагы тегермән ташының уртасыннан алдырып төйнәлгән иде. Күп кеше Көлтәаякны ит заданиесенә тапшырдылар днп ышанып, берәүләр кыз- II Пнтрау тәкәсе — татар халкының ышануынча, яз көне туган сарык бәтиенең итенә шул көннән соң гына тәм керә Пнтрау — Петров день, (изге апостоллар Петр һәм Павел коне) христианнар бәйрәме, искечә 29 июньгә туры килә Татар халкы Пнтрау көн житмнчә печәнгә төшмәгән, печән шул вакытка гына туклыклы булып өлгереп жнтә. дип исәпләгән. чПнтрау житкәч печән арасына ут керә».— дигән мәкаль шуннан Печән өстендә, гадәттә, тәкәләр суелган, шуларны Пнтрау тәкәсе днп йөргәннәр Т Хаҗиәхмәтоо рәсеме ганып, берәүләр шатланып карап озаттылар. Шулай да авыл ятнм калды, тын калды. Ләкин ике-өч көн узгач күрделәр Ташлытау юлыннан ат җигелгән җиңел арба килә, артыннан күндәм генә Көлтәаяк атлый Ат та берә^ генә, арбада да тегермән ташы юк, үгезнең дә муенында чылбыр түгел Көлтәаякны нәзек кенә сүс бау белән арба артына бәйләгәннәр Тик, ф мөгезеннән түгел, ә... борын тишегенә киертелгән боҗрадан. Көлтә- л аякны каршы алырга бөтен халык җыелды Абзарга япканчы тышта * байтак тоттылар: Хәсән абзый белән Камиләтти елап та алдылар. Теге, 5 бичара, кешеләргә рәнҗүнең актык чиген белдергәндәй, танавын җир- 5 гә төртте дә нәкъ сыерча: = — Өм-м-м,— дип эндәште г Халык шаулашты: Ф — Ничек тишкәннәр аны? Ничек? — Әллә бөтенләй харап иткәннәрме’ — Юктыр ич, юктыр ич?— дип сораулы караш ташладылар Вет х фельдшер ат туарып маташа нде, иренеп кенә мыгырданды — Иттеләр ди, менә, иттеләр. Янына берәр тана китереп карагыз Иттеләр, ди... * Көлтәаяк турындагы сүзләр, куркыныч хикәяләр шуның белән бет- >- те Бераздан аның абзардагы бүлмәсенә кечкенә малайлар да кереп * йөри башлады. Кергән берсе танаудагы боҗрадан ике мөгезгә күтәреп у . бәйләгән нәзек сүс бауны тартып карый иде. Бау тартып карарга бер көнне Гәр Хутор малайлары да кнлде и Моны оештыручылар — кызу канлы, җитез хәрәкәтле, һәрвакыт ашы ® гып сөйләүче Кәшфи исемле һәм бөтен Гәр Хутор малайларының атаманы, таза беләкле, урамда гел яланаяк йөри торган Ахияр исемле малай иде Колхоз тарихы, авыл тарихы дигәч, ничектер, бүген шул вакыйга Ахиярның хәтеренә килде XVI Аныл, колхоз тарихын язу дигән фикер ялгыз йөргәндә Ахиярга иптәш булды Чыннан да, бик кирәкле эш икән бит: Колан Кырда сугышка кадәр ике йөз утыз бер хуҗалык булган. Сугыш алды елларында башка чыгучылар исәбенә яңа урам ясалган Днмәк, гел арт>га.. Ә менә хәзер — кимүгә. Моның сәбәпләре бик күптер, бик тирәндер Моны Ахиярга бер генә дәреслек тә аңлата алмады Галимнәр бу процессны бнк өстән генә шудыртып аңлаталар. Пенсиягә чыгуга Ахияр, мәсәлән, Гәр Хутор тарихын яза башлаячак Монысы — кимеми торганы — бик кызыклы Сентябрь башындагы яңгырлы* икс көн үлеп барган табигатьне терелтте. Сентябрь искиткеч җылы, парлы, кояшлы кнлде Кукуруз басулары каракучкыляшькелт диңгез булып тыгызланып китте, август эссесеннән көйгән бәрәңге яңадан чәчәк атты. Хәтерләре исән калган, заманның төрле елларын исләрендә тота ала торган картлар әйттеләр, менә алтмыш ел яшим Менә җитмеш биш ел яшәдем Мондый кояшлы, җәй кебек җылы, парлы сентябрьнең булганы юк нде әле Ахияр иртәдән кичкә кадәр гел басуда булды Бәрәңге быел күбрәк утыртылган, халык көченә туры килми нде Үзе күп, үзе вак. Эссе харап иткән. Бу турыда, бәрәңгене күпләп утыртып та җыеп ала алмау куркынычы турында, Ахияр күп уйланды. Хәзер аның башында моңа карата аерым фнкер дә тупланып килә Тик бу фикерен ул тегендә- монда кычкырып әйтерлек җаен тапмый әле. Дөресрәге — нинди трибунадан торып әйтәсен белми Ә перспектива болай авылда кеше кими, бу инде котылгысыз хәл Кеше кимегәнгә карап чәчүлек мәйданна а «К. У » м • 65 ры кимеми, шул көенчә кала. Җыеп алу өчен иң авыры — бәрәңге. Монда кул көче сорала. Шәһәрдән тегеләй-болай гына кайтып, шаляй- валяй гына эшләп йөрүчеләр дә мәсьәләне хәл итми. Димәк, нишләргә? Димәк, шәһәрдә булган барлык оешмаларга җир бүлеп бирергә. Әйтик, конфет фабрикасы эшчеләре. Аларга кышлык бәрәңге кирәкме? Кирәк. Сездә күпме эшче бар? Менә сезгә шуның кадәр гектар бәрәңге, фәлән районның фәлән колхозыннан. Эшчеләрне колхозга бер айга түгел, яки колхоз бәрәңге алып бетергәнче түгел, бәлки конкрет фәлән гектарны алу өчен җибәрергә кирәк. Әнә шул фәлән гектарны ничек-ничек оештыра предприятие? Анысы — предприятие өстендә. Колхоз нишли? Эшчеләрне торак, ашау белән тәэмин итә. Бер атна эчендә хәл итәләр икән — рәхим итегез, кайтып китегез. Мондый шартларда эшчедә инициатива туачак, стимул булачак. Ә хәзерге кебек беренче октябрьны, яки кайтырга гомуми команданы көтеп йөргән кешеләр белән бәрәңге проблемасын хәл итеп булмый. Кояшлы көндә бәрәңге алу, шулай да, күңелле эш. Ахияр бигрәк тә Гәр Хутор бригадасын ярата. Туган авылы бит... Быел аларда студентлар тора, ун йортта йөз ун студент. Кәшфиләргә генә кеше кертмәгәннәр: Тавис булгангадыр инде, бригадир алдан күрүчән кеше шул анда. Урман эчендәге кояшлы басуда халык бәрәңге ала. Гәр Хутор... Кайчандыр бер заманда бу урынга француз кампаниясендә батырлык күрсәткән солдат кайтып төшә. Үзе мишәрләр ягыннан — Сызраньнан икән. Патша хәзрәтләре аңа сугышта күрсәткән батырлыгы өчен морза титулын биргән. Мишәр морзасына патша хәзрәтләренең күрсәтмәсе буенча Казан губернаторы җир бүлеп биргән, бу якларга землемер килгән. Землемер урманны, җирне үлчәгән һәм акт язган. Землемер актын Ахияр үзе эзләп тапты, архивтан копиясен алдырды. Авыл ул заманнарда ук Колан Кыр дип аталган икән. Димәк, бу якларда колан яшәгән. Землемер исә болай язган:' «Владенная запись Казанской губернии Мамадышского уезда деревни Кулан Кыр. К 1 январю 1815 года в селении числится ревизских 7—народной переписи мужского пола душ крестьян 126. II Означенное селение находится в общей генерального межевания дачи деревни Поник — Айман, с деревнями под № 1113. III Во владении этого селения имеется земли под угодиями, составляющими крестьянский надел: удобной 636,6 десятин неудобной 10,7 десятин Всего во владении крестьян шестьсот сорок семь и три десятых (647,3) десятин». Актта тагын мондый юллар бар: «1816 года, Август 23 дня, на сельском сходе государственных крестьян Казанской губернии, Мамадышского уезда деревни Кулан Кыр господином Производителям Работ по состоянию и выдаче вла- дельных записей Вериго в присутствии госп. Мирового Посредника 3-го участка Мамадышского уезда Гоппсон, Запасного Лесничего Макарова и сторонних добросовестных крестьян означенного селения была предъявлена владенная запись со всеми к ней приложениями, объяснен смысл всех статей ея и значения передачи их в распоряжение дворянина г. Аязкули Сергея Альмухамедовича, кавалера солдатского ордена Знак отличия, причем крестьяне никаких возражений не делали, поэтому запись признана окончательно проверенною, о чем составлен на месте настоящий АКТ. Подлинное за надлежащим подписом. С подлинным верно: Августа 29 дня 1816 года И. О. Губернского землемера инженер Вернго». Яшь алпавыт Сәетҗан Аязколын зур дәрт белән эшкә тотынган ин беренче эш итеп ул Казанга килгән һәм оставкадагы генерал-майор Оппельбаумиын кызына өйләнгән, чиркәүгә барып никах укыткан. Ан нан Колан Кырга кайткан да үзенә йорт салдырган, балык күле, то- а поль аллеясы, тегермән эшләткән, ат,заводы, кирпеч сугу иехы ачкан. « Акт буенча бирелгән урманны күзәтеп чыккач, урманның фәкыйрь генә бер аланын дүрт яктан ут төртеп чистарткан да, Колан Кыр крестьян- з нарыннан биш семьяны хуторга чыгарган. Борынгы славяннар гадәтен- | чә бу хугорны ул «Гарь» (яндырылган җир мәгънәсендә) дип атаган һәм Гәр Хутор дигән русча исемле татар авылы барлыкка килгән ♦ Гәр Хутор элек үз гомерендә мәктәп, мәдрәсә, мәчет, мулла, хәлфә « күрмәгән, шулай да ат асрап, ямшик куып, шәһәр белән ике арада элемтәне ныгыткан һәм бала-чагасын күрше-тирәдәге мәктәп-мәдрәсә- ч гә, школага биреп укытырга тырышкан £ Сәетжан Аязколый яки Сергей Альмухамедович нәселеннән Гәр Ху- х торда бер кеше дә калмаган иде ь Кечкенә авылларны бетерәләр дигән хәбәр йөргән иде шул Имеш, га Гәр Хутор бетә икән Киресенчә булды: күрше авылларда колхоз оеш- * канда аерымаерым хуторлар ясадылар, әллә ниткән исемнәр биреп * бетерделәр «Күчтем». «Кызыл Көч» һәм башкалар Хәсән карт яшь вакытында теге морзаларның өченче буыны Габ ® драхман Әлмөхәммәтовта эшләде. Аны яхшы хәтерли. Бу арада Хәсән карт янына көн аралаш Мәгыйзь килә, калын дәф тәргә барысын да яза. Дөрес, Хәсән карт Мәгыйзь сораганнарга туры, җавап бирми, хәтере ялгышмасын өчен үзе салган бер эздән бара да бара Сораулар аны бу эздән чыгара алмый Габдрахман Әлмөхәммәтов чибәр, мәһабәт гәүдәле, шакмак мыеклы көләч йөзле укымышлы кеше иде Кешеләргә гел елмаеп карый, әмма шул вакытта күзләре көлми иде Гел хәрәкәттә, гел эштә булды Якын тирә авыллардагы крестьяннарны ничек кулга аласын белә иде өч ташлы тегермәненең бер ташын гадигә, икенчесен ярмага, өченчесен ак онга көйләтте Көрәк оны3 әйбәт кенә алына иде. әмма тегермәндә чират көтеп яткан мужикларга чәй эчертү өчен бер бүлмә тотты Монда тәүлек буе өч чиләк керешле зур самавыр кайнап тора, озын өстәлдә ашъяулык өстендә ипи, чәй һәм — шаккатырлык хәл! — шикәр була иде. Үз өендә шикәрне «керт» итеп тешләп кенә чәй эчкән крестьян монда рәхәтләнә иде Габдрахман бай турында әллә ниләр сөйләделәр ул заманда нмеш, аның улы Казанда ветеринар институтында укый икән, нмеш. патша га каршы сүзләр сөйләгәне өчен бер елга аны авылга әтисе янына сөргәннәр икән. нмеш. жәй көне аның янына озын чәчле, ак йөзле, юка пыяла күзлекле бер «студии» кайткан икән дә. икенче көнне үк Ташлытаудан «палнсмнстер» килеп тикшерү ясаган нкәж Габдрахман байның кирпеч заводы бөтен Казан артында дан тот кандыр халык арасында әле дә моржа чыгарганда, моржа сүткәндә шундый сүз йөри — һи н, Әлмөхәммәтов кирпече инде ул! Ана нәрсә булсын' Морҗачылар әле дә шул кирпечне аерып куялар ул бераз калын рак, морҗачы балтасы белән аны, гомумән, китеп тә, ватып та бул мый. Хәсән карт сөйли Мәгыйзьгә 3 Көрәк оны — тегермәндә ашлык тарттырган өчен түләнә торган млеш Момын нормасын һәр тегермәнче үзе билгели Уртача нормасы - бер поттан «ч-дүрт кадак — Чакыра бу авыллардан малайларны. Акчага’ кызыгып барасың. Үз атың белән килсәң, ике өлеш артык түли. Синең эш — ат өстендә йөрү. Зур гына чокыр Тирән түгел, бер аршын* гына булыр. Зурлыкка — зур, әнә мәктәп бар бит әле, шуның урыны шайы4 5 булыр. Олылар теге чокырга кызыл балчык ташый, мичкә белән су ташый. Ә син ат аягы белән шуны изәсең. Көне буе. Лач та лоч. Көндез — ипи белән шикәрле чәй. Кичен—биш тиен. Ж,әй буе шулай. Ул инде кайбер көнне унар ат була, изелгән балчыкны кичен учыңа алып карыйсың— каймак! Билләһи! Менә кирпеч нйчек ясала ул! Мәгыйзь язып өлгерә алмый. Тик шунысы бар, олы кеше янында тәмәке тартырга йөрәге җитми. Колан Кыр авылында бу — әдәпсезлек санала. — Әлмөхәммәтов якын-тирәдә ат нәселен яхшыртты. Безнең халык нәрсә? Авылына бер айгыр була, еллар буе бияне шуңа каплаталар. Менә бер заман ат нәселе корый башлый. Юк, теге алай итми. Ат заводы тотты. Яңа нәсел чыгарды. Крәстиян биясен чаптырырга6 шунда алып бара башлады. Бәясе—ике чиләк солы. Бервакыт бөтен халык шуңа йөри башлады. Аннары... Теге авылга мәчет кирәк, бу авылга чиркәү кирәк. Бөтенесе моның аркылы. Инде шуны салдырып куйдымы? Измәгә ничә мең тавык йомыркасы сытканга үзе ышандымы? Шуннан инде мулланы, попны үзеннән башка куя алмыйсын. Килә берәү мулла булырга. Авылда приговор җыелган, тегенең указы кулында. Ну әле моның белән генә эш бетми. Моны үз янына Әлмөхәммәтов чакырта. Иң беренче эш — русча белүен сынап карый. Беләме теге, юкмы? Яхшы белмәсә — приговор юкка чыгарыла. Аннан тегене дин, шәригать буенча сынап карый. Колан Кырга приговор җыеп килгән бер мулланы тәки куйдырмады: теге мескен, җир кит балыгы өстендә тора, дип ышанып... Хәсән карт сөйли торгач сүзеннән айнып китә: — Сиңа, — ди. — калхуз турында кирәктер, ә мин гел теге заманны сөйлим. Калхуз турында шул: бер генә хәл булды — син аны хәтерләмисеңдер инде, — малай гына бит. Габдрәхим юньсез бар иде бит. Шуның әнисе— Бәдрикамал — егерме тугызынчы елда кызып китеп. влач безнең кулда, безгә бер әйбер дә нипачум дип зур юрган алып каравыл өенә килде. Янәсе, колхоз булгач, бөтен кеше бер юрган астында йоклый. Кулакларның болай да җырлары бар иде: хатын-кызлар— уртак, маңгайларга —пичәт... Туктаттым, ярамый, дидем. Тыңламады, авызын ерып каравыл өенә китте. Надан, нәселләре белән надан. Шуннан, нәрсә булды соң? Икенче көнне калхуз таралды. Бөтен картлар гариза язып кәнсәләргә китерделәр. — Син яздыңмы? Син дә чыгасыңмы? — диләр миңа. —Юк, — мин әйтәм, —юләр хатынның бер ахмаклыгына карап, кире гариза яза алмыйм. Олы улы Шәймәрдәнне хәтерлисеңме? Әнисе иргә чыкканчы ук тумакчы булган ул бала. Ул вакытта андый эшләр ярамый — зур ыстырам. Егете баш тарткан. Шуннан бу нишләгән? — Хәсән карт тагын сүзеннән айнып китә. — Болары калхуз тарихы түгел инде аның. Шулай да бит— халык тарихы. Болар бит бөтенесе безнең шушында булган хәлләр. Тарих дигәнең шул түгелмени? Шул түгелмени? Һәм теге юньсез Бәдрикамал нишли? Мунча кергәндә үзенең эченә ике-өч тапкыр бияләй инәсен тыгып ала. Ике-өч тапкыр! Янәсе, гөнаһтан котылмакчы. 4 Аршын (аршин) — Россия. Болгария. Төркия. Афганстан һ. б. илләрдә кулланылган озынлык үлчәве —71,12 см. Әле безнең гасырның кырыгынчы елларында да балта осталары бүрәнәләрне аршынлап үлчиләр иде. 5 Шайы — кадәр, хәтле мәгънәсендә. Арча якларына унтугызынчы гасырда Лаешка урман эшенә барган кешеләр алып кайткан сүз. Моны кайбер гаиләләрдә генә кулланалар. ’ Чаптыру — каплату дигәнне аңлата. Казан арты сөйләме. һәм нәрсә була? Шул гөнаһлы көе кала, староста белән карт хәзрәт килеп егетне күндерәләр. Дүрт айдан бала таба бу. Никахтан соң дүрт айдан. Менә шул Ике күзе дөм сукыр. Шәймәрдән, бичара, гармунга өйрәнде, якын тирә авыллардан килеп аны туйга, сабантуйга чакыралар иде. Менә шул сукыр малае белән юрган күтәреп ике-өч көн каравыл өенә йөрде. Кулаклар түләгән тегеңә. Алай ярамый бит Шуннан, ‘ шәһәрдән килгән бер коммунист бар иде, халыкны җыеп сөйләште ; — Гаризаларыгызны кире алып ялгышкансыз, колхоз ул — күмәк ’ хуҗалык дигән сүз, аның, диде, гаилә бетерү, аны күмәкләштерү дигән : статьясы юк. — Ирдәй ирнең эчендә иярләнгән ат ятыр, хатындай хатынның эчен- ■ дә биләүләгән бала ятыр, ди. Менә шулай, энем Мәгыйзь Теге сукыр : Шәймәрдәнне әйтәм. Үсте, әнисен ташлап чыгып китте Хәтерлисеңме? < Мәгыйзьләр буыны сукыр Шәймәрдәнне хәтерли. Утыз алтынчы ел- , ларда «Сукырлар җәмгыяте» авылларга килеп концерт куеп йөри иде ■ Шәймәрдән бер ике тапкыр Колан Кыр клубында җырлады. Зур ша ■ дра битле, кара күзлек кигән киң җилкәле ир сәхнәгә чыгып төймәле . гармунда уйнады. Төймәсе өч рәт иде. Үзе уйнаганга үзе җырлады Ма лайлар озак вакытлар аның сүзләрен кычкырып җырлап йөрделәр, бер куплетын отып калганнар иде Каховка. Каховка, иркәм син, винтовка. Кайнар ядрәдәй очып бар Иркутск. Варшава. Орел һәм Каховка — Безнең үтелгән зур юллар... Хәер, тагын бер җырның ниндидер бер ертык кисәген отып калган нар икән: Херсон буенда Үләннәр бик биек, Херсон буенда бар курган Кылган басып киткән Шул курган астында Йоклый Железняк партизан Теге вакытта. Шәймәрдәнне тыңлаганда, бөтен Колан Кыр халкы шыпырт кына елады. — Ә такта яру заводы? Такта яру заводы?—Мәгыйзь, тәмәке тартасы килүдән иңрәп, озын сүзле Хәсән картка ачу катыш карады Монысын Хәсән карт турыдан башлады. — Алпавыт тугызынчы елны салды такта заводын Башта якын ти рә авыллардан утызлап егет җыйды Аңлатты шулай-шулай, диде Кул белән такта ярып чиләнәсез. Дөньяда, диде, шундый көчләр бар җил. пар, су, кояш Алдынгы халыклар, диде, әнә шуннан файдаланалар Ән- глнчәннәрне әйтте, урысларны, нсмссләрне. Менә шулай аңлаткач әйтте, такта яру завоты салам, диде, әмма лнкнн аңа пар казаны кирәк. Шәһәрдә, диде, мнн килешеп кайттым, акчасын түләдем, миңа пар казаны эшләделәр. Аны алып кайтырга кнрәк Кемнәр риза? Пар казанын тәгәрәтеп нәкъ бер ай да унике көн алып кайттык Шәһәрдән генә бер атна чыктык. Уч төпләребез, тез башларыбыз чиләнеп, сөялләнеп бетте Пар казанын алып кайттык, әмма бай вәгъдәсен үтә мәде эшләгәнегез юлда ашауга беткән, диде. Бер елдан завод эшли дә башлады. Беренче көнне бөтен өяз халкы җыел>андыр алты пычкылы гыйфритнең бер башыннан бүрәнәне биреп торалар, икенче ягын нан шалтырап такталар килеп чыга Пила чүбен ашап эшли Көрәк белән пила чүбен мичкә ыргытып торалар, теге янып тора, казанда пар ясала тора Мәгыйзь бу хикмәтле заводны хәтерли иде әле. Аны гына түгел. Колан Кыр белән Гәр Хутор уртасындагы «алпавыт дачасын» да, Кесмәс елгасының уйсуланып аккан тугаен да, наратлы тау башын да - бары сы да тарих Нарат бүрәнәдән салып, нарат такта белән тышланган бер катлы, чардаклы өй, әйләнә-тирәдә сирень бакчасы. Бакча уртасында беседка, корган, какшаган инде, ләкин буяулы такталар матур, затлы. Сирень, гел сирень иде ул тирәдә. Әле ул елларда җыр да бар иде. Тәрәзә төбем гөлсирин, Гөлсирингә су сибим... — Бай, бай үзе нишләде? Совет властена ничек булды? Авыл тарихын язганда моны без яктыртырга тцешбез...—Мәгыйзь тәмәке тарта алмаган вакытта гел нервлы була иде, монда өй бит, урам булса, ул түзмәс иде, кабызыр лде. Урамда Хәсән карт барында гына учка яшереп тарткалаган бар, анысы. Хәсән карт арган иде, Мәгыйзьнең сорауларына туры җавап бирә башлады. — Нишләсен? Колчак армиясе килгәч, алпавыт шулар белән Мал- мыжга китте. Халык, бәлки, тимәгән дә булыр иде. Дөрес, Түнтәрдәге Ишми ишан белән дуслашып, унберенче елда Казан артындагы бөтен мөгаллимне, яңача яшәргә өндәп йөргән күп кенә муллаларны өтермә- гә озаттырды. Алай ярамый бит. Шуннан куркып китеп барды да. Аның пәйгамбәр урынына күргән Ишми ишаны сәвиткә каршы чыкты. Аңа зур суд булды, җәзасын алды- Ә безнең алпавыт Колчак белән китте, китте. Кытайга барып чыккан. Кытайда син кемгә кирәк? Аннан Төр- киягә күчеп килгән. Анда кем көтеп тора сине? Анда бит эшләтер өчен без юк. Төрекнең үз байлары бар. Менәтерәк, үзе шунда үлгән, балалары исән, ди. Истамбулда. Кайтып шул бакчаларны бер генә карап, шул сиреньнәрне бер генә тапкыр иснәр идем, аннары шунда үләр идем, дип елый ди, бер малае. Килгән бер парахутны каршы ала икән Истамбулда. Янәсе, безнең яклардан кемнәр бар? Безнең илдән килгән парахутларны әйтәм. Казан ягыннан кем б^р? Менә бит, әтиләренең эчке күңеле начарлыкта булгач, безнең гади халыкны кешегә дә санамагач — балаларына нинди җәза... Кеше яшәгәндә балаларын да уйларга тиеш. Китте— Колчак әрмиясе белән китте. Двәрәннәр юлыннан китте ул да. Ә теге заманда бит двәрәннәрнең патшага каршы чыгып себер киткәннәре дә булган. Кешенең күңеленә карап эш итәргә кирәк, Мәгыйзь энем. Әнә шул әфисәрләр — двәрәннәр — безнең кебек мужикны яклаган бит инде. Үзләре, дөрес, бал-май эчендә йөзгән. Шу- ларны безнең авыл янындагы юлдан Себергә куганнар бит инде! Шуңа күрә безнең яннан уза торган таш юлны «Әбизәр юлы» дип йөртәләр бит инде!— Хәсән карт, шуны да белмисеңмени дип рәнҗегән сыман, ■Мәгыйзьгә карады. Аннан, борын эченнән генә җырлап күрсәтте: Өстәлләрең бнзәр-бизәр. Бизәр саен әбизәр *, Әбизәрләр дөнья гизәр, Сез дуслардан кем бизәр? Хәсән ка^т халыкара хәлләр белән бик кызыксына, әмма гәзит-фә лән укый алмый, күзләре бик начар. Шуңа күрә, кичке тугызда телеви зордан «Время» тапшыруын бер дә калдырмый. Мәгыйзь исә күп укый Үзенең авыл тарихын язганда тәмәке тартмыйча утырып иза 4HryeHej ачуын икенче вакытта ул Хәсән карттан ала. Урамда, яки үз оясы- идарәдә. Мәгыйзьнең карт янында тәмәке тартуының бер системасы бар Хәсән карт өендә ул тартмый, түзә; урамда, капка төбендә утырганда җиң эченә яшереп, башын читкә борып тарта; идарәдә исә — ник әлл; кемнәрең килми! Монда Мәгыйзь — абсолют монарх. Выжгытып тарта Халыкара хәлләр бик катлауланып киткән көннәрдә Хәсән карт яр ты сәгатьлек «Время» тапшыруына гына риза булмыйча, идарәгә кил: Җаен көтә, Израиль, Хөмәйни, Ясир Арафат, Ливан мәсьәләләре, Ита Лиядәге мафия, Америкадагы эшсезлек мәсьәләләре аны бик нык бор чый, бик кызыксындыра Шунда инде Мәгыйзь рәхәтләнә. 1 Әбизәр — офицер. Казан арты диалекты. Халык теленә унтугызынчы гасырл кергән булса кирәк. — Хөмәйнинец кичәге белдерүен тыңладыңмы?— дип башлый ул үзенең сүзен.— Нәрсә ди бит, ә? Вәт картлач! Нишли бит, ә?— Хәсән карт якынрак килеп утыра, Мәгыйзь моны сизә, юри суза.— Ну, бу инде нәкъ теге хикәяттәге шикелле: ызначит, тәмәке тартуга каршы көрәшәбез, дип галимнәр симпозиумга җыелганнар (кабызып ала, тирән итеп суыра). Сөйләгәннәр болар, бер сәгать, ике сәгать. Ызначит, тарту за- ♦ рарлы, тартмаска кирәк. Ярый. Тәнәфес ясаганнар. И һәм нәрсә булган g дип уйлыйсың?— Мәгыйзь тирән елмаеп Хәсән картка таба борыла, те- м гесенең исә тәмәкене үз гомерендә авызына алганы булмаган кебек, бу “ турыда тыңларга да теләми, ул тагын шуышып утыра, мөлдерәтеп Мә- « гыйзьгә карый. Хөмәйни нәрсә дигән? «Правда» ни яза? Ә?—Мә- ~ гыйзь — явыз артист.— Ызначит, болар, зур коридорга чыгып авызла-* рына бөтенесе папирос капканнар И һәм җннел сулап куйганнар Та- ф 1ын ничә доклад калды?—дип сорый икән иң галауный учуный. в — Шуннан, шуннан? Хөмәйни нәрсә дигән? Мәгыйзь ашыкмый, төтенгә рәхәтләнеп чумып сөйли: * — Ә... Хөмәйни... Ул әйткән безгә дигән ни тульке шаһның үзен х генә кайтарып бирәсез, шуның өстенә әле аның дәүләт казнасыннан та- « лап чит ил банкыларына күчергән акчасын да кайтарасыз. Без, ди, картлач, сорамыйбыз, ә таләп итәбез,— Мәгыйзь чалт-чолт китереп чут £ төймәсен сала — Ызначит, менә булдымы егерме биш миллиард амерн- х ка доллары. Ә теге якта бөтенесе долларга корылган . х Хәсән карт активлаша: п — Бирәләрме икән? Кайтаралармы икән? ® Мәгыйзь нсә халыкара хәлләрне тәмәке темасы белән бергә бутап х алып бара — Ә менә тагын ничек булган: Советлар Союзының бөтен тәмәке фа брнкаларының директорларын семинарга җыйганнар. Трибунага чыккан берсе үз продукциясен мактый икән Тәнәфескә чыкканнар, тартып җибәргәннәр. Шунда безнең министр болар янына килгән дә, сораган: нинди марка тартасың? Карасалар, бөтенесе дә Ленинградның Урицкий фабрикасыныкын тарталар икән. Министр кычкырып көлгән... — Шуннан, тегене сөйләп бетермәдең әле, Мәгыйзь энем Акчаны кайтаралармы икән? Бүген Хәсән картка үзе теләгән информацияне алырга насыйп булмаган икән. Идарә янына дөбер-шатыр трактор килеп туктады, ул арада бухгалтерия бүлмәсенә өтәләнеп Кәшфи килеп керде — Ишеттегезме? Аның өчен чөнки, әле генә хәбәр иттеләр: ике космонавт очкан. Хәлләре яхшы ди. Берсе — полковник, икенчесе — гражданский галим. Аның өчен чөнки, шулай итмичә йрамый берәү — командир, ә икенчесе дизельләр, карбюраторлар, поршеньнәрне яхшы белергә тнеш. И һәм дә горючийне. Хәсән карт ашыгып рално тыңларга кайтып китте, Мәгыйзь нсә төтенен тәмләп суырып арифмометр әйләндерә башлады — Әле менә син кергәндә генә уйлап куйдым,— диде ул Кәшфигә карап.— Колхоз ничә ел рәттән инде рентабельле булып килә. Ә бит районда житмеш бнш процент колхоз шул турыда хыялланып яши. Менә без ник алда? Син уйлыйсың инде, енн яхшы эшләгән аркасында гына дип Юк шул, энекәем, малны тота белергә кирәк Ә ул мәсьәлә безнең кулда. Хәзер — исәп заманы Шуңа кормасаң, ачка кырылып бетәсең. Менә мин әле генә документка имза салдым симертүгә куелган унсигез баш тана иртәгә шәһәргә озатылырга тиеш Ни өчен? Культпоходкамы? Юк. ит комбинатына Ни өчен иртәгә?—Мәгыйзь елмая — План шулай Бүген ундүрт башны Емельянов колхозы озата Ә берсекөнгә күрше «Марс» колхозы Менә без — хисапчылар, экономистлар шулай планлаштырып утырабыз инде. Шәһәрдә күпме халык бар? (Чут төймәсе — чалт! Бераз гына әле бөтерелеп тора ) Мин круглый алам, пускай булсын бер миллион, һәркемнең тамагы бармы? Авызы? Бар. Мин круглый алам —бер авызның буе —биш сантиметр (чут төймәсе — чалт! Мәгыйзь авыз кырыендагы төпчектән чыккан сыек төтеннең күтәрелеп бер күзенә бәйләнүенә чыдый алмыйча, башын янтайта, бер күзен кыса.) Миллионны бишкә тапкырласаң, (чалт-чолт), ул буладыр — биш миллион сантиметр. Тәк, метрлар, (чалт.-чолт), ул буладыр... илле мең метр. Хәзер без аны (ачы төтенне суырып алгач) әйләндерәбез километрга. Тә-ә-к... (чалт-чолт). Ул буладыр нәкъ илле километр озынлыктагы авыз. Әнә шуны күз алдына китерәсеңме? Әнә. шул авыз көненә өч мәртәбә (чалт!) ачылып ризык сорый! Илле километрлы авыз! Дөрес, ул да безгә машина, киемсалым, газ, электр, аяк киеме бирә. Папирос, сигарет бирә. Шырпы, зажигалка. Машинага бензин. Ул да тик ятмый, ну син дә инде, будь дубыр, әнә теге авызга сала бир. Көненә өч тапкыр, дим... Кәшфи балаларча каршы килеп маташты: — Юк, туган, алай дөрес чыкмый ул. Менә син авыз дисең. Аның өчен чөнки, минеке дә биш сантиметр бар ул. Ну бит минем тешләр юк. Мин бит бәрәңге боламыгы гына ашыйм. Сөткә изеп. И һәм дә... — Ә-ә, юк, туганкай. Аны круглый аласың инде. Тигезлисең. Өй бураганда ничек? Нечкә башка юан башны салгач, теп-тигез чыга ул. Шылт та итми... Син теге, үзең ашамагач та. Теге мәзәкне беләсеңме?— Мәгыйзь тәмләп яңа «Беломор» кабызды, ике-өч боҗра очырды. — Килеп чыгыгыз әле бер,— дип кода үзенең икенче авылдагы кодасын чакыра икән. Бер чакырган, ике. Бер көнне теге кода үзе генә килеп тә чыккан. Монысы чапкыда тәмәке турый икән.— Тарт, кода, хуш исле чия яфрагын кушып чаптым,— дип төрдертә икән. Әлегә бер дә самавыр-фәлән кыймылдатучы юк, ди. Тарталар болар. Бераздан кода икенче бер күчне күрсәтә: монысын тартып кара, монысының өстенә ширбәт суы бөркеп киптердем, ди. Моны да тарталар. Тагын берничә тапкыр. Кунак кода зәңгәрләнеп бетә. Самавыр тавышы тәки юк. Шуннан кунак кода тора да, кайтырга җыена башлый. Ә теге хуҗа Кеше әйтә: — Икенче килгәндә кодагый белән килегез,— ди. Кунак кода да югалып калмый: — Кодагый тартмый шул,— дип капкадан чыгып китә. Кәшфинең килүе Ахияр янына икән. Кабинет бушаганны гына көтеп торды да председатель янына ашыкты. Мәгыйзь исә әле чут салып, әле арифмометр әйләндереп эшли калды. Хәер, күбрәк чут салып: ия- ләнелгән, ышанычлы, бөтен операцияне төгәл башкара инде ул агач төймә. Ә иң дөресе — агач чут төймәләре яшьлекне хәтерләтә иде. Арифмометр — чалбар кигән кызыл тырнаклы кызларныкы. Әнә алар күрше бүлмәдә исәпләп утыралар. Алар ишеге яныннан узганда Кәшфи дә сискәнеп куйды: двигателен сүндермәгән иде ул. Трактор лепелдәп эшләп утырды, бу бит — байлык. Материаль байлыкны исраф итү дигән сүз. Шуңа күрә кабинеттан Кәшфи тиз чыкты. Кабаланып сөйләп бетерде. — Кайтам дигән. Семьюм. Алдагы елга пенсиягә чыгам дигән, йорт урыным исәнме, дигән. Аның өчен чөнки... Кешегә үз нигезе кирәк. Ни өчен дисәң, шулай әйбәт була. Давай, иптәш Гарәфиев (кабинетта вакытта ул Ахиярга гел шулай дәшә), без моны уйлашыйк. Материалны үзем ташыйм. Бушка. Бер тиен язмагыз. Чүтеки, без өчәү бергә чыгып киттек сугышка. Япь-яшь көе. — Дүртәү икәнбез,— диде Ахияр авыр сулап.— Күрше Иванны кая куясың? Ятып калды? Әнисе янына кергәнең бармы? Ә Гыйльфанга хат яз: биш куллап каршы алабыз, нигезе исән, материал булыр... XVII Иорт капкасы, квартира ишеге төнен кеше тыныч йокласын өчен ябыла. Төн — ял өчен, йокы өчен. Төнен кем йокламый? Ил сакчысы солдат, дежур милиционер, ашыгыч ярдәм станциясе, телефон-телеграф кешеләре, ипи-күмәч пешерүчеләр. Кайвакытта — гашыйклар, еш кы- ф на — хәсрәтлеләр. Төн — йокы өчен, моны бозарга ярамый. Авылда, мә- и сәлән, барысы да йоклый. Ферма каравылчысы да, идарә дежуры с да — барысы да, барысы да төнен йоклый. Авылда төн уртасында бе- 2 рәү дә, берәүнек дә ишеген какмый. Гадәт шулай, тарих шулай. Әмма 5 бу гадәт бер кешегә кагылмый: ул — председатель. Аның капкасын телә-- сә ни вакытта кагалар, теләсә ни вакытта аны уяталар. Ахияр соңгы ва- § кытта, Сольма кайткач, кеше төсле йоклый башлаган нде. Я хода! Адәм . баласына — председательгә — мондый кадер дә була ала икән: кайтып керешенә — кайнар аш Салат ясалган, өстәлгә катык куелган. Аштан ® соң зал бүлмәсендә телевизор кабызылган. Журнал өстәлендә бүгенге = почта. Идәндә йомшак палас. Ятар алдыннан эмальле табак белән жы- * лы су, тәбәнәк урындык, аяк сөрткече Чытыр ак урын-жир, укып яту өчен көйләнгән лампа Нигә гомер буе килеп-китеп яшәде бу Сольма? s Әнә бит, Мәгыйзь әйтә, аныкы ике ел гына шулай тулгаклаган. Сольма *■ исә —гомер буе. Ярый әле, малай авылны сайлады... Адәм баласы бо- * лай да яши ала икән. Ахияр вакыт-вакыт шикләнеп куя башлады, мон- z дый идеаль шартларда яшәп колхоз белән житәкчелск итеп булырмы? п йөрәкне май басмасмы? Ләкин кеше төсле итеп кадерле урыннарда * йоклый башлагач, анда бер сәер гадәт барлыкка килде: ул төшендә ® сугышныкүрә иде. һәрвакыт иң авыр вакытын, һәрвакыт — чигенү вакытын Ахияр газаплана, шуыша, автоматын югалта, элемтә аппаратының батареясын тартмага кертә алмый, кабель аягына чорнала, ул шуыша алмый, инде ыңгыраша гына, ә кабель һаман аякны ычкындырмый, жнтмәсә батарея тыгылмагай телефон тартмасындагы зуммер эшли! Батареясыз эшли! — Зың-ң! Зың-ң! Зың-ң!— килә, үзәкне өзә. Тагын шуышырга, тагын кабельдән аякны алырга дип тыпырчынырга . — Зыц ң! Зың-ң! — Ахияр, дим! Ахияр! Уян әле, ишектәме, капкадамы кеше бар! Монысы Сольма тавышы, ни гажәп, сугыш вакытында алар таныш түгелләр иде бит әле, Сольма да шушы взводта икән бит — Ахияр, дим! Капкада кемдер бар Фу-у... Ахияр уянды, саташып каранып алды: сугыш түгел, бүрәнәле авыл өснең эче икән. Әнә таныш палас. Әнә таныш сәгать. Ten! Тең! Авыр хәрәкәт белән гомер саный. Электр кыңгыравы һаман зеңелди иде Ахияр торды, киенде, ишек алдына ут бирде, чолан баскычларын март суыгында шартлатып, капкага килде. Сорамыйча гына ачты Өй кыегыннан төшкән яктылыкта кара плюш жакет киеп, калын мамык шәл бөркәнгән Сәкинәне танып алды. Аны күрмәгәнгә ничә айлар инде! Сәкинә каушаган нде. — Рәиф кияү шәһәрдә жыслышта бит, иптәш Гарәфиев (Ахияр Н1ътибар итте: Сәкинәнең аңа беренче тапкыр шулай зурлап эндәшүе нде). Сезне борчымас та идем ни бит колхозда бик зур бәхетсезлек чыкты бит — Сәкинә тыны буылудан тотлыга иде — Ни бит... Бәгьдә апаң ялгышкан. Сручны озатырга кирәк... — Ничек ялгышкан? Нишләгән? — Ничек дип... Акылына зыян килгән. Кычкыра, ут белән уйный Бөтен авылны хәл итәм, ди. Берүзе бит, берүзе! Бич чишенеп ташлап ишегалдында йөгереп йөри! Ялан тән! Кар өстендә... Карарга ыстырам . Ахияр бер мәлгә тын калды Нәрсәдер эшләргә кирәк иде Фу. шайтан, бу төн бетте инде. Иртәгә, юк ннде, бүген — райком пленумы бу- ласы иде. Ахиярның анда чыгыш ясыйсы бар. Ун-унбиш минут, диделәр. Чыгыш әле язылмаган. Өстәл өсте тулы мәгълүмат. Иртәнге дүрттә торып утырмакчы иде ул... — Бар шоферны уят,— диде ул Сәкинәгә.— Колан Кырдан Мәгыйзь белән Рәхмәтне алып килсен. Үзең дә әзерлән юлга Районга кереп тормагыз, туп-туры шәһәргә. Мәгыйзь андыйның рәтен белә... Сәкинә төн караңгылыгына кереп югалды— Ничә яшь икән инде моңа?— дип уйлап калды Ахияр Алтмыш бишме? Юктыр, күбрәктер. Инде җитмешкә таба барышыдыр... Чын сүз әйттеме икән? Сәкинәнең үзенең дә бит акылы сидери башлаган дигәннәрне. Ни чакырып кияве-кызы янына күчеп килми, ялгыз яши. Ялгыз яшәүченең эше яман! Аңа бернинди телевизор, радио, китап ярдәм итә алмый. Чын хәбәр әйттеме икән? Ул көнне машина шәһәрдән кич кенә кайтты. Ахияр да арып кайткан иде, кичке аш алдыннан бер рюмка коньяк эчте. Чыгышын бик ошатып бетермәде кебек Беренче. Өлкә комитетыннан да инструктор бар иде. Анысы пленум беткәч Ахияр белән җылы гына сөйләште. Кечкенә авылларны саклау мәсьәләсендә Ахияр эчкәрерәк кереп китте дә, экономик мәсьәләләрне күмеп ташлый язды. Беренче шуны ошатмады. Әмма инструктор кызыксынды, Ахияр яшьләрне тәрбияләү мәсьәләсендә әллә нинди прогнозлар биреп бетерде. Арадан берсе —буаз атларны кечкенә малае булган йортларга биреп асрату. Колхоз фураж җибәрә, хезмәт хакы түли, малай бәхетле була — колын үстерә. Бер ел 6ve шулай... Мондый тәҗрибә әлегә «Яңа юл»да гына һәм әлегә гел уңай нәтиҗә бирә. Малайлар авылны яраталар. Аннан соң СПТУ мәсьәләсен күтәрде Ахияр. СПТУга диде, сигез классны өчкә-көчкә бетергән малайларны җыю дөрес түгел Мисал да китерде: бер колхозның председателе мәктәпкә кергән икән дә, дәрес бара ди, укытучы дәресен бүлеп әйткән: — И, иптәш председатель, менә шушылар белән иза чигәм инде мин,— дипА күзлек, киеп теге дөньяга карап утыра торган ике-өч малайны күрсәткән,— Менә укытып кара син аларны: әлегә кадәр яшел төс белән сарыны аера алмыйлар... ‘ Теге председатель шунда әлеге күзлеклеләр янына килеп, аркаларыннан сөйгән: — И. җаннарым, болар — минекеләр инде,— дигән... — СПТУга сигезне, унны отличнога тәмамлаганнарны гына җибәрергә кирәк,— диде Ахияр трибунадан торып.— Авыл хуҗалыгы машиналары елданел катлаулана. Мин теге өчле-көчлеләрне күп укытып карадым. Кайта — зур комбайнны күреп мөстәкыйль үзенә урдырырга кушкач, югалып кала. Аннан бөтенләй ташлый... — Ә теге отличникның институтка китәсе килсә?— дип бүлдерде аны Байгильдеев. ' — Анысын да уйларга кирәк,— диде Ахияр. Җитмәсә, шул мәсьәлә буенча пленумда, һич тә көтелмәгәндә, мыеклы, таза тавышлы бер иптәш чыгыш ясап, Ахиярга бәйләнде: шагыйрь икән, авыл темасына яза торган әсәренә материал туплап йөри икән һәм беренче секретарьдан пленумда катнашырга рөхсәт сораган. Мыек туп-туры Ахиярга һөҗүм итте: — Менә сез, иптәш,— диде ул,— кадрларны авылда калдыру турында кайгыртасыз. Урта мәктәпне тәмамлаганнарны авылда калдыру буенча эш алып барасыз икән. Әмма уйлап карадыгызмы? Сезнең агитация буенча авылда калдырган егетләр-кызлар арасында күпме-күпме талантлар һәлак була? Бәлки, алар арасында киләчәкнең менә дигән рәссамы, музыканты, язучысы, артисты, галиме, архитекторы бардыр? Сез шул турыда — милли культурабызның киләчәге турында уйлап караганыгыз бармы? Гел дояркадоярка дип булмый бит! Дояркаларга укыр өчен кем шигырь язар, кем телеспектакль күрсәтер, кем рухи азык бирер5 Минемчә, сез уй-фикерләрегез белән бүгенге көн таләпләреннән , байтак артта калгансыз Мыеклы шагыйрь залны үзенә аударды да бетерде. Тавыш та кирәк шул. Бугаз шәп булганда, ргвеш-кыяфәт булганда ни әйтсән дә — шәп чыга. Ахияр шулай уйлап утырды конференц-залда. Әмма кайтып яткач, башкасын да уйлады, чыннан да. бөтен идеологии эш савымчы ♦ белән механизатор үстерүгә кайтып калмыймы сон? Теге, мыеклы, бәлки, хаклыдыр? “ Бәгъдә апаң, Бәгъдә апаң... Ахияр ул епны элемтә бүлеге начальнн-S гы булып эшли иде. Хәтерли, хәтерли аны Ахияр. Бәгъдә — жир жимс- £ pen, ирләрчә сүгенеп йөри торган хатын — ул елны саклык кассасы мө- § дире булып эшләп алды. Түбәннән — авылдан күтәргәннәр иде. Кырык 2 жиденче елның калын, йомшак карлы кышы. Кибетләр рәтләнергә тор- ♦ ган бер чак, карточка системасы бетерелә икән, нли-шикәр теләгәнчә в булачак икән, дип сөйләгән сүзләр куерды. Халыкта өмет, өмет... Көтү- “ ләр, ышанулар. Шикләнү, булмаска сәкеннәүләр... Халык кулында акча — бигрәк тә сугышта кешесе булган — аз балалы таза солдаткалар, х налогсыз яшәгән ялгыз карт-карчык баеды. Бәрәңгенең чиләге егерме- утыз сум. Бәрәңге мул булды, сугыш башланганнан алып беткәнче бә- н рәңге-иген ишелеп уңып килде. Налогтан азат ителгән льготалы кызы- « ләрмис семьялары бәрәңгедән зур доход алдылар Базарлар мул. s калын булды, сарык, бозау, таналар печәнле чана янында үзләренең S - озын юлда бөкләп килеп оеган аякларын язып, көйшәп торалар, ял көне ® Ташлытау хезмәткәрләре базарга чыгып сарык, бозау, тана-үгез сату- ® лашалар, каз-тавык түшкәсе сайлыйлар Акчалар бик эре - утызлык — * озын, кызгылт-алсу сурәтле, йөзлек — тастымал буе, унлык — кара-кө- меш сурәтле. Өчлек-бишлекне малга да санаган кеше юк: алар яшькелт кәгазьдән, бишлегендә парашют капчыгы киеп елмаеп торган кеше, өчлегендә — каска киеп, шахтер лампасы тоткан егет. Берлекне күргән дә юк, аңа берни дә алып та булмый. Бакча тәмәкесенең стаканы егерме биш тәңкә, ләкин егерме бишлек акча юк. күп вакытта тулы стаканга бер аш кашыгы өстиләр дә. кызыл утызлыктан кайтарып биреп мәшәкатьләнмиләр. Ниндидер бер көнне район үзәгендә кемнеңдер авызыннан «акча алышыначак икән» дигән хәбәр чыкты. Бу хәбәр яшен тизлегендә Ташлытауның бөтен кибетләренә таралып өлгерде Халыкка таралды. Ахияр сизеп утырды: коммутатор янындагы телефонисткалар арыпталып эштән чыктылар, клеммалар берөзлексез лепелдәп ыч кынып торды, тоташтыру шнурлары шың-шың килеп шуды, өзелде, кайсыдыр линия стройдан чыгып торды — бөтенесендә бер генә сорау иде — Акча алышына диләр, шул сүз дөресме? t Бу сорауга беркем дә, берни дип тә җавап бирә алмады, шик шөбһә аның саен артты. Халыкта акча күп иде — моны кеше белә иде. Менә шимбә көн килеп җитте, район үзәге хезмәткәрләре иртүк алтыда стенадагы кара картон тәлинкәләрен көйләделәр. Кызыл Мәйдан тавышы ишетелде, мәһабәт гнмн яңгырады. Соңгы хәбәрләр китте төрле өлкәләрдән, крайлардан, автономияле республикалардан Сталинга хәбәр итәләр иде: мөмкинлекләрен чамалаганнан соң фәлән фәлән өлкәләр, крайлар, республикалар яңадан шуның хәтле ашлык чыгарырга булдылар, фәлән-фәлән җирдә Сталинга музей ачылган, фәлән композитор аңа багышлап кантата язган, фәлән художник аның образын киндергә төшергән һәм башкалар... Акча алмашынуы турында — ләм-мим Туктале, нәрсә соң бу? Нәрсә бу? Моңарчы бит бер дә буш сүз булганы юк иде Теге елны сугыш башланырга мөмкин дип сөйләде халык. Мо- лотовның чыгышы ла бу хәбәрне бастыра алмады —сугыш башланды. Ике ел элек — кырык биштә, сугыш бетә икән, диделәр — бетте Гитлер үзен-үзе үтергән дип сөйләделәр — шулай булып чыкты Сталин — бөек диделәр — шулай булды, фашизмны җиңдек бит. Ә бу хәбәр? Нү- жәли юкка гына? Халык шулай уйлый иде. Әмма халык бу очракта да дөрес сиземли иде. Шимбә көн иртән район җитәкчеләренең сейфларында инде махсус күрсәтмәле конвертлар ята һәм аларны бары тик шул көннең икенче яртысында гына ачасы- иде. Бу конверт килгәнен белгән хезмәткәрләр инде райүзәк буенча йөгерешкән, пышыншашын килгән, акча тулы сумкалар белән кибетләрне, складларны сөреп чыккан иде. Әмма сейфлардагы теге хатны ачарга әлегә иртә: моның эчтәлеген райүзәктә әлегә нибары бер кеше генә белә иде. Дөрес, якынча белүчеләр дә булды: район башкарма комитеты председателе, банк управляющие, финанс бүлеге мөдире, Дәүләт куркынычсызлыгы Министрлыгының (ул вакытта — Министрлык) район бүлеге начальнигы һәм... Бәгъдә. Саклык кассасы мөдире. Бәгъдә шул вакытта үзен Кремльдә дип хис итте. Тыны буылды. Үз гомерендә беренче тапкыр ул Дәүләт Серенә якын килгән иде. Бәгъдә шимбә көнне шул Сергә бик якын килде. Дөресен әйтергә кирәк, ул Сер элемтә бүлеге мөдире Ахияр Гарәфиевкә дә килеп җитте, саклык кассасына салынган акча сумга-сум исән калачак икән. Шөкер, . Ахиярның андый «юләр» акчасы юк, бар тапкан ашау-эчүгә, йорт кирәгенә бетеп бара иде. Әмма саклык кассасындагы «өч меңгә кадәр акча сумга-сум түләнә» дигән хәбәр райүзәк буйлап яшендәй узды, күп кешене урынга екты, егылганны торгызды, урамга куды. Саклык кассасы тирәсендә кара мәйдан барлыкка килде. Бәгъдә шәп утырды, такта кабинетның ишеген кагып керүчеләр арасында сумкалылар, саквояж- лылар, хәтта капчыклылар бар иде. Бәгъдә каты торды: — Сәгать алты тулды, вкладларны бары тик дүшәмбедән генә алабыз, бөтен счетлар ябылды, бүген бернинди операция башкармыйбыз,— диде, һәм кассаны яптылар. Ә иртәнге сәгать алтыда, Кремль курантларының мәһабәт тавышыннан соң Кызыл Мәйданның салкын ташларыннан чакылдап чыккан кебек Левитан авазы яңгырады: «От Советского правительства...» Бу тавышны, мондый мәһабәтлекне 1945 елның 3 августыннан бирле — Япония империализмын җиңгән көннән бирле ишеткән юк иде әле. Левитан хәбәр итте: Совет хөкүмәте халык интересыннан чыгып акча реформасы уздыра; бүгеннән башлап азык-төлек, киң куллану товарларына карточка системасы бетерелә... Радионың картон тәлинкәләре шулай сөйләде. Халыкның шатлыктан тыны кысылды. Ыгы-зыгылы дүшәмбе башланды. Нәрсә ул реформа? Яңа акча — ул нинди? Кибеттә ниләр бар? Әмма район үзәге хезмәткәрләре алай баш ватып тормады. Сумка, портфельләр күтәреп саклык кассасына җыелдылар. Карарда әйтелгән иде: саклык кассасындагы акчаның өч мең сумына кадәр сумга-сум, калганы унга бер исәбеннән түләнә, дип. Күп кешене шул харап итте, һәркемнең Вәгъдәгә үтенече бер генә: — Шимбә көн белән салып булмасмы? — Өченче көн белән оформить итик! Бер-беребезгә... түгел. — Әйдә, слушай, вакланмыйк: минем хатынның матрац астында унбиш мең яткан. Юләр, миңа әйтмәгән. Шуны шимбә көн ордеры белән хәл итик... Бездән эш калмас. Бергә яшисе бар. Бергә эшлисе бар... һәм кайбер кешеләргә Бәгъдә эшләде. Күп тә үтмәде, ул яңабаштан киенде, Ташлытау урамыннан боярыня Морозова булып узып йөрде, ага-эне (авыл халкы) аңа юл сабып кала иде. Әмма, бу хәл бер айдан да ары бармады: партия контроле дигән оешма эшкә тотынды. Райүзәк дер селкенде: райком бюросында персональ эшләр иртәнге дүрткә кадәр каралды. Ә бюролар өч көн саен җыелды. Вәгъдәне, наданлыгын исәпкә алып, эшеннән күчерделәр, яңадан Колан Кыр участогына финагент булып кайтты. Башкалар бу хәлне авыр кичерде:' банк управляющие, егерме меңне шимбә көн белән дүшәмбедә салган кеше, үзен-үзе хәл итте. РайФО мөдире Вәгъдәнең өенә килеп, бер яртыны ачып (бәхетсез хатыны да ияреп килгән иде), үкереп елады — Мин сугыштан исән-сау кайттым, минем ике медалем, бер орденым бар, мине нигә партиядән чыгардылар? Нигә мин бүгенге көндә партиясез, эшсез? Ник син шул вакытта минем үтенечемне кире как- * мадың? Мин нишлим ул өч мең тәңкә белән,— диде. £ Шулай, атналар буе еладылар. Кемнәрдер каядыр китте, кемнәр- * иедер хәтта каядыр озаттылар Вәгъдә дә шым калып бер-ике атна ч райүзәктә яшәде дә, әле үзенең нәрсәдән, нидән исән калганын аңла- ь маган көе, нәрсәгәдер шатланып, авылына күчеп кайтты... ...Ул вакытта Ахияр, кайчан да булса бу хатын белән бер колхоз территориясендә яшәрмен, вакыт вакыт аңа. пенснонеркага, утын-печән * китертү өчен йөк машинасы бирермен дип. әлбәттә, башына да китер- ® мәгән иде. Ул авырып шундый хәлдә калыр, мине төн уятып транспорт = сорарлар дип тә... И, бу дөнья! Кем, кайчан нәрсә буласын алдан әйтә * ала соң? Астрономнар да йолдызлар юлын гына беләләр. Тарихчы- л> лар — җәмгыятьнең үткәнен, экономистлар — киләчәген әйтәләр. Ә ме- t нә аерым кешенең киләчәген кем әйтә? Вәгъдәнекен кем шулай булыр н дип уйлаган иде? Теге, шәп йөргән елларда бит, бу дөньяда Вәгъдәдән ™ дә властьлы, мәңгелек кеше юк сыман иде. Шул кайчангыдыр куәтле * хатын инде бүген ялангач калып кар өстенә чыгып йөгереп йөриме? п ' Менә адәм баласының ахыр көне! Ә синең үзеңнеке ничек булачак? Соңгы көнең? Моны сиңа кем әй- j тә ала? Син дә бит бүген, әлегә бик шәп, синең кулда — ил байлыгы, икмәк, ит, май, сөт, бал... Синең кулда — кешеләр, куәтле техника. Колхоз председателенең дәрәҗәсе хәзер моңарчы беркайчан да булмаганча күтәрелде. Хәзер районнан килеп төшкәннәрдән өч-дүрт кенә кеше белән кепка салып сөйләшә председатель. Чөнкн — барысы да колхозда Бөтен байлыкка колхоз хуҗа. Әнә шул зур, дәрәҗәле посттан китеп пенсиягә чыккач, ничек яшисе булыр икән? Ничек? Төн йокылы шулай качты. Ничәнче төн? Гомере буе Ахиярның төн йокысын качыра торган хәлләр булып тора. Сугышта бер төн йокламады. Кайткач — элемтәдә. Анда эшләгән кеше, гомумән, бөтен бер төн дигән төшенчәне оныта Аннан — председатель Колхоз председателе — ул кем? Төннең теләсә кайсы бер сәгатендә кинәт уятып, аякка басты рып эшкә кушарга мөмкин булган шәхес. Ахиярның бөтен гомере әмә шулай үтте. Булды! Җитте! ...Колхозның отчет-сайлау җыелышына нәкъ ун көн вакыт калган » иде — шул төндә, март башының салкын бер төнендә үзенең чолан ба ганасына сөялеп председатель Ахияр үз-үзенә вәгъдә бирде — Җитте Ил алдында мин үз бурычымны үтәдем кебек. Җыелыш та, яңадан сайларга уйласалар, баш тартам Пенсиягә чыгам да. улым Рамнльгә консультация биреп, тыныч кына тик яшим. Мин дә кеше. Мин дә...— Әнә, машина кабызган тавыш ишетелде, әнә, фара яктысы кибет янындагы карт нарат башын ялап алды, әнә, кузгалдылар Кайчандыр, сугыш елларында җиде-снгез авылны дер селкетеп торган Вәгъдәне шәһәргә — больницага алып китәләр. Ул да бит дәүләт эшен эшләгән теге заманда. Менә иң авыры бу дөньяда шул: дөрес эш белән ялгыш эшне аера белү. Чөнкн алар арасында кинәт уздырылган cii- зык юк. Дөрестән ялгышка күчкәндә ике арада ниндидер томанлыклар була, анда күбрәк дөреслек чаткылары ялтырап ала да. кеше Ышана әйе, мин дөрес эшлим, ди. Ахияр да шулай хәзер тузган, арган, үзе һаман эшли. Дилбегәне әллә кайчан Рәифкә бирәсе инде, бирәсе инде Ләкин райком алай днми. Әллә хәтер саклыйлармы? Белмәссең. Әмма унсигезенче март —Ахияр тормышында хәлиткеч бер көн булачак. Ул шунда өч дистәгә якын еллар күтәреп килгән авыр йөген ипләп кенә җилкәсеннән төшереп, кызыл комач җәелгән өстәлгә — президиумга — китереп салачак: — Иптәшләр, мә, алыгыз... Миннән исән-сау, мин ардым. Йөкне күтәрүчеләр бар...— Ул шулай диячәк. XVIII Шәһәрдә Бәгъдә белән күпме мәшәкать күргәннәрен Мәгыйзь да, Мәсгуть тә, Рәхмәт тә бер кешегә дә сөйләмәделәр. Алай ярамый, алай ирләрчә булмый. Мәшәкать күрелде, Вәгъдәне ышанычлы кулларга — врачларга тапшырдылар. Алар инде нишләтәсен белә. Әмма йөрәк тетрәткече ул булмады. Мәгыйзьне ул хәл тетрәтмәде. Кот очарлыгы шунда булды ки, «Беломор» алырга гастрономга кергән җирендә Мәгыйзь яшь, чибәр бер хатын-кыз белән кара-каршы очрашып, телсез калды. Яланбаш, иңенә төймәләмичә генә, яшькелт көзге пальто элгән, пальто астында йомшак йорт халаты, аякларында өйдә кия торган сукно та- почкалар. Кулында бер шешә «Алабашлы», ике пачка «Прима». Ачык муенында күптән ямалган, тарттырылган җөй. Пычак эзе булыр. Чибәр, шайтан Кара-каршы килделәр дә, туктап калдылар. Мәгыйзь авызын ачарга җыенганда, теге чибәр ачык пальтосын яба төшеп муенын җыйды да, танымамышка салышып, юкка да чыкты. Машина эченә кереп утырган Мәгыйзь гүя гастрономда телен калдырган иде: ничекләр итеп инде Мәсгутькә, синең югалган кызыңны очраттым, дип әйтәсең? Моны Ахияр белән киңәшмичә ата кешегә ничек әйтәсең? Юк, Мәгыйзьдә андый йөрәк, андый тәвәккәллек юк. Ахияр кирәк, һәм ул юл буе йоклаган сыман итеп кайтты. Мәсгуть белән Рәхмәт исә юлда рәхәт чиктеләр: икеме-өчме тапкыр «Бобик»ны туктатып, шофердан стакан, пәке сорап алдылар. Гади колхозчыга еш эләгәмени алай «персонально» йөрү? Бу рәхәтлеккә Мәгыйзьнең катнашмавы алар өчен һич кеше аңламаслык бер сер булып калды. Иртәгесен идарәгә тегеләй-болай кереп чыгучылар, утырып торучылар булды Бәгъдә язмышы белән кызыксынучылар булды. Әмма Мәгыйзь сүзне икенче якка борды. Шунда ук Рәхмәт белән Мәсгуть тә утыралар иде. Мәгыйзь үзәк газетаның бер мәкаләсе уңае белән гәп корды. Ул мәкаләдә колхозчыларның, шәһәр тирәсендә яшәүчеләрнең шәхси хуҗалыкларына, шәхси терлек асрауга ярдәм итү кирәклеге турында сүз бара иде. — Күрдегезме, безнең партия, хөкүмәтнең зирәклеген?—диде Мәгыйзь.— Шәхси хуҗалыкларга ярдәм, дигән. Әнә бит теге елларны кайбер иптәшләр нинди хата ясап ташладылар.— һәм ул тәмләп «Беломор» кабызды. Аннан җай белән сөйләп китте: — Анекдотка кадәр барып җиттеләр: участковый милиционер шәһәр читендәге бистәдә кисәтеп чыга. Дүрт аяклы терлекләрегезне суегыз, сатыгыз, ди. Берничә көннән җыелышып тикшереп йөриләр: әмер үтәлгәнме, юкмы. Керәләр «Нахаловка»дагы Хәмдениса апайга. — Тәк, тәк,— ди участковый, планшеттан блокнотын чыгарып.— Сезнең сиксән өч кош-корт, бер кәҗә. Кош-корты безне кызыксындырмый, ә менә теге сакалбайны исемлектән сызабыз. Әмер үтәлгәндер бит? — Үтәлде, үтәлде, энекәем,— ди Хәмдениса апай,— өченче көн үк Хәмидулла абыең чалып ташлады. Базарга чыгарып саттык, кәҗә итен алучы да юк, арзанга гына бирдек инде. Би-би-ик сөтле иде, җаныка- ем,—дип Хәмдениса апай алъяпкыч итәге белән күз яшьләрен дә сөртеп ала. Тегеләр «для порядка» абзар-кураны күзәтеп чыгалар һәм күрәләр: кәҗә абзары буш, ятим, ишеге шыр ачык. Блокнотка билге куеп ишегалдыннан чыгып барганда гына өй астыннанмы, базданмы, сәер бер тавыш ишетеп тукталалар; — Мә-ә-ә-ә! Бичара, гомере беткән кәҗә, шунда өй астында тагы бер минут түзсә ни була инде? Алып чыгып, акыртып суялар. Хәмдениса апай нишли? Урамның теге башына торып йөгерә. Анда әле быел гына бер ♦ төн эчендә йорт салып килеп урнашкан энесе бар аның. Киленнәре мәк- п тәптә җыештыручы булып эшли. Алар ике баш сарык тоталар. Алар да * сарыкларын өй астына яшерәселәре иде. Хәмдениса апай тегеләрдән “ берәр сәгать алдан килеп китә. Килен исә шул бер сәгатьне әйбәт фай- “ далана, мәктәптән ике противогаз алып тора да. йөгереп кайтып са- ~ рыкларына киертә. Сарыкка була — аның мөгезе юк. Сарыклар шулай * исән кала... Ф Мәгыйзь борчылып тәрәзә аша урамга күз ташлый. Сүз сеңдерүче о Хәсән карт килеп җитмәгәнгә борчыла ул. Ә карт —һаман юк. Урам- ы нан инде таягы белән гәпләшеп Камилә карчык ике тапкыр гына узды, - иң кирәге — карт юк. Мәгыйзь газаплана, ыңгыраша — сөйлисе сүз х күп, бутала, теләсә нәрсә сөйли. Күнитек башы шактый ук былчыракка « каткан Мәсгутькә карап ала, җирәнгеч кыяфәт белән сөйләп китә. — Ызначит, болай; аяк киеме әйтә икән хуҗасына, әйдә, ди икән» £ син мине кичтән матурлап куй, и һәм мин сине иртәгесен матурлыйм — s Мәсгуть моны аңламый, авызын ерып утыра бирә. s - Ул арада идарәгә Хәсән карт килеп керә. Керә туры Мәгыйзь бүл- * мәсенә. Теге бүлмәләргә кереп йөреп булмый. Дөресрәге — уңай түгел, Ф Анда кызлар утыра, исәплиләр, тегесендә партком, монысында бөртек5 ләп бодай саныйлар, әллә ниткән вак үлчәүләр. Мәгыйзь бүлмәсендә исә — элекке заман рухы көчле; иске счет һәм. , сүз. — Ызначит, болай; Ленин бабайдагы кешелекне әйтәм әле. Күзенә дару тамызырга бер профессор килеп йөргән моның — Мәгыйзь юри пауза ясый, чөнки Ленин, Тухачевский. Фрунзе, Блюхер, Дзержин- скийлар турында сөйләгәнне тыңлаганда Хәсән карт тын да алмый; бу темалар аның өчен изге.— Учуныйлар әйтәләр аны, ызначит үз гомерендә (чут төймәсен чартлатып Мәгыйзь бер чыбыктан биш, икенчесеннән дүртне сала) беләсезме күпме китап актарган, укыган Ленин? Беләсезме? (Чутның өскерәк чыбыкларыннан өч төймәне чартлатып сала). Өч йөз меңнән артыграк! Белдегезме? Ана нинди күз чыдасын! Бу минутта Хәсән карттан да бәхетле кеше юк. Тик аның теге вакыйганы — күзгә дару тамызу турындагысын беләсе килә. — Шуннан?—ди ул, ябык ияген Мәгыйзьгә таба сузып,—Шуннан?—Хәсән карт, колаклары бик үк ышанычлы булмаганлыктан, сүз- | не ияге белән тыңлый.— Күз даруы, дим... — Ә-ә, аны әйтәсең икән. Менә бер кичне профессор Ильичның фатирына килгән, калошларын салган, чишенгән, бүлмәгә узган. Ильичның күзләренә дару тамызган, китә башлаган Ишек янында бераз караңгырак икән, калошларын таба алмый ди бу. Шунда — ялт! — Ильич бөкрәйгән дә калошларын тегенең аяк очына китереп тә куйган. — Ышту сез, ышту сез,— ди икән профессор. Каушаган теге. Ленин үзе и һәм бөкрәеп калош эзли. Мәгыйзь тәмәке суыра, үрелеп кенә метрлы линейка белән фор- точканы этеп ача, линейка утызынчы еллардан бирле идарәдә, ул инде сөяккә әйләнеп беткән, әйтерсең, үтә күренмәле Шул вакыт Мәгыйзьне телефон бүлдерә һәм ул озак кына итеп райпланмы, ссльхозтехннкамы — бер оешма белән сөйләшә. Хәсән карт чыдый алмый, рәнҗеп чыгып китә Бухгалтер кнәгәләреи озак актарып, чутта нәрсәдер исәпләп алгач кына Мәгыйзь сөйләп бетерә. Хәсән картның моңа кабат кайтарачагын белеп сөйләп бетерә; — Теге профессор уңайсызланып, каушап калган. Каушаудан һич кенә аягын калошка туры китерә алмый икән. Ул арада булмый, Ильич бөкрәя дә, тегенең калошын җайлап киертеп тә куя. Профессор тагын «ышту сезләп» маташкан арада — икенчесен дә. Профессор телсез калган. Ә Ильич — киноларда күрсәтәләр бит әле—хәйләкәр елмаеп баш бармакларын жилетына кыстырып тора — Ильич шулай итеп баскан да, елмая ди. Тегесе һаман: — Ышту сез...— ди икән. Шунда Ильич әйткән: — Ә мин балачактан семьяда шулай тәрбияләнгән,—дигән.— Бездә,— дигән,— шулай тәрбияләделәр: укытучыга, врачка аеруча ихтирамлы и һәм дә игътибарлы булырга.— Менә ничек дигән ул.— Укытучыга и һәм дә врачка, дигән... Әле менә искә төште,— дип Мә- гыйзь үзенең яраткан фәлсәфәсенә кереп китә.— Партиянең көче кайда? Халык белән киңәшеп эш итүдә. Киңәшле эш таркалмас, диме халык? Ә теге вакытта кайбер иптәшләр киңәшмәде. Партия моны волюнтаризм дип атады. Ул бит сиңа булмый теге замандагыча. Менә, мәсәлән, мин үзем... Шул вакыт идарәгә бер кәгазь тотып Хәсән карт килеп керә, Мәгыйзь сизеп тора инде, аны карчыгы җибәргән, бар әле, тыңлап бетермәгән көе ник кайттың, дигән, һәм Мәгыйзь сүнгән төпчегенә ут яңартып сүз башлый: — Тәмәкенең иң затлы сорты икәү генә. Икесе дә Төркиядән чыккан. «Трапезунд» һәм «Самсон». Безнең илдә бу сорт Абхазиядә генә үсә. Инде шуның яфрагын киптереп өстенә бераз гына юкә чәчәгеннән яки карабодайдан җыелган сыек бал да сиптерсәң — шуны тартканда тутырган тавыкларың, каклаган казларың, алма-хөрмәләрең бер якта торсын. Менә быел әле шуны үзем үстерәм... Хәсән карт явыз карап аның өстәле янына килеп утыра. Кәгазен суза. Мәгыйзь укып та тормаган кыяфәт белән тиз генә кул куеп кәгазьне кайтарып бирә: ике кило бал сатып бирүләрен сорый икән карт. Хәзер үзе умарта карый алмый — факт. Ә Мәгыйзь рәхәтләнә. — Ә менә Кушма Штатларда ничек? Анда теләсә нинди кыз, егет — студентларны әйтәм,— тәнәфес вакытында килеп теләсә нинди профессордан сигарет сорап алып тарта, һич тә гаеп ителми. Мәгыйзь шулай өенә хәбәр алып кайтырга тиешле Хәсән картны газаплый. Теге вакытта, авыл тарихын язганда аның өендә тәмәке тарта алмыйча газапланып утырган сәгатьләре өчен газаплый. — Әле менә кичәге газетаны укыдыгызмы? Кавказдагы йөз илле бер яшьлек карт турында язганнар? Хәсән карт, колак яфрагын турайтып, ияген сузып Мәгыйзьгә таба шуышыбрак утыра, Мәгыйзь моны сизә, үзе кенәгә актара, үзе сүзен дәвам итә. Ләкин бөтенләй башка темага. — Яшь чак — гайрәтле чак,— ди икән бер чуаш карты шулай җыелып гәп сатып утырганда. Бөтенесе шаккатып тыңлый, ди.— Яшь чак — гайрәтле чак,—ди икән бу.—Айлы төн, күзне йокы алмый — Шул вакыт Мәгыйзь үз сүзен дә кыстыра — Бүген иптәш Гарәфиев райпланга китте, идарәдә дисциплиния бераз йомшаграк, ну инде без, ул юк дип, үз эшебезгә зыян китерүчеләрдән түгел. Әле болай гына әйтүем — аулагөй, дип.— Яшь чак, гайрәтле чак,— ди икән әлеге чуаш,— Ай яктысы, күзне йокы алмый. Карап ятам, нәрсәдәндер күңел шикләнә. Ул арада капка-койма селкенгәндәй итте, сикереп тордым, тәрәзәдән карыйм — ике кеше ат абзарына таба шуыша, һии-и, минем яшь чак, гайрәтле чак. Идәнгә карадым, ай яктысында ялтырап идәндә балта ята. Иртән урманга барасы бар, кичтән генә кайрап, Гали пәкесе итеп куйган идем. Ялтырый теге. Ә минем — тегеләр инде ат абзарының ишеген ачып яталар — миңа нәрсә — минем яшь чак, гайрәтле чак Теге ялтыравык балтаны кулга алам мин Әти карт белән әни карчык берни белмичә йоклыйлар. Ә минем — гайрәтле чак. Шуннан .. ка рыйм тегеләр безнен көрән айгырны йөгәнләп абзардан алып та чыктылар. Ай яктысы Балтаны кысып тоттым Чөнки минем — яшь чак, гайрәтле чак. Карыйм — тегеләр атны ишегалдыннан капкага ук алып киттеләр Ай яктысы—минем кулдагы балта ялт та йолт килә. Чөн ♦ ки — минем яшь чак, гайрәтле чак. Беләктәге куәттән балта дердер « килә. Менә бервакыт капка ачыла, атны алып чыгалар болар. Ә мннем ж бик хәтәр вакыт — яшь чак, гайрәтле чак й Мәгыйзь эффектын тикшерер өчен Хәсән картка карый: Хәсән £' картка кирәк булган ник кенә бер информация чыксын! Ни халыкара хәл турында, ни Бәгъдә турында! Ә Мәгыйзь рәхәтләнә. — Менә шулай атсыз калдык. Ә минем — яшь чак,— ди икән чуаш ф карты. в Хәсән карт, аца рәнҗүле карап, өенә кайтып китә Ике кило ба- " лың — малмени ул, өйгә алып кайтырлык яна хәбәрен булмаганда . * Җитмәсә әле, чыгып киткәндә генә аны Мәгыйзь туктата — Амбарга бар да ал, Хәсән абзый, председательнең кулы юк * монда, ну инде минем кул булгач, дуКәмннт безнен колхоз территориясендә зур көчкә ия Ул бит болай түгел (яна папирос кабызып) £ — Ы.значит, бер илдә зарланалар икән дә, студент-мазардыр инде, у нигә бездә конституция юк дип Ярар, дигән, боларнын патшасы, бу- х лыр И һәм гәзиттә бер көнне конституция басылып чыккан. Ике статья- J дан тора ди Беренчесе: «Безнең мәмләкәттә бөтен власть патша кулын- « да, ул нишләсә дә ирекле». Икенчесе «Әгәр шуңа шикләнсәң, беренче 1 статьяны укы». Менә шулай. Хәсән абзый Камиләттигә бездән сәлам әйт.. XIX Унсигезенче март җыелышында, әлбәттә, Ахиярны яңадан сайлап куйдылар. Җыелыш гаугалы булды Байгильдеев башта үзе килмәкче иле, планын үзгәртте: Халидә Әхмәтовнаны җибәргән. Кичтән райкомга чакырып, Ахиярга әйтте Байгильдеев: — Я, нәрсә кыланасың? Снннән башка мин нишлим? Сез бит Евдокимов белән икәү генә. Сездән башка мин кем? Әле бит ярдәм итеп «Көрәш»не дә аякка бастырасын бар! Как никак, газиз балаң бит! Әйдә, малай-шалай булма әле, иптәш Гарәфиев. — Шулай да мин үземне азат итүләрен сорыйм Кадр әзер — Рәиф өлгереп җитте. Дөресрәге — өлгерүдән узды Халыкка мин шулай днячәкмен. — Рәифкә тими тор. Заготзерно директоры картайды Тузды Рәифнең үзенә әлегә әйтмә, ләкин партия райкомында аны заготзернбга алу турында фикер өлгерде инде. Тагын бер срок, иптәш Гарәфиев һәм отчет-сайлау җыелышында — концерт куйма' Кылануга охшама сын! Аңладыңмы? Пока! Ә гаризаңны укып кара! Шунда белерсең, ки тәргә ярыймы, ярамыймы Пока! Отчет җыелышында Ахияр авырлык белән үзенең гаризасын укы ды Укыды — Байгнльдеевнын сүзе искә төште «Концерт куйма!» Концертны Кәшфи Габделбарыев башлады Аңа инде теш куйганнар, ул, элеккечә, яшь вакытындагыча, әтәтерләнеп сөйләшә, ашыга, җөмләне вата, боза иде — Аның өчен чөнкн, иптәш колхозчылар Мин дулкынланам чөнки Ни өчен дисәң, иптәшләр, алай бөтенләй ярамый Ярамый н вчү! Чөнки, әгәр иптәш Гарәфневне бүген председательлектән азат итсәк, мин инде моны болай гына әйтәм, мин иртәгә үк башка колхозга күчәм. Гариза язып. Дөрес, миңа да пенсия алыр вакыт җиткән, минем шәп чыга, мин райсобес белән сөйләштем — йөз егерме чыга, диделәр. Ләкин мин инде чөнки тик ятмыйм, аның өчен иптәш Гарәфиевне бүген санламасак, яңадан шушы постка, мин инде чөнки, бу колхозда калмыйм. Миңа трактор булса, җир булса — шул җиткән. Мин — чөнки киң күңелле кеше, безнең Советлар Союзында теләсә нинди колхоз туфрагы — минем туган җир. Ләкин инде шушы үзебез туган җирдән иптәш Гарәфиевне ычкындырабыз икән ........................................................................ Ычкындырабыз икән...— Шулчак Кәшфи чалбар кесәсеннән таушалган кулъяулык чыгарды. Күзләрен сөрткәндәй итте.— Ычкындырабыз икән...— Кинәт ул урындыкларны җимергәндәй итеп ду купты һәм кешеләрне бәрә-бәрә клуб артына — чыгу юлына таба китте. Зал бер мәлгә югалып калды. Арткы ишеккә барып җиткәч, Кәшфи кинәт борылды да президиумга кычкырды: — Белегез, әгәренки шушы башбаштаклыкка юл куясыз икән, мин иртә таңда өлкә комитетына юлга чыгам,— диде. Аһнан— тарихта булмаганча — борылып чыгышына үкереп елап җибәрде:— Аның өчен чөнки... Хәзерге яшьләр аңламый. Кадрлар мәсьәләсе... И һәм дә... Чөнки... Халидә Әхмәтовна берөзлексез елмаеп утырды. Ник елмаям әле мин — райком секретаре? Аның башына шундый шөбһәле уй килде. Райком секретаре икәнсең — җитди бул, никадәр җитди булсаң, халык алдында шулкадәр дәрәҗәң, абруең зур булыр. Ник елмаям мин?—Ул шулай үзен-үзе каһәрләп утырды. Ләкин бу сорауга җавап тапмады. Аның өчен чөнки... Мондый җыелышны, председательне калдыру-кал- дырмау мәсьәләсендәге мондый мелодраманы беренче күрүе иде. Ул арада амбар мөдире Мәсгуть кул күтәрде. Пенсиягә әллә кайчан вакыт инде, китми бит, көн-төн амбарда ята. Теге фаҗига аны картайтты. Ахияр теге көнне Мәгыйзь сөйләгәнне тыңлагач, киңәш бирде: әлегә әйтми торыйк. Мәсгутьнең авыр вакыты. Сигез бала. Теге — чибәр, йомшак кызны, кара мыеклыларга ияреп харап булган кызны исәпләмәгәндә — җиде бала. Барысы да укый, кем институтта, кем техникумда. Мәсгутьнең тормышы авыр. Ул җыелышта да авыр шыгырдап басты. Сөйли белми иде, моны үзе дә, клубта утыручылар да яхшы аңлый иде. Ахияр каты, көчле, бирчәйгән учлары белән маңгаен кысты. Әле февраль ахырында гына бер көнне аңа халык контроле председателе Рәхмәт килеп әйтте: Мәсгуть, диде, көн аралаш, кул чанасы тартып басу түреннән, эскерттән арыш саламы ташый, һәр таңда. Нишлибез?— диде Рәхмәт.— Кәнишне, мин эшне зурдан кубару ягында түгел, ләкин — колхоз милкен урлый. Нишлибез? — Нишлибез?— Бу сорауны өенә кайтып, телевизордан «Время» тапшыруын карап бетергәч, урынына ятканда председатель Ахияр үзенең шәһәр тәрбиясе алган хатынына бирде.— Нишләргә? Ә? Ахияр инде ул сорауны болай гына бирде — шәһәр хатыны нәрсә белә инде ул? Авыл кешесенең эчке дөньясын белүче шул булдымы? Болай гына инде ул... Ләкин Сольма кухнядан чыгып, алъяпкыч итәкләренә бармак очларын сөрткәләп (Ахияр белеп тора: Сольма ире яраткан винегрет ясый) болай диде: — Син, җаныкаем, шуны онытма, аның бит баласы күп. Нишләсен инде ул? Күп бала белән... Ахияр шунда айнып китте. Ие, монда әле нинди мөмкинлек, власть, байлык белән ике бала үстерүнең очына-кырыена чыгып булмый — гел проблема. Ә бу иптәшнең сигез бала. Фу-у, чурт... Хатын-кыз димә, югары белем шул, инженер башы шул... Ахияр шунда яратып Сельмага карап алды. Сольма исә бу карашны әрәм итмәде, тиз тотып алды. Утыз еллар элек районның элемтә бүлеге начальнигы Ахияр Гарәфиев дигән егетнең йөзендә шундый кадерле, сөйкемле бер караш булып ала иде... Мәсгуть күтәрелде. Бичара, сөйли белми иде. Дөнья әллә ничек корылган шунда: кемдер җыелышта-фәләндә сандугачлар булып сай рый, теле-телгә йокмый, халыкны әллә ниләргә өйрәтеп бетерә. Ә бала үсГерә алмый. Ә кемдер илгә, Ватанга сигез-тугыз кадр үстерә, җые лышта торып басса — ике бозауга кибәк аера белми Тел юк. Мәсгуть тә шулай, басты, салган бүреген кул аралаш йөртте, йөртте дә башына киеп куйды. Тамак кырды. Сүз башлады — Иптәшләр, ни бит. Болай булмый. Болай. ярамый.— Ул авыр ♦ сулады, үзенен әлегә әйбәт кенә сөйләп баруына шатланды булса ки- g рәк, йөзенә елмаю чырае чыкты.— Болай булмый. Мин үзем — фәрештә * түгел. Шушы җирдә тудым, шушы жирдә торам. Безнен колхоз миннән “ башка да яши ала. Мин — булдым ни, булмадым ни Ну бит ләкин..— t Ул тагын тамак кырды — Ну бит тә ләкин, иптәшләр Алай булмый g Алай һәм ярамый, һәм дә мин, шушы колхоз члены буларак, каршы. ' Каршы мин, белдегезме? Алай ярамый. Нишләп без әле һәм алай эш ♦ ләргә тиеш? я Халидә Әхмәтовна гел елмайды Мәсгуть исә, анык чыраен тотып “ алып, тагын да кыза төште: ч — Дөрес түгел бу, иптәшләр. Мин шулай уйлыйм. Нигә?—ул арт- х кы рәтләргә борылды.— Ник кирәк? Тнк торганда. Юк, мин риза тү- £ гел. Дөрес түгел бу... н Халидә Әхмәтовна инде рәхәтләнеп көлә иде Кемне яклый бу ке- п ше? Нинди принципны яклый? Нәрсә әйтергә тели? Нәрсәгә каршы бу? г. Белмәссең * Әмма зал барысын да белә, анлый иде. £ — Дөрес! Молодец! Рәхмәт! ® — Рәхмәт сиңа, рәхмәт,— дип ирләр шау итте Мәсгуть тә тирләгән маңгаен пальто җине белән сөртеп, авыр шыгырдап урынына утырды. Ахияр аңлады Мәсгутьнең аны яклап сәйләне иде бу, тик әйтеп кенә бетерә алмады И агай-не! Минме инде сине аңламыйм? Минме? Минме? Рәхмәт сиңа, туган! Халидә Әхмәтовна председательне яңа срок белән котлады, чәйгә кереп тормады — Мондый җыелышны үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем, иптәш Гарәфиев,—диде — Халыкның кадерен белә күреге». Яиа партком секретаре турында уйлый башлагыз. Без дә уйлыйбыз. Я, тәбрик итәм сезне' Хатыныгызга миннән сәлам XX Ахияр тагын бер йокысыз төн уздырды. Борчулар байтак ндс. Рәиф урынына кем булыр? Эшләү өчен бик җайлы малай иде Табигать бир гән сәләт— кешене тыңлый белә Ахияр кешегә бу сыйфатны югары бе лем, дәрәҗәле урын бирә дип уйлап йөргән нде Ялгыш фикер икән. Әле күптән түгел генә районга бер төркем язучылар килде район активы берничә председатель (шул ук инде Гарәфиев, Евдокимов — тагын бер-ике) белән сөйләштерер өчен актив ахырында бер мәҗлес оештырды. Ресторанның эчке бүлмәсендә — район җитәкчеләреннән өч- дүрт кеше, өч-дүрт председатель һәм дүртләп язучы — шаярышкан булып тостлар әйттеләр. Кунакларның Ахияр кырыена туры килгәне кырыкларны узган ир нде. Ахиярга авыз да ачтырмады Беткәнче үзе сөйләде. Хәтта Ахиярның исемен дә, кайда, кем булып эшләвен дә сорамады, кызыксынмады Үзе — авыл турында роман яза икән, Ахиярга гел шул романдагы геройлар, аларның язмышы турында сөйләде Мәҗлес тәмамланганда Ахняр ннде тәмам диванага әйләнгән, сугылган көлтә булган иде. Байгильдеев хәйләкәр карап, хәйләкәр елмайды. Бу караштан Ахняр менә нәрсә тотып алды: — Алаймы, иптәш Гарәфиев, авырмы? Син тегендә—кырда ияләнгән берүзең командующий булып Менә син нке сәгатькә чыдый алмыйсын, ә мнн атна буе кемнәрне генә кабул итмим? Шәһәр тирәсе райкомының секретаре булып кара әле син. Ай-Һай, сиңа кыен, ә? Ә мин — түз! Елмай, киң күңеллелек күрсәт, тыңла Минем нервлар капроннанмыни? Нейлоннанмыни? Ә? Ахияр шул көнне генә Байгильдеевның да, Халидә Әхмәтовнаиың да, Рәифнең дә искиткеч бер әйбәт сыйфатка ия булганлыкларын аңлады: болар кешене тыңлый беләләр. Әйе. тыңлый беләләр. Ә теге иптәш... Ахияр бер-ике тапкыр авыз ачып караган иде. Юк, теге иптәшнең күзләре алмашынган, ул инде үзе турында гына уйлауның тәмен белгән һәм янында утырган йөз ун кило авырлыктагы Ахиярны һәр ике тапкырында пүчтәк кенә җөмлә белән кисте дә куйды: . — Нәрсә дип әйтим Тукта, болай... Менә минем егермеләп китап чыкты. Минем соңгы романда менә болай.. Менә мин үзем. Нәрсә дип әйтим. . Мин әле институтта укытам да. Доцент. Нәрсә дип әитим... Мең яшәгез, Байгильдеев иптәш, Халидә сеңел, Рәиф энекәш! Сезнең белән эшләү, билләһи, җинел! Әйе, Рәиф урынына кемне куясы? Ләкин йокламас өчен сәбәпләр ул гына түгел иде. Кичә кичен генә идарәгә Камилә карчык килде. Керә-керешли үк җырлап-сөйләшеп узды — Ахияр энем. Ни бит Бабаң начарланып китте бит. Үлем исереклеге керде. Кичә иртүк үк, чәй эчкәч, йөрәк бик леперди әле дип әйткән иде — кичкә таба алмашынып ук китте. Бүген төн чытлы йокы күрмәдем. Гел саташты, картны әйтәм. Гел кычкыра «бәтәлиун ысмир- на» дип кычкыра. Нәрсә дигән сүздер инде ул. Ходай белсен. Аңарчы гел сөйләнел ятты, кырык мең солдат күпмени ул, бер пулык ул, дң. Гел шуны әйтте. Әле б^ген аңына килгәч әйтә: мин, ди үземнең тормышымны менә шушы дәфтәргә яздым, шуны персидәтелгә тапшырасым килә, безгә кереп чыксын, ди. Минәйтәм, аны сәламәт йөргәндә ник тапшырмадың? Үләрмен дип башыма да китермәдем, ди. Беддеңме шуны? Вәт, минәйтәм, Исәкәй Туксан дүртенче белән бара бит. Мин ди, моны ди. ун ел элек язганыем Шуны кереп алсын, ди. Менә карт аңына килгән арада сиңа торып йөгердем. Таягыма әйттем: әйдәле, дидем, шул исәр картның йомышын персидәтелгә алып барып тапшырсын әле Камилә карчык, дидем. Әйдәле. дидем, әйдәле... Камилә карчык ничек тиз керсә, шулай тиз чыгып та китте. Ишек яныннан борылып кире килде дә әйтте. — Син инде иртәгә бер вакыт табып кереп чык. Бик чиста күңелле карт бит! Сине бик яратты шул И и-и Кара инде, ул Сәйяфны бүген! Тагын туй итәләрме, ди? Шау итеп җырлый — урам уртасында! Безнең карт андый эчү-фәләнне, тәмәкене бер дә яратмады И-и-и аллам... һәм идарәдән чыкканда Камилә карчык көйли-көйли атлады: — Әйдәле, әйдәле, карт янына алып кайт әле мине. Әйдәле, тагын нинди бәтәлнюннар, пулыклар уйлап тапты икән Хәсән бабаең... Ахияр әйләнде, әйләнде. Рамильнең ничек булды икән бу арада хәлләре? Аның бөтен кайгысы — Кустанайдан салам китертү. «Көрәш* колхозы терлекләргә азык базасы булдыру турында алан баш ватып тормаган, Кустанайга ияләнгән. Ел саен, кыш саен. Колхоз егетләре дә инде Казахстан совхозларына барып кыш уздыруга күнеккәннәр. «Кө- рәш»тә бик күп кешене алыштырырга кирәк. Рамиль әле яшь, тәҗрибә— юк. Бөтенесен берьюлы алыштырырга ярамый. Мәсәлән, элеккеге председательне йөрткән шоферны нишләтәсең? Колхозны тегеләй дә, болай да туздырганнар. Моның иң информацияле шаһите председательне йөрткән шофер. Аны нишләтергә? Унбиш ел бергә йөргәннәр элеккеге председатель белән. Унбиш ел... Әйтергә генә ансат. Күргәннәр, белгәннәр — кем күпме эшли, кем иза чигә, ә кем урлый, рәхәт күрә. Болар үзләре дә рәхәт күргәннәр. Рамиль сөйләде әтисенә, килеп эшли башлаганның икенче көнендә аңа ашыгыч рәвештә Ташлытауга Рамиль таш юлга чыгып, «салют биреп» бер машина туктатып, Ташлытауга киткән, йомышын йомышлап кайтырга чыккан — караңгы, пычрак, адәм аяк атламаслык икән. «Салют биреп» таш юлдан кайтучы «Бензовоз»га утырган, кичке караңгыда аннан төшеп калып, былчырак ерып «Көрәш» колхозы территориясенә кереп киткән. Шунда каршына ике фара якынайган. Рамиль юл биреп калган, әмма таныган: председатель машинасы. Эчендә — элеккеге председатель. Хатыны белән Менә сиңа «ватык машина!» Рамиль юл сабып читтә калган. Иртәгесен шофер аның янына гариза тотып килгән: «Мин — гаепле, мине бу эштән азат итеп, йөк машинасына күчерүегезне үтенәм. Имзам Хәммәтуллин». Рамильгә әйтте Ахияр калдыр, күчерми тор. Үз гаебен аңлаган кешедә өмет бар... Ахияр авыр шыгырдап тагын әйләнде.. Ә-ә... Кустанай бит әле. Рамиль сөйләде: Ташлытау станциясенә салам тюклары килә. Колхоз кешеләре шуны бушаталар, колхоз машиналарына төйнләр. Шундый кешеләр бар икән авыл юлларында тюк төягән машина каршына чыгалар да «ярты» күрсәтәләр. Шунда «Көрәш» колхозының завхозы — салам ташу буенча иң җаваплы кеше — өчдүрт тюкны «ярты»га алыштыра икән. Ә фермада сыерлар көтә. Бу — һәр елны шулай икән. Инде быел, Кустанайда эшләүче тәҗрибәле якташлар салам төргәгенең бавы астына кәгазь тыгып җибәрә башлаганнар: «Әй син (әшәке сүз), завхоз, әгәр сипа (әшәке сүзләр) булмаган булса, бу тюкны сатып эчмә. Исән-сау кайтсак... (ярамын торган сүзләр)». Рамиль әйтә: быел бераз тыелдылар, дн Әмма завхозны да алыштырмыйча булмый... йокы шулай алмады. Ахияр торды, өстәл лампасын кабызды, Соль- маның паласка шуып төшкән китап журналларын җыештырды, кухняга чыгь>п салкын чәй йотып керде, сокланып-яратып Сельмага карап торды рәхәтләнеп йоклый иде. Ахиярның теге — бик әллә кайчангы заманда — үз әнисе исән вакытта, ун-унике яшьләрдә генә йоклаган йокысы Сольмада әле исән икән! Ул тумбочка өстендәге кынгыраулы сәгатькә карады, бәрәч! — әле нибары беренче ярты гына икән... һии, әле хәзер үк йокыга талсаң бик яхшы биш сәгать йокы бар икән. Бо- лай буЛгач, әле ярый. Шулай да, дару эчәргәме? Камилә карчык әйткән иде әнә, Хәсән карт белән йокы алдыннан ишегалдына чыгып әйләнеп йөрибез, дип. Туксаннан узгач йокы кирәкме нкәнни? Ахияр алай йөри алмый инде, ә менә кухня шкафында бер дару бар исеме «Брэнди». Шуны бер рюмка салсаң, шәт. хәл итәр мәсьәләне Ул үзенчә акрын йөрергә тырышып кухняга яңадан чыкты, шкафны ачты. Әмма нәкъ шул вакытта ишек янындагы тумбочкада телефон тавышы ишетелде. Өзек-өзек ашыгыч кыңгыраудан аңлады авыл җире түгел, «меж дугородный»дан бу. Сольманы уятуына кыенсынып, трубканы учы белән каплап кына җавап бирде. — Да, да... — Иптәш Гарәфневме? — Район элемтә бүлегендәге кызның тавы шын Ахияр белә иде —Өлкә комитетыннан. Хәзер.. Ярты 1ына секунд. Ахияр ә дип тә, җә дип тә әйтергә өлгерә алмады, телефон шелт- мелт килде дә. кинәт тынып калды Тын каналда, минем тавышны йөз проценты белән ишетәләр, дигән ышанычлы тавыш ишетелде. — Гарәф не в, нихәл? Төн йокысын бүлдемме’ Ахняр бераз каушап калды. Беренче икән Өлкәдән Шактый алты pan кухня өстәленә карап алды «Брэндн» дигән йокы даруы электр барырга кирәк булган. Шимбә көн иртән. Чакырткан шоферны. Тегесе әйткән: — Коробка передачинын бер дә рәте юк, ике-өч көнсез юлга чыгарлык түгел, ремонтта ятам,—дигән. МӨХӘММӘТ МӘҺДИ ЕВ ф МӘҢГЕЛЕК ЯЗ лампасының яктылыгын сеңдереп алтын эретмәсыман мәгънәле елтырап утыра иде. — Ие, тыңлыйм. Юк, әле нинди йоклау... Беренченең көр тавышы яңгырады. — Дөрес! Бу вакытта нинди йокы әле ул? Менә безнең бюро соң тәмамланды. Әле өйгә таралыш. Менә бюро членнары сиңа сәлам әйтәләр. Ярый бит? Ә? Ахияр каушый ук калды. Бу сүзләр нигә? Ни әйтәсе бар моның? Ә Беренче сорау бирми — сөйли генә. — Тагын бер срокка калгансың икән? Котлыйбыз! Китәсе килми, ә? А как же! Мин аңлыйм! — Иптәш секретарь! Мин бит... мин бит гариза укыдым. Мин бит... Иптәш Байгильдеев шаһит. Әнә ул үзе...— Беренче аны бүлдерде. — Гарәфиев! Малай-шалай булмыйк әле. Мин барысын да беләм! Син нәрсә? Шаяруны аңламыйсыңмы? Молодец! Пенсиягә ашыкма! Әле бергә-бергә эшлибез... Шатландырыйммы? Ахияр бөтенләй каушады. — Нәрсә белән? Нәрсәгә шатланыйк? Беренченең елмайганы телефоннан сизелә иде. — Слушай... Безнең монда шундый мөмкинлек бар. Бюро членнарының фикере бердәм: сине Алтын йолдызга тәкъдим итәргә... Ахиярның кинәт кенә бугазына төен утырды. Кинәт кенә күз алдына колхоз ветераннары Мәгыйзь, Рәхмәт, Мәсгуть, «Емельянов» колхозы председателе Митрий, Гәр Хутордан Кәшфи, туксан дүрт яшьлек Хәсән карт, таягы белән сөйләшеп гомер уздырган Камиләтти килеп басты. Телефон тын иде. — Син нәрсә, Гарәфиев, шатлыктан инсульт булмагандыр бит? — Секретарь тагын шаярулы тонга күчкән иде.— Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк тагын... Әмма Ахияр айныган, бөтенесен дә аңлап үзе өчен тиешле карар кабул иткән иде инде. Ул кысып тоткан трубкасын авызына якын китерде. Ул тынычланып өлгергән иде инде. — Иптәш секретарь! Иптәш секретарь! Сезнең белән шушы катлаулы заманда бергә атлап баруым белән мин бәхетле...— Ул тагын нидер әйтмәкче иде, секретарь аны бүлдерде: — Бик кәжүнни итеп әйттең әле. Мәгънәсе ни? — Ни дип Менә болай. Алтын йолдызны я — механизатор Табделбарыевка, я — Евдокимовка! Только миңа түгел! Телефоннан елмаю сизелде. — Я инде, Гарәфиев. Ул хәтле тыйнак булам дигәч тә... Алай ук ярамый.. — Юк, юк. иптәш секретарь! Габделбарыевка! — Ә соң аның моннан алты ай элек кенә тагын бер орден белән бүләкләнгәнен оныттыңмыни? — Орден? Юк, онытмадым. Ләкин... — Карале, Ахияр Гарәфиевич... Алай булмый бит. Килер бер вакыт. Габделбарыевка да характеристика тутырырбыз. Бик лаеклы кеше, беләбез. Бик тә кирәкле кеше. Ә менә бүген бюро членнары шундый фикергә килде: иң лаеклы бер председательне тәкъдим итәргә диләр. Шундый мөмкинлек бар, аңлыйсыңмы? — Мин хәзер бөтенләй аңладым, иптәш секретарь! Ев-до-ки-мов! Быел аларда рентабельлек утыз алты процент! — Ә синдә — начармы? — Начар түгел, әмма бераз түбән... Миндә — егерме алты. — Пәри башка, җен башка, диләр Евдокимовны иң зур орденга тәкъдим итеп ятабыз. Без барысын да беләбез монда... Алтын Йолдызны бер ел өчен бирмиләр. Ахияр авыр сулады. — Аннан соң... ни бит, иптәш секретарь. Минем шәхси биографиям бик үк матур булмады. Хәзер ярый инде дә... — Беләбез. Өлкә комитеты барысын да белә. — Аннары. Мәскәүнең үзенә генә минем өстән ничә жалоба булды... Әйдәгез, Евдокимовны тәкъдим итик... ♦ — Фу ты, ну ты, лапти гнуты... Бу кадәр үз кадереңне үзең белми „ торган кеше булырсың икән. Ә болай караганда бик кызык кеше син, * Гарәфиев.— Секретарь тамагын кырды.— Кыланмый торгансыңдыр и- бит? Мине сынап каравыңмы? Ахияр ашыкты, йөткерде: = — Кылансам — шушы урынымда җир йотсын, иптәш секретарь. s Секретарь көлде — Ну, коммунистларча ант иттең үзең дә,— диде.— Я, ярар мин иптәшләр белән киңәшермен. Уйлашырбыз. Шәһәргә килсәң, кереп чык. Байгильдеев зарланды гел сорый Гарәфиев ди һич канәгатьләндереп бетереп булмый, ди. — Гел төзибез бит, иптәш секретарь. — Дөрес! Гел сорагыз, гел борчыгыз. Узган ел нәтиҗәләре белән канәгатьме? — Юк, иптәш секретарь. — Ни өчен? — һаман да әле үзем теләгәнчә үк барып чыкмый — Молодец, Гарәфиев! Мин монда туйган нихәл?—дип сорыйсың. Күбесе: отлично!—дип кычкыра. Тикшереп карыйсың — отлично түгел Я, ярый, хуш. Теге мәсьәләдә уйлашырбыз. Трубка тирләгән икән. Ахияр аны чак ычкындырды. Бик кысып тоткан икән. , Ул кухняга күз салды — өстәл өстендә теге алтынсыман сыеклык түшәмнән электр яктысын сеңдергән дә әйләнә-тирәгә нур чәчеп утыра Ахиярга җиңел, бик җиңел булып китте: өлкә комитетының бюросында бүген аның үзе, аның эше турында сүз алып барганнар Уңай бәя бнр гәннәр. Димәк, гариза язып ашыккан ул беркөнне. Димәк, әле эшләргә мөмкинлек бар. Димәк, әле ышаналар, синнән эш, хезмәт көтәләр... Беренче әтәчнең тонык тавышы тирән абзар эченнән — бик ерактан ишетелде. Бала вакытта Ахияр әнисеннән сорый иде — Әтәчнең иң беренчесе вакытны каян белә? Анда, абзарда караңгы бит? Әнисе әйтә иде: — Җир астында зур бер әтәч яши Төн уртасы авышкач әнә шул әтәч канатын кагынып кычкыра. Моны җир өстендәге әтәчләр ишетеп алалар. Аннан соң инде алар да кычкыра башлый. Бу төн уртасы авышканда, нигәдер, ерак балачакның шундый матур бер әкияте искә төште. Балачак әкиятләре онытылмаган икән,— димәк, яшәргә дә, яшәргә әле. Әнә кичә Хәсән карт шул әкиятләрдән аерылган. Ахияр елмаеп куйды бер полкта күпме солдат булганын Хәсән карт. Ахияр, Мәгыйзь Рәхмәт, Кәшфи яхшы беләләр инде Әле аны Сәйяф тә белә Әйе, бераз йоклап алырга да, Хәсән карт янына кереп хәлен белеп чыгарга кирәк булыр. Сугышмаса да, постта* тормаса да. Колан Кыр исемендәге <укчы полкның» бер солдаты иде әле ул... XXI Зәңгәр март күге нигә шулай мәһабәт шаулый соң? Яшьлеге белән мактанамы? Күк гөмбәзе шулкадәр зәңгәрлеге белән кемнәрнең күнеМӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ лен җилкетә? Март күге — бу дөньяда әле беренчеме? Әллә быел гынамы? Син әгәр шулай дип ышанып шауласаң, ялгышасың... Әнә яшьләр ышансын. Мондый язлар, мондый мартлар булды инде Ахияр гомерендә. Күп мартлар, күп язлар. Син мәңгелек, әмма кешеләр сиңа сокланып яшиләр, яшиләр дә сине калдырып китеп баралар. Кешеләрне кызган! Әнә өч көн элек —март аеның соңгы якшәмбесендә зәңгәр күк белән мәңгегә хушлашып Хәсән карт китеп барды. Теге көнне ул Ахиярга ике калын дәфтәр биреп чыгарды. Хәер, биреп чыгарды дип үк әйтеп булмый. Хәсән карт караватына утырып ястыкка сөялгән һәм яшьлегенә кире кайткан да, шат чырай белән хәрби команда бирә иде. — Бәтәль-ю-у-ун! һир-ра! На кра... ул! Шәйтан алгыры, дәфтәрләрен гарәп шрифтында язган. Язуы әйбәт үзенең, әмма Ахияр бер кич утырып нке-өч жөмлә укый алды. Беренче дәфтәрдә «минем солдат булуым, Австрия фронтында булуым, аннан Германиядә, Төркиядә, Иракта — Англия-Төркия фронтында булуым, шуннан качып Истамбул аркылы кайтып, Одессада аклар кулына төшүем һәм Самарага кайтып җиткәч кызылларга чыгып краснәәрмиес булуым тарихы» диелгән. Бу булды — бер кичлек. Ахияр игътибар итте: Хәсән карт моны озак язган, ике төрле кара кулланган. Бүлек башлары, абзац башлары, текстта очраган кеше исемнәре, шәһәр исемнәре— барысы да кызыл кара белән. Калган текст — каян тапкандыр, ялтыравыклы яшел кара белән. Калын дәфтәрнең беренчесендә Ахияр әллә ничә тапкыр язылган бер үк фамилияләргә, бер үк шәһәр исемнәренә игътибар итте: Зюссен лагере, Ташлытау өязе Кара Чыршы авылы егете Шәяхмәт Калимуллин. Икенче дәфтәр исә егерменчеутызынчы елларны яктырта булса кирәк, кызыл кара белән язылган ике-өч урынга күз салып, Ахияр тынсыз торды: Гәр Хуторның Гарәфи дигән сүзләп бар иде анда. Ахияр шунда үзенең иркенләп гарәп шрифтындагыны укый алмавына җан ачысы белән үкенде. Бу дәфтәрдә аның нәселе, аңа кагылышлы хәлләр турында байтак мәгълүмат бар иде! Әнә кичә — бу дөньяда күргән ачы хәсрәтенә. Ватан сугышы кырларында алган җәрәхәтләренең сызлавына чыдый алмыйча безне калдырып дөньядан Мәсгуть китеп барды. Үлемен теге кыз тизләтте Ахияр ни түзеп карады теге серне саклап, әмма Мәгыйзь, Рәиф өчәү бергә киңәштеләр дә, чакырып әйттеләр; кызың исән. Атна буе Мәсгуть күргән газаплар, борчулар! Кыз белән күрешү һәм коточкыч биографиянең шаһите булу! Мәсгуть тәмам кешелектән чыгып кайтты ул вакытта. Кайтты, егылды һәм дүрт-биш көн яттымы икән врачлар инсульт диделәр. Колан Кырда мондый диагноз белән үлгән кеше булганы юк иде әле моңарчы. Күк гөмбәзе бүген биек, бик биек. Мондый зәңгәр гөмбәз тагын кайчан булыр икән? Элек ул ешрак була иде сыман. Мәсәлән, Ахияр лар, Кәшфиләр бала чакта. Аларны урманга — нарат күркәсе җыярга алып кергәлиләр иде. Шул вакытта нарат шавының аһәңенә исереп ' күккә карап ятып торгалыйлар иде. Ул күк — Ахиярлар, Кәшфиләр балачагының күге шулай бик биек, бик зәңгәр була иде. Аннары кырык бишенче ел мартының күген хәтерли Ахияр. Карпат таулары арасында, ниндидер бер көнне шулай тынлык булды. Ахияр, ничек алай туры килгәндер, бер көнне ике сәгатьләп күк гөмбәзенә карап ятты. Анда да шулай күк җиле, зәңгәр тоташ һава агымы иде. Хәтерли: әле оялып та куйды. Менә анда, тылга кайткач, үзеңнең сугышта ниләр күргәнеңне сөйлисе булыр. Карпатка килеп җиткәч Ахияр инде исән кайтырмын, дип ышана ук башлаган иде. Ә менә бу рәхәтне сөйләсәң? Кешеләр гает итәр бит! Зәңгәр күккә карап ике сәгать яттым, дип сөйләсәң... Аннан соң... Тукта, шуннан соң—нәрсә? Нәрсә? Бәрәч, шуннан бирле күк йөзенә күтәрелеп каралмаган түгелме соң? Юктыр, каралгандыр. Ка ралгандыр. Әмма ул очракларда инде күк йөзенә бала Ахияр түгел, сержант Ахияр түгел, ә председатель Ахияр карый иде. Ахияр урман баендагы юлдан авылга таба атлады. Агрономны, башка иптәшләрне борчымады, болай гына карлы басудан ялгыз әйлә неп кайтырга булды Трактор ясаган эздә юка элпе инде зәңгәрлә неп кояшка тирләп утыра, иксез-чиксез басу күгелжем-зәңгәр кар дәрьясыннан тора иде. Ахияр уйланып кайтты соңгы елларда колхоз председательләре турында күпме фильм куелды, күпме очерк, хикәя язылды. Күпме, күпме әсәрләрдә колхоз председателе образы бар хәзер Дөрес язалар, әйбәт язалар Барысы да тормыштагыча. Әмма бер серне белмиләр, шәйтаннар! Хәер, аны кеше белмәсен дә нн де! Председательнең иң бөек, иң рәхәт минутлары була. Ул минутлар (бик сирәк кенә — сәгатьләр)—аныкы, бары тик аныкы гына! Ул ми нут, сәгатьләр председатель, үз колхозының басу түренә чыгып ялгыз калганда була. Язмы ул? Көзме? Кышмы? Төрле вакыт булырга мөм кин, ләкин җәй генә түгел. Ж.әй көне андый сәгать була алмый Менә председатель Ахияр шундый рәхәт минутлар кичерә хәзер Март жиле биткә бәреп исә, әмма карны күтәрә алмый, кар диңгезенең өстен зәнгәр-күгелжем элпе каплаган Кар хәзер шул элпе аркылы кояш нурын сеңдерә генә ала. Бөтен күк шаулый, көньяктан шул зәң гәр шау белән яз килә, яз килә! Бу — Ахияр гомеренә бирелгән язларның алтмышынчысыдыр, өч-дүртен ул хәтерләми, әмма алары да аныкы булган инде аның, һичшиксез, аныкы. Менә күзне чагылдырган зәңгәркүгелҗем кар дәрьясы офыкның теге ягына кереп сенә, ул як та — «Көрәш» колхозы, анда — Рамиль. Ахияр бу басуларда тагын ике ел йөрер әле, ә Рамиль — гомер буена. Әтисе яшенә җиткәнче! Механика мастерскойлары янына кайтып җиткәндә Ахиярның карга чагылган күзләре тәмам эштән чыгып авырта башлаган иде. Mac терской артындагы зур басуда тигез гөрләп йөргән дүртме бишме тракторга карап ул шатланып куйды. Нинди игелекле чиста эш бу март кояшы астында чиста кар сөреп йөрү! Безнең кар, безнең җиргә табигать китереп салган кар, иген уңсын өчен салган кар! Ярый әле, бу дөньяда шундый март күге бар, ярый әле шундый . иксез-чиксез кар диңгезе бар, ярый әле һәр елны шаулап килә торган яз бар. Ярый әле офык артындагы колхоз басуы, ул басуларның киләчәк язмышын үз кулына алып, йокысыз төннәр үткәрәчәк яшь предс- датель Рамиль Гарәфиев бар. Менә бер ай үтәрме—юкмы, бу басуга кошлар кайтыр, ә бүген дөнья тулы саф һава! Көнбатыш Европаның промышленностьлы район нарына кертеп бер генә уздырырга иде бу җилне, зәңгәр һаваны... Дөньяның бик күп кануннары үзгәрер иде шуны суласалар Ахияр шул һава, шул кар, шул җил-җнр хуҗасы буларак, үзен бик бәхетле тойды бу мизгелдә. Жнр өстенә шаулап яз килгәндә нигә яшәмккә, нн гә эшләмәскә? Нигә борын салындырырга? Менә берничә атнадан тур гайлар килер. Язлар бит кеше акылы кебек мәңгелек... Гыйльфанга хат язарга кирәк: нигезеңә йорт салабыз, кайт та, яши башла. Әйдә, колхозга тәҗрибәле баш инженер да кирәк! Әйдә, яшьтәшләрнең көчен куәтен күрсәтик әле бер! Әйдә, гомер соңында матур итеп яшәп алыйк әле, күрсәтик әле безнең буынның кем икәнен яшь ләргә! Алып китсеннәр әле безнең борчулы, мәшәкатьле, төи йокысыз эстафетаны яшьләр Алар да шулай яз килгәнне ишетеп, кошлар кайтканын көтеп, илгә игелек китереп яшәсеннәр әле. Безнең кебек.. Безне бит . Безне бит Безне шул яшәтә бит — без бит язын кошлар кайтасын көтеп яшибез, эшлибез. Яз җиле председатель Ахиярны тәмам исәрләткән иде... 1982 ел, ноябрь