Кызыклы хәлләр
Килен
1922 елны Заһидә Тинчурина иренә — атаклы драматург Тинчурин- га әйтә — Кәрим, без өйләнешкәнгә ничә ел? — ди. — Өчтән артты! — ди Тинчурин. — Атаң-анаңны күрәсем килә. Аларнын да мине күрәсе киләдер, әйдә синең авылга кайтып килик! — ди Заһидә ханым. Җыенып, бүләк-санак алып, юлга чыгалар болар. Пенза губернасы, Торбеевка стансасына чаклы поезд белән кайталар. Стансада аларны К. Тинчуринның атасы җигүле ат белән көтеп тора. Такта арбага печән салынган, печән өстенә түшәк түшәлгән. Күрешеп, танышкач, тагын юлга чыгалар Шылдавычка хәтле кырык чакрым барасы икән. Бик озак кайта торгач, К. Тинчурин, кулын алга сузып: — Ә-әнә, алда тау күрәсеңме. Заһидә? Шул тау астында безнең авыл булыр! — ди. Шулай дигәч, Заһидә тиз генә калфак киеп, әйбәт, матур чәчәкле шәльяулык чөеп, төзәтенә башлый. Моңарчы дәшмичә баручы карт: — Рәхмәт, килен!—ди. — Рәхмәт, ату анагыз алдына, авыл халкы каршына шулай тузган баш белән кайта икән киленебез, дип, бик кайгырган идем! Анысын—үзебез «Зәңгәр шәл»не иң беренче булып сәхнәгә Кәрим Тинчурин үзе куя. Роль бүлгәндә ул кайсы персонажны кайсы актер уйнасын игълан итә, бары тик бер генә рольне, Булатны башкарырга тиешле артистны гына әйтми калдыра. — Кәрим абзый, Булатны кем уйнаячак соң? — дип сорыйлар артистлар. — Анысын — үзебез дип торабыз, иншалла! — ди Тинчурин. Чыннан да, башлап Булатны Тинчурин үзе уйный. Юмарт Такташ Егерменче еллар... Такташ үзенә яңа костюм сатып алып, өенә кайтып бара икән. Юлда аңа бер язучы танышы очраган Такташ хәл-әхвәл сораштыра башлагач, әлеге язучы тормышыннан зарланырга тотынган — Кияргә чалбарым да юк, Һади, — дигән. — Мә. алайса, рәхәтләнеп киеп йөр, — дип, Такташ өр-яңа костюмының «-албарын танышына бирә дә пинжәген култык астына кыстырып, кайтып китә. — Их, пинжәгем дә юк, дип әйтәсе калган!—дип үкенеп йөргән имеш әлеге язучы. Шигырь яктылыгы 1930 елда Такташ «Киләчәккә хатлар» поэмасын Татар академия театры сәхнәсеннән укый. Бер заман — кем эше булгандыр — театрда ут сүнә, Такташ та, тамашачылар да дөм караңгыда калалар Такташ укудан туктый. Шул чак караңгы залдан кычкыралар — Һади, дәвам ит, дәвам ит! — диләр Такташ моңлы ягымлы тавышы белән караңгыда шигырь сөйли башлый. Бераздан ут кабына, зал гөрләп кул чаба Ут кабынганга сөенүдән битәр, шагыйрьнең каушап калмавы һәм Такташ шигыренең яктылыгы өчен була бу алкышлар Маҗаралы ял Артистка Хәдичә Җиһаншина Мисхор курортында ял итә икән Кер юарга ул диңгезгә йөри. Бер тапкыр шулай модный өн халаты кигән килеш кенә керләр чайкап кайтып килә икән, артистка шаулаша-шау- лаша йөгерешкән кешеләрне күреп, гаҗәпкә кала Бакса, курорт тер риториясендә янгын, ниндидер бер корпуска ут капкан — Нигә сез йөгермисез? — дип сорыйлар хатыннар Хәдичә ханым . нан. — Нишләп йөгерим, — ди артистка. Шулай да сорап куя — Кайсы корпус яна соң? — Ак корпус яна, Ак корпус! — дип кычкыралар йөгерүче хатыннар, Салмак кына барган җиреннән Хәдичә ханым кинәт ашыгып йөгерә башлый. Кайтып җитсә, Ак корпус янып беткән, корпус белән бергә X. Җиһаншинаның бөтен әйберләре дә көлгә әверелгән булып чыга Артистка әлеге модный халаттан гына чит шәһәрдә торып кала Икон че көнне ул, акча юнәтеп, Казанга кайтып китә. Шул халаты, өйдә кия торган башмаклары белән Казан урамыннан килүче, таяк белән кечкенә төенчек аскан артистканы күреп, танышлары аптырый — Нишләдең син, Хәдичә? Каян кайтып киләсең болай? — дип сорыйлар — Менә курорттан кайтып кнләм әле! — дигән имеш Хәдичә ханым Йокламаган арба Ниндидер бер артист бик каты авырып киткәч, Әнвәр Фәсхетдннов аның урынына керә Сүзен белер-белмәс килеш Әнвәрне сәхнәгә чыга ралар Спектакль барышында ул; — йоклап калгандыр әле, майламаган арба,— дип әйтәсе урында — Майлап калгандыр әле, йокламаган арба! — ди. Бу сүзләрне ишеткәч, сәхнәдәге артистлар, тыела алмыйча көлә башлыйлар Спектакль өзелә. е Кызыклы хгллгрлне журналга Роберт Батулла злерлгде