Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культур тормыш көндәлеге

ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА 17 апрельдә узган ачык партия жыелышындЪ Татарстан язучыларыныц X съездына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Доклад белән Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Ф Миңнуллин чыкты. Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре М Хәбибуллнн оештыру эшләре турында сөйләде. Фикер алышуларда язучылар Н. Арсланов, Г Латыйп. Л Ихсанова, Н. Дәүли, Г Хәсәнов. М Хәсәнов, Җ Тәрҗеманов, Б Камалов. М. Маликова, Л. Хәмидул- лин. Роберт Әхмәтҗанов, Татарстан Язучылар союзы партия оешмасы секретаре Р Мөхәммәдиен һәм башкалар чыгыш ясап, съездга әзерлек эшләренә җентекле анализ ясадылар, съездны оешкан төстә һәм нәтиҗәле уздыру өчен үзләренең теләк һәм тәкъдимнәрен белдерделәр. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ 22 февральдә тәнкыйть һәм драматургия секцияләренең берләштерелгән утырышы булды Анда сүз әдәби әсәрләргә һәм спектакльләргә язылган рецензияләр турында барды. Тәнкыйтьче Р Мостафнн докладыннан соң фикер алышуларда театр һәм әдәбият белгечләре А Әхмәдуллин. X Госман. Р. Игъламов, М. Вәлиев. язучылар М Хәбибуллнн, Р. Мннгалимов, Татарстан китап нәшрияты директоры Г Шарафетдинов һ. б катнаштылар. ФӘННИ КОНФЕРЕНЦИЯ 16 апрельдә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы конференц-залында Г Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тарих институты һәм Татарстан Язучылар союзы тарафыннан «Хәзерге татар әдәбиятында әхлак мәсьәләләре» дигән темага оештырылган фәнни-практик конференция булды. Аны кереш сүз белән Институт директоры. философия фәннәре докторы Я Абдуллин ачты Конференциядә язучылардан һәм әдәбият галимнәреннән Г. Ахунов, Т Галиуллин. Ф Мусин, Ф. Мнңнул- лин, Ф Әгъзәмов, Р Мөхәммәдиев, Ф Га- лнмуллин һ. б. әлеге проблеманыц төрле аспектларын яктырткан докладлар белән чыктылар. ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫЦ РӘСЕМНӘРЕ Татарстан китап нәшриятының укытупедагогнк әдәбият редакциясе татар язучылары һәм шагыйрьләренең портретларын бастырып чыгарды Кол Гали, К- Насыйри, Г Тукай. Ф Әмирхан, М Галәү, Г. Ибраһимов. М Гафурн, Г Коләхметов, Ш. Камал, Г Камал. К Нажми. Т. Гыйззәт, һ. Такташ. М Фәйзи, X. Туфан. Ә. Фәйзи, Б. Рәхмәт. К Тинчурин, Ш. Усманов, М Әмир, Г Әпсәләмов, М. Җәлил, А Алиш, Г Кутуй, Ф Кәрим, Ш Мөдәррис, Г Кашшаф, И. Гази. Ә Ерикәй, Ш. Маннур, Ә Давыдовның портрет рәсемнәре зур форматлы яхшы кәгазьгә басылган. ГАЛИМНӘРНЕҢ УҢЫШЫ Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы доцентлары X Миңнегулов һәм Ш Садретдиновның татар әдәбияты һәм культурасы тарихына багышланган хезмәтләре уннверентетныц нң яхшы гыйльми хезмәтләр конкурсында беренче премиягә лаек булды. МУЗЕЙ МЕДАЛЬ АЛДЫ Язучы-ннтернаиноналнст Ярослав Гашекнын тууына 100 ел тулу уңаеннан аның Бөгелмәдәге музее зур эш башкарды Музейда 11 мен кеше булды, 270 ләп экскурсия үткәрелде, язучының Совет Россиясе һәм Бөгелмә шәһәре белән бәйле тормышы, әдәби иҗаты турында уннарча лекция укылды, биредә интернациональ дуслык клубы эшли Күптән түгел музейга ЧССР илчелегеннән истәлекле хат һәм медаль килде. Хатта мондый юллар бар «Чехословакия- нең Мәскәүдәге илчелеге ЧССР Культура министрлыгы тәкъдиме белән Ярослав Га- шекның Бөгелмәдәге музеена күренекле чех язучысының тормышы һәм иҗатын пропагандалау буенча ак1ив эшчәнлеге өчен истәлекле медаль тапшыра». ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен композитор Сард Садыйко- вага. РСФСР Верховный Советы Президиумының 1984 ел, 9 февраль указы белән, «РСФСРның атказанган сәнгать эшлекле- се» дигән мактаулы исем бирелде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен В И. Качалов исемендәге Казан зур драма театры артисты Юрий Степанович Федотовка. РСФСР Верховный Советы Президиумының 1984 ел, 9 февраль Указы белән. «РСФСРнын атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы Римма Ибраһимовага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. 23 февраль Указы белән. «Татарстан АССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Мннзәлә татар драма театры артисты Инсаф Фәхретднновка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. 23 февраль Указы белән, «Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен композитор. Казан театр училищесы директоры Мәсгут Имашевка. Татарстан АССР Верховный Советы Пре энднумының 1984 ел, 9 январь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен шагыйрь Хәким жан Халнковка, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. 9 январь Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде Совет матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен Марс Шабасвка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. 7 февраль Указы белән. «Татарстан АССР ның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде Совет музыка сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедралы профессоры. сәнгать белеме кандидаты Галина Яковлевна Касатхинага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. 15 март Указы белән «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Совет сынлы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен скульптор. СССР Художниклар Союзы члены Рада Хөсәеновна Нигьмәтуллинага. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. II март Указы белән. «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде Сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре, нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге һәм 75 яше тулу уңаеннан Казан дәүләт педагогия институтының музыка педагогия факультеты доценты Җәләл Гаязович Садрнжиһа- нов КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Совет музыка сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре. нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен пәм алтмыш яше тулу уңаеннан Казан дәүләт консерваториясенең кыллы уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор Афзал Насретдинович Хәйретдниов, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1984 ел. 17 февраль Указы ниге зендә. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумынын Мактау грамотасы белән бүләкләнде Сынлы сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан ТАСсР Художниклар союзы идарәсе председателе Әнәс Ибраһимович Тумашев КПССның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Ми-# ннстрлар Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде