Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮТӘРЕЛҮ

Бәркәтә авылының иң мөхтерем кешеләре Шушма колхозы председателе Кәрам Әхмөтҗаноа оенө туй мәҗлесенә җыелдылар. Өй иркен, якты, тебын зур, мул, кунакларның иң кадерлеләре килгән: уңган колхозчылар, авылның өлкәннәре, механизаторлар, укытучылар, бригадирлар... Менә табын хуҗасы тирә-юньне яңгыратып торган музыканы туктатты. Шаү-гер килеп утыручы кунаклар тынып калдылар. Улы белен яшь киленгә үз теләген әйтү ечен, беренче сүз ата кешегә — Кәрамга бирелде. Шушы минутка кадер әллә ниләр әйтер кебек җилкенеп утыргаи иде. вакыты Җиткәч, шактый каушады. Дулкынлануын башкаларга сиздермәскә тырышып, гадәти сүзләр генә сайлап алды да, улы Ибраһим белән Җәүһәриягә матур килечек теләп, тиз-тиз кабат утыру ягына карады. Кешеләр сизгәндорме-юктырмы, бу тантана аның шактый тирәндә яткан хатирәләрен яңартып, күңелен тәмам алгысытып җибәргән иде. Туй бара, Кәрамның олы улы Ибраһим туе. Заманында Нәфисә белән икесенең еллар буе кетеп алган шатлыклары булып, беренме балалары тугач, Кәрамның әнисе Хәтиме карчык кыяр-кыймас кына: — Балалар, бер фикерем бар иде,—диде —Әллә улыгызга сугышта ятып калган абыегыз Ибраһим исемен кушасызмы) Әтиегез-мәрхүмнең дә теләге шул иде исән улларымның балалары туса, сугышта шәһит киткән еч улымның исемен куштырырбыз, гол үзебезнең янда кебек тоеп яшәрбез, ди торган иде— Җәлилнең улына һәлак булган туганнары Гаяз исемен куштылар. Кәрамның олы улы Ибраһим булды, кечесе —Әкрам Өлкеннәрнең к иңешә неселге сугыш батырларын кире кайтаргандай итте. » Б Гомерләр уза торды. Инде әнә икинче буын вәкиле, яшь Ибраһимның да туе килеп җитте. Өй тулы — кунаклар. — Яле, Мингалим абзый, әйт әле күңелең түрендә яшьләргә саклап йөрткән кадерле сүзләреңне! — Мәҗлесне алып баручы үз вазифасын бик төгәл үти иде.— Җәмәгать, Мингалим абзый Гатинны тыңлап карыйк әле! Кәрам да, уйларыннан арынырга тырышып, Мингалим агайга карал тора башлады. Авылның аксакалыннан саналучы агай: — Бу йортның мактанырлык тарихы бар,— дип ерактан алдырып сөйләп китте,— Монда биш малай, бер кыз үсте. Егетләрнең өчесен сугыш алды... Хәтерли Кәрам, барын да яхшы хәтерли. Алар юа, кузгалак, какы җыярга, түбәсендәге манарасына менеп, тирә-юньдәге авылларны күзәтеп төшәргә Биек Тауга барганнар иде. Кайткан җиргә — елаш та сыкташ. Сугыш башланган. Абыйлары гына да түгел, хәтта колхозның алар җигеп йөртә торган атларын да фронтка алдылар. Кәрам кебек 9—10 яшьлек малайлар абыйларын да, атларны да берәм-берәм озатып калганнар иде. Тимеркүк исемле аттан аерылуы бигрәк кыен булды. Кәрам аны, муеныннан кочаклап, яңакларыннан сыйпап бик озак иркәләп торды. Ат караучы Миң- ниса апа: — Туйганчы ашап калсын инде, малайлар, җитте, барыгыз!—дигәч кенә, абзардан чыкты. Анда да әле такмаклый-такмаклый саубуллашты: — Тимеркүк, җиңеп кайт! Абыемны күреп кайт!—диде. Бу такмакны башка малайлар да кабатлады: «Тимеркүк, җиңеп кайт! Абыйларны алып кайт!*. Моннан кырык өч ел элек әйтелгән такмак яңадан колак төбендә яңгырагандай булды. Кәрам сискәнеп китте. Ул еллар малайларны шактый тиз олыгайтты. Кәрам дус-ишләре белән җыелып, шаярышып-уйнап йөрүләрен башка хәтерләми дә инде. Ул чорның бала-чагасы, карт-корысы авылларның төп терәгенә әйләнгән иде. Эш, эш, эш. Укуны да әллә ни күпкә сузып булмады, җидееллыкны тәмамлаучылар ул елларда өлгереп җиткән колхозчы санала иде инде. Кәрам дә яшьтәшләреннән аерылмады. Колхозның иң зур эшләрен тартучылар рәтенә басты... Гаҗәп! Күңелләр бердәм талпынган икән — сүз алган Мингалим агай да нәкъ Кәрам уйлап утырган хәлләр турында сөйли: — Энем Ибраһим, Җәүһәрия килен, сезгә киңәшем шул: сез әтиегез Кәрам белән әниегез Нәфисәнең гомер юлын үзегезгә өлге итеп алсагыз, ялгышмассыз!— ди. Сүзен раслар өчен ул шактый элекке вакыйгаларга кагылып узды.— Кәрам Әхмет- җановның армиядән кайтып төшкән чагын яхшы беләм мин. Ул чакта колхозда председатель. идем. Килде Кәрам идарәгә. Авылда калам, эш кирәк, ди. Полевод иттек үзен. Шул чагыннан башлап ул безнең авылдагы эшләрне рәткә салырга тотынды. Басуларның агротехник картасын булдырды. Кырдан вак таш җыйдыру, уҗымга ашлама кертү башланды. Уңыш күтәрелде. Председательлекне Кәрамгә тапшырганда, пенсиягә киткәндә, минем җаным тыныч иде. Син, Ибраһим энем, колхоз эшенә институт бетереп, югары белемле агроном булып тотындың. Әтиеңә кыенга килде, ул белемне эшли-эшли алды, башта урта мәктәпне, аннары читтән торып институт тәмамлады. Бары да безнең күз алдында булды. Сез дә шушылай тырышыгыз! Кәрам белән Нәфисәнең эшчәнлеге балаларына гына түгел, бөтен авылга үрнәк! Кунаклар: «Дөрес! Дөрес!*—диделәр, кул чаптылар. Мәҗлес гөр килде. Йорт хуҗасы тынычлана төшкән иде инде. Табынга кирәкле нәрсәләрне дә караш- тыргалады Тик, бөтен җанны биләп алган кадерле хәтирәләр тәэсиреннән тиз генә котылырмын, димә икән. Мингалим агайның сүзләреннән истәлекләрнең икенче дулкыны күтәрелде. Нәфисәгә, колхозга бәйлеләре. ...Нәфисә белән алар печән өстендә, күмәк эш вакытында дуслаштылар. Аннан соң шактый еллар үтте әле. Кәрам армиягә китте. Дүрт ел хезмәт итеп кайтты. Беренче хисләре чын, нык булган, күрәсең, вакытка да, аерылышуларга да бирешмәде. Алар өйләнештеләр. Ике ул үстерүенә дә, иренең председательлегенә дә аркаланмады Нәфисә. Киресенчә, Кәрамның йөзенә кызыллык китермәс өчен, чөгендерчеләр арасында алдынгылыкка чыгарга тырышып эшләде. Кәрам өлешенә шактый авыр йөк төшкәнен, но л хоз җитәкчесе вазифасының мең төрле мәшәкатен күрел-тоел аши ләбаса! Беренче талкыр сайлаганда ук халык Кәрамга кырт кисеп үзенең теләген ачыл салды: — Эш тап! һәммәбеэне әйбәт түләнә торган хезмәт белән тәэмин ит! Җангә ятышлы эш булса, бездән калмас! — диделәр. Чирмешән районының Бәркәтә кешеләре борын-борыинан тырыш булганнар, тик авылның табигый шартлары гына бөтен көчне бирел эшләрлек түгел: басулары тау-таш арасына кысылган, көтүлекләр юк дәрәҗәсендә, җире уңдырышсыз — таш та балчык. Җитмәсә, авылның культура йорты, мәктәбе дә иске. Кыскасы, аңа председатель кай якка гына кагылса да. муеннан мәшәкатькә чумарлык иде. Зур-зур шушындый мәшәкатьләрен белеп торса да, Кәрам халык теләгенә каршы килмәде, ризалашты, әмма 1966 елның эш башлап җибәргән көннәре искә тешсә, әле дә тәннәре чымырдап куя. Әгәр шул чакта таяныр кешеләр табылмаса, әгәр колхозчылар, вәгъдәләрен бозып, эшкә салкын караган булсалар, бер Кәрам нишләр иде икән?! Бәхеткә, ике як та сүзләрен үтәделәр: колхоз идарәсе халыкка иң кирәкле мәсьәләләрне алга куеп тотынды, халык исә кечен кызганмады. Кәрам председательлегенең еченче елында ук, дәүләт алдындагы бурычларны арттырып үтәгәне ечен, Шушма колхозына, КПСС ҮКның, СССР Министрлар Советының, ВЦСПСның һәм ВЛКСМ ҮКның Күчмә Кызыл байрагы, акчалата беренче премия бирделәр. Авылга бәйрәм килде. Соңра мондый тантаналар ел саен диярлек кабатлана барды. Кәрам Әхмөтҗанов, кирәксә, колхозы ирешкән уңышларның эзлекле үсеш баскычын сызыл та күрсәтә алыр иде кебек. Нидән башланды бу күтәрелү? Өзел кенә әйтсәң, идарә белән колхозчылар омтылышының бердәмлеге нәтиҗәсе бу Кешеләр беренче җыелышта ук даими эш табуны үтенделәр. Бу — кыен мәсьәлә иде. Эмма, кеше теләген үзәккә алып уйлаганда, хәл итү юллары да табылды. Мелиораторлар ярдәмендә ташландык җирләрне, тау битләрен эшкәртә-эшкәртә, колхозның чәчү мәйданын тагын 500 гектарга арттырдылар. Ир-егетләргә тезелеш мәшәкатьләре йөкләтелде. Төзелешкә кирәкле тел материалны үз авылларына терәлеп торучы таулардан чыгара башладылар, ташны хәтта башка хуҗалыкларга да саттылар. Өйләргә су үткәрелде, телефон челтәре булдырылды. Техниканы дөрес тоту һәм файдалы итү өчен җитмешләп кешегә механизаторлык һенәре өйрәтелде, ааылда күршедәге училищеның филиалы булдырылды. Төзүчеләргә дә уку мәмкинлеге тудырылды. Белемле тезүчеләрнең хезмәт төсе булып авылның өр-яңа күренеше барлыкка килде: ике катлы мәктәп, идарәнең яңа бинасы, балалар бакчасы, кунакханә, ашханә, тегермән, гаражлар, берсеннен-берсе күркәм йортлар. 1980 елны халык Шушма колхозы председателе Кәрам Әхмәтҗаиоены РСФСР Верховный Советына депутат итеп сайлады. Хуҗалыкның һәм аның җитәкчесенең күтәрелүе әнә шул юлдан бара... Туйга җыелган кунаклар Кәрамның күрше колхозда агроном булып эшләүче улы Ибраһимга да әнә шушындый ук тормыш юлыннан барырга кирәклеген белдерделәр. Ата кеше ерлоктәй баласына карап торды: «Мин аңа кулымнан килгәнне бирдем, Күрсәттем, өйрәттем инде,— дип уйлый иде ул.— Мөстәкыйль юлда сыгылып тешә күрмесә генә ярар иде! Бу юл җиңелләрдән түгел, үр менү, югарыга күтәрелү го- мер-гомерге иң авыр юллардан саналган*... Баласының киләчәге ечен борчылса дә, күңел түрендә шик-шебһаләрне басарлык ышаныч бар иде — оның балалары, үзе кебек ук, кечкенәдән җиргә турылыклы булдылар. Ата беле: Җир мондыйларны кимсетми, түбәнсетми, киресенчә, алар куйган кечне бише белен кайтара Җир. Шуңа күрә Ибраһимның килечеге дө, мөгаен, матур булыр. Авылның алдагы кеннерө кебек... Председатель үзалдына елмая иде. Бәркәтенең киләчәккә корган планнары шулай елмайталар аны: авыл даими газ белән тәэмин ителсә, елга аша нык күпер салынса, юллар асфальтланса... һай, күл әле, күп башкарасы эшләр. Ибраһимның улына да җитәрлек, артып та калырлык! Атаның шатлыклы фикерләренә кеч-кует биргәндәй дәртле музыка яңгырады. Кунаклар җыр башладылар.