«КӘЛИЛӘ ВӘ ДИМНӘ» — ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА
Татар әдәбиятының башка әдабиятлар белән тарихи багланышы әлеге аз ойреиелгән, әмма ул гаҗәп кызыклы һәм әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шундый багланышларның бер җебе борынгы һиидстан әдәбиятына барып тоташа. Билгеле булганча, һиндстаида III—IV гасырларда оПанчатантра» (Биш китап) исемле эсер иҗат ителеп, аның даны чит илләргә дә тарала. 531—579 елларда аны борынгы фарсылар шул замандагы әдәби телләре булган пәһләаичәгә тәрҗемә ителер 721—757 елларда Ибне әл-Мекаффәгъ исемле күренекле әдип әлеге әсәрне гареп теленә тәрҗемә итә һәм исемен дә үзенчә—«Кәлилә еә Димме* дип куя. Әмма аның бу эше үз тормышы эчен фаҗига булып әвәрәле; аңа электән де очу саклап килгән түрәләр һәм руханилар, динсезлектә гаепләп, әдипне ерткычларча газаплап үторбләр, гәүдәсен утта яндыралар. Ибне әл-Мекаффәгъ эшләп калдырган тәрҗемәдән «Кәлилә вә Димме* день аның күп телләренә күчерелә. XI гасырда аны инде грек телендә, XII гасырда славян телендә, XIII гасыр урталарында латин телләрендә укыйлар. 1889 елда рус орчен- талистлвры әсәрне рус телендә бастырып чыгаралар. Соңыннан есәр день яның күп телләренә тәрҗемә ителә, терпе илләрдә оледенело басылып тора. Рус телендә совет чорында аның яңадән-яңа тәрҗемәләре басыла' Шулай итеп, «Кәлилә еә Димнә» донья әдәбиятының алтын фондыма кергән. Аның татар әдәбиятыма монәсәбәте мичек соң? XIV—XV йеэлордә Идел буенда Низаминың «Хосрәү еә Ширин», Согъдммәң «Голстан» кебек даһи әсәрләре тәрҗемә ителгән. Бәлки кКәлмло вә Димнә» дә тәрҗемә ителгәндер, тик безгә генә килеп җитә алмагандыр. Шулай уйларга нигез бор. Соңгы елларда аның борынгы әдәби толебездә тәрҗемә ителгән күчермәләре табылды. Тик алариың беренче һәм соңгы битләре сакланмвгамлыктан, кайда, «айчан һем ком тәрҗемә иткәне мәгълүм түгел. Шумдый кулъязмаларның берсе херматяе белгечебез Касыйм ага Хәмэин архивында сакланган. Аның кызы — филология фон- иеро кандидаты Гелшот ханым бу ядкярне, тикшерү ечеи, галимнәргә татиырды. Игътибарга леек тагын бор табыш бар. Г. Ибраһнмое исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының фәнни хезмәткәре кулъязмалар фондыннан әсәрнең бүгем күчермәсен тапты. Ике кулъязманың да тел тексты охшаш, хәтта бор үк диярлек булуы исе әлеге тәрҗемәнең татарлар арасында күчермә юл белән таралганлыгын раслый. Әйтергә кирәк, әсәрнең гарәп телемдәге тексты да борынгы заманда күп талкырлар күчерү нәтиҗәсендә нык кына үзгәртелгән. Соңгы гасырларда галимнәр махсус тикшеренүләр нәтиҗәсендә әсәрнең тезек текстын булдыруга ирешкәннәр. Шушы хәлендә ул 1816 елда Париждә. 1899 елда — Бейрутта гареп телендә оерым «итеп ител басылган. Хәзерге фән деньясында «Кәлилә еә Дммно»моң шушы басмалары иң ышанычлы дип санала. 1 Крачковский И. Ю. Кузьмин II. П. Калила и Диина М Л .1*34 Т Касыйм ага Хәмзин нөсхәсен елеге басмалар балан сүэгө-сүз чагыштырып чык* канда гарепча һәм төркичә текстларның бер-берлеренә яхшы ук тәңгәл килүләре ачылды. Бу, әлбәттә, бездәге кулъязма шул басмалардан тәрҗемә ителгән дигән сүз түгел. Ул үзенең тел-стиль хасиятләренә караганда, һичшиксез, болардан элеккерәк ядкяр. Кыскасы, бу китапларның өчесе өчен да бер чыганак — ниндидер дүртенче, борынгырак гарәпчә нөсхә булгандыр. «Кәлилә вә Димнә»нең Казан татарларында урта гасырларда ук мәгълүм булуын бүтән дәлилләр дә раслый. Казан шагыйре Мехәммәдъяр 1539 елда үзенең атаклы «Техфән мэрдан» һәм 1542 елда «Нуры содур» әсәрләрен яза һәм күл кенә очракларда Көнчыгыш әдәбиятлардан алынган хикәятләрне шигырьгә сала. «Кәлилә вә Димнә»дән дә ике хикәят алынган: берсе аның «Гадел Нәүширван», икенчесе «Заһид хикәясе» дип атала. Борынгы заманның бу бөек әсәре һәр яңа дәвер өчен яңа хәзинә булып ачылган. Мөхәммәдьярдан соң өч гасыр үткәч, XIX йөздә татар мәгърифәтчеләре «Кәлилә ■ә Димнә»не яңадан күтәреп чыгалар. Бу үзе кызыклы хәл. Идел буенда берничә гасыр элек укылып та, соңрак онытылып торган кайбер күренекле әсәрләр—«Мең дә бер кичәяләр, «Тутый намә»ләр яңадан калкып чыга. Бу чорда Казан үзе де Россиянең Көнчыгыштагы атаклы фән үзәгенә әверелә. Университет эшли. Ул татар халкын русның фән һәм культура казанышлары белән таныштыра, университет фәнендә Көнчыгышны өйрәнү зур бер юнәлешкә әверелә. Алдынгы татар укымышлылары үзләренең мәгърифәт эшчәнлеген киң җәелдереп, рус галимнәре белән бердәмлектә эшлиләр, табышларын уртаклашалар. Шушы чорда «Кәлилә вә Димнә» мәйданга яңадан чыга. Мисал буларак Хөсәен Фәеэхановның рус тюркологы Н. И. Ильминскийга язган хатыннан шундый сүзләрне китерү урынлы булыр: «Миндә сезнең төркичә «Кәлилә вә Димнәяңез бар. Бер форсат булганда йибәрермен...»VII VIII—ди ул. X. Фәезханов татар теле дәреслеген яза’ һәм аңа «Кәлилә вә Димнә»дәи «Кеше үз кабилиятеннән тыш булганны эзләсә максудына ирешә алмаячагы һәм барын да югалтачагы белдерелер» дигән бүлекне кертә. ЗыяЛы Фәезхановлар гаиләсеннән тагын бер мәгърифәтче үсеп чыга. Габделгалләм Фәезханов агасы Хөсәен башлаган эшләрне дәвам иттерә. Ул янәдән гарәп теленә кайтып, «Кәлилә вә Димнә»не яңабаштан татарчага тәрҗемә итә3 . Шунысы әһәмиятле, бу юлы яңа тәрҗемә Көнчыгышны өйрәнүче рус галимнәрен дә кызыксындыра. Габделгалләм Фәезханов моны эшләүдән нинди максатларны күздә тоткан соң! Монда төп ике нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк: «Кәлилә вә Димнә»не Г. Фәезханов «гаҗәп әсәр» дип атый. Ул — әсәрнең гуманистик хасиятен һәм сәнгать гүзәллеген, балалар күңеленә тирән тәэсирен шулай бәяли, кызыклы хикәятләр аркылы татар халкына кешелекле идеяләр һәм күңел ләззәте бирергә тели. Монда чынбарлыкка тәнкыйть күзе белән карау да роль уйнаган. Бу чорда Россиядә татарлар арасында да куәт алган буржуаз мөнәсәбәтләргә, буржуалашкан катлауларда таралган яман күренешләргә нәфрәт уяту ягыннан «Кәлилә вә Димнә» мәгърифәтчеләр өчен әһәмиятле әсәр булган, «һәркем бу китапның форсатына карап үзенә кирәк бүлекне укысын һәм хәленә лаек нәсыйхәтләр, вәгазьләр алсынI,— дип яза Г. Фәезханов. Сүз уңаенда шуны әйтел үтәргә кирәк, прогрессив эчтәлекле әсәрләрне татарчага тәрҗемә итү Г. Фәеэхановның мәгърифәтче буларак киң эшчәнлек программасын тәшкил иткән. 1905—1907 елгы Беренче рус революциясе чорында «Кәлилә вә Димнә» белән кызыксыну янә җанланып китә һәм үзенчәлекле мәгънә ала. Ул татар революцион- демократик әдәбияты, татар прогрессив культура хәрәкәтенең уртасына килеп керә. Гарәп теле өйрәнелә торган дөньяви мәктәпләргә уку әсбабы буларак Казанда «Сабах» нәшрияты китапны гарәп телендә бастырыл чыгара (1907 ел). Татар телендә чыккан дәреслекләргә «Кәлилә вә Димнә»дән тәрҗемә итеп кызыклы хикәятләр урнаштырыла. Хуҗамөхәммәт-Закир Ишмехәммәтое, мәсәлән, үзенең дәреслегенә «Кәлилә вә Димнә»дән кыскартып «Эт илә күләгәсе» дигән хикәятне алган. «Бер 1 [османов М Хөсәен Фәезхан углының бер хыялы. «Казак утлары». 1971, 3 иче сан. VIII Фәйз ханов X Краткая учебная грамматика татарского языка. СПО . 1862. ’ Фәезханов Г. Кәлилә. вә Димнә. Казан. 1889. и явызына соях кабып, купер аркылы чыгып барганда, суга тешкәй үз күлеосем күреп фикерләде: суда дехи авызына сөяк күтәргән эт бар икән дип. Шуннан соң үзенең авызындагы сөяген ташлап, суда булган этнең сөяген алырга суга ташланды. Әмма судагы этнең сөяген ала алмады, үзенең сөяге суга батып китте»,— дип тәмамына әлеге хикәят. Габдулла Тукай «Ике күгәрчен», «Картайган арыслан» исемле хикәятләрне иҗади тәрҗемә итеп, балалар ечен җыентыгына кертә («Энҗе бөртек- ♦ лере». Казан, 1909). Бөек шагыйребез «Кәлилә вә Димнә»дән башка хикәятләрне дә тәрҗемә иткән булса кирәк, һәм бу фикерне раслаучы кайбер мәгълүматлар бар ~ инде. Бу чорда татар поэзиясендә мәсәл жанры җанланып китә. Моның мөһим сәбәп- 5 ләреинән берсе шунда: реакция елларында патша цензурасы котырына, матбугат о битләрендә аз гына күренеп киткән ирекле фикерне дә рәхимсез эзәрлекли. Хер ® карашларны киная, шартлы сурәт аша белдерә торган әсәрләр языла, киная иҗти- £ магый-политик идеяләрне яктыртуга хезмәт итә, ә бит «Кәлилә вә Димнә» асылда 5 чәчмә белән язылган җәсөлләрдән гыйбарәт. Шагыйрьләр «Кәлилә вә Днмнә»нең 2 гомуми әдәп-әхлак идеяләрен гәүдәләндергән сюжетларын алалар да шулар аша реакция чорындагы иҗтимагый-политик золымны гаепләгән идеяләрне үткәрәләр. ♦ Дәрес, монда кайбер персонажлар нәкъ «Кәлилә вә Димнәидәге кебек үк алынмаган, г әмма сюжет принцибы аңардагыча кала. гомере бар. Беек дустыбыз һинд халкы белән безнең халыклар күңелен ул күп > заманнар дәвамында бергә баглап килгән, газаплы, дәһшәтле дәверләрне кичкәндә, рухи юлдаш булган. Бөек Октябрьдан соңгы елларда ул рус теленә яңадан терҗеме Q ителде, азәрбайҗанчасы, үзбәкчәсе, таҗикчасы да яңадан-яңа тәрҗемәләрдә денья 14 күрде. Ч Сезнең игътибарыгызга югарыда иске алынган кулъязмадан ике хикәят тәкъдим - ителә. Билгеле булганча, ул чорның язма теле хәзерге әдәби телебездән шактый ф гына аерылып тора. Борынгы терки, гарәп, фарсы сүзләренең күп булуы, җемле тезе- лешендеге үзгәлекләр хикәятләрне укып аңлауны кыенлаштыралар. Шуны күздә тотып, үрнәк ечен бер хикәяттән езек үзгәртмичә, оригиналдагыча, о икенче хикәят хәзерге әдәби телгә якынайтыбрак бирелә. Кәлилә вә Тәминә сүзләре -Кәлилә әйдс: бер бичен бар, дорудкәрнең ике шнйна ясап бер йыгачны йарар ирмеш. Күрмеш; бу арада ул кийте йыгачны ярым пучук ярыб, үзине гайре эшкә бирмеш. Тәкый бер бичен кнлеб, ул йыгачның ярылмаган башы уза ултур- мыш, тәкын койрыкы, ул йыгачның арасында калмыш, үзе тәкый сенге шийнаны ормайын борунгы шийнаны оруб чыкармышда Шул заман бичемнең койрыкын ул йыгачның арасында катыйг кысмыш Тәкый дорудкәр кнлеб, бу эшне күрүб әймеш: кем ән бәдбәхет, ни файдасыз эшкә мәшгуль булдың тиб, тукмак алыб биченне һәлак кылды Ул сәбәбдин бу мәсьәләне аныңчүн йад кылдым әйтүрләр - кем бнченгә үз эшен кылгу кирәк, дорудкәрлек эше бнченгә нә кирәк5 Сүзлек: бичен - маймыл; дорудкәр — балта остасы, шийиа ч«й. йыгач - aias ярым пу 'Ух — яртылаш мәгънәсендә, тәкын — тагын, шулай ук; уза — башка; йад кылдым - ал- дым. сайләдсм Маймыл белән Ташбака хикәяте Бер дәрья буенда бик күн маймыллар яши нде. Аларның гадел, белдекле патшалары бар нде. Гомеренең язы үтеп картаеп, кичсез ләнеп калгач, аны падишаһлыктан алып, башка бер маймылны шаһ итеп куйдылар. Бичара карт маймыл кайгы-хәсрәт дәрьясына чумды. Йөрн-йөри бер зур дәрья буенда үскән агачлыкка килеп чыкты. Ул җирдә җимеш агачлары бихисап күп иде. Мескенебез үзе кебек бер карт инжир куагына менеп үзенә урын җайлады. Беркөнне шулай инжир куагында утырып, аның җимешләрен берәм-берәм өзеп ашап утырганда бер җимеше кулыннан суга төшеп китте. Бу инжир җимешенең чапылдап суга төшүе маймыл күңеленә хуш килде һәм ул тагын да бер-бер артлы җимешләрне суга ташлый башлады. Шул суда бер ташбака яши, иде. Суга төшкән инжирләрне йөзә-йөзә ашый һәм күңеленнән дәхи маймыл мине танымый, минем белән дуслыгы да юк, шулай булса да миңа нинди шәфкатьле эш кылыр; әгәр мин аның белән дуслансам, ул миңа тагын да яхшырак мөнәсәбәттә булыр, дип уйлый иде. Шул чак ташбака әйтте: әй маймыл! Мин синең белән дуслашасым килә, диде. Маймыл исә: теләгәнне теләмәк кирәк, дип җавап кайтарды һәм үзе утырган инжир куагыннан төшеп ташбака белән исәнләште. Шул рәвешчә бака белән маймыл дуслыкны беркеттеләр. Алар һәркөн сөйләшеп, киңәшләшеп, дөнья хәлләре турында хәбәрләшеп утыра торган булдылар һәм бер-беренә әйтеп бетергесез дуслык хисләрен саклый иделәр Әйтерсең лә алар — ике тәндә бер газиз җан, бер күкрәктә ике йөрәк... Маймыл дустына үзенең дәүләтеннән, малыннан мәхрүм булган» лыгын сөйләп бирде. Дусты исә аның сүзләрен тыңлый-тыңлый, үз өенә кайтырга кирәклеген дә онытып җибәрде. Ташбаканың хатыны иренең озак вакытлар кайтмавына борчылып, нишләргә белми аптырап, күршесе янына керде. Күршесе әйтте: һич кайгырма, дускай, иреңнең кайда икәнлеген мин сиңа әйтә алам, диде. Ташбаканың хатыны: тизрәк әйтә күр, кайда ул, диде. Күршесе әйтте: синең ирең бер маймыл белән дуслашып, аңа тәмам гашыйк булган һәм үзенең йөрәк җылысын ул маймылга сарыф итеп йөри икән. Инде мин сиңа әйтим, юкка әрнеп, нәрсә белән бетәр икән боларның дуслыгы дип, көтеп ятасы юк. Иреңне өйгә кайтару өчен берәр чара күрү кирәк, диде. Болар икәүләп киңәшә башладылар. Ниһаять, маймылны үтерүдән башка чара юк, дигән фикергә килделәр Күршесенең киңәше белән, ташбака хатыны авыруга салышты. Ташбаканы чакыртып кайтардылар. Өенә килеп керсә, ташбака ни күзе белән күрсен, хатыны урын өстендә ята. Хатыны янына килеп аның хәлен сорады, ләкин хатыны аңа җавап кайтармады. Ташбака хатынының нинди авыруга дучар булуы һәм ни сәбәптән сөйләтмәгәнлеге турында күршесеннән сорады. Күршесе әйтте: әгәр авыруның хәле авыр булып, үз җаныннан нәүмиз булса, ничек итеп ул сөйләшә алсын, диде. Ул надан бака бу сүзне чынга санады һәм елый-елый күршесеннән сорады: нинди дару кирәк, әйтче миңа, әгәр бу тирәдә табылмаса, башка җирләрдән, дус-ишләремнән, дошманнарымнан булса да ялварып сорармын, диде. Күршесе әйтте: хатыныңа кирәкле дәва — ул маймыл йөрәгедер. Без хатыннарга хас булган бу авыруны маймыл йөрәгеннән башка һичнинди дару белән дәвалап булмый, диде. Ташбаканың башына кайгы төште. Әгәр маймылны үтерсәм, дуслыкка хыянәт иткән булам, үтермәсәм — өем таянычы, тормышым-көнем бизәге, балаларымның анасы булган газизем, сөекле хатынымнан аерылып ялгызым гына калам, дип уйлый иде. Шактый гына вакыт шундый уйларга чумып аптырап йөрде һәм, ^ниһаять, хатынына булган мәхәббәте өстенлек алды, маймылны үтерергә карар итте. Ташбака маймыл янына барды да, хатынының каты авырып ятуын елый-елый сөйләп бирде. Ташбака әйтте: әй дустым! Синең белән аерылып тору мине утларга салды, гаиләмне күрү дә күңелемне тынычландыра алмады Менә * инде синең яныңа килдем, ялгызлыгым исемә төшкәндә дөнья караң- ж сыланган кебек була. Әй дустым! Рәхим итеп минем өемә барсаң икән, 2 минем балаларымны, хатынымны шатландырсаң, карендәшләрем, дус- | ларым арасында башым күккә тияр иде. Алар әзерләгән ризыклары d белән сине сыйлау бәхетенә ирешерләр иде. Шуның белән үземне си- g нең мнңа күрсәткән яхшылыкларыңа бераз гына булса да җавап кай- п тарган дип исәпләр идем. 5 Маймыл әйтте: бу турыда күп уйлама Синең миңа яхшылыкла- £ рың күп булды. Арабызда дуслыкның пәйда булуына син сәбәпче • булдың; синең белән дуслашканчы мин ихтыярсыз үз мөлкәтемнән, ф нлем-көнемнән аерылып, бу дәрья буенда хәсрәт эчендә, япа-ялгыз гомеремне уздыра идем. Синең белән дуслашкан көннән башлап минем хәсрәтләрем таралды, караңгы көннәрем якты булды Инде синең бу изгелекләреңә кайчан гына игелек эшли алырмын икән Әй дустым! Ерак сәфәр чыгу җиңел эш түгел, ләкин чын дусларның теләге белән ризалашмау ул дошманлык эшләү белән бәрабәр торыр «Син Умнне гаиләңне күрсәтү өчен чакырасың, ярый, дустым, мин риза, ләкин ничек итеп мин дәрья аркылы чыгармын соң? Ташбака әйтте: борчылма, дустым, сине үз аркама атландырып өемә алып барырмын Синең мөбарәк днйдарыңнан хатыныма күп шифалар тияр. Күп төрле ләззәтле нигъмәтләрдән авыз итәрсең, андагы сыйлар биредә юк, дип сөйләнә-сөйләнә, ташбака суга керә башлады Маймыл исә барырга ризалык бирде һәм үз язмышын баканың кулына тапшырды. Суның уртасына җиткәндә ташбака уйланып калды һәм үз-үзенә әйтте: галимнәр әйтүенчә, тугрылыксыз һәм хыянәт, бигрәк тә игътибарсыз хатыннар өчен эшләнгән хыянәт иң зур гөнаһ булып I исәпләнә. Ьөек кешеләрнең тагын шундый сүзе бар: алтынның сафлыгын утта, хайванның көчен авыр йөк тартканда, кешенең тугрылы гын әманәткә хыянәт итмәгәндә генә белеп була Укымышлылар — хатыннарның мәкер-хәйләләренә алданмаска кирәклекне мәслихәт итәләр. Шундый уйлар уйлап бара-бара ташбака суның уртасында кинәт туктап калды. Маймыл исә ташбаканың нйндндер җитди бер нәрсә турында уйлаганын сизенде һәм шөбһәләнеп ташбакадан сорады: к нәрсә булды сиңа, нинди сәбәпләр аркасында уй-фикерләр дәрьясына 1чумдың, бәлки мине күтәреп бару сиңа авырдыр? Ташбака аңа әйтте: нәрсәгә нигезләп син мондый сорауны миңа бирдең? Әллә мин үземнең берәр хәрәкәтем белән сиңа моны сиздердемме, диде. Маймыл әйтте: минем күрүемчә, синең вөҗданыңны нәрсәдер азаплый, диде. Ташбака әйтте: дөрес әйтәсең, дустым! Менә син беренче мәртәбә минем өемә барасың. Синең кебек якын дустымны хатыным авыру чакта өемә кунакка чакырдым Үзем кунак сыйлауның рәтен белмимен, оятка калмасам гына ярар иде дип, уйланып барам әле, диде. Маймыл аңа җавап итеп: дустым! Синең пакъ намуслы, тугры булуың һәм чын дустанә хисләр белән, яхшы ният белән мине өеңә алып барганлыгың күренеп тора. Синең дәстәрханең никадәр ярлы булса да. сохбәтебез шул кадәр самими һәм матур булыр Синең саф йөрәкле икәнлегеңне белом, дустым; шуны белеп әйтәмен кн, юкка борчыла W 15»ҖӘМИЛ ЗӘИНУЛЛин сын, бол ай борчылырга сәбәп юк, диде. Бераз йөзеп барганнан соң ташбака тагын туктады Маймылның шөбһәләре арта башлады һәм күңеленнән әйтте: үз дустыннан шөбһәләнгән кешенең шул ук минуты-сәгат.ендә чарасын күреп саклык белән эш итүе кирәк. йөрәк тиз генә үзгәреп торганы өчен аны калеб IX дип атаганнар да инде, һәр минут саен ул нинди хыялга чума, нияте яхшымы, начармы— һич белеп булмый, дип уйланды һәм ташбакадан: тагын нәрсә булды сина, нинди хыял диңгезенә чумып киттең? — дип сорады маймыл. Ташбака әйтте: нишлим соң дустым, хатынымның хәстәлеге күңелемнән һич кенә дә чыкмый. Маймыл әйтте: хатының нинди авыруга дучар булган, нинди дәвага мохтаж — әйтә алмассыңмы, диде исә, ташбака аңа болай диде: табиблар маймыл йөрәген ашарга куштылар, шуннан соң терелер дип әйттеләр, диде. Моны ишетү белән маймылның күз аллары караңгыланып китте һәм үзүзенә: инде мине берәр төрле хәйләдән башка һичнәрсә коткара алмас, әгәр үзем суга сикерсәм, батып һәлак булачагым көн кебек ачык, диде. Төрле уйларны хыялыннан кичереп, маймыл ташбакага әйтте: әй ташбака дустым! Безнең хатыннарыбызга да мондый зәхмәтләр йогып тора. Шуңа күрә без йөрәгебезне еш кына хатыннарыбызга биреп, аларны мондый зәхмәтләрдән коткарып калабыз, ә үзебез исә йөрәксез генә яши бирә идек. Әгәр, дустым, син бу сүзләрне минем өем янында әйткән булсаң, йөрәгемне үзем белән алган булыр идем. Картайгач миңа йөрәкнең кирәге юк инде, аны күтәреп йөрүе дә бик авыр. Шуның өчен михнәтләргә төшкән йөрәгемне аерым саклыйм, күңелемә кайгылы-хәсрәтле уйлар да азрак килә, диде маймыл. Ташбака әйтте: нигә бүген йөрәгеңне өйдә калдырдың? Маймыл әйтте: безнең маймыл халкында бер гадәт бар, якын дусишләребезгә кунакка барганда, мәҗлесләре яхшы булып матур хатирәләр калдырсын өчен, йөрәксез генә барабыз. Чөнки йөрәк бит ул бик сизгер нәрсә. Синең хатыныңның авыру икәнлеген ишеткәч тә, йөрәгем әрнемәсен дип, өйдә калдырдым. Инде, дустым, әгәр синең хәләл җефетеңә минем йөрәгем бик зарури икән, әйдә, борыл, мине өемә илт, йөрәгемне алыйк һәм соңыннан синең өеңә барырбыз, диде маймыл. Ташбака бу сүзләргә бик сөенде һәм маймылны өенә илтеп куйды. Маймыл шул заман инжир куагына сикереп менеп тә утырды. Исән-сау котылганы өчен тәңре-тәгаләгә мең шөкерләр кылды. Ташбака бераз көткәннән соң маймылга әйтте: я дустым! йөрәгеңне алып төш инде, вакытыбыз заяга үтмәсен, диде. — Әй ташбака! Син бигрәк тә надансың, тәңре-тәгалә мине синең кебек, изгелекнең кадерен белмәгән явыз ниятле бәдбәхеттән, иман- сыздан коткарды, саклап калды. Әгәр инде мин тагын үземне сиңа ышанып тапшырсам, безнең эшебез ишәк белән төлкенеке шикелле булачак, диде исә, ташбака сорады: ничек булган ул, сөйләең, диде. Маймыл хикәят кылды: «Бер арысланның бөтен тәнен чуан баскан булган. Шуңар аның көче-куәте китеп, ауга йөрер хәле калмаган, имеш. Арысланның төлке хезмәтчесе бар иде. Ул арысланнан калган кисәкләрне ашап көнен үткәрә иде. Арыслан ауга йөри алмагач, төлкенең ризыгы киселгән, әл- IX Әйләнү, үзгәреп тору; йерәк (гарәп сүзе». ' Кер юу бэттә. Шулай бер көнне төлке арысланга: ай арыслан! Бу авыруыннан берәр төрле дәва булса кирәк, нигә шуны эзләмисен, дигән Арыслан әйткән әй төлке, әгәр дәрманым булса, бу газапларга чыдап, ач ят мае идем. Минем бу авыруымнан ишәкнен колагы белән йөрәген ашарга куштылар, дигән Ф Төлке ана әгәр рөхсәт бирсәгез, мин сезгә ишәкне табып китерермен, дигән. Биредән ерак түгел болак буенда бер адәм заты һәр көн • кәзурлык1 белән шөгыльләнә. Аның бер ишәге бар Ул кәзур мәшгуль х чакта ишәге болак буенда утлап йөри. Мин ул ишәкне хәйлә белән = алып килим. Ләкин минем сезгә бер үтенечем бар торыр ишәкнең 61 колагы белән йөрәген сез ашарсың ә калган итен миңа бирерсез, дигән. 2 Арыслан төлкенең сүзләренә риза булган. Төлке исә ишәк утлап » йөргән җиргә киткән. Ул ерактан ук ишәкне күреп алган, анын янына х килеп исәнләшкән, миһербанлык күрсәтеп, аның хәл-әхвәлен сораш- о каннан соң ишәктән сораган: әй ишәк дус! Син бик арыганга ошый • сын. нигә бик ябыктың? ф Ишәк әйткән: хуҗам миңа һич ял бирми, көн-төн мине эшләтеп _ интектерә, торган саен ашарыма да азрак бирә, дигән Төлке аңа: бу кадәр мәхлүк булмасаң, качып китеп, бу җәзадан котылган булыр идең, дигән. Ишәк әйткән, бер мин генә мондый авыр тормышта яшәмим, бу шә- х һәрдәге барлык ишәкләрнең язмышы шундый ук, дигән. Төлке әйткән: әгәр теләгең булса, мин сиңа ярдәм итим, сине бик матур һәм мул ризыгы булган утлауга алып барыйм Андагы кеби тәмле суны, ләззәтле ризыкларны беркайдан табалмассың, дигән Әле х менә күптән түгел генә шулай бер ата ишәккә анда барырга киңәш * иткән идем, хәзер дә булса ул анда тәмле ризыклар ашап, татлы су- £ лар эчеп, 'бернинди уй-хәсрәтләрсез рәхәттә яши дип ишеттем Бу сүзләрдән ишәкнең авызына сулар җыелган һәм ул бик шатланып төлкегә әйткән: әй төлке! Синең бу сүзләреңә, киңәшеңә ышанмый мөмкин түгел, чөнки син моны миңа ихлас күңелеңнән, шәфкатьлелегең йөзеннән әйтәсең, дигән. Төлке ишәкне туп-туры арыслан янына алып барган Арыслан нсә аны-моны абайламастан, ач күзләрен акайтып ишәк кә ташланган, ләкин ишәкне ега алмаган, ишәк исә качып киткән Төлке арысланга арыслан кадәрле арыслан башыгыз белән шул арык ишәкне генә дә ега алмадыгызмы, дигән Төлкенең бу сүзләре арысланга бик авыр тоелган һәм ул күңеленнән уйлап куйган: әгәр ннде мин бу төлкегә ишәкне егарлык көчем калмады дисәм, үземнең хәлсезлегемне тану була, дигән Арыслан төлкегә әйткән: шаһларның эшләгән эшләренең сәбәбен белү сиңа кирәк түгел. Синең мондый сорауны миңа бирүең ул артыграк узынуыңны күрсәтә Артыгын сөйләп торганчы, син тагын берәр хәйлә табып, ишәкне монда алып кил. Әгәр бу эшне башкарсаң, үзеңнең миңа нисбәтән никадәр дәрәҗәдә фидакарь булуыңны күрсәтерсең, дигән арыслан. Төлке, урыныннан торып, тагын ишәк янына барган Ишәк нсә аны күрү белән ачуланырга тотынган Төлке бераз тыңлап торган да ишәккә әйткән: юкка гына рәнҗисең, дустым Ул — мин сиңа теге вакытта сөйләгән ата ишәк иде бит,- сине күрү белән, үзенең хисләрен тыя алмыйча, тизрәк сиңа ташланды, дигән Әгәр син тынычланып янә анын янына барсаң, ул сиңа үзенең кайнар хисләрен бүләк итәр иде. дигән Мондый сүзләрдән ишәкнең йөрәге чымырдап куйган Мескен ишәк, моңарчы арысланны бер тапкыр да күргәне булмаганлыктан. төлкегә ышанып ияреп кнткән. Төлке алданрак барып арысланны кисәтеп кунган, аңа ишәк тәмам якын килмичә, бернәрсә дә эшләмәскә кушкан. Арыслан исә төлке әйткәнчә эшләгән дә. Ул ишәкне бик яхшылап каршы алган. Ишәк һичнәрсә абайламыйча арысланның алдына ук килеп баскан, арыслан шуны гына көткән дә инде, каты итеп тибеп тә җибәргән. Ишәк бичараның җаны да чыккан. Соңыннан төлкегә арыслан: мин барып елгада су коенып килим, ә син мин килгәнче ишәкне саклап тор. Соңыннан аның колагын һәм йөрәген ашармын, дигән дә китеп барган. Төлке исә арыслан су коенып кайтканчы ишәкнең колагы белән йөрәген ашап та куйган. Арыслан килеп, ишәкнең йөрәген һәм колагын тапмагач, төлкедән сораган: моның йөрәге һәм колаклары кайда? Төлке әйткән: әй шаһым! Әгәр бу ишәкнең колагы белән йөрәге булса, ике мәртәбә минем ялганыма ышанып, монда килмәгән булыр иде, дигән.» — Әй ташбака! Бу хикәяне шуның өчен сөйләдем ки, әгәр кем дә булса ишәк кебек колаксыз һәм йөрәксез булса, әҗәлен тиз табар. Мин дә синең ялганыңа ышанып үземне һәлакәткә дучар итәсем юк, дигән маймыл. Ташбака әйткән: дөрес сөйлисең, мин дә үз наданлыгым аркасында, явызларның сүзенә ышанып, синең кебек якын дустымны рәнҗеттем, хыянәтче булдым. Инде мин үземнең йөземә мәңгелек кара яктым, аны бернәрсә белән дә юып булмас, дигән дә өенә кайтып киткән. Кулга кергән дәүләтне саклап кына сарыф итәргә, дусларның кадеренә җитәргә кирәк. Кулдан киткән нәрсәне кире кайтару мөмкин түгел икәнлеген акыл һәм сабырлык ияләре белсеннәр, хикәят ителгәннән гыйбрәт алсыннар.