КИТАП ТУРЫНДА КИТАП
Кешелек культурасын үстерүдә китапның роле бәхәссез. Татар халкының рухи үсеше до татар милли китабы таралуга бәйле. Күп гасырлар дәвамында ул кулъязма китап булды, чагыштырмача аз санлы бу кулъязмалар кулдан кулга, буыннан буынга күчеп, дистәләрчә еллар буена кешеләргә хезмәт итеп килдә, белем бирде, борынгы заманнарда ук булган вакыйгалар ечеи яныл-кояргә, тормышны алга җибәрүнең яңа юлларын эзләргә мәҗбүр итте, матур киләчәк очон керәшкә чакырды. Татар милли культурасының үсеш тарихын китап басу эше мисалында ойрәнү кеше на кеше эксплуатацияләүне генә түгел, белки милли изүне до бетергән, элек изелгән халыкларның культурасын, әдәбиятын, сәнгатен чәчәк аттыру очен бетен шартларны тудырган Боек Октябрь социалистик революциясенең әһәмиятен тирәнтен аңларга ярдәм нто. Хәреф җыеп китап басу эшо барлыкка килү белән китап киң массаларга тагын да якынайды, аларга аң-белем китерде, хезмәт нялорои һәр торле эксплуататорларга иаршы үз хокукларын яклап корошко тартты. Басма китап тарихын ойрәнү идея керәшендәге яңа фактларны ача, татар җәмгыятендәге капма-каршы кочләрнең урнашу тәртибен, мәгърифәтчелек хәрәкәтенең, демократик фикернең үсешен тегәл- рек күзалларга ярдәм итә. һәр тарихта милли китапның уз тарихы, ягъни барлыкка килү, таралу, үсош тарихы бар. Ул һәрвакыт халык тарихы, аның рухи һәм политик үсеше, милли үзенчәлеген саклау очен керәшә белән тыгыз бәйле була. Татар китабының тарихы нинди соң! Аның үэенчолоклоро нәрсәдә! Бу һәм шу- иың кебек башка күл сорауларга иң күлемендә танылган китап белгочо, филология фәннәре докторы Әбрар Гынбәдуллоеич Кәримуллин менә инде 30 ел җавап эзли. Аның «Татар китабы...» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1971), «XX йез башы тотар китабы» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1974) дигән хезмәтләре китап сею- челәргә яхшы таныш. Аларның беренчесендә барлыкка килгәннән алып XIX гасыр урталарына кадәр басма китал тарихы күздән кичерелә, икенчесенең эчтәлеге 1901—1917 елларны колачлый. Ниһаять, Әбрар Кәримуллнниың оченче китабы пей- да булды. Ул «Реформадан соңгы Россиядә татар китабы» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983) дип атала, анда XIX гасырның икенче яртысы тарихы суротләнә Ә. Кәримуллиниың бу китабы биш бүлектән тора: 1) Казанда һем аннаи читтә татарча китап басу эше; 2) Татар китабына цензура; 3) Басмалар саны һәм аларның тиражы, китап басучы кадрлар, китап сәүдәсе; 4) Татар вакытлы матбугатын булдыру очен корош; 5) Казанда Канчыгыш холыклары телләрендә миссионерлык макса ■ тында һәм росми китаплар басу Китап бе- тенлое белән беренчел архив чыганакларына, күләме ягыннан алганда да бик зур фактик материалга таянып язылган. Шушы гаять зур чорны, иксез-чиксез чыганакларны ойрәнү, әңлоу-тошенү очен азтор- дан 20 ел буена баш күтәрми эшлоү, бай эрудиция, байтак йончыгыш телләрен һем терле әлифбаларны белү таләл ителгән. — Ботен Россия масштабында татар китаплары басу белән шегыльләнүче типографияләр тарихын ойроно; — китап продукциясен эчтәлеге һәм кемнәр очен чыгарылуы ягын анализлый, китал сәүдәсе челтәрен һем китапларның кай тобекләрдә таралуын билгели; К — бетен Россиядәге китап басу '■ари- жын өйрәнә, рус һәм татар типографияләренең күмәк эшчәнлеге нәтиҗәләрен ачыклый. һич шөбһәсез. автор милли китап теориясен иҗат итте, һәм бу теорияне хәзер китап тарихын өйрәнүчеләр, совет китап белеме үзенә кулланма итеп алды. Аның фән буларак китап белеменең төшенчәләр системасының төп элементларын җитәрлек дәрәҗәдә тирән анализлавы, «милли китап» төшенчәсенә үз билгеләмәсен бирүе игътибарга лаек. Ә. Кәримуллин татар китабы тарихына караган кызыклы мәгълүматлар тапты. Революциягә кадәрге татар китабы, дип яза автор, басмалар саны һәм тиражы ягыннан, я литва, я әрмән китабын кайчак узып, кайчак аларның берәрсеннән артта калып, СССРдагы рус булмаган халыклар арасында икенче-өченче урында тора. Төрки халыклар арасында татарларның беренче булып хәреф җыеп китап басуга күчүләре мәгълүм булды. Ә. Кәримуллин ачыклавынча революциягә кадәр татар нәширләре 70 миллион данә гомуми тираж белән 10 мең исемдә китап басып таратканнар. Ә. Кәримуллинның рецензияләнә торган китабы татар китабының Октябрь революциясенә кадәрге тарихын түгәрәкли, бу шул мәгънәдә әйтелде: автор татар басма китабының барлыкка килүеннән, ягъни 1722 елдан алып 1917 елга кадәрге еч томлык тарихын язды. Авторның китап белеме фәнендәге роле, татар милли культурасын үстерүгә керткән шәхси өлеше шушы факттан ук күренеп тора. Әлеге китап, татар китабы тарихы яктылыгында алып караганда гына түгел, татар мәгърифәтчелек фикере, татар әдәбияты һәм мәктәбе үсеше ягыннан килеп караганда др, саллы фәнни сүз булып тора. Китап турындагы китапны болай гына сөйләп чыгу ансат түгел. Бу — фәнни марксистик-ленинчыл эзләнү методологиясенә, тарихи күренешләрне анализлауга тарихилык һәм сыйнфый якын килү принцибына нигезләнгән тирән фәнни тикшеренү. Патша Россиясендә барлык изелгән халыкларны алдынгы рус культурасына якынайту милли, культура изүенең фаҗигале фонында, иҗтимагый, рухи фикернең табигый үсешен тоткарлаучы газап һәм мәхрүмлекләр дәрьясы аша барды. Татар китабын үстерүгә аның «инородец» китабы гына түгел, бәлки әле «татар», «басурман» китабы булуы да үтә тискәре йогынты ясады. «Татарлар» дигән этнонимиы шушы төбәктә элгәре заманнардан ук яшәп килгән Идел буе болгарларына самодержавиенең милли-колониаль политикасы ябыштыра» (6 б.). Бөек рус демократы Н. Г. Чернышевский «хәзерге татарлар — шушы тирәләрдә Бату явы килгәнче яшәгән һәм Бату тарафыннан руслар кебек үк буйсындырылган элекке кабиләләрнең оныклары» дигән иде. Ә царизм идеологлары татарларны монгол илбасарлары нәселеннән дип күрсәтергә омтылдылар һәм, шуннан чыгып, аларның культурасына карата тагын да кырысрак эзәрлекләү политикасы алып бардылар. Табигый ки, татар халкы тормышындагы шушы үзенчәлекләрне исәпкә алмый гына китап басу эше тарихын, галыкның рухи тормышында китап сүзенең ролен өйрәнү һәм аны бәяләү үтә гомуми характерда булыр иде. Реформадан соңгы Россиядә татар китабы политик китап та булган дия алабыз, чөнки царизмның татарларны рухи коллыкка төшерү политикасын фактларга таянып ачып, ул үзендә пропагандиЬтик очкын йөртә, хәзерге заман белән чагыштырып карау һәм коммунистлар, Совет дәүләте элек аяусыз изелгән халыкка үзенең милли культурасын, рухи дөньясын үстерү өчен ирек һәм мөмкинлекләр бирү буЬнча башкарган биниһая зур эшен күрсәтү өчен дә материал булып тора. Татар китабы турында шушындый гомумиләштерүче хезмәт язылу — үзе генә дә формасы белән милли һәм эчтәлеге белән социалистик татар культурасының үсеш дәрәҗәсенең бер күрсәткече ул. Ә. Кәримуллин хезмәтендә китап тарихы дәреслекләр басу тарихы, күп гасырлар дәвамында ислам дине схоластикасыннан арына алмаган татар мәктәбе тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Китап басу эше үсеш алу, рус программаларын һәм дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә итү XIX гасыр ахырына мәктәп эшен сизелерлек яхшыртуга китерде. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү 70 нче еллардан башлана. Тәрҗемәләр саны елдан-ел ишәя. Моннан тыш, арифметика, геометрия, ботаника, география дәреслекләрен авторлар рус дәреслекләренә таянып язганлыктан, алар, башлыча, рус авторлары әсәрләрен татар телендә бәян итү рәвешендә була. Шул елларда авыл хуҗалыгының төрле тармакларына караган басмалар саны күбәя, кошчылык, бакчачылык, үсемлекчелек, туф ракны ешлау, йорт терлекләрем асрау буен- м« ярдәмлекләр басыла башлый. Татар укучысы табигать, тегел фәннәр, техника казанышлары белән танышу өчен киңрәк мөмкинлекләр ача. 1917 елга кадәр татар китапларының күлчелек өлеше дини эчтәлектә булган дигән фикер хәзергәчә яшәп килә. Тикшеренүче моның киресен исбатлый. Дөньяви китаплар үзәк урын алып тору үзе генә дә китап репертуарының теп эчтәлеген характерлый. Дини китаплар бастыруны цензура да хуплый, ә алдынгы карашлы китаплар чыгаруга төрле тоткарлыклар куела. Моның сәбәбен әллә кайдан эзлисе юк — китап сүзе өстен сыйныфлар мәнфәгатьләренә хезмәт иттерелә. Басмалар санына һәм аларның тиражына карап кына да татарларның күпчелеге укый-яза белгәнлеген чамаларга мемкин. Патша цензорлары һәм башка эшлеклеләр икърар итүенчә, халыкның 80 проценты «үзләренчә укый-яза беле* (120 бит). XIX гасыр ахырында Көнбатыш Европа язучылары әсәрләре до татар телендә басыла башлый. Яңа, мәгърифәтче, реалистик татар әдәбияты барлыкка килү һәм кеч туплауда китапның роле зур. XIX гасырның икенче яртысында басылган татар китапларының авторлары — Каюм Нәсый- ри, Заһир Бигиев, Муса Акъегет задә. Габ- дрәхман Ильяси, Фатих Халиди, Риза Фох- ретдинев һ. б. Шушы чордагы басмаларда татар тарих фәне (Ш. Мәрҗани. Г. Ильяси, X. Фәезхәнов, К. Насыйри, Ш. Таһироә һ. б. хезмәтләре) формалашып килү чагылыш таба ■Реформадан соңгы Россиядә татар китабывнда миссионерларның жирле халык телендә православие дине китапларын бастырып тарату буенча эшчәнлеге дә җитәрлек тулы яктыртылган, бу эшчәнлекнең чын максатлары дәлилләп күрсәтелгән. & Керимуллиниың миссионерларның эш- чәнләге татар китабына, гомумән, татар культурасына карата бөтенләе белән реакцион, ә үз китаплары булмаган башка халыклар толендә китап бастыруга карата күпмедер дәрәҗәдә прогрессив булган дигән объектив фикере белән килешми мемкин түгел. Автор татарча китап басу эшен рус полиграфиясенең казанышы дип саный. Татарча китаплар басуда, татарлардан типография зшчелоро хәзерләүдә Казан университетының прогрессив роле тнрентен ачыла. Татар китаплары басуда, ана теленде китап басу хокукы өчен керештә рус нәширләренең ярдеме аерым күрсәтеп үтелә. Шул ук вакытта Идел буенда рус матбугатын үстерүдә татар эш осталарының да өлеше булган икән. Татар нәширләре Урта Азия. Каэахстл i халыкларының авыз иҗаты истәлекләре-. фәнни хезмәтләрен, Көнчыгыш классиклар л әсәрләрен басып чыгаруга да зур игъ* <бар бирәләр Җыентыкларга Рудаки, Я »- әи, Лотфи, Бабур. Фирдәүси. Гомер Хей*м. Сәгъди, Руми, Хафиз, Җәми, Навои һ. б бик күпләрнең әсәрләре кертелә Бу ecsp- ләр татарча да, оригинал телендә дә нәшир ителә. Ә Кәримуллин хезмәтеннән күренгәнчә, татар нәширләре XIX гасырда рус әдипләрен. фәнни-популяр китапларны, рус авторлары язган истәлекләрне татар теленә актиарак тәрҗемә итә башлыйлар. Бу татар китабы, мәгърифәтчелек хәрәкәте рус культурәсына, әдәбиятына йөз белән борылган чор, бу исә китапларның эчтәлегендә дә чагылыш таба. Автор рус классик әдәбиятының татар әдәбиятына йогынтысы кече я баруын оста тасвирлый, гәрчә патша цензорлары Л. Толстой хикәяләрен, А. Пушкин әкиятләрен еш кына басарга рехсәт итмәсәләр дә. рус әдәби аты үрнәкләре аз-азлап татар укучысына килеп ирешә. Автор демократик идеяләрнең татарлар арасына, элгәре интеллигенциягә, аннары Казан, Урал, Донбасс һәм Бакуда яшәүче татар эшчеләренә үтеп керү юлларын еш күздән кичерә. Инде XX гасыр башында ук татарлар арасында социал-демократлар тарафдарлары байтак булу очраклы түгел. 1903 елда уч инде татар революционерлары татарча язылган большевистик әдәбият тараталар. Ә. Кәримуллин татар милли китабы ечен иң авыр чорны тасвирласа да, хезмәтнең гомуми рухы оптимистик патша хөкүмәте бернинди хейлө-мәкер белән дә татар китабын бугазлый алмый. «Иң ааыр эзәрлекләү елларында да татар нәширләре үзләренең эшченлеклерен туктатмыйлар, 1851 елдан алып 1893 алга кадер ел саен 25—90 китап чыгып киле, аларның гомуми тиражы кайвакыт миллионга җите. в 1895 елдан башлап басмалар саны тыелгысыз арта башлый, ел саен 150-200 китап чыгарыла. гомуми тираж ике миллион данеге җите. Бернигә дә карамастан. XIX гасырның икенче яртысында татар китабы исен кала һем культураны, мәгарифне, әдәбиятны үстерүгә шактый өлеш кертә, хе- лыкка алдынгы рус һем Европа культурасына, фәнгә, алдынгы иҗтимагый-политик һәм демократик фикергә ишек ача. Шушы аспектта алганда, аның әһәмияте милли кысалардан читкә чыга. Ул Россиядә яшәүче бик күп терки халыкларның культурасын, мәгарифен үстерүгә сизелерлек елеш кертте. Нәкь менә басма китап милли- азатлык һәм демократик хәрәкәт күтәрелеше эчен иҗтимагый-экономик шартлар елгерел җиткән чорда халыкларның милли һәм сыйнфый үзаңын үстерергә ярдәм итте. Китап халыкның сыйнфый аңын формалаштыруда катнашты, аны XX гасыр башында булачак, татар эшчеләр сыйныфы, бөтен халык актив катнашачак вакыйгаларга әзерләде. Шушы бетен тарихны китап үсү юлын анализлау аша күрсәтү — фундаменталь монография авторының иң зур казанышы.