ХАЛЫККА БӨЕК ЭШЛӘРЕНДӘ БУЛЫШУЧЫ
ПОЭЗИЯДӘ ПРОБЛЕМАЛЫЛЫК ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР
Без чачаклардан сүэлар, ә сүзләрдән чачаклар ясыйбыз. Сез балки моңа гаҗәпләнә торгансыз, гаҗәпләнерсез дә шул, ченки шагыйрьләрнең эшләре гаҗәбрәк. Без гади җемләләрне бер-беренә кушабыз, тоташтырабыз да, елардай чылбыр, бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз. Ул чылбырлар белән сизгер йе- рәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез... «Шагыйрьләрнең эшләре»н үзенчә аңлаткан Ф. Әсгать белән, бер караганда, бәхәсләшеп тә булмыйдыр шикелле: әлеге парчаның фикер-мәгънәсе инде үзенә күрә хакыйкатькә әверелгән. Шагыйрьләр дә, әйә, «матурлык законнары буенча» эш итәләр, һәм, гомумән, матурлык — поэзиянең чишмә-чыганагы. Гүзәллек, димәк, шигъриятлелек; шигъриятлелек, димәк, гүзәллек. Кушма сүзләр, игезәк тешенчәләр. Монысы — бәхәссез. Шулай да матурлыкның хакыйкатьтән аерылгысыз булуын онытмыйк, һәм аны шулай ук деньяны танып-белү һәм практик үзгәртеп кору максатын аңлатучы идея төшенчәсеннән аермыйк. Әдәбият белемендә идея үзе проблемага «тугандаш» санала, тема төшенчәсе дә, икенче төрле аңлатканда тормышчан нигездә яктыртылган философик, социаль, этик һ. б. идеологии проблемалар рәвешендә күзаллана. Кулларына каләм алучыларга да иң элек шундый кисәтү яңгырый: «Кешелекнең зур социаль проблемалары борчыса гына, син язарга хаклысың». Проблемалылык... Матурлыктан шартлы рәвештә шундый төшенчәгә «килеп чыгуыбыз» табигыйдер, ченки һәрбер әсәрнең эстетик кыйммәте, гадәттә, проблематика х ирлегенә таянып билгеләнә. Әйдәгез, «матурлык таҗы»— поэзиягә дә, шартлы рә- ве чтә генә булса да, проблемалылык ягыннан караш ташлыйк. Әдәбиятта проблема төшенчәсен «өйрәнеләсе һәм чишеләсе мәсьәлә» итеп кенә аңларга ярамый, һәм проблемалы әсәрне тормышта хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә, уйланырга, фикер йөртергә этәрүче әсәр дип кенә күзаллау да бик үк тулы ачыклык бирмидер, һәрхәлдә, поэзиядәге проблемалылык төшенчәсенә тирәнрәк һәм киңрәк мәгънә салынган. Шушы мәгънәнең бер төсмере _____________________________________________________________________ поэзиянең файдалылыгына игътибарны юнәлтик. Поэзияне өйрәнүде дә зур көч куйган, кайбер мәсьәләләргә карата полемистларча караш белдергән Г. Ибраһимов «Пролетариат әдәбияты турында» исемле хезмәтендә (1924) А. Пушкинның «Шагыйрь һәм гавам» (1828) шигыреннән, фикри тәрҗемә итеп, бер өзек китерә: «Без, шагыйрьләр, керәш өчен, гади файдага хезмәт Б •ч«и, тормыш дулкыннары очен түгел, бәлки илһам очен, дога-гыйбадәт эчен, күңелле матлар ечен туган кешеләр...»' Ачыклык кертү максатыннан шуны әйтик: әлеге юллар шагыйрьнең каләмен поэтик идеаллардан ерак торучы практик максатлар һәм мәнфәгатьләргә хезмет иттерергә тырышучылардан, аны «сарай шагыйре» итәргә теләүчеләрдән котылу ечен ф җавап рәвешендә язылган, һәм Г. Ибраһимов бу әзекне поэзиянең җәмгыятьтәге вазифасын аңлатуда бик урынлы файдалана һем шуны ассыэыклап белдерә: «—Шигырь- күктә йолдыз булып янмый, җирдә, халык эчендә җәмгыятьнең кирәгенә хезмәтче ролен үти». Аннары кемнеңдер сүзләрен дә әйтеп куя: «-Сәнгать тә коры бер кызык очен, рәхәтлек бирер ечен түгел, тормышта кирәк булган бер файдалы эшкә хезмәт кыйлсын». Җәмгыятьнең кирәгенә хезмәт итү, димәк, халык алдында торган проблемаларны хәл итүгә элеш кертү. Менә ни очен поэзиягә проблемалылык кирәк, менә ни очен поэзия файдалы хакыйкать булырга тиеш. Кайвакыт поэзиянең нәкь менә шушы реаль ягын игътибардан читтәрәк калдырабыз. «Шагыйрьләрнең эшләре»н «ритмлы һәм рифмалы сүз сойләү», «матур сүз уйнату», буриме уены итеп кенә күз алдына китерүчеләр дә байтак. (Ярый ла уйната торган сүз канатлы булса — «Кирәк түгел мәгънәсе юк колке, уен»). Тагын да аянычрагы, эчтәлексез матурлыкка авышу шагыйрьләрнең үзләрендә дә очраштыргалый. Берьяклы матурлык башлангычына табыну исе, Мариеча әйткәндә, «хисләр белән кыланчыкланып уйнау, бизәкләр чуарлыгы, гадәттән тыш образлылык, ясалмалылык, куп- Шылык»ка китерә. Тыштан ялтырый, ә эчтән... («Ялтыравык» ясаучыны элек пиит дип . атаганнар), һәм мондый «эстетлар», гадәттә, уз күңелләрендә күбрәк казыналар. (Күңел «файдалы казылмандвн гына тормый). Менә шул рәвешло реальлектән күпмедер о читләшә баралар. Аларның язганнары үте лирик импрессионизмны хәтерләтә,- анда а. социаль империативны таба алмыйсың. Донья әдәбияты тарихы буколик поэзиянең, әйтик, пастораль, идиллия, эклога ® кебек торләрен хәтерли. Әмма алар яшәученлокко ирешә алмаган. Ни ечен? Җиңел £ һем күңелле, мошокатьсез һом борчусыз тормыш кичерү турында язуны, димәк, о. поэзия үз максатына ярашлы ител санамаган. Ни ечен имажинизм, импрессионизм * кебек агымнар иҗтимагый тормыш дулкыннарына кушылып китә алмаганнар! Сәбәбе 2 бер генә: «файдалы эш коэффициенты» булмауда. «Ә безгә сүз, Маяковскича әйт- х мидә, тормыш ечен кирәк. Боз файдасыз сәнгатьне танымыйбыз» һом аның түбем- ” дего шигъри юллары да бик табигый яңгырый: ...Исәпләп чыгарыгыз да шигырьләрнең миләү качен, хезмәт хакымны ач йөз елга бүлеп салыгыз. Кайчандыр укылган бер истолок хәтердә яңара. Югары художество остаханәлеро тулай торагында яшьләр В. Маякоәскийның бер шигыре буенча мондый лозунг язып куялар: «Тимер-бетон тондырабыз без күкләргә»... Әлеге язуга В. И, Ленин да игътибар итә һом, үзалдына келе-коло, аңа үз моносәботен белдерә: «Ни очен күкко атарга! Тимер-бетон бвэго җирдә кирәк...» Билгеле, «Тимер-бетон тондырабыз без күкләргә» һом «Боз файдасыз сәнгатьне танымыйбыз», диген сүзләр бер- авыздан чыксалар да, алар күпмедер вакыт аралыгы — үсеш-күторелош еллары аша әйтелгәннәр. Тагын бер мортобе кабатлыйк поэзиянең максаты — файдалы хакыйкать. Канатлы ат рәвешендә күзалласак тә. поэзия безгә җирдә кирәк, «халыкка боек эшләрендә булышучы» (С. Хәким) буларак кирок. 1 Не ДЛЯ житейского волненья. Не для корысти, ие дли Оите. Мы рождены для вдохновенья. Для твуков сладких и молитв ХАЛЫККА БӨЕК ЭШЛӘРЕНДӘ БУЛЫШУЧЫ Сезгә хат язарга утыру белән. Кинәт хат язуны Артык зур эш диеп санадым: Сезгә язар өчен зур фикерләр, Проблемалар эзләп карадым... Хәтерегездәдер, һ. Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасындагы икенче хат әнә шулай башлана, һәм әлеге бүлектә мондый сүзләр дә бар: «һәрбер проблеманы үзебезнең файдабызга карата чишәбез». Шушы кечкенә-кечкенә өземтәләр генә дә әсәрнең җәмгыять эчен файдалы эшкә хезмәт итү максатыннан язылуын, кулындагы каләмен «кешелекне үзгәртүнең куәтле коралы» дип санаган шагыйрьнең үз заманы алдында торган иҗтимагый-социаль проблемалар белән янып яшәвен раслый. Хәер, бу хакта ул үзе дә алдан ук ачыктан-ачык әйтеп куЯ: «Мин һәрбер хатны аерым проблемага багышларга уйлыйм». Гомумән, ул поэзиягә аяк басканда ук: «Мине ...бөек проблемалар кызыксындыра», дип белдергән. Шулай ук аның поэзиядәге эшлексезлеккә каршы көрәшүе дә үз каләменең куәтенә тирәнтен ышануын күрсәтә. «Бездә кайбер иптәшләр бар,— дип яза ул,— аларның шигырьләренең исемнәре до «кызыл» була, шигырьләренең эчләрендә дә бик күп ясалма пафослы сүзләр була. Ләкин ул «пафослы» сүзләр билгеле бер фикерне, идеяне җанландыруга хезмәт итмәүләре сәбәпле, буш, җансыз, нәфрәтләндерерлек дәрәҗәдә э ш с е з-«б е з работ н ы й» (ассызык безнеке.— 3. М.) сүзләр генә булып калалар». Галимнәребез өйрәткәнчә, иҗат методы төшенчәсендә идеялелек белән сәнгатьлелек бербөтен итеп карала. Ә идея үзе — проблемалылыкны да үз эченә алган идея әсәрнең барлык эчтәлек һәм форма компонентлары берлеге буларак күз алдына китерелә. Әмма шушы берлек, идеялелек белән сәнгатьлелек төрле иҗатта төрлечә кристаллаша. Берәүләрдә идеялелек көчлерәк, икенчеләрдә сәнгатьлелек баса төшә. Баксаң, менә шундый «тирбәлеш» поэзиянең аерым-аерым этапларында да күзәтелә икән. Әйтик, рус әдәбияты белгечләре билгеләп үтүенчә, XX гасыр башы шагыйрьләренең шактые поэзияне «осталык», «сүз уйната белү» итеп кенә аңлаганнар, ягъни сәнгатьлелек ягына авыша төшкәннәр. Ә шушы чор татар поэзиясендә, «ашны — ташка, канны — җанга оештыра белгән һәркеменең шагыйрьлек таҗы кияргә омтылуы күзәтелсә дә, мондый күренеш профессиональ әдәбиятта тенденция буларак алай ук күзгә ташланмый. Сүзебез һавада асылынып калмасын өчен, Тукай, Гафури, Дәрдмәнд, Рәмиев, Бабич исемнәрен генә санап үтү дә җитәдер. Алар иҗатында идеялелек белән сәнгатьлелекнең тупас диспропорциясе сизеләме? (Дөрес, Дәрмәид шигырьләренең сәнгатьлелек ягы бераз калкыбрак тора шикелле. Шуңа күрә дә без аның иҗатын «осталык мәктәбе» дип атыйбыз. Әмма аларда сәнгатьлелек эчтәлек компонентларын басып китми). Кечкенә генә әсәрләрдә дә замана проблемалары аермачык булып күренә. Гомумән, бу чор поэзиясендә идеялелекне сәнгатьчә гәүдәләндерүнең матур үрнәго төсмерләнә. Ә менә утызынчы еллар татар поэзиясендә сәнгатьлелек башлангычына игътибар ничектер киметелде. «Ник без мастерлыкка ярлы, ә бай елтыр сүзгә, төче үгеткә?!»— дип борчылган Ә. Фәйзи дә.— «...Әйдә, һәр җыр кирпеч булып ятсын «нигезагә». Үлчәүнең бер ягы аскарак төшсә, гадәттә, икенче ягы өскәрәк күтәрелә. Утызынчы еллар башында исә проблемалылыкның берьяклы, ягъни сәнгатьлелекне бераз югалта төшү бәрабәренә үсүе күзәтелә. Социалистик җәмгыять төзелеше яңаданяңа иҗтимагый-социаль проблемалар тудырды. Заманның идея-эстетик концепциясе белән коралланган поэзия, халык тормышына тагын да якынаеп, үзенең «хезмәт җитештерү- чәнлеген» арттырырга омтылды. Әлеге чорда проблемалылыкның арта төшүен пуб- лицистик-агитацион поэзиянең көчәюе белән дә аңлатырга буладыр. «Канатлы ат» заман арбасына мичәүгә җигелде. Әмма бер якка ташлану сиздертте: «поэзиядән поэзия китте», дип көенүләр ишетелгәли башлады. (Шундый ук күренеш рус поэзиясендә дә күзәтелде). Бу очракта мисаллар китереп торуның да кирәге юктыр. Шулай да М. Крыймовка гына тукталып үтик, чөнки аның иҗатында проблематиканың сәнгатьчә гәүдәләнеш табып җиткермәве бигрәк тә ачык күренә. Әйтик, «Чүкеч җырлары» җыентыгында (!925) автор нинди генә мәсьәләләргә кагылып үтмәгән?! Ә менә аларның сәнгатьчә бирелеше... Утызынчы еллар башы татар поэзиясенең төп җитешсезлеген Т. Галиуллин бик дәрес билгеләде: «Лирик шигырьдә шәхеснең йөрәк серләре, аның олы дөнья, иҗтимагый проблемалар белән катлаулы мөнәсәбәте, иҗат процессы аша үтел, сүз, образ ярдәмендә шигъри калыпка кереп, гомумирак форма алгач та, үзәк идея, мотив үзенең сафлыгын, садәлеген, беренчел яңачалыгын сакларга тиеш. Блок бу моментны «беренче сафлык кыйммәте* дип атаган. Менә шунда эффектлы, нәфис формалы, әмма чор проблемаларын читләтеп үткән салкын, битараф шигырь яисә ♦ тормыш күренешенең, хиснең бер халәтен натурадан күчереп, рәсемгә төшереп алган 3 лирика белән чор хакыйкатен, кешенең шатлыгын-кайгысын, сөенечен-көенечен, кие- J ренке эзләнүләрен үзәккә алган чын сәнгать әсәре арасындагы чикне билгеләве, кыс- = касы. яхшыны яманнан, матурны ялтыравыктан аерып алуы читенләшә». Тәнкыйтьче әлеге сүзләрне, искәрткәнебезчә, утызынчы еллар поэзиясе җирлегенә а таянып белдергән. Уйлап карасак, аларны бүгенге һәм, гомумән, теләсә кайсы чор поэзиясенә карата да әйтергә мемкиндер. Укучыга «ялтыравык» (матур белән бергә) - теләсә кайсы заманда тәкъдим ителә. Үтемле товарга кеше алмый торганын өстәп Q биргәндәй. Ни хәл итмәк кирәк: сүз кибәксез булмас. Барысы да «лоставщик»ларга § бәйле Кем нинди җан азыгы бирә. Шул ук проблемалылык белән сәнгатьлелекне дә, ■Дои-Жуанның әйләнүе» (В. Федоров) кебек поэмалар Кеше һәм Доньв проблема- = сының «зуррак һәм җитдирәк» мәсьәләләре хакында язылган әсәрләр арасында ни- Jj чвктер күмелебрәк калды шикелле Ярый әле И. Юзеев «Мәхәббәт китабы» язып » бирде. Татар поэзиясен баетучы әлеге үзенчәлекле әсәрдә, «Кешелекнең сею тарн- § хы» җирлегендә, нинди генә әхлак мәсьәләләре күтәрелми! «Мәхәббәт ачкычы» әллә т нинди рухи катламнарны ачып күрсәтә, мәхәббәт темасына тугрылыклы булып калучы £ шагыйрь игътибарны заман әхлагы йезеидәге аңа чалымйарга юнәлтә. Ләйло һәм £ Мәҗнүннәрдән үк килә торган «борынгы» мәсьәләләрне ул заман концепциясе якты- кьл ирдя Еланнарны качырырлык Агулар бар кемнгрдг? Шунысы гыйбрәтле: узган гасырлар поэзиясендә мондый мәсьәлә уңаенннан кәе- иеп язылган әсәрләрне таба алмассың, ә менә бүгенге шагыйрьләр иҗатында борчуны күңел чаңы торган сасн кәчлерәк яңгырый. Сәнгатьчә сурәтләү чаралары чыганагы, иң-иң камил матурлык, шулай ук гармония үрнәге булып хезмәт итүче табигать буган безне хафалы уйларга да сала башлады «Казан шәһәренең 39 ичы кварталы янындагы сазлыкның тәнгә бәхилләшүе» Үзенең бер шигырен Зәлфет әнә шулай исемлеген. Ара-тирә язылган аерым шигырьләр белән генә канәгатьләнмичә, табигатьне саклау проблемасын бетен кискенлеге белән күтәргән тулы бер цикллар дә иҗат итәбез. Мәсәлән, Н. Дәүлинең «Табигать исеменнән» дигән бәйләмә Җир-ананы саклау буенча үзенә күро бер «шигъри проект» буларак кабул ителә. Шулай да соңгы еллар татар поэзиясендә әлеге проблеманы үзләштерү буенча Марс Шабаев белән Роберт Әхмәтҗанов ботонебездәи дә нәтиҗәлерәк һем максатчанрак эшлиләр шикелле. Әдәби исәп-хисапларда еш телгә алына торган «Җикән камыш» циклын гына иске тешернк. Өч бәйләмнән торган әлеге тупланма М Шобаевның шагыйрьлек әбруәи да күтәреп җибәрде, күпләрнең раславынча. «Җикән «амышвта ул. иҗатчы буларак, тулырак ачылды. ...Кичер мине, кеше токымын. кичер... соңгы зубр! Экспонат булып калдъ ң беек корбаннарга... И. боз. вың үксеп елыJ сыман ерак урманнарда! Кем ничек уйлыйдыр. Роберт Әхмәтҗановиың «җиде кетлы күк»кә — Йолдызстан- га үренуенә караганда, аяк астындагы бәбие үлене язмышы турында кайгыртып язуы күңелгә якынрак кебек тоела. «Табигатькә дүрт җыр», «Иделгә ялвару», «Очрашу»... Әлеге әсәрләрдә кеше табигатьнең аерылгысыз бер күзәнәге итеп күрсәтелә, һәм шагыйрь безне җир ярасын үз тәнебездәге яра итеп тоярга чакыра. Гомумән, югарыда санап үтелгән шигырьләр гаепләү акты булудан битәр, әйтик, тынычлыкны саклау хакына имза җыю кебек, ниндидер файда китерүгә юнәлдерелгән, һәм әлеге мәсьәләләрнең барысы да Кеше һәм Денья проблемасы эчендә карала, шул рәвешчә алариың гаять җитди һәм күпьяклы булулары тулырак ачып бирелә. Балалар поэзиясеннән проблемалылык эзләргә без нигәдер бетенләй күнекмәгәнбез. Балачак илен артык дәрәҗәдә идиллик итеп күрергә телибезме? Үзебезнекен искә тешернк. Оныттыкмыни? Сабыйда да гамь була! Дөрестерме-юктырмы, дүрт яшьтәге бала көнгә уртача дүрт йөздән артык сорау бирә икән. Дөньяга балалар күзе белән карау Эйнштейнга нисбәтлек теориясен ачарга булышкан. Үзләрен мәктәптә проблемалы укытабыз, ә поэзиядә... Зарланырга ашыкмыйк. Мондый йекне балалар поэзиясе дә көченнән килгәнчә күтәрә. Проблемалылык Ш. Галиев иҗатында аеруча ачык күренә. «Тургайлар министрына хат»ны гына укып китегез. Абый: Быел бездә тургайлар юк. Мин аларны һаман кетам. Килмәсләрме инде бутан? Абый! ■ Вали әйтә, дару сипкәч Самолеттан, качканнар, ди. Бүтән якка очканнар, ди. Абый! . Безнең кырга тургай җибәр. . Кен дә чыгып мин кетәрмен. ' Килгәч тә хәбәр итәрмен. Яме! Поэзиянең проблемалылыгы турында сөйләшкәндә, без ни өчендер кечкенә әсәрләрне читләбрәк узабыз. «Микрохирургия операцияләре», әлбәттә, авыррак бирелә Аннары кыска шигырьдә ниндидер мәсьәлә күтәреп булуына да шикләнебрәк карыйбыз. Теләсә нинди әсәрдән проблема эзләү, дөрес, бик үк урынлы да түгелдер «Канатлы ат»ны сукага җигеп өзлектерергә ярамый. Шулай да иҗатчының зурлыгын дөнья тезелешенә, иҗтимагый проблемаларга мөнәсәбәте билгели. Әлеге сөйләшүдә дә без поэзиянең «файдалылык» дәрәҗәсен билгеләүче әсәрләргә йез тотабыз. һәрбер кечкенә әсәрдә бәлки мәсьәлә күтәреп булмыйдыр, әмма анда шагыйрьнең доньяга карашы, дөнья гаме барыбер чагылырга тиеш! Аннары бездән теге яки бу проблеманы чишәр өчен ниндидер адекват теория таләп ителми. Кайчак мәсьәләгә игътибар юнәлтү дә җитә. Шушы урында Р. Фәйзуллинның тәмамланган мөстәкыйль әсәр булу-булмавы, «кирәклеге» һәм «аңлаешлылыгы» ягыннан шактый бәхәсләр уяткан кыска шигырьләреннән «Кызыл китап» исемлесенә тукталып узыйк. Яңа бите ачып куелган... Кем чираты?.. Нибары алты сүздә, күргәнебезчә, җитди мәсьәлә кузгатыла, иң кимендә, җитди мәсьәләгә карата борчылу белдерелә. Бер авыр сүз. Уйландыра. Бездән җавап сорый. Поэзия остенә төшкән йөкне, бәлки, менә шундый берьюллыклар да күтәрешә аладыр. Поэзиянең дөнья проблемаларын читләтеп үтә алмавы хакында фикер йөрткәндә, С. Сарайның (1321 еллар— 1396) түбәндәге юлларын искә төшерү урынлы һәм кызыклы булыр шикелле. Кыз айланде бу батыр — яшь тирали. Жир айланган кебек Кояш тирали... Бүгенге кондә үте гадәт и булып тоелган шушы чагыштыру бик күп еллар элек уэено күр» бер «проблема»ны чагылдырган. Җирнең Ко аш тирели әйләиүе елеге юлларда Коперник туганчы ух әйтелгән! (Шуңа ышанасы киле). Сүз дә юк. мондый фикер шактый элегрәк, Пифагор. Платон кебек акыл иалеренде ук тугай, әмма җн- терлек нигезләнмәгән фикер булып кала биргән. Шагыйрь менә нинди беек проблемага кагылып үткен, день аны шагыйранә танып-белү омтылышының менә нинди уникаль үрнәген бирүгә ирешкән) Татар поззиясе тарихының әлеге кызыклы сәхифәсе чынбарлыкның үзенә кш формасы белен түгел, ә эчтәлеге белән матур булуын тагын бер мәртәбә искәртә, безне үз сәнгетебеэ белән иҗтимагый файдалы эшне хезмәт итәргә чакыра. ■Җәмгыятькә файдалы эш»... Әлеге тешеичә бездән һәрвакыт сорау ала, гражданлык җаваплылыгын әледәи-әле искә тәшерә. Заман маңгайга бәреп сорый,- Г. Рәхим сүзләре белән әйткәндә: Юк. шигырьда йокы симертерга Рөхсат итми безсэ бу замана Югарыда сейләгеннәр буенча гына да икеләнмичә шуны әйтергә мәмкиидер заман проблемаларын сәнгатьче чишәргә омтылу юнәлешендә поэзиябез татый да югарырак баскычка күтәрелде. Бурычларга комплекслы якын килү хәзер поззияде дә шактый ук ачык күзәтелә. Поэзия җәмгыятькә файдалы эш башкаруын уңышлы дәвам иттерә. Халыкча әйткәндә, сүз эштән аерылмый. Партиянең иң югары форумында билгеләп үтелгеичә, соңгы елларда әдәбиятта да Госпланны «тирләтеп чыгарырлык» җитди проблемалар күтәрелде. Шулай да тынычланырга ярамый. Бүгенге поззия ташкынында, әйтик, эшсез-«беэработный» сүзләр юкмыни! Җитәрлек. «Сүз белен колак иркәләргә» омтылучылар, «буш сүз коиструкцнялере»н ювелирларча тезә белүчеләр арабызда шактый. Берьяклы «осталык», соңгы исәптә, тел белен һава кыйнауга, борчак атуга кайтып кала, кайвакыт идеясезлеккә дә китерә. Кайберәүләр иҗатындагы мондый күренеш, гомумән алганда, поэзиябез уңышларына күленә то- шере алмый, шулай да форма компонентларына остенлек бирү тенденциясенең чагыл- галап китүен яшермәскә кирәктер. Шундый берьяклылык бигрәк тә яшьләрдә күзе- теле. Араларында шигырьне шулкадәр матур итеп үрүче «еундеркиид»лар бар ки. акрын гына койлоп барган борынгы аучылар шикелле, хәтта филне дә адаштырып калдыра алалар. Метафоралар белән генә сиптерәләр Ф Хесни әйтмешли, бик «мудрый» шигырьләр. Матурны ялтыраэыктан аерып алуы читенләшә Матурлык, гадәттә, алдаучан. Тасмателлелек ышандырмый. (Шигырьне «ат уйнаткан кебек» уйната белүче А. Вознесенскийның да иҗат йозен виртуозларча нәфис итеп эшләнгән изоплары түгел, ә денья гамен сеңдергән реаль җирлектәге җитди әсәрләре билгели.) Гарәбедәй чикләвекләрнең бушлары да очраштыра. Шигырь язарга «борча дагалау» осталыгы гына җитми. Ялтыр эсерлардан берни да тотыл ала алмагач, яхшы әсәрләрне саплы калачка охшатып куясың. Җирлеге булмаган образ, халыкча әйтканде. матурлык ечеи генә ярый. Элегрәк авылдагы кайбер кешеләр яңә-матур киемне да аяк остына салып талташтырганнан соң гына кигәннәр. Әюб бине Гаеан әйтте: «Минем каршымда шул күлмәктән вә шул киемнән күркәм ао гүзәл нәрсә юктыр ки, әтрафына кара тамган әсәре булса. Вә шул бармак ни гүзәл бармактыр ки, каләмнән йоккан карасы булса...» Яшьләр иҗаты турындагы бер мәкаләсендә Р Мостәфии шундый күзәтү белей уртаклаша: «— поэтик күге ар-ык дәрәҗәдә аяз, болытсыз» Мондый »ндиллиэм» иҗтимагый тормыш мәсьәләләреннән читтә торудан, поэзияне җиңел жаир, я'ьин җитди мәсьәләләр күтәрмәүче жанр итеп аңлаудан килмиме! Шигырьдә, бройлердай, симермибезме! День я дан аерылган сарай шагыйрьләре түгел лә без. ә «халыкка боек эшләрендә булышучы» шагыйрьләр! «...Шигырь—күңел чәчәге...» Поэзиянең асылын аңлатуда матурлык башлангычын ничектер калкытыбрак күрсәтү шигъри бәхәсләр дэ китереп чыгаргалый. Мәсәлен, «Шигырь турында шигырь»дә (Р. Харис) шундый полемика чагыла. Шигырь — күңел чәчәге генә булса, Рудакиның якты күзләрен Караңгылык чокып атмас иде; Пушкинны Алтын бөркетле гайбәт Дуэльгә тартмас иде; Туки, чиеген, Газраилдан узып. Жаноармнар какмас иде... Чәчәк өчен Жирдә беркемне дә Беркайчан да үтергәнне тарих белми...1 Мондый бәхәснең тууы бик табигый, ченки шигырьне төрлечә аңлау һәм аңлату (ничек кенә сәер яңгырамасын) әлегәчә яши. Эчтәлек һәм форма компонентларын, кат-кат әйткәнебезчә, һәркем үзенчә синтезлаштыра: берәүләрдә дөнья гаменең барлыгы сизелми (тегермән ташы, гүя, бушка әйләнә), берәүләрдә формаль осталыкның өстенлек алуы күренә, берәүләрдә тегесе дә җитәрлек булмый, монысы да... Гармоник бөтенлеккә ирешү теләсә кемгә бирелми. Матур да булсын шигырь, батыр да. Эчтәлексез матурлык табигатьтә дә очрамый. Шигырьне чәчәккә тиңлибез. Үзара көрәшүче чәчәкләр дә булгалый. Ә көрәшнең үз сәнгате бар. Шагыйрьләрнең көрәшче булырга тиешлеген онытмыйк. Доньяны эстетик танып-белү, марксизм-ленинизм өйрәткәнчә, билгеле бер проблематиканы сайлап алуга китерә. Проблематика — сәнгатьчә гәүдәләнеш... Әдәби әсәрләрнең идея-эстетик кыйммәтен ачу, Кеше һәм Дөнья проблемасын чишүгә керткән өлешен билгеләү әнә шундый ачкыч ярдәмендә башкарыла. Кулына каләм алган иҗатчы, бәлки, мондый «сүтеп карауилариы күз алдында да тотмыйдыр. Шулай да бу хакта уйлану зыян итмәс. Уйланыйк. ...Шигырь — күңел чәчәге генә булса...