Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛАЛАРГА КАРАП

Хәзер һәркем күреп-белеп тора: авыл хуҗалыгындагы эшлер камилләшә, Xмеханикалата бара. Бу шартлар авылларның шәһәрләргә якынаюына, ике арадагы аерымлыкларның кимүеме китера. Республикабызның даны булырдай КамАЗ янындагы хуҗалыкларны гына алып карыйк. Бу якта киң масштаблы производство комплексларының барлыкка килүе һем аларның тиз үсеш алуы экономиканың нык үзгерүен билгеләде. Регионда азык-телек- и» ихтыяҗ арта бару исе, анда нык нигезле авыл хуҗалыгы зонасын булдыруны талап итте. Шуның белен берге Татарстан республикасында шундый зона тезү тәҗрибәсен ейренү практик һәм фәнни әһәмият тә ала. Ләкин бу тема һаман да фәнни яктан эшләнмәгән әле. Матбугатта донья күргән мәкаләләр санаулы гына. Шулар арасыннан КПССның Тукай район партия комитеты беренче секретаре Йолдыз Курмашевның ТАССРның 60 еллыгы уңае белен басылып чыккан, «Чәчәк ат, Татарстаным* җыентыгына кертелгән «КамАЗның аграр цехы» исемле мәкаләсен аерып күрсәтергә мәмкни. Нидән башланды соң бу яңалык? КПССның XXIV съезды Директиваларында. Татарстанда йок автомобильлере җитештерә торган заводлар комплексы тезү белән берге шул тирә районнарда арадаш предприятиеләр булдырырга кирәк, диелә Съезд карарлары нигезендә Кама аръягында зур территориаль производство комплексын тезү эшләре кузгалды. Ләкин, Ленин ойрәткәнчо, нык нигезле авыл хуҗалыгыннан башка бернинди хуҗалык тезелеше до мемкин булмаган кебек, әллә иинди беек планнар да тормышка аша алмый. Совет дәүләте безгә, яңа индустриаль комплекс тезелә башлагач, шәһәр яны зонасын булдыруга да зур игътибар бирде. Кама автогнгантының нигезен салган вакытта ук КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы күрсәтмәсе һәм КПССның Татарстан олкә комитеты тәкъдиме белән РСФСР Министрлар Советы Кама автомобиль заводы һәм Түбән Кама нефть-химия комбинаты тезелешләре районында специальләшкән совхозлар оештыру турында кайгыртучанлык күрсәте башлады. Бу зонада яшелчә, бәрәңге, сет буенча специальләшкән дүрт совхозны эреләндерү утызлап яңа эре совхоз тезү күзде тотыла иде. Шәһәр яны зонасы Тукай, Түбен Кама. Алабуга. Зәй, Минзәлә, Әгерҗе. Сарман, Мамадыш районнарының җитмеш ике колхозын берләштерде. Мондый планнар зур чыгымнар таләп итә. Тугызынчы һем унынчы бишьеллыкларда Кама комплексының аграр зонасын үстерү ечен республикабызда авыл хуҗалыгына бүленгән барлык капитель чыгымнарның 23 проценты тотыла, аның мәйданы республика җирләренең уналты процентын били. Һәр кешегә туры килә торган электр энергиясе күләме до елдан-ел арта. Кама промышленность гигантының авыл хуҗалыгы зонасын теэогәнде хуҗалыкны телгән үзгәртел кору күздә тотыла. Бу — күл тармаклы хуҗалыкларны специальләшкән хуҗалыкка әйләндерү юнәлеше Алар, нигездо, сет, ит, яшелчә җитештерү тармакларына бүленеп йертеле. Җитмешенче еллар башында бу зонада аем фермалар шактый күп иде. Барлык By санда «Ашх телен программасы бетснхалык ыае» рубрикасы IMJ елгы «Авыл офыклары* конкурсына укучыларыбы «дан хилган материаллардан тупланды хуҗалыклар, аз-азлап, сыер да, дуңгыз да, кош та асрыйлар. Аларның күбесе кул хезмәтечә ген» нигезләнгән, иске биналарга урнашкан, шунлыктан монда хезмәт җитештерүчемдәге түбен иде. Сет җитештерү проблемасын хәл итү заманча салынган терлекчелек комплекслары төзүдән башланып китте. Яңа авыл хуҗалыгы предприятиеләре тезелешен» фәнни-тикшеренү проекты институтлары, «Камгэсэнергострой», «Татнефтестрой», «Тат- энергострой» кебек идарәләр тартылды. Ике еллык эш тәҗрибәсе специальләшкән бүлекчәләр булдыруның зарури икәнлеген күрсәтте. Шунлыктан, «Камгэсэнергострой» һәм «Татэнергостройвга авыл тезелеше ечен махсус идарәләр тезү бурычы йекләнә. Тугызынчы бишьеллык елларында ук зонада «Гигант», «Ильбухтинский», «Камский», «Новотроицкий» совхозларында һәм Җәлил, Калинин исемендәге колхозларда 800— 2000 баш савым сыерына исәпләнгән комплекслар куллануга тапшырылды. Унбиш абзарга реконструкция ясалды. Материаль база булдыру сөт җитештерүне эре. специальләшкән хуҗалыкларда тупларга, аны промышленность технологиясенә күчерергә ярдәм итте. Сөт җитештерүдәге яңа производство куәтләре аларны промышленность технологиясе шартларына яраклаштырылган яхшы нәселле терлекләр белән тәэмин итү мәсьәләсен алга куйды. Моны хәл итү өчен 1974 елда «Ворошиловский» совхозы базасында нәселле, югары продуктлы мөгезле эре терлекләр үстерү комплексы төзелДЬ, ә бу хуҗалыкта булган терлекләр башка хуҗалыкларга тапшырылды. Ит җитештерү проблемасы исә мөгезле эре терлек симертүче хуҗалыкара предприятиеләр һәм берләшмәләр оештыру белән хәл ителә. Шәһәр яны шартларында ит җитештерү өчен зур масштабларда мөгезле эре терлек үрчетү сөт җитештерү юнәлешендәге хуҗалыкларга тискәре йогынты ясый. Шунлыктан сөтчелек комплексларын— шәһәргә якын торган Тукай районында, ә ит җитештерү хуҗалыкларын читтәге — Зәй, Алабуга. Минзәлә районнарында булдыру планлаштырылды. Үсеш юлында туган кыенлыкларны җиңү максаты белән 1973 елны Зәйдә ит җитештерү буенча хуҗалыкара берләшмә төзелде. Эшли башлавының беренче елында ук ул үзенең зур мөмкинлекләрен ачты. 1974 елда биредә 500 мең сумлык табыш алынса, 1975 елда ул 897 мең сум тәшкил итте. Хуҗалыкара берләшмә оешу ит җитештерүне рентабельле тармакка әверелдерде. 1980 елда район күләмендә җитештерелгән барлык итнең 90 проценты Зәй хуҗалыкара берләшмәсенә туры килә. Ит продуктлары җитештерүче Брежнев дәүләт-колхоэ берләшмәсе тезелгәч кенә хуҗалыкара кооперация җитди үсеш алды. Элек хуҗалыкара мөнәсәбәтләр колхоз белән колхоз, совхоз белән совхоз арасында гына булса, хәзер аның колхоз белән совхоз арасында да урнаштырылуы Брежнев дәүләт-колхоэ берләшмәсе мисалында ачык күренә. Хуҗалыкара берләшмә төзелү зонада ит җитештерүне өч тапкыр арттырырга мөмкинлек бирде. 1975—76 еллардагы Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча оешмага СССР Министрлар Советы. ВЦСПС, ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагы тапшырылды. Яшелчә җитештерүне арттыру Кама буе шәЬәр яны зонасының хәл ителәсе мәсьәләләреннән берсе иде. Бу тармак зонада яңабаштан төзелде. 1971 елда барлык хуҗалыклар да диярлек өлешчә яшелчәчелек белән шөгыльләнделәр. Әмма ул — бик аз мәйдан биләгән, кул хезмәтенә нигезләигән, алдынгы технологик ысуллар бөтенләй кулланылмаган өченчел тармак иде. 1975 елда Кама шәһәр яны зонасында яшелчәчелекне үстерү мәсьәләләре ТАССР Министрлар Советы белән берлектә КПСС өлкә комитеты бюросында яңадан каралды, әһәмиятле чаралар билгеләнде. Карар күрсәтмәләреннән күренгәнчә, «Ворошиловский», «Ильбухтинский», «Гигант». «Камский» совхозларында яшелчә үстерүгә аерым игътибар бирелә башлады. Унынчы бишьеллыкта бу зонадагы яшелчәчелек рентабельле тармакка әверелде. Бишьеллык ахырында исә, яшелчәчеләр шәһәр сәүдә оешмалары белән тыгыз элемтәгә керделәр. Брежнев шәһәре сәүдә идарәсе һәм «Ворошиловский» совхозы арасында төзелгән килешү нигезендә махсус график кабул ителә. Иртә өлгерә торган яшелчәләр кырдан туп-туры кибетләргә китерелә башлады. Яшелчә белән тәэмин итүдә өзеклек булдырмау максатыннан чыгып совхоз кы-