ИСЕМ АРТЫНДА НӘРСӘ?
ӘМИРХАН ЕНИКИНЕҢ «ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР» КИТАБЫН УКЫГАЧ ТУГАН УЙЛАР. , инем алда — китап. Әле кайчан I гына ул миңа үзем дә белмә- [ гән ниндидер бер ачыш вәгъдә итүче укылмаган китап иде. Хәзер инде ул — укылган китап. Нәрсә үзгәрде, күңелдә ни калды соң? Китапның тышлыгыннан ук сирпелеп торган аклык, пакьлек тойгысы калды. Ниндидер бор зур канәгатьлек, эстетик ләззәт калды. Әдип күтәргән проблемалар өчен борчылу калды. Ә тагын, җыентыкка кертелгән әсәрләрнең күбесе шактый элек язылган булуга да карамастан, яңалык тойгысы калды. Китапны кулга алгач, мино иң нык сөендергәне аның исеме астындагы «Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр» дигән өстәмә булды. Олы язучыларыбыз еш язамы соң мондый әйберләрне? Язган очракта да андый осәрләр барысы бергә канда гына очраша ала соң? «Сайланма әсәрләр»нең соңгы томында. Әйе, бары шунда гына. Ә «Хәтердәге тосннәр»дә оле тагын теге яки бу уңай белән әйтелгән фикерләр, язучы биргән интервьюлар да бар. Җыентык әдипнең тормышка монәсәбәтен шактый тулы чагылдыра, аны шәхес буларак күз алдына китерергә момкинлек бирә. һәм китап авторы әдәбиятыбыз, культурабызның киләчәген кайгыртучы, шуның хакына кадерле исемнәрне — халкыбызның «рухи медальләрен» чистартып-ялтыратып торучы кеше буларак та ачыла. Әмирхан ага махсус рәвештә мәкалә яки истәлек язуны максат итми дә кебек. Алар, повесть һем хикәяләре кебек үк, кеше, гражданин буларак, шатлыгын, кай- гысын-гамен тапшыру чарасы, ягъни яшәвенең табигый бер чагылышы. («Бу ике көн турында язмыйча калу момкин түгел, чөнки шунсыз җан тынычланмаячак», — ди ул бер истәлегендә.) Юк, Әмирхан ага канәгатьсезлек күрсәтү белән генә чикләнми, әлбәттә. Дәлилләр китерә, анализлый. Мәсәлән, ул С. Сүн- чәләйнең «Сайланма әсәрләрне чыгу уңаеннан язылган бер мәкаләсендә шагыйрьнең революция алды һәм революциядән соңгы еллар өдәбияф!ндагы ролен күрсәтә, үзенчәлекле ритмикасы, интонациясе белән Такташ, Бабичларга юл яручыларның берсе булуын, көчле тавышлы революция һәм мәхәббәт җырчысы булуын исбатлый. Ә ул ясаган нәтиҗә, минемчә, хәзер дә, егерме елдан артык вакыт үткәч тә актуаль яңгырый: «Сайланма эсәрләрпгә, әлбәттә, сайлап кертергә кирәк. Ләкин шулай сайларга кирәк ки, китаптан шагыйрьнең күләгәсе түгел, ул үзе ачык күренеп торсын. Мәгълүм тарихи шартларда яшәгән шагыйрьнең шул шартлар билгеләгән катлаулы. рухи дөньясын бөтен каршылыгы һәм чуарлыгы белән бергә аңлап-тоеп булсын». Җырчылар, композиторлар турында да, театр, архитектура турында да яза Еники. Кемнедер яклый, нәрсәдер даулый — «тыныч мәкаләләре» бөтенләй юк диярлек. Күп нәрсә борчый аны. Ә туктаусыз борW щл торганы — культура мирасыбызга, үт- Д миебезгә, халкыбызның горурлыгы булган «ашалар истәлегенә ихтирам җитмәү. Мема ул Лев Толстойның музей-усадьбасыи карал йәри. Беек язучы исеме бе- лаи байле. аның кулы тигән һәрнәрсәнең мдерләл саклануына сеенә ул. һәм... «Шул уя аакыгта, йортның беренче бүлмәсенә карал карый башлагач та, минем йерәктә бер әрнү, ачыну хисе кузгалды. Бу хис булмәдән-бүлмәгә күчә барган саен кечәя да барды. Нидән туды соң бу әрнү һәм ачыну хисе?-» Моның сәбәбе шунда: әдип тарихи мирасыбызга, «бөек кешеләребездән калган кадерле реликвияләргә» бездә әлегә житврлек игътибар бирелмәү турында борчыла, үткәннәрне ейрәнүдә реаль жирлек һәм килечек буыннар ечен гаять зур тәрбияви әһәмиятле фактор буларак, аларны бәртекләл сакларга чакыра. Шул ук «Косогор заводы — Ясная По1 лама» дигән юлъязмада менә нинди фикергә игътибар иттем: «Без күл йереп, күргәннәрне языл ейрәнгән язучылар түгел. Шуңадыр ахрысы, базнең хәзерге әдәбият һартәрло «елъязмаларга ярлы да. «Бу сүздер әйтелгәннән соң узган утыз елда язу- чыларыбыз да, журналистларыбыз да бик йеремсәккә әйләнделәр: ил генә түгел, деиья гизәләр. Әмма жанр һаман әле ■якорьдә» килеш тора шикелле. (Дәрес, берничә казанышыбыз бар: Рафаэль Моста- фии һем Миргазиян Юныс юлъязмалары). Моның бор сәбәбе, минемчә, жанрның шундый үзенчәлегендәдер: «елъязмаларда шторның үз шәхесе калку күренеп торырга тиеш, шунсыз аларның тәэсир итү кече Дә, гомуми егәре дә аз була. Менә шул «миианан курку һаман бетеп җитмәгән әле. Әнә шундый формаль күзлектән караганда, Әмирхан Еникинең Хәсән Туфан турындагы истәлеген («Очрашу һәм аерылышу»), «авторның үзе турында бит ул!» Дип, «бетереп» ташлап булыр иде. Баш- КОртстанга нитәр алдыннан Әмирхан ага шагыйрьнең хәлен белергә больницага бара, Әнә шул очрашу тасвирланган икә ярым китап бите дәвамында Туфан нибары биш суз әйтә. Ләкин аның шул биш сүзе (■Сәйфинең хәлен... хәл-әхвәлен белеп кайт!»), кайчагында җепләү тесендә баш кагып, тын гына карап ятуы, менә шул ике ярым битлек кыса эчендә булу сәбәпле, гаять зур мәгънә .ала, нурланыл-балкып куя. Истәлекнең калган элешендә (9 бит) әдип Уфада йәри, Фатих Кәримнең туган авылына бара, күпләгән кешеләр белән очраша. Әмма укучы Туфанны, аның нинди хәлдә калуын истән чыгара алмый. «Онытмыйк, унынчы июнь!», «Башларны иел, без Хәсән абзыйның әнә шул моңнарын тыңлап утырабыз— Әмма ләкин без берни дә, берни дә белми идек әле» . «Унынчы июнь үтте инде, унберенче июньнең таңы туып килә—» Язучы әнә шулай безне кайгы хәбәренә әзерли Тавышындагы драматик киеренкелек алдан ук югалтуның зур, кайгының олы булачагын сиздерә... һәм менә әлеге хәбәр язучыга барып ирешә... Әйе, автор Хәсән ага турында берни дә сейләмәде диярлек. Әмма күңелдә җентекле сурәтләү-тасвирлаулор да сыза алмаслык тирән эз калды. Аристотель Җирнең түгәрәклеген оның Айга тешкән күләгәсеннән белгән кебек, без Хәсән Туфанның кемлеген кайгы күләгәсенең язучы күңелендәге чагылышыннан күрдек. ■Әйе, күлме генә яшәмә, ахры бер. кеше ките— Шагыйрьдән нәрсә калганын без беләбез — анысы кулыбызда. Ә менә үзе белән алып киткәнен белү — юк, мем- кин түгел. Хелбуки, киткәне дә аз булмаска тиеш...» Әмирхан ага мондый мәгъие салмагандыр да, әмма мин барыбер аның бу сүзләрен шелтә кебек кабул итем. Сиксәннең теге ягына чыккан шагыйрьнең дә язылмаган шигырьләре аз калмагандыр. Әмирхан ага ейткенчә, «уйланудан, борчылудан, еметләнүдән туктамаган шагыйрь иде» Монысы, ни дисең дә, табигый югалту Икенче нәрсә борчый. Такташ. Кутуйлар кордашы — ул бит безнең арага дәреслектән тешкән кебек килеп керде, гомеренең соңгы 25 елын безнең буын күз алдында үткәрде. Ә үзе биргәннән тыш нәрсе генә алып калдык соң без аңардан? Әдәбият янындагы актив зона — әдәбиятыбызның «ишегалды» юк — шуннан да бу. Ә журналистлар нәрсә карый? Кыэык- сынучанлык, яңалык табу теләге безнең канга сеңгән булырга тиеш ләбаса! АКШ- ның Ливандагы башбаштаклыгы турында, әйтик, Бакый Урманче ни уйлый, Ренат Ибраһимовның яңа концерт программасын Сибгат Хәким ничек бәяли, Зелфетнең яңа поэмасы турында Илһам Шакироа нинди фикердә? Моңа охшаш сорауларга укучы кенендә-сегатеидо үк җавап алырга тнеш түгелме соң? Журналистикабыз ■ әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрендә әнә шулай актив, теро-үткен булганда, культура луль- сыбыз да дәртлерәк булыр иде кебек. Әдәбиятыбыз зур югалтулар кичерә килде. Баксаң, шөкер, сөенечле яңа күренеш турында да сөйли алабыз икән бит: бер төркем өлкән язучыларыбызның иҗат стажы 60-65 ел тәшки, нә! Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов, Гариф Галиев, Мөхәммәт Гайнуллин, Әхмәт Исхак, Салих Баттал, Газиз Иделле... Иске тормышны күреп белгән, татар совет әдәбиятының нигез ташларын салышкан аксакалларыбыздан нәрсә алабыз, язмышның бу бүләгеннән ничек файдаланабыз соң?.. Алда әйткәнемчә, Әмирхан ага (Илдар Юзеев белән бергә) Фатих Кәримнең туган авылы Аетта була, анда Башкортстан Язучылар союзы һәр елны җәй башларында үткәрә торган «Фатих Кәрим укуларыонда катнаша. Мондый теләк белдерә ул ахырдан: «... Менә безнең шагыйрьләр бу җирне, бу халыкны онытмасыннар иде, якын итсеннәр иде, ел да «Кәрим укуларыпна ерак араны якын итеп килсеннәр иде... Кәрим сүзләренә язылган бик матур көйләребез бар, бер-ике җырчы да килеп, «укуларны» бизәсәләр, халыктан бары рәхмәт кенә ишетеп китәрләр иде. Шулай ук художникларыбыз шагыйрьнең бюстын эшләп, музей алдына китереп куйсалар, Ает авылына бу бик зур бер бүләк булыр иде». Өлкән язучыбызның ташка басылган сүзенә, ипләп кенә әйтелгән бик тә урынлы сүзенә колак салганнармы соң? Теләкнең беренче өлеше үтәлә: былтыр җәй Аетка Ренат Харис белән Рәдиф Гатауллин барганнар. Әмма эш шуннан узмаган кебек әле. Әдипнең истәлекләре Һади Такташ, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи кебек олы язучыларыбызның без, яшьләр, төрле чыганаклардан җыеп күз алдына китергән портретына яңа төсмерләр өсти. Әмирхан аганың бу җыентыгын яшьләр бигрәк тә яратып укырлар. Чөнки китапка кергән очерклар, истәлекләр, мәкаләләрдә алар күралмый торган төрле шомарту-тү- гәрәкләүләр, матурлау, гади дөреслектән качу, авторның үз сүзе белән әйткәндә, фальшь юк. Укучыларның бер өлеше, бәлкем, бу сүзләрнең дөреслеген таныган хәлдә, аларга артык әһәмият тә бирмәс: шулай булырга тиеш тә инде, янәсе. Тиешен тиеш тә, әмма, гомумән алганда, шуңа омтылган язучыларның да һәркайсы шуңа бара аламы соң? «Сабан туен без дә күрдек» дигән мәкаләдә сабан туена авылга кайткан бер төркем кунакның (арада автор үзе дә) ничек сыйлануын, башкаларның үз-үзләрен ничек тотуларын, үзенең ни уйлау-кичерү- ен әдип документаль төгәлллеи белән теркәп куйган. Бу бәләкәй «җәмгыятьне», димәк үзен дә, психологик күзәтү объектына әйләндергән ул. Ә «эксперимент» менә мондый нәтиҗә ясау өчен кирәк булган: «Йоласы шул, гаеп итәр урын юк. Әмма бөтен ашаган-эчкән халык бергә җыйналгач, исереклек гомуми төс ала икән». Бу «ачышика ер-яңа күзәтүләр дә остәлгәч, «картина» туа: «Җитмәсә, монда да куак төбе саен табын, табын саен шул ук яшьләр аунап эчәләр... Ә аракыга кытлык юк, сәүдә «точкалары» ак башларны да, кызыл башларны да китереп тутырганнар». Ә нигә әле Еники яза бу турыда? Соң сабан туен без дә күрдек бит! Мондыйларын да аз күрмәдек. Юк шул, исерекләргә абына-сөртенә карап кайта идек тә, матур- шома отчетрепортажлар, «Аһ, сабантуй!» тибында шигырьләр язып бастыра идек. Милли бәйрәмебез бит, ничек хурлыйсың ди аны! Ә. Еники исә «әдәп сакларга» кирәк санамаган. Язучы намусы, гражданин намусы дигән нәрсәләр һәм, гомумән, намуслылык әнә шундый ситуацияләрдә күренә дә инде ул. Менә шушы сыйфат — намуслылык — әдипнең язу манерасында ук чагыла. Нәрсә турында гына язмасын, төбенә төшәргә, һәр фикер, кешегә бирелгән һәр бәясенең абсолют төгәллегенә ирешергә омтыла ул. Без аның уйлау процессын ук күреп торабыз кебек. Менә ул учына фактлар ала да, берәмтекләп, саф хаклык орлыклары гына торып калганчы, чистарта, аралый... Мондый нечкәлек, мондый җентеклелек кайберәүләрнең саруын да кайнатырга мөмкиндер. Әмма игътибарлы, җитди укучы өчен Әмирхан аганың фикер сөрешен күзәтү — үзе бер ләззәт... «Хәтердәге төеннәр» мине күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итте. Шул исәптән, күренекле язучыларыбызның биографияләре турында да. Менә дигән итеп язылган биографияләр, әмма кәгазьгә күчмәгән, киң даирәгә мәгълүм булмаган биографияләр турында. Сугышка кадәрге Җәлил, Алишлар биографияләре кебек, беренче карашка үтә гади күренгән биографияләр турында. Аларның чын кыйммәте бирелгән дан вексельләрен бише белән түләргә җитәрлек. Моны бары күрсәтә белергә, хәтердәге төеннәрне ешрак чишәргә кирәк.