Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИР ХАКЫНА

Үзенең бу сәфәренә күптән, бнк күптән җыенды Билал Еллар буе. Еллар буе күңелендә таш-гер- дәй авыр, сызланулы уйлар йөртте. Ннчәмә талкыр инде тәмам тәвәккәлләп бетереп тә ниятеннән кире кайтты. Аның өчен, гомерен басуда үткәргән тракторчы өчен, авыр сәфәр булып чыкты бу Быелгы яз көттереп килде. Март азакларына тикле, төннәрен көчле салкыннарны күрсәтеп, кыш аякны нык терәп торды. Тик апрель урталарында гына чын-чынлап, шәфкате белән җылытып җибәрде. Шунда гына күк йөзе болытлардан арынды, төпсез булып киңәйде, аның түрендәге алтын тәхеткә кояш менеп утырды. Менеп утырды да кояш, эшне кызу тотты; басуларда мул яткан карны ике атна дигәндә куып та бетерде. Басулар иркен сулыш алдылар, кайнар нурларга тиенеп, рәхәтләнеп, күпереп киттеләр Шуны гына көтеп торган игенче үзенең мәңгелек эшенә кереште Көйле генә барды быел, инде тирә-күршеләр дә, <Таң» колхозы да дым каплады, тырма, «ультивация да бетеп килә, кайбер басуларда чәчүне дә башлап җибәргәннәр иде. Кичә төштән соң якындагы урман артын нан бәләкәй генә болыт чыкты Чыкты да болыт, атап чакыргандай, «Таң» кырлары өстенә килеп, бик шәпле яңгырын койды. Бу ннде бик вакытында иңгән ганимәт һәм икенче көнне төшкә кадәр эш калдырып торырга да туры киләчәк дигән сүз нде Шушы форсаттан фай даланып, «Таң» колхозы тракторчысы Бнлал Фазылҗанов район үзәге юлына, үзенең күптән җыенган сәфәренә чыкты Кичтән бу хакта сүз кузгалгач, өйдәгеләр дәррәү каршы килделәр Алай гына да түгел, аны үгетләп карадылар — Дөреслекне табарсыңмы соң анда барып?— диде хатыны, фермада бозаулар багучы Фәимә.— Җанашкаем, анда сине тыңлап та тормаячаклар Тыңласалар да артыннан көлеп калырлар Барысы шул булыр — Барысы шул гына булса, ярап торыр нде әле,— диде улы Айнур ипләп кенә Айнур да армиядән кайткач тракторга утырды, бергәләп эшлиләр — Аның районга барып сүз салып йөргәнен мондагылар белеп алачак. Белеп алачак та, тотып ашаячак Тереләй, баш аягы белән. — Булмас монысы!— диде Билал — Мин — колхозның беренче механизаторы Утыз бер ел эшләгән Мин — Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән кеше — И сиңа тагын нәрсә җитми?— дип, каптырып китте Айнур.— Әллә сиңа начар ремонтланган, иске трактрр бирделәрме? Сиңа кешедән аз түлиләрме? Тракторың яңа, ике сезон йөрмәгән, сине безгә һәр- көн үрнәк итеп куялар. Белмим сиңа тагын ни кирәктер? — Миңа тагын күп нәрсәләр кирәк әле, улым!—диде Билал, ихластан китеп.— Басулар алар иген иккән изге җир Шул изге җирләрдә изге тәртипләр дә булуы кирәк миңа. Ә анда нәрсә? Анда ваемсызлык, анда карак-бурлар. Менә шуларның булмавы кирәк миңа! — һе. теге булмавы, бу булмавы. Ә аның әчеп, үзең беләсең, әткәй, начальство бар. Атап куелган кешеләре: Ул мәсьәләне әнә алар карасын. — Ә без ни өчен монда?— дип сорады Билал. — Безгә — трактор. Без — сукала, тырмала, чәч, ур. Ә башка гипо тенуза һәм катетлары аның начальство кайгысы. Барып җиттеме сиңа? ’ Бу «Барып җиттеме сиңа?» Билалның ачуын китерде. — Миңа акыл сатарга син яшьрәк әле, улым. Син бу дөньяга килгәнче мин җирне аз-маз сукалап өлгергән идем инде. Әгәр бу сиңа барып җитсә!— диде ул. — Ну вот,— диде Айнур һәм почмак якка чыгып китте. Менә аның үз улы, баштанаяк үзе ясап чыгарган механизатор. Эшнең рәтен белә, ялкау түгел. Җирнең булачак хуҗасы. Ә үзе әнә нинди фикердә?! Күп алар, бик күп андый фикердә торучылар. Кайдан килә аларга мондый уйлар, бу битарафлык кайдан килә? Улыннан ишеткән сүзләр Билалның ниятен куәтләде генә. Юк, барырга кирәк, барырга кирәк район үзәгенә. Инде бу форсатны да кулдан ычкындыру, киенеп беткән аякны тагын чишенү хилаф эш булачак. һәм ул иртән торып юлга чыкты. Бензин ташучы шофер Гөлназ белән ул кичтән үк сөйләшеп куйган иде. Гөлназның әле быел гына кайткан яңа машинасына Билал итекләренә ябышкан балчыкны кырып, хәтта өстендәге пальтосын каккаларга кереп утырды. Кабина эче ялт итеп тора, каршыга «Бездә тартмыйлар!» дип язып куелган иде. Гөлназ, әле кияүгә чыкмаган, бик сылу буйлы яшь кыз, руль артына утыруга, башындагы бүреген салып, модалы итеп үстергән чәчләрен күпертеп куйды. Руль түгәрәген үзенең озын бармаклы куллары белән нәзакәтле итеп тотты. Аның битләрендә нәфис алсулык, чаткылы күзләреннән үз эшен, җилләрдәй җитез машина йөртүне бик яратуы, шуның белән бәхетле икәне күренеп тора иде. Авылның гүзәле, җәүһәре, авылның киләчәге иде бу кыз. Бәхетле соң хәзерге яшьләр! Мәктәптән чыгалар, тракторын, комбайн, автомашинасын белеп чыгалар. Кулларына таныклыгын тотып. Аннан кайда теләсәләр, шунда эшлиләр рәхәтләнеп. — Киттекме, Билал абый?—диде Гөлназ. — Киттек, сеңелем, куала. Авыл башыннан ук олы юлга чыктылар. Тик бу юлның хәле хәл иде. Куян тиреседәй юка асфальт язгы дымнан күп урыннарда түбән иңеп, кубып беткән, тирән казылмалар, кисентеләр хасил булган. Карап бармасаң, монда күчәреңне сындыруы да бик ихтимал! Олы юл түгел, җәфа иде бу. Районга чаклы илле километрдан да ким түгел, ә бу сәгать ярым вакыт дигән сүз. Ә Билал ашыкмый иде. Барып җиткәнче аның әле үз уйларын тагын бер кат кыршау арасына кертәсе, күңеле аша тагын бер кат үткәреп тәртипкә саласы бар иде. Аның үзенә килгәндә, үз хөкеме каршысында да, кешеләр алдында да намусы ак. Ул, утыз беренче елны туган кеше, ундүрт яшендә инде басуга чыгып, атлы сука сабын кулына алды. Кайберәүләр белми дә / торгандыр: атлы сука артыннан атлаган кеше көненә алтмыш чакрым чамасы юлны җәяүләп үтә. Алты-ел шулай йөрде Билал. Аннары, курслар бетереп, егерме яшендә тракторга утырды Быел аңа илле бер днмәк, утыз бер ел инде тракторда. Утыз бер ел! Шушы дәвердә тракторчы Ьилал һәр сменада тиешле күләмдә жирен эшкәртте, яхшы бил- ♦ гегә тапшырып килде, сәбәпсез бер генә көн дә эш калдырганы бул- < мады. з Аның күз алдында басуларга нинди куәтле машиналар, нинди куәт- < ле тракторлар килде. Җирне эшкәртү, ашлау, игеннәрне карап үстерү * нинди югарылыкка куелып, кая таба китте Кайчандыр өч тракторчы. = ике комбайнчы булган «Таң» колхозында хәзер механизаторлар гына * да йөздән артык Ә нинди тракторчылар, комбайнчылар, нинди егетләр ♦ бар алар арасында! Нурислам, Сәлимжан, йосыфжап, Хәмбәл, Хабил а Бу ир-егетләр Билалның үзеннән соң эшли башладылар, аһы узып, әл- ° лә кайда калдырып киттеләр Инде кайберләре орден да тактылар, х бөтен районга билгеле булдылар Менә шундый техника заманасы, шундый кешеләр бар. Ә шулар м кырыйда, янәшәдә генә күз буяучылар да бар, төрле хәрәмләшүләр, х шомартып кына йөрүләр дә тулып ята. Бу хәлләр Билалның да, аның J кебек ихлас күңелдән йөргән башкаларның да йөрәген бик талый. Үз а. тәҗрибәсеннән Билал шуны чыгарды басулардан көткән икмәкне әле һаман да алып булмый икән, моңа табигать-ана гына түгел, ә күбрәге кешеләр үзләре гаепле. Ник дигәндә, бөгештерү бар басуларда, турыга төбәп кыекка кереп китүләр күп. Былтыр йөз илле гектарлы Кара басуда нишләде? Арпа уңышы ызан аша гына булган басудагыга караганда дүрт центнерга ким чыкты, һәр гектар җирдән Йөз иллене дүрткә китереп салсаң, түгәрәк алты йөз центнер чыга Менә бу инде тнеш булып та амбарга керми калган ашлык. Менә бу инде терсәкләнеп чыгу, һәм моның нинди терсәк икәнен Билал яхшы сизенде. Ханнан белән Исмай хәрам керттеләр анда. Чәчү алдыннан үзәгенә үткәреп тырмаламады, культилә- мәде алар ул җирне Иренеп, көн үтсенгә эшләделәр. Ә җир исә моның үчен тиз кайтарды, әле уҗым чагында ук арпаны сарут басты, булачак уңышны ашады. Моны бит белеп тордылар. Бригадир Хатип та. пред; седатсль Фәезхан абый үзе дә Ә сүз кузгатмадылар, шул көе генә йомдылар. Ханнан белән Исмай быел тагын чәчүгә жир әзерли әле Вакытында дым каплый алмауның нәрсә икәнен, тырма теше тимәгән җирнең дымны һавага ничек очыруын һәр механизатор да. җитәкчеләр дә белә Монда инде алты-җнде сәгать кенә соңласаң да күпмегә ► оттырасың. Ә «Таң»да соңарулар алты-жиде сәгать белән генә исәпләнәме соң. ’ Бозыла сыйфат, сроклар китә кулдан һәммә төштә: сукада, тырма Да, чәчү астына җир әзерләгәндә китә. Елның елында шулай Юкса егетләр җиргә төшкән орлыкның өстенә йомшак ябынып ятарга тиешлеген дә бнк белә. Кайберәүләрс белә торып хәрамга керә шул менә Ә колхоз җитәкчеләре, вәкаләтле кешеләр моңа күз йомгалап тора. Эшне үзара бнк йөз ертмыйча гына, җиңел итеп алып барырга күнегеп кнтте кайберләре Районнан, югарыдан килгән кешеләр күбесе моны күрми, дөресе, күрә белми Ә белгәннәре тагын юрн күрмичә дә үгкәли. Килешеп торуның канаты киң хәзер. «Туңга сөрүне — ничек тә булса иртәрәк!» Моннан ничәмә еллар элек күтәрелгән сүз инде бу? Әнә «Игенче». «Искра» да нншлнләр? Бу эшне августта, сентябрь урталарына тикле башкарып та куялар. Басуыңны үз вакытында туңга сөрә алсаң, андагы камыл, үсемлек калдыклары череп, менә дигән ашлама була Апгучгтта сөрү — гектарга ун тонна өстәмә тирес керттем дигән сүз. Ким_ кунганда. Ә октябрьда тунга сөрү — бу өстәмәдән колак кактым, сыйфат боздым дигән сүз. Октябрьда басуда җир ертып йөргән игенче ул* инде пешмәгән игенче. Безнең «Таң»дагы шикелле. ' «Чиста пар!» —дип, авыз суы корыталар Чиста парның, ягъни бер җәй буе берни үстермичә, ашланып, кадерләнеп, ял итеп кенә яткан басуның ни икәнен, киләсе елны анда нинди уңыш үстереп алып буласын авылның һәр агае белә. Чиста парны ел саен калдыралар да, бу турыда районга мәгълүмат та китә. Китә һәм шул җиргә кулларын китереп тә тыгалар. Берьеллык үлән генә булса да чәчеп куялар анда. Яшертен генә. Монысы инде җитәкче абзыйлар бөккән терсәк була. Бу терсәкләр дә кыеклап кына булса, бер хәл иде әле. Басуларда, икмәк үскән изге җирдә, турыдан-туры рәшәткә артына күрсәтә торган җинаятьләр дә эшләнә. Былтыр ике тракторч^!, аларның чәчүче егетләре бер кичтә эштән барысы да исерешеп, машинада җырлашып кайттылар. Нинди фәйрәм, нинди туй бу кызу эш өстендә? Билалга монысы да килеп җитте. Чәчү бодае «аякланган», басуга су белән килгән зур сөт бидонына кереп тулган да аннан, күрше мари авылына китеп, ярты бидон көмешкә булып әйләнеп кайткан... Күп уйлады Билал бу терсәк-кыекларны, хәрәмләшүләрне. Хәер, бер Билал гына түгел. Ремонтка йөргәндә, ’берәр җае чыкканда Нурислам, Сәлимҗан, Хәмбәлләр белән сүз гел шушы тирәдә була. Күңеле әрни егетләрнең. Үз хезмәтләре, үз тырышлыкларының заяга китүенә йөрәкләре сыза. Сыкранып кына торалар, дисәң дә дөрес булмый. Җыйнаулашып та. берәмберәм дә йөреп карады алар. Дөрес, колхоз эчендә генә. Шактый зурдан кубып профсоюз җыелышы да җыйдылар. Анда сүз дә зур булды Тик алар барысы да һаман шул гомуми сүзләр, кимчелекләрне кешеләрен күрсәтми генә сөйләүләр иде. Гаепле кешеләрнең исемнәрен атап, каршына бастырып, күзгә-күз сөйләшү булмады. Тегеләр мыек астыннан гына көлеп утырдылар Кемнеңдер сүзне бик үткенгә җибәрәсе килмәве әллә кайдан сизелеп тора иде. Дөресрәге, председатель Фәезхан абыйның. Фәезхан абый инде олыгайган, калынайган кеше, пенсиясенә дә нибары өч ел калып бара, инде зурдан кубып сөйләшүләрдән, күзгә-күзне терәүләрдән, дөресен генә әйткәндә, курка иде Ник, диләр, колхоз әле безнең урта бер җирдә. Алып мактамасалар да, салып таптамыйлар да бит әле. Менә шулай җай баруга ни җитә. Ә кимчелекләр... алар һәркайда бар инде. Фәезхан абыйның төп буразнасын белгән механизаторлар аның янына кереп тә тормадылар. һәм менә бүген Билал, тәвәккәлләп, район үзәге юлына чыкты. Йөрәгенең кушуы буенча, фикердәшләренең фатихасы белән. Юк, анда да чынын бер Өелсеннәр әле. Менә хәзер, нәкъ эш өстендә килеп карасыннар, күрсеннәр. Кайберәүләрне утлы табага бастырсыннар. Бик вакыт, бик вакыт! Тракторчы шулай уйларын барлый, үз-үзен куәтли торгач, район үзәгенә килеп тә җиттеләр. Гөлназ аны район Советы башкарма комитетының ике катлы ак йорты янында төшереп калдырды. — Син озаклый күрмә инде, Билал абый. Мин нефтебазадан әйләнеп менгәндә шушында бул. Көтә алмыйм, үзең беләсең,—диде ул. Бу сәгатьтә иртәнге район үзәге урамнарында халык күп, яшь кенә таза-таза ирләр, бизәнгән чибәр-чибәр хатыннар, егетләр-кызлар төрле учреждение һәм оешмаларга эшкә чыгалар иде Барысы да бик көяз ләр, шифырт та фифырт. «Ә бит барысы да авылдан чыккан кешеләр болар. Төрле авыллардан килеп монда урнашкан»,—дип, уйлап алды Бнлал. Авыл хуҗалыгы идарәсе райбашкарманың түбәнге катында иде. <Иә, егет!» — диде Билал үз-үзенә һәм шул якка атлады. Тик парадный ишегенә якынлашкан гына иде, аның гомер буе җиргә нык басыл йөргән аяклары кисәк хәлсезләнеп калды, йөрәге дөп-дөп тибә башлады Бу ни тагын? Тракторчы беразга тукталып, үз хәлен анышты: ул бик тә уңайсызлана, артыгын дулкынлана, үзе өчен бик авыр эшкә алынган иде Әллә... кире борылып китәргә инде? Ә кире борылу ярамас, ярамас бит инде. Иптәшләрдән хәер-фатиха алгач, монда тикле килеп җиткәч. Билал үзенең бик сирәк тарта торган «Золотое руно» сигаретын кабызып җибәрде, бер ара берни уйламаска тырышып карады. Аннан зур ишекне ачып коридорга керде, тиз-тнз атлап ары үтте дә. авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Сәфәргалиев кабинетының алгы бүлмәсе ишеген ачып керде. — Сез аз гына көтәрсез инде, абый кеше. Анда — киңәшмә,— диде секретарь кыз, ике якка ачылмалы күн тышлы ишекләргә ымлап,— хәзер бетә ул. Бнлал урындыкка утырып көтә башлады. Ул арада тышта көн дә матурланды, озынча тар бүлмәнең биек тәрәзәсенә ялт итеп кояш төште. Болай булса, төшкә хәтле үк басуга чыгып булачак... Менә ишекләр ачылыр, андагы кешеләр таралыр,— дип көтә-көтә, йөрәге дөпелдн- дөпелдн байтак вакытлар үтте. Ә тәрәзәдә кояш һаман югары күтәрелә, һаман ныграк кыздыра иДе. Тракторчы күңеле тасырдап, тирләп, җәфаланып бетте. Нәрсәсе беләндер телевидение дикторына бик охшаган секретарь кыз язу машинкасында һаман да нидер тукылдата, ана борылып та карамый, ә күн ишекләр артында тып-тын, гүяки андагы кешеләр үлеп беткәндер кебек нде. «Хәзер бетә» нәкъ бер сәгатькә сузылды. Менә ишекләр ачылып кит те, култык асларына калын папкалар кыстырган идарә белгечләре та рала башладылар Аларның күбесе Билалны таный иде, ым кагып үттеләр. Сәфәргалиев — дәү башлы, күпереп торган бөдрә чәчләренә инде чал кунган, гөрелдәвек тавышлы адәм. Билалны бик күптән белә, дус танә күреп, «кордаш» дип йөри иде. — Ә, кордаш килгән. Йомыш ни? Утыр әйдә. Утыр да сөйләп җибәр, кордаш!—дип гөрелдәде ул, аның кулын нык кысып Билалның үзе кебек үк, бөтен гомерен авыр, тынгысыз хезмәт белән үткәргән, механизатор халкының моң-зарын яхшы белгән кеше дип уйлый нде тракторчы аның турында. Шуңа Бнлал бердән тынычланып, иркенәеп кнтте. Нурми Ярулловичка күңел капчыгының төбен селкеп сөйләргә җыенды. Тик Бнлал сүз башларга өлгерми калды Зур өс тәлдәге икс телефон нкссе берьюлы шалтырады Сәфәргалиев алардан сөйләшеп кенә бетергән нде. бер папка кәгазьләрен күтәреп, экономист Нуретдннов килеп керде Кәгазьләргә кул куеп бетергәч кенә Сәфәрга лиев, башын күтәреп, Бнлалга карады. — Ә син ник басуда түгел әле, кордаш, бу көндә?— диде ул. аны әле генә күргәндәй. — Бездә кичә көчле яңгыр булды. — Бсләм, беләм Хәбәр иттеләр Ә синең мәсьәлә ни? — Сез мине әйбәт беләсез, Нурми Яруллович Үзем өчен йөри тор ган кеше түгелмен. Мине монда, сезнең янга бер төркем иптәшләрем җибәрде. Җәмәгать җибәрде!—дип башлады ул сүзен. - Безнең «Таң» да кайбер чуалчыклар бар. Сезнең ярдәм, аңлау кирәк, Нурми Ярул ловнч. Эшләр менә болайрак тора әле бездә. Буылган су бер ерып җибәргәнне генә көтә. Тракторчы узенек Дәү кулларын ике тезе арасына кушырып, күзләрен шул кулларына төбәп утырды да, үзе белән алып килгән авыр йөген район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы каршысына чәчел ташлады. Чөнки ул үзенең һәр сүзе кирәк сүз, игътибарга лаек сүз, дип саный иде. Чөнки сүз аларны еллар буе борчыган нәрсәләр турында бара иде. — Менә бу кыеклар безнең ихластан йөргәнне ашап бара. Андый кешеләр хуҗалыкның чабуыннан тота. Менә шулар борчый безне, кордаш!— диде ул, сүзен очлауга тотып, һәм Сәфәргалиевка күтәрелеп карады. Күтәрелеп карады да... эчләре «жу» итеп китте. Сәфәргалиев аны тыңлый, ә үзе, теше сызлаган кешедәй, чыраен сыткан, аның коймактай түгәрәк йөзенә «йөрисең шунда... керән чәйнәп!» дигән сүзләр язып куелган кебек иде. Тракторчы бердән шабыр тиргә батты. Ни әйтергә, - ни уйларга белми телсез калды. — Мин сезне төшендем, иптәш Фазылҗанов. Дөресен әйтим, без боларның күбесен белә идек инде. Нишлисең, барысына да кул җитми. Тире дә калын инде,—диде Сәфәргалиев, ышанасы килмәгән битараф- пык белән. Аннары өстәп куйды — Ә сезгә моны язып бирәсе калган. — Ничек... язып бирәсе? — Ак кәгазьгә кара белән. Сүзне документ итеп теркәп булмый бит аны, кордаш. Без монда аны райбашкарма утырышына куяр идек. Сезне дә чакырып...— диде Сәфәргалиев һәм хәйләкәр генә елмаеп куйды. Билал аның киң йөзенә карады. Ихлас күңелдән елмаеп, ялтырап торган йөзенә, һәм тракторчының күкрәгенә кайнарлык тулып, күз аллары карашылана башлады. Ул җәтрәк урыныннан торып, ишеккә атлады Озын коридорны үтеп урамга чыккач кына үз-үзен аңышыр хәлгә килде. Бу нәрсә булды соң әле?! «Кул җитми... тире калык... язып бирегез...» Әллә Нурми Яруллович аны төшенеп җитмәдеме? Әллә кире кереп, кабат сөйләп бирергәме? Юк, монысы инде булмый. Чөнки аны бүтәнчә тагын ничек итеп сөйлисең... Сәфәргалиев тә бит инде аны икенче тирегә кереп тыңламаячак. Ә бит бик төшенде аны Сәфәргалиев. Төшенде һәм аның сүзләренә юл бирәсе килмәгәнен дә ап-ачык итеп төшендерде. Менә йөре икән син!.. Күңеле сыкранып, әрнеп, кыйналган кешедәй авыр атлап, Бнлал чатка чыкты. Әлбәттә, анда инде Гөлназ юк. Гөлназ күптән кайтып киткән иде. Юл уңаена машина эзләп, ары талпынды, бире йөгерде Билал. Ул арада көн матураеп, тәмам җәй булды. Хәзер басуда рәхәтләнеп эшләр чак иде. Ә аның тракторы тик тора. Чәчү машиналары белән! Син ут йотканда татын ут бирә ул. Мари пыяла заводына күмер ташучы машиналарны очратып, Билал авылга кичке якта гына кайтып җитте. Җәтрәк өсбашын алыштырды да, тамагына да кабып тормас- тан, басуга ашыкты. Әле икеөч сәгать эшләп буласы иде. — Ә син юкка болай җан атасың әле, Билал абый,— диде аңа басуга ашлык чыгаручы шофер Ильяс.— Синең тракторга хуҗа табылды. — Ниткән хуҗа ул?!—диде Билал, йөрәге тйгын «жу» итеп.—Син, егетем, шаяртып сөйләмә. — Ник шаяртыйм. Синең районга барып йөргәнеңне Сәфәргалиев әллә кайчан шалтыратты инде монда. Тракторыңа Рафис утырды Ул больницадан тазарып чыккан. — Алайса, яхшы әле. Агрегат тик тормаган,— диде Билал, үз-үзен юатасы килеп. Чәчү барган басу читендә аны бригада механигы Радии каршылады. Элегрәк Билал үзе эшкә өйрәткән, аннары укып механик булган Радив» гел елмаеп торган түгәрәк йөзле яшь кеше, аңа туры карарга кыймыйча гына сүз башлады: — Синен тракторда Рафис, Билал абый. Ә сиңа иртәгедән икенче эшкә. — Нинди икенче эшкә?—диде Билал, үз колакларына үзе ышанасы килмичә. — Ремонт звеносына. — Кем кушты? — Хатип абый. Ә ана — председатель Фәезхан абый үзе. — Ничек инде ул алай? — Белмим,— диде Радин.—Алар сине профсоюз кыелышына куярга да сөйләштеләр әле. Эш өстендә тракторын ташлап йөргән, дип. — Ә?!—диде тракторчы һәм, кисәк һәммәсен аңлап, төшенеп алдЫ. Бу — үч алу, аның районга барып сүз күтәреп йөрүе өчен үч алу иде. Беркем дә юньләп тыңламаган, кабул итмәгән сүзләре өчен. Ә бит алар, туры сүз сөймәүчеләр, әгәр ниятләрендә булса, ана терсәкнең бик шәбен чыгарып куя алалар. Ул бүген көнозын басуга чыкмады Сорап та китмәде. Моны эш ташлап китү, дип бик рәсмиләштереп була. Монысы, эшне бер уңайдан алганда Ә икенче уңайдан алсаң?.. Икенче уңайдан, өлкән тракторчының бөтен күңелен үпкәләү биләп алды. Үпкәләү, гайрәт чигү. Аның утыз еллык намуслы хезмәтенә бирелгән бәя микәнни бу? Колхоз өчен кайгырып, хаклык эзләп йөрү шулай ук гаеп эш микәнни ул? Ярый, әйбәт. Алай гаепкә алалар икән, ул да алар янынд барып йөрмәячәк. Гафу сорап. Кая гына куйсалар да намуслы эшләячәк ул, куллары эшкә күнеккән аның. Язгы эшләр беткәнче Билал Фазылжанов ремонт звеносына йөрде Аннан басуларга су сиптерүдә, көзен тагын ремонтка Кая гына әйтсәләр дә карышмады ул. Үз хокукларын, тракторын да даулап йөрмәде Кыш урталарында районнан Сәфәргалиевне эшеннән алганнар икән, дигән хәбәр ишетелде Бнлал моңа куанмады ла. кайгырмады да — аны ниндидер тынычлык биләп алды Соңрак күңелендә өмет уянды «Яна кеше килеп, бераз эш белән танышкач, тагын бер тәвәккәлләп карарга кирәк... Җир хакына!»..—дип уйлады ул.