Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ХАТИРӘ

Беренче татар операсы «Сания» уңышлы узганнан соң без: Газиз Әлмо- хәммәтов, Солтан Габәши һем мин — очәүләп гастрольгә чыгыл киттек. Астрахань, Ташкент, Самарканд, Актүбе һәм Уфа шәһәрләрендә булдык. Май аенда яңадан Казанга кайттык. Шул елның (1926) июнь аенда безнең әчебезне Гыйльми Үзәк Рәисе Галимҗан Ибраһимоя үзенә чакырды. Башта исәнлек-саулык белән кызыксынды, гастрольләрнең ничек үтүен сорашты. Аннары: «Алдагы планнарыгыз ничек, егетләр!» — диде. Без үзебез уйлаган бер әсәрне атадык. Ә Галимҗан Ибраһимоя «Эшче-кресть яннар турында булса яхшы»,— диде. Без: «Либретто юк бит...» дип акландык. Әнә шунда безгә Галимҗан Ибраһимоя «Сез Мәҗит Гафуриның «Эшче» поэмасын укып карагыз әле. Бер опера әсәре чыгар дип уйлыйм»,— диде. Без аңа киңәше эчен рехмәт әйтел, чыгып киттек. Кайтышлый китап кибетенә кереп, берничә данә ■Эшче» поэмасын сатыл алдык. Газиз фатирына кайтып, аны кат-кат укыдык. Соңыннан, егәр дә Мәҗит агай либреттосын язарга алынса, Газиз белән Габәши музыка язачакларын белдерделәр. Бу хакта Галимҗан Ибраһимоака да әйттек. 1926 елның җәендә Казанда телчеләр конференциясе үткәрелде. Аңа Уфадан Мәҗит Гафури да килгән иде. Шул еәкытта аннан ризалыгы алып калынды. Җәй ахырында үпкә авыруы кочәю сәбәпле, Галимҗан Ибраһимоя үзе Кырымга китте. Без аның вагонына кереп, соңгы мәртәбә исәнләшеп, күрешеп калдык. Аның кушуы буенча 1927 елның җәендә безне Мәҗит Гафури, Газиз Әлмохоммо- тое, Солтан Габәши, Әхәт Хисамов һәм мине Иис тамагы санаториена — икенче татар операсы «Эшче»не язарга җибәрделәр. Санаторийда безгә аерым йорт бирделәр. Кама буеннан ук. Шунда урнашып, авторлар бик зур дәрт белән эшкә керештеләр Санаторий җитенчәләре безгә бетен шартларны тудырдылар. Эштән туктаган, сәгатьләрдә бик матурлап ял итеп ала идек Якын-тирә асыллардан яшьлер дә килә иде. Биредә Мәҗит ага Гафури барын белгәч, бер кәние мәктәп балалары белән бергә укытучылар да килде. Бакчада бик озак сейлешеп утырдык. Мәҗит агайның бик күңеле булып калды. Кыңгыраулы пар атка утыртып якындагы авылга Сабан туена да алып киттеләр безне. Анда бик матур кунак иттеләр, уеннарда катнаштык Шулай итеп унбиш кәнлеп яшәгәннән соң Мәҗит агай либреттоның беренче пәрдәсен тәмамлады да. Уфага кайтып килергә булды. Мин Мәҗит агайны пристаньга озата бардым. Киткәнче ул Гаэизлерге хат та язды. Миндә ул хатның копиясе саклана. Менә ул хат Гаэиэ, Солтан, Әхәт) һәркайсыгыэга сәлам. Бу сәлам хатын үэегеэгә мәгълүм йортта пароход кетоп утырганда язам. Яшь кыз белен Исмәгыйль рәхәтләнеп йоклап яталар (әлбәттә, ике урында), карт кешенең гадәттә йокысы әз булганга күрә, минем күзгә йокы керми әле Кичә сезнең озатып калуның матур һәм моңлы тәэсире әле дә күңелдән чыкмый, бәлки ул тәэсир үэәм үлгәнче дә күңелдән чыкмас. Ах, минем шул вакыттагы моңым болан бергә аерылышу хәсрәтен белсәгез иде!.. Күзләрем үземнән рехсот сорап тормый берничә тамчы кайнар яшьләрен агызганлык ларын сизми да калдылар. Үземне аңлап алганнан соң папирос кабыздым Рәхмәт шул тәмәкене башлап чыгарган, агънн ләззәтен белгән кешегә). Кичә кич, әлбәттә, күзгә йокы кермәде, баш астындагы мендәрне иң азында егормо-утыэ ойлоидароп салганмындыр, янган йерок салкын бер нәрсә тели, ләкин Б аны мендер әйләндерү генә бирә алмый. Өч-дурт сәгать йоклый алмый үткән вакыт эчендә, Иж мәгдән сулары санаториясындагы аз гына вакыт эчендә читтән генә карап үткәргән тәэсирләрнең барын да уйлап чыктым, баш бер кино аппаратына әйләнгән кебек булды, һәрберегезнең сүзе һәм үзе тәкрартәкрар күз алдында үтте, кайсы ки мин аларны яшерен генә күзләренә карап утыра идем, алар минем күз алдында җанландылар, шулерның матур сурәтләре күз алдына килгәч, күңелсез, чебенле, черкиле, караңгы «көтү йорты» матур гына булып күренә башлады. Кеше ■бит ул күңелсез урыннарда күңелле истәлекләрен уйлап янган йөрәген юатучы була. Исмәгыйль миңа якын иптәш булды, ул салмак кеше, минем кебек йөрәгендә кайнаган уйларын тиз генә чыгарып ташламый, һәрхәлдә ул һәркемгә юлдаш була торган кеше. Минем өчен берничә рәт татлы йокыларын бүлүен күреп үзем да борчылып беттем. Кичә сез безне озаткач, әлбәттә, тагын да матур тормыш кору ягын карагансыздыр һәм эшләрегез теләгәннән артык матур булып чыккандыр... Мин шуларның һәммәсен дә уйлап үткәрдем. «Ике җаның булса иде дә», берсе монда булса, икенчесе сезнең белән бергә булсачы!.. дигән уйда булдым. Кичә минем зур бәхетемә каршы теге авыл укытучылары килде бит, авылда торып, авылда укытып аларның шулай күңелле, йомшак аңлаучан булуларын күреп бик вә бик шатландым. Гомер булса, мин аларга, сезнең аркылы, аерым хат язармын әле. Санаторий миңа бик күл төрле яктан төрлечә тәэсир калдырды, минем кебек җиңел күңелле кешегә бу тәэсирләрнең һәрберсе матур да... кызык/ та... Газиз, син кайчакта бик уйчан һәм эшчән булып китәсең, шуны Солтанга нык тәэсир иттереп (уйнап) эшләгез инде. Пароход килә. Хәзергә хушыгыз. Дәвамы киләчәк хатта. Хөрмәт белән Мәҗит. 14 июль 27 ел. Калган вакыт эчендә Газиз белән Габәши музыканы язып бетерделәр. Шул елның ноябренда операның беренче пәрдәсе халыкка да күрсәтелде. Тулысынча опера 1929 елны язылып бетте. Берничә мәртәбә Казанда куелды һәм Мәскәүдә бөтенсоюз күләмендә үткәрелгән милли театрлар олимпиадасында зур яңгыраш алды. 1932 елның язында мин Мәскәүгә килдем. Газиз Әлмәхәммәтов, Рабига Борнаше- аа, Җәмилә Әдһәмова, Фәйзулла Туишевлар белән концертлар уздырдык. Көзен Мәскәү консерваториясе каршында башкорт бүлеге оештыргач, шунда эшләргә калдым. Менә шул вакытларда минем Муса белән дуслыгым башланды. Мин Мусаның Столешников тыкрыгындагы фатирында ул ялгыз чагында да, Әминәгә өйләнгәч тә еш була идем. Без бергәләп мандолинада уйныйбыз, ул минем тормыш белән кызыксына, кайвакыт минем уйнаганны тыңлап тора. Ә 1940 елның январеннан мин Татарстан радиокомнтетында Җәүдәт Фәйзи белән бергә эшли башладым. Ул елларда Муса Җәлил белән яңадан очраштым. Шагыйрь безнең янга еш кереп йөрде. Шул елның җәендә без: Галия Кайбицкая, Муса Җәлил һәм мин Кече Дербышки авылына, Җәүдәт Фәйзи янына кунакка бардык. Анда Җәүдәт Фәйзинең туганы Гөлсем Файзуллина да бар иде. Шаулашып-гөрләшеп, төрле әңгәмәләр белән чәй эчкәннән соң, бергәләп рәсемгә дә төштек. 1941 елның июнь аенда Муса радиокомитетка «Алтынчәч» операсының либреттосын тотып керде. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, минем турыда бик матур сүзләп әйтеп, үзенең китабын бүләк итте. «Исмәгыйл Һилал дуска истәлек» дип язды. Мин ул китапны хәзер Татарстан Дәүләт музеена тапшырдым. Сәнгать > Шәриф