Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАРМУН

Заһит, дулкынланып, сак кына хәрәкәтләр белән конвертны ачты. Дүрткә бөкләнгән ак кәгазьгә түбәндәге сүзләр язылган иде: «Хөрмәтле авылдашыбыз Заһит ага Мөбәрәк- шин! Сезне Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы сборга чакырабыз. Гармуныгызны алмп килергә дә онытмагыз. Сбор 9 майда мәктәпнең музей залында 16 сәгатьтә була. Зоя Космодемьянская исемендәге дружина пионерлары» Заһит берничә мәртәбә укып чыкты, тик барыбер алмады. Ник дисәң, моңарчы аны мәктәпкә болай зурлап, исемләп чакырганнары булмады. Сугышта да булганы юк— малай-шалай гына иде ул чакта «Гармуныгызны... онытмагыз»,— дигән сүзләре дә бик сәер. Гармуны нәрсәгә инде тагын? Кулына гармун тотмаганга да байтак ләбаса. Табышмак дисәң дә табышмак. Шулай да тикмәгә түгел бу, бер-бер хикмәте бардыр моның, булмый калмас. Әллә соң... Сугыш елындагы теге вакыйгаларны ишетеп белделәр микән?! Булмас ла, ул хәлләрне хәтерләүче юктыр инде хәзер, күпме гомер узган бит. Әйе, күпме гомер узган, күпме сулар аккан... Хәтер дигәнең — үткәннең бер генә бөртеген дә — зурмы ул, кечкенәме — онытмый икән. ...Ул көнне Заһитның әнисе Торачы урманына утынга дип киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмады. Дөресрәге, аны күршеләре Сәмига түти җитәклиҗитәкли китерде. Күз кабаклары шешенгән, җилкәләре салынып төшкән әнисен күргәч, Заһитның йөрәге «жу» итеп китте. Нигә елыйсың дип сорарга да курыкты ул, күңеле белән ниндидер хәвеф барлыгын шундук аңлады. Әтисенең үле’ хәбәре килгән икән. Каһәр суккан сугыш еракта, бик еракта булса да, әнә шулай һәр көн диярлек авылга зур хәсрәт, кара кайгы ташый. Әйтерсең, авызыннан ут бөркеп торган яман аждаһа авылның, авылның гына түгел — илнең иң асыл ирләрен ерак-еракка, кире әйләнеп кайтмаслык караңгылыкка урлап китә! Ни кирәк ул фашист мәлгуньгә, нигә ул кешеләрне Марат Әмирханов Чакыру кәгазен мәгънәсенә төшенә кыра? Әйбәт, бик әйбәт иде аның әтисе. Ничек матур уйный иде ул гармунда' Малай әнисенең салкын куенына сыенды. Ана һәм бала кочаклашмаган килеш идән уртасында бик озак басып тордылар. Берсе — тол, икенчесе — үксез. Алда — иртәгесе көн, айлар, еллар көтеп тора... v Ә атна-ун көннән аларга атап кыр почтасыннан посылка килеп төш- * те. Бу хәл һәммә кешене гаҗәпләндерде. Чөнки авыл халкы фррнттан g әйбер өмет итми, киресенчә, оек-бияләй бәйләп, нпи-бәрәнгедән coxa- ? рый киптереп сугышчыларга үзе озата Ә монда — менә сиңа мә — < фронттан посылка! Аны күрше-күлән белән бергәләп ачтылар Фанер әрҗәдән әтисе- * нең гармуны, ике кисәк сабын, биш-алты шакмак шикәр килеп чыкты. ® Комиссар язган хат та шунда. х «Рядовой Хәлиулла Мөбарәкшин — чын совет солдаты,— диелгән < иде анда — Ул мылтыгы белән дә, гармуны белән дә немец-фашист * илбасарларына каршы аяусыз көрәште. х Соңгы бәрелеш аеруча каты булды Рота, берничә мәртәбә атакага * күтәрелсә дә, уңышка ирешә алмады Шул вакыт кинәт, һәммәбезне ь таң калдырып, окоплар өстендә гармун тавышы яңгырады Бу —Сез- < нең ирегез, рядовой Мөбарәкшинның гармун тарта-тарта дошманга £ каршы күтәрелүе иде. Арып-талып җиргә яткан безнең сугышчылар s өчен бу илаһи моң тормыш җыры, җиңү җыры, тылдагыларның әманәте булып яңгырады. Солдатларның күзләрендә очкыннар кабынды, йөрәкләрендә ышаныч артты. Алар сикереп тордылар да «Ура-ра!» кычкырып. Мөбарәкшин артыннан ташландылар ' Командование куйган бурычны үтәдек. Ләкин югалтуларга да дучар булдык Батырларча һәлак булучылар арасында Сезнең ирегез Хәлиулла Мөбарәкшин да бар иде...» Фронтка киткәндә биштәренә сохари урынына гармун салып чыгып киткән иде шул Хәлиулла. Хатынының «Нәрсәгә җәфа итеп аласың аны, ризык тутырыр идең ичмасам»,— дигән сүзенә илтифат итмичә; — Солдат кешегә ашау-эчү табылыр, ә гармунсыз булмый, карчык,— диде. Әтисе һәлак булган елны Заһитка нибары тугыз яшь иде. Озын җәй буе колхоз атларын көтте. Аз сүзле, күбрәк ялгызы гына йөрергә яратучан, укуда һәм эштә сынатмый торган малайны укытучысы да, колхоз рәисе дә, әнисе дә ярата иделәр Әнисе гармунны Заһитка биргәндә зур өметләр баглады, улының һәрьяктан әтисенә охшавын теләде. — Әтиеңнең төсе итеп сакла, улым. Кечкенә гармунның буяулары искереп беткән, купшакланган, хәтта урыныурыны белән куба ук башлаган Почмакларына, ян-якларына кадакланган бизәкле калайлары исә тылсымлы көзгедәй ялтырап торалар. Планка кнопкалары кыйшайган күрәсең, дошман ядрәсе аларны да читләтеп утмәгән. Гармун солдат Хәлиулланың фронттагы батырлыгына кагылышлы бердәнбер ядкарь иде Әле ядкарьнен дә ннндне моңы белән сугышчыларга көч дәрт өстәгәне, аларны Ватан азатлыгы хакына кургаш өермәсенә каршы күтәргәне! Бу турыда уйланганда малайнын иреннәре кысыла, калын кара кашлары сикереп куя, сәдәфтәй түгәрәк күзләрендә ниндидер илаһи ялкын, горурлык хисләре кабына. Зуррак булса, ул да әтисеннән калышмас иде! Икәүләп дөмбәсләрләр иде фашистларны Заһит әнә шулай уйлана, тик бу хакта дусларына түгел, хәтта әнисенә дә берни сөйләми Саескан шикелле бөтен нәрсәне чат саен такылдап йөрмәс бит инде. Их, бөтен бер ротаны атакага күтәрерлек ’ көч-куәте булган шушы гармунда уйнарга өйрәнәсе иде! Беркөнне, әнисе эшкә киткәч, малай гармунны кулына алды. Тик, бер-ике тарткалап карауга, үзеннән-үзе оялып күрекләрне кысты. Чөнки гармуннан рәшәткәгә кысылган кәҗә тавышлары чыга иде. Бәлки, бер-бер көйне эчтән көйләп караргадыр һәм шул көй җаена төймәләрне баскаларга... Бу сиңа кишер кимерү түгел икән! Заһит бер ноктага текәлеп шактый ара гаҗизләнеп утырды Аннары тагын гармун телләренә сарылды. Чү! Бүлмә эченә өзек-өзек тавышлар тарала башлады. Тора-бара бармаклар кирәкле телләрне таба башлады. Димәк... Ниһаять, бер дә бер көнне ул әнисенә «Шахта» көен уйнап күрсәтте. Дөрес, яңа гына аяклаңган бала шикелле, ул әле гармун телләренә кыюсызрак, ялгышрак та баса, көйне «хәрефләп» кенә җыя иде; — Улым, бәгърем,— дип әнисе аны кочып үпте, аркасыннан сөйде. Елап та алды бугай әле. Заһитның гармунда уйнавы бераздан бөтен авылга билгеле булды. Ә бер көнне аларга таң белән колхоз председателе Рамазан абзый килеп керде. — Яле, энекәш, суз әргәнеңне, тыңлап карыйк. Заһит, кояш чыкмас борын нинди гармун уйнау, дип сүзсез генә кашын җыерып караган иде дә, олы кеше әйткәч, карышмады — гармунын тез башларында сикертә-сикертә «Сарман» көен уйнады. Кечкенә генә гармуннан олы моңнар сибелде. Председатель, кәефе килеп, Заһитның башыннан сыйпап куйды. ' ( — Арурак күлмәк-ыштаныңны ки дә киттек, энекәш,— диде ул.— Болай булса рәт чыгасы синнән. — Көтүгә барасы бар бит, Рамазан абый. — Бүгенгә генә анысына кеше табарбыз. Гармуныңны да кыстыр. Алар ындыр табагына килеп җиткәндә, ашлык төялгән арбалар, бәйрәмчә бизәлгән бричкалар юлга чыгарга әзер иде. «Кызыл олаулар» көне икәң ләбаса Председатель Заһитны дугасына чигүле сөлге уралган иң алдагы ат янына алып килде. — Монда да фронт, энекәш, икмәк фронты. Син безнең полкның музыканты, сынатма, әтиең кебек бул,— диде.— Ә хәзер, әйдә, «Шах- та»ны сыздыр! Заһит җайлап кына тигез капчыклар өстенә утырды да, башын аз гына читкә бора төшеп, уйнап җибәрде. Таулар артыннан кояшның кызыл маңгае күренде. Алсу нурлар иң элек агач яфракларын, өй түбәләрен иркәләп уздылар, аннары дымык су өстеннән күтәрелә алмыйчарак торган томан япмасын яктырттылар. Бер-берсе белән матурлыкта узышып, үлән һәм яфрак очларында чык бөртекләре җемелдәште. Шушы иртәнге гүзәллеккә гармун тавышы — тыл һәм фронтның бердәмлеген раслаучы көмеш аваз килеп кушылды. Ындыр табагында эшләүчеләр, өнме бу, төшме дигәндәй, бер-бер- сенә карашып алдылар. Юк, төш түгел. Заһит күкрәкләре дугаланып килгәнче тартты гармунны. Кешеләр аны мөкиббән китеп тыңладылар. Кемдер елады, кемдер сызланды, кемдер елмайды: күңелләр бушап, өметләр яңарып китте. Ындыр табагына'байтак халык җыелган иде. Председатель, моннан ярты гына ел элек сугышта сыңар кулын өздереп кайткан фронтовик сержант, атылып урамга чыкты да: — Яле, энекәш, «Чабата»ны сыздыр,— диде. Үзе, билендәге каештан шуып чыккан буш җиңен җилфердәтеп, биеп тә китте. Аңа башкалар кушылды. Халык, әйтерсең, әнә шулай бер селтәнү белән иң өстендәге сугыш авырлыкларын алып ташларга тели иде. Кызыл олауны бөтен авыл белән озаттылар. Бу көн үзенә күрә бәйрәм булды. Ә кичен председатель клубны ачтырды. Заһит яшь-җилкенчәкне анда да хәлдән тайганчы биетте, җырлатты. ...Сталинград янындагы сугыш җиңү белән тәмамланды. Немецлар нын чолганышта калган гаскәрләре, фельдмаршал Паулюсы-ние белән бергә, әсир төште. Бу хәбәр кешеләргә канат куйды. Клубта данлы Совет Армиясенә багышланган спектакль, концертлар дисенме — Заһит боларның уртасында кайнады. Рәхәт тә, кыен да иде аңа. Фронтовик председательнең мактау сүзләре аеруча очындырып җибәрде аны Ә белә иде Рамазан абзыйсы гармунчы белән ничек сөйләшергә кирәк чакта салам кыстыргалап та җибәрә, хәтта киңәш тә сорап куйгалый синнән. Малайга шул җитә, ул инде үзен зурларча тотарга тырыша. Репетиция яки концерт көне җцттеме, гармунын култык астына кыстыра да клубка чыгып китә. Ашыкмый, кабаланмый Дәрәҗәсен белеп кенә атлый. Очраган кешеләр белән җитди генә исәнләшеп уза. . — Халисә малаеның атлавын гына карагыз, чын егет диярсең, җеп шек борын,—дип сөйләнеп кала күрше-күлән — Гармунчы! Көннәрдән бер көнне ул репетициягә килмәде. Чакырып та төштеләр. «Концерт көнне барырмын әле, бармакларым Әндрн казнасыныкы түгел»,—диде ул, ике сөйләшергә исәбе юклыгын сиздереп. Их. ничек ялгышкан ул чакта Заһит... Иртәгесен, ни хикмәттер, чакырып килүче булмады. Түзмәде За- һнт, үзе клубка китте. Башка чакта кызлар аны, очарга җыенган кыр казлары шикелле, тезелешеп ишек төбендә үк көтеп торалар иде. Ни хәл бу, бүген баскычта ник бер кеше күренсен? Клуб ябык дисәң, уты бар. Әллә гармун тавышы да ишетелә инде? Чыннан да! Кемдер уйный. һәм оста уйный бит, каһәр. Моны гармунчы буларак, шунда ук абайлап алды ул, көнләшеп тә куйды хәтта. Клубка керергә кыенсынып, хәтсез вакыт баскычта таптанып торды... Их, ничек ялгышкан ул чакта Заһит! һавалану егет эше түгел икән шул, ӘЛеге гармунчы яраланып фронттан кайткан шушы авыл егете Искәндәр иде. Аннары Заһит Искәндәр абыйсы белән дуслашты, кичләрен ярыша-ярыша гармунда уйнар иделәр... ...Мәктәп янына җитәрәк Заһит, кызыл шәльяулыкка төргән гармунын рәтләбрәк куйды да, тукталып калды. Көн искиткеч матур! Күк йөзе чалт аяз, ник бер болыт әсәре булсын. Баш очында — кояш һәм тургай... Барысы да элеккечә кебек: күк, кояш, яшел чирәм Ә тормыш үзгәрде, нык үзгәрде. Күр син өч катлы таш мәктәпне, ак пароход кебек ерактан балкып тора Колхоз биләмәләрен, йортларны, ихаталарны күр — һәркайда муллык, байлык! Бу бәхетле тормышның чишмә башы әнә шул авыр елларга да барып тоташа. Безнең авылдан гына да күпме кеше җиңү сәгатен якынайткан, күпләр яуда башын салган. Әнә, исемнәре һәйкәл ташына алтын хәрефләр белән уеп язылган Бер бөтен икмәк зурлыгындагы шушы гармунның да өлеше бар бит бу җиңүдә! Ә ул аны өендә, өстәл түрендә «бикләп» тота. Юк, алай ярамый күрсеннәр, карасыннар, (ыйбрәт алсыннар. Бүген менә мәктәп балаларына шул хакта сөйләр ул «Музейда калдырып кайтам мин сине, туган, үпкәләмә»,— диде За- һнт гармунга, җанлы кешегә мөрәҗәгать иткәндәй, һәм эре-эре атлап мәктәп капкасыннан кереп китте.