Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИДАКАРЬЛЕК

Хәмит Ярминең тууына 80 ел алык авыз иҗатын җыю, бастырып чыгару һәм фәнни өйрәнү эшенә эур элеш керткән Хәмит Ярмигә быел 80 яшь булыр иде. Арабыздан ул куптән түгел, олы юбилеена берничә ел калгач кына китт% Шуңа күрә үзенә бер ачык, мөлаем йөзле, аг:-ак чәчле, Себер татарларына хас кысынкырак күзле, кулыннан килгәндә һәркемгә ярдәм итәргә әзер торган бу оптимист кешене әле күпләр хәтерли. Хәмит Ярми — татар халкының беренче профессиональ фольклорчысы. Дөрес, халык авыз иҗатын туплау кебек изге эшкә үткән гасырда да, безнең дәвердә дә күп кешеләр көч куя. Борынгы чорда башланган бу мактаулы хезмәтне соңрак Петр Рычков, Иван Лепехин, Николай Рычков, М. Д. Чулков, Казан университеты профессорлары К. Фукс, Ф. И. Эрдман һ. б. дәвам иттерәләр. Г. Ваһапов, С. Күкләшев, Г. Фәёэхановларның әдәбият һәм тел дәреслекләрендә, китапларында фольклор үрнәкләре зур урын ала. Фин галиме П. Паасонен, В. В. Радлов, Н. Ф. Катановлар белән берлектә халык иҗатын туплауга һәм өйрәнүгә К. Насыйри, Г. Тукай зур өлеш кертәләр. «Бездә фольклорны турыдан-туры җырчының, әкиятченең үз авызыннан, тиешле игътибар белән язып алу эше Каюм Насыйридан башланып китте»,— дип X. Ярми бик хаклы яза. Совет чорында фольклор байлыклары җыйнап, кире халыкка кайтару чарасын күргән Ф. Туйкнн, Г. Толымбай, X. Бәдигыйлар исеме безнең өчен шулай ук кадерле. Әйтергә кирәк, аларның хезмәтенә иң беренчеләрдән булып объектив бәяне Хәмит Ярми бирә: «X. Бәдигыйне татар халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү һөм аларны фәнни тикшерү өлкәсендә Каюм Насыйри һәм Г. Тукай традицияләрен дәвам иттерүче, алар тарафыннан башланган бу мөһим эшне совет шартларында тагын да үстереп, билгеле бер фәнни нигезгә салучы галим дип атарга мөмкин», һәм галим үзе дә шул традицияләргә таянып, фольклорны өйрәнү юлына чыга. Хәмит Ярми фольклорны өйрәнүгә бөтен гомерен бирә, физик һәм рухи көчен шуңа багышлый. Аның сөенече дә, көенече дә, шатлыгы да, кайгысы да шул өлкө белән бәйле. Ул утызлап экспедициядә катнаша, биш йөзләп авылны йөреп чыга. Сугышка чаклы ук Төмән, Тобол, Новосибирск якларында булып, халык дастаннарының эзенә тешә. 1940 елда оештырылган Себер экспедициясе турында X. Ярми түбәндәгечә яза: «Безнең группа Новосибирск һәм Омск өлкәләрендә ике ай йөреп, барлыгы 5 шәһәрдә, 7 районда, 34 авылда булып, 6363 километр юл үтте. Шуннан 5855 километры тимер юл һәм су юлы белән, ә калган 508 километры машина, ат белән һәм җәяү үтелгән,.. Экспедиция вакытында төрле районнарда Күчем хан һәм Ермак турында ике вариант риваять, 136 әкият, 18 дән артык бәет, 1500 ләп җыр һәм 100 дән артык табышмак, мәкаль-әйтемнәр язылып алынды». Илленче-алтмышынчы елларда халык иҗатын җыйнауның географиясе тагын да киңәя: аңа Саратов һәм Ульяновск, Куйбышев һәм Киров, Оренбург һәм Пенза өлкәләре, Мордовия, Мари, Удмурт республикалары да керә. Хәмит Ярми һәм аның юлдашлары иңләгән төбәкләрне санап чыгу гына да күп нәрсә турында сөйли. Гомер Бәширов әйткәнчә, бу «тынгысыз җан»га тирән ихтирам уяна. Х Фольклор белгече әкият, бәет, җыр, мекаль кебек жанрларның яшәеш үзенчеле- ген, тарихилыгын, тормыш белен бәйләнешен тикшерә. Г. Тукай, Г. Ибраһимо*. М. Гафури, Г. Бәширов кебек язучыларның деньяны кабул итү, аңлау үзенчәлекләренә, . сурәтле фикерләү рәвешләренә фольклор традицияләре аша үтеп керү юлларын эзли. Үзенең иң уңышлы тикшеренүләрендә Хәмит Ярми чорның фәнни-методологик казанышларына таянып эш .итә. Аның әкият, бәет кебек жанрлар үсеше, яшәеше турында уйлануларын, «(Кузы Көрпә», «Алпамша» кебек эпик әсәрләрнең татар халкы арасында таралган вариантлары турында фикерләрен шундыйларга кертеп булыр иде. Ул күбрәк тарихи-хронологик принципны алга сәреп, санал, аңлатып, күрсәтеп бару юлын яратса да, фәнни классификация алымнарын да кире какмый. Әйе, X. Ярми әдәбият белгече түгел. Бу халык иҗаты җәүһәрләренең аерым язучыларга ясаган тәэсирен өйрәнгән әсәрләрдә сизелә. Ләкин анда да автор үз заманы ечен кызыклы гына фикерләр әйтә, проблеманы калкытып куя. Ә инде аның әкият, бәет, җыр кебек жанрларның туу, үсү, яшәеш тарихына, тормышны, халык хыялын чагылдыру ысулларына, сурәтлелек хасиятләренә багышланган хезмәтләре, дәреслекләре хәзер дә кыйммәтен, заманча рухын саклый. Фольклорның рухына, эстетик нечкәлекләренә үтеп керергә омтылышлары хәзерге галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр өчен үзенә бер мәктәп ролен үти. Хәмит аганың «эшләгән кешене халык күрә, бәяли, берәүне дә онытмый» диген яраткан гыйбарәсе бар иде. Хак сүзләр әйткән икән. Аның үз хезмәте дә тиешле бәясен алды. Хәмит Ярми ордень-медальләргә, Татарстанның атказанган фән эшлек- лесе дигән исемгә лаек булды. Ерак Себердә гади бер гаиләдә туып, белемгә сусаган хисләре белән Казанга килег, тормыш авырлыгын үз җилкәсендә татып, совет чоры шәхесе буларак формалашкан, халык иҗатын туплауга, бастырып чыгаруга, өйрәнүгә үзеннән зур өлеш керткән Хәмит Ярминең культурабыз тарихында үз урыны бар. Фольклор әсәрләрен бастырып чыгару эше хәзер бездә шактый җайга салынды. 1976 елдан башлап татар халык иҗатының төп жанрлары — кыска җырлар, табышмаклар. әкиятләр, мәзәкләр, йола һәм уен җырлары, бәетләр дөнья күрде. Алда дастаннар, риваять һәм легендалар, мәкальләр чират көтеп тора. Төзүчеләр заман дәрәҗәсендә эш итеп, методологик һәм фәнни төгәллеккә ирешәләр. X. Ярминең шәкертләре башкарган бик кирәкле һәм файдалы эш бу. Халык акылы, халык зиһене, халык хисе тудырган шул китапларны кулга тоткач, Хәмит Ярми исемен янәдән рәхмәт хисе белән телгә аласың...

 

ХӘМИТ ЯРМИГӘ ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ФРОНТТАН ЯЗГАН ХАТЛАРЫ Ярми, Агиш, Хәй абый, Әмир, Җәләй ага һәм Шабанов! Сезгә фронттан яңа ел сәламе! Мин миллионнар арасына кереп сезнең күздән югалдым ахры, сездән ни селам, ни хәбәр юк. Ә мин, чынлап әйткәндә, югалмадым гына түгел, киресенчә, зур өметләр һәм күңелем тулы якты хисләр белән яңа —1942 нче елга атлыйм. Улем немец оккупантларына! — менә безнең лозунг. Нәкь 700 ел элек —1242 елда немецлар Чуд күлендә тар-мар ителгән булсалар, 1942 нче елда аларны тагын да рәхимсезрәк һәлакәт һәм тар-мар ителү көтә. Без җир йөзендәге барлык гүзәллекнең иҗат итүчесе-Кеше өчен сугыш алып барабыз, аның бөек иҗат җимешләрен- культурань. һәлакәттән саклап капу өчен керәшәбез. Бу көрәш авыр, ләкин безнең халыкның кодрәтле рухы бу авырлыкны җиңел чыгар һәм бөтен халыкларга азатлык Пам тыныч тормыш алып бирер. Без моңа ышанабыз һем 1942 ел безнең ышанычларны чынбарлыкка әверелдерәчәк Селам, дуслар! Безнең җиңү елыбыз башлану белен һәммәгезнә де чын күңелдән тәбрик итем! Сугышчы Хатип Госман Тоньяк-конбатыш фронт. 31. 12. 41 Хамит дускай! Җибәргән рекомендацияңне һәм шуның белән бергә матур хатыңны алдым. Бик зур рәхмәт сиңа, Хәмит, мине бик нык шатландырдың. Мин һаман шатланам, һәм киләчәктә дә, нинди генә минутларым, согать-коинерем булмасын — мин гелән сине, сезне — дусларны исемә тошереп. күзләрем алдына китереп торачакмын Мин синең кебек дустым, ачык, кор күңелле, сизгер дусларым булуына үземне бәхетле саныйм. Рәхмәт, дускай, кат-кат рәхмәт сиңа! Дуслардан сәлам хаты алу — иң кадерле, онытылмас кон булып санала безнең очен. Синең бу хатың минем ечен бигрәк тә кадерле, әлбәттә. Мин хәзер, нинди генә кыенлыклар булмасын, барысын да җиңәргә әзер торам һем синең белен бәхетле очрашу кәнен каршылаганда күзләреңә туры карап, горурлык белен: «Без җиңдек!» — дип әйтергә әзер торам. Ул кон якыная... Таң сызыла инде... Әгәр дә тәкъдир дигән нәрсә яңадан очрашырга язмаса, моңланмагыз, сыкранмагыз, бәлки: «Идрис тә үзен егетләрчә кызганмый яшәде... Күтәрик бокалларны аның очән дә!» — диярсез. Минем белән нәрсә генә булмасын, Хәмит дускай, мин шуны гына телим: балалар тагы да ныграк кычкырып келсеннер, чәчәкләр тагы да матуррак булсыннар, музыка тагы да кәчлерәк яңгырасын, хатынкызлар тагы да матуррак булсын, бокаллар эчемлектән һаман тулы, тулыдан тулы булсын иде... Армиәц тормышына акрынлап мин дә күнәгем һем. билгеле, кырыс, батыр армией булырга тырышам. Күптән түгел, саф алдында миңа (яхшы хезмот очен) рәхмәт белдерделәр. Командирларым минем — сизгер һәм акыллы сугышчылар. Алар миңа чын күңелдән ярдәм итәләр. Хәмит дус, бу хатны алуың белән син үзеңнең исемеңне һәм атаңның исемен аерым кәгазьгә язып, раслап җибәрче. Рекомендациядә син X. X. дип кенә куйгансың. Алай гына ярап бетми, — ди. Икенчедән, Газиз Иделле, Агиш һәм Рамазанов иптәшләрдән рекомендацияләр һаман юк әле. Бу нишләп алай микән! Алар әллә Казанда түгелләрме, районнарга чыгып киткәннәрме! Үзем, вакыт табылган свои, яэгә- лыйм да сызгалыйм. Ике несер һем ике кечкенә хикәяләр остендә уйланып йорим. «Уйланып йорим» — дим, чонки язарга когазь-кара юк диярлек. Хеер, бу бор яктан уңайлырак та: күбрәк уйларга һәм азрак язарга-сызарга күнегәсең, ягъни теләсә нинди җомләно язып ташларга ашыкмыйсың. Шулай да мин Союздан посылка (ягъни- мәсәлон кәгазь, карандаш, ручка, кара, башкаларын үзең кара дип) сораган иде»*. Посылканы Москва Союзына җибәреп, ә аннан безгә җибәреп була дә диген идем, җааап-фолән юк әле... Агиш, Халит, Яфароә, Рамазанов иптәшләр ни хәлдә яшиләр! Аларга бик күп селам ойт. Минем «Нони хикоялорвомно Татиздат кайчан чыгара икон! «Совет әдәбияты» элеккечә һаман чыкмыймы! Маннур һәм Абдул иптәшлорго дә хәбәр-хат язасым килә, лекии адресларын белмим, язып җибәрче (аларга — минем адресны, миңа — алар адресын). Хәзергә хуш, хуш иттек. Кулларыңны кысып, синнән хат котел. Туитәроа (Идрис Туктар). 21. Л 43. Ярми дус! Култен мин сиңа язганым һәм синнән берни алганым юк. Гомер дигеноң яшои тизлеге белен үтекитә тора. Иптәшләр, дуслар, Казан сагындыра, күрәсе, сойлошосе. серләшәсе, иелешәсе киле: бу «килү» аның саен кече я бара. Минем Кызыл Армиядә булуыма 10 ай вакыт үтел те китте инде! Нинди айлар! Бу айларда байтак күрелде, байтак сизелде, байтак уйланылды... Партия сафына кабул ителүне гене алганда да тиз генә сөйләп бетерерлек түгел. Ләкин, Ярми дус, шуны әйтми чыдамыйм мин сиңа: шатлыгым зур, таудан биек, диңгездән киң. Бу шатлыкны барлауга син дә гаепле. Әгәр дә синең кебек сөекле дусларым булмаса, мин мондый шатлыкларга, әлбәттә, очрый алмаган булыр идем. Аннан соң шуны да әйтергә кирәк: минем сугышчы тормышында төрле-төрле, гаять чуар вакытлар булып торалар. Ләкин армиядәге вакытларым нинди генә булмасыннар — бары да алар бер ноктага — дошманны тизрәк тар-мар итүгә юнәлдерелгән булалар... Бик «фәлсәфәвгә бирелдем бугай... Үзең ни хәлдә? Семьяң? Дус-ишләрең? Барына да миннән ялкынлы, сугышчан сәлам! Абдул белән Маннурлар нихәлдә яшиләр икән? Абдулга хат язган идем, җавап юк әле... Үзем форсат чыккан саен язгалыйм да сызгалыйм, бәлки «С. Ә.» журналын күрә торгансыңдыр. Карашларың ничек? Әлбәттә, тагы да яхшырак язу кирәк, чөнки кеше дигәнең иң элек иң яхшыга мохтаҗ. Хәзерге көндә мин бер шагыйрь әйтмешли: «Песня зреет» — дим. Кечкенә генә булса да хат язсаңчы! Сәлам белән, кочаклап: И. Туктар. 5. 3. 44. Ярми дус! Мин күп азаплана торгач 23 нче декабрьда килеп җиттем. Фикерләрнең таркаурак чагы, шуңар күрә җөмләләр арт яклары белән чыгалар. Иптәшләр көтеп алдылар. Монда кайткач китапларны карадык һәм барыбыз да сиңа зур рәхмәтләр укыдык. Чынлап та, дустым, мин үземнән бигрәк тә зур рәхмәтләр укыйм сиңа. Син миңа аеруча зур һәм әйтеп бетергесез дуслык һәм иптәшлек күрсәттең. Исән йөреп сау кайтсам, мин боларның берсен дә онытмам, дустым. Чын дуслык шундый вакытларда сынала бит ул! Монда килгәч тә эшкә тотындым, нәүбәттәге санга бер кечкенә шигырь дә язып ташладым. Газеталарны сезгә җибәреп бара башладык. Озакламый китаплар өчен ачык рәхмәт хаты да язып җибәрергә җыенабыз. Тик Агишка гына бераз хәтер калды, бетен кирәкле китапларны тыкса да, үзенең «Тукай патриотның куймаган. Ни өчен, белмим. Ә безгә ул бик кирәк. Бу хатны алу белән конвертка тыгып булса да 2 данә җибәрмәсә бик үпкәләячәкбез. Мин Хәким белән Абдулга хат язып куйдым, иртәгә җибәрәм. «Абдулнны чакыртып булмый, Гыймадиның мондагы кешеләрне җибәрәсе килми. Минем сезгә тагын бер үтенечем бар: «С. Ә.» журналының 3, 5, 6, 7, 8, 9 саннарын җыел җибәрә алмассызмы. А. Гомер алдады мине бу мәсьәләдә, койрыксыз булып чыкты. Без монда Шамовны котәбез, ул нинди хәбәрләр алып килер тагын. Без бу урыннан озакламый күчәбез. Алга, брат, алга! На запад! Я, хәзергә хуш. Үзеңә, Фимага, Розочка һәм Уралбайга күп сәлам. Рәхмәт. Хуш. Кулыңны кысып: Шыяп солдат (Шәйхи Маннур) 28. XII. 42. Якындагы яңа ел белән! Ярми дустым! Сиңа исән-сау килеп эшли башлаганлыгымны белдерәм Абдулга сәламеңне тапшырдым. Каршына һәр икебездән дә кайнар сәлам. Башка иптәшләр дә сәлам әйтәләр. Үзем озакламый командировкага чыгып китәрмен, ахры, редактор шулай ди. Үзең белән сөйләшкәнчә, ип. Мексинага дигән хатны сиңа җибәрәм, үз вакытында аңа тапшырырсың дип ышанам. Аннан соң. дускай, сиңа һәм Разинга үтенеч бар. Мин теге фронтта чакта лередо- ■ойда булуым сәбәпле, оч айлык стаж белен кандидатлыкка үткен идем, е момда килгәч ул бер еллыкка әйләнде — II эшелон бит Шуның ечен, элекке урынымнан моннан биш-алты ай элек соратып алган рекомендацияләрем хәзер искереп, ярамаска әйләнде. Димәк, кыска әйткәндә, синнән һәм Разиннан — үземнең яраткан иптәшләремнән— членлыкка үтәргә рекомендация сорыйсым килә. Аяк астына салмассыз бит? Әгәр шуны тиз генә оештырып җибәрә алсагыз, бик шәп булыр иде. Июльдә елым тула. Үтенечем шушы. Разинга да җиткерче, дустым, һәм бергәләп җибәрегез Сагынып сәлам белән — Маннур (Шыяп солдат). П. VI. 43. Хәмит яки Халит! Менә Сезгә «Хуҗа Насретдин фронтта» дигән кечкенә җыентык җибәром Әгәр дә карт Хуҗаның бу йорүлере тарихи оһемияткә ия була торган булса, аларны бастырыл чыгару чарасын күрерсез әле. Кереш сүзем ошамаса, яисә үзегез язуны тиешле тапсагыз (бу минем ечен яхшырак) үзегез язарсыз. Инде бастырмау хәерлерәк булса, мин кайтканчы, институтта торсын иде.. Ә без ■Исән булсак, бер кайтырбыз—» Үзегездә ниләр бар? 25 еллыкка Институт нәрсәлор хәзерли, язсагыз без бик мәмнүн булыр идек һәм газетабызда да бирер идек. Хуш иттек. Галимнерго фронт сәламе. Чуктин-чук сәлам белән Әхмәт солдат — Хуҗа Насретдиннең урынбасары (Әхмәт Исхак). 14/XI —44, Литва — Лепляака Ярми туган! Тар гына кәгазьгә киң ометләр белән язылган хатыңны алдым. Мондый кәгазьгә, чыннан дә, фольклор материалларын язарга кирәк. Җырлар язуны гына сорап тора торган кәгазь. Бу хатың белән син мине ничектер уятып җибәргәндәй булдың. Без фольклор >ңыю эшенә монда берторле де әһәмият бирмәгәнбез. Тынгысыз частьлар буйлап, ашыгыч эшлер артыннан йогеройогерә шундый әһәмиятле нәрсәне онытканбыз Дорос, минем бу турыда уйлаштыргалаганым бар, ләкин һәр юлы аны икенче, хетта иң арткы планга куйгаларга туры килде. Шулай ител, бүген минем биштәрле капчыгымда ике гене юл да материал юк. Хәзергә мин сиңа бернәрсә дә җибәрә алмыйм, дус кеше. «Ах, бу бәндәне!» — диярсең инде син, ачынып. Нишлисең бит, бәндә генаһдан ■али түгел. (Шулай диләр шикелле, онытыла да тошкои.) Кызың институтта, улың хәрби мәктәптә укый торган булгач, бик зур карт булгансың икон инде син. Балаларыңа бәхет телим, ә үзеңә тыныч «картлык»! Ах, гомер, гомер, уза да уза! Чынлап картаябыз, Ярми. Артыбызга әйләнеп карасак, озын, тар сукмак. Гомер сукмагы. Анда безнең ялангач аякларыбызның эзеннән башка бернәрсә дә юк. Коры эзләр гене. Сез миңа Тукай томын җибәрткәнсез дип ишеткән идем. (Шушы урында ручкамның карасы бетте. Каһәр тешкән немец ручкасы! Караны аз ала. Хәзер инде гади ручка кебек итеп манып кына язам. Кул астында андый кара юк. Бу хатымны ейдон чыгып киткән җнрдо язам). Искә тошороп, китап җиборүоң очон шушы коиго кадор сиңа да һәм Агишка да рохмот әйтергә туры килгәне юк иде Бу хатым белен бәрго минем чын күңелдән әйтелгән рәхмәтемне до алыгыз. Яңа эшоңдо уңыш телим. Материаллар табылу белән үк җибәрә барырмын Сәлам белән А. Шамоа. i. 02. 4S. X. Ярми илтеш! Сиңа, Шиһаб абый белен Бәкер агайга, Жалей белән Агишка, Халит белән Гый- мадигә һәм Халидә, Сафияләргә, Зөләйха апага миннән күп-күп сәлам Мин сау-сәламәт килеп җитеп, эшкә керештем. Юл җиңел булмады, ерак икән, tO/Х дә генә килеп җиттем. Редакциядә М. Максуд, башкорт шагыйре М. Кәрим һ. б. эшлиләр. Газета начар түгел. Эше дә шактый. Аз гына срокка килгән кеше, мин дә кайбер эшләрне башкарырмын дип торам. Шактый нәрсәләрне күрдем. Кабәхәт немецлар җимергән, яндырган авыл, шәһәрләрне күргәч, йөрәк яна, нәфрәт арта икән Сугышчылар арсландай алга омтылалар, батыр сугышалар, һаман алга-алга баралар, немецларны нык тукмыйлар. Мин срокны тутырып, 10/XI тирәсендә кайтырмын, дип торам. Өскә тешкән бурычны үтәп кайтырга кирәк. Ярми! Мин сине Москвада таба алмыйча аптырадым. Адресыңны белеп, эзеңә тешкән идем, шул конне китеп баргансың икән. Минем семьядан киләләрме! Аларны истән чыгармыйсыздыр, дип ышанам. Хәзергә җитәр. Кайткач барысын сөйләшербез әле. Хушыгыз! Хермәт һәм сәлам белән Хәсән Хәйри. М. Максудтан барыгызга да сәлам. 13/Х-43. Иптәш X. Ярми! Күп сәлам сезгә. Моннан элек бөр хат җибәргән идем. Алгансыздыр. «Совет сугышчысы* редакциясе эшчесе, Башкортстан шагыйре Мостай Кәримов сездә дә булыр. Ул татар сугышчыларына Октябрь бәйрәме кененә тәбрикләүләр алырга җибәрелде. Сез дә аңа ярдәм итәрсез, дип ышанабыз. Әгәр дә институтның инициативасы белән Татарстан гыйльми, сәнгать һәм әдәбият эшчеләре исеменнән татар фронтовикларына кыскама тәбрикләү хатын (Октябрь көненә) оештырып җибәрсәгез бик яхшы булыр иде. В—10 кеше кул куйган булса да җите. Аның әһәмияте монда аеруча зур. Әгәр дә мемкин булса, бер данә орфография сүзлеген редакция ечен биреп җибәрегез әле. М. Максуд бик үтенеп сорады. Мин эшләрнең эзенә төшеп килом. Фронт үзенчәлекләрен аңлый башладым. М. Максуд белән бергәләп кайбер эшләрне оештырып ятабыз. Үзегезнең хәлләр, эшләр ничек! Минем семья ничек тора икән! Әле алардан да хат алганым юк. Вакытыгыз булса, бер-ике сүз язып җибәрерсез бәлки. Шиһаб абзыйга, Бәкер агайга, Агиш, Жәләй агайларга, Халит белән Гыймадиге һ б. барлык иптәшләргә бик күп сәлам. М. Максудтан барыгызга да сәлам. Хушыгыз! Хермәт һәм сәлам белән Хәсән Хәйри. 17/Х-43. Хәмит Ярми илтешкә Фронтка китүем сәбәпле мәкаләне очлап бетерә алмадым. Сездә булган театр тарихы турындагы очеркларымнан файдаланып мекало оештыру хокукын сезгә — институтка бирем. Сәлам белен: Гадел Кутуй. 12.VIII-44.