БОРЫНГЫ СӘНГАТЕБЕЗ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
Сәнгатебезнең борынгы сәхифәләре Идел буе Болгар дәүләтенең элгәрләре булган борынгы бабаларыбызга барып тоташа. Ләкин кемнәр- соң алар безнең борынгы бабаларыбыз? Алар — болгар, сувар, берсула, эсегел һ. б. исемнәр белән йертелгән кабиләләр. Безнең эраның IV йезендә алар Төньяк Кытай һәм Көньяк Монголия далаларыннан көньяк-көнчыгыш Европа далаларына күчеп, Кавказ, Азов, Кара диңгез буена килеп урнашалар. Тарихта бу чор халыкларның Бөек күченү чоры дип атала. «Болгар» сүзе, «гун» сүзе кебек үк, бер союзга тупланган күп кабиләләрнең уртак исеме булып тора. Алардан тыш әлеге союз составына кергән һәр кабиләнең үз исеме дә булган. Көнбатышка күченгән чакта гуннар һәм болгарлар Көньяк һәм Көнбатыш Себердә яшәгән фин-угор кабиләләрен дә, Каспий далаларындагы иран телле аланнарны да өлешчә үзләренә ияртәләр. Гун һәм болгарлар күчмә культурасының нигезе Памир-Алтай, Тянь-Шань тирәләрендәге шактый катлаулы шартларда салына. Ул чорда алар кытай һәм иран теС ленде сойләшүче кабиләләрнең күршесендә яшиләр Үзәк Азия, Коньяк Себер кабиләләре белән дә элемтәләре була. Шушы чорда ук гун-болгарларның инде үз культуралары, сәнгате формалаша. Ул сәнгатьтә күрше халыкларның йогынтысы сизелә Язма һәм археологик чыганаклар безнең эрага кадәр III йездән алып, безнең зраның I йозенә кадәрге чор гун-болгар культурасының теп сыйфатларын билгели ләр. Ул чорда алар агач кайрысы һәм киез белән капланган күчермә кибиткаларда яшиләр. Ярымтүгәрәк түбәле кибитка ике кепчәкле арбага утыртылган була. Кибитка ячеидәге сәкегә дә, идәнгә дә киезләр яисә келәмнәр җәелә. Сәке янындагы стенада еш кына еракка ата торган зур җәя, агачтан ясалган яки тиредән тегелгән ук савыты, камчы, кынылы пычак һәм аркай эленеп торган. Ук савытлары, пычак кынылары бакыр яки кемеш пластинкалар белән бизәлгән. Савыт-саба исә ул чорда тигез тепле шар сыман чүлмәкләрдән һәм кырыйлары тимер пластинкалар белән ныгытылган чүмеч кебек агач савытлардан гыйбарәт. Таш оеп ясалган учак гадәттә кибитканың урта элешендә, төннек турысында була, учак янына ашау-эчү очен кыска аяклы естел куела. Хуҗа остендә кытай ефәгеннән яки әйдә сугылган тукымадан тегелгән утыртма якалы күлмәк, күлмәкнең якасы, җиңнәре үсемлек бизәге тешкән орнамент белән чигелгән. Туры тегелгән күлмәк итәге чалбарга кыстырылмый, тышта калдырыла. Чалбар үзе билдән каеш яки йоннан үрелгән бау белән буыла. Каеш очында бизек тешкән металл каптырма, чалбар болаклары үкчәсез тегелгән йомшак (сафьян) читек балтырына кыстырыла. Гадәти кемнәрдә баш киеме кыек бүрек булса, бәйрәмнәрдә яки берәр тантана вакытында башмы кызыл тасма белән урый торган булганнар. Сул колакта алтын яки кемеш алка, хәллерәк болгарлар муеннарында кемеш кыршау да йерткәннер. Хатын-кызлар ефәктән тегелгән яисә ойдә тукылган озын буйлы киң итәкле күлмәк кигәннәр, күлмәк изүен шнур белән бәйләп куйганнар. Баш киеме ирләрнеке кебек бүрек яисә маңгай чәчләрен тотып торган кызыл тасма булган. Чәчләрендә кемеш шпилька (инә), муеннарын перламутр, пыяла, алтын йогертелгон яисә таш мәрҗәннәр белән бизәгәннәр. Кулларында алтын-кәмеш йозвклер, колакларында шулай ук алтын, кемеш, бакыр алкалар булган. Йои штан балаклары читек кунычына яшерелгән. Шунысы кызык: күчмә халыкларны ейрәнүче галимнәр А. Марцел- лин, A.f Бернштам язып калдырган тормыш-конкүреш гадәтләре, кием-салым, бизәнү әйберләре Идел буе болгарларында гына түгел, хәтта казан татарларында да саклана килгән. Гун-болгарларның IV йез ахырында кеньяк-кәнчыгыш Европага килеп чыгулары борынгыдан ук шушы тебәктә яшәгән иран телле кабиләләрнең ассимиляцияләнүенә китерә, алариың кайберләре Тоньяк Кавказга күченә, Алания дәүләтен този. Шул ук вакытта ишле болгар кабиләләре туннарны да үз араларында эретә. VII йез ахырында бу тебәктә ике кабиләләр берләшмәсе хасил була. Берсе — Каспий буе торкилерон туплаган Хазар каганаты, икенчесе — Азов буендагы Боек Болгария, Боек Болгариянең башкаласы Тамань ярымутравында урнашңан Фанагория шәһәре була. Ул чорда бу дәүләт Днепрдан алып Дон буена, Кубань елгасына кадәрге җирләрне били. Болгарлар Азов, Кара диңгез буе шоһәрлоре, Византия, Иран, Кавказ белән политик һәм экономик элемтәдә торалар. Фанагория, Памтикапей, Тану һ. б. шәһәрләр аша алар ВиэанТиягә мал-туар, тире, йон, мех ише авыл хуҗалыгы продукциясе озаталар, шуның бәраберене үзләренә шәһәр һеиәрчеләре җитештергән товарлар, корал, савыт-саба, бизәнү әйберләре һәм югары зәвык белән эшләнгән сәнгать әсәрләре китертәләр. Шулай итеп, болгарлар (суварлар, берсулалар) Урта Иделгә күчеп килгәнче Азов, Кара диңгез, Теньяк Кавказ тирәләрендә яшиләр. IV йез азагыннан алып 350 ел аралашып яшәү дәверендә алариың культурасына алан кабиләләренең дә. Азов, Кара диңгез буендагы шәһәрләрнең эллинлашкан грек - сарматләриың культурасы дә, шулай ук Кавказ һәм Иран сәнгате дә байтак йогынты ясый. Алан «абиләләре х#тта болгарларның этиосына да күлмедер елеш кертәләр. Бу йогынтылар металл эшкәртү, ювелирлык, чүлмәк ясауда, бизәнү әйберләрендә һәм орнаментта чагылыш таба Аэоа һем Тоньяк Кавказда яшәү дәверендә болгарлар күчме тормыштан акрынлап утраклыкка күчәләр, җир эшкәртел кон күрүче халыклар белен даими аралашу нәтиҗәсендә үзләре де югары культурага ирешәләр Бу процесс бигрәк те Тоньяк Кавказ шәһәрләрендә яшәүче сувар һәм берсула кабиләләрендә кемле бара, чәнки аларның экономик элемтәләре киң була. Тора-бара һөнәрчелек тә үсеп китә. Бөек Болгар дәүләте озак яши алмый. VII йөзнең икенче яртысында мазарлардан җиңелгәннән соң, болгарларның бер өлеше буйсына, икенче өлеше Көнбатышка күчеп китә, Дунай буендагы җирләргә барып утыра (675 ел). Хазар дәүләте составына кергән сувар, берсула кабиләләре нәкъ менә шул хазарлар буйсындырган Төньяк Кавказда яшәүче болгарлар була. Алар Каспийның көнбатыш ярыннан алып Төньяк Кавказдагы Дербент шәһәренә хәтле җирләрне биләп торалар. Илнең башкаласы язма чыганакларда Беленджер, Ванандер дип йөртелгән Варачан шәһәре. Чыганакларда шулай ук Чунгарс, Тарки, Хамзин, Семендер шәһәрләре дә искә алына. Сувар һәм берсулаларның бер өлеше һаман әле күчмә тормышта яши. VI йөз уртасына кадәр суеар, берсула, хазарлар хәрби-политик союзда торалар. Соңрак сувар һәм берсула кабиләләре. Азов буе болгарлары кебек үк, 657 елда оешкан Хазар каганаты тарафыннан буйсындырылалар. VIII йөздә бу дәүләт Көнчыгыш Европадагы иң көчле политик берләшмәгә әверелә. Халкының асылын бол- гаралан кабиләләре тәшкил итә. Язма чыганакларда сувар һәм берсула кабиләләрендәге социаль-экономик стройның нинди характерда булуы турыдан-туры әйтелмөсә дә, шул ук чыганаклардан аларның тарханнарын, ханнарын, ак һәм кара халыкка бүленүләрен белеп була. Бу хәл үз чиратында аларның бик иртә утрак тормышка күчүе, җир эшкәртеп, һөнәрчелек, сәүдә белән шөгыльләнүләре, шәһәрләрнең ныгуы, югары катлам феодалларның уз ныгытмаларында яшәве хакында сөйли. Күрше халыкларның монда бер йогынтысы булса, көньяк-көнчыгыш Европаны Кавказ, Иран, Урта Азия белән тоташтыручы мөһим 'кәрван юлларының сувар-берсула җирләреннән үтүе дә үзенекен итә. Шул ук язма чыганаклардан күренгәнчә, сувар-берсула кабиләләре җир эшкәртүдән тыш бакчачылык белән дә шөгыльләнәләр. Мәсәлән, Төньяк Дагыстандагы Семендер шәһәре җиләкҗимеш бакчаларында күмелеп утырган, ә шәһәр тирәсендәге кырларда йөзем үстерелгән. Шәһәрдә җәйге эсседә тору өчен корылган киез тирмәләр янында читән үреп ясалган балчык өйләр дә, саман кирпечтән яки бура бурап салынган йортлар да булган дип фараз ителә. Шул ук вакытта сувар, берсула кабиләләренең бер өлеше мал-туар да асраган, күчмә тормыштан да аерылып бетмәгән. Бу чорда әле әйтеп үтелгән кабиләләрдә мәҗүсилекнең тамыры нык була, шулай да еларга инде ислам, христиан, яһүд дине үтеп керә башлый. Шунысы кызык: сувар-берсулаларның князе бер ук вакытта өч динне тоткан: җомга көнне мөселман мәчетенә барган, шимбәдә яһүдләр белән гыйбадәт кылган, ә ял көнне христиан чиркәвенә йөргән. 721—722 елларда бу төбәккә гарәпләр үтеп керә. Ут һәм кылыч ярдәмендә алар халыкны буйсындырырга керешәләр, шәһәрләр, авыллар җимерелә. Беленджер, Тарку һ. б. шәһәрләр яндырыла, халыкның байтагы әсирлеккә төшерелә һәм ерак илләргә озатыла. Гарәп яулары җирле халыкның күбесен бу тирәләрдән китәргә мәҗбүр итә. кабиләләр тынычрак урыннарга — Урта Иделгә агылалар, яңа тормыш коралар. Соңрак шушы урында Идел Болгариясе үсеп чыга. Сувар, берсулалар Урта Иделгә гарәпләрнең 732 елгы икенче яуларыннан соң да күчеп утыралар, ләкин аларның исеме әл-бәрәнҗәр була. Ягъни Бәрәнҗәр шәһәреннән чыккан халык. Урта Иделгә күчкәндә алар инде ислам динендә булалар. Яңа урынга күчкәч, алар элекке кебек утрак тормыш көйләп җибәрәләр, мәчетләр төзиләр, диварлары нык булган Сувар шәһәрен дә алар сала. Монда да электән килгән һөнәрчелек, нәфис әйберләр эшләү традициясе үсеп китә. Бу һөнәрне алар үзләренең Төньяк Кавказдагы шәһәрләреннән алып киләләр. Шул ук 732 елда гарәпләр Төньяк Кавказның Терек һәм Кубань елгалары бассейннарындагы утрак тормышлы аланнарга да һ/җүм итәләр. Бу һөҗүмнән соң аланнарның яслар (аслар) дигән төркеме Төньяк һәм Көньяк Донец елгаларының югары агымына күчеп утыралар, яңа урында үзләренең культурасын, сәнгатен, архитектурасын үстерәләр. Яңа авыллар, шәһәрләр, таш ныгытмалар төзиләр. Безгә аларның Сугров. Шарукань, Балин исемле шәһәрләре булуы билгеле Ул шәһор- лерие соңрак кыпчаклар аулап ала. Шул ук елларда яки күпмедер элегрәк Терек белен Кубань елгаларының дала элешендәге «кара» болгарлар да гареплардан качып киткаи булырга тиешләр Чон- ки гареплар «кара» болгарларга юлыкмыйча һич та аланнарга барып җитә алмаслар иде. «Кара» болгарлар — хәзерге балкар халкының ерак бабалары. Бер уңайдан . гарәпләр аларны да таркатып узганнар. Аланнардан (аслардан) аермалы буларак. _ ■кара» болгарлар соңрак Урта Иделгә хәтле килеп җитәләр, шунда урнашып кала- 5 лар. Хәзерге Тәтеш районындагы Олы Тархан каберлеге шумы раслый. Утрак тор- S мышта яшәүче сувар, берсула, бәләиҗәр (шул ук берсула) һәм ярымкүчме «кара» £ болгарларның (бәлки эсегелләр дә алар белән килгәндер) VIII йоз урталарында - Урта Иделгә килеп чыгуларын шушы тарихи шартлар белән генә аңлатыл була. Әлеге күчү чорында монда ннде терле зтиоска караган кабиләләр берләшмәсе 5 яши. Шул исәптән кайсы зтиоска караганлыгы. әлеге ачыкланып җитмәгән Имән кискә j культурасы кабиләләре дә шушында яшиләр. Бу кабиләләр болгарлар белен злем- тегә керми һәм, күрәсең, башка тарафка күчеп китә. Аларның культура йогынтысы болгарларда чагылыш тапмый. < IX йеэнең икенче яртысы һем X йозиең башында бу тебекке Танкеевка куль- х ту рас ы кабиләләре килеп урнаша. Бу ярымкүчмә тормышта яшәүче теркмләшкен и фин-угор һәм угыз-кыпчак теленең берәр диалектында сейләшкен терки кабилә- 3 лер булырга тиешләр. Чулман-Урал тирәсеннән килгән шушы кабиләләр болгар- х лар белен этник менәсәбеткә керәләр һәм. археологларның әйтүеме караганда, £ болгар культурасы аларга кочло йогынты ясаган. Шул ук вакытта Танкеевка кабилә- 2 лере ишле булу сәбәпле, аларның угыз-кыпчак теле терки телде сойләшүче башка ф кабиләләр арасында әстенлек алуы да мемкин. Болгарларның тәньягында һәм кәнбатышыида җирле фин-угор кабиләләре — ш марилар (чирмеш), мордвалар яши. Шул ук археологик тикшеренүләр күрсәтүемчә, х аларның культурасы болгарларга сизелерлек йогынты ясамаган, киресенчә болгарлар культурасы аларга нык тәэсир ите. Болгарларга аларның бары тик кайбер би- • зәнү әйберләре генә үтеп керә алган. гү Археологик тикшеренүләр X йез башында Урта Иделдә алан компонентының * иочоеп китүен күрсәтәләр. Бу безнең фикерне раслый торгам факт, ягъни Идел л буе болгарларына соңрак тагын бер теркем качкыннар килеп кушылуы турында сейлн. Әйткәнебезчә, алар X йоз башында хазарлар тар-мар иткән Тень ян Донец һем Донның югары агымында яшәгән аланнар була. X йеэнең миенче яртысында хазарлар тарафыннан җиңелгән славяннар до шундый ук язмышка дучар ителәләр X йез башында Идел Болгариясенә аланнар белән бергә, хазарлар кысрыклавыннан качып, русларның Роменск-Борщееск культурасы кабиләләре дә килеп урнаша. Идел Болгариясенең археологик материаллары арасында бу культураның чүлмои савытлары булуы нәкъ менә шушының белен аңлатыла. Әлеге слав ям кабиләләре терки болгарлар арасында тиз ассимиляцияләнә, йотылып бетә Шулай итеп, Идел Болгариясенең этник нигезен сувар. берсула, болгар, эсогел. Тоньяк Кавказда яшел торкилошкон алан кабиләләре тәшкил ите һәм бу хәл монгол яуларына кадәрге сәнгатьнең, архитектураның, гомумән культураның гаять югары формалары барлыкка килүгә китерә. Хазар дәүләтенең нигезен тәшкил иткән болгар-алам кабиләләрендә VIII—IX йеэлердо сыйнфый каршылыклар кочея — алар утрак тормышка күчеп, феодализм чорына аяк басалар, сәүдә, һенорчолек кочоол ките, тезелеш, архитектура, деко- ратив-гамели сәнгать чәчәк ала. Икенче терле итеп әйтсәк, шушы кабиләләр яшәгән тебәкләрдә Салтау1 культурасы үсеп чыга һем үзенең югары ноктасына җитә Шушы культураны ейренуче галим С. А. Плетнева язуынча, «алан компонентым да үзенә күлмедер сыйдырган болгарлар нәкъ менә Салтау культурасына нигез салганнар, ә аның нигезен үз чиратында сармат-аләи культурасы тошкнл итә» ’ Болгар-алам кабиләләре ул әакыт Дом, Тоньяк Донец, Кубань. Аэое. Тоньяк Кав- каздагы дала Нам урман катнаш далаларда яшиләр. Хазар дәүләтеннән тыш влага культура Дунай буенда (Дунай Болгариясе) һәм Канчыгыш Тавриядә (Кырым) тарала. Идел Болгариясе бу культураның канчыгыш чигендә утырган һәм VIII—IX йезлардә бу зур территориянең халкы культурасы белән генә түгел, этник составы белән да бер төрле булган. Дәүләтнең этник нигезен төрки болгарлар һәм төркиләшкән аланнар тәшкил иткән. Салтау культурасына, шул исәптән Идөл Болгариясенә хас үзенчәлекләрне, сар- мат-алан культурасына гына кайтарыл калдыру дөрес булмас иде. Монда эллинлаш- кан Азов, Кара диңгез буе шәһәрләренең төзелеш, архитектура, сәнгать өлкәсендәге югары казанышларын, аларның ролен дә исәпкә алырга, шуңа Кавказ һәм Иран йогынтысын да өстәргә кирәк. Салтау культурасы вәкилләре әкренләп әлеге казанышларны үзләштерә баралар һәм нәтиҗәдә һәр төбәкнең үзенә хас үзенчәлекләре барлыкка килә, бетен көньяк- көнчыгыш Европага таралган Салтау культурасының җирле вариантлары туа. Бу культура, тикшеренүчеләр М. П. Артамонов һәм С. А. Плетнева әйтүенә караганда, Донның югары агымында яшәгән болгар-аланнар аша полян, северян, вятичи, роди- мичи кебек Роменск-Борщевск культурасына караган славян кабиләләренә дә сизелерлек йогынты ясый. Бу кабиләләр, билгеле булганча, ул чорда Хазар дәүләтенв буйсындырылганнар. Салтау культурасының йогынтысы славяннарның йорт тезелешендә, бизәнү әйберләрендә чагыла. Болгар-аланнар таралган гаять зур территориядә Салтау культурасы бер генә терле булмый. Терле факторларга карап, этник компонентларның ниндилеген, шул исәптән географик үзенчәлекләрне дә исәпкә алсаң, бу культура җиде вариантка бүленә Болар—Урта Идел, Дагыстан, Азов, Түбән Дон, Югары Дон, Кырым, Дунай буе вариантлары. Салтау культурасының Урта Идел вариантын тудырган Идел Болгариясендә иң әүвәлге археологик материаллар VIII йөзгә карый. Алар Олы Тархан тибындагы каберлекләрдә чагыла. Бу чорда әле Урта Иделдә Салтау культурасы оешып кына килә. Төньяк Кавказдан шушы төбәккә агылган сувар, берсула, бәрәнҗәрләрнең (шул ук берсулалар), ә X йөз башыннан Салтау культурасының шактый югары формаларына ирешкән утрак болгар-алан кабиләләренең монда килеп утыруы бу культураның Урта Идел вариантына байтак үзенчәлекләр кертә. X йөздә барлыкка килгән Идел Болгариясе шартларында бу культура тагын да үсеп китә һәм тиз арада төбәкнең үз культурасына әверелә. Болгарларның экономикасы, сәүдәсе, җитештерүче көчләренең һәм шәһәрләренең үсеп китүе дә, һөнәрчелекнең, монументаль һәм хәрби архитектураның, декоративгамәли сәнгатьнең югары формалары барлыкка килү дә әлеге культура казанышлары дип каралырга хаклы. Идел буе болгарлары культурасын дәвам иттерүче казан татарлары сәнгате һәм архитектурасының нигезен дә шул ук Салтау культурасы тәшкил итә. Киңрәк планда алганда, Салтау культурасы печенег, половец-кыпчак, башкорт, Алтын Урда татарларына, монголларга, татармишәрләргә, касыйм татарларына билгеле түгел, шул ук вакытта бу культураны күпмедер дәрәҗәдә терки угызларда һәм аларның дәвамы булган халыкларда табарга мөмкин. Салтау культурасы шулай ук чувашларга да билгеле түгел. Алар, безнең фикеребезчә, бу якларга гуннар белән килеп чыгып, Урта Иделгә, Азов һәм Төньяк Кавказ казанында кайнамыйча, андагы культураны үзләштермичә, турыдан-туры, болгарларга хәтле үк килеп утырган булырга тиешләр. Аларда Салтау культурасының булмавын һәм аның урынына спираль мотивлардан торган архаик орнамент комплексының эзләрен, безнең тикшеренүләр күрсәтүенчә, Көнчыгыш Азия сәнгатенең I—V йөзләрендә очратырга була. Болгарларның Салтау культурасы, бигрәк тә сәнгате борынгы Алания, Теньяк Кавказ халыклары культурасы белән бик нык аваздаш. Бу нәрсә болгарларның керамика сәнгатендә, металл эшкәртүдә, ювелирлык эшендә генә чагылып калмыйча, казан татарлары сәнгатендә дә сизелә һәм бу культураның урта гасырһарда Төньяк Кавказда яшәгән халыклар культурасы белән уртак булуы турындэ сөйли. Әлеге уртаклык шулай ук орнаментта, бизенү әйберләрендә, киемсалым һ. б чагылыш таба. Болгарлар һәм казан татарлары культурасының нигезен тәшкил иткән Салтау культурасы проблемасы бу төбәкнең сәнгать үзенчәлекләрен билгеләргә ярдәм итү белән беррәттән, аларның килеп чыгышын, этногенезын ачыклаганда үзенә күрә бер ачкыч булып тора.