Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ХАТИРӘ

Иң кадерле хатирәләрнең барысын да үзенә сыйдыра алса икән бала күДеле... Ерак еллар аша балачагым ишеген шакыйм. Комлев урамындагы артык зур булмаган бер катлы агач йорт. Ул чагында бу йортта оч гаилә торды. Өйнең ике бүлмәсе безнеке иде. Берсе — зур-зур ике тәрәзәле бүлмә, икенчесе, кечкенәрәге — әтинең эш бүлмәсе. Бу ойдә минем балачак һәм үсмер елларым үтте, монда безнең әтиебез яшәде һом эшләде. Ниһаять, унбиш елдан соң яңадан Казанга әйләнеп кайткач, беренче эшем итен элек яшәгән йортыбызга юнәлдем. Квартирабызның җанга газиз стеналарын тагын бер күрәсем килгән иде. Ләкин, ойдә беркем дә булмады ахрысы, миңа җавап бирмәделәр. Без ул вакытта уртача тормышта яшәдек. Өебездә һичнинди артык әйбер дә юк: һәрнәрсә гади һәм кирәкле. Бары бер абажур гына бүлмәбезгә матурлык өсти. Аның якты, җылы нурлары үзенә бер төрле җыйнаклык бирә. Күп кеше шү лай яши төсле. Кешеләр әйбер турында да азрак уйлыйлар кебек иде. Бүгенге кебек кызыктырырлык матур йорт җиһазлары да юк иде әле ул вакытларда... Казан үзе дә хәзер танымаслык булып үзгәрде. Элек шәһәребез Арча кыры белән тәмамлана иде. Уңайлыклары булган күп катлы йортлар да аз салынды. Хәзер Казан урамнарында чана яки арбага җигелгән атларның тояк тавышлары да, чыбыркы чыжылдавы да ишетелми. Ә болар ул чагында нинди гадәти иде. Безнең ишегалдында ундүрт гаилә яши. Күршеләребез киң күңеллеләр, беркайчан да ызгыш-талаш булмый иде. Җәйге кичләрдә җыйналып кайгышатлыкларыбыз- ны уртаклашабыз. Безнең гаиләне кешеләр аеруча якын итәләр. Әниебез тәүлекнең теләсә кайсы вакытында врач ярдәме күрсәтергә әзер; кайгысын уртаклашырга яки киңәш белән килгән кешене юатырга әтиебез һәрчак җылы сүз таба. Мнн әтиемне бик ярата идем. Аның йөз чалымнары әле дә күз алдымда. Шуңадырмы, мин аны бернинди кимчелекләрсез, садә кеше итеп тоя идем. Минем хәтер түремдә ул шулай сакланган. Әтиебез масаюны, мактануны яратмый иде, безне дә шундый итеп күрергә теләде дип уйлыйм. Әле дә оныта алмыйм, мине Толстой һәм Б. Галактионов (хәзерге Горький урамы) чатындагы җидееллык мәктәпкә беренче класска укырга биргәч, гарьлегемнән күземә яшьләр килде. Ә бит ул мәктәптән ерак та түгел, юл аша гына 19 нчы мәктәп тә бар иде. Безнең урам һәм ишегалды малай-кызлары шул мәктәпкә йөрделәр. Бу мәктәпләрдә белем алучылар бер-берсеннән шактый ^ерылып торалар. Әтиемнең ни өчен шулай эшләвен мин соңрак, үсә төшкәч аңладым. Кайбер ата-аналарның үз балаларын әлеге мәктәпкә извозчикка утыртып алып килүләрен әтиебез бер дә яратмаган, шуңа күрә ул безне бу ямьсез күренештән сакларга теләгән. Ләкин ул вакытларда мин боларның берсен дә аңламаганмын, тоймаганмын, дус кызларым янында үземне иң мөһим, кызыклы нәрсәдән мәхрүм калган кеше кебек хис итә идем. Әтиебез шушы гади мәктәптә белем алуыбызны да мавыктыргыч итәргә тырыша. Белеме буенча педагог буларак, ул балалар күңелен нечкә тоемлый. Мәктәп тормышында ул актив катнашты. Бервакыт опера һәм балет театры балетмейстеры Гай Таһировны алып килде. Мәктәптә хореография түгәрәге оештырды. И китә туннан соң жиңелрпк булып ное сатып алып, бер бакчага кереп ял итәбез. Биредә безнең яраткан эскәмиябез бар. Шундый һавада йөрүләр безгә бик кадерле иде. Бөек Ватан сугышы башланган көнне иртән без әти белән Юдино ягына, җәй көне тору өчен дача карарга бара идек. Бу коточкыч хәбәрне поездда ишеттек. Шәһәребезгә эвакуацияләнгән кешеләр килгәч һәм аларга торыр урын кирәк булгач, әтиебез беренче булып ике бүлмәбезнең берсен алырга тәкъдим итте. Сугыш елларында анда Ленинградтан килгән гаилә яшәде. Казанга яралыларны да китерә башладылар. Кайбер йортларны госпиталь иттеләр. Э без, балалар, яралыларның хәлен җиңеләйтергә тырыштык. Казанка елгасы буеннан чәчәкләр өзеп госпитальгә алып килә идек. Яралылар өчен кечкенә концертлар да куйдык, өйләренә хатлар яздык. Ә әтиебез (кулында броне булган хәлдә) бу вакытта, фронтка җибәрүләрен сорап, военкомат бусагасын таптый иде. Ниһаять, әтиебез фронтка китәргә рөхсәт алды. Аның кәефе күтәрелде. Рохсәт алганчы ул, таза-сау булып та фронтка китә алмавына газаплана иде. Свердлов урамындагы хәрби комиссариат ишегалдында, солдат киеме кигән, хәлдә, гомерлеккә күңелләребезгә сеңеп калды әтиебез... Без еладык, ә ул безне тынычландырырга тырышты. Аның кәефе яхшы һәм үзе дә бик канәгать иде. Ул фронтка гади солдат булып китте, һәм шуннан соң газаплы хат көтүләр башланды. Почтальонның килү вакытын минутлап саныйбыз. Аны зур өметләр һәм яшерен курку белән көтәбез. Хатлар регуляр рәвештә килеп торды. Вакыт-вакыт өзелеп тә куя иде. Миңа, өлкән бала буларак, әти аерым хат язарга да онытмый. Хатларында ничек яшәвем белән кызыксына, Эсмеральда һәм Рөстәмне тәрбияләүдә әниемә ярдәм итүне сорый. Аны минем киләчәк язмышым борчый иде. Бу вакытта мин инде унынчы класста укыйм. Сугыш та тәмамлануга таба бара. Укуны дәвам итү турында уйларга кирәк. Математика белән дус булмасам да, гуманитар фәннәрне яхшы беләм. Әтием минем хыялымны белми иде, шулай да гуманитар фәннәр юлын сайларга киңәш итте. Мин чынлап та Казан университетының тарихфилология факультетын тәмамлап, 32 ел буе мәктәптә балаларга белем бирдем. Яшәү шартлары кыен. Карточкага бирелгән азык-төлек кенә җитми. Без продуктлар табу очен төрле юллар эзләдек. Бервакыт, ишегалдыбыздан берничә кеше. Арча янындагы бер колхозга бәрәңгесе алынган басудан калган бәрәңге казырга бардык, һәркем чиләген тутырды... Икенче бер вакыт исә әйберләрне бәрәңгегә алмаштырырга бардык. Соңрак безгә яшелчә бакчасы өчен Атлашкинодан участок та бирделәр. 1944 елның җәендә әтиебез берничә көнгә генә Казанга кайтып китте. Бу вакытта ул ’Кызыл йолдыз» исемле фронт газетасында хезмәт итә иде. Үзенең кайтуы белән ул безнең өйгә күпме шатлык алып керде! Фронтовик буларак аның белән сөйләшергә теләүчеләр өчен дә ишегебез һәрчак ачык булды. Бу көннәрдә мин дә күбрәк аның янында булырга тырыштым. Свияжск янындагы элекке монастырь бинасына урнашкан балалар санаториясенә — Рөстәм белән Эсмеральда янына да бергә бардык. Ләкин аның белән булган вакыт шулкадәр дә кыска тоелды. Яңадан саубуллашу, түземсезлек белән хатлар көтү, шомлану, шомлану... Сугыш алдыннан гына әти кешелеккә кию өчен костюм тектерде. Әтинең яңа костюмына барыбыз да бик сөендек. Кыен сугыш елларында әтиебез үзенең хатларында костюмны сатып, акчасына ашамлык алырга куша иде. Әниебез ул костюмны озак саклады һәм бары тик иң кыен хәлдә генә (трамвайда мин бөтен азык-төлек карточкаларын югалткан идем) сатарга булды. Талчукта сату өчен әни аны бер танышына бирде, ә мине аңа ияртеп җибәрде. Мин күңелемнән сатып алучы табылмаса ярар иде, дип теләдем. Без костюмны җәеп җибәрүгә кызыл битле ир-ат аны эләктереп тә алды. Аңа костюмны биргәндә мин үк- сн-үкси еладым. Әйтерсең лә мин әтине ятларга бирэм. Өйгә кайтып җиткәнче тынычлана алмадым. Костюмны сатканнан соң, әтиебез очен тагын да ныграк шомландык. Хатлары да озак килми торды. Аның соңгы хаты санитар поездында язылган Күрәсең, хәле бик авыр булгандыр. Шулай да ул безнең күңелне күтәрергә тырышкан Аның соңгы сүзләрен әле дә хәтерлим: «Минем өчен борчылмагыз, мин йөз яшькә кадәр яшим^ Э 42 яшендә безне ятим калдырды. Әниебез җәйгә Бэкер санаториясенә баш врач булып киткән иде. Энем белән сеңлем дә аның белән, ә мин кичке эшче яшьләр мәктәбенең унынчы классы өчен имтиханнар тапшырдым Сугыш та тәмам. Халык күңел ача. Ә безнең әлеге хаттан соң бернинди дә хәбәр алганыбыз юк Йөрәкләрне шомлы хис били. Кинәт Пушкин урамындагы военкоматка чакыру китерделәр һәм мин шунда киттем Нигәдер, хәрби комиссариат хезмәткәренең һәр соравы мине ярсытты. Ул миннән бертуктамый ниләрдер сораша, ә минем башта бер генә уй: «Нигә чакырдыгыз’ Торган саен кайгы килүен ачыграк тоя бардым һәм менә миңгерәткеч хәбәр — әтиебезнең Польша госпитальләренең берсендә үлеп калу хәбәре! Шушы кайгы кәгазен кулларыма кысып, күз яшьләремә буыла-буыла урамга чыктым һәм кая барырга белми, тораташтай катып калдым. Өйдә беркем дә юк. Җиһанша абый эшләгән җиргә киттем Иң авыр минутларымда аңа йөгерә идем, чөнки аны әтиебез бик якын итә иде. Тәрәзәдән минем елаудан шешенгән йөземне һәм кулымдагы кәгазьне күреп алып, ул барысын да аңлаган. Мин кергәндә, хәле авыраеп, урын өстендә иде инде Аннан мин әнине эш буенча дип чакырту өчен шәһәр сәламәтлек саклау бүлегенә юнәлдем. Әнине алырга санитар самолеты җибәрделәр. Мәктәптә имтиханнар бетмәгән әле Миңа әзерләнергә кирәк, ә күзләрдән яшь китми, тамакка төер тыгыла. Иң кадерле, якын кешем — әтием башка беркайчан да кайтмас инде. Әни кайтуына оебезгә күп кенә туганнар, танышларыбыз җыелды. Бу, шулай тиеш булса да, минем ачуымны китерде. Әни бернәрсә дә белми иде әле Бу очракта безнең үзебезне генә калдырулары яхшырак булыр иде дип уйладым Ә әни исә өйгә кайтканда инде барысын да белгән. Трамвайда аңа җырчы Усман Әлмиев очрап, кайгысын уртаклашкан. Әниебез энемә һәм сеңлемэ бу кайгы турында хәбәр итү өчен санитар самолет белән мине Бәкергә озатты, ә үзе шәһәрдә калды. Сугышка кадәр әти белән без Бә- кердә ял иткән идек. Әти ул чакта үзенең радикулитын дәвалады. Бер тау башында әти вак ташлардан урак һәм чүкеч сурәте ясаган иде Тугыз яшьлек Рөстәмне шушы тау янына алып килдем дә әтиебезнең үлеме турында әйттем Ул тыела алмыйча бик озак елады. Мин аны тынычландырмадым, башыннан гына сыйпадым. Соңрак сеңлемэ әйттем Ул савыт-саба сөртеп тора иде Кулындагы тәлинкәсе төшеп ватылды. Кайгы, күп кенә совет кешеләренең өенә кергән кебек, безнең гаиләгә дә әнә шулай килде Ләкин шунысы гына бар безгә ул сугыш беткәч, үлем турында уйламыйча, киләчәк турында якты хыяллар белән яши башлагач килде