Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ИДЕАЛЛАРЫБЫЗ ХАКЫНА

Татарстан язучыларының X съезды истәлекле көннәрдә — СССР Язучылар союзы төзелүгә 50 ел тулу алдыннан уза. Чишмә башында Галимҗан Ибраһимов һәм Шәриф Камал, Һади Такташ һәм Хәсән Туфаннар торган татар совет әдәбияты да бу көннәрдә үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләргә җыена. Юк, бу көннәрдә без бер дә очраклы рәвештә генә «данлы юбилей» димибез. Күз алдына китереп карыйк, Туган ил белән һәм халкыбыз белән үтелгән ул олы юл чынлап та данлы һәм мактаулы ич! Җирдә яңа тормыш төзүчеләрнең — авыл хуҗалыгын күмәкләштерүчеләрнең, беренче бишьеллык каһарманнарының хезмәт энтузиазмын, җиңүләрдән яңа җиңүләргә алып барган ныклы рухын түкми-Чәчми килер буыннарга илтеп җиткергән әдәбият ич ул! Бөек совет халкы белән бергә Бөек Ватан сугышы кырларында тиңдәшсез батырлыклар кылган, илбасарларны тар-мар итеп бөтен Европаны фашизм афәтеннән йолып калуга өлеш керткән Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Нур Баян кебек, иҗатта гына түгел, үлем белән күзгә-күз калганда да бирешмәгән, җиңеп алга үткән әдәбият! Шуңа күрә дә без бүген һич икеләнмичә, әдәбиятыбызның күпмилләтле һәм күп бизәкле бердәм срвет әдәбиятлары гаиләсендә лаеклы урыны бар дибез. Чөнки безнең каләмдәш остазларыбыз һәм элгәреләребез нинди генә авыр сынаулар алдында торганда да шагыйрь дигән, әдип дигән зур һәм җаваплы исемгә тап төшерми килгәннәр. Без бүген, соңгы биш ел эчендә үтелгән юлга йомгак ясаган көннәрдә, иң элек әлеге бай традицияләргә ни дәрәҗәдә лаеклы булуыбыз һәм аларны нинди яңа төсмерләр һәм бизәкләр белән баетуыбыз турында уйланабыз. Бу вакыт аралыгындагы иҗади эзләнүләргә якты нур бөркеп торган тарихи вакыйгаларның иң олысы һәм беренчесе — партиябезнең XXVI съезды булды. «Барлык укучылар, тамашачылар, тыңлаучылар совет сәнгатендә яңа дулкын күтәрелүен сизәләр. Соңгы елларда — һәм барлык республикаларда — талантлы байтак әсәрләр барлыкка килде»,— кебек, югары трибунадан әйтелгән сүзләр, табигый ки, язучыларның һәм шул җөмләдән татар әдипләренең дә рухи күтәренкелеген бермә-бер үстерә төшеп, яңа һәм тагы да җитдирәк әсәрләр язарга илһамландырды. Чынлап та, партия съезды трибунасыннан билгеләп үтелгәнчә, әдәби хәрәкәтнең тагы да җанлана төшеп, яшь һәм урта буын әдипләрнең соңгы елларда яңа бер дулкын тәшкил итеп, югары сәнгать әсәрләре тудыруы һичкемнән яшерен-батырын түгел. Моны, аерым алганда, Ч. Айтматовның «Гасырдан да озаккарак сузылган көн», Н. Думбадзе- ның «Мәңгелек закон» романнары, Ю. Бондарев, Ф. Абрамов, В. Распутин, Г. Матевосян, В. Быков кебек прозаикларның кыю рәвештә гаять актуаль проблемалар күтәреп, сәнгатьчә тирәнлеккә ирешкән проза Т әсәрләре ачык раслап килә. Шигърияттә исә Р. Гамзатов, Е. Исаев һәм А. Преловскийларның киң эпик гомумиләштерүгә ирешкән поэмалары, Э. Межелайтис, Е. Евтушенко, О. Сулейменов, И. Драч кебек иҗат үзенчәлекләренә ия шагыйрьләрнең фәлсәфи гомумиләштерүләр белән өртелгән лирикасы да шуңарга ачык үрнәк булып тора. Драматургия, әдәби очерк һем әдәби тәнкыйтьтә дә «яңа дулкын» булып дөньяга чыккан * әсәрләр байтак. Аларның һәммәсен искә алу гына да байтак урын со- < pap иде. Әмма, хикмәт аңарда түгел. Вакыйга сыман билгеләп, куаныч з санап бүлешә торган шатлыклы факт — ул да булса күпмилләтле совет Й әдәбиятларының бердәм гаилә буларак оешып, бөтендөнья әдәби хәрәкәтен әйдәп барырга сәләтле мәһабәт олы һәм мул сулы бер дәрьяга х әверелүе, һәм без үзебезнең татар әдәбиятын шушы мул сулы ташкын- = га койган, ярсу инешләрнең берсе дип хис итәбез. Соңгы еллардагы әдәби хәрәкәт төрле буын әдипләребезнең та- 3 лантлы вәкилләренең уртак хезмәте нәтиҗәсендә туды. И. Гази, < М. Әмир, X. Туфан, Г. Әпсәләмов, Ш. Маннур, Г. Гобәй һәм Г. Минский з кебек олы әдипләр арабыздан китте. Әмма гомерләренең соңгы сәга- S тенә кадәр алар Ватанга һәм туган халкына хезмәт итүне, иҗат эшен « намус эше дип санадылар. Революция, гражданнар сугышында чыныгу = алган бу фидакарь затларның һәр яңа әсәре, алар белән булган һәр әңгәмә әдәби иҗат эшенең ни дәрәҗәдә җитди һәм җаваплы эш икән- < леген искәртеп торды. Хәер, ул буынның кайгыртучанлыгы һәм остаз- < лыгы әле дә булса дәвам итә. Әдәбиятка килүче яңа буыннарга бүген дә үзләренә генә хас күңел киңлеге белән Г. Бәширов. Н. Исәнбәт, ♦ А. Шамов, Р. Ишморат, С. Хәким, Ә. Еники, Ф. Хөсни, Н. Арслан, Н. Дәүли һәм X. Госманнар ярдәм кулы суза. Әдәбиятыбызның бүгенге торышы, үсеш тенденцияләре турында уйланганда иң элек аның аерым бер жанры гына түгел, ә барлык жанрларының да чагыштырмача бер дәрәҗәдә актив үсеше игътибарны җәлеп итә. Чынлап та, поэзия һәм прозада гына түгел, әдәби очерк һәм тәнкыйтьтә дә соңгы елларда җитди җанлану сизелә. Ә инде берара сүлпәнәеп алган драматургиябезнең хәрәкәт темплары бүген аеруча куандыра. Талантлы драматург Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр», «Моңлы бер җыр», «Монда тудык, монда үстек» пьесалары соңгы еллар драматургиябезнең үсеш дәрәҗәсен, иҗади эзләнүләрдәге сәнгатьчә тирәнлекне ассыэыклап торган казанышлар булды. Шунда ук Р. Ишморат, Д. Вәлиев, И. Юзеев, А. Гыйләҗевның соңгы елларда иҗат ителгән яңа әсәрләре бер-бер артлы күз алдыннан уза. Бер төркем үзенчәлекле яшь драматурглар арасында Ризван Хәмид заманның актуаль проблемаларын оста күрә белеп, сәнгатьле тасвирлавы белән үзенә җәлеп итте. Р. Батулла, Р. Мингалим, Ю. Сафиуллин һәм Ф. Садриев кебек драматурглар иҗат иткән әсәрләр дә торган саен республикабыз театрлары репертуарында түрдән урын ала бара. Поэзиянең дә заман тормышын сәнгатьле чагылдырудагы урыны игътибарга лаек. Әйтик, С. Хәкимнең «Эзлиләр Европа буйлап», «Күги», И. Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән», Р. Харисның «Ат иярләү», Р. Мингалимнең «Ике авыл арасы», Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» поэмалары чор рухын чагылдыруга, замандашыбызны борчып, җанга тынгылык бирми йөдәткән проблемаларны тасвирлауга, масштаблы уңай образ тудыруга зур өлеш керттеләр. Н. Арсланов, Г. Афзал, Ә. Баян, М. Шабаев, Р. Фәйэуллин, Г. Рәхим, Р. Гатауллин һ. 6. шагыйрьләрнең яңа шигъри җыентыклары фәлсәфи һәм лирик поэзиядәге җитди эзләнүләрнең дәвам итүе турында сөйли. Торган саен бу жанрда яшьләрнең авазы көчлерәк яңгырый бара. Ф. Сафин, Н. Измайлова, Р. Ниэамиев, 3. Мансуров, Р. Зәйдуллин, А. Минһаҗеваларның ике съезд арасында язылган әсәрләре поэзиябезнең киләчәгенә шулай ук зур ышаныч белән карарга нигез бирә. Ике съезд арасында балалар әдәбиятында эшләүче авторларның иҗат уңышлары аеруча куандырды. Шәүкәт Галиевның Андерсен исемендәге халыкара бүләккә лаек булуы үзе генә дә бөтен әдәбиятыбыз горурлыгы саналырга лаек факт. Р. Мингалим, Р. Миңнуллиннар да балалар өчен байтак кызыклы һәм әһәмиятле яңа әсәрләр иҗат итте. Прозаиклардан Л. Ихсанова, Ш. Рәкыйпов, Ф. Яруллин, Батулла кебек язучылар күп кенә бәхетле сәгатьләр бүләк иткәндер балаларга. Бүгенге проза. Мөгаен, бүгенге укучының күңел ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә аңар аеруча җаваплы функция йөкләнәдер. Әдәбиятыбыз ветераннары Г. Бәшировның «Сарут» һәм «Бибек нигә елый...», Ә. Еникинең «Тынычлану» хикәяләре зур художник каләменең нинди зур көчкә ия булуын кабат раслады булса кирәк. Хикәядәге уңышлар турында сүз чыккан икән, бу жанрда шулай ук тәҗрибәле каләм осталары А. Шамов, Г. Галиев һәм яшь прозаик М. Галиевларның аеруча нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтми мөмкин түгел. Тарихи темага караган әсәрләр арасында А. Расихның «Ямашев», И. Нуруллинның «Тукай» романнары һәм Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар»ы әдәби вакыйга буларак искә алынырга лаек. А. Расихның әхлак проблемаларына караган «Сынау» романы, А. Гыйләҗевның «Җомга көн. кич белән», М. Мәһдиевның «Исәнме, Кәшфи абзый» повестьлары укучылар тарафыннан аеруча җылы каршы алынды. Г. Ахунов, Ә. Баянов, М. Хәбибуллин, Р. Төхфәтуллин, М. Маликова, В. Нуруллин, М. Юныс кебек прозаикларыбызның да һәр яңа проза әсәре әдәбиятыбыз барышында игътибарга лаек бер вакыйга буларак кабул ителде. Яшь прозаик Разил Вәлиевның «Яшисе килә» повесте замандашыбыз батырлыгын тасвирлаган уңышлы әсәрләрнең берсе булды. Р. Кәрами, Ә. Гаффар, К. Кәримов, А. Ганиев, Ф. Бәйрә- мова һәм Н. Гыйматдиновалар да бу вакыт аралыгында өзлексез иҗат эзләнүләрендә булып, үзләрен өметле прозаиклар итеп күрсәтте. Документаль жанрда уңышларыбыз исә барыннан да бигрәк М. Зарипов очерклары белән билгеләнде. Арча районы колхозы председателе Фәйзи Галиевның «Икмәк язмышы» дип исемләнгән документаль язмалары да әдәби җәмәгатьчелекнең югары бәясенә лаек булды. Н. Юзиев, Ф. Мусин, Т. Галиуллин, Р. Мостафин, А. Әхмәдуллин, Ф. Миңнуллин, М. Вәлиев, С. Маннапов һәм Р. Кукушкин кебек тәҗрибәле, хәзерлекле тәнкыйтьчеләр әйдәп барган әдәби тәнкыйть тә үсештә, хәрәкәттә булды. Аның уңышлары һәм аерым кимчелекләре дә безнең әдәби процессның үсешендәге характерлы үзенчәлекләрен чагылдыра килде, һәм бүген без тагы бер тапкыр әдәби тәнкыйть алдында әле гаять зур бурычлар торуын искәртеп, бу бурычларның үз чиратында һәр жанрда эшләүче башка әдипләребезгә дә турыдан-туры каравын онытмаска тиешле. КПСС Үзәк Комитетының июнь (1983 ел) Пленумы һәм «Әдәби-нә- фис журналларның коммунистик төзелеш практикасы белән иҗади бәйләнешләре турында»гы карары әдәбиятыбыз алдында яңа һәм тагы да югарырак бурычлар куйды. Бу бурычлар — заман таләбе! Коммунистик киләчәкне төзү хакына зур хезмәт батырлыклары күрсәтеп, халык хуҗалыгының төрле тармакларында якты идеалларыбыз хакына үз- үзен аямый хезмәт итүче замандашыбыз таләбе! Партия чакыруын, заман таләбен күңеле, рухы белән үзенең гражданлык бурычы итеп кабул итәргә өйрәнгән совет язучысы алдында яңа иҗат үрләре тора. Республикабыз язучылары үзләренең чираттагы X съездын каршылаган көннәрдә бу олы җаваплылыкны аеруча тирәнтен тоеп, яңа иҗат планнары белән янып яши.