Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ ИПТӘШЛӘРЕ , ҺӘМ ТАНЫШЛАРЫ

Тукай әдәбиятка 1905 ел белән килеп керде. Ten хәрәкәтләндерүче кече пролетариат булган беренче рус революциясе аның эчен дә азатлык таңы иде. Тукай шул таңның сандугачы, шагыйре булды, революционерлар белән аралашып, үзе дә бу боек эшкә хәленнән килгәнчә элеш кертте. Бу кечкенә генә мәкаләдә без Тукай биографиясенең кайбер моһим якларына кагылып үтәбез. Тагын да тулырак мәгълүматларны укучы матбугатка әзерләнгән «Тукай һәм аның даирәсе» исемле китаптан табар I 1905 елның ноябренда Уральскида чыга башлаган «Фикер» газетасы сәхифәләрендә татар, казах һәм әзербәйҗан шагыйрьләренең исемнәре ош күренә. Алар арасыннан Тукай әзербәйҗанлы А. Сабир шигырьләрен аерып күрсәтә һәм аның шундый зчтелекле юлларын китерә: Күктән бер фәрештә гаҗәпләнеп әйтәдер: кешеләр, кешеләр! Нигә бу җир йөзен ал каннар каплый, кешеләр! Сабирның шигырьләрен эмоциональ, «күңелләр эчен бик кыйммәтледер» дип бәяләп, Тукай авторга яңадан-яңа шигъри уңышлар тели («Фикер», 1906, 19 ноябрь. 43 сан). Ике татар шагыйрәсе—Газизә Шәрилова һәм Маһирә Шакирҗанованың газетада чыгыш ясый башлауларына да Тукайның элеше бик зур. Алар тирән эчтәлекле шигырьләре белән казах хатынкызларына мороҗогать итәләр («Фикер». 1906. 29 октябрь, 14 декабрь саннары). Тукай Уральскида Укытучылар институты ачу эшендә эур тырышлык күрсәтә, җәмәгатьчелек вәкилләрен бу мәсьәләгә багышланган җыелышка чакыра. Вакыф1 средстволары нәрсәгә сарыф ителә дип, Диния назаратына запрос белен җибәрелгән хатка кул куючы 40 кәбенең алтынчысы булып Тукайның фамилиясе тәркәлгән («Фикер», 1906, 1 октябрь, 36 сан). 1906 елның 24 сентябремдә язылган бу хатта, җыелган акчаларны һәм шулай ук вакыф малларын ачылачак Укытучылар институты фондына күчерү таләп ителә. Бу Тукай биографиясенең әлегәчә яктыртылмаган бер сәхифәсе Гадәттәгечә, ул бу эшкә бетен күңелен бирел керешә, шигъри талантын да эшкә җигә. 1906 елның 1 октябрендә «Казан» кунакханәсендә булган җыелышны тасвирлаганда, Тукай, булачак Укытучылар институты ечен бер мең сум акча бирем дип игълан иткән К. Тохфетуллииның исемен аерып күрсәтә, хулиганлык эчен полиция тарафыннан җыелыштан чыгарылган миллионер X Гаделшинны да искә ала. институт ачуны яклап чыккан укытучысы Ә. Сираҗетдиновны һем Гомер хәлфә Хосэеноены да онытмый («Фикер», 1906, 6 октябрь. 37 сан). Корреслоиденциянең үзәгендә Г Тукайның Ф. Шәрипоа белән Укытучылар институты ачуга каршы чыгып, «безгә иске мәдрәсәләребез дә җитә, башка берни до кирәкми» дип чыгыш ясаган байгура белән бәрелешен сурәтләү тора. Г. Тукай аңа тирән сарказм аша һәм антик әдәбиятның иң яхшы үрнәкләренә тиңләшерлек җавап бире — Юк. Фатих абый! Безнең ул мәдрәселәремеэ генә җитми, башка милләтләрдәге кеби безгә дә 3—4 этажлы модрәссләр кирәк. Син. Фатих, әле күптән түгея генә ярлы идең, син шул ярлылыгым җитәр дип тормадың, кибет ачтың, сәүдә иттең, һәр ничек баерга тырыштың. Инде мәдрәсә ачу хосусына килгәндә җитәр дип әйтәсең, вә халәнки моселман кешегә милләт файдасын, үз файдасыннан осте тотарга кирәк. Юк, җитмәс, җитәр дип әйтме, безнең мәдрәселәремеэ руслар мәдресосо1 Охкыф — Асрар кеше якн жамагать тарафымнан Мадраса, макет һ 6. тоту еятк бкрела торган акма яки мал Т нең тәһарәтханәсендән дә шакшырак. Китәбез, алга китәбез, канәгать итмибез бу мәдрәсәләргә: син, Фатих абый, тәрәкъкыйга каршы килмә, әгәр анаң сине тугач та углымның шул буе да җитәр әле дип сине бер карыш озынлыгы тимер сандыкка салып үстерсә, яратыр идеңме? Җыелыштагы халык алдында «стенага терәлгән» Ф. Шәрипов Укытучылар институты ачу идеясе белән килешергә мәҗбүр була. Тукайның үткен тәнкыйть сүзләренә ул җавап тапмый, ләкин ничек булса да зәһәрен чыгармыйча түзә алмый: «Ярый, ярый алайса, даделмөгаллимин 1 ачылыр, ләкин ул ачылгач, аның эчендә Габдулла Тукаев шикелле редакциядә хезмәт итүчеләр ятмасыннар»,— дип кычкыра («Фикер», 1906, 6 октябрь, 37 сан). Гадел һәм туры Тукай газета битләрендә шундый ачыктан-ачык дошман фикерләргә дә урын бирә. Бу факт көрәшнең нинди кискен төстә барганлыгын сөйли. Монда инде мәгърифәтчелек рухындагы үгет-нәсихәткә урын юк. Безнең алдыбызга шулай ук критик реализм принципларыннан чыгып кына да аңлатыл булмый торган тормыш чынбарлыгы килеп баса. Уральскида Укытучылар институты ачу идеясен күтәреп чыккан егерме яшьлек Тукай, бу мәсьәләне газета битләрендә даими рәвештә яктыртып бара, ачылырга тиешле институт фондына средстволар җыю эшен оештыра, ярдәм сорап башка газета редакцияләренә мөрәҗәгать итә. Бу мәсьәләгә кагылышлы җыелышларга якын- тирәдәге авыллардан казахларны да тартырга тырыша, чын күңеленнән шатланып, газета укучыларга, Ф. Хәмидуллинның ачылачак Укытучылар институты өчен «Казан» кунакханәсе бинасының яртысын бирергә булуын хәбәр итә («Фикер», 1906, 15 октябрь, 38 сан). Тукай биографиясен тулыландыручы яңа фактлар, кайчакта көтелмәгән җирдән табыла. Мәсәлән, В. И. Ленин белән 1887 елның 4(16) декабрь сходкасында катнашкан Казан большевигы В. А. Перимовның Дәүләт думасы депутаты П. Ершов исеменә, Ю. Лапинаның кулга алынуы турында язган хаты, һәм шул уңайдан 31 депутатның Эчке эшләр министрлыгына запросы шагыйрьгә билгеле булган дип кем уйлаган?! Ә бер тарихи факт моңа уңай җавап бирергә мөмкин ди. Чөнки бу запроска кул куючылар арасында Уральск депутаты Недоносков та бар, ә аның отчетын тыңлаучылар арасында Тукай да булган. Димәк, әлеге хакта ул да белгән. Тукай Хаалын өязе татар крестьяннарының Дума депутаты трудовик С. Аникинга (милләте буенча мордва) мөрәҗәгатен дә белгән ди алабыз. Чөнки бу турыда укытучы большевик 8. Серов белән киңәшләшеп телеграмма җибәрүнең инициаторы 3. Бәхтияров булган2 . Ә ул исә 8. Бәхтияровның туганы. Мондый фактлар турында ■Фикер» газетасында Тукайның дусты Әхмәтсафа Байтирәков язып чыга. «Таң йолдызы» газетасы редакциясендә политик сәбәпләр аркасында Себергә сөрелгәннәр фондына акча җыялар һәм Петербургка, Недоносков белән бергә за- просларга кул куючы Дума депутаты Г. Ульянов исеменә җибәрәләр3 . Билгеле булганча, Тукай бу газетаның даими укучысы һәм язышучысы иде. Димәк, ул да бу хәлләрдән хәбәрдар булган. Бәлки әле үзе дә аз-мазлап булса да акча җибәргондер. Тукай Казанның революцион түгәрәкләрендә катнашучы Б. Каратаевның кардәше, М. Каратаев белән элемтә тоткан 4 . Тукайның танышы. Уральск херби реаль училищесының укучысы И. С. Кашкинбв- ев. социалдемократларның укучылар оешмасына кергән Е. Ларин һәм Беняминович белән таныш була. Алар белән элеккеге «Уралец» газетасы редакторларының берсе С. Меликовның (Меликянц) улы —М. С. Меликов та аралашкан. И. Кашкинбаев менә шул Меликовлар фатирында яшәгән була5 . 1910 елда Казан университетының медицина факультеты студенты булган һәм Ямашевлар квартирына килеп йөргән И. Кашкинбаев белән Тукай Казанда да очрашкан. «Фикер» газетасының 1906 ел 3 сентябрь санында басылган «Уральскида Дума членын вә табигын8 нагайкалау» дигән корреспонденциянең текст үзенчәлекләрен Дарелмөгаллимии - ирләрдән укытучылар хәзерли торган уку Порты ' <, '"‘ эсс дәүләт архивы. I ф. I тзсв. 7079 вш, M0-I4I битләр ТАССР үзәк дәүләт архивы, 199 ф. I тасв.. 2638 ЭШ, 21 б • Шунда ук 199 ф. I тасв.. 7 57 б. * дп - “•5 ” б '™< • Табигь иярүче, берәүнең артыннан баручы А бит; 13 бит; борнаев кебек сәүдәгәрләрнең тире эшкәртү предприятиеләре эшчеләре арасында тараталар. Тукай сәүдәгәр Додоновның кирпеч заводында да булган, анда эшләүче рус һәм татар эшчеләренә үзенең журналларын, шулай ук тыелган әдәбият тараткан † ‡. Яшь эшчеләр белән бергә Тукай революцион басмаларны шәһәр халкы арасында таратуга да катнаша. Мәсәлән, 1906 елның 20 августында булган митинг вакытында ул А. Гладышев, К. Исаевлар белән бергәләп «Карт вахмистр» листовкасын, «Варшавянка» җырын таратып йөри. Бу листовкаларда революционерлар казакларны һәм солдатларны баш күтәргән эшчеләргә атмаска, «опричниклар» булмаска өндиләрг . Тукайның тимер юлда эшләүче большевик танышы Н. А. Покатилов: «Большевиклар тимер юлчылар, механик мастерскойлар, эчәк эшкәртү заводы эшчеләре арасында революцион эш алып бардылар, түгәрәкләр оештырдылар, лекцияләр укыдылар, өндәмәләр, листовкалар тараттылар»,— дип искә ала ’. Социал-демократ Д. Колотилин белән Тукай һәм К. Төхфәтуллин «Яңа тормыш» исемле газета чыгару турында килешү дә төзиләр. «Фикер» газетасы битләрендә искә алынган социал-демократ М. А. Мандрыкның Пушкин йортында сөйләгән лекцияләрен Тукай да тыңлаган булырга тиеш («Уралец», 1905, 21 октябрь, 217 сан). Тукай революцион җырларны — гролетариат гимнын, «Варшааянка»ны яратып башкарган. «Уральскида хөррият бәйрәме» мәкаләсендә ул 1906 елның 20 августында булып үткән митингны һәм демонстрацияне тасвирлый, халыкның революцион җырлар башкаруын махсус билгеләп үтә *. Революцион җырларның образлылыгы, алар- ның нигезе черегән иске җәмгыятьне кискен рәвештә кире кагуы шагыйрь күңелене хуш килә. Тукайның күп кенә үз шигырьләре дә халык җырларына әверелде. Тукай мәкаләләре царизмның халыкка каршы политикасын фаш итә, буржуаз милләтчелек идеологиясен кире кага. Туры сүзе өчен дошманнар шагыйрьдән үч алалар, төрлечә эзәрлеклиләр, до- нослар язалар. 1906 елның 4 маенда кадимче руханиларның куштаннары «Әлгасрел-җәдит» һәм «Фикер» басыла торган типография күршесендәге бинага ут төртәләр. Көн җилле була, ә янгын сүндерү командасы бик соңарып килеп җитә. Көндезге сәгать 3 тән кичке 8 гә кадәр янгын алты йортны ялмап ала. Тукай һәм аның дуслары типографиянең машиналарын, җиһазларын саклап калалар. «Фикермнең чираттагы саны чыгуы тоткарлана («Фикер», 1906, 8 май, 17 сан). Шул ук елның июлендә погромчылар типографиягә һөҗүм ясарга уйлыйлар, ләкин эшчеләр бу хәлне булдырмый калалар. «Бәянелхак» рухландырып торган Уральск карагруһчылары һәм милләтчеләре 1906 елның 15 август төнендә К. Төхфәтуллинның квартирасына бәреп керергә уйлыйлар, аларга редакторны, аның балаларын һәм шулай ук Тукайны үтерергә кушылган була («Фикер». 1906, 18 август, 31 сан). Реакция алдында баш имәгән Тукай 1907 елның мартында «Әлгасрел-җәдит» журналының 3 санын чыгарып: «...Без бәян 'итәбез ки «Әлгасрел-җәдит»не... һаман да дәвам иттерәчәкмеэ. Без Уральск шәһәренең кояшларын сүндереп, халкын караңгыда калдырып адаштырырга кулымызда аз гына бер икътидар6 , тәнемездәҗан бар вакытта асла разый булмаячакмыэ. Безнең мәйданымыз милләт каһарманнарының мөбарәзәсе ’ өчен ачыктыр. Килсеннәр ул шанлы вә намлы каләмнәрен уйнатсыннар! Әйдәгез, брадәрләр!4 Яэыңыз, языйк, таратыйк... нур сачыйк, нурланыйк...» дип язып чыга. («Әлгасрел-җәдит», 1907, 3 сан, 116 бит). Югарыда кыскача әйтеп үтелгән фактлар Тукай биографиясен шактый тулыландыралар. Алар шулай ук Уральск социал-демократлар оешмасы тарихының кайбер сәхифәләрен дә җанландырып җибәрәләр. 31 январь. 19М ел) авторда саклана ” °В1 ° РЫНа <31 Декабрь. *. “г:™" Тукай Г Әсәрләр Дүрт томда 3 т Казан. 1976. 151 б ‘ Икътидар — квч. ‡ Мвбарәзә — бергә-бер чыгып сугышу. ' Брадәр—нр туган, дус. иптәш 1953 сл