ТОРМЫШНЫҢ ҮЗЕ КЕБЕК
АТИЛЛА РАСИХНЫҢ ИҖАТ ПОТРЕТЫ
Роман кебек олы жанрга мохтаҗлык, сусау бер кайчан да канәгатьләндереп җиткерелмәгән кебек. Проза адымнарын роман масштабы белән үлчәгән елларыбыз бар иде. Бер хакыйкать соңрак аңлашылды: әдәбият, гел без теләгәнчә, бер баскычтан икенчесенә күтәрелә-күтәрелә югарыга таба гына ашмый, аның борылмалы юллары, сикәлтәләре байтак икән. Тормыш белән тыгыз бәйләнештә торып, аны югары гражданлык һәм социаль нормалардан чыгып аңлатырга сәләтле әдипләр генә әлеге жанрда уңыш казана алалар. Язучы Атилла Расих әнә шундыйлардан. Ул иҗат гомеренең иң зур элешен романга багышлады — менә утыз ел инде, нигездә, роман язу белән шөгыльләнә. Утыз ел буе язучы белән укучы арасында тормыш, аның шактый катлаулы яклары турында җитди әңгәмә бара.
Атилла Расих китапларының күбесе бәхетле язмышка очрады — кызыксынып, яратып укылды. Алар арасында әдәби эшләнеше, тезелеше, тема-идея бетеклеге һәм үткенлеге ягыннан аеруча камил әсәр — «Ике буйдак» (1965) романы, проблемасының актуальлеге һәм үткенлеге белән аерылып торган «Язгы авазлар» (1963), тормыш-кен күреш мөнәсәбәтләре бик тулы сурәтләнгән, күпләребезне уйга калдырырлык «Сынау» романнары... Бу әсәрләргә тормыш мәсьәләләре катлаулы, җитди, чуар, герле һәм борчулы яклары белән дә килеп керәләр. Язучының геройлары һәркем, һәр урында үзләре дә сизмәстән, олы сынау — кеше исемен йөртәргә сынау үтәләр. Әле әйтелгәннәр бер «Сынау» романына гына кагылмый, әнә шул тормышчан җитдилек — А. Расих романнарының әһәмиятле сыйфаты.
Шул ук теләк әдипне «Дустым Мансур» һәм «Ямашев» әсәрләрен дә язуга этәргән. Бу ике романны үзара якынайткан як — үткәннәргә бүгеннән әйләнеп карау омтылышы. Тарихны өйрәнү, бәяләү Атилла Расихка җиңел генә бирелми. Ә сарыф ителгән көч — бихисап. Әсәрләрнең язылу даталарына гына күз салыгыз: «Дустым Мансур» — 1955—1968, «Ямашев» трилогиясе — 1968—1982. Романчының бөтен иҗат чорын шушы ике әсәр иңләп алган түгелме? Шулай да торган әсәрләргә әверелде. «Дустым Мансур», «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Каһарманнар юлы», «Сынау» романнары, «Ямашев» трилогиясе әнә шуны раслап торалар.
Атилла Расих — тормышны тарихи үсешендә ачу максаты белән, чынбарлыкның мөһим һәм җитди якларына кыю мөрәҗәгать итүче, иҗат диапазоны шактый киң булган әдипләребезнең берсе. Конфликтларның актуальлеге, тормыш күренешләренең табигыйлеге һәм реальлеге аның иҗатында иң алгы планга куела, романнарының эстетик кыйммәте күбрәк шул сыйфатлар белән билгеләнә. Кагыйдә буларак, А. Расих әсәрләрендә әһәмиятле иҗтимагый мәсьәләләр күтәрелә һәм кыю рәвештә чишелә. Алар көчле гражданлык хисе белән сугарылган булалар һәм чорның алдынгы кешеләренең тормышларын, эшләрен һәм яңалыкның, прогрессив идеяләрнең тантанасын тасвир итәләр.
А. Расихның романчы булып җитешүе һәм танылуы илленче елларга туры килә. Аның бу жанрдагы дебюты «Дустым Мансур» романы булды. Роман яшьлеге социализм төзүнең җанлы чорына туры килгән кешенең чыныгуы, формалашуы һәм социализм идеяләре өчен ныклы көрәшчегә әверелүе турында сөйли. Автор шактый киң таралган классик алымнар белән эш итә — эшче егет Мансурның биографиясе билгеле бер эзлеклелектә, хронологик тәртиптә тәкъдим ителә, характер үсеше дә әнә шулай югарыга таба, бер баскычтан икенчесенә күтәрелә бара. Герой әсәргә тыйнак, аз сүзле, оялчан яшүсмер буларак килеп керә. Ятим егет — кем үзенә якты чырай күрсәтсә, шуңа сыенырга әзер. Ә тормыш җиңел генә юлга салынмый. Хисами абзыйлары өендә ачлы-туклы яшәп, соңрак Габделбәрләрдә ялчы булып йөргәннән соң, ул гигант төзелешкә барып керә, анда аңа дөрес юл күрсәтүчеләр табыла, егетнең күзләре ачылу, ныгуына үзендәге кайбер күркәм сыйфатлар — намуслылык, эчкерсезлек, туры сүзлелек тә сәбәп була. Ә бу сыйфатларның чыганагы билгеле: вакытсыз үлеп киткән намуслы кешеләр — әтисе белән әнисе балага яшьтән нык йогынты ясаган. Эшчеләр сыйныфы Мансурны кеше итә, ул җәмгыятьнең алдынгы кешесе, социализм өчен көрәшче булып җитешә. Бу — бер шәхси биография генә түгел. Мансур үткән юл — миллионнар юлы.
Романда язучының конкрет тормыш күренешләрен ышандырырлык итеп, үз буяулары белән сурәтләү сыйфаты ачык күренә. Әсәрдә хезмәт процессын, хезмәт пафосын сурәтләгән эпизодлар аеруча уңышлы. Күмәк хезмәт, социалистик ярыш, яшьләрнең эшкә, һөнәргә өйрәнүләре турындагы шактый ук профессиональ белем сорый торган бүлекләр дә җанлы һәм мавыктыргыч язылганнар. Егерменче-утызынчы еллар сулышын, заман куйган мәсьәләләр, чорның көнкүреш штрихлары — болар «Дустым Мансур» романында тасвирланган тарихи чор колоритын ачыграк күз алдына китереп бастырырга ярдәм итәләр. Һәртөрле корткыч элементларның социализм төзелешенә каршы киртә корып маташулары да, яшьләрнең аң-белемгә омтылулары, авыл белән шәһәр арасында икеләнеп йөрүче крестьянның психологик каршылыклары, наданлыкны бетерү өчен көрәш, хатын-кыз эмансипациясе, яшүсмерләргә урамның начар йогынтысы да бар.
Бер караганда, композицион катлаулылык һәм проблематик төрлелеккә каршы да чыгып булмый төсле. Чөнки күп планлылык, күп проблемалылык, тормыш күренешләрен киң фронт белән иңләп алу роман жанрының табигый сыйфатларыннан санала. Әмма алынган проблема турында сүз кузгатып үтү генә җитми, аның чишелешен, финалын да ышандырырлык итеп күрсәтү таләп ителә. Әлеге романның кимчелеге дә әнә шунда — күпчелек проблемалар кузгатылып кына кала. «Дустым Мансур» романындагы проблемалар күплеге төп идеянең тиешенчә ачылуына да комачаулык итә. Мәсәлән, ул чор өчен шактый әһәмиятле булса да, хатын-кыз азатлыгы, эмансипациясе мәсьәләсе әсәрнең композицион төзелешенә кире йогынты ясый — вакыйгалар үсешен тоткарлый. Хәдичә, аның әнисе һәм әтисе, характер буларак, тиешенчә гәүдәләндерелмиләр. Бу урында язучы куйган проблема характерлар үсешеннән килеп чыкмый, аның ясалмалылыгы, язучы тарафыннан махсус рәвештә кертелүе сизелеп тора. Дөрестән дә, кем ул Хәдичәнең әтисе? Ни өчен семья трагедиясе килеп чыккан? Бу турыда өстән-өстән генә әйтеп үтелә. Бу фаҗига укучыга аңлашылып ук җитми, аны тетрәндерә алмый. Сюжетның кайбер борылышлары әсәрнең ахырына кадәр укучы игътибарын суытмау вазифасын үтиләр. Мәсәлән, Хәдичәнең шәһәрдә шагыйрь белән мавыгуы һәм, бу кешенең кем икәнлеген аңлап, күңеле кайткач, яңадан Мансур белән очрашуы — укучыны беркадәр киеренкелектә тоту өчен генә китерелгән ясалма эпизодлардан. Әкәм шулай. «Дустым Мансур» романында авторның күп күзәтүләре үзәк идеягә буйсындырылмыйча, тормыш фактлары һәм күренешләрнең кайберләре әдәбият законнары таләп иткәнчә эшкәртелми генә әсәргә кертелгән иде.
Үзеннән-үзе аңлашыла, «Дустым Мансур» татар романы жанрын бизәп торучы әсәрләр рәтенә күтәрелеп җитә алмады. Атилла Расихның үз әсәрләре арасында да аның урыны бик түбән түгел. «Язгы авазлар», «Ике буйдак», «Сынау» романнарында исә әдип яңа, югарырак баскычларга күтәреләчәк. Шулай булгач, язучының роман елкәсендә беренче тәҗрибәсенә болай иркенләп тукталу кирәк идеме? Әйе, кирәк иде. Чөнки әлеге «балалык чирләре» язучы иҗатында әледән-әле үзләрен сиздергәләп торалар, ә мондый күренешләрнең олы, тәҗрибәле Атилла Расих иҗатында да очраштыргалап торуы борчылдыра һәм уйландыра. Әдип зур иҗатында бик аз урын алуларына карамастан, әлеге кимчелекләр әйбәт уйланылган, олы тема, олы идея, зур шәхесләрне ачардай әсәрләргә дә зыян китерәләр. Әдәби сүз техникасы, иҗат-композиция бөтенлеге законнарын санга сугып бетермәү «Ямашев» трилогиясендә дә сизелеп, әсәрнең әдәби җәмәгатьчелектә тагын да кечерәк яңгыраш алуына комачаулык итте.
Күренекле татар революционеры, ленинчы Хөсәен Ямашев образын әдәби гәүдәләндерү — үтә кыен һәм җаваплы бурыч. Әгәр моны әдәбиятыбыз алдында торучы, әле һаман да үтәлмәгән олы бурыч — күренекле татар эшлеклеләре образларын иҗат итү эшенең бер өлеше итеп карасак, Атилла Расих тарихи роман традицияләрен үстерүче дә, яңа юл яручы әдип буларак та күз алдына килеп баса.
Татар прозасында тарихи-революцион романның мәгълүм традицияләре бар. Сүз «Безнең көннәр» (Г. Ибраһимов), «Язгы җилләр» (К. Нәҗми), «Онытылмас еллар» (И. Гази), «Рукай» (Ә. Фәйзи), «Гафурлар гаиләсе» (Г. Шәрипова) романнары турында бара. Гафур Коләхметов, Галимҗан Ибраһимов, Хөсәен Ямашев, Мулланур Вахитов, Камил Якуб, Шамил Усманов кебек күренекле революционерлар һәм Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Мирхәйдәр Фәйзи кебек XX йөзнең беренче чирегендә балкыган әдәбият йолдызлары — тарихи шәхесләрнең гүзәл тормышлары күпме яңа буыннар өчен яшәү һәм халыкка хезмәт итү үрнәге булыр иде. Аерым матур мисаллар булса да, әлегә бездә тарихи шәхесләр турында роман, повесть язу ысуллары, принциплары яңа эшләнә генә килә. Әдәби үсешнең хәзерге этабында әлеге идеаль эшкә беренчеләрдән булып тотынуы Атилла Расихның кыюлыгы, әдәбият мәйданында егетлеге дип бәяләнергә хаклы. Җәмәгатьчелек әдипнең бу адымын хуплап каршылады — Атилла Расихның иҗади ашкынылыгы Тукай бүләге белән зурлангач, «Ямашев» трилогиясе дә искә алынды. Шулай да болар тарихи фигураны әдәби планда гәүдәләндерү принципларын кую һәм тормышка ашыру проблемалары хакында җентекләбрәк сөйләшү кирәклеген инкяр итми. Башкача әйткәндә, трилогиянең уңышы нәрсәдә һәм сәнгать камиллегенә югарырак баскычына күтәрелергә аңа ниләр комачаулаган соң?
Осорлы кисеп җитлеккән, тәҗрибәле, үзен бөтенләе белән революциягә багышлаган кешенең олы тормыш юлы сәхифәләре — Хөсәен Ямашевның 1905—1912 еллардагы әшчәнлеге сурәтләнә. Нәкъ шушы чор аның большевик буларак үсеше, хезмәте, керәшен яктыртырга зур мөмкинлекләр бирә. Образ киң социаль мохит эчендә, революцион үсеш һәм реакция елларындагы катлаулы элемтәләр, мөнәсәбәтләр аша ачыла. Галимҗан Сәйфетдинов, Гафур Коләхметов, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури кебек шәхесләргә дә әсәрдә байтак урын бирелә. Оренбургта «Урал» газетасын чыгара башлау тарихы драматик кискенлеге белән җәлеп итә — ул үзе генә дә җитди һәм мавыктыргыч бер повесть кебек. Атилла Расих документальлек, тарихилык принцибына нык таяна. Ул укучыны яхшы өйрәнелгән, җентекләп тикшерелгән, бай һәм күп санлы тарихи материаллар белән таныштыра. Тарихи әсәр өчен тарихи фактларның документаль төгәллеге, әлбәттә, төп җирлек, нигез булып санала. Атилла Расих, тарихчы буларак, зур эш башкарган. Билгеле, бу — тарихи фактларның бирелешендә яисә аларны аңлатуда аерым бәхәсләргә бөтенләй урын калмаслык дигән сүз түгел әле. Шулай да, иҗат процессының әлеге этабындагы кыенлыкларны автор, нигездә, җиңеп чыга алган.
Чын кыенлык икенче этапта — гаять бай фактик материалны художество теленә күчергәндә, образларда гәүдәләндергәндә башлана. Мәгълүм булганча, язучы үз әсәренең темасы, идеясе, максатлары таләп иткәнчә, тормыш күренешләренең тиешлеләрен генә сайлап ала. Атилла Расих исә башка төрлерәк юлдан бара. Тарих материалларыннан ул әсәрдә мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырыша. Табылган фактларның кайберләре сюжет агымына бик үк ярашып җитмәсә дә, автор аларны әсәрдә файдалану юлларын таба. Мәсәлән, Җәгъфәр белән бәйләнештә хаҗга баручылар, мөһаҗирләр маҗаралары җентекләп тасвирлана. Бу — кызыклы һәм оста язылган битләр. Шулай да бу хәлләр-вакыйгалар башка әсәрдән килеп кергән кебек — игътибарны читкә алып китәләр. Җәгъфәр юлы — принципларына хыянәт иткән, аумакай, адашучан, вак җанлы кешенең тарихы. Җәгъфәр — Хөсәеннең антиподы итеп уйланылган. Дөньяга капма-каршы ике мөнәсәбәттә торучы бу кешеләрне янәшә һәм каршы куеп чагыштыру алымын да бик үк уңышлы дип булмый. Дөресендә Җәгъфәр Хөсәен Ямашевка каршы торырлык та, аның белән чагыштырырлык та фигура түгел. Гомумән, Хөсәен һәм Җәгъфәр мөнәсәбәтләре, мөгаен, әсәрнең беренче кисәгендә генә аклана торгандыр. Соңыннан Җәгъфәр Хөсәеннән ераклашканнаң-ераклаша. Һәм бу провокаторның хатлары яисә Тукайга матур булып күренергә тырышкан эпизодлары инде укучының сүрелгән игътибарын яңадан тергезергә тырышу кебек кенә тоела.
Хөсәен — Хәдичә мөнәсәбәтләре, һичшиксез, әсәрнең әһәмиятле һәм лирик юнәлешен билгели. Биредә Хөсәеннең иң якын кешесенә карата үтә җылы карашы, йөрәк хисләре гәүдәләнә. Хөсәенгә үзенең изге максатына якынаерга да ышандырырга, алар өчен дә көрәш алып барырга туры килә. Кешеләр өчен көрәш, марксистик-ленинчыл идеологияне халыкның төрле катлауларына җиткерү эше әсәргә драматизм көче, киеренкелек өсти. Бу юлда югалтулар да, җиңүләр дә очрый. Әсәрдә шул көрәш рухы ачык гәүдәләнә. Турыдан-туры Хөсәен Ямашев йогынтысы, тәрбиясе белән революция эшенә тартылган Фәхретдиннең — пролетарлашып китүче татар крестьяны тибының — тормыш сукмакларын аеруча бер эзлеклелек белән карап, күзәтү игътибарга лаек. Галимҗан Сәйфетдинов образын да авторның иҗади ачышларыннан берсе итеп билгеләп була. Ул үз сыйфатлары, характер билгеләре белән хәтердә кала. Үтә тәвәккәл, кыю, ләкин революцион дисциплина, конспирация таләпләрен бик үк санга сугып бетермәүче, шулай да үз юлыннан тайпылмыйча баручы революционер күз алдына килеп баса. Икенчедән, аның янәшәсендә ифрат сак конспиратор, иптәшләренең дә, үзенең дә кирәкмәгәндә ут астында калуына юл куймаучы Хөсәен Ямашев фигурасы, аның алымнары, тактикасы ачыграк гәүдәләнә.
Ә менә Ямашев янәшәсендәге Тукай образында андый художество яңалыгы күренми. Атилла Расих бу очракта Тукай турындагы популяр әсәрләр кысасыннан читкә чыкмаган. Шагыйрь биредә мәгълүм хрестоматияле шигырьләрен сөйләү һәм инде һәркемгә таныш тормыш, поэзия фактларын иллюстрацияләү өчен генә катнаштырылган кебек. Әсәрдә, аерым очракларда, әдәби эпизодка рух, җан өрерлек күренешләргә, сурәт-тасвир кебек элементларга таяну җитми. «Хатыны аны күптәннән борчылып көтә иде,— дип яза А. Расих.— Хөсәен ашыгып баскычтан менде, хатынына бер-ике җылы сүз әйтте, тик өйгә керү белән аштан баш тартып, китап, брошюралар актарырга тотынды». Биредә Хәдичәнең ничек борчылуын да, Хөсәеннең ничек ашыгуын да, әйтелгән бер-ике сүзнең нидән гыйбарәт икәнлеген дә, Хөсәеннең ни рәвешле баш тартуын да, ниһаять, нинди китаплар актарырга тотынуын да язучы башкачарак күрсәтә ала идеме? Әлбәттә, ала иде. Атилла Расих моны эшләмәде һәм образлы күренеш тә туа алмады. Герой нәкъ үзе буларак, кеше буларак күренми калды. Кызганычка каршы, трилогиядә моңа охшаган мисаллар очраштырып торалар. Художестволы сурәтне инкарь итү әсәрне кабул итүне авырлаштыра, геройларны төссезләндерә. Тасвир-сурәтләүдәге саранлык, әдәби образлылыкка игътибарсыз карау, тормыш күренешләрен турыдан-туры әсәр битләренә күчереп утырту — сәнгатьнең җаны булган образлылык категориясе белән хисаплашмау — ахыр чиктә күренекле революционер образының сәнгатьчә гәүдәләнешенә, аның тулы ачылышына сизелерлек комачаулык китергән.
Трилогиянең эшләнеше тигез түгел. Әнә шуннан да әдәби планда эшләнеп бетмәгән бүлекләр, югары зәвык белән, җиренә җиткереп язылган бүлекләр белән аралашып киләләр. Минем карашымча, әлеге кимчелекләрнең нигезендә, беренче чиратта, зур күләмле әсәрнең сюжет-композиция чикләрен бик ук дөрес билгеләп бетермәү ята. Вакыйга, сюжет тармакларының күплеге, фактлар муллыгы бу очракта баш геройны характер буларак тирәнрәк эшләргә мөмкинлек бирмәгән. Катнашулары бик үк мәҗбүри булмаган персонажларның күплеге гомуми картинаны чуарлый, игътибарны тарата. Болар искә алынса, әсәр, әлбәттә, җыйнаклана, төзекләнә торыр, аның идея-проблемалары тулырак ачылыр, ә Хөсәен Ямашев образ-характер буларак тирәнәер иде. Моңа ирешеп була. Чөнки, беренчедән, әсәр ныклы, җитди социаль-политик фундаментка нигезләнгән, икенчедән авторның иң яхшы әсәрләрендә («Ике буйдак», «Язгы авазлар», «Сынау» романнарында) персонажлар саны чикле, сюжет мускулатурасы нык, әдәби чаралар байлыгыннан нәтиҗәлерәк файдаланылган.
Язучы тарафыннан Хөсәен Ямашев фигурасын өйрәнү юлында башкарылган гаять җитди эш, олы хезмәт шуңа лаеклы тәмамланышны да сорый. Композицион төзеклек, сюжет сызыкларының һәм иҗат алымнарының төп идеяне ачуга максималь рәвештә хезмәт итүе, әнә шул гармониянең бик ачык мисалы — «Ике буйдак» романы. Әсәр бик ачык беленеп торган ике сюжет сызыгы буенча үсә — аның берсе Рәхим, икенчесе — Заһид линиясе. А. Расихның башка әсәрләрендәге кебек үк, «Ике буйдак»та герой тормышының хәлиткеч борылыш ноктасы булган кешелек эпизод белән ачылып китә. Рәхим авыр кайгы эчендә — аның хатыны үлгән. Ул биредә артык кала алмый, фән дөньясына китеп онытылырга, элек-электән күңеленә тынгылык бирми килгән планын тормышка ашырырга уйлый.
А. Расих геройлары төп максат, төп идеал яктылыгында гына түгел, ә һәртөрле тормыш күренешләре эчендә дә күрсәтеләләр. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре, уңышсызлыклары, семья борчулары — берсе дә игътибардан читтә калмый, аларны автор өстән өстән генә сөйләп узмый. Тормыш куйган проблемалар, һәртөрле кыенлыклар белән көрәш процессы, аларны җиңеп чыгу әсәрнең әһәмиятле сюжет пружинасын тәшкил итә. Әмма тормыш-көнкүреш кыенлыкларын җиңеп, фәнгә бару процессы төп конфликтка ярдәмче роль генә уйный. Әсәрнең төп конфликты фәнгә, дөньяга карашларның бәрелешенә кайтып кала. Рәхим кеше буларак тә, галим буларак та, шул конфликт аша ачыла. Шулай итеп реалистик образның табигый бөтенлеге барлыкка килә, характер һәм автор идеясенең тәңгәллегенә ирешелә. Уңай геройны фәкать алсу буяуларга гына манып, киресен начар итеп күрсәтү алымы А. Расих өчен гомумән чит нәрсә. Рәхимнең антиподы Заһидны һич тә классик явыз типлар рәтенә кертеп булмый. Тырышлыгы, зирәк акылы, таланты белеш институттагы урыны, авторитеты ныгуына китерә. Шулай да аның характерындагы уңай сыйфатларның үсеп китүен чикли торган бер фактор бар: Заһид — тормыш агышына үтә ярашучан тип. Принципсызлык, әһәмиятле нәрсәләрдән читләшергә теләү, нәрсә дә булса килеп чыкмасы дип сагаю еллар буе Заһид аныңда тамыр җәеп килә һәм аның хаксызлык юлына басуына сәбәп була. Хәлиткеч моментта Рәхим һәм Заһид капма-каршы позициядә калалар. Композицион тезелеш һәм конфликтның иң югары ноктага җитеп чишелешен дә шушы кереш һәм оның нәтиҗәсе билгели. Шунысы характерлы: әсәрнең беренче өлешендә бу бәрелешне әзерләрдәй сәбәпләр юк кебек. Алай гына да түгел: Заһид белән Рәхимнең үзара мөнәсәбәтләре иң гади һәм иң яхшы рәвештә булып, башка сюжет җепләреннән әллә ни аерылып та тормый. А. Расих тәфсилләп, зур түземлек һәм сабырлык белән әлеге фикер һәм карашларның котылгысыз кискен бәрелешкә алып килүен сурәтли. Конфликт укучының күз алдында әзерләнә, оеша һәм чишелә. Вакыйгалар үсешенең логик тезмәсе, көнкүреш картиналарының тормышчанлыгы характерлар үсешенең кире кагып булмаслык дәлилләнүе — биредә художник кулы гына түгел, ә фактларга һәм марксистик-ленинчыл тәгълиматка таянып эш итә белүче галим кулы да сизелә.
А. Расих вакыйгаларны объектив һәм битараф планда сурәтли. Һәрхәлдә, идея дошманнарына әверелгән Рәхимгә дә, Заһидка да авторның симпатия һәм антипатияләре ачык сизелми. Бу яктан «Ике буйдак» романы Шәриф Камал яратып кулланган объектив сурәтләү алымнарын искә төшерә («Акчарлаклар» повесте, «Таң атканда», «Матур туганда» романнарындагы кебек). Шулай итеп, укучыга уйланырга, аның интеллектуаль эшчәнлегенә урын кала. Ике төп образ капма-каршы позицияләрдә калсалар да, аларның берсен тоташ уңай, икенчесен тоташ кире дип санау читен эш. Бу бигрәк тә Заһидка карый. Ул нәфрәттән бигрәк, кызгану хисе уята. Бу образда билгеле күләмдә трагизм билгеләре дә бар. Ул үзенең әйбәтлегенә, намуслы кеше икәнлегенә ышанып йөри. Рәхимне эшкә алганда да, романның беренче өлешендәге башка күп кенә эпизодларда да ул үзен яхшы яктан гына күрсәтә, кешеләргә яхшылык тели. Заһид үзенең эш остасы булып әверелгән, аның төпле фәнни карашлары бар, студентлар да аны яраталар. Аның өчен яхшы лекция укып чыгу — чын күңел азыгы, шатлык чыганагы. Ул — итагатьле, яхшы мөгамәләдәге кеше, якын кешеләренең кәефләрен бозудан да бик курка. Әмма Заһидның бу сыйфатлары тормышның салмак, әкрен агышлы вакытында гына чагыла. Әгәр кискен момент килеп чыгып, аның үз иминлегенә кагылсалар, мондый чакта Заһид һич икеләнүсез үз интересын якларга керешә. Нәкъ әнә шундый кискен моментларда аның чын йөзе ачыла. Рәхимгә карата булган мөнәсәбәттә бу бик тә ачык күренә. Заһид электән Рәхимне белә, аны һәр очракта яклап килә. Әмма иң соңгы моментта мәсьәлә Заһидның кафедрадагы эшләре белән бәйләнгәндә — ул фәнне сатучы карьеристларны яклау юлына баса, алар өчен Рәхимнең идеяләрен корбан итә. Фән дөньясында гына түгел, мәхәббәттә дә ул шулай. Моны Заһидның Зөбәрҗәткә һәм Мәдинәгә карата булган мөнәсәбәтләрендә күрергә мөмкин. Бу мөнәсәбәтләр чын мәхәббәт булудан ерак торалар.
«Ике буйдак» күп планлы әсәр түгел, биредә персонажлар саны да чагыштырмача аз. Заһид белән Рәхимнең артык киң булмаган әйләнә-тирәсе, аз-маз белешләре һәм Рәхим белән Иван Ильич арасындагы бәхәскә кагылышлы кешеләр — әсәрдәге персонажлар башлыча менә шулардан гыйбарәт. Алар да характер буларак иң тулы сурәтләнгәннәре — Рәхим, Мәдинә, Заһид, Зөбәрҗәт. Әдип эпизодик образларны да истә калырлык итеп сурәтли белә. Әсәрнең һәр битеннән фән сулышы, югары уку йорты атмосферасы сизелеп тора. Монда фәнни терминология, тел әйләнмәслек сүзләр артына ышыклану юк, фән дөньясы атмосферасы геройларның рухи халәтләре һәм махсус штрихлар белән дә бик яхшы тасвирлана. Бу яктан А. Расихның язу манерасы күп кенә «технологик романнар» авторларына үрнәк була ала.
Алдан әйткәнебезчә, А. Расих үзенең романнарында укучыны вакыйгалар эченә кинәт алып кереп китә. Романнарның экспозиция өлеше бик кыска, әйләнә-тирәне, вакытны, портрет сызыкларын статик рәвештә тасвирлау алымы бу язучыда очрамый диярлек. Кагыйдә буларак, әсәр герой тормышындагы кискен, хәлиткеч эпизод белән ачылып китә. Геройдан нинди дә булса карар сабул итү сорала яисә аның тормышындагы бик әһәмиятле адымны атлаган чагы күрсәтелә. Билгеле инде, мондый эпизодларда геройның эчке хәле, хисләре, фикерләренә зур урын бирелә. «Аны язгы гөрләвекләр алып китте. Әле күптәнме соң әле алар матур киләчәк турында хыялланганнар иде... Аны үлем тырнагыннан коткарырга тырышып, Рәхим булдыра алырдайның барысын да эшләде. Тик һәммәсе дә юкка гына булды... Рәхимнең күңелен боздай салкын дәһшәт газабы ялый башлады» (Расих А. Ике буйдак. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1965 ел, 3 бит). Геройның кемлеге һәм аның халәте турында автор әнә шулай беренче юлларда ук сөйли башлый. Болай башлау геройлар хакында информация бирү белән бергә, вакыйгаларның алга таба үсешенә дә ишарәли һәм психологик төсмерләр бирә. Бу алым «Ике буйдак» романына гына хас нәрсә түгел. «Ямашев» романының экспозиция өлеше дә моңа бик охшаган. Яшь Хөсәен Ямашев беренче тапкыр сөекле әтисенең васыятьләре белән үз идеаллары, тормышка карашлары арасында зур упкын булуын тоя. Аның күңелендә кискен эчке көрәш башлана. «Дустым Мансур»да яшь егет беренче тапкыр шәһәргә килә — бу да аның тормышындагы борылыш ноктасы. «Язгы авазлар»да исә безнең бик күп роман һәм повестьларда булган ситуация — шәһәр безнеченең үз теләге белән авылга эшкә килүе алынган. Бу яктан ул «Күтәрелгән игрем»не дә хәтерләтә башлый. Хәтта эпизодлар тезмәсендә аваздашлык сизелә. Фәхретдиновның авылга килеп җиткәнче юлда күргәннәре, тәэсирләре Давыдовныкына тартым. Билгеле, А. Расих Шолоховны кабатларга да, аңа иярергә дә теләми. Бу охшашлык ничектер ирексездән килеп чыга. Әмма иң әһәмиятлесе, әлбәттә, бу түгел. Авторның көчле ягы — актуаль проблемаларны күтәрү һәм оста, тормышчан итеп чишә белүендә. «Язгы авазлар» романы илленче еллар өчен аеруча җитди һәм әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрә.
А. Расих, татар язучыларының беренчеләреннән буларак, авыл хуҗалыгындагы тугайлы кыен хәлне нәкъ булганча дөрес итеп тасвирлый. Романның тормышчанлыгын мәгълүм иткәндә тагын бер үзенчәлек — алдан уйлап куелган борынгы конфликт тирә-юньдә генә ыгы-зыгы килмичә, сюжетны чын тормыш ситуацияләре эчендә күрсәтә белү. Язучы әсәрнең башыннан ук куелган төп проблемаларны эзлекле рәвештә үткәрә, мәгъни проблемалылык әсәрнең иң әһәмиятле үзәген тәшкил итә. Төп идея, тенденцияләр юнәлеше бер генә минутка да онытылмый. Проблемалар догматиклык, күз буяучылыкны фаш итүгә яисә терлекләрне саклау мәсьәләсенә генә кайтып калмый, кеше характерларын ачып бирүдә дә зур роль уйный. Әсәрнең сәнгатьчә әһәмияте һәм авторның гражданлык кыюлыгы шуның белән аңлатыла да. «Язгы авазлар» романы — тормышчанлык позицияләреннән килгән очракта гына чын әдәби әсәр барлыкка килүе хакында сөйли торган тагын бер дәлил.
А. Расих романнарының конфликты һәрвакыт иң кардиналь, иң әһәмиятле, башлыча кеше тормышының мәгънәсен хәл итә торган олы мәсьәләләр тирәсенә корыла. Шуның белән бергә, автор тормышта була торган, көн дә очрый торган мәсьәләләрне дә онытмый. Атилла Расихның «Сынау» романында бүгенге көн геройлары хәрәкәт итә, эш-хезмәтләре, көнкүрешләре, рухи дөньялары белән бәйләнештә мәхәббәт, әхлак, гаилә мөнәсәбәтләре яктыртыла. Без эш сөючән, гадел, мөлаем кешеләр — карт профессор Галиәкбәр агай, аның кызы — кошчылык фабрикасында эшләүче сөйкемле Әлфия, фабрикага килгән яшь, тырыш белгеч Фәрит белән танышабыз. Шушы әйбәт, булдыклы, һәркайсы олы бәхеткә лаеклы кешеләрнең шәхси тормышлары бик үк көйле түгел. Әсәрдәге геройларның һәркайсы җитди әхлак сынаулары алдында кала һәм, әйтергә кирәк, бу сынаулар югалтусыз түгел. Бәхетле финал көтеп утырган укучы да аптырашта кала: сюжет җепләре һич тә ул көткәнчә җыелмый. Якын кешеләренең рухи фаҗигаларын үзенеке итеп тоеп йөрүче Галиәкбәрнең йөрәге берни дә күтәрә алмый: туктап кала. Фәрит өметсезлеккә бирелеп, эчүчелеккә сабына. Әлфиянең дә күңел яралары тиз генә төзәлмәс кебек. Тик Сафура гына Сарая (үзгәндәй) элеккечә яши бирә. Хәтта әтисен җирләргә дә кайтмый. Автор кара буяуларны мулрак салып җибәргәнме әллә? Юк, әсәрне укыганда андый тойгы кичермисең. Вакыйгалар үсеше дә, геройларның язмышлары да акланган — бу финалга А. Расих безне эзлекле алып килә. Тормыш юлыбыз үткәйдә үзебез турында гына түгел, якыннарыбыз, җәмгыять турында уйлыйк, безнең алгачларыбыз соңыннан башкалар язмышларына тәэсир итми калмый, җиңел тормыш, тормыштагы җиңел адымнар кемнең дә булса драмасына, күңел фаҗигасына әверелә, дип әйтергә тели автор.
А. Расих бу әсәрендә дә үз геройларының тормышның үзе кебек гражданлык сыйфатларын да, шәхси сыйфатларын да яктыртып бирүгә — тормышчан, ышандырырлык характерлар иҗат итүгә ирешкән. Кристаллдай саф, яхшы күңелле профессор Галиәкбәр татар әдәбиятында иҗат ителгән фән кешеләре образларының иң матурларыннан берсе. «Сынау» романы әдәби җәмәгатьчелектә зур кызыксыну, төрле фикерләр, бәхәсләр уятты. Тик бер нәрсә бәхәссез — яшь буынны югары әхлак нормалары буенча үстерү мәсьәләсенең үтә кискен, җитди куелышы, җәмәгатьчелек игътибарын шул проблемага юнәлдерү ягыннан бу романның әһәмияте бик зур.
А. Расихның сурәтләү принцибы нигезендә укучыга һәрнәрсәне җиткерү, объектив хәбәр итүгә кайтып кала. Тасвир-бизәк чараларын, сәяси алымнарны А. Расих сирәк куллана. Тел чаралары белән катлаулы психологик-лирик сурәтләр ясау үрнәкләрен аның иҗатында табып булмый диярлек. А. Расих — вакыйгаларны, күренешләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне бер-бер артлы һәм объектив рәвештә сөйләү тарафдары. Конкрет күренешләрне ул артык сүз уйнатмыйча гына, гади рәвештә укучыга җиткерергә тырыша. Вакыйгалар өченче заттан сөйләнә. Ягъни, барын да белеп, барын да күреп, герой-персонажларның эчке уйларын, фикерләрен белеп торучы автор үз исеменнән сөйли. Диалоглар, гадәттә, иң гади формада, күп очракларда автор аңлатмасыннан башка бирелә. Бу хәл персонажларның уйларын сурәтләгәндә дә күренә: уйлар, тәмам эшләнеп, әзерләнеп җиткән рәвешләрендә бәян ителәләр. Персонаж уй янына «дип уйлады» дигән бәйләүче сүзләрне кулланырга гына кала. Шул рәвешчә, кешеләрнең рухи халәте, эчке кичерешләре, шул мизгелдә хәлнең гомуми картиналары укучыга җиткерелеп барыла. Иң беренче планга информация, мәгънәне тулы бирелеше куела.
Авторның фән кешесе булуы, фәнчә рациональ фикер йөртү осталыгы сизелми калмый. Шул ук вакытта А. Расих фразаларының эчке музыкаль яңгырашы, ритмик нәфислегенә тиешенчә бәя биреп җиткерми кебек. Мондый урыннарда рациональлек, фикерләү формаларын образлылыктан аерып карау яисә өстен кую кире роль уйный — әсәрнең сәнгатьчә көче, эмоциональлеге кими. Әдәби форма һәм эчтәлекнең үзара гармониясенә ирешелмәгәндә, чын тормышчан, иң җитди проблемаларның да ачылмавы, укучы күңеленә барып җитмәве мөмкин. Бу хакыйкатьне һич тә онытырга ярамый. Нәкъ менә шундый каршылык — идеялелек, проблемалар актуальлеге, тормышчанлыгының кайбер очракларда тиешле әдәби алымнар аша гәүдәләнмәве А. Расих иҗатының үсешенә тоткарлык ясый. Һәм, киресенчә, әдәби формага игътибарны арттыра төшкәндә, әсәрләрнең иҗтимагый гражданлык көче тагын да үткенләнер, эмоциональ яңгырашы көчәер иде.
Атилла Расих татар прозасында кыю рәвештә үз юлын салып баручылардан. Аның прозада үз юнәлеше, үз принциплары бар. Принципларга тугрылык һәм ышаныч, дөреслекне яклый һәм кешеләр бәхете өчен көрәшә белү — аның әдәби геройларының да аерылмас сыйфаты. Язучының дөньяга карашы белән уңай геройларының тоткан юлы, позициясе арасындагы тыгыз бәйләнеш аерым-ачык күренеп тора. Атилла Расих заман, тормыш сулышын тоеп яши, әдәбиятка тормышның үзен алып килә һәм шул тормыш күренешләрен әдәби образлар аша укучыга җиткерүнең яңа юлларын эзли.