Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАБИГАТЬТӘ ЗАМАН ЧАГЫЛА

Индустриаль пейзаж... Шушы сүзләрне әйтүгә РСФСРның һәм ТАССР- ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Николай Кузнецов күз алдына килә. Бу табигый, ченки республикабызда мондый төр пейзажның тууы нәкъ менә аның исеме белән бәйле. Ватаныбызның индустриаль куәтен табигать җирлегендә гармонияле рәвештә күрсәтә алу Николай Дмитриевичның үзенчәлекле иҗат осталыгын билгели. Үзенең лирик, героик-эпик полотноларында ул Ватан образын нәкъ менә индустриаль пейзажчы буларак гәүдәләндерә. Темалар берничә сериягә берләштерелә. Әйтик, аның илленче елларда иҗат ителгән «Мәскәү. Өченче чакрым», «Зур станциядә», »Юлга да яз килде» һ. б. шундый- беренче полотнолары тимер юл темасына багышланган. Ә ан нары «хезмәтчел Идел» турында серия туа: «Казан — биш диңгез порты», «Су юлы ачылыр алдыннан»... Пейзан: жанрының индустриаль төре дамана үзгәрешләренә аеруча сизгер булуны таләп итә. чөнки илебез индустриясе күзгә күренеп үзгәрә тора. Әлеге таләпне тирәнтен аңлаган Н. Кузнецов та «алгы сызык»тан торып иҗат итәргә омтылды һәм гомеренең соңгы ун елында республикабызның индустриаль йөзен сурәтләүдә, төгәлрәк әйткәндә, нефть химиясе, автомобиль төзелеше темасын күтәрүдә аеруча зур уңышларга иреште. Мәсәлән, «Киләчәк силуэтлары», «Нефть чыккан якларда», «Индустриаль пейзаж» кебек картиналар халкыбызның хезмәт батырлыгы турында сөйләүче сынлы сәнгать телендә язылган елъязма буларак кабул ителә. Пейзаж цикллары арасында Казанга багышланганнары шулай ук рас самның уңышлы әсәрләреннән санала. Елдан-ел яшәрә баручы борынгы шәһәрнең урамнары, мәйданнары, күперләре. парклары полотноларда нәкъ менә индустриаль пейзаж остасы Кузнецов кулы белән кабатланмас рәвештә гәүдәләнгән. ...Кремль итәгендәге иңкүлектә язгы кояш нурларына коенып утыручы агачлар, әйтерсең, «тубыклары»на кадәр җәелгәнш кар суында үзләренең сылу гәүдәләренә карап хозурланалар. Анда-монда «кар утраучыклар» кү- ренгәли. Ябалдашларга үтә күренмәле көмешсыман җир буы сарылган. Мәһабәт агач кәүсәләре арасыннан Казан Кремле күренеп тора. Алтынсу-зәң- гәр тоннар гаммасы, композициянең тын ритмы борынгы корылманың бөеклеген ачу өчен бик отышлы файдаланылган. Һәм шул рәвешле автор Татарстан башкаласы символына әверелгән архитектур образның гармония- лелегенә ирешкән. Табигатьтә язгы уяну бара... Үткәннәргә яз аша карау күңелдә оптимизм хисләре уята.