ШИГЪРИ ӘКИЯТ
Олылар ечен дә, балалар өчен дә күп кенә кызыклы әсәрләр иҗат иткән язучы Батулланың рус телендә беренче китабы — «Сын- журавль» басылып чыкты. Анда нәниләр ечен кыска-кыска өч әкият бирелгән. Алар- ның өчесендә дә җанварҗәнлекләр тормышы, кош-кортлар дөньясы сурәтләнә, һәм аларның өчесе дә Батуллага хас поэтик фикерләүгә корылган. Өчесе дә бик кызыксынып укыла. Әмма шушы китапка исем биргән бер әкияткә — «Торна-малай» әкиятенә аерым тукталасы килә. Башта әкиятнең эчтәлеген искә төшеБалалары булмаганга кайгырышып гомер итүче карт белән карчыкка торналар бер малай калдырып китә. Ләкин картлар башта аның торналар бүләге булуын белми әле. Малай әкияттәгечә «ай үсәсен көн үсеп», тиз арада үсмер егеткә әйләнә. Ә бер көнне карт аучы-мәргән, улын үз һөнәренә өйрәтергә теләп аны яланга алып чыга. Әмма, үч иткәндәй, бер киек тә очрамый... Инде кайтып барган чагында гына күк йөзендә торналар көтүе күренә. Цунда карт, улының каршы төшүенә, ай- ваена карамыйча, торналарга ата. Ядрә көтү башлыгына тия. һәм нәкъ шул вакыт, карт янәшәсендә басып торган малай торнага әйләнә дә очып китә. Карт ялварып та, гафу үтенеп тә карый. Ләкин малай китә. Ул торналар көтүенең башлыгы урынын алып, күздән югала... Әкиятнең ахыры әнә шундый үзәк өзгеч моңсу күренеш белән тәмамлана. Әнә шул гаять мәгънәле күренеш хәтергә нык сеңеп кала, озак уйландыра. Бу әкияттә Батулланың иң әйбәт әкиятләренә хас бер сыйфат ачык гәүдәләре: әсәр тирән фәлсәфи фикергә корылган, әнә шуңа нигезләнгән, һәм ул фикер ниндидер эчке мәгънә булып кына калмый — ул фикер әкиятнең башыннан алып ахырына кадәр яшәүче, һәр җөмлә аша сизелеп һәм әкрен-әкрен көчәя килүче тәэсир булып чагыла, һәркемгә аңлаешлы һәм беркемне дә битараф калдырмаучы тәэсир булып! Алай гына да түгел, у^ әсәрнең бөтен тукымасында эрегән хәлдә — шигърият дәрәҗәсендә яши. Менә әкиятнең үзәге итеп алынган образлы күренеш — метафора. Балалары булмаган карт белән карчыкка торналарның ярдәм итүе, мадай калдырып китүе — әсәрдә табигый яшәү хасил ителү дип аңлашыла. Карт белән карчык күңелләре теләгән нәрсәгә, ягъни бүтәннәр кебек яшәүгә — гармониягә ирешәләр. Яшәү гармониясенә! Әмма, үзенең бәхетсезлегенә күрә, әкияттәге карт бу гармониянең нигезен, чыганагын, тамырын аңламый. Ул уйлап тормыйча — торналарга, димәк, табигатькә, димәк табигый яшәүгә, димәк, үзенең бәхетенә каршы кул күтәрә. Карт мылтыктан ату белән, аның малаеның, торнага әверелеп, аннан очып китүе — әсәрдә бик тә гыйбрәтле әхлакый сабак булып яңгырый. Әкияттәге карт инде укучы күз алдында торнага гына атмый. Ул үзенең малаена ата, үзенең дәвамчысына ата! Үз тамырына үзе балта чаба! Кешеләр яшәеше өчен бик тә мөһим булган әнә шундый әхлакый нәтиҗә ясала биредә. Дөньядагы, табигатьтәге һәрнәрсә нечкә, ләкин нык җепләр аша бер- берсенә бәйләнгән икән. Гаять тә тыгыз бәйләнгән икән. Табигать белән кеше алар — бербөтен икән. Шуңа күрә кеше торнага дип атса да — ядрә аның үзенә килеп тия икән! Шуңа күрә кеше бик тә игътибарлы булырга тиеш икән! Бигрәк тә кулында мылтык булса... ...Бер әкият белән танышу укучы күңелендә әнә шу