Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАТЛАНДЫ КҮҢЕЛ, САФЛАНДЫ

Гомер Эгей диңгезе ярлары сары комлы, сөзәк. Зәңгәр күкле Иония—Гомер туган төбәк. Кешелекнең бала чагы,— язу туган, димәк, Фикер туган, җырлар туган, көйләр туган төбәк. Җиде шәһәр бәхәсләште: Гомер миндә туган... Җиде шәһәр җиде җирдә, юлларында тузан. Җиде шәһәр юлларыннан Гомер җырлап узган, Офыкларда ак болытлар, үрләрендә урман. Балыкчылар, игенчеләр, һөнәрчеләр иле, Ак сакалны җилфердәтә җылы диңгез җиле. Җиде шәһәр бәхәсләште: Гомер — минем кеше... Җиде шәһәр юлларында булды аның эше. Лирасын бау белән бәйләп, иңбашына асып, Юлны таяк белән капшап, җиргә горур басып, Базарларда, мәйданнарда ил сулышын тыңлап, Йөрде аэд лира уйнап, озын җырлар җырлап. Эгей диңгезе ярлары ташы яшькелт-сары, Яшькелт сары ярга кага Эгей дулкыннары. Бөдрә чәчле, зәңгәр күзле, дәртле егет-ирләр Сөлек кебек кызлар белән уйнап үскән җирләр. Батырлар турында җырга колак сала меңнәр: Кешеләр кебек аллалар, алла кебек ирләр. Алиһәләр сылу йөзле, нәфесләре харап: Көрсенәләр нык бәдәнле егетләргә карап. Кояш алласы Гелиос күктән карап тора, Ай алиһәсе Селена аны алмаштыра. Йери Гомер җырлар җырлап, сандалие күннән, Ап-ак озын күлмәк белән кызгылт җилән кигән. Иңбашына лира аскан, ак сакалы билдән. Күзе күрми, җыр язалмый камыш каләм белән. Илле ел поэма язды күзләр күргән чакта, Җыр тыңлады, җыр җырлады моң-аһәңле чатта. Иген үсә, кошлар сайрый — ямьле алда-артта, һәр кыштырдау бик кадерле изге туган якта. Яр. буенда учак яна, лира кылы чыңлый, Батыр Одиссей турында балыкчылар тыңлый. ...Посейдон болгата суны, ярсу диңгез тынмый,— Тапкыр Одиссей турында диңгезчеләр тыңлый. Олимп буйлары күгелҗем, хыял күге иркен — Аллалар һәм алиһәләр йери төркем-төркем.~ Лира чыңлый, Гомер җырлый уңыш, бәхет юрап, Игенчеләр бәйрәмендә ул кадерле кунак. Күңел күзен үткәннәргә хисләр җитәкләде. Серле томанга төренгән Олимп итәкләре. Лира чыңлый, Гомер җырлый эш кешесен зурлап. Хезмәт халкы бәйрәмендә ул кадерле кунак. Борей иссен, чайкалдырсын елга камышларын, Эяр иссен, алып китсен эллен сагышларын! Җәфалаган, сөендергән кечләр төрле-терле, Кешелекнең сабый чагы, бөтен нәрсә серле. Берәр грек кунак җыя, үгез, тәкә суя, Өстәлләргә кан төсендә кызыл шәраб куя. Кадерле кодалар өчен мичкәләрдә сыра, Виноград шәрабы тулы амфоралар тора. Уенчылар кунакларның күңелләрен күрсен: Биючеләр биесеннәр, аэд җырлап бирсен! Чакыралар, Гомер килә, бөек шагыйрь тыйнак. Сакалы ак, чәчләре ак, чал арслан сымак. Җиде кыллы лирасының кылын чиртә-чиртә, Утыз мең юл поэмасын яттан сөйләп китә. Күрми торган зур күзләрен еракларга төбәп. Бер өлешен сөйләп уза, бер елешен көйләп: ...Афродита кебек кызлар күлдә киндер юар. Көлемсерәп бер караса, егет акылын җуяр. Еленаның чибәрлеге кырык кызга җитәр, Кем елмайса — шуның белән җир читенә китәр. Еленага күз төшерә азгын узгынчылар, Шул Елена аркасында тавыш-гауга чыгар. ...Ир йортына тугры, эшчән Пенелопа чибәр, Пенелопа кебек кызлар дөньяларны бизәр. Пенелопа киндер суга, эштә кич вә иртә, Ят ярларга күзен салмый, Одиссейны көтә. Эол иссен, чайкалдырсын елга камышларын, Эвр иссен, алып китсен эллен сагышларын! ...Агамемнон трофейлары күп вә төрле-төрле, Ул үзенә күп алды да, солдатка аз бирде. Агамемнон каты куллы, язмышларны бора, Явызлык һәм көч артында бәхетсезлек тора. Агамемнон бик тәкәббер, таш бәгырьле иде, Таш бәгырьле усал иргә хәтәр үлем килде... Күкләр зәңгәр, кырлар яшел, тау битләре соры. Бакыр пычак, бакыр сөңге, бакыр балта чоры. Илион болыннарында үсә билдән үлән, Бик күп гомерләр киселгән бакыр кылыч белән. Гектор батыр, Ахилл батыр, ай-һай батыр ирләр, Дәртле аэдлар аларны арсланга тиңләр. Илион яланнарында, һай, каберләр тулы. Кыска була батырларның данлы гомер юлы. Борей иссен, чайкалдырсын Эгей камышларын, Эвр иссен, алып китсен эллен сагышларын... Таң алласы Эос калкып, көннән язмыш үрә. Җыр патшасы Гомерне ул тагын юлда күрә: Лирасын бау белән бәйләп, иңбашына аскан, Шома таякка таянган, үзе тере дастан, Мәһабәт ир китеп бара илгә-көнгә ярап, Күрми торган күзләр белән еракларга карап. Дон Кихот белән әңгәмә Тәрәзәмә галәм сере кунган, Айга карап уйга талам мин. Фикердәшне тарих тынлыгыннан Әңгәмәгә чакырып алам мин. Почмакларда серле эңгер-меңгер. Сөңге, калкан тотып, ут йотып, Бер сөйләшеп утыру — бер гомер, дип, Килеп керде шулай Дон Кихот. Үзе юаш кына, үзе усал, Йезе җитди — исең китврлек. Сәлперәйгән мыек, кәҗә сакал, Күз карашы, ташны тишәрлек. — Чәйдән җитеш, синьор, варенье сал, Сервантесны укып киләбез... Син, Дон Кихот, тескә генә усал, Җаның алтын синең — беләбез. Син, идальго, зирәк, күлне күргән, Киң карашлы заман җимеше, Ярты мең ел келеп дөнья гизгән Хуҗа Насретдинның знесе. Дәверләрнең канлы зилзиләсен Ачы нәфрәт белән күзәтеп, Өч гасырдан артык ил гизәсең Гаделсезлек белән көрәшеп. Пират сатты сине, фашист атты,— Ә син һаман исән, үлемсез. Кешеләргә син булганда якты. Кешеләргә синсез күңелсез. Кешелекле акыл үләмени, Кешелекле фикер — гомерле. Кеше бәхете өчен чын кешеләр Үлем лагерьларын җимерде. Ни хәтле ил гиздең, ни хәтле җир, Кесәгә салмадың дукатны, Син, Дон Кихот, кыю, гайрәтле ир, Сабый бала кебек беркатлы... Көләч күңел саклый сафлык көчен, Намус эшли, зиһен уяна. Акыл һәм хис тутыкмасын өчен Көлеп яшәү кирәк дөньяда. • Әй, замандаш, бик болгавыр дөнья, Сугыш уты яна уңда-сулда, Бер көнең дә тыныч түгел монда, Бу өметле, бу хәвефле юлда, Әй, замандаш, бик болгавыр дөнья: Бик сагаеп соңгы хәбәр тыңла. Тынычланып гамьсез күзең йомма, Шартлый торган үлем тонна-тонна, Әй, замандаш, бик болгавыр дөнья! @ Бер горурлык хисе белән Халык халык булып тора, Җыры белән, эше белән, Иртәсе һәм киче белән Киләчәккә план кора, Бер яшәүчән хисе белән, Бер горурлык хисе белән ® Шигъри сүзем, йәз ел телдән төшмә, Челтерәп аккан чишмә кебек эшлә, Йөрәктән йөрәккә күч, кулдан кулга, Юлдаш булып яшә озын юлда! һәр халыкта иң кадерле нәрсә — Моңлы җыры, тапкыр әкиятләре, Моңнар басып, җаны җәберләнсә, Әкиятләре белән әйбәтләде, Әйбәтләнде, матурланды мизгел, Җырлый-җырлый түзеп була йөз ел. Ташкын сулар тәгәрәтеп килгән, Бозлык эзе калган йөзендә, Болгар илен, Бүләр җилен күргән Борынгы таш ята нигездә. Болын ягы, бөгелә-сыгыла үлән... Ятимлекне, мескенлекне Үзеңнән сыгып чыгар, Көнчеллекне, мин-минлекне Үзеңнән куып чыгар, Җилфер-җилфер җилләр иссен, Чылтырап аксын сулар... Иң кадерле илаЦи зат булып, Без көләргә, елмаерга тудык. Кояшлы көн, айлы кичләр кебек Якты чырай белән әйбәт холык. Әйдәгез, без гөлләр кебек торыйк! Ватан туфрагында ни үссә дә, Безгә кагылып үсте, Чәчәк чугын чайкап җил иссә дә, Җанга ягылып исте, Шуңа микән, туган җир әстендә Без имәннәр тесле. • Борчулы җәйләр кичендә Башыңны куйма мендәргә, Урманлы үрләр естендө Нәҗәгай уйный теннәрдә. Җиләк исе җил тесендә Кайгылар килә кемнәргәТ • һәр кенне бер белмәгәнне белдем, Бер уңышка күңел кинәнде. Бер басмага югарырак мендем, Биеклектә күңел тирбәлде.