Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮРНӘК БУЛЫРЛЫК ХЕЗМӘТ

Танылган әдәбият галиме Азат Әхмәдуллннның «Татар драмасы офыклары», «Татар драматургиясе» дигән китаплары бер үк вакытта диярлек денья күрде. Берсе — Казанда, икенчесе — Мәскәүдә. Әлега хезмәтләрнең беренчесе нигездә бүгенге драма мәсьәләләренә багышланган. Билгеле, бүгенгене үткәннән башка күз алдына китереп -булмый. Менә шуңа күрә, авторның татар драматургиясе «чишмә башы»н ей- рәнүе бик табигый. Китапларның икенчесендә нәкъ менә шушы юнәлештәге эзләнүләр үзәккә алына, һәм күтәрелгән мәсьәләләр социалистик реализм методы формалашу яссылыгында яктыртыла. Әлеге китапларны берәр терле эчке сюжет берләштерәме^ Андый сюжет бар. Мәкаләләрнең һәрберсендә дә бер уртак принцип сизелә. Сүз бүгенге заман комедиясе турында барамы, бүгенге драманың тенденцияләре һәм перспективалары яки Татар деуләт академия театрының репертуар политикасы яисә Т. Миңнуллин, Ш. Хо- сәеноа, А. Гыйлоҗев, И. Юзеевның аерым пьесалары хакындамы — автор әледән-әле уңай герой проблемасына әйләнеп кайта. Кеше шехесе концепциясе фәнни хезмәтләрнең эчке сюжетын тәшкил итә шикелле. Нәкъ менә шушы концепция мес- текыйль тикшеренү объектлары — драматургия һәм иҗат методы теориясе мәсьәләләрен табигый рәвештә берләштерә. Яшәешнең социаль мәсьәләләреннән чит- тәрәк торган кешенең социализм идеяләре ечен керешүче иҗтимагый аңлы кешегә әверелүе — А. Әхмәдуллинның тарихи-тео- ретнк хезмәтләрендәге эчке сюжетны хәрәкәткә китерүче үзәк чыганак әнә шуннан гыйбарәт. «Татар драмасы офыклары» китабында эзлеклелекнең җитенкерәмәве ечен авторны беркем де гаепләргә ашыкмас, моими жанр да бүтән, бурычлар да үзгә. Эмма шушы ике терле китапта галимнең планы шактый ачык булып күз алдына килә. Иң элек аның үзара мәнәсәбәтләрдә тәр- ле конъюнктураларга, фәндәге узгынчы модалар шаукымына бирелмәүчән икәнлеген билгеләп ү+әрге кирәктер, һәм, әлбәттә, ул, гомуми фән интересларыннан чыгып эш итүче буларак, үзенең эзләнүләре перспективасын ачык итеп күзаллый. Иҗтимагый яктан актив кеше концепциясенең, социалистик реализм методының үзәк проблемаларыннан берсе буларак, уңай герой проблемасына кушылып китүен дә автор нәкъ менә шушы галим планы нигезендә ейренүгә ирешә. Галим планы тешенчәсенә, билгеле, индивидуальлеккә бәйле мәгънә дә салынган. А. Әхмәдуллинның хезмәтләреннән күренгәнчә, галимнең фикер-карашы, симпатия һәм антипатияләре тотрыклы, иҗатчы буларак, аңа җанлылык характерлы. Ә бу сыйфатлар исә китапларның укылышлы булачагына күпмедер дәрәҗәдә ышаныч уята. Югыйсә шундый очраклар дә «ш була: марксистикленинчыл методология ягыннан шактый камил дәрәҗәдәге фәнни хезмәтләр дә кызыксынусыз укыла, чонки алар ниндидер авыр, «академик» телде язылганнар. Телнең артык дәрәҗәдәге фәннилеге А. Әхмедуллин китапларында да чагылып киткәли. Әмма, минем сиз-,- чә, китапларны күпләр кызыксынып укыр, чонки хезмәтләрдә, әлеге дә баягы, эз- ләнүчәи иҗатчы, хакыйкатьне ачыклау хакына, телесе кем белән кайнар бәхәскә керүче полемист күренеп тора Оппонентлар. әлбәттә, булыр. Кайбераүләрие Г Кәмалның татар драматургиясендәге ролен күпмедер киметебрәк күрсәтү дә канәгатьләндермәс. Китапларда, чыннан да. аңа азрак урын бирелгән шикелле Ә меиә Ф. Сәйфн-Казанлы һәм шулай ук Ш. Усманов пьесаларына бирелгән характеристикалар чагыштырмача зуррак килеп чыккан. һәм Г. Нняэбаевның «Беренче тәң» драмасы Г. Колехметов белән совет драТ маляры арасындагы купер ролен ути дип раслау да, мегаен, кайберәүларда бәхәс уятыр. Театр сөючеләр һәм драматургияне өйрәнүчеләр, гадәттә, мондый китапларны көтеп алалар. Дөресен генә әйткәндә, драматургия турында әлегә азрак языла, журнал мәкаләләре дә сирәгрәк күренә, монографияләр бармак белән генә санарлык. Ә А. Әхмәдуллин «Татар драматургиясе» китабының кереш өлешендә моның киресен расларга тырыша. Юк, үткән чорлар драматурглары аерым-аерым, махсус рәвештә җитәрлек өйрәнелмәде әле- (Бүген- геләре турында әйтеп тә торасы юк.) Әйтик, Ф. Әмирхан, Ш. «Камал, Г. Кутуй драматургияләрен махсус өйрәнгәнебез бармы? Минем карашымча, Н. Исәнбәт турындагы монография дә соңлабрак дөнья күрде. Хәер, соң булса да, уң булсын. Татар драматургиясенең үзәк фигураларыннан берсе К. Тинчурин иҗатына багышлап фәнни хезмәт язылса да, ул әле киң катлау укучыларга ирешә алмыйча, ягъни басылмыйча ята. Нигәдер М. Фәйзи турында да монография күренми. Югарыда санап үтелгән кайбер әдипләр хакында аерым мәкаләләрдән ниндидер мәгълүматлар алырга мөмкин, ә менә К. Әмири, Ә. Рах- манколый, Ф. Сәйфи-Казанлы һ. б. ларга карата әлегә битарафлык күрсәтелә шикелле. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: Г. Камал, Г Коләхметов, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт турында кырыгынчы-илленче елларда язылган аерым монографияләрдә анализ җитенкерәми, бүгенге фән дәрәҗәсе биеклегеннән караганда, алар бездә ничектер оптимизм уятмыйлар. Өйрәнү базасыннан, та- рихи-теоретик хезмәтнең нигезенә ята торган беренчел материалдан без җитәрлек файдаланмыйбыз һәм бу юнәлештә драматургияләре күлмедер кайтышрак булган кайбер милли республикалардан да калышабыз шикелле. Бу яктан караганда, А. Әхмәдуллин китапларының әһәмияте тагын да арта, һәм, аларны турыдан-туры татар драматургиясе турында гомумиләштерелгән хезмәтләрнең беренчесе итеп исәпләргә мөмкиндер. Күренеп тора: автор зур аналитик эш башкарган; практик яктан аңа күпчелек татар драматургларының иҗат эволюциясен өйрәнергә туры килгән. Урыны-урыны белән пьесаларның эчтәлеген сөйләп чыгу белән дә мавыгып киткәләгән. Дөрес, та- рихи-теоретик хезмәттә иллюстратив материал аналитик башлангычны басып китмәскә тиеш. Әмма монысы да күпмедер аклана. Татар драматургиясе тарихын колачлаган хезмәттә материалларны барлаудан котылып булмыйдыр. Шулай ук Ф. Бурнаш драматургиясенең киң яктыртылуы да, бер караганда, артык гаҗәпләнү уятмый. Тикшеренүче аның иҗаты турында кандидатлык диссертациясе язган. Юк, без Ф. Бурнаш шәхесенең зур итеп күрсәтелүенә каршы килмибез. Элеккерәк елларга караган эзләнү нәтиҗәләренең бүгенге фәннитеоретик фикерләү күзлегеннән тиешенчә каралмыйча кертелүе генә күңелдә бераз канәгатьсезлек тудыра. Без А. Әхмәдуллинның шундый фикере белән килешәбез: социалистик реализм методының татар әдәбиятындагы беренче яралгылары Г. Коләхметов драматургиясендә күренә башлый. Әлеге язучыны критик реалист итеп, пролетай әдәбиятка нигез салучы итеп санаргтмы? Яңа методның башлангычы турында фикер йөрткәндә, Г. Коләхметов, һичшиксез, үзәк фигура буларак калка. Автор аның революционер, гражданин, художник буларак кабатланмас шәхес икәнлеген исбатларга омтыла. (Монысы беркемдә дә икеләнү уятмый.) Әмма мәгърифәтчелек драматургиясенә (Г. Ильяси, Ф. Халиди иҗатлары, Г. Камалның беренче әсәрләре) кагылышлы күзәтүнең акцентыннан чыгып караганда, Г. Коләхметоәтан пролетар драматургияне түгел, ә татар драматургиясенең барлыкка килү тарихын башлап җибәрергә кирәк дигән фикер аңлашыла. Шулаймы? Без хаклы рәвештә Г. Камалны татар драматургиясенең атасы итеп саныйбыз. Ә тикшерелә торган хезмәттә ул ничегрәк сурәтләнә? Минем карашымча, аны Ильяси белән Халидидән әллә ни аерып булмый шикелле. Г. Камалның беренче пьесаларындагы сыйфат аерымлыгы әлеге драматурглар иҗаты фонында күрсәтеп бирелми. Хезмәттән күренгәнчә, ул үзенең карашы буенча мәгърифәтче-драматургларның уртасында тора. Камал инде, Халиди кебек, реакционер түгел, Ильяси кебек, әлегә демократ та түгел (?1). Бу фикер дә, минемчә, бәхәсле. Без Г. Камалны, иң беренче чиратта комедиограф итеп беләбез. Әмма комедия, А. Әхмәдуллин фикеренчә, «ранжир» буенча драмадан соң торырга тиешле, икенче төрле әйткәндә, татар драматургиясе Г. Колөхмо- товтан башлана. Янә сорау туа: шулаймы? «Татар драматургиясе» китабының бе ренче, икенче, еченче бүлекләре (хезмәтнең дүрттән еч елеше) аеруча уңышлы килеп чыккан. Шуны да билгеләп утарга кирәк: Г. Коләхметов драматургиясе җентекле, тулы һәм дәлилле тикшерелгән. Яңа күзәтүләр байтек. Әлеге драматург шәхесенең авторны чын мәгънәсендә җәлеп итүе сизелеп тора. «Ике фикер» бигрәк тә яхшы анализланган. Җентекле һәм тирән. Шулай ук Ф. Әмирхан драматургиясенә дә лаеклы бәя бирелгән, художник-психолог иҗатының әһәмиятен киметергә омтылган вульгар социологларның хаксызлыгы кире кагылгысыз дәлилләр белән расланган. Пьесаларның исемнәре турында фикер йерту. ачыграк әйткәндә, Г. Коләхметоа- иың «Яшь гомер»ен «Яшьлек» исеме астында күрү шулай ук кызыклы. Мондый очракта пьесаның исеме Ф. Әмирханның «Яшьләре» белән «туганлаша», тема уртаклыгы да ачыграк күренә, Г. Коләхметов белән Ф. Әмирхан пьесаларының әһәмияте арта тешә шикелле. Драматург М. Фәйзи иҗаты китапта реализмның яңа сыйфат казанышларына ирешүен күрсәтү рәвешендә яктыртылган. Шунысын да әйтергә кирәк: аның совет чоры иҗаты күпмедер идеаллаштырылып бирелә. Бу җәһәттән Б. Гыйззәт «Күпмилләтле совет театры тарихы» исемле хезмәтендә реальрәк карашта тора кебек тоела. Шулай ук А. Әхмәдуллинның да күпчелек фикерләре ышандырырлык итеп әйтелгәннәр. Иң еһәмиятлесе, революциягә кадәрле татар драматургиясе традицияләренә багышланган беренче бүлектә, кайбер те- гәлсезлеклвр булуга карамастан, теманың үсеш-хәрәкәте киң итеп ачып биреле, пролетар әдәбиятта, критик реализм һәм романтизм әдәбиятында социалистик чорның тәп иҗат методы тууга китерүче сыйфатларның туктаусыз арта баруы ышандырырлык ител күрсәтелә. Методологик яктан караганда, китапның икенче бүлеген, мегаен, иң камил бүлек итеп исәпләргә мемкиндер. «Яңа идея-зс- тетик принциплар зэләү юлында»... Бүлектә Октябрьдан соңгы әдәбиятта социалистик рәализм барлыкка килүгә кагылышлы мәсьәләләрнең күтәрелүе аның фәнни кыйммәтен бермә-бер арттыра. Хезмәтнең бу өлешендә драматургия иҗтимагый тормыш, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге бәхәсләр фонында тикшерелә. Ә менә мондый фон башка бүлекләргә бик үк җитенкерәми. Өченче бүлекнең дә уңышлы яклары шактый. Героик-реаолюцион драма жанры җирлегендә шәхес концепциясе — яңа тормыш, социалистик идеаллар өчен актив көрәшүче шәхес концепциясенең социалистик реализм методына хас яшәеш алуы нәкъ менә шушы бүлектә күрсәтелә, әлеге чор драматургиясенең үзенчәлекләре ачып бирелә. Чыннан да бу елларда язылган әсәрләр яңа дөньяның тууын документаль төстә яктыртулары белән кызыклы. Әйтик, Ш. Усманов. Ф. Сәйфи-Казанлы, Ф Буриаш, Г. Ибраһимов һ. б. авторларның драматургиясендә чынбарлык белән аларның сәнгатьчә бирелеше арасындагы аралык шулкадәр «тар» ки, геройның тормыш моделе характерның эстетик гәүдәләнешеннән әллә ни аерылып тормый. Китапның дүртенче һәм бишенче бүлекләрендә, уңышлы табышлар булуга карамастан, кайбер югалтулар да күзгә ташлана. Авторның комедия жанрына карашы беркадәр әйтеп үтелде инде. Романтик форма һәм жанрларга килгәндә, романтизм тешенчәсен, реалистик метод эчендәге сурәтләү тибы буларак, киңрәк һәм төгәлрәк аңлату сораладыр. Хәер, бу шактый катлаулы мәсьәлә, һәм аны махсус рәвештә әйрәнорго кирәктер. Автор инде болай да юл уңаеннан күп кенә мәсьәләләргә туктала. Менә без Азат Әхмәдуллинның ике китабын күздән кичердәк, татар драматургиясен проблемалы әйрәнү үрнәге белән очраштык. Кабатлан әйтик, драматургия буенча гомумиләштерелгән мондый хезмәтләр моңарчы бездә юк дәрәҗәсендә иде әле. Кайбер бәхәсле фикерләр тудыруга карамастан, әлеге хезмәтне, димәк, татар совет әдәбият белемендәге җитди казаныш итеп бәяләргә хакыбыз бардыр.