Поэзия
Фәнис Яруллин
Галиҗәнап Җыенды УЛ бер дә ашыкмыйча, Пешереп куйды өем-өем коймак: «Кемнәр кермәс сиңа, кемнәр чыкмас — Сабантуйда һәрбер кеше кунак». Кычкырдылар Аңа капка кагып: «Көрәшчеләр китте, әйдә, ашык». «Мин килмичә барыбер башланмый ул, Бәйрәмнәрдә мин бит иң зур башлык». Киенде Ул көзге каршысында, Киемнәрнең сайлап затлыларын: Үз төсенә килешә торганнарын, Бәйрәм көндәй матур, яктыларын. Тагын кемдер килеп тәрәз чиртте: «Йөгерешчеләр китте, тизрәк җыен». «Мин ашыкмыйм әле, чөнки минсез Башланачак түгел һичбер уен». Бетергәчтен өйдә барлык эшен, Дәрәҗәсен үзенең саклап кына,— Чыгып китте сабантуена Ул, Урам буйлап, атлап вак-вак кына, һәм башланды шунда сабантуе... Бу бәйрәмнең булып олы таҗы, Иң күрекле җирдә утыра иде Безнең галиҗәнап — Тамашачы. Көрәшче Озак ятты инде Нуриман карт, Үлә алмый шундый озак ятты. Ерактагы улы хушлашырга Быел менә өченче кат кайтты. Аптырады авыл кешеләре: Нәрсә тота картны, нәрсә шулай? Тамагыннан күптән берни үтми, Ризыгы да, ахры, беткән бугай. Төннәр буе килене яки улы Өзелер дип аны саклап чыкты. Нуриман карт кара төн елгасын Исән-имин һаман атлап чыкты. Акты сулар» җитте сабантуе, Тартты мәйдан абый-сеңелләрне Гармун моңы агылып керде өйгә, Җилкендереп барлык күңелләрне. Баш калкытып куйды Нуриман карт, Гүя эчте әбелхәят суын: Ярсып-ярсып типте арган йөрәк, Кинәт кенә ныгып китте буын. Нуриман карт торды урыныннан, Чыгып китте аннан мәйданга ул. Күкрәкләрен уды учы белән, Түзә алмый йөрәк янганга ул. Сабантуйның кызган чагы иде, Көрәшәләр иде асыл ирләр. Этә-төртә керде Нуриман карт: — Батыр калыр икән быел кемнәр! ...Ул үзе дә көрәшче ир иде — Йөрәк юкка шулай янамыни? Көрәшчеләр, сабантуе күрми, Бу дөньядан китә аламыни?! Кызлар ярыша. Нинди гүзәл күренеш! Мөлдерәмә тулы чиләкләре. Ал көянтә өсләренә яткан Аккош муены кебек беләкләре. Сыгыла билләр. Уйный гәүдәләре, Балериналарың көнләшерлек. Кайсын гына алма — дөньяның иң Гүзәлләре белән тиңләшерлек. Адымнары нинди сак һәм күркәм! Түкми алар суның тамчысын да. Әйтерсең лә үз сафлыгын саклап Бара һәркем язмыш каршысына. Әтиләр дә, әниләр дә. Бәбиләр дә, әбиләр дә, Малайлар да, бабайлар да, Салпы колак маэмайлар да Китте сабантуена... Тик авылда бердәнбер ат Чабышкан чакларын уйлап, Ярышкан чакларын уйлап Абзарда калды елап. Сабантуе бара. Ә бер читтә, Төп мәйданнан шактый еракта, Дуга биеклеге ике малай Җан-фәрманга көрәшеп ята. Әле берсе, әле икенчесе Өскә калкып чыга аларның. Тик көрәшне туктатмыйлар һаман, Басмаганнар әле каннарын. Судья да юк, тамашачы да юк — Ике малай монда ни бары. Туктап ала алар, берәрсенең Бушап китсә генә чалбары. Көрәш кискен. Бүген чишелә ахры Зур бәхәснең каты төене. һәр нәрсәнең буладыр, күрәсең, Үз сәгате суккан үз көне. Җиңүчегә монда тәкә дә юк, Кызлар сузмый чиккән яулык та. Ә шулай да ике малай бүген Көч сынашып ята таллыкта... Димәк, Көрәшчеләр бетми халыкта. Кыңгыраулар тавышы Сагынам мин сабантуйларында Чең-чең иткән кыңгырау тавышларын. Алар хәзер чормаларда ята Эчләренә йотып сагышларын. Ана теле кебек якын иде, Аңлаешлы иде алар тавышы. Шул кыңгырау телләренә сыйган Күпме йөрәкләрнең дәрте, сагышы. Ул телләрне күгәртмисе иде. Чыңласыннар, тынмасыннар иде. Бабалары моңын оныклары Кайта-кайта тыңласыннар иде. Кыңгыраусыз яшьләр кавышмаган. Кыңгыраусыз төшмәгән бер килен. Кыңгыраулап ат җиккәннәр ирләр, Киткән чакта саклар өчен илен. Ана теле кебек яшьтән сеңгән Кыңгыраулар моңы күңелебезгә. Моңның дәвамлыгы турында да Онытмаска иде менә безгә. Кыңгыраулар — бәйрәм тургайлары. Сайрасыннар иде дугаларда: Бабайлардан калган моң аларда, Әтиләрдән калган моң аларда. ...Кыңгыраулар ята чормаларда. Туган авылым, якты тәрәзәм син,— Иң беренче менә синең аша Күзәттем мин серле җиһан серен, Аяк очларыма баса-баса. Иркен кырым — иң беренче тапкыр Бил алышкан, көч сынаган мәйдан. Синдә билне ныгытмасам әгәр, Бу гайрәтне алыр идем кайдан? Авылымның горур, гүзәл кызы, Яшьлек күгемдәге якты аем, Мәхәббәткә булган тугрылыкны Синнән алганмындыр мин, мөгаен. Тел ачкычын — тирән сер ачкычын Син биргәнсең миңа, туган халкым. Телем якынга да — халкым якын, Халкым якынга да — илем якын. Көлү аша Яшәү авыр була кайчак — Кайгы баса, борчу баса. Ярый әле күп нәрсәгә Карыйбыз без көлү аша. Көләбез без үзебездән, Ямьсез үткән көнебездән, Оешмаган эшебездән, Юкка түккән көчебездән. Көләбез без, еламыйбыз, Җирне яшькә буямыйбыз. Яңгыр яуса, бар дөньяны Су баса дип уйламыйбыз. Үзебез еш кыйналсак та Кеше җанын кыйнамыйбыз. Көләбез без, ләкин һич тө Тормыш белән уйнамыйбыз. Җиңелүләргә, чигенүләргә Карыйбыз без көлү аша. Ничек җиңәр идек барсын Пакьландыргыч, сафландыргыч Боек көч — көлү булмаса! Әйтәм, әйтәм... Бу серемне артык яшерә алмыйм, Аны яшерү үзе бер газап; Утлы күмерне соң учка кысып Саклап буламыни бик озак?1 Күңелем бакчасында алма пеште, Өзелер дә төшәр беркөнне: Тулып пешкән алсу алманы соң Сабагында саклау мөмкинме? Ул яшь бөркет, канат кагып тора, Бәйли алмыйм аны ояга: Әйтәм, әйтәм, каеннарга әйтәм, Әйтәм, әйтәм, аккан елгага. Әйтәм, әйтәм, бар да белсен әйдә, Түзеп торыр чарам калмады. Ул сер минем телләремне пешерә, Битләремне ялкын ялмады. Әйтәм, әйтәм, артык яшерә алмыйм, Бар дөньяга үзем таратам: Ишетәсезме мине, урман-кырлар, Ишетәсезме мине, елга-сулар — Мин яратам аны, яратам! Очрашырга тиеш без Салават күперенең без Икебез ике ягында; Ашыгырга кирәк безгә, Кавышырга кирәк безгә Күперләр бар чагында. Яшьлек — салават күпере. Аның гомере кыска. Ә хәзергә өстә кояш, Күкләр нурдан тора тоташ, Тамчылар бии учта. Дөнья ефәк челтәр әле, Күк белән җир кушылган. Юл куймыйча болытларга, Офыклардан офыкларга Җепләр сузыйк шушыннан. Үрлик, үрлик — кала күрмик Мәңге юлда килеш без; Күпернең нәкъ уртасында, Күкнең биек ноктасында Очрашырга тиешбез. Сиңа Күргән саен дөнья гыйбрәтләрен, Рәхмәтләрем сиңа арта бара. Көн дә чагылып торган кешелегең Күңелемне үзенә тарта бара. Күпләр сине аңлап җиткермиләр, Бу соң, диләр, нинди тиле йөрәк? Сине аңлап җитү очен дә бит Синең биеклеккә менү кирәк. Мине генә түгел, сөясең син Мин табынган олы шигъриятне. Мин табынган эшкә табынмасаң, Аңлар идеңмени бу йөрәкне! Мин көнләшмим ләкин, миннән ныграк Шигъриятне сөйсәң син әгәр дә. Гел унсигез яшьлек егет булып Килермен мин сиңа шигырьләрдә. Рәшит Әхмәтҗанов КОШЛАР БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРУ Ә Яшел болыннарда — яшьлектә кал, Дулкыннарда яшә... шауласыннар. Ә мин китәм — Ут күзенә кереп, Кешеләргә бер җыр аласым бар. Көт. Кайтырмын. Дөрләп янсам да мин, Күзләремдә калыр яфрак төсе. Шул төс булыр сине сөюемнең Мәңгелеге белән бүгенгесе. Танымасаң, тагын бер кат кара — Күзләремдә булыр яфрак төсе. Күргәч... жәлләп берүк елый күрмә,— Каршы чык та кайткан юлларыма, Сулыш кебек кирәк, син тизрәк Туган туфракны сал кулларыма. Бер уч туфрак.. Күздә яфрак төсе! Нәрсә кирәк тагын... Без бит кеше! Туфрактан күккә күтәрелер Могҗизалар инде — йөрәк эше. Без бит кеше! Ышанма! Узган көннзр кебек твкнзр озын.. Нура Арслаао* Тәннәр ай-һай озын... Йокламыйбыз. Гомерлеккә, ахры, уяндык. Шаулый урман: — Сезнең йөрәкне,— ди,— Күккә кояш итеп куярлык. Төннәр тоташ төтен. Ә без — учак. Җанга төрле уйлар уела. Дөм караңгы булмасын дип дөнья, Йокламадык гомер буена. Күзне йомсаң — яшь шагыйрә булып Туган гөлне җирдә таптыйлар. Имәннәрнең Туфан кебекләрен Сайлап кына кисә, сантыйлар! һәм иң матур кошны үтерәләр, Үз башлары кебек таш бәреп. «Качыйк моннан, очыйк» диеп, кошны Ак болытлар китә күтәреп... һәрбер гөлдә — күз нурыбыз иде, Имән үрелгән як — кыйблабыз. Кош йөрәген җыр итмәкче идек — Без аларсыз, я, кем булабыз?! Таудан ташлар булып тәгәрибез. Иртән кояш булып менәргә. Кошлар тагын таң балкышын күреп, Су булмаса... коенып көлләрдә, Очып узар әле Ил өстеннән... Гомер шулай дәвам итәчәк. Гомер шулай дәвам итәчәк тә, Кыйблабызга барып җитәчәк. Төннәр — сезнең гомер түгел, диеп Әйтүчеләр булыр — ышанма! Төннәребез озынайган саен, Көн кыскара бара дошманга. Имән шаулаганда ишетелгән шигырь Яшим ямь-яшел тавымда, Беркем яшемне белми.— Мин яшенне юкка гына Җанга яшердеммени! ...Корычлар тузды... Ярый мин Яралмаган корычтан: Тетрәндем күреп кешенең Җан биргәнен кылычтан. Сыгылды... сынды күгәреп — Сорамагыз тимердән: Хәтерлим — тимер читлектә Кемнәр, кайда тилмергән. Яшен күргән бер яфрагым Кадерлерәк алтыннан. Беләм: кемнәр, кайсы чорда Алтыннарга сатылган. Яфраклары шауламагач, Ник көнләшим танталдан Тамырсызлар гына аның Ныклыгына таң калган. Яшим дә яшим дөньяда — Беркем яшемне белми. Мин яшенне юкка гына Җанга яшердеммени! Соклану И дулкыннар, Сезгә булган... булсын Бу мәңгелек ирек! Ялгышырмын, дигәндер лә дөнья Аны миңа биреп. И дулкыннар, Сезгә булган... булсын Бу мәңгелек сөю! Сезнең мәхәббәтне кимсетүдер «Мин дә сөям» дию И дулкыннар, Боз-богаулар сынгач — Сезгә бәйрәм генә! Көзләр килә... Яфраклардан алда Дөрләп янам менә И дулкыннар, Бик тиз сүндерәсез Уты тамса көзнең... Уттан туып, уттан үлгәнегез Юк шул әле сезнең. Аккошларны эзлим Күлләрдән озак эзләдем — Юк алар. Күккә менәм: Кайтып килмиләр микән соң, An-ак болытлар белән? «Алып кайт инде» дигәндәй. Иртәнге томан аша Аккош күзенә охшаган Чәчәкләр саубуллаша. 1 Сирәк очрый торган бнк каты металл Менам... Ак кылганнар булып Тирбәләмен тауларда. Тагын менсәң, ул тауларда Эремиләр карлар да. Ак болытны аккош дияр Көннәрем җитте менә — Әвереләм бугай бүген Мин шуларның берсенә. Менәм... Күзәтеп торалар «Нишләр?» дип көтүчеләр — Аккошны, күкләргә чөеп, Ак брлыт итүчеләр. ...Тапмадым. Болытлар белән Каралып кайтып барам, Аккош күзенә охшаган Чәчәкләремә табан. Күктә буламы соң инде Җир бирә торган кадер. Шулай да... кара болыттан Яңгыр явачак хәзер. Бөртек идек. Илдә үстек! Җилдә шаулыйбыз менә... Әгәр җилдә очкан булсак, Читтә урыпсукмас иде Безне, я, кемнәр генә?! Кошлардагы матурлыкны кайчак Канатсызлар күреп яратмыйлар. Ә бит кошлар кешеләрнең кылган Батырлыгын күктә кабатлыйлар. Төнге элегия Төн буе кемнәр сөйләшә? — Әллә күк... җиргә эндәшә: — Мин нишләрмен синнән башка? — Сөю кебек озак яшә! * Яратмавыңны да йотты язмыш!.. Инде бер сорауга җавап табыш: Нишләтерләр ялгыз башкаемны Үлгән каргыш белән тере сагыш? Фәнис Яруллинга Су сибеп үстермәделәр — Без гөлләр түгел идек. Тугач та дөньяның үзен Күлмәкләр итеп кидек... Ул төсләр яндырачагын Без әле белми идек. Дөнья безне танып алды, Ә без аңа табынып, Дүрт ягында балкып яндык Чакматаштан кабынып. Җаннар атты таң булып та, Җаннар тамды кан булып. Яшәүгә гимн җырладык — Йөрәкләр еласа да. Ничә кат дөнья әйләндек Шигъри куласада — Кипкән иренгә тигерер Сулары булмаса да. Аудык, бөгелдек чит җирдә, Күккә үрелдек илдә. Чакматашлардан кабынган Утлар сүнмәде миндә... Язларны илдән җибәрми Яна да яна синдә. Су сибеп үстермәделәр — Гөлләр булганбыз ласа. Гөлләргә гомерләр булып, Утларга баса-баса Йөрербез әле дөньяда — Йөрәкләр туктамаса. Уяныгыз әле... Көнбагышлар, сары көнбагышлар, Ник иелде әле сезнең башлар? Әллә килеп сезгә салкын җилләр: «Кояш инде кабат чыкмас» диләр? Уяныгыз еле, уяныгыз! Минем белән бергә уйланыгыз... Кояшкаем сүнде — әнкәй үлде.— Кайгы мине нәкъ урталай бүлде: Узган гомер — шатлык, ә киләчәк... Ятим калдым... мине... тилмертәчәк. Ярамый ич яшәү башны иеп. «Мин булмасам — Кояш кала» диеп, Әйтте әнкәй. Иелмәсен башлар — Без Кояшка таба, көнбагышлар, Китик әле. Әйдә, уяныгыз. Минем белән бергә уйланыгыз... Әниемнең шәле Шатлыкларың сине сакламаган — Салкын тигән. Я, күтәрел әле, Бәйләтимче, кызым... Җылытсын бер Әбиеңнең иске мамык шәле. Сүнеп барган кара күзләреңә Таң яктысы кабат иңсен әле. Кояш булып иркәләсен әле Әбиеңнең иске мамык шәле. Кайнар маңгаеңа кар кирәкми, Синең уйлар өшемәсен әле. Төшләреңә кергән чәчәкләргә Җәй булачак әбиеңнең шәле. Әбиеңнән калган дөнья белән Туган телдә сөйләш, серләш әле. Төн узганчы терелтәчәк сине Әбиеңнең, әниемнең шәле. =» Аланнарда кызыл баланнарны Җыеп йөргән нәни балаларны Үстерегез тизрәк,— Югарырак Күтәрсеннәр кызыл байракларны! Байракларда — фидаилар каны. Шул кан белән тибә безнең йөрәк, һәр үлемне... үтерергә кирәк — Балаларны үстерегез тизрәк! Кошлар бәйрәменә чакыру Кайтып килә — читтә, каралганчы. Кайгы күргән карлыгачларым, Йөрәк ярылырлык сагышлардан Исән калган сандугачларым... Гөл бөртеге кадәр йөрәкләрдә Үлемсезлек кайта илемә. Мәхәббәтнең иле бер генә шул, Мәхәббәтнең иле бер генә. («Ярый әле, китмәгәнмен» диеп. Бер карт козгын әнә сөенә. Томшыгында калган кан эзләрен Канатына сөртеп ала да, Асыл кошлар белән бәйрәм ясап, Очып йөри зәңгәр һавада.) Кошлар бәйрәменә чакырам мин: Барыгыз да күккә менегез! Әй, кешеләр, Тик бер генә кабат Кошка әверелә белегез! Каралганчы кайгылар да күрдек — Ишетмәсен кошлар... дәшмибез. Йөрәк ярылырлык сагышлардан Исән калдык әле — яшибез! Туган җирне кабат кочакларбыз, Оча-оча арып егылгач: Барыбыз да күккә меник әле — Барыбыз да бүген сандугач! Әйдә, бүген безнең сөю-сагыш Козгыннарның күзен бәйләсен. Без дә очыйк кошлар бәйрәмендә — Кеше бәйрәменә әйләнсен!