Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Автобус белән Трамвай вагоны - МӘСӘЛ Зур гына бер урамда КЫЗЫЛ ут алдында туктап торганда Күзе төшеп Трамвай вагонына, Килеп аның янына, Әйткән бик ыспай бер Автобус: — Эх, якын дус! Күргән саен хәлегезне Кызганам мин сезне: Басасыз да таң иртәдән шушы юлга. Шуннан бирле Борыла алмый уңга яки сулга Көн буе чабасыз арлы да бирле. Хезмәт күрсәтә торып көн дә Миллионнарча шәһәр халкына, Зарланмыйча бер дә Яшисез бердәнбер хезмәт хакына. Ошамый миңа сезнең бу эшегез: Юк бернинди өстәмә төшемегез. Кара син менә безгә, Ягъни автомашиналарга: Бара алабыз теләгән җиребезгә һәм теләгән арага. Борылабыз, теләсәк — уңга, Теләсәк — сулга. Аз керми төшеме дә кулга. Ала алсаң син без алган төшемне, Тишмәс иде ул синең дә эчеңне!.. Шунда Торган килеш үзенең юлында. Горурлык белән карап аңарга, Әйткән Трамвай вагоны: — Үзем сайладым мин бу туры юлны. Хәрам кәсепне яратмаганга. Намуслы хезмәтнең юлы Булырга тиеш һәрвакыт туры. Ә инде әйтсәм дөресен генә Баерга теләп дәүләт исәбенә, Сез төрле якка борып юлыгызны, Аның кесәсенә тыгасыз кулыгызны. Ә бит намуслы һәр кеше Караклык дип атый мондый эшне. Ә каракның юлы Беркайчан да булмый туры. Димәк, Безне кызганудан бигрәк, Чикләү өчен кәкре юлыгызны, Кыскартырга кирәк Сезнең кулыгызны! Шуны әйтим, укучым, колагыңа: Язылганнар бу мәсәлдә Кагыла дип уйламагыз, һәрхәлдә, Бары тик автобусларга гына. Басыйр Рафиков Начальникны көткәндә «Унау берне көтми»,— диләр. Көттерә икән нужа... Көтмичә кая барырсың, Ул берәү булса — хуҗа? е Күпме бергә торып, бүгенгәчә Аңлый алмыйм шуны, Сәлмән күрше: Авызыңда ничек тату яши Лыгырдык тел белән акыл теше? «Эшем», диеп, «Эшлим», диеп, Тел белән йомгак сүтә. Кырган «эшен» сөйли-сөйли Эш сәгатьләре үтә. Троицк шәһаре.